Гайшә әби бәхете (хикәя)

Өрмәгән урынга да утыртмыйча, иркәләп-сөеп кенә үстерде Гайшә әби Сәлиясен. Кызына алты яшь тулганда, сугыштан авыр яраланып кайткан ире дә дөнья куйгач, бөтен күңеле, бөтен барлыгы белән шул бердәнбер баласына гына табынып яши башлады ул.
Яшь чагы, көчле чагы иде әле. Дөнья җимертеп, фермасында да эшләде, бакчасында да, өендә дә өлгерде. Кызым аталы балалардан ким булмасын, кимсенеп үсмәсен дип, көнен-төнен ал-ял белмичә тырышты, баласын матур киендерде, тәмле ашатты. Нинди генә арыган чаклары булмасын, кызына эш кушмады, ярдәм сорамады. «Үземнең ат урынына эшләвем дә җиткән, ичмаса, балам рәхәттә үссен, үзем кимәгән затлы киемнәрне ул кисен, үзем татымаган дөнья рәхәтен ул татысын, тик укысын гына, кеше булсын», – дип уйлады. Ә кыз укыды. Артык алга да китмичә, бик артка да калмыйча, бер җайга гына йөри бирде. Әмма әнисенең ни белән яшәгәнен, ниләр эшләгәнен, үзенең рәхәт тормышының кайдан, ничек килгәнен белмәде, белергә дә теләмәде.
Эш белән, дөнья мәшәкатьләре белән гомер үткәне сизелмәде дә. Әле кайчан гына чәченә алсу тасма бәйләп беренче класска алып килгән кызы сигезенче классны да тәмамлады, күрше авылга йөреп, унны да бетерде. Яңа пешкән җиләк кебек матур, Гайшә әбинең бакчасы артындагы Серле Күл камышыдай сылу иде ул.
Әмма, кызым үссен, кызым үссен дип тырышкан, аның үсеп җиткәнен тормышындагы иң зур бер максат, бер бәхет санап көтеп алган ана, кызы буй җитеп, унсигезне тутыргач та, бер җиңеллек тә сизмәде. Киресенчә, хәзер кызга кием-салымы да, акчасы да торган саен күбрәк кирәк була бара иде. Ә кызының күңеле ул көткәнчә, үскән саен үзенә якынрак, җылырак була бармады, һаман ераклаша, читләшә генә барды. Гайшә хәзер күп вакыт аны аңлый да алмый иде инде.
Юк, үзенә сердәш, дус булып үсмәде аның кызы. Хәленә керә дә, кызгана да белмәде.
Әнисе алып биргән әйберләргә куанып, рәхмәт әйтә белмәсә дә, алып бирә алмаган әйберләр, дөньясының җитешмәгән яклары өчен әнисенә авыр сүзләр әйтергә, аны кимсетергә дә күп сорап тормый.
Дорфа телле, каты бәгырьле булып үсте аның кызы. Мөгаен, шуңа күрәдер, унынчыны бетергәч тә, әнисенең ялынып-ялварып елауларына да карамастан, үзенең тәти күлмәкләрен чемоданга тутырды да, «эһ» тә димичә, калага юл тотты.
«Кемгә охшап бу кадәр бәгырьсез булды бу бала? Атасы дөнья бәһасе кеше иде, үзем дә гомеремдә кешеләргә игелектән гайрене белмәдем. Каян килеп бу кадәр җилбәзәк җанлы булды бу?» – дип елый-елый, озын төннәр буе уйланып чыга иде ул кызы ташлап киткән көннәрдә.
Шушы елны чәчләре агарды Гайшәнең, шушы елны матур, сылу гәүдәсе бөкрәя башлады, зур якты күзләре эчкә батып, тоныкланып калды.
Әмма фермадагы хезмәттәшләре, күрше-күлән аңа бөтенләй үк сүнәргә, сүрелергә бирмәделәр. Вакытында күңел җәрәхәтләренә дәва булырлык назлы, йомшак сүзләрен дә таптылар, киңәшен дә бирделәр, ярдәмен дә күрсәттеләр.
Гайшә шулай әкренләп, бу аерылышу белән дә килеште. Кызының сирәк-мирәк кенә язган хатлары белән юанып, барлы-юклы акчасын аңа юллап, бердәнберенә бәхет-тәүфыйк теләп, кыштыр-кыштыр килеп, үз җае белән яшәп ятты.
Сәлиясе дә шәһәрдә эшкә кереп, тулай торакка урнашып, үзенчә канәгать кенә булып яшәве турында язгалап тора иде.
Авылга кыз бик сирәк кайтты.
Тик өйдән чыгып китүенә өч ел дигәндә, бер күзе кар, бер күзе яңгыр сибеп торган бик шыксыз бер көзге көндә, көтмәгәндә, яшь бала күтәреп, кайтып керде.
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм...
Гайшә әби, калтыранып киткән куллары белән баланың битенә төшеп торган юрган почмагын күтәреп, аның өстенә иелде:
– Ходаем, үзеңнекеме?!
– Ах, как глупо! – диде аңа каршы Сәлиясе һәм, иңнәрен турайтып, шат йөз белән стенадагы көзге янына барып басты да көлтә кебек чәчләрен тузгытып җибәрде.
– Менә шулай, әни. Кирәк булса, алып каласың да үзең үстерәсең. Кирәкмәсә, балалар йортына илтеп тапшырам. Тулай торакта бала белән сыеп булмый, шабаш! – диде. Аннары, әнисенең баланы таратып салып, аптыравыннан сүз дә әйтә алмыйча, исе китеп аңа карап утыруын күреп сүзен дәвам итте: – Материально ярдәм иткәләрмен. Ә болай аңа күп кирәкми. Сөт-каймак синдә бар, өеңдә урын җитәрлек, кием-салымын җибәргәләп торырмын. Әлегә чүпрәкләре күп, әнә бер чемодан. Йә, ни әйтәсең, миңа бит иртәгә китәргә кирәк? – диде.
– Ни әйтим? Күпме соң аңа? Ни атлы үзе? Бигрәк кечкенә бит, ими имәр чагы гына. Ничекләр карармын? Үлеп-нитеп китсә, нихәлләр итәрмен, Ходаем?

– диде Гайшә әби, тын гына елмаеп яткан баладан күзләрен ала алмыйча, аның ябык кына күкрәкләрен, тәпиләрен, беләкләрен сыйпый-сыйпый.
– Ни сөйлисең син, әни?! Тугыз айлык бала бит инде ул! Икенче аен имми. Сөт, ботка, шулпа ашый. Сау-сәламәт бала ул. Ябыграк ябыграгын да, но ничего, синдә тазарыр әле. Ә исеме – Галия. Үземнекенә охшатып куштым, –диде кыз, әнисенең һаман сихерләнгәндәй, баладан күзен ала алмыйча утыруына куанып. – Ә үлсә, дисеңме? Үлсә үлә инде, ничего не поделаешь!
– Ходай сакласын! – диде Гайшә, кулын селтәп. – Ярый, Аллага тапшырдык алайса. Тик... тик нигә әтисе турында бер сүз дә әйтмисең әле кызым? – дип сорады Гайшә әби, ничектер сагаеп кына.
– Юньсез бернәрсә аның әтисе! Шуңа күрә син сорама, мин әйтмим, – диде Сәлия, кырт кисеп, һәм бу өч ел эчендә бөтенләй өйдән чыгып та йөрмәгән кеше кебек ишекле-түрле йөренеп, табын әзерли башлады.
– Үзем кебек бер ятимә икән алайса, – диде Гайшә һәм, күз яшьләрен кызына күрсәтмәс өчен, йөзе белән балага сыенды...
Шулай итеп, Гайшә бер дә уйламаганда, көтмәгәндә балалы булып куйды. Баштарак бик куркып кына тотынса да, тора-бара күнекте. Нарасые да искиткеч бала булып чыкты. Тамагын туйдырсаң, сәгатьләр буе йоклый, аннары озак-озак итеп тәпиләре-куллары белән уйнап, үзе белән үзе сөйләшеп ята. Янына әбисе килсә, энҗе кебек ике бөртек тешен күрсәтеп, авызын зур ачып куанып көлә иде.
Кулында бала булгач, Гайшә инде фермага төнге эшкә күчте. Өйдә ялгызын калдырырга куркып, баланы да үзе белән алып килә, һәм кызчык, төне буе уянып та карамыйча, ферма өендәге сәкедә рәхәтләнеп йоклый иде.
Шулай кыш үтте, яз җитте. Аксыл гына йөзле, ябык кына кызчык күзгә күренеп тазарды, үсеп китте. Аны инде Гайшә генә түгел, бөтен ферма хатын-кызлары, барлык күрше-күлән күреп тә, сөеп тә туя алмый иде. Зур зәңгәр күзле, алсу йөзле, тузгып торган коңгырт чәчле курчак кебек бер балага әйләнде ул. Хәзер инде Гайшә аны җанын ярып бирерлек булып, өзелеп ярата һәм кызны кочаклап йоклаткан, иртәләрен битләрен юындырып, киендергән минутларын тиңсез зур бәхеткә санап, үзенә бу баланы насыйп иткән өчен Ходайга мең рәхмәтләр әйтеп, шөкрана кыла иде. Шул баланың алсу йөзеннән, якты күзләреннән үзенең дә бөтен дөньясы, күңеле яктыра, «әб-бә, нән-нә!» дигән назлы сүзләреннән, ачы язмыш җилләреннән, ялгызлыктан туңган йөрәге җылынып, күзләреннән татлы яшьләр тама иде.
Сәлия хатны сирәк язды, акчаны аннан да сирәгрәк салды. Әмма Гайшәгә берни дә кирәк түгел иде. Кием-салымы бар. Ризыгы да бу ике җанга җитеп ашкан иде.
Көннәр бер-бер артлы ага торды. Ничә язлар килеп, ничә җәйләр үтеп киткәнен Гайшә әби сизми дә калды. Шулай итеп, Галиягә җиде яшь тулды. Менә шушы көзләр якынлашып килгән матур бер җәйге көндә, гадәтенчә, бер хәбәрсез-нисез тагын Сәлиясе кайтып төште.
Кызын күрүгә, куанасы урында кулы белән йөрәгенә тотынды Гайшә: «Галиям... Галиямне алып китәргә кайткан!..»
Кызның бүләк-күчтәнәчләрен калтыранган куллары белән өстәл өстенә тезә-тезә, эчтән сагаеп, куркынып, Сәлиянең сүз башлавын көтте ул. Ләкин кызы ашыкмады. Әле генә үзе алып кайтып биргән яңа күлмәк белән алъяпкыч өчен уңайсызланып, башын иеп торган Галиянең аркасыннан сөя-сөя, хәл-әхвәлләрен сорашты. Әнисенә дә: «Бала белән бик кыен түгелме?» – дигән сорау бирде.
– Юк, юк! – диде Гайшә. – Галиям дәү булды инде. Бөтен эшне эшли. Бик тә ярдәмчел. Өй җыю, суга бару кебек эшләрнең һәммәсен үз өстенә алды, җитмәсә, бакчада да өлгерә. Быел менә мин бер чүп өзмәгән, гел шул бала. Ансыз нихәлләр итәрмен?..
Һәм Гайшә, үзе дә сизмәстән, кинәт сулкылдап куйды.
Галия әбисенә атылды һәм аны кочып алып, күкрәгенә кысты.
– Тукта әле, әни, син нәрсә?! Мин бит әле аны алып китәргә кайтмадым.
Киресенчә, бик авыр булмаса, беренче классны синдә генә укысынмы әллә, дип әйтмәкче идем... – диде Сәлия, бик үтенгәндәй, әнисенең күзләренә текәлеп. – Шәһәр җирендә миңа кыен булыр. Эшем сменалы. Озата да, каршы да ала алмам. Аннары... аннары... үз тормышым да көйләнмәгән бит әле... – дип өстәде ул, уйчанланып, әкрен генә.
Гайшә әби, иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды. «Бу бала да үзгәргән, җанына җылы йөгергәнме, кайгы-хәсрәт җиле тигәнме?..» – дип уйлана-уйлана, җил-җил атлап, табын әзерли башлады.
Шулай итеп, тагын байтак гомерләр үтте. Ул арада инде Галия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Мәктәптә дә ул, өйдәге кебек үк, бик тырыш, тәртипле һәм ярдәмчел иде. Гел бишлегә генә укуы белән дә сөендерә иде ул әбисен. «Каян килгән бу балага мондый якты гакыл? Бабасы да укымышлылардан түгел иде, үземне әйтмим дә инде... Әнисе дә укып куандырмады. Өйрәтүче кеше дә юк бит балакаемны, һәммәсенә үз зиһене белән төшенә, үз башы белән ирешә бит...» – дип, исе-акылы китеп, сокланып туя алмый иде ул аңа. Мәктәптә сигез ел буе аның фотосы Мактау тактасыннан төшмәде.
Өйдә дә, йорт-җир арасында да хәзер инде бөтен эш диярлек Галия кулына күчкән иде. Нечкә билле, зур зәңгәр күзле, көләч йөзле бу кыз бала озын толымнарын җилфердәтеп, җил-җил атлап, әле чишмә юлыннан үтә, әле ишегалдында маллар янында кайнаша, әле бакчада чагылып китә иде.
Кая гына бармасын, кем белән генә сөйләшмәсен, күзләр Галиягә текәлә, аның алсу битләреннән кешеләр күңеленә нур сирпелгәндәй, йөзләр яктыра, йөрәкләр сафланып киткәндәй була иде.
Әбисе өчен дә үлеп тора ул, аңа бөтен серләрен сөйли, шаян сүзләр белән көлдерә дә, мәктәптә төрле темаларга язган иншаларын укып, елатып та ала иде. Өстәвенә фермада бозаулар карашырга да өлгерә!
Тик соңгы вакытларда Гайшә әби Галиясеннән аерылып каласы көннәре турында һаман ешрак уйлый башлады. Аның кулына чемодан тотып, өйдән чыгып китүен күз алдына китерә дә, йөрәгенең чәнчешеп әрнүенә түзә алмыйча күз яшьләренә ирек куя. Ансыз калган, җансыз калган өе, тәрәзә төпләрендәге яран гөлләре, ишегалларындагы маллары күз алдына килә дә йөзен куллары белән каплап: «Әй Ходаем, Галиямнән аерганчы, алдан минем тәнемне җанымнан аерырга оныта күрмә, Ярабби!..» – дип, күз яшьләренә буыла-буыла, Аллага ялвара башлый иде.
Беркөн шундый хәленә Галиясе тап булды аның. Кайчан кайтып кергәнен дә абайламый калды шул. Кыз, куркуыннан күзләрен зур ачып, әбисенә карап тора иде. Аның соңгы сүзләрен ишеткәч, ул хәлне аңлап, атылып барып, әбисен кочып алды.
– Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да ташлаячак түгелмен мин сине, әбекәем! Бу турыда башыңа да китерәсе булма, белдеңме, ишеттеңме, 
юләркәем минем?! – диде ул, кайнарланып, әбисенең күз яшьләренә чыланып беткән битләреннән, чал чәчләреннән үбә-үбә. – Әй әбкәй, әбкәй! Үзебезнең авылдан да, үзебезнең Серле Күлдән дә, үзебезнең иркен басу-кырлардан да матуррак җирләрнең, синнән дә ягымлырак, синнән дә әйбәтрәк кешеләрнең булуы мөмкинме соң бу дөньяда? – дип куйды ул аннары әкрен генә, әбисенең аркасыннан кочкан килеш, әллә ничек уйчанланып китеп.
– Шулай дисең дә бит, ә укуың?.. – диде аңа каршы әбисе, шикләнебрәк карап.
– Әбекәем! Теләгән кешегә читтән торып укырга да була бит ул! – диде Галиясе, янә күзләрен очкынландырып.
– Әйе шул, – диде Гайшә әби, җиңел сулап һәм бәхетле елмаеп, Галиясенә сыенды.
«Ничек болай була икән соң инде бу? – дип уйлый иде Гайшә әби соңыннан еш кына, бу хәлләрне исенә төшереп. – Әнисен ничек иркәләп, өрмәгән урыннарга да утыртмыйча карап үстердем, ә үзем өчен дә, кешеләр өчен дә Галиям кебек игелекле, Галиям кебек уңган бала булмады. Ә бу сабый бит кечкенәдән нәни генә куллары белән һаман эшкә үрелде. Үзем белән идән юды, үзем белән кер чайкады, үзем белән түтәлләр утады, фермага йөрде».
«Башкача мөмкинлегем дә юк иде шул инде, ни хәлләр итмәк кирәк», – дип уйлады ул, моның шулай булуына көенергә дә, сөенергә дә белмичә.
«Ә күңеленең изгелеген, яктылыгын әйт әле син аның! – дип дәвам итте ул үзенең татлы уйларын. «Беркайчан да, беркайчан да ташлаячак түгелмен...» – ди бит, рәхмәт төшкере бала. Әнисенең бөтенләй киресе булып үсте бит. Ничек шулай була икән соң бу? Күр инде... Тик ни генә әйтсәң дә, шунысы бәхәссез: гомерем буе көткән бәхет картлык көннәремдә килде миңа. Зур бәхет...» дип арынды ул үзенең катлаулы, авыр уйларыннан һәм яшь аралаш шатлыклы елмаеп куйды.

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Редакциядән: Май аенда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

Резеда Вәлиеваның "Дуслык" дигән хикәясен "Казан утлары" журналының 6 санында (2020) укыгыз.

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: