Шигърият
Миндаль чәчәк атканда
Тиздән февраль. Язны тоя сизгер агач күңеле, Хәбәр бирә безгә миндаль, ак чәчәккә күмелеп...
Ак альмендра чәчәкләре
гүя таң җәйгән томан,
Мәхәббәт тулы күңелдән
ташып чыккан моң сыман.
Гүя алсу күбәләкләр
оча бакча тутырып,
Чәчәкләр агачны түгел,
Күңелне алган сарып.
Тиздән февраль. Язны тоя
сизгер агач күңеле,
Хәбәр бирә безгә миндаль,
ак чәчәккә күмелеп...
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев