Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Менә шуннан соң инде китапларны үзем язарга тотындым. Дәфтәрдән энә белән тегеп, кечкенә китаплар ясадым да аларга хикәяләр, шигырьләр язарга тотындым! Тик менә беренче китапларымда нәрсәләр булганын хәтерләмим. Сакланмаган.
Без өйләнешәбез!
...Илгиз миңа тәкъдим ясаган көнне үк без, ЗАГСка барып, гариза
бирдек. Безнең белән Кайсын Кулиевның улы Элдар да бар иде. (Кайсын
Кулиев турында истәлекләр әле булачак. Ул – балкар халык шагыйре,
әткәйнең бик якын дусты иде. Аларның дуслыгы гомер буе дәвам итте.
Без дә балалары белән аралашып яшәдек.) Ул ВГИКка керү имтиханнарын
биреп йөри, вакытлыча Илгиз фатирында тора иде. Ул гына түгел, байтак
дусларыбыз җыелды ул көнне. Без дә инде, беркемнән дә хәер-фатиха да
алмаган көе! Минем як та, Илгиз ягы да әле бернәрсә белми. Ә безнең
инде язылышу көне билгеләнгән. Чөнки элемтәгә керү хәзерге кебек тиз
генә түгел, телефоннар кесәдә түгел шул. Безнекеләргә бары тик хат кына
язарга була, ә Илгизнең әти-әнисенә бу хәбәрне ишеттерер өчен кичке якта
почтамтка сөйләшүләр пунктына киттек. Телефонны әткәй алды. Илгиз
генә сөйләште. Соңыннан әткәй бу сөйләшүне искә алганда: «Мин бит төне
буе йокламадым. Сезнең бу карарга сөендем. Хәтта өйдә дә кала алмадым.
Төне буе Уфа урамнарын әйләндем», – дигән иде. Сөенеч кенә булмагандыр
инде, борчылулары күбрәк булгандыр дип уйлыйм хәзер. Килен – бер авыл
баласы, югары белеме дә юк... Ләкин минем авыл баласы булуым турында
да, югары белемем булмавы хакында да Илгизләр гаиләсеннән бер генә
кеше дә йөземә бәреп әйтмәде. Мин ул вакытта алардан бары тик хөрмәт
белән ярату гына күрдем. Авылда кырыс тәрбия алган, ягымлы сүзләр сирәк
ишетергә туры килгәнгә, Илгизнең гаиләсе күрсәткән мөнәсәбәттән мин бик
бәхетле идем. Күз алдына китерегез: менә дигән партия (шулай дип әйтәләр
бит) ясардай улы бер авыл кызына, җитмәсә, артисткага өйләнсен әле! Юк,
безгә каршы чыгучы булмады! Бәлки, ниһаять, бу малай да акылга утырды
бугай, безнең кулдан китте, теләсә нәрсә эшләсеннәр дип уйлаганнардыр? Ул көнгә кадәр мин бит инде алар белән әзме-күпме таныш идем. Минем
турыда аларда төпләнгән фикер булгандыр инде. Илгиз белән елдан артык
очрашып йөргән вакыт эчендә булачак каенатай, каенанай белән күрешергә
туры килгәләде бит.
ЗАГСка гариза биргәннән соң, мин Илгиз фатирына күченеп килдем.
Гариза бирү уйламаганчарак килеп чыкты. Илгиз көтмәгәндә тәкъдим
ясады, мин риза булдым. Аның Кырымга Күктүбәгә ял итәргә юлламасы
бар, ул дусты белән берничә көннән китәргә тиеш иде. Әткәй, безнең гариза
биргәнне белгәч, Илгиз ялының соңгы ике атнасына миңа да юллама алып
бирде. Мин әле һаман студиядә укып йөрим. Җәй. Укытучыларның күбесе
ялда. Ләкин без барыбер студиягә килергә, үзлегебездән өйрәнергә тиеш.
Мин сорап-нитеп тормыйча тоттым да Кырымга Илгиз янына киттем.
Менә ваемсызлык! Барыбер Казанга кайтмыйм дип уйлаганмындыр инде...
Кырымнан ял итеп, кояшта янып, бәлки матурланыптыр да кайттым!
Кайтсам, киткәнемне җитәкчеләргә җиткергәннәр. Безнең арада шундый
берәү бар иде. Аның үзенең староста буласы килгән икән, ә мин сизмәдем
дә. Интригалар шулай корыла икән... Мин «Күк түбә иле»ннән кайтуга,
студиянең директоры барыбызны да кабинетына чакырып алды. Минем
өстә яшел төстәге кыска итәкле костюм, аякта биек үкчәле туфлиләр,
шомартып, артка җыелган сары чәч. Үзем кояшта матур итеп каралганмын.
Җыелышып кереп утырдык. Леонид Маслюков миңа: «Без бит – синең
дусларың, әйтергә иде, болай да җибәргән булыр идек», – диде, ләкин
ачуланып, бер сүз дә әйтмәде. Җыелышны оештыручының ачуын китереп,
болай дип тә өстәде: «Менә карагыз әле Нәзифәгә, ул бит балерина түгел,
ә нинди нәфис». Аннан соң инде телдән төшми торган бер үк сүзләрне
кабатлады: биюче кызларны ачуланырга тотынды. Галя Васильевага ике
атна вакыт бирде. «Өч килога ябыкмасаң, студиядән чыгарабыз, сине
биюче егетләр күтәрә алмый», – диде. Шулай итеп, кемнеңдер кара планы
тормышка ашмый калды. Киресенчә, мактадылар гына.
Гариза биреп, ике ай вакыт узгач, без Илгиз белән 1970 елның
19 августында язылыштык. Мин һаман эстрада студиясендә укып йөрим.
Бергә укыган кызлар Илгизнең бер бүлмәле яңа фатирында туй өстәле
кордылар. Безне, татарча туй йоласына туры китереп, ишек төбендә
аяк астына мендәр салып, бал-май белән каршы алдылар. Хәтта күрше
фатирда яшәүче генерал Дмитрий Сухоруков белән аның хатыны Надежда
Николаевна да булды безнең туйда. Шулай итеп, генераллы туй уздырдык.
Уфадан әткәй белән Илгизнең сеңлесе Әлфия килгән иде. Әткәй ЗАГСка
барырга ул вакыттагы иң кәттә саналган «Чайка» машинасы да тапты.
Тагы бер горурлыгымны әйтим: язылышканда, Илгиз ягыннан Илдар
Ханов шаһит булды. Талантлы рәссам, скульптор Илдар безнең бик якын
дустыбыз иде.
Икенче көнне үк без самолёт белән Уфага очтык. Чөнки туйның чыны
Уфада узды. Алары инде төштә кебек кенә истә калган.
Туйдан өйгә кайттык. Мин Илгизнең әти-әнисенә кем дип эндәшергә дә
белмим. Бер тапкыр Рауза апа дип дәшкәч, каенанам: «Уфалар ишетмәсен
тагы, көләрләр, нигә миңа апа дип дәшәсең?» – диде. Әнкәйдә генераллар
тавышы бар иде. Шуннан соң әткәй мине кабинетына чакырып алды да:«Минем синең урында калганым юк, ләкин мин сине бик яхшы аңлыйм.
Ят кешеләргә әткәй, әнкәй дип әйтү читендер, ләкин син дә безне Илгиз
кебек «әткәй, әнкәй» дип ата инде, менә хәзер үк миңа «әткәй» дип әйт
әле», – диде. Мин аңар «әткәй» дип әйттем дә елап җибәрдем. Ул мине,
иңемнән кочаклап алып, аркамнан сөеп юатты. Шул ук кичне Илгизнең
әнисенә дә әнкәй дип дәшә башладым.
Уфада туйның икенче көнендә кунакларның иң якыннары, туганнар
әткәйләр фатирына җыелды. Шунда табын артында әле мине белер-белмәс
Мостай Кәрим: «Минем турыда соңгы китапны Нәзифә язачак!» – дип
әйтте. Бу сүзләр минем аңыма да, күңелемә дә уелып калды. Бәлки бу китап
минем өчен соңгысы булыр, ләкин аның турында язарлар әле дип уйлыйм.
Бәлки ул табында булганнар бу сүзләрне хәтерләми дә торганнардыр.
Кемнәр булганын мин дә хәтерләмим бит... Ә менә ул сүзләр минем өчен
васыять булып калды. Күрәсең, бу хакта язарга чират җиткәндер. Хәзер
дә гаҗәпләнәм, нигә шулай дип әйтте икән ул? Мин әле ул вакытта каләм
тотып карамаган, бары тик артист булырга хыялланган бер авыл баласы
гына бит!
Эш рәтен кем өйрәтте?
Без Илгиз белән өйләнешкәндә, Мостай Кәримгә нибары 50 яшь иде.
Әле «Озын-озак балачак» та язылмаган, «Җәяүле Мәхмүт» тә планда
гына, «Прометей» да, «Ат бирегез диктоторга» дигән фарс та юк. «Гомер
мизгелләре» бәлки планда да булмагандыр... «Ярлыкау» һәм башка әсәрләр...
Күпме шигырьләр... Болар барысы да һәм аның башка бик күп әсәрләре
1970 елдан соң, мин инде бу гаиләдә яшәгәндә, күз алдында язылды. Шуңа
күрә аның турында җылы хатирәләрем белән бүлешергә минем дә хакым
бардыр дип уйлыйм. Безнең әткәй белән җаннар, күңелләр туры килә иде.
Якынлык бит ул рәттән утыру гына түгел, ул бит – күңел якынлыгы. Мин
каенатаем Мостай Кәрим фани дөньяда булганда, бер гаиләдә 35 ел гомер
иткән килен дә бит әле.
Илгизләр гаиләсе өйдә татарча сөйләшә. Әле татарчаның да татарчасы.
Безнең урта диалектта, безнең авыллар кебек сөйләшәләр. Әле бездә тагы
бер кызыгы бар – бездә Минзәлә сөйләше. «Кыдыл бодаулар» без. Шәһәрдән
кайтып, «з» белән сөйләшә башласалар: «Ай-һай, харап икән! Бер кеше ике
көндә шәһәр кешесе булган икән! Шул арада телен бодып кайткан!» – дип
көләләр иде. Әлбәттә, уфаларның теле бераз аерыла, безнең авылча ук түгел.
Кызык өчен языйм әле. Без «чүмеч» дибез, алар – «уҗау», бездә – «чиләк»,
аларда – «бидрә», без «пәрәмәч» дибез, алар – «чокырча», бездә – «почмак»,
аларда – «мөеш», бездә – «гөмбә», аларда – «мәшкәк».
Мин үзебезчә әйткәндә, төзәтүче булмады, ләкин күп нәрсәгә каенанайдан
өйрәндем. Пешеренүгә бары тик аннан! Өйдән 15 яшемдә чыгып киткәнемне
беләсез инде. Үсмер чакта, олы бала булгач, мин күбрәк әтигә ярдәм итә
идем. Утын кискәндә пычкы башы тоту, печән вакытында печән чабу, уфалла
арбасы тарту. Аш-су тирәсендә бик йөрергә туры килмәсә дә, башлангычта
укыганда ук, әниләр эштән кайтуга токмач кисеп, аш пешереп куя идем.
Аннан соң без үскәндә авыл кешесендә нинди тәмлүшкәләр булсын инде!
Иң затлысы, әти яратканы – кыстыбый. Минем әти әнигә: «Берәр ару
нәрсә пешерәсеңме?.. Кыстыбыймы шунда...» – дигәне һаман исемдә.
Бәлешләр инде кунак килгәндә генә. Коймак – бәйрәмнәрдә. Болар без үскән
чакта, әлбәттә! Ә соңыннан тормыш бөтенәя башлагач, әни ул коры-сары
тәмлүшкәләрне көн дә пешерә иде, чөнки әти әнинең мич ашларын ярата иде.
Бервакытны каенанай миннән:
– Син әниең яныннан яшьли чыгып киткәнсең, тулай торакларда
торгансың, оста пешеренәсең, эш рәтен каян беләсең? – дип сорады да –
Мин улым өчен тыныч, ул ач булмаячак, Нәзифә пешеренүгә оста, – диде.
Беренче чиратта, әнидән, әлбәттә. Токмач кисәргә, юка итеп бәрәңге
әрчергә, савыт-сабаларны өчәр кат юарга, хәтта идән юарга да үз әнием
өйрәтте. Күзәтүчәнлек тә көчле, укытучылар әйбәт булгандыр инде.
Авылда бит тәрбия бирү, эшкә өйрәтү бик үзенчәлекле. «Идәнеңне
юганда, идән башлары чиста булса да, су тидерми китмә – сукыр каенана
белән гомер итәрсең, интегерсең!» «Идән юганда, мич казнасын да сыпырып
үтсәң, кызың матур булыр!» – Менә болар инде кызыксындырып, хәтта
куркытып эшкә өйрәтү. «Чишмәдән кайтканда, чиләкләреңне чайкалдырма,
суын түкмә, түгелсә, исерек ир белән гомер итәрсең!», «Баскыч башларын
матур, чиста итеп ю – фәрештәләр борылып китмәсен!»
Тормыш итәргә өйрәтә торган мондый киңәш-тәрбияләр, әлбәттә,
күңелгә уелып калган. Аннан соң әнинең әле балачактан әйтелгән тагы
бер киңәше гомер буе озата килә. Әле һаман да! «Сабыр бул, усалланма,
яхшылык белән ярарга тырыш...» Бәлки алай ук кирәк тә булмагандыр.
Ярарга тырышуны әйтәм. Кайчагында үз акылымны да эшкә җиккәнмендер
инде. Тик әни киңәшләре онытылмый гына түгел, ул һәрбер күзәнәккә
сеңгән, аңга кереп утырган. Бу инде кыз баланы гаиләдә тормыш итәргә,
дөнья көтәргә өйрәтүнең беренче адымнары булгандыр. Безнең әни андыйга
бик оста иде. Аның тәрбия методларына данлыклы педогогларның исе
китәр иде. Хәзер уйлап куям да тормыш итүгә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә,
әлбәттә, мин әти-әни янында, үзем туган гаиләдә өйрәнгәнмен дим. Әти
безнең өйдә баш кеше иде. Бар нәрсә дә ул планлаштырганча бара. (Өйдәге
ир-атка хөрмәт шуннан килә.) Икмәген дә таба, утынын да хәстәрли, малны
да әти карый иде. Аның каралты-курасы да ал да гөл! Утыны биш еллык,
икмәге дә берничә елга җитәрлек. Әти коры, кырыс кеше иде. Ул – малны
хезмәте, кул көче белән эшләп тапкан кеше, бездән дә шуны таләп итә иде.
Ә менә бервакытны, һич онытасым юк, җәй көне иде, әти сеңлем белән
икебезне ишегалдына чакырып чыгарды. Гомер булмаганны йөзендә елмаю!
– Менә сезгә нәрсә эшләтеп алдым. Олырагы сиңа, – диде ул миңа карап, –
бәләкәйрәге Әлфиягә! (Сеңлем Әлфия исемле. Безнең ара ике яшь тә 4 ай.)
Карасак! Ишегалдында үрәчәләрен тырпайтып, өр-яңа ике уфалла
арбасы тора. Әти шул хәтле шат, әйтерсең ике кызына ике «Мерседес»
машинасы алып кайтып куйган!
– Ә менә сиңа дигәненең тәгәрмәче, – диде ул, миңа таба борылып, –
калхуз персидәтеле тарантасы тәгәрмәче белән бер үлчәмдә! Сибгат абый
шулай диде. (Ул безнең авылның тимерчесе.)
12 яшьлек ябык, какча кызында ничә ат көче бар дип уйлады икән әти
ул вакытта? Зур иде ул арба. Мин өстерәрлек булмады ул. Буш көе дә авыр иде аны тарту. Шулай да, җәйге эшләрдә дә безгә катнашмый булмый.
Җелекләргә төшә иде ул уфалла тартулар! Әти белән әни көне буе колхоз
эшендә! Әле безгә өйдә дә эш күп бит. Суга да чишмәгә йөрисе. Маллар өчен
дә, бакчага сибәр өчен дә! Өйдәге кисмәкне әйтеп тә торасы юк! Җитмәсә,
бала карау да, ашарга пешерү дә безнең өстә. Урамга чыгып уйныйсы да
килә. Әти бер дә тик торганны яратмый, безне эшсез тотмый иде. Әтинең
миңа иң ошамаган бер ягы бар: ул китап укудан тыя торган иде. «Мичкә атам
китапларыңны!» – дигән чаклары да булды. Тик атканы булмады. Китапханә
китабын дәреслек эченә куеп укый идем. Дәрес әзерләгәнгә сүз юк иде,
әлбәттә. Китапханәдәге китапларга бик кызыга идем. Киштәләр ясап, шунда
китаплар тезәсем килә иде. Бервакытны кемнәндер безгә посылка килде.
Шул фанер посылка тартмасының уртасыннан кадак белән стенага кагып,
мин дә китап киштәсе ясадым. Үзем. Тик анда куярга китапларым гына
юк. Менә шуннан соң инде китапларны үзем язарга тотындым. Дәфтәрдән
энә белән тегеп, кечкенә китаплар ясадым да аларга хикәяләр, шигырьләр
язарга тотындым! Тик менә беренче китапларымда нәрсәләр булганын
хәтерләмим. Сакланмаган. Китапларны күп укыганым өчен миңа әти
кушамат та такты. Хәзер сөйлим тиз генә: безнең әни күп йөргән, күп күргән
кеше буларак, аның сөйли торган кызыклы, куркыныч, бигрәк тә җеннәр
турындагы хикәяләре бик күп иде! Ул сугыш вакытында керәшен кызлары
белән бергә совхозда тракторда эшләгән. Әни хикәяләренең күпмеседер
безнең авыллар ишетмәгән, сөйләнмәгән, шул кызлардан ишеткәннәр
иде. Безгә кич утырырга башка урамнардан да киләләр. Әни барысын да
авызына каратып тора иде: «Бервакытны бер авылда бер хатын бәбигә
авырган, ди. Өйдәге ир-атларны мунчага чыгарганнар. «Торып торыгыз
шунда, бәби тугач әйтербез», – дигәннәр. Өйдә бәби табучы белән кендек
әби генә калган. Әтисе белән малае бик җылы булмаган, суына барган
мунчада утыралар икән. Үзләре шикләнәләр дә икән. Мунча бит, вакыт соң,
төнге сәгать уникеләр тирәсе! Җеннәрнең кайнаган вакыты. Бервакытны
мунча ишеге ачылып китмәсенме! Кочагына бик күп китаплар күтәргән,
мунча түшәменә башы тияр-тимәс озынлыктагы берәү ла-ла-ла дип китап
укый-укый килеп тә кергән, ди. Ләүкәдә утырган әтисе белән улы куркудан
бер-берсенә чытырдап ябышканнар. Тәрәзә төбендә сукыр лампа булган,
Ходай рәхмәте! Шунда мунча тәрәзәсен шакып, кендек әбинең: «Кайтыгыз,
малаең туды!» дигән тавышы ишетелгән. Шул арада теге китап укучы ла-
ла юкка да чыккан».
Кич утырганда, әнинең әкиятләрен тыңлап утырган әти, мин
китапханәдән китаплар күтәреп кайтсам: «Әнә, Ла-ла кайтты!» – дия
торган иде. Без әтинең күз карашыннан курка идек. Аның зәп-зәңгәр күзе
миңа үтәкүренмәле кебек тоела иде. Яшь чакта матур кеше булгандыр дип
уйлыйм. Кап-кара чәчле, зәп-зәңгәр күзле, туры борынлы кара-кучкыл
йөзле кеше иде. Менә шул зәңгәр күзле карашы куркыта иде безне. Әти
безгә кул күтәрмәде, матчада тәрбия чарасы булып, сыек чыбык эленеп
торса да. Ләкин алты бала үскән гаиләдә без аның беркайчан да исерек
чагын күрмәдек. Беркайчан да әни белән сүзгә килеп, безнең күз алдында
әйткәләшкәннәре дә булмады. Андый хәлләр безнең гаиләгә хас нәрсә түгел
иде. Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәделәр. Без алты бала әле барыбыз да якты дөньядабыз. Иң олылары – мин. Туганнарым
әйбәт яши. Әни әйтә торган иде: «Кешеләр миннән балаларыңа нинди
хәер-дога кыласың син, синең балалар барысы да бик тәүфыйклы, игелекле,
диләр». Ул шулай дип, бездән риза-бәхил булганын сиздереп куя иде. Менә
хәзер инде оясында ни булса, очканында шул булыр дигән мәкальне искә
төшерергә була.
Шунысын да искә алып китим әле: безнең әти белән әни иркәләүгә,
мактауга бик саран иде. Ул авыл кешесенең баласына артык нечкә күңелле
булуын күрсәтергә оялуыннан килә торгандыр дигән нәтиҗә чыгардым әле.
Тормышта шундый булса да, әни хатларында ул сүзләргә иркенлек бирә
иде. «Кызым, балакаем, бала җимешем» дигән сүзләрен үземә әйтмәсә дә,
хатларында укып елый идем.
Мин бит – авыл баласы. Бәләкәй чакта бик тиз үсәсе килү миндә дә
бар иде. Үсеп җитәргә дә дөнья күрергә! Бер дә таныш булмаган, бераз
куркыткан дөньяга чумасы килү теләге күпләрдә булгандыр. Ә менә кай
тарафка китәргә? Кая... Юл күрсәтүчеләр бармы?..
*Дәвамы бар
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев