Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Тырмалап яшимен

Тормыш ул  уйлауны ярата, Кисәтә дә кебек: «Шаярма!» Эрене ватканда, төрткәндә, Ә тырма һаман да шул тырма!

Тырмалап  яшимен тормышны:

Җыям да туздырам, чистартам.

Эресен ваткалыйм, төрткәлим,

Тарткалап өям йә таратам.

Тырманың өстенә басмаска

Дөньялар өйрәтте  бик күптән...

Эрене ватканда, төрткәндә

Уйланып яшәргә бик төптән...

...Ә бүген  тырмалар өстенә

Китереп баскалый  балалар.

Эрене ватканда, төрткәндә

Карап та тормыйча, басалар!

Тормыш ул  уйлауны ярата,

Кисәтә дә кебек: «Шаярма!»

Эрене ватканда, төрткәндә,

Ә тырма һаман да шул тырма!
 

"КУ" 07,2021

Фото:unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев