Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы)

Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бишенче дулкын
«Әрешемдә минем язмышларым»


– Чираттагы сорауның төсен ачыкларга теләр идек, Фарсель абый... Казан белән Актаныш арасы шактый ерак. Туган якларга юл тотканда, Әреш чишмәсенең сулары, авылның җиләкле болыннары, хыялларны яшереп саклаган урамнары, сезнең бүгенгегезгә бәйләнгән сукмаклары нинди төстә күзаллана икән?..
Эчәр суларның да, җилгә сибелгән хыялларның да, еллар үткәч, шул хыяллар артыннан туган якларга алып кайткан сукмакларның да төсе бердәй: зәңгәр төстә алар. Куып-куып та тота алмаган җилләр дә шул ук төстәдер, мөгаен... Кайдадыр, зәңгәр томаннар артында күмелеп калган үткәннәр дә... Шул үткәннәр белән бүгенгене әледән-әле тоташтырырга теләүче уйлар өермәсе дә зәңгәр төс белән өретелгәндер.
Авылның һәр урамына, һәр тыкрыгына биредә үткән гомернең һәм
киләчәккә корган хыялларның зәңгәрсу төсе йогып калган, еллар үткән саен ул төс отыры куера, җетеләнә... Кайтып төшәр нигез юк анысы, әтисе Сәхабетдин белән әнисе Мосаллияне, Казанда ныклап аякка баскач, үз яннарына чакырганнар иде, алар Биектауда кечкенә генә йорт алып, башта – шунда, аннан Казанда яшәделәр. Җирләнүләре дә Казанда булды.
Әти-әни нигезе булмаса да, Качкынга кайтса, түргә утыртып, хәл-
әхвәлләр белешеп, кунак булып китәр кешеләр бар әле, шунысына мең шөкер... Элегрәк, парлашып кайткан чакларда да һәрчак шулай булды. Качкынны күптән үзенеке итеп санарга, яратырга өлгергән иде Фирая, кайтырга җыенсалар, йөгерә-йөгерә күчтәнәч, култамгасын салып, китапларын әзерли иде...
Берничә ел элек, Фирая укыган Югары Шашы авылыннан, «Фирая
Зыятдиновага музей ачабыз», – дип килгәч, Фарсель аларга өйдәге тегү машинасын, хатынының язу машинкасын, костюмнарын бүләк итеп җибәрде. Алар киткәч, моңсуланып, байтак уйланып утырганы истә әле. Фираяның җаныннан өзелгән күпме шигырьләрне кайта-кайта укыды. Аның кояш кебек якты күңелле икәнен белми түгел иде, әмма ул минутларда, шигырь дөньясында Фираясының моң тулы күзләр һәм моң тулы күңел
чагылышын тагын бер кат күргәч, хисләре хуҗасына буйсынмады...
Бигрәк тыйнак, җыйнак, бик пөхтә иде Фирая. Авызыннан артык сүз чыкмас, шаулап көлмәс... Күзлек пыяласы астыннан уйчан күзләрен тутырып карап кына куяр... Эче тулы моң-сагышны шигырьдә генә «сөйләгән» инде ул.
Йөрәгенә җыйган хәсрәтләре янында сөенечкә дә зур урын бар иде: олы уллары Айдар, финанс-икътисад институтын тәмамлап, Рима исемле бик акыллы кыз белән үз гаиләсен коргач, бер-бер артлы Илнур белән Гүзәлияне алып кайткач; Айнурның улы Камил дөньяга килгәч, шушы оныклар куанычын татырга өлгерү Фирая өчен яңа кояшка тиң иде. Эх, гомернең агышлары... Менә хәзер Айдарларының, үзе бабай булып, оныкларын – Тамерлан белән Даринаны сөю бәхетенә ирешкәнен дә күргән булсамы... Улларының әтиләренә иң олы терәк, олы таяныч булып калуын, теләсә кайсы мәлдә ярдәмгә ашыгырга әзер булуын күкләр катыннан гына күреп сөенәдер шул Фирая...
Шигырьләренең яңа сулыш белән яшәешен күреп тә сөенәдер...
Юбилей кичәләре, гадәттә, барысы да бертөсле һәм шул ук вакытта һәрберсе гаҗәеп үзгә була. Үзеңә читтән карап, горурланып, йә булмаса шаккатып яки бераз гына көлемсерәп, кыенсыныбрак, йә аптырабрак утырырга мәҗбүр иткән чара ул.
Бүгенгесе дә искәрмә түгел иде.
Качкынның чишмә тавышлы җырчы кызы Гөлчәчәк бик матур итеп
«Назларыңнан гына аерма», «Карлыгандай күзләрең» дигән җырларны башкарганда, Фарсель ага бу шигырьләрне язган көннәрен күз алдыннан үткәреп өлгерде. Кәгазьгә кулдан язган һәр шигырьне Фираясы машинкада җыеп бирә иде, үз фикерен җиткерә иде – китап нәшриятында әдәбият бүлегендә эшләгәч, редакцияләү эшенә остарып беткән, ошамаган җире булса, төзәтеп тә җибәрә. Үзенең шигырьләрен дә кычкырып укый, аныкыларның һәрберсе шунда ук җыр булып ишетелә иде... Санарга тотынсаң, йөз илледән артып китә түгелме? «Соңгы яфрак», «Китмим
әле яшьлегемнән», «Чайпалырмын, түгелермен», «Мин сине шундый сагындым...» Үзеннән күпме матур, моңлы җырлар калдырып китте Фирая... 

Фарсель ага, үзенә тапшырылган чәкчәкне өстәлгә җайлап урнаштырды да тамашачыларга сиздермәскә тырышып кына, күз төпләрен сөртеп алды, шундагы букетларның берсен сайлап, Гөлзәлифәгә сузды.
Туганлык – хыянәт итәргә ярамаган изге бер төшенчә. Дөрес анысы, һәркемнең үз бизмәне: кан туганының хәл-әхвәлен белергә вакыт табалмыйча, җиде ятлар алдында гына тәлинкә тотып бөтерелгәннәр дә бар. Яисә туганнарны байга-ярлыга бүлеп, сайланып кына туган итүчеләр... Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул! Казанга юл тоткан туганнарның һәркайсы Фарсель абыйлары белән Фирая апалары янына сыена иде, аларның киң күңеле һәркайсына
кулдан килгәнчә ярдәм итәргә җай тапты. Рәсим белән Сания, Качкыннан кубарылып, Казанга күченгәндә, олы малайлары Азатка күп булса җиде яшь булгандыр. (Бүген ул «малай» – үзе буй җиткергән кыз һәм егет әтисе. Качкыннан чыгып киткәндә, өч-дүрт яше генә тулган Айратлары да – инде ир уртасы булган икән...) Рәсимнең әнисе Фәһимә дә, аның кыз туганнары
Кафия, Рәшидә, Гамбәрия, Кәүсәрия, энеләре Гавис – әтиләре Нәҗметдин ягыннан Фарсельгә кан туганнар. Шуңа да Рәсимнең гаиләсенә һәрчак терәк булырга тырышты Фарсель. Бер-берсенә кунакка йөрешеп, гомер буе аралашып яшәделәр. Кызганыч, башта Фирая китеп барды, аннан юл һәлакәтендә Саниянең гомере өзелде, урыннары җәннәттә булсын инде...
Казанда Рокыя апасы, аның кызы Рҗүдә дә җанны авыл белән, әбиле балачак белән, хатирәләр белән тоташтырып торучы иң ныклы җепләрнең берсе булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев