Татар зыялылары, берләшегез!
Элек-электән республикабызда җитәкче урыннарны биләгән кешеләр, алдынгы фикер ияләренең бер өлеше теге яки бу сәбәпләр аркасында Мәскәүгә күчеп киткән.
Уянырга вакыт җитте
Элек-электән республикабызда җитәкче урыннарны биләгән кешеләр, алдынгы фикер ияләренең бер өлеше теге яки бу сәбәпләр аркасында Мәскәүгә күчеп киткән. Узган гасырның туксанынчы еллар башында нәкъ менә шундый кешеләрне Татарстанның элеккеге башлыгы Фикрәт Табиев үз тирәсенә туплый башлый. Нияте дә изге. Ул, беренче чиратта, Татарстаннан килгән белгечләрнең кадерсезләнеп йөрүенә юл куймаска, хәлдән килгәнчә булышырга уйлый. Шул рәвешле «ДЛ-16» клубы – Эшлекле кешеләрнең аралашу мәйданчыгы төзелә. Торак юнәтү, эшкә урнашуда үзара ярдәмләшү кебек мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, «ДЛ-16» әгъзалары күрешкән саен милләтебезне, телебезне саклау турында гәпләшә.
Бераздан әлеге хәрәкәткә милләт язмышына битараф булмаган яшьрәк буын, студентлар да тартыла башлый.
1997 елда «ДЛ-16»ның яшьләр юнәлешен тормышка ашыра торган «Мәскәү татарлары штабы» төзелә. Аны Рөстәм Ямалиев җитәкли. 1997 елда вакытлыча гына дип, башкалага юл алган Рөстәм әфәнде – хәзер инде анда үз эшен җәелдергән уңышлы эшмәкәр генә түгел, ә анда яшәүче милләттәшләрне бергә туплаучы, үз халкының киләчәге өчен борчылучы да. «Һәр татар кешесе үзенең татар булуы белән горурланырга тиеш!» Бу – бүгенге героебызның девизы.
Милләтен яраткан, үз телендә аралашасы килгән татарлар «Штаб» тирәсенә көннән-көн күбрәк туплана. Кызыксынулары һәм һөнәрләре буенча да берләшә алар биредә: «Штаб» каршында хәрбиләр, эчке эшләр органнарында хезмәт куючыларның – «Офицерлар», табиблар, Мәскәүдәге медицина уку йортлары студентларының – «Гиппократ», яшь эшмәкәрләрнең «Масштаб» клублары эшли; өлкәнрәкләр Мәскәү аксакаллары советына керә; тарихчылар, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләренең дә үз берләшмәләре бар. Моннан тыш, оешма яшьләр теләге белән КВН командасы, «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккейчыларының Мәскәүдәге фан-клублары оештырылган, «Татарча мафия» интеллектуаль уены да үз тирәсенә шактый милләттәшләребезне туплаган. Шулай да төп игътибар, Фикрәт ага Табиев теләген истә тотып, татар мәдәниятен һәм телен саклау, милли кадрлар әзерләү юнәлешләренә бирелә, клублар да үз эшчәнлекләрен шушы максатка җайлап алып барырга тырыша.
– Беренче чорда республика Дәүләт Советының элеккеге депутаты, профессор Азат Зыятдинов белән төннәр буе сөйләшеп чыга идек. Тарихи ватаныбыздан читтә бигрәк тә яшьләр арасында татар рухын саклап калу буенча үзебезгә күрә бер методика – эш алымы да шул вакытта туды. Аның буенча очрашулар вакытында тел, мәдәният турында сөйләү, җай чыккан саен үзебезнең татар милләтеннән булуыбыз белән горурлануыбыз, татарлык рухы турында искәртеп тору, үткәннәр өчен генә түгел, киләсе буыннар өчен нәкъ менә бүгенге яшьләрнең җаваплы булуын ассызыклау мөһим. Бу алымны һәр чарада кулланабыз. Яшьләр күңелендә милли үзаңны уята алабыз икән, үзе туган телендә сөйләшмәсә дә, ул татар гаиләсе төзер, балалары белән үз телендә аралашырга омтылыр дип өметләнәбез, – ди әңгәмәдәшем.
Аның фикеренчә, тел, милләт язмышы өчен һәркем җаваплы. Монда гаилә яисә мәктәп кенә аерым-аерым берни дә эшли алмый. Барыбызга да «уянырга» вакыт җитте. Шул җәһәттән «Штаб»лылар Мәскәү татарлары конгрессы оештырырга булганнар. «24 елга якын берләшеп эшләвебез дәвамында безнең арттан иярүчеләр, фикердәшләребез шактый күп тупланды. Бигрәк тә яшьләр арасында. Үз эшчәнлегебез белән Бөтендөнья татар конгрессын кабатларга, яисә аны алыштырырга җыенмыйбыз. Милләттәшләребезнең милли үзаңын уятырга тырышуыбыз проблеманың асылын аңлап, үзара ярдәмләшеп, уртак максатка ирешү өчен омтылуга кайтып кала, – дип, планнары белән уртаклаша әңгәмәдәшем. – Бу мәсьәләдә «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дип булмый. Һәр идеяне уртага салып сөйләшергә, килеп туган мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп эзләргә, һәр эштә кулдаш булырга кирәк».
Милләт язмышында челтәрле маркетинг
– Кызганыч, хәзерге буын үзара туган телдә аралашмый. Ә киләчәк өчен патриотлар тәрбияләү мөһим. Әби-бабаларыннан калган мирас һәм киләчәк өчен җаваплылык тоеп үскән балалар гына киләчәкнең ныклы тоткасы булачак, – ди Рөстәм әфәнде, борчылуын яшермичә.
Шул җәһәттән «Штаб» тарафыннан Мәскәүдә һәм төбәкләрдә яшәүче яшь татар гаиләләре, булачак әниләр белән очрашулар оештыра башлаганнар. Анда сабый өчен бишектән үк үз ана телен ишетеп үсүнең әһәмиятле булуы аңлатыла. Ата-аналар үзләре дә туган телләрен өйрәнергә, дәвамчыларының сәламәтлеген, физик ихтыяҗларын гына кайгыртып калмыйча, аларны тәртипле, әдәпле, кызыксынучан, максатчан, башкалардан бер адым булса да алдарак булырга омтылучан итеп тәрбияләсеннәр дип тырыша «Штаб»лылар.
– Һәр эш-гамәле өчен җаваплылык тойган буын гына зур максатларга ирешә ала. Балаларны президент йә депутат булырлык итеп тәрбияләргә, исеме «Форбс» журналында урын алырлык итеп үстерергә тырышырга кирәк. Шул рәвешле генә үз халкына хезмәт итәрлек шәхес формалаштыра алырбыз, – ди әңгәмәдәшем, сүзен дәвам иттереп. – Матди як беренчел түгел дисәк тә, без татарларны үз мөмкинлекләреннән күбрәккә омтылырга, хәләл тырышлык аша бай булырга өндибез. Андыйлар башкаларга да булыша, милләттәшләренә яңа мөмкинлекләргә юл ача.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк: «Штаб»лылар бүгенге көндә 10 балалар йортына, шулай ук Анжела Вавилова фондына даими ярдәм күрсәтә. «Студентларыбыз да, стипендияләреннән бүлеп, бу изге эшкә үз өлешләрен кертә. Бу очракта күләме мөһим түгел бит, катнашулары кадерле», – ди җитәкче.
Тормышның нинди генә өлкәсен алсак та, кеше иң кыйммәтле ресурс булып кала бирә. «Алдыбызга куйган максатларга ирешү өчен резервлар күп. Бары тик мөмкинлекләрне эзләргә, фикердәшләр табарга кирәк. Бүгенге көндә милләтебезне, телне саклау, рухи мирасыбызны барлау, киләчәк буынга җиткерү челтәрле маркетинг эшен хәтерләтә. Бер уйлаганда, күп тә кирәкми инде. Очрашырга, даими рәвештә аңлату эшләре алып барырга гына кирәк. Ә нәтиҗәсе уңай булыр дип көтәбез», – ди Рөстәм әфәнде һәм соңгы вакытта ирешелгән тагын бер хезмәт җимешенә туктала. «Мөрәҗәгать» исеме алган китапта Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Ринат Мөхәммәдиев кебек күренекле җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән гади мәктәп укытучылары, милләт язмышына битараф булмаучыларның фикерләре урын алган. Якын арада табадан төшәчәк әлеге китап аша «Штаб»лылар дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәргә, аларны берләштерергә ниятли.
"КУ" 07,2021
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Якшы статья бу, бик ышады.
0
0