Проза
-
29 октября 2024 - 13:00
Кем җырлады? (хикәя)
Егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп мендәр читенә авып төште... -
28 октября 2024 - 15:00
ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның ахыры)
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга, әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша» экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы бәрелеш кызыксындыра. -
28 октября 2024 - 13:00
Чиккән кулъяулык (хикәя)
- Искәндәр, – диде ул, ниһаять, аңа исеме белән эндәшеп, –язмышым туган җирләрдән еракта йөртте. Тормышымны көйли алмадым, яшьлегем белән күп ялгыштым. Беренче зур ялгышым – сиңа биргән вәгъдәмне бозуым булды... -
28 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
– Әйтсен, миңа ошый Нәзифәнең безгә «сез» дип дәшүе, нишләп кыен булсын инде аңар, – диде. Әткәй кабат сүз кузгатмады, мин аларга «сез» дидем. Чөнки хөрмәтем зур иде. Белмим, әнкәйнең бу сүзгә нинди мәгънә саласы килгәндер, ләкин мин үземчә эшләдем. -
25 октября 2024 - 13:00
Язларымда кайтырсың (хикәя)
– Дуслар гына ич без. – Әйе, дуслар гына... – диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул... -
24 октября 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без яшьлек белән уздырып җибәрдек ул нужаларны. Мин менә шушы елларда бөтен гомеремә җитәрлек сабырлык, түземлекне туплаганмындыр, ахры... Нужалары кабат кайтмаса да, соңгылары бик кирәк булды тормышта… -
24 октября 2024 - 13:00
Кайту (хикәя)
– Килгәнеңә үкенмисеңме? – Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады: – Син канәгатьме?.. Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә «канәгать» яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем... -
23 октября 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Без тулай тораксыз укырга мөмкин булмаячак дип, документларны кире алырга карар кылдык. Әй, Асия сөенде инде. Кадрия белән Миннебикә генә кара кайгыга баттылар. Юк, алар болай да укырга дип килмәделәр, паспорт алганчы гына укыйбыз да паспорт алгач таябыз дип авылда ук сөйләшеп куйганнар иде. -
22 октября 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Менә шуннан соң инде китапларны үзем язарга тотындым. Дәфтәрдән энә белән тегеп, кечкенә китаплар ясадым да аларга хикәяләр, шигырьләр язарга тотындым! Тик менә беренче китапларымда нәрсәләр булганын хәтерләмим. Сакланмаган. -
22 октября 2024 - 13:00
Мәрьям ана (хикәя)
Мәрфуганың тулгагы башлануын зәмһәрир суык кышта җиде төн уртасында килеп әйттеләр. Күрше атын җигеп, район үзәгенә юл тоттылар. Бала көтәмени ул сиңа! Өч чакрым да китеп өлгермәделәр, пелт итеп килеп чыгып, кычкырып елап җибәрде! Үзенең күлмәк итәген ертып, бәбине биләүгә бәйләде дә, кайры туны астына, күкрәгенә кысты Мәрьям. Тик яшь ананың хәле мөшкел... -
21 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шулай итеп, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган нәрсәм – мин гомер буе үземнең кем икәнлегемне исбатлап яшәргә мәҗбүр булганмын, ахры. -
20 октября 2024 - 13:00
Лифтта (хикәя)
Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк! Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды... -
18 октября 2024 - 14:00
Син ярдәмгә һаман ашыгасың...
Яшәүгә көч, өмет бирәсең... -
18 октября 2024 - 13:00
Йөрәгем яна (хикәя)
Йомышым төшеп, бер зур түрә янына кердем. Керсәм, анда кем генә юк! Районның бөтен «каймагы» бергә җыелып, мыдыр-мыдыр, әкрен генә ни турындадыр киңәш-табыш итеп утыралар. Миңа керергә ничек рөхсәт иткәннәрдер — монысын әле һаман да аңламыйм. «Моңардан барыбер котылып булмас» дип уйлаулары булгандырмы. Но керттеләр. Түрәләрнең тыныч сөйләшүләрен, гармонияле мөнәсәбәтләрен боздым да куйдым... -
18 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык, консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз – җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле. Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең киләсен дә белми.