Проза
-
14 июнь 2026 - 09:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
13 июнь 2026 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
11 июнь 2026 - 13:00
Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде... -
11 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның ахыры)
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул! Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа! Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел күге яктырып китте. ...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле! -
10 июнь 2026 - 13:00
Алмашыну (хикәя)
Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?! -
10 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
9 июнь 2026 - 13:00
Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)
Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта... -
9 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза… -
7 июнь 2026 - 13:00
Ана сүзе (хикәя)
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый... -
5 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр! -
4 июнь 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе» оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә читеннән генә күзәтте. -
3 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз. -
2 июнь 2026 - 13:00
Табылган бәхет (хикәя)
Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын... -
2 июнь 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә, әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания. -
31 май 2026 - 09:00
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга…