Логотип Казан Утлары
Печән базары

Дөрескә чыккан прогноз

Тора- бара иҗтиһатлы Аяз Гыйләҗев «Татарстанның халык язучысы» дәрәҗәсенә күтәрелә. Күрәбез, вокзалда кылынган күрәзәлек тәгаен дөрескә чыга.

«Советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләнгән» Аяз Гыйләҗев Казакъстандагы лагерьларда биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр ителә. Ниһаять, ул 1955 елның августында Казанга яңадан әйләнеп кайта. Кичәге мәхбүсне вокзалда якыннары гына каршылый. Әмма шулчак әллә каян радио хәбәрчесе килеп чыга һәм көтеп алынган затка сорау бирергә җөрьәт итә:
– Киләчәккә беркадәр прогноз ясап, шуны гына белдереп узмассызмы: алдагы елларда татар әдәбияты торышы нинди булачак?
– Аязучан! – дип җавап кайтара тегесе, «Аяз» әйтелешенә басым ясап.
Чыннан да, иҗат итәргә ашкынып кайткан Аяз Гыйләҗев университетта өзелгән укуын тәмамлап, бөтен барлыгы белән язучылык хезмәтенә бирелә. Әдәби җәмәгатьчелектә аның исеме инде ешрак ишетелә башлый. Бер-бер артлы «Дүртәү»,
«Өч аршын җир», «Зәй энҗеләре», «Берәү», «Урталыкта», «Язгы кәрваннар» һ.б. повестьлары басылып чыга, театр сәхнәсендә «Җиз кыңгырау», «Киек каз юлы», «Көзге ачы җилләрдә» исемле пьесалары куела, республика газеталарында даими рәвештә күпсанлы хикәя, фельетон һәм публицистик мәкаләләре дөнья күрә... Тора- бара иҗтиһатлы Аяз Гыйләҗев «Татарстанның халык язучысы» дәрәҗәсенә күтәрелә.
Күрәбез, вокзалда кылынган күрәзәлек тәгаен дөрескә чыга.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: парча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев