Логотип Казан Утлары
"КАЗАН УТЛАРЫ" ның 100 еллыгын каршылап

Шигърият, синең хакка...

Киләсе елның май аенда «Казан утлары» журналы чыга башлауга 100 ел тула.

Киләсе елның май аенда «Казан утлары» журналы чыга башлауга 100 ел тула. ХХ йөз башында ук чыккан «Әл-гасрел җәдит», «Шура», «Аң» кебек әдәби-иҗтимагый басмалардан башланган дисәк, журналыбызның яше күптән инде бер гасырның аргы ягында дип санарга тулы хакыбыз бар. Халкыбызның иҗтимагый-эстетик фикер үсешенә зур өлеш керткән, татар әдәбиятын дөньяга танытуда зур хезмәт башкарган журналыбызның олуг юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Журналның алдагы һәр санында заманында аны чыгару эшендә катнашкан әдипләребезнең истәлекязмаларын биреп барырга ниятләдек. Шулай ук алга таба, «Казан утлары» – минем язмышымда» дигән рубрика астында, журналның язучыларыбызны әдәбият мәйданына чыгарудагы роле хакында истәлек-язмалары да урын алачак.


ШИГЪРИЯТ, СИНЕҢ ХАККА!..

«КАЗАН УТЛАРЫ»НДАГЫ 36 ЕЛЫМ ХАТИРӘСЕ

Борынгылар әйтмешли, исемә төшсә, исем китә: гөрләп торган яшьлегем һәм азамат ир елларым газиз журналыбызда узган икән. Узаманнар кырына кергәнче, ягъни аксакаллар яшенә җиткәнче... Ә укучы, ә автор буларак?!

Журналыбыз (ул вакытта «Совет әдәбияты» иде әле; «Казан утлары» исемен 1965 елның җәеннән, баш мөхәррир итеп Рафаэль Мостафин тәгаенләнгәч, йөртә башлады!) сугыштан соңгы Башкортстандагы бәләкәй генә Марс авылына да килә иде. Һәм Казанда басылып чыккан китаплар да! Бусы да тагын бер ис китәрлек хәл бит... Ә бүген?

...Шул, без балалар да, олылар да аны авыл белән җыелып кычкырып укый идек. Чиратлап. Фатих Кәримнең «Язгы төндә»сен, Г.Бәшировның «Намус»ын шулай укыдык, хәтта мәктәптә дә һәр бүлеген бер укучыга биреп, эчтәлеген сөйләтү булды. «Язгы җилләр» белән дә шулай: Кави Нәҗминең шигырьләрен дә, «Батырлар китабы»н да яттан диярлек белә идек. Илдар Маннанов, Асаф Габдрахманов кебек геройлар телләрдә кабатлана иде. Аннары инде «Алтын йолдыз»! Аны сугыша-талаша, тарткалашып (өйдә генә дә өч туган – укуга комсыз, китапка да ач абыйларым белән мин фәкыйрь бар иде бит!) бөтен малайлар белән укыган хәтердә. Әпсәләмовның башка әсәрләре басылса да, гел шулай иде: «Ак төннәр», «Газинур» белән шаша идек. Аннан инде, бүз бала булып, егетлеккә атлаганда, Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»н шулай җыелышып, китапханәдә чиратлашып кычкырып укып, теленә, халыкчанлыгына шаккатып яраттык бит. Әмирхан Еникинең «Йөрәк сере»н, Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы»н... Менә шулай журналыбыз аша гүя әдәбият тарихын да йөрәк белән кичереп, чын әдәбият гашыйклары булып үскәнбез икән! Әле бит без мәктәп юлында хыялланып йөргәндә, нәкъ шул елларда илгә «кайткан» Муса Җәлилнең үлемсез «дәфтәр»ләре, Хәсән Туфанның искиткеч лирикасы, Илдар Юзеевның безнең яшьлекне дәррәү яулап алган «Таныш моңнар»ы да шул ук журналыбыз битләрендә безгә иреште...

1960 елларда исә үзебез дә шушы басмада күренә башлагач, әкренләп танылып, даими авторлар рәтенә үк бастык. Шигырьдә Сибгат Хәким, Туфан, Нури Арсланнар сафына килдек.

Шунысы бар: бу саналган олуг шагыйрьләр барысы да кайчандыр журнал редакциясендә эшләгән икән! Әйтик, Хәсән ага сугышка кадәр аның җаваплы секретаре була; ә Сибгат ага – шигърият бүлеге редакторы вазифасында. Сугыштан соң да эшли әле Сибгат Хәким журналыбызда, аннары профессиональ шагыйрь булып киткәч, гомеренең соңына кадәр редколлегия әгъзасы булып, тау-тау шигырь, поэмалар укып, нык таләпчәнлек белән, ләкин һәр яңа, яшь исемгә игътибарлы булып, шагыйрьләрнең чын остазы булып яшәде. Хәсән ага Туфан, Шәйхи ага Маннур, Нури Арслан, Зәки Нури, Шәүкәт Гали, Илдар Юзеевлар да шундый булдылар, шигъриятнең, журналның даими үсешен намус эше итеп санадылар, диясем килә. Шуны да әйтеп китү урынлыдыр: бу чорда нинди генә жанрда иҗат итсәләр дә, әдипләр шигырьгә мөкиббән иде. Гамил Афзал кебек читтәге талантларны табу, үзебезнең арага алу табигый булган кебек, Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек үлемне җиңгән, көчле рухлы шагыйрьләргә игътибар да – аларны татарның бөек батырлык үрнәге итеп, Җәлилләр, Ф.Кәримнәрнең дәвамы итеп тану иде. Шигырьдә пәйгамбәрләр язмышы кебек чагылыш тапты бу журналыбыз битләрендә һәм моны безнең чорда журналны җитәкләгән Абдулла Гомәр, Газиз Мөхәммәтшин һәм аеруча Рафаэль Мостафинның игелекле эшләренең берсе дип саныйм. Мостафин чорында яшьләргә, талантлы әсәрләргә «киң юл» ачылды. Өр-яңа сулышлы, заманча тәнкыйди карашлы Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ә.Баян, Н.Фәттах, соңрак М.Мәһдиевләрнең проза әсәрләре – әнә шундыйлардан иде. Шигырьгә дә, тәнкыйть билгеләп үткәнчә, «бертөрлелектән, хушкүңеллелектән арыган җаннарга хәтта «шартлау» булып тоелган, эзләнүчән, төрле форма, жанр, өслүбләре белән сөендергән талантлы яшь буын килде», бәхәсләргә, шигърият үсеше турында җитди уйлануларга этәрде. Мәкаләләр чыкты, төрле җыелышлар, диспутлар булып узды. Болар барысы да «Казан утлары» битләрендә чагылыш тапты. Яңа исемнәр, талантлы әсәрләр мәйданга килде. Укучылар да күп, шигырьнең дә кадере булган, китаплар да тансык саналган бик матур заман иде бу еллар! Һәм инде безнең буынның мәңге сагыначак яшьлеге дә!

Менә шундый чорда – 1975 елның августыннан эшли башлады Рәдиф Гатауллин (әле Рәдиф Гаташ түгел!) дигән бәндәгез. Карыйк әле, ничек куелган иде икән поэзия бүлеге эше жуналда? Хәтерлик...

Ул чорда һәр ярты елга план алдан төзелеп, баш редактор күзеннән үткәч, Язучылар союзы идарәсендә раслана иде: бер-ике поэма, күренекле исемнәр белән алга чыгарылган шәлкемнәр (авторларга хатлар язып, нәрсә тәкъдим итәселәрен белә идек), юбилей материаллары, яшьләр иҗаты, кардәш әдәбиятлардан үрнәкләр, юмор-сатира һ.б. Очраклы бер «имза» да, уртачадан түбән бер генә әсәр дә мотлакан узмый иде. Өстәвенә аларны редколлегия әгъзалары да укый, фикерен, катгый хөкемен язып бирә иде – авторлар  белән сөйләшкәндә дә, без аларга таяна идек; әрсез «шигырьче»ләр дә килешергә мәҗбүр иде.  Сибгат ага Хәкимнең редакциягә хатлары («Рәдиф!» дип башлана иде) бик үзенчәлекле иде. Йә ул: «Әхсән ташыган... күп, яхшы язган, котлыйм», – дип яза; яки сөенеп: «Лена ир-егетләрне бәреп еккан! Күптән мондый шигырьләр укыган юк иде», – ди. Мондый мактаулы сүзләр Гамил Афзалга да, Зөлфәт, Мөдәррис шигырьләренә, И.Юзеев поэмаларына, Роберт һәм Рәшит Әхмәтҗаннарның тансык шәлкемнәренә карата да әйтелгән иде. «Саҗидә бу юлы артык нечкәртеп җибәргән, хәтта Белладан да уздырган» дип язганы да хәтердә: Саҗидә апаны да, Нурия Измайлованы да бик ярата иде ул. Клара Булатованы да. «Маннур – хәйләкәр, үзе укымыйча, миңа шудырган... Әйбәтләрен сайладым, син дә кара», – дигәне истә. Гәрәй, Равил, Разил, Роберт Миңнуллин, Ркаил шигырьләренә дә гел игътибарлы булды аксакал. Наҗар Нәҗминең «Иблис» поэмасын бик нык яклады, соңыннан обком ягыннан шикләнү сизелсә дә, ахыргача үз фикерендә калды... Редколлегиянең башка әгъзаларыннан Ш.Маннур, Н.Юзиев, Ш.Галиев, соңыннан Зөлфәт, Марсель Галиевләр дә нык таләпчән булып, шәп әсәрләр өчен сөенә белделәр.

...Хуш, әсәрләр басыла, укыла, журналда күренү инде шагыйрьне, һичшиксез, киңрәк таныта иде. Әмма әле ярты ел саен язучыларның күмәк җыелышында журналның яңа саннарын тикшерү уза. Тәнкыйть тә көчле була! Аннан – әдәби ел йомгаклары мәҗлесе. Шигърият буенча доклад сөйләүче, әлбәттә инде, журналда чыккан әсәрләргә таяна. Бәхәсле чыгышлар, кызыклы докладлар хәтердә. Җөмләдән, С.Хәким, Роб.Әхмәтҗан, Зөлфәт, Разил, Мөдәррис докладларын, Хәсән ага Туфанның, Шәйхи Маннурның, Фатих Хөснинең ярсулы чыгышларын күпләр хәтерлидер. Ә Хәсән ага шигырьдә бер генә сүздә хилафлык күрсә дә, редакциягә килеп, дау күтәрә иде. Мәсәлән, кемнең дисезме, Илдар Юзеевның яңа поэмасы басылып чыккач, редакциядә күрешеп, Илдар абыйның: «Хәлләр ничек, Хәсән ага?» диюенә каршы: «Хәлләр бик начар... Син анда поэмаңда ике урында ритмны бозгансың...» – диде. Юзәй аптырап калгач: «Сез, яшьләр, хорейны белеп бетермисез... Ә ул бар, Уфада бар ул... Мостайда!» – дип, безне уйландырган иде. Шагыйрьләр секциясендә дә шундый чыгышлар ясый иде шигырь өчен җан атып яшәгән остазыбыз.

Аннары хәтердә нык калганы – съездда ясалган докладлар. Шигърияткә багышланганын ул елларда Зәет Мәҗитов, Нил Юзиев, Илдар Юзеев, Тәлгат Галиуллин һ.б. аларны нык әзерләнеп, бик җентекле итеп ясыйлар иде һәм, әлбәттә, монда да «Казан утлары»нда басылган шигъри «продукция» беренче планда була иде. Әле дә шулай шикелле?! Әмма хәзер «җиз иләктән үткәзеп» сайлап басулар бетеп бара түгелме? Без, редколлегия әгъзалары да сирәк җыелабыздыр, Туфанча әйтсәк, эшләмибездер, бәлки? Миркасыйм Госмановлар, Хатыйп Миңнегуловлар сүзе сагындыра!

Ә шигърият яши, яңа исемнәргә, яңа жанрларга, өслүбләргә, темаларга байый дип беләбез: журналның 70 еллык укучысы буларак, шул ышаныч һәм сөенеч белән сүземне тәмамлыйм. Бигайбә!

P.S. Бу эшләгән елларымда, саналганнардан башка хөрмәтле затлар – Гариф Ахунов, Зәки Нури, Ренат Харис, Равил Фәйзуллиннар баш мөхәррир булды. Нәкъ дастандагыча: 
Иделдә булды тугыз хан! Җаекта булды сигез хан. 
Аллаһ алардан разыйдыр дип беләм. Алардан соңгылардан да шулайдыр... Журналыбыз яши, дәвам итә бит! 

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев