Проза
-
8 август 2026 - 09:00
БЕРДӘНБЕР (бәян)
Эстрадабыз әхлакый яктан бик түбән хәлгә төшкән чак... Беләсез кайсы еллар икәнен... Төгәл вакытын язсам, үпкәләүчеләр күп булыр. Хәер, идеологиясе булмаган илдә әллә ниләр көтәргә мөмкин. Җәмгыятьне мондый хәлгә төшергән адәмнәр дә мәгълүм, аларның да исемнәрен атамыйбыз, чөнки беләбез... Үземнең генә белдекле булып кыланасым да килми. Бөтен ил, һәрбер кеше телендә алар. -
6 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен генә әбисенә күтәрелеп карады. – Фидаил... Кайтканмы соң?.. – Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә бит, адәм тәганәсе! -
5 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә. Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп, уйланып торгач, сүз башлады. -
4 август 2026 - 13:00
ТУБАГАЧ (хикәя)
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы? -
4 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил. Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар – шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк! -
3 август 2026 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?.. -
3 август 2026 - 09:00
Кояшта – сагыш төсе (бәян)
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп барган. -
2 август 2026 - 17:00
БЕРДӘНБЕРЕМ, БИККОЛЫМ!*
Нурлат шәһәре автовокзалында ике ир гәпләшеп тора. Ябык чырайлы, сирәк кашлы, чал сакаллысы, башын чайкый-чайкый: – Ялгышасың, энем! Син барасы авыл Биккол дип атала, Бикүле түгел. Анысы бөтенләй башка якта, – дип кырт кисте. Аркасына юл букчасы аскан, тавык йомыркасы сыман озынча түгәрәк йөзле, сипкелле, базык гәүдәле яшь егет, аптыраудан, шардай күзләрен челт-челт йомгалады: – Бәй, икесе ике авылмыни алар? -
2 август 2026 - 13:00
Татар әреме (хикәя)
Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар... -
2 август 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шуннан соң аларны лифтта беренче катка алып төштеләр дә Мусаны лифт шахтасы янындагы баскычтан подвалга алып төшеп киттеләр. – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса, алардан аерылганда. – Бирешмәбез, – диде Алиш. – Үзегез нык булыгыз. -
1 август 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Шәфи Алмасның соңгы кисәтүеннән соң Саттар, ниһаять, качарга дигән карарга килде. Эштән кайткач, ул бәләкәй кесә дәфтәренә язып барган шигырьләрен тагын бер дәфтәргә күчереп кую белән мәшгуль булды. Җәмгысе егерме дүрт шигырен теркәп куйган булган икән. Шул дәфтәрен генә үзе белән алып китсә, юлда ни булмас, илгә кайтып җитә алмаслар дип уйлады. Шуңа күрә аларны яңа кенәгәгә күчереп, Алишка биреп калдырырга кирәк дип тапты. -
31 июль 2026 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм... -
31 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Ярый, алайса. Хушыгыз. Мине озатып йөрмәгез. Кызлар ерак китмәгәндер. Артларыннан барып табам мин аларны. Безнең килгән саен шул бер маршрут инде. – Сак булыгыз, Равилә, матурым. Киләсе атнада очрашканга кадәр! – дип, Алиш кызга каштан агачыннан үрелеп, ап-ак чәчәк өзеп тоттырды. -
30 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Галим әфәнде, таныш булыгыз, бу әфәнде Муса Гомәров була. Вакытлыча, үзенә аерым бүлмә булганчы, сезгә бер-ике көн аның белән бергә яшәп торырга туры килер, – диде ул, Бахтиков бүлмәсенә килеп кергәч, аны Җәлил белән таныштырып. -
29 июль 2026 - 13:00
Тальян гармун кыйссасы (хикәя)
Сугыштан соңгы еллар... Ил күпме генә михнәтләрне кичсә дә, тормыш барыбер дәвам итә, яраларын ялый ялый алгы көннәргә таба юл тота. «Җиңү килде...» дип җиңел сулыш алган Тубалгы авылы бер яктан сөенсә, икенче яктан һаман да хәсрәт кичерә: типсә тимер өзәрдәй күпме уллары яу кырында ятып калды ич аның...