ТУБАГАЧ (хикәя)
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы?
Төне буе яшенле яңгыр койды. Бөтен күк йөзен ямь-яшелгә буяп, телеп-телеп яуды да яуды. Ә иртәнгә тубагач үсеп чыккан иде. Башта аны өлкәннәр күреп алды, аннан соң бу турыдагы хәбәр Ситикала малайларына килеп иреште, иң соңыннан Булгакка мәгълүм булды. Ул иртәдән үк корабын төзәтеп маташкан иде.
Булгак тыны бетеп, аланга йөгереп килеп җиткәндә, ыгы-зыгылы чират икенче әйләнешен ясый иде инде. Буй-буй булып сорылы-яшелле төскә буялып беткән ыштаннары белән терсәкләренә караганда, малайлар чиратта икенче, кайберсе өченче тапкыр тора иде булса кирәк. Булгакка да тубагачны бер тапкыр күрер өчен егермеләп минут көтәргә туры килде.
Ул ботаника дәреслегенә төшерелгән рәсемдәге кебек иде: юан, тәбәнәк, уртачарак буйлы бер кешегә куеп санасаң, кеше ярым чамасы биеклектә. Кайрысы көмешсыман, кәкре-бөкре, сирәк ботакларында яфраклары вак һәм йомры, ә очы кырт киселгән кебек. Җирән Борхе агач башына «әһ» дигәнче менеп җитте: аягын ботакка куйды, бармаклары белән кайрысыннан эләктерде дә бер-ике генә сикерде һәм менә ул агач башында. Чират чинап җибәрде, ә Борхе дусларына сәлам бирде дә солдат рәвешендә агач эченә кереп чумды – әйтерсең лә коега сикереп юк булды. Тубагачның ботакларын сизелер-сизелмәс кенә итеп салындырып, шыгырдаганы бөтенесенә дә ишетелсен өчен шау-шу тынып калды. Аннан шакылдаган тавыш ишетелде – һәм Борхе батуттан сикергән кебек, аяк-кулларын тырпайтып, кәүсәдән очып чыкты да үлән өеменә килеп төште. Чират янә гөж килә башлады, Борхе, буялып беткән йодрыкларын төйнәп, сикереп торды да барысын да уздырып кычкырып җибәрде. Һәм шунда ук торып, янә чиратка барып басты.
Тубагачка юан гәүдәсе белән Бо үрмәли башлады. Ә чиратның бу башындагы малайлар үлән өемен аяклары белән генә агачтан читкәрәк күчерергә тотындылар.
Булгакның чираты җиткәндә, тубагач ике тапкырга үсәргә өлгергән иде инде: астагы ботагы мәктәп турнигы биеклегенә җиткән. Аның алдында торган Андерс – мускуллары нык, сары чәчен рәвешен китереп тараган малай – җитез генә сикерде дә тартылып алды һәм ике дигәндә, агач эченә кереп тә чумды.
Булгак боларны коты алынып карап торды. Турникта тартылырга ул тәки өйрәнә алмады, ә физик әзерлеге буенча билгесен өстәмә рәвештә ике кросс биреп алды. Булгак йөгерергә ярата иде, йөгерә белә дә иде ул. Әмма монда алай гына булмый шул – агачка йөгереп түгел, сикереп менәргә кирәк.
Тубагач шыгырдап куйды һәм тонык кына бер тавыш чыгарды. Андерс йолдыз булып атылып чыкты да үлән эченә төшеп күмелде һәм, шатлыгыннан көлә-көлә, шунда бераз яткан булды. Булгак тәвәккәлләргә куркып, кәүсәгә таба атлады, өскә карады һәм сикереп кенә менеп җитә алмаячагын аңлагач, башмагы белән кайрының киң ярыкларыннан терәк эзләп, шуыша башлады.
– Менәмесең? Менмимесең? – дип сорадылар арттан.
Булгак каушап китте, шулай да аякларын тиз-тиз шудырып үрмәләргә тырышты. Әмма бу гына ярдәм итмәде. Хәзер куып җибәрәчәкләр, дип уйлады ул.
– Тотыныл, – диделәр арттан.
Булгакны ян-якларыннан эләктерделәр дә ботакка аттылар. Ул ботакка теше-тырнагы белән ябышты да хәзер нишләргә инде дип уйлады. Шул ук көчле куллар Булгакның табаныннан этеп җибәрде һәм ул, үзе дә аңламастан, бөтен күкрәге белән ботакка ятты. Һәм авыртудан ыңгырашып куйды, аягын күтәреп алды да ботакка атланып утырды, куллары белән икенчесенә ябышты һәм саклык белән генә торып басты. Аяклары калтырый, башында нәрсәдер дөп-дөп тибә, эчен суык алды. Астан мыскыллап кына, үзеннән олырак Абэ белән Аксак карап тора.
– Рәхми, – дип пышылдады Булгак.
– Үрмәлән тизи, – диде Абэ.
Булгак эчендәге һавасын чыгарып бетерде дә, терсәкләрен сыдыра-сыдыра, эчен тырный-тырный, үрмәләп менеп китте. Ул өскә менеп җиткәч кенә, калтыраган аяклары белән кара тишек тирәли тигезсез боҗра буйлап атлаганда гына тын алды. «Бәрелеп үләчәкмен бит, – дип уйлады ул, коты алынып, – йә аягымны сындырырмын, яки аңымны җуярмын да шул килеш очып чыгып, җиргә кадалырмын». Аста барысы да аңа карап тора. Булгак өметсезлеккә бирелеп, өйләре тарафына бер карап алды да, учларын ботларына куеп, тишеккә чумды.
Куркуы очышына караганда озаграк булды бугай. Тишек Булгакны бик йомшак кабул итеп алды, гүя калын мамык катламы өстенә килеп төште. Ул аның авырлыгыннан шыгырдап җыелып килде. Ул арада Булгак торып утырды, тотынырга җай эзләп, кулларын җәйде, бармакларын юеш мүккә батырды һәм, ялгыш кына шуннан учына лайла чумырып алып, йодрыкларын корсагына җыйды да колак тондыргыч чатнаган тавышка очып чыгып китте.
Тубагач Булгакны почмактан аткан туп кебек итеп туп-туры күккә, күпереп торган болыттан сулгарак чыгарып бәрде. Йөрәге боз кебек каткан эченә егылып төште дә яңадан тамак төбенә сикерде, ачуы башына китереп бәрде: нишлисез сез, ахмаклар, хәзер бәрелеп үлсәм, җавап бирәсегез була бит!
Һәм шунда бәхет ишелеп төште.
Булгак секундның бер мизгеленә генә күкнең кыл уртасында рәхәт итеп катып калды һәм, көлүеннән тончыгып, чәчләрен йолыккалаган, күзеннән чыккан кайнар яшьләрен шундук бозга әйләндергән калын җилне ертып килеп төште. Үлән өеменең нәкъ уртасына.
Булгак еш-еш сулыш ала башлады, кулларын як-ягына ыргытты һәм әле генә үзе белән булган хәлләрне – очышын һәм, авырлыгын югалту халәтен исенә төшереп, көлеп җибәрде. Төштәге кебек, тик куркынычрак һәм рәхәтрәк.
– Торың, юкса хәзер Аксак өстеңә төшеп сытачак, – диде Абэ. Аксак инде тубагачның очына ук менеп җиткән.
Булгак сикереп торып, чират койрыгына чапты.
Тик чиратның койрыгы юк иде. Аның урынына күңелләре төшкән малайлар гына тубагачка күз терәгәннәр дә зарланышалар:
– Ну Хасаныч, ну, әйди бер генә, без бит тизи генә.
Хасаныч дәшми, кулында пычкысын әйләндергәләп, мыек астыннан гына көлеп тора. Үзе Абэ артында торган берничә малайны күзәтә. Алар бәхетле – алар тагын бер сикерәчәк.
Булгак авыр сулап куйды. Хасанычны үгетләүнең мәгънәсе юк, моны барысы да белә.
Кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч яный торган агач буларак, тубагачның йөз ел элек үк тыелганлыгы турында да барысына да мәгълүм. Берничә көн эчендә ул элемтә мачтасыннан да биегрәк булып үсте дә орлыкларыннан оешкан төшләрен һавага төкерә башлады. Аның тирәсендәге берничә чакрым күк йөзе яшел төстәге лайлалы пәрәвезне хәтерләтә иде. Кораб оча алмый, кеше үтә алмый, тончыгып үләргә мөмкин. Аннан соң тубагач ничек тиз үссә, шундый ук тизлектә корый башлый, үз авырлыгын үзе күтәрә алмыйча ава да пычрак черек онына әйләнеп кала.
Шуңа да тубагачларны бетерергә кирәк – баш төртүгә яки бераз үсә төшкәч. Ситикала советы тубагачка өч метр биеклеккә кадәр үсәргә рөхсәт бирә. Менә бусы шушы биеклеккә кадәр үсеп җитте диярлек.
– Тизрәк, – диде Хасаныч, һәм бәхетлеләрнең соңгы икесе – Брюс һәм Бэнки, бер-берсенә булыша-булыша, аскы ботакка үрмәләделәр. Апулей менеп тә җитмәгән иде әле. Калганнар, өметсезлеккә бирелеп, тагын да катырак зарланышырга керештеләр.
Хасаныч Бэнкиның кәүсә эченнән очып чыкканын көтте дә, тантаналы кычкырып, пычкысын жуылдатырга тотынды. Тубагач шыгырдап алды һәм тамак кыргандай тавыш чыгарды да тынып калды.
Кичкә таба ул ботаклары корып, эче куыш, алтынсу төстәге яңгыравык бер бүрәнәгә әйләнәчәк. Шуннан киләчәкләр дә тураклап, такта яру заводына алып китәчәкләр.
Малайлар таралыша башлады. Мыгырданган тавышларны «Ә мин бөтенегезгә караганда да шәбрәк очтымай, күрдеңмәй?» дип, бер-берсен бүлдергән кычкырышулар күмеп китте.
Булгак тубагачка якын ук килеп, аның тәмам көмешләнгән кайрысын сыйпамакчы булды. Күр син аны, әле һаман йодрыкларын төйнәгән килеш йөри икән. Йодрык эчендәге лайла кипшергән, яшелләнеп, ярмаланып тора. Булгак башта кулын селкеп кенә киптермәкче иде, әмма ни өчендер сак кына итеп, ярмаларны җыеп алды да эләктермәле кесәсенә салып куйды.
Һәм мәктәпкә чапты. Соңга кала язган лабаса.
– Аңлавымча, чирекне тагын алып килмәгәнсең, – диде Галина Джоновна. – Бу юлы нәрсә: оныттыңмы, өлгермәдеңме, заряд җыя алмадыңмы?
Сыйныф шаркылдап көлеп җибәрде.
– Кораб ватылдый, – дип пышылдады Булгак.
– Чөнки теманы башкалар кебек Кайту өчен хезмәт әзерлеге буенча алырга кирәк иде. Синең шул булыр инде: мәңге шул фантазияләрең, мәңге шул гал... – дип башлаган иде Галина Джоновна, туктап калды. – Ярар. Димәк, башка уенчыклар калмады, барыбызга да тынычрак булыр. Теоретик эшен эшләрсең. Бүген Михалычка бар, интервью ал да Кайту турында доклад әзерлә. Ике минутлык гомуми телдә сөйләгәндә. Авыр сулама, пүчтәк кенә бу. Без иншаның кереш өлешен дә озынрак яза идек. Күргәзмәгә куярбыз. Ике көн сиңа, югыйсә төп табельгә «икеле», аңладыңмы? Нәрсә булды?
Булгак, эчтән сулкылдап:
– Михалыч куркыта, – диде.
– Курыкма, мин аңа әйтеп куярмын, – дип тынычландырды Галина Джоновна. – Ул сиңа бөтенесен дә сөйләп бирер. Дәресләрдән туп-туры шунда барырсың, аннан соң миңа күрсәтерсең. Соңгы «өчле»ңне «бишле»гә төзәтермен.
– Рәхми, – дип мыгырдады Булгак.
– Рәх-мәт! Күпме әйтергә була инде? Мәктәптә булса да, кешечә сөйләшегез әле, үзегезчә пупаламыйча гына.
– Без түгелмени кешечә? – дип аптырады Бо.
Галина Джоновна авыр сулап куйды.
– Менә Йортка кайткач, сез үзегезнең «Сәмс, рәхми, әйдәк»ләрегез белән килеп тә чыгарсыз – бөтенесе кычкырып көлә дә башлар. Үтенеп сорыйм – китап укыгыз. Аңлыйм, кыендыр, тик шулай да...
– Ә кайчан кайтаз? – дип сорады Булгак, тәвәккәлләп.
Бөтен сыйныф, аңа карап, телсез калды. Галина Джоновна да аңа текәлгән. Шулай күпмедер торгач, ул, ниһаять, елмаеп җибәрде һәм:
– Ну Булгак! Оныттыңмыни? Безне орбитада «Мәңгелек» көтә. Мәгълүматлар туплап, хезмәт әзерлеген төгәлләүгә – кузгалачакбыз. Ни өчен кузгалачакбыз?
– Йортны Бәхетле итәр өчен! – дип, ятлаганны кабатлады бөтен сыйныф.
Булгак та баш какты, шулай да кабатлап сорарга булды:
– Ә... кайчан?
– Тәк. Дәрес күптән башланды инде. Өй эше буенча җавабың бармы? Шулай дип уйлаган идем инде аны. Бар алайса, урыныңа утыр. Дәресләрдән соң Михалыч янына, ике минут. Дүртенче бүлекне ачабыз, төп битне: «Урмандала полосасында исән калу юллары һәм аяк астында булганнардан азык табу».
Михалычны мәктәп укучылары яратмый иде. Ә Булгак бөтенләй курка аннан. Былтыр малайлар белән корабны якыннанрак күрергә дип төшкәч, Михалыч аларны кычкыра-кычкыра, артларыннан чүбек ыргыта-ыргыта куды. Булгакның арт чүмеченә эләкте ул вакытта. Авыртмады, әмма күңелгә тиеп калды. Михалыч аны хәтерләп калган булса? Мәктәпкә җиткерер. Яки үзе тотып, колагын бора башласа? Һәм моның өчен аңа берни дә булмаячак. Бердәнбер кораб белән идарә итә белүче бердәнбер очучыга кем каршы әйтә алсын?
Булгак тәвәккәлләде. Ул киртә аша шуып кына үтте дә кыюсыз гына Михалыч янына килеп басты:
– Сәмс.
Михалыч җавап биреп тормады, хәтта кымшанмады да. Ул ишегалды уртасында очучы кәнәфиендә утырып тора иде. Кәнәфи астында атыныр өчен таганнары да бар. Ләкин Михалыч атынмый. Ул күккә баккан.
Булгак кырый күз белән генә Михалыч артындагы озын сарайга карады. Сарай тубагачның урталай ярдырылган алтынсу бүрәнәләреннән төзелгән иде. Ангар иде ул. Ангарда кораб тора. Булгакның аны ике тапкыр Ачылу Көненә тәгәрәтеп алып чыкканнарын күргәне булды. Бәлки, Михалыч кабинага кереп утырып карарга да рөхсәт итәр әле.
Михалыч һаман күккә караган килеш утыруын белә. Күз дә йоммый диярлек. Булгакка да әһәмият бирми. Булгак урынында таптанып алды да Кайту планы турында беләсе килүен әйтте, Галина Джоновна кушты, диде. Галина Джоновна турында өченче тапкыр кабатлагач, Михалыч түбәннән генә йөзгән болытлар арасыннан күренеп калган яшькелт яктылыктан күзен алмыйча гына сүз башлады:
– Кайту – бик гади ул. Төп план: «Мәңгелек»кә төяләбез дә Җиргә, ну, сезнеңчә әйтсәк, Йортка очабыз. Монда очып килгән кебек үк: хәтта очучыларның да кирәге юк, «Мәңгелек» үзе алып барачак, хәзер көткән кебек. Ике сикереш, егерме тәүлек. Очып килүгә болай дибез: Йорт, бүләк итеп Бәхетлене ал, дөресен генә әйткәндә, бөтен Галәмдәге иң яхшы планетаны. Анда җылы, су, һава бар, хәтта черкиләр дә юк. Черкинең ни икәнен беләсеңме? – Ю-ю, – диде Булгак.
– Ә кайчан?
– Нәрсә кайчан? Җәй көне алар очалар, тешлиләр, кан эчәләр. Соңыннан кычытып интектерә.
– Ю-ю, – дип кабатлады Булгак.
– Кайчан соң ул Кайту?
– Ну, кораб очып киткәч. Ничек уйлыйсың, кайчан очар икән? Булгак җилкәсен генә сикертте. Михалыч:
– Ну, бар, кара инде, алай акыллы булгач. Бар-бар, ачык анда. Ябып куюдан ни мәгънә...
Булгак ышанырга да, ышанмаска да белмичә, артына борылып карыйкарый, шырпылы икәнлекләре ерактан ук күренеп торган капкаларга таба атлады. Ни гаҗәп, алар җиңел һәм тавышсыз гына ачылып китте.
Капка артында кораб тора – зур, ак төстә. Ул гүя чүгәләгән дә күккә сикерер алдыннан кулларын җәйгән кебек. Булгак аның салкынча каты һәм шома борыныннан кулын шудырып, канатына таба китте һәм Михалычка ялварулы караш ташлады. Бәлки аңлар да кабинага ук үтәргә рөхсәт итәр? Бәлки рульгә утырып карап булыр? Хәтта очып карарга да ярар – биек түгел, ишегалды өстеннән генә.
Михалыч:
– Кабинага ук менәсең дә киләдер әле? – дип сорады.
Булгак, «әйе» дигәнне белдереп, баш какты.
– Мен алайса, – диде Михалыч.
Булгакның йөрәге сикерергә кереште, бая тубагачтагы кебек итеп. Ул, ашыга-ашыга, кораб ишеген эзләргә тотынды – дәреслектә люк икенчерәк урында иде. Озынча түгәрәк ишек кырыйгарак күчкән. Булгак сискәнеп китте, Михалычка кырын күз белән генә карап алды да кораб эченә кереп югалды. Бусагада абынып, аягын авырттырды. Корабның эче зур икән, сыйныф бүлмәсе кадәр, караңгы бүлмәдә сәер генә урнаштырылган кәнәфиләр... Михалычныкына охшаган, бераз кечерәк кенә. Булгак аларның берсенә утырып карады, аннан – икенчесенә, әмма, мөһим эше исенә төшкән кебек, сикереп торды да очучы кабинасына кереп китте. Ни өчендер ул ачык иде.
Кабинада капитан кәнәфие юк иде, аның урынында үткәргечләр тырпаеп тора. Үткәргечләр панельләрдән дә асылынган, дәреслектә анда утлар янарга тиеш дип сурәтләнгән, ә монда тонык һәм тузанлы. Булгак үтә күренмәле пыяла белән капланган зур кызыл төймәдән күзен алмыйча гына икенче очучы кәнәфиенә утырды. Ул, колакларын торгызып, сак кына башка төймәләргә дә баскалады, идарә итү тоткычын боргалады, ниндидер тәрәзәләргә, экраннарга төрткәләп чыкты. Төчкерде һәм кәнәфигә аркасын терәп утырды, аны бәхет һәм горурлык хисе биләгән иде.
Ул чын корабның очучы кәнәфиендә утыра. Малайлардан берсенең дә анда утырганы юк әле, ә менә ул – утыра! Һәм, әгәр теләсә, реакторны кабызыр иде дә шушы корабта «Мәңгелек»кә таба очар иде.
Булгак кулын кызыл төймәдән алды, тирән итеп бер сулады да Михалыч янына чыкты. Кораб яныннан киткәндә, аның шома яныннан тагын бер сыйпап үтте.
Михалыч аны күрде бугай, гәрчә элеккечә кебек күккә төбәлеп утырса да.
– Сыйпарга гына калды инде хәзер. Тишекне күрдеңме? Үткәргечләр тырпаеп торамы? Анда реактор иде. Хәзер юк ул анда. Шуңа да күпме телисең, шуның кадәр сыйпа.
Булгакка бу сүзләр ошады. Ул елмайды да:
– Кайчан Кайту була? – дип сорады.
– Беркайчан да, – дип җавап бирде Михалыч.
Булгак уйга калды. Аннан соң:
– Галина Джоновна миңа доклад...
– Галина Джоновнаның ничек итеп ул һәм башкалар, сез йомыркалардан чыксын дип, корабтан реакторны салдырып алганнарын исенә төшер әле. Чөнки, имештер, балаларсыз булмый, үзләре дә таба алмый, ә балаларсыз бәхетле – яшәү түгел, имеш. Бу дөньяны тагын кемгә... Исенә төшер әле аның, ничек итеп ул минем лачынның йөрәген йолып алды да инкубаторга тыгып куйды, йомыркалардан сез чыксын дип. Лачын урынына чебешләр. Аннан соң сезгә соядан – яки нәрсәдән анда тагын – кәтлитләр булсын дип... Сез булмасагыз, күптән очар идек инде – юк шул, аларга тамырлары белән ябышырга кирәк иде! Аннан соң реактор ватылды, инкубатор ватылды. Шуңа да сезнең малайлар гына, бер генә кыз да юк. Һәм сезнең Бәхетлегездә берәү дә бер генә кеше дә тумаячак, хәер, моңа кадәр дә тумаган, ә аннан соң без бөтенебез дә үлеп беткәч, һәм сезнең Бәхетлегез дә...
– Мин кеше, – диде Булгак. Ул барысын да аңлап бетермәде, шуңа да төгәллек кертергә теләде, юкса Михалыч күп сөйләп ташлады. Иң мөһиме, колакны гына бормасын.
– Кеше син, – диде Михалыч, беренче тапкыр Булгакка карап. – Ну алай кеше булгач, кешечә булсын: укы, эшлә, йолдызларга мен. Йолдызларга кадәр үк кирәк тә түгел, стратосферага кадәр дә җитә. Скафандрда эвакуация режимын кабызасың да, «Мәңгелек», югары орбитадан түбән орбитага төшеп, сине үзенә тартып ала. Скафандрны хәзер үк алсаң да була, мәктәбегездә тулы бер склад алар, бөтен үлчәм дә бар. Кызганыч, сиңа болар кызык түгел. Кирәк тә түгел.
«Кирәк», – дип уйлады Булгак, хәтта уйлаганын әйтмәкче дә булды. Михалыч кулын гына селтәде:
– Кызганыч, самолёт юк. Самолёт та кирәкми стратосферага җитәр өчен. Монда тәбәнәк ул. Һава шары да җитәр иде, стратостата берәр төрле. Әмма алары да юк бит. Гелий да юк. Водород та. Лабораторияләр дә. Аның каравы балалар бар. Шуннан...
Михалыч, ниһаять, Булгакка таба борылды, һәм болытлар арасындагы яктылыкка бармагы белән төртеп күрсәтеп:
– «Мәңгелек»не күрәсеңме? Әнә тегендә эленеп тора, күрәсеңме? Күрмисең, билгеле.
– Күрәм, – диде Булгак.
– Нәрсә күрәсең? – дип, түбәнчелекле итеп сорады Михалыч.
– Ут яна. Зәңгәрсу.
Михалыч башын күтәрде дә күккә төбәлде. Аның күзләре кысылган иде, хәтта сул күзеннән яссы гына яшь агып чыгып, җыерчыклары буйлап агып китте. Аннан соң Булгакка карады да: – Нинди кеше буласың соң син, орбитаны күргәч? – дип мыгырданды.
– Мин – кеше, – дип кабатлады Булгак, еламаска тырышып.
– Кеше, имеш... Җиргә, ну – Йортка кайтасың килә, димәкче буласыңмы?
Булгак иреннәрен тешләде, шулай да «әйе» дигәндәй баш селекте.
– Нәрсәгә инде сиңа ул – Җир? – дип сорады Михалыч йомшак кына итеп диярлек. – Анда салкын, вулканнар, туфан, кешеләре дә күп. Чагыштырып карасаң, монда оҗмах. Ну, дөрес, кызлар юк инде. Тапалган кәтлитләр юк. Тик сиңа аларның кирәге дә юк бит.
Булгак кызлар белән тапалган кәтлитләрнең нәрсәләр икәнен ничек кенә хәтерләргә тырышмасын, һич тә исенә төшерә алмады. Ул «мин – кеше» дип тагын бер кабатламакчы иде, әмма үкереп елап җибәрүдән куркып тыелып калды. Ә Михалыч Булгакның ни әйтергә теләвен аңлады булса кирәк:
– Кеше икәнсең – бар, – диде.
– Кая?
– «Мәңгелеккә». Скафандр өченче складта, кайда икәнен беләсеңме? Менә. Әгәр кеше икәнсең, скафандр сиңа ярарга тиеш. Моннан ничек тә очып китү юлын табарсың. Укы, сораштыр, үзең берәр нәрсә уйла. Кеше – акыллы зат ул, алар уйлап чыгарырга маһир. Стратосферага кадәр, аннан соң үзеннән-үзе, аңлашылдымы? Бар, кеше!
Булгак киртәгә таба китте.
Михалыч аның артыннан:
– Ишетәсеңме, кеше? Мине дә «Мәңгелек»кә аласыңмы соң? Булгак уйлап торды да «Әйе», – дип, баш какты.
Өйгә кайтасы килми иде. Булгак мәктәпкә юл алды, барышлый тубагач янына кагылып үтте.
Тубагачның кайрысы саргайган, яфраклары алан уртасында нәрсәдер турында фикер алышып торган олылар өстенә коела. Булгак алар яныннан табан ялтыратмакчы иде – олы малайлар бала-чаганың аяк астында буталганын яратмый – әмма Абэның ничек итеп ярты көн буена казыгычын ремонтлаганы турында сөйләгәнен ишетеп алды.
Булгак кыюсыз гына алар янына килде дә:
– Егиләр, реакторны төзәтергә өйрәнеләбезме? – дип сорады.
– Ычкыныл монна, – диде Аксак ялкау гына, әмма Абэ сәер тавыш белән сорап куйды:
– Нәрсәме?
Булгак ашыга-ашыга, нәрсәдән башларга белмичә бутала-бутала, корабның реакторы ватылуы, реактордан башка корабның очмаячагы, ә корабтан башка берәүнең дә «Мәңгелек»кә оча алмаячагы, ә «Мәңгелек»тән башка Йортка кайтып та, хәтта элемтәгә дә чыгып булмавы турында сөйләде. Булгакның беркайчан да болай озак сөйләгәне юк иде, киеренкелектән аның хәтта тамагы авырта, башы әйләнә башлады, әмма Абэ барыбер аны тыңлап бетермәде. Ул:
– Без гел монда. Килешергә кирәк, – диде.
– Төзәтергә өйрәнелик... – дип кабатлады Булгак, еларга җитешеп.
– Нәрсәне, нәрсә белән, – диде Абэ.
– Реактор тузан түгел, принтер тузан түгел, полимерлар юк, металлар юк, уран юк. Һава бар, алмалар бар, су бар, соя, үлән. Тубагач бар әнә. Килеш тә яшә.
– Ә Йорт?.. – дип пышылдады Булгак.
– Ә Йорт – бездән башка гына. Без – синнән башка. Ычкыныл монна.
Абэның ачуы чыккан иде, шуңа да Булгак тизрәк мәктәпкә йөгерде.
Галина Джоновна урынында иде әле. Булгак хәзер үк эшен эшләп тапшырырга теләвен әйткәч, зарланмады. Булгак китапханәгә кереп утырды, редакторын кушты һәм бер дә ялгышмыйча диярлек Кайту турындагы докладын сөйләп яздырды. Укытучылар ачуланмасын өчен сөйләмен дөресләп чыкты. Укытучылар Кайтырга комачаулый торган проблемалар турында әйткәнне яратмыйлар, шулай да Булгак докладының ватык реактор турындагы өлешен калдырырга булды. Бары тик аңа Михалыч әйткәннәрне генә өстәп уйды: кеше ничек итеп очып китәргә икәнлеген уйлап чыгарырга тиеш, шуңа да без һичшиксез юлын табачакбыз.
Ахыры әйбәт килеп чыкты, Булгак хәтта сөенеп куйды.
Ул эшен Галина Джоновнага илтеп бирде, тегесе мактады һәм кичке ашка соңламаска кушты. Булгак исә туп-туры өченче складка китте.
Склад өченче дип атала, гәрчә азык-төлек белән машиналар саклана торган ике склад күптән юк инде: машиналар ватылып бетте, ә азыктөлекне Ситикалада үзләре үстереп, үзләре әзерлиләр иде. Өченче склад белән берәү дә кызыксынмый, аның кыяфәте үк кызыксынырлык түгел иде – тәбәнәк, соры һәм ямаудан гына тора. Аның каравы ишеге яңа: ак һәм шома. Тоткасыз.
Булгак кыюсыз гына ишеккә кагылды, этеп карады – әмма ишек селкенмәде. Булгак анда сизелер-сизелмәс рәсем күреп алды – әйтерсең кемдер анда бармакларын тырпайтып, кул рәсемен төшергән. Булгак сак кына учын рәсемнең уртасына куйды. Рәсем зәңгәр төскә кереп алды. Ишек кырыйга күчте. Караңгылыктан Булгакка тузан һәм салкынча һава исе бөркелде.
Ул, тәвәккәлләп, эчкә үтте. Ут кабынды. Тирә-якта әллә нинди аңлашылмый торган тартмалар һәм төргәкләр белән киштәләр тезелгән. Скафандрларны ул бүлмәнең түреннән табып алды. Алар бик күп иде, Ситикалада яшәүчеләр саныннан да күбрәк.
Һәрбер скафандр эчендә ике зур ташы булган капчыкка охшаган. Булгак стенадагы плакат булмаса, кайсын алырга белмәс иде. Анда кирәкле үлчәмдәге скафандрны ничек табарга, сүтәргә һәм ничек кияргә икәнлеге күрсәтелгән иде.
Булгак аңа тиз ияләште, шулай да ыштаннарында буталып, егыла язды һәм берничә секунд башын шлемга түгел, ә түгәрәк букчага тыгарга азапланды. Ул скафандрны эләктереп бетерергә дип, күкрәген сыпырды. Һәм скафандр ысылдап алды, бераз кабарды һәм җиңеләеп калды. Аны кигән килеш атлавы җиңел түгел иде, өстәвенә Булгакка шлемның кырыйлары күренеп тора, никтер алары да куркыта.
Хәзер малайлар янына чыгып мактансаң да булыр иде, әмма алар тагын, мөгаен, Булгакны төрле сүзләр белән мыскыллар, гел аяк астында буталасың дип кычкырырлар кебек тоелды. Җитмәсә, «Кем беренче булып шлемны вата?» дип, ярыш та оештырулары ихтимал. Булгак скафандрын салып, пөхтә итеп төрде дә, бераз уйлаганнан соң, тагын берне алды. Ул ике капчыгын да мәктәп артындагы имәнчыршы астындагы яшерен урынга тыгып куйды һәм тирә-ягына карангалап алды. Берәү дә юк иде, бары тик мәктәптә генә кемдер хәлсез тавыш белән ямьсез итеп җыр суза. Булгакның музыкага колагы каты иде, әмма хәтта ул да җырның дөрес түгеллеген аңлап, елмаеп куйды.
Җыр укытучылар бүлмәсеннән ишетелә икән. Тәрәзә янында Галина Джоновна утыра. Бер кулына ул Булгакның эшен тоткан, икенчесе белән иягенә таянган. Ул җырламый, ә әрнеп елый иде. Һәм күккә карый. Бөтен малайлар ниндидер ут күргән якка карый, ә үзе ул утны күрми – никтер олылар күрми иде аны.
Минем аркада елый дип уйлады Булгак, һәм аңа оят булып китте. Ул Галина Джоновнаны өнәп бетерми иде, әмма хәзер аны юатасы килеп китте. Өметләндерәсе. «Мәңгелек»кә аласы.
Ничек аласың инде, кораб ватык бит, ә аннан башка очып китеп булмый.
Әллә очып буламы?
Булгак эләктермәле кесәсен сыйпап алды һәм тубагачка таба йөгерде.
Такта яра торган завод платформасы килгән, Хасаныч һәм Ет Кам эшлекле кыяфәттә тубагачның алтын кәүсәсен чылбырлар, каешлар белән урап яталар. Булгак аларның күзенә күренмәскә тырышып, геометрия дәресендә өйрәнгәннәрен исенә төшерде дә тубагачның озынлыгын, биеклеген һәм проекциясен язып алып, китапханәгә чапты.
Ул китапханәдә бер атна утырды. Укыды, укыды, башы сызлый, куллары калтырый башлаганчы укыды. Ә кечерәкләрнең вакытында кичке ашны ашаулары өчен җаваплы булган олы малайлар Булгакны китапханәдән куып та чыгара алмадылар. Бервакыт Галина Джоновна аны агарып калган йөзе өчен ачуланып алды да башкаларга сөйләм теле өчен үрнәк итеп куйды. Брюс белән Бэнки Булгакка моның өчен йодрыкларын күрсәтте. Ә Булгакка барыбер иде.
Ул иң мөһим әйберне белде.
Үсеп җиткән тубагач орлыкларын стратосферага кадәр ата икән. Тубагач өченче көнгә үсеп җитә, дүртенче көнгә таркала башлый. Скафандрның коткару режимы стратосферада автомат рәвештә кабына.
«Мәңгелек» коткару режимындагы скафандр кигән космонавтны ун секунд эчендә мәҗбүри рәвештә эвакуацияли башлый. Ранецлы двигатель стратосферада тулы куәтенә ярты минут эшли.
Кораб координаталары белән «Мин – Мәңгелек», ярдәм кирәк» дигән сигнал төп пульттагы сул рычагка күчергәч, Йортка «Барлык каналлар – СОС» төймәләре белән китә.
Булгак Капитал калкулыгы артына тубагач утыртты – бу урын Ситикаладан күренеп тормый, ә тимер җиләк җыючылар анда ылыслы мур кырылышыннан соң йөрми башладылар.
Тубагач тиз үсте, әйтерсең лә аны Булгак утыртмаган, ә яшенле яшел яңгырдан соң үсеп чыккан.
Булгак шунда ук аңа үрмәләп менде дә берничә тапкыр рәхәтләнеп сикерде. Тавыш-тын чыгармады, эчтән генә сөенде. Аннан соң аягы сыдырылгач, бөтен планнары җимерелер дип курыкты.
Икенче көнне ул сикермәде, ә ике скафандрын да алып килеп куйды, баудан баскыч үрде.
Төнлә Булгак тубагач янына мәктәптән урлаган янгын балтасын алып килде һәм таңга кадәр диярлек, арудан һәм эше бармавыннан елый-елый, каты тамырларны чапты. Чөнки калкулык битенә утыртылган тубагач өскә түгел, ә ян-якка карап үскән иде. Шуңа да өченче көнне ул Булгакны зенитка түгел, ә Юләр урман чытырманлыгына атар иде, ә аннан җиңел генә котылырмын, димә. Бигрәк тә скафандр кигән көе.
Булгак балтаны урынына кайтарып куйды, мәктәпкә барды, йокысын туйдырды һәм икенче көнне мәктәптән соң озакка дип, калкулыкка китте. Ул тубагач утыртасы мәйданны тигезләде, орлык бөртеген кадерләп кенә алды да йомшартылган җиргә утыртты һәм бер сәгатькә якын шул урынны сыйпаштырып утырды, әйтерсең лә үсентегә, соңыннан сабакка, соңыннан кәүсәгә бары тик өскә генә үсәргә дип юнәлеш бирә иде. Бары тик өскә таба.
Ниһаять, Булгак тыелып кына көлеп җибәрде, агачка аягы белән ялгыш тиеп китмәс өчен ераккарак тәгәрәде һәм чалкан карап, бик озак ятты. Бөтен дөнья асты өскә килгән кебек болай. Дөнья аша ашыкмый гына күккә көмеш үрмәли – әллә геройлар кылычы, әллә йолдызларны тоташтыра торган торба шунда.
Булгак берничә өем үлән әзерләп куйды, әмма, өскә – яшькелт төсле күктәге зәңгәр ноктага туры сикерәчәгенә инаныр өчен бер генә тапкыр сикереп карады.
Өченче көнне Булгак тубагач янына иртән иртүк килде.
Тубагач тагын да биегәйгән, Ситикаладагы теләсә кайсы бинадан биегрәк, элемтә мачтасыннан аз гына тәбәнәгрәк булган. Булгакның баскычны беренче көнне үк аскы ботакка бәйләргә башы эшләмәгән, хәзер менә ыргытып та буй җитәрлек түгел. Кайрының калын ярыкларына тотынып үрмәләргә туры килә. Алай авыр да, куркыта да, өстәвенә, аркага аскан скафандрлы капчык йә билгә бәреп авырттыра, йә Булгакны да йолкып алырдай булып болгана. Шактый биек үрмәләгәндер инде. Тикшереп карыйсы килми иде.
Өскә дә карыйсы килми. Арды Булгак, муены да авырта.
Ул каршындагы көмешсу ярыкларга карап үрмәли дә үрмәли. Менә дә менә. Баш түбәсе аскы ботакка килеп терәлгәнче шулай менде ул.
Булгак еш-еш сулап, корсагы белән ботакка ятты, ял иткәч, торып утырды. Тагын бераз ял итте дә алга таба китте.
Алга таба җиңелрәк иде инде.
Бик үк юан булмаган ботакка басып, агачның шома түбәсенә тотынган килеш скафандр кию җиңел эш түгел. Шулай да Булгак бирешмәде.
Ул курсны дөресләр өчен кулларны ничек җыярга һәм гәүдәне кайсы якка авыштырырга икәнлеген тагын бер хәтереннән үткәреп, һава сулап торды да тубагачның түбәсенә сикерде. Таеп китте, чактан гына мәтәлеп төшмәде, шулай да тигезлеген кайтара алды һәм ашыгып, тубагачның кара авызына чумды.
Тубагачның ябышкак эче аны шундук эләктереп алды, колакларны тондырырлык итеп кыштырдатып, шыгырдатып һәм шапылдатып, төпкә өстерәде, ул да булмады, тавыш әче сызгыруга күчте, бу сызгыру, аның эченә боз тулгандай, куырып алды. Һәм аякларына китереп сукты.
Булгак очып китте.
Ул курстан тайпылудан куркып, өскә карады: анда зәңгәр йолдыз яна. Аска карады: анда – калкулык артында Ситикала. Бигрәк бәләкәй икән ул, ә икенче яклап, офыкка кадәр Юләр урманның инәле яшел күбеге җәйрәп ята. Урман зурая бара, Ситикала – бәләкәйләнә. Ә өстәге күк йөзе караңгылана һәм салкыная бара, хәтта кыяфәте белән үк.
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы?
Ул кычкырып, унга кадәр санады, ләкин скафандр һаман да коткару режимын кабызмый, «Мәңгелек»тән җавап юк, ә тизлек кимегәннән-кими иде.
Булгак үзенең очамы, әллә эленеп торамы икәнлеген дә аңламый иде.
Булгак, йодрыкларын төйнәп, янә «Бер! Ике!» дип башлады һәм күкрәгендә бушлык тоеп алды. Менә ул авырлык югалу халәте, күрәсең, ул космоска җитмәгән әле. Һәм ул кычкырып җибәрде, бармаклары белән ракета букчасын тизләтелгән режимга күчерде. Бу космостагы авырлык югалу халәте түгел, ә физика дәреслегендә өскә чөелгән ташның иң югары ноктасындагы халәтен тасвирлаганга охшаш бер халәт иде. Таш туктап кала да аска төшә башлый. Булгак та егылырга тиеш иде, тик ни гаҗәп: ул өскә таба оча.
Хәзер ул, зәңгәр йолдызга ялварып карап, утызга кадәр санады. Ну, «Мәңгелек» дип пышылдады ул, унике, ну, үтенеп сорыйм, унөч.
«Егерме бер»гә җиткәч, күз алдында «Коткару режимы» дип язылган кызыл ут янды һәм ул тизрәк очкан кебек була башлады. Өлгерәм, дип уйлады Булгак, «Мәңгелек» белән очрашырга әзерләнеп. Егерме өч! Егерме дүрт! Ну, менә хәзер, хәзер! Егерме алты! Әйдә инде!
Мөгаен, Булгак артыгы белән әкрен саныйдыр. Букчадагы ягулык «егерме сигез»не санаганда бетте – нәкъ шул вакытта күз алдында «Мәңгелек» мәҗбүри эвакуация элемтәсе» дигән зәңгәр ут кабынды.
Булгак янә авырлык югалу халәтендә туктап калды, ул хәтта күзен йомарга да курка иде. Шуңа да зәңгәр утның ниндидер саннар баганасын һәм таныш түгел символларны чыгарып, юкка чыгуын күрми калмады.
Һәм Булгак егылды.
Дөресрәге, яңадан түбәнгә оча башлады.
Бәхетлегә кадәр озак очасы иде әле, коткару режимына куелган скафандр парашют системаларын кушу һәм төшеп утыру ноктасын табу өчен вакыт сайлый-сайлый, аска таба очышны тоткарлый. Ә Булгак кычкыра, ачулана һәм елый иде. Ул инде башка беркайчан да бу әкрен кыймылдаучы каһәр суккан «Мәңгелек»кә очмаска, үзе белән Михалычны да, Галина Джоновнаны да алмаска ант итә иде. Беркайчан да, беркемне дә.
Булгак Юләр урманның кырыендагы имәнчыршының куе ябалдашына төшеп кунды да вак ботаклар һәм корыган яфраклар өстенә шуып төште. Күпмедер вакыт ул тузан болытына һәм ерактагы зәңгәр йолдызга таба күтәрелеп очкан коры яфракларга карап ятты.
Шуннан авырлык белән генә торып утырды, скафандрыннан чыкты, исәнлеген тикшереп, үзен чеметкәләп алды да офыкта тырпаеп утырган тубагачка таба китеп барды. Башта әкрен генә атлады, аннан соң адымнарын тизләткәннән тизләтә барды. Кичке ашка кадәр, агач башына менеп, «Мәңгелек»кә кадәр очып барып җитәргә кирәк иде.
Шамил Идиатуллин
Русчадан Ландыш ӘБҮДӘРОВА тәрҗемәсе.
"КУ" 09,2023
Фото: unsplash
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев