3 (март), 2021
Бу санда
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Рәдиф ГАТАШ. Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын... Робагыйлар, уйланулар. ...3
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Дулкыннар. Документаль повесть. ..............................8
СӨЛӘЙМАН. Имән шаулый гасырларда... Шигырьләр. ......................................53
Фоат САДРИЕВ. Синең белән янәшә. Хикәя. .......................................................58
Рифә РАХМАН. Кешенең кыйммәте – илендә... Шигырьләр. ..............................66
Сәйдә ЗЫЯЛЫ. Рәнҗеш. Хикәя. ..........................................................................71
ЯҢА ИСЕМНӘР
Илмира ГЫЙМАЕВА. Тәрәзәмә йолдыз кунды... Шигырьләр. ............................78
Ландыш ӘБҮДӘРОВА. Умарта. Повесть. ...........................................................81
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Ифира ХӘЛИМОВА. Бер гомеремә – ике дөнья. Хикәя. ....................................151
ЕРАКТАГЫ УТЛАР
Тормыш иттек читтә... (Рушания АБРАХИМОВА, Шәфикъ ИМАТДИНОВ, Оксана ИЛЬЮП, Ифира ХӘЛИМОВА, Гөлсинә ХАНӘФИ, Фаил ГЫЙМАДОВ, Гөлсөя БӘДГИЕВА, Фәрит ӘХМӘДИЕВ шигырьләре). ....................161
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ РӘДИФ ГАТАШКА – 80 ЯШЬ
Фотоархив: Рәдиф Гаташның тормыш мизгелләре. .................................................166
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Нәсим АКМАЛ. Янды бер шәм таңнарда... (Рөстәм Акъегетнең тууына – 70 ел). .....168
Нәсим АКМАЛ. Укучыларыннан бүләк булып ирешсен (Клара Булатовага – 85 яшь). ..169
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Айгөл ГАНИЕВА-ГЫЙНИЯТУЛЛИНА. Гаделлекне маяк иткән әдип. (Фоат Садриевка 80 яшь). ...170
Кайтаваз: Фәүзия БӘЙРӘМОВА. «Ана» – документаль әсәр. ..............................174
ҖАНИСӘП – 2021
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Россиядә халык санын алу тарихы. ..................................176
Х БӨТЕНРОССИЯ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ҖЫЕНЫН КАРШЫЛАП
Замандашыбыз: Ландыш НӘСЫЙХОВА. Шагыйрьләрне мәңгеләштерүче. ............181
Милләттәшләр: Фәния ГАФИЯТУЛЛИНА. Эшкә бирсәң чын күңел. ...........................184
Печән базары: Зиннур МАНСУРОВ. Парчалар. .........................................................187
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................................................190
-
Миндаль чәчәк атканда
Тиздән февраль. Язны тоя сизгер агач күңеле, Хәбәр бирә безгә миндаль, ак чәчәккә күмелеп... -
Илаһи таң
Бөтен нәрсә манчылган бит, кояш чыккач, Туфрак, чыклар, кошлар, уйлар... таң нурына! -
Гомеремнең, күр, җиткән икән бит киче!
Гомеремнең, күр, җиткән икән бит киче! Туймадым – укып Тукайны, Бабичны. -
Туган нигез
Язын алмагачлар чәчәк ата. Һәр чәчәктән жанга моң тула. Күптән ябык инде туган йортым, Тик күңелем шунда омтыла. -
Дулкыннар (повесть)
– Барый абыең, бичаракаем, балаларым ачтан үлмәсен дигәндер инде... Силсәвитләр туп-туры шуларга керде. Мич эченә яшереп куйган... Ничекләр гаеплисең инде аны, кызгандым... Балалары бигрәк ишле, аталарын да төрмәгә утыртып куйсалар, нишләп бетәрләр, дидем... Онны үзләрендә калдырдым. Без ничек тә җан асрарбыз, улым, әле аяк-кул исән чагында, эшләп торгач, ризыктан өзелгәнебез юк бит, Аллага шөкер... -
Лагерьда күңеллеме?
Лагерь дигәннән... Чыннан да, гыйбрәт тулы тарих еш кына кан-яшьле фарс булып кабатлана икән. -
Дулкыннар (дәвамы)
Бозлы суда тәннәре генә түгел, җаннары, җелекләре куырылып катарга өлгергән кызлар капчыкларын арбага урнаштыргач, Качкынга кадәр арба янәшәсеннән йөгереп кайттылар. Аяктагы тула оек та, чабаталар да әүвәл лычма су булып, аннан шакраеп катарга өлгергән иде – еллар үткәч, буыннарга төшәчәк сызлау булып, чир булып каткан иде алар... -
Алдану
Картлыгымда гына алдым шуннан гыйбрәт, Мин нибары ялган вәгъдә ишеткәнмен! -
Мин – исән!
Куанмагыз, мин әлегә исән. Мин булмамын, чүгеп, баш исәм. Чыдамлыкның төбе җиңү булыр, Киссәгез дә, тамырдан үсәм. -
Дулкыннар (дәвамы)
Зиратта кабер казырга җитешә алмыйлар, үлгәннәрне берәмләп түгел, бер кабергә барысын бергә җыеп күмәләр... Күмәргә өлгермәгәннәрнең мәетләрен, әнә, Барый абыйларның бушап калган йортына китереп тезгәннәр... Акыл кабул итәлмәслек бу хәбәрләр бала йөрәге өчен түгел иде. -
Умарта (повесть)
Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды. -
Имән кыйссасы
Биш йөз ел үскән имәннең Биш йөз үзәк боҗрасы, Төрки-татар язмышына Тәңгәл имән кыйссасы... -
Гади фәлсәфә
Сәгать угы чаба үрсәләнеп, Килгән сыман нидер үзгәртәсе. Төн умыра көнне комсызланып, – Бу тормышның гади фәлсәфәсе... -
Умарта (дәвамы)
Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит. -
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Җанисәп кәгазьләрендә, ревизия документларында чагылыш тапкан мондый мәгълүматлар, күргәнебезчә, татарларның көнкүрешен, татар дөньясындагы үзгәрешләрне бик ачык күрергә, күзәтергә мөмкинлек бирә. -
Дулкыннар (дәвамы)
Өч ел уку дәверендә тегеләй дә егарга тырышып карады язмыш, болай да. Берсендә бигрәк аяусыз кыланды, ашлама сынау түгел, гомерне сынау булды ул... -
Йөз ел тоташ Җир иде ут эчендә...
Дөньяны сөйрәп барды кем? Хатын-кыз, Әле дә шулай! Язам белгән өчен дә! -
Дөрескә чыккан прогноз
Тора- бара иҗтиһатлы Аяз Гыйләҗев «Татарстанның халык язучысы» дәрәҗәсенә күтәрелә. Күрәбез, вокзалда кылынган күрәзәлек тәгаен дөрескә чыга. -
Умарта (дәвамы)
– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде... -
Йөгерек дулкыннар диңгездә...
Ак дулкын, ап-ак кар – бер дөнья, Бу аклык бик якын күңелгә, Әйтерсең, ак карлар Иделдән, Чук булып дулкынга чигелә... -
Бер гомеремә – ике дөнья
Ишек төбендә басып торган олы яшьтәге очучы: «Кызым, теләсәң кал, кире алып кайтам», дисә, берсүзсез риза булыр идем. Ул дәшмичә генә ягымлы елмайды. Мин билгесезлеккә атладым. Пыяла дивар артында каршы алучылар арасында шушы чит җирдә мин белгән һәм мине белгән бердәнбер кеше басып тора иде. -
Вәсвәсә салмагыз
Юк, мине шагыйрь итеп күрсәтүгә һич тә үпкә тотмыйм, киресенчә, мондый очраклы хәлнең килеп чыгуы җанымны сөендерә генә. -
Бер гомеремә – ике дөнья (дәвамы)
Дини бәйрәмнәр авылда матур уза әле. Иртүк бала-чага: «Аидкум мөбарәк!» («Бәйрәмегез мөбарәк булсын!») – дип, ишек кага. Аларга тәм-том өләшәсең! Авыл ахырына җиткәнче бәләкәй капчыклары төрле тәмле конфетлар белән тула. Элек яшьләр, хәтта олылар да чыга иде, шаярышып, бер-берсенең конфетларын тартып алып, куышып, бик күңелле бәйрәм итә идек. Тора-бара бу гадәтләр дә бетте. -
Умарта (дәвамы)
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның... -
Беләзек
Гомер үтә, көзләр җитә... Югалмас ул истәлек. Кызым кулларын да бизәр Шушы ядкарь беләзек. -
Тәдбир
Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте. -
Синең белән янәшә
Никахтан соң миңа әллә ни булды. Эчемдә нидер дөрли башлады. Ул сүнмичә бик озак интектергәннән соң, моның сәбәпчесе син икәнне аңладым, Заһит! Бөтен вөҗүдемне коточкыч тойгы биләде: яшәүнең шатлыгы син янәшәдә чакта гына булган икән! -
Уйлану
Хәзер мин ерак, Хәзер син ялгыз? Безне мәңгегә Аерды язмыш? -
Гаделлекне маяк иткән әдип
Фоат Садриев 1970 еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр укучыларыбызны реалистик әсәрләре белән куандыра. Ул әдәбиятка драма һәм комедияләре белән килеп керсә, алга таба проза өлкәсендә аеруча уңышка ирешә. -
Дулкыннар (дәвамы)
– Да-а, егет, кызганыч, бик кызганыч... Күп булса, тагын ике ел гомерең калган синең, – диде аларның берсе, гомер тиклем гомергә хөкем чыгарырга хакы юклыгын бөтенләй белмичәме, әллә белмәмешкә салышыпмы... – Күп булса, ике ел... -
Синең белән янәшә (дәвамы)
Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым. -
Мине көзләр эзли
Мине моңнар эзли. Әверелә кебек язмышка. Ярый әле көзләр, ярый күзләр, Ярый әле моң бар тормышта. -
Синең белән янәшә (ахыры)
Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. -
Чүлмәк белән бәхәс
Чүлмәкләр күп алар, савытлар – Күбесе ясалган балчыктан. Тапсалар казынып ватыгын, Хуҗасын эзлиләр тарихтан. -
Акыллылык мәсьәләсе
Дәртләндергеч ачы эчемлекне ләззәт белән уртлап куйгач, ошбу табигать иркәләре әле ничек кенә шаяртышмас?! -
Дулкыннар (дәвамы)
Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар – бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады. -
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
Бөек Пушкин да капкан карантинга!
…Без ник юлыкмадык шул шәп урынга?! -
Әткәмнең авылы биек тау башында
Сагынып кайтамын илемне, нигезне, Биш бала үскәнбез ул газиз ояда. -
Умарта (дәвамы)
Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала... -
Серле буран
Иртәгә дә серләшербез яме, буран, Ерак китмә, сине сагынып көтеп торам. Тагын кайтар балачагым дөньясына, Тылсымыңа ура да бер, серле буран! -
Дулкыннар (дәвамы)
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып... -
Рәнҗеш
– Җәмәгать, Миңкамал әби рәнҗеше бу! Валлаһи, шулай! Рәнҗеш дигәнең җиде буыныңа кадәр җитә, ди бит! Хатынның сүзләренә каршы әйтергә берәү дә базмады. Бу мәлдә Миңкамал әби язмышын күңелдән кичерделәр булса кирәк. Унынчы дистәне ваклый башлаган кортканың терлек абзарында вафат булуын, аны шунда юып кәфенләүләрен һәркем белә... -
Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген...
Йолдыз кебек чая карашларың Бага иде сөеп – Тәрәзәмә кунган Сүнмәс йолдыз кебек… -
Фәнир бабай утары
Фәнир бабай утары дип, керде алан күңелгә, Монда аның, утар булып, хыяллары үрелгән. -
Төртмешләр
Тарих чүплеген дә табыш итәргә мөмкин. -
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
Сагыну
Сахраларга чыгып бер кычкырсам, Кире кайтыр киткән кошлар да. Канатлары сынык бу күңелне Мөмкин түгел ташлап очарга. -
Дулкыннар (дәвамы)
– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени? Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды. -
Һаман мохтаҗ
Мин әйтмәдем, син сизмәдең халәтемне. Мин әйтмәдем: үзем хәлсез – сиңа мохтаҗ. -
«Ана» – документаль әсәр
Бу урында әдәбият галиме белән тулысынча килешергә дә булыр иде, әмма бер искәрмә бар – «Ана» әсәре әдәби роман түгел, ә документаль хезмәт. -
Умарта (дәвамы)
Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар. -
Шагыйрьләрне мәңгеләштерүче
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр ди халык. Әюповлар нәселе элек-электән кешелекле, кече күңелле булулары белән аерылып тора. Олыны – олы, кечене кече итә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер алар. -
Дулкыннар (дәвамы)
Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул! -
Бур түгелмен, әмма мин бер дәртле ир
Бур түгелмен, әмма мин бер дәртле ир, Кыз урларга гел әзер гашыйк шагыйрь. -
Дөнья якты, әмма кысан!
Дөнья якты, әмма кысан! Лоркамы түзсен шуңа! -
Дулкыннар (дәвамы)
Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. -
Умарта (дәвамы)
Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте. -
Балаларыма
Улым, кызым – горурлыгым, Сез җаныма торырлыгым. -
Диләрә
Шөбиледә кунак кызы – Мәскәү калаларыннан. Иң чибәрен җибәргәннәр Сайлап араларыннан. -
Эшкә бирсәң чын күңел
– Татарларның 30 проценты гына Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Кая гына барсак та, татар халкы белән горурланабыз. Ул – йә эшмәкәр, йә башка бер хезмәттә үз-үзен тапкан кеше. -
Умарта (дәвамы)
– Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте. -
Син булганга
Мин яратам бу тормышны Син булганга. Миңа якын бу сукмаклар Син узганга. -
И, тырышты Күкләр, сипте мәрҗән...
И, тырышты Күкләр, сипте мәрҗән, Яз туена әзерләнү мәле... -
Умарта (дәвамы)
Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит... -
Умарта (дәвамы)
«Мин бит синнән үтенеп сорадым», – диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның. Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде. -
Мәхәббәт ул...
Мәхәббәт ул татлы түгел, Мәхәббәт ул газаплы. ...Газапларны үткән сөю Татлы шул, бигрәк татлы! -
Дулкыннар (ахыры)
Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле – кояшта, әле дәрья-су дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә. -
Умарта (дәвамы)
Әхмәт үзендә таулар күчерердәй көч артуын да тоя иде әле җитмәсә! Менә шунысы куркыта да инде Әхмәтне: көнгә күренмәс Көмешсылуны коткарырга килгән пәһлеван егетнең аждаһага гашыйк булуы кебегрәк килеп чыга түгелме соң? -
Караңгыда, кеше күрмәгәндә...
Күктә әнә балкый ай кылычы, Ходай тота аны каршыңда. -
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
Умарта (ахыры)
Ул арада Әхмәт белән Камил чын мәгънәсендә көндәшләр булып китте. Алар Нәфисәнең күңелен яулар өчен ярышка чыккан шаһзадәләр кебек төрледән-төрле сынаулар уйлап чыгара, гыйшык утында яна, көнләшә, мәхәббәт таләп итә иде. -
Кыш уртасы. Шул ук диңгез...
Әлегә кыш. Офык кысан. Диңгез шуны аңлатмакчы... -
Мәңгелек каршында...
Кояшның гомере иң күбе – мәңгелекнең мизгеленең мизгеленең мизгеле...