Ерактагы утлар
Балаларыма
Улым, кызым – горурлыгым, Сез җаныма торырлыгым.
Улым, кызым – горурлыгым,
Сез җаныма торырлыгым.
Кояшым да һәм аем да,
Йөрәгемнең сез мае да.
Тормышымның мәгънәсе – сез,
Сезнең өчен яшәвем дә.
Сөенечтән генә булсын
Күземдәге яшьләрем дә.
Рушания АБРАХИМОВА
Мәскәү шәһәре
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев