Лагерьда күңеллеме?
Лагерь дигәннән... Чыннан да, гыйбрәт тулы тарих еш кына кан-яшьле фарс булып кабатлана икән.
Әдәби иҗат эшчәнлеген шактый ук иртә башлап җибәргән Гарәфи Хәсәнов 1932 елда «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастырып чыгара. Билгеле инде, гади генә итеп аталган әлеге әсәрдә совет пионерларының җәйге ялы үзәккә алына. Гөнаһ шомлыгына каршы, «һәркем иркен сулыш алып яшәүче ил»дә тора-бара икенче төрле лагерьлар барлыкка килә. Гаепсез ватандашларны үтерү индустриясе
– Сталин ГУЛАГы гамәлгә куела. Язучы Гарәфи Хәсәнов та, ниһаять, яше буенча «өлгереп» җитә: 1942 елның 27 маенда, «милләтчел оешма әгъзасы» буларак, егерме яшьлек егет хөкемгә тартыла. Башта 8 елга...
– Ну, ничек соң, лагерьда күңеллеме?
Красноярск краендагы мәгълүм лагерьларның берсенә килеп эләккән Гарәфи Хәсәнов мәхбүснең «эше» белән хәбәрдар надзирательләрдән мондый сорауны еш ишетә. Әдипнең тәүге хикәясенә үзләренчә төрттереп әйтүләре. Нишләсен, җәза срогы
озайтылган сәяси тоткынга тешләрен кысып түзәргә генә кала.
Михнәтле сынаулар аша Казанга әйләнеп кайткач та, Гарәфи Хәсәновның авырткан сөяленә әледән-әле китереп басалар: «Лагерьда күңелле булдымы?» Хөсетле бәндәләргә ул «Син андагы шартларны үзең барып бел», дип җавабын кайтара. Бер өйрәнгәч, тәмугка да күнегәләр... Ихластан хәленә керүче танышларына халкыбызның шушы мәкален искә төшерә. Гомумән, аның байтак кешеләргә чын-чынлап күңеле кала. Иреккә чыккан язучының табигать темасына өстенлек бирүе дә кара эчле кемсәләрнең ишәюенә иҗатчыларча протест белдерүеннән киләдер. Каләм әһеленең мондый юнәлеш алуы китап исемнәрендә дә ачык тоемлана: «Унике матур», «Җирем-суым», «Чү! Сайрар
кошым оя тибә...», «Кошларым-дусларым», «Җир ул – уртак йортыбыз»... Һәрхәлдә, киекләр дөньясында төрле ерткыч бар, әмма алар шакшы донос язмый. Меңнәрчә газиз затның гомерен өзгән Краслагта да Җир-ана Гарәфи Хәсәновка яшәү көчен өстәп торган.
Лагерь дигәннән... Чыннан да, гыйбрәт тулы тарих еш кына кан-яшьле фарс булып кабатлана икән.
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Теги: парча
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев