Мәрьям ана (хикәя)

Гозер

“Урамга чыгасым бар!” – дип, Мәрьям әби, үзе әйтмешли, “таза, паратный” матур киемнәрен: аклы чәчәкле күлмәген, чигүле камзулын, мич башыннан ап-ак йон оекбашларын алып киде, чигүле калфагы өстеннән, ак яулыгын башы белән бәйләде, чүни галошын элде. Оныклары Хәлимә белән Камил аны капка төбендә көтеп тора иде инде, ике ягыннан җитәкләп алдылар. “Әби, кая барабыз?!” – дип сорады Камил. “Хәзрәтләргә, улым, хәзрәтләргә!...” Юлда очраучылар: “Ни хәлләрең бар, Мәрьямәттәй?!” – дип барысы да сәлам бирәләр, кочаклап күрешүчеләр дә байтак. “Аллаһка шөкер, җаным, Аллаһка мең шөкер!” – дип җаваплый ул. “Әби, сине бигрәк яраталар, име!” – дип пышылтады Хәлимә, аның кулын тагын да кысыбрак тотып. Фазылҗан хәзрәт аллы-гөлле татар бизәкләре белән нәкышланган капкасыннан каршыларына үзе килеп чыкты. Мәчеткә юнәлүе икән.

- Әссәламегаләйкүм, Мәрьям, ни хәлләрең бар?! Әйдүк, нинди җилләр ташлады?!

- Вәгәләйкүмәссәлам, сиңа бик зур йомышым диимме, гозерем, амәнатем бар, хәзрәт. Нәрсәдән башларга да белмим.

- Бисмиллаңны әйт тә, Аллаһка тапшырып, уеңны уйдырып сал, аңлашырбыз.

- Ике сүз белән генә аңлата торган нәрсә түгел...

- Әйдә, өйгә керәбез.

- Сине кире бормыйм инде. Озак тоткарламаска тырышырмын. – Мәрьям әби, эскәмиягә утырды да, көрсенеп куйгач, сүзен дәвам итте. – Мелла, үзең дә күреп торасың, яшем бара, инде тугызынчы дистәне ваклыйм. Ахирәт сәфәренә китәргә вакыт җитте.

- Анысы бер Аллаһ кулында, барыбыз да Аллаһтан килдек, аңа кайтарылырбыз.

- Мин дә шулай дим. Кыскасы: мине Чулпан зиратына күмәрсез, яме! Рөхсәттер бит?! – ул өмет, курку һәм сагыш тулы күзләре белән хәзрәткә төбәлде.

- Иии, Мәрьямкәем, шул гынамы?! Мин берәр хәвеф-хәтәр бармы әллә дип торам. Рөхсәт сорап тора тагын... Авыл уртасында һәйкәл куярлык кеше!

- Марҗагамыни?!

- Сиңа! Авылыбызда 40 ел шәфкать туташы булып эшләгән, тырыш һәм фидакарь хезмәте, кешелеклелеге белән олысы-кечесенең күңелен яулаган, күпләрнең кендек әбисе, “шәхси бырачы” булган, менә дигән җиде кыз тәрбияләп үстергән, “Хезмәт ветераны”, “Ана даны” медальләренә лаек Мария Шустрикова – Мәрьям Гыйззәтуллинага! Син бит гомер буе авылыбызның ак халатлы фәрештәсе булдың. Хәзер ак яулыклы ак әбисе!

- Һәйкәл түгел, зиратта газиз ирем янәшәсендә өч аршын җир генә сорыйм, хәзрәт. Балаларга кабер ташыма: “Рәхимулланың хәләл җефете Мәрьям” дип язарга куштым. Амәнәтне берүк исеңнән чыгарма, яме.

- Бары-югы өчен борчылма, бу якты, матур, рәхәт дөньяларда һәр туган көннең кадерен белеп, рәхәтләнеп яшибез әле, Алла бирсә!

- Димәк, рөхсәт?!

- Әлбәттә, әлбәттә! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, якыннарыбызның исән-имин, дөньяның тыныч, күкләребезнең аяз булуын, уйламаган җирләрдән хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар, иманга өнди торган дуслар насыйп итсен, ярабби...

“Элеккеге парторг мулла булды”, - дип, никадәр генә көләргә маташсалар да, Аллага шөкер, мәчет ачкычы ышанычлы кулларда. Чулпан халкының җаны һәм рухы белән чиста күңелле, олы йөрәкле, булдыклы имам, асыл ир эш итә. Раббыбыз үзенә ярдәмче итеп ни җитте кешеләрне алмый шул!” – дип уйлап, карчык җиңел сулап куйды. Гәүдәсендә кошлар сыман очу теләге кузгалган иде, җәһәт кенә урыныннан торып, оныкларын янәдән җитәкләде дә:

- Әйдәгез, бабагызның хәлен белеп кайтабыз, - диде. Аннан капыл гына:

- Юк, үзем генә бара торам. Сез әниегезне алып килегез, яме, - дип өстәде.

Балалар өйгә таба йөгерделәр.

Әрвахларга – дога

Әкрен генә атлый торгач, зиратка барып та җитте. “Әссәламу галәйкүм әһләддийәри минәл-муэмининә үәлмүслимүн, үә иннә иншәАллаһу ләләһикун, әсәлүллаһә ләнә үә ләкүмүл-гафийәһ” (Мөэминнәр һәм мөселманнар булган кабер әһелләренә сәлам булсын! Хакыйкатьтә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Үзебезгә һәм сезгә Аллаһтан иминлек сорыйм.) - Догасын кылгач, алга узды. Каберләр янында тукталмый булмый. Ярты авыл монда! Барысы да таныш! Ташларында исемнәре, аталарының исемнәре, фамилияләре, туган һәм үлгән көне, ае, елы язылган. Уртасында – сызык. Менә шул сызык – тулы бер кеше гомере. Һәркайсы турында истәлекләр, хатирәләр саклана аның күңелендә. Яхшы сүз белән искә алсаң да, ияләренә дога булып барып ирешер, ди.

Кара: Бибикамал Хәернас кызы белән Нурулла Зәкиулла улы бер чардуган эчендә яталар икән. Бик матур пар булып истә калганнар. Бибикамал апа бер аягына аксый, Нурулла абый сугышта бер кулын өздереп кайткан. Шул килеш тә сыңар кулына чалгы элеп куеп печән чапты, утын кисте, такта ярды, ат белән районнан ипи ташыды... “Мин гарип”, – дип һич өйдә утырмады. Бибикамал апа өен шулкадәр матурлап киендереп, чиста тотты. Язга керүгә иң беренче булып ул өй юар иде. Яңа елны урам ир-атлары аларда, хатын-кызлар күршеләрендә каршы алалар иде. Гөжләп торган самоварны чанага утыртып, клоун булып киенеп, урам әйләнгәннәрен онытырлыкмы?! Бибикамал апа авырткан аягы белән тып-тып басып бии, Мәрьям: “Бибикамал, агыңны бетерәсең бит, алай каты басма!” – ди. Тегесе: “Бетсен, барыбер пенсия бирмиләр!” – дип, тагын да очынып бии башлый. Элекке кешеләр белән бик күңелле итеп бергә яшәлгән инде шулай.

Монысы – Рәзинә Хөҗҗәт кызы – Чулпанның иң укымышлы кешесе, галим кабере. Гомер буе укыды да укыды. Районда рус классында унынчыны бетергәч, университетка барып керде, трамвайлар юа-юа эшләп, укыды. “Яхшы укыйсың,” – дип, шунда аспирантурага алып калдылар, Мәскәүгә барып та укыды. Гомер буе фәнни шәһәрчектә бер бүлмәле фатирда яшәде. Кияүгә дә чыкмады. 55 яшендә докторлык диссертациясен яклады, гомер буе ал-ял белмичә укытты. “Студентларым, студентларым!...” – диде. Калдылар ул студентлар... Әлләнинди чирләр белән тәҗрибәләр ясап, үзенә йоктырды бугай, каты авырый башлады. Аны соңгы көннәрендә туганнары карады. “Рәхмәт табибларга 11 ай гомеремне озайттылар”, – дигән. Шулкадәр укуының җимешен татый алмады. 56 яшендә гүр иясе булып куйды. Дөрес, кеше күп килде, чәчәкләр белән күмделәр. Әнисе ул үлгәч: “И, балалар, ярый сезнең атагызга кияүгә чыкканмын әле. Сугышта үлгән Әхмәтшама тугрылык саклап, Рәзинәмне генә кочаклап калган булсам, Сабирга чыгып, тагын алты бала тапмасам, менә нинди ачы язмыш – картайган көнемдә ялгызлык көтәсе булган,” – дип, кат-кат кабатлап, елады.

Алда – Әгъзам Кыяметдин улы кабере. Өстен кәҗә сакалы баскан, балаларына хәбәр итәргә кирәк булыр. Авылда аның турында да кызык хәлне еш искә төшереп сөйлиләр иде. Бер кашык су белән йотардай чибәр Мөсбирә апа ямьсез ир белән гомер итте. Элек бит кызга егетне күрсәтү булмаган. Димләгән чагында аның ата-анасына күрше авыл Сабирҗанны күрсәткәннәр, тегеләре ризалашканнар. Кияү егете булып Әгъзам барган. “Бу түгел иде бит!” – дип, өйләренә кертмичә дә маташканнар, тик “Вәгъдә – иман, кияүне кире борырга ярамый”, – дип ризалашырга туры килгән. Шундый матур карчык иде Мөсбирәттәй, аннары, кызлары Казанга алып киттеләр аны.

Үлем кешенең яшен сорап тормый. Мәдинә Фәләк кызы 18 яшендә юл фаҗигасендә вафат булды. Өрлектәй Фәрит Сәләхетдин улын 21 яшендә солдаттан табутка салып алып кайттылар. Кара: яшь кыз белән егетнең каберләре янәшә туры килгән икән.

Рабига Мөбарәкша кызы. Нихәлләрең бар, ахирәткәем?! Авылның иң җор тел бистәсе идең инде түлке. Хәтерлисеңме, беркөнне мин телевизордан яңалыклар караганда килеп кердең. Сиңа игътибарым азрак булгандыр бәлки. Дәшмичә, шактый утырдың да: “Бигрәк каты акыртасың урысларны, син моны аңлап карыйсыңмы соң?!”- дип сорадың. “Бәтәч, Рабига, аңламый тагын, минем үз телем бит ул!” – дигәч, авызыңны учың белән тотып, чыгып йөгердең. Күземә күренергә шактый оялып йөрдең әле аннары.

Җамали Баязит улы. Кабер ташы аварга тора, кияүгә әйтеп, рәтләттерергә, чардуганын да буяттырырга кирәк булыр. Чирек гасыр гомерен рәшәткә артында утырды ул. “Төрмә кошы” булса да, аның турында начар сүз әйтә алмый. Кешелеклелек сыйфатлары барыбер бар иде анда. Яшүсмер вакытта Хәдичә әбисен бик яратты. Хасталанып урында ятканда, хәстәрләп, соңгы юлга озатуда өлеше зур булды. Төрмәдән кайткач, каберен эзләп табып, таш та урнаштырды әле. Иреккә чыккан саен, нәрсәдер майтарып, яңадан зинданга ябыла иде шул. Соңгы тапкыр кайткач, бик тырышып, тырмашып, яшәргә омтылды: тавыклар, кәҗә асрады, бәрәңге, яшелчәләр утыртты. Иске өен торгызырга маташты, сулар кертте. Авыл халкы аннан курка иде, Мәрьям курыкмады. Эчеп йөргән чакларында да кешеләргә зыяны тимәде, урлашмады, өс-башын чиста тотты. “Ник эчәсең ул аракыны?!” – дип акыл өйрәтә башласа, “Мәрьям апа, тиргә, ныграк тиргә мине! Яшәүнең кызыгын тапмыйм, тормышым бер дә алга бармый бит...” – дияр иде. Киңәшләр бирә, кайнар мич ашларыннан да өлеш чыгара иде мескенкәйгә. Җанына урын таба алмады. Өендә ис тиеп үлеп китте.

Миңлебикә Шәрифулла кызы белән Хикмәтулла Хәсән улы да бер чардуган эчендә яталар. Боларны искә төшергәч, Мәрьямнең күзенә яшьләр килде, рәхмәт хисләре ургылып чыга башлады. Чулпанда иң беренче танып белгән кешеләре, гомерлек остазлары шулар бит инде. Икенче әти-әнисе, дисәң дә ярый. Аларны догасыннан бер дә калдырмый ул. И, үткән гомерләр, искә төшсә, ис китәрлек...

Иманлы бала

Аны, медицина училищесын яңа тәмамлаган рус кызын, юллама белән татар авылына эшкә җибәрделәр. Миңлебикәттәй белән Хикмәтулла картка фатирга керттеләр. Ул, иң беренче эш итеп, үз бүлмәсендәге почмакка Изге ана Мария иконасын элеп куйды. Моны күргәч, хуҗабикәнең коты очты. “Әстәгъфирулла, Әстәгъфирулла!” – дия-дия, тизрәк ирен чакырды. Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән ветеран, беренче төркем инвалид Хикмәтулла, яу кырында өйрәнгән бөтен “урысча“сын кушып, кызга сүз катты:

- Ни, дучинка, вот ты веришь, чту вут эта, тәре, әй аты коргыры, сурәт, әйем лә, убраз, чту тебе памагать будет? Шушы җансыз рәсем сиңа ярдәм итә дип ышанасыңмы?!

- Это – Икона Святой Марии – Матери Сына Божьего Иисуса Христа! Меня тоже назвали в её честь. Она всю жизнь висела у нас дома. Мама каждый день молилась смотря на неё! Получив с войны похоронку о смерти папы, мы с мамой вместе плакали держа в руках эту икону! Святая Мария спасла нашу деревню от пожара! Когда сгорели три дома, мама просто взяла в руки эту икону и стала бесперестанно молиться. Огонь отступил. Мама мне всегда говорила: “Если возникнут трудности, обратись к Ней, Она тебе обязательно поможет!” Наше село, и могила матери оказались под водой, после постройки ГЭСа. Это единственная и самая дорогая вещь, что уцелела из нашего дома. Вокруг меня больше никто не должен погибать! Я поклялась Богу, поэтому решила стать фельдшером. Людей буду лечить с душой и молитвами. Вот вам – крест! – кыз, өч бармагын бергә тотып, чукынып күрсәтте, кофта изүеннән муенындагы тәресен тартып чыгарып, үбеп куйды.

- Чү, дучинка, чү! Латны, латны, чумаданыңа гына спрәч, дим бит. Муеныңда тавык тәпиең дә бар икән әле, җитмәсә. Ииии, балакаем, эшли алырсың микән инде син безнең авылда. Тижуло тебе придется, тижуло в нашей диривне.

Бу хәлләрне, бер сүз эндәшмичә, ишек кырында тыңлап торган Миңлебикәгә карап, өстәп куйды:

- Карчык, моның иманы нык, нияте изге, гамәлләре ихлас күренә.

- 99 күркәм исеме булган Аллаһы Тәгалә – бер һәм бердәнбер, аңа гына ышанабыз, аңа гына табынабыз. Ул арадашчыларны, ширек кылуны бер дә яратмый, – диде әби, әстәгъфирулласын кат-кат кабатлап.

- Әйе, бөтенебез дә – аның коллары, Адәм белән Һәва балалары. Диниләр уртак тел таба, денсез булмасын бәндә! Кыйбла – изге эшләр ягында! Әйдә, тамырдан кисмик, бик тирәннән торып, сак эш итәргә кирәк монда, карчык! Калсын бездә. Ятимә дә икән бит. “Туган авылым, әнинең кабере су астында калды“, - ди. Эх, Мария, Маруся, Марҗый, Мәрьям, синең сурәтең белән бер түбә астында яшәргә туры килә болай булгач! Ярар, Изге кыз белән күз кысышып аңлашырбыз инде, хәерлегә булсын, – дип шаяртты хикмәтле Хикмәтулла карт.

Бергәләшеп әйбәт, тату, күңелле яшәделәр алар. Марияне үз кызларыдай якын күрделәр.

Миңлебикә абыстай

Миңлебикәттәй Коръәнне су урынына эчүче, мең дә берне белүче “әпчи карчык” булып чыкты. Авыл башындагы Кирәмәткә (бу серле урынны борын-борыннан әби-бабайлар үз итә, бик ераклардан да кайталар) дога кылырга йөри. “Догалар, теләкләр, әфсеннәр им-томнар – сәламәт һәм бәхетле тормыш ачкычлары!” – дияргә ярата иде ул. Тирә-юньдә дан тоткан имче, күпләрнең кендек әбисе, мәетләрне юып, кәфенләп соңгы юлга озатучы, авыруларны таң сулары белән өшкерүче, “корт салмасы” басучы... Яз көне җитүгә бөтен урам баласын яңа чыккан чирәмгә яткырып әвәли. Шулай иткәндә җирдән көч-куәт иңә һәм ул сине бу елны үз куенына ала алмый, имеш. Очан – эч авырту чиреннән уклау белән оста имли. Эч китүен артыш җиләге я кара җиләк саркындысы белән дәвалый. Әфсене дә истә калган:

Артыш эчерәм – ары кит,

Җиләк эчерәм – җилеп кит,

Авыру булса – чыгып кит,

Өшш-ш-ш!

“Шина куыру” йоласын башкарганын да берничә тапкыр күзәтеп торганы булды. Тәпи китә алмаган балаларны, ипи салган көнне, ипи көрәгенә бәйләп, өч тапкыр мичкә тыгып ала иде . “Тышау“ларын кисеп җибәргәч, тегеләре тып-тып атлый да китә. Сабыйларга куркулык та коя. Шулай бервакыт, үзенең дә Гөлнисасын ата каз талап, кызы тотлыга торган булып калды. Әби, аларны чакырып кертте дә, анасы алдында утырып торган балага үз әфсеннәрен, догаларын әйтә-әйтә башлады:

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез, тугыз –

Туфракка булсын. Тфү!

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде, сигез – сибелеп китсен!

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,

Җиде – җилгә китсен!

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты -

Атаманнарга булсын!

Бер, ике, өч, дүрт, биш – бизеп китсен!

Бер, ике, өч, дүрт – дустергә булсын!

Бер, ике, өч очып китсен!

Бер, ике – иңеп китсен!

Бер – берлексез кайтсын!

Минем кулым түгел,

Гайшә-Батман кулы. Тьфү!

Бетсен-китсен!

Аннары, плитәдә махсус савытта эреткән кургашынны, чүмеч белән суга салгач, ул чаж итте, зурайды. Аны җиргә күмеп куйдылар. Бала теттереп, тотлыкмыйча сөйләшә башлады, рәхмәт төшкере.

Тагын бер вакыйга йөрәгенә уелып калган Мәрьямнең. Алты ел бәбигә уза алмыйча йөргән Мәрфуганың тулгагы башлануын зәмһәрир суык кышта җиде төн уртасында килеп әйттеләр. Күрше атын җигеп, район үзәгенә юл тоттылар. Бала көтәмени ул сиңа! Өч чакрым да китеп өлгермәделәр, пелт итеп килеп чыгып, кычкырып елап җибәрде! Үзенең күлмәк итәген ертып, бәбине биләүгә бәйләде дә, кайры туны астына, күкрәгенә кысты Мәрьям. Тик яшь ананың хәле мөшкел: кан ага, соңгылык төшәргә уйламый да... Бүлнискә юл ерак. Нишләргә инде?! Шунда Мәрьямнең күз алдыннан Миңлебикәттәйнең йөзе чагылып узды. Йөзләгән баланың кендек әбисе берәр әмәлен табар әле. Кире борылырга кирәк. “На, бахбай, әйдә! Түз, Мәрфуга, түз, җаным!”... Чаптырып кайтып керделәр. Миңлебикәттәй тәшәһһүд намазы укып утыра икән, эшнең нидә икәнен шундук аңлап алды. Аһ-уһ килгән хатынны түрдәге караватка бергәләп алып кереп салдылар. Аның янында төне буе мәш килделәр. Ниһаять, хатынның соңгылыгы төште. Берничә минуттан, ул баласын күрсәтүләрен сорады. Нарасый, әнисенең күкрәген тоюга, чолт-чолт итеп имәргә дә кереште. Ана бәхетле елмайды! Урррра, тормыш дәвам итә! Мәрьям үзенең соры оеклары өстеннән кигән зәңгәр бумажи ыштаннан басып торуын шунда гына абайлады. Көлсәң, көл, еласаң, ела. Миңлебикәттәй аңа үз күлмәген кигертте. Ә Мәрфуга кызына Мәрьям дип исем кушты. “Кендек әбиләре” хөрмәтенә кызларын алай дип атаучылар авылда байтак.

Миңлебикәттәй җәй көнне урманнан кайтып керми, чормада һәрчак капчык-капчык шифалы үләннәр, кипкән җиләк, шомырт эленеп тора, ә кышын алар авылдашларын дәваларга тотылып бетә иде... Бик кызыксынганын күргәч, Марияны да ияртеп алып бара башлады. Адым саен өйрәтә. “Чәй – үлән, аңа ник акча әрәм итәргә. Мәтрүшкә, бөтнек, миләш, үги ана яфрагы, карлыган – бу үсемлекләрнең җимешләрен, чәчәкләрен, яфракларын, сабакларын киптерәсең дә, капчыкка тутырып куясың. Менә сиңа – бик тәмле чәй!” – ди. Бөтнек ашказанына, йөрәккә ныклык бирә, азыкны эшкәртә, эчтәге газларны чистарта, тирләтә, бәвел ясый, җенси дәрткә куәт өсти икән. Аны ашка кушып ашарга да була, хуш исле итә аппетитны ача. Тузганак – ут чәчәге – витаминнарга, тозларга, углевод кебек матдәләргә бай. Яр буйларында күпләп үсүче үги ана яфрагы ашказанын төзәтер. Куәт бирер. Бизгәккә һәм ютәлгә файдасы күп. Җәрәхәт өстенә япсаң тиз төзәтә...

Ә Мария, үз чиратында аны һәм авыл халкын гөмбә җыярга, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә өйрәтте. Тәнгә иң зур шифа бирүче бу ризыкларны татарлар ник моңа кадәр үз итмәгәннәрдер, әле хәзер дә аңламый Мәрьям.

Уртак тел

Үзе ябык кына, бөтерчек кебек, бик ачык, аралашучан, уңган, булган, эшчән, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга торган, батыр йөрәкле шәфкать туташының даны тирә-юнь авылларга да бик тиз таралды. Беркөнне яшьләр клубта да аның турында уртага салып сөйләшкәннәр.

- “Татар әйбәт булса да, марҗа матур сөяргә”, – дип җырлаган безнең зимагур бабай. Марҗаның да бар җаны, әллә нинди генә сөйкемле сөяге бар шуның. Егетләр, әллә Марияны озата кайтасы инде бүген?! – дип сүз башлаган мут Галәви.

- Синең кебек кара чутырларга әйләнеп тә карамый ул! – дигән аңа күз атып йөргән Рузалиясе.

- Ягез, гайбәт сатмагыз, “Коня на скаку остановит, в горячую избу войдет!” – дип шундыйлар турында әйтәләрдер! Беркөнне каланча чатында ат өстемә менә дип торам. Район ягыннан җилдереп кайтып керде, авыру илтеп куйган икән. Уңдык дуктырдан. Марияга бөтен авыл сокланып, ышанып карый хәзер, – дигән Фазылҗан.

- Әйе, тешем сызлагач, бүредәй уладым, чыдый алмагач, төнлә өенә бардым. Бернинди укулсыз-нисез тартты да чыгарды бармак башы кадәр азау тешен. Черек юкә тактасыннан күгәргән кадак алгандай гына суырды да атты. Рәхмәттән башка сүз юк, – дигән Вазыйх.

- Ә минем эчкә басып кына карады да: “Үт куыгыңа таш тулган, операция кирәк!” – диде. Казанга баргач, бүлнискә кергәнием, әллә ничә кабинетка йөрттеләр, әлләниткән аппаратлардан карап бетерделәр, алдылар җиде-сигез төрле анализ. Шуннан соң гына әйттеләр үт куыгы эшләмәгәнен. Ә Мария кешене үтәли күрә бугай. – Монысы Югары Оч Галимҗан сүзләре.

- “Корчаңгың юкмы, кордаш?!” Хәзер көлеп искә алсаң да була, мин армиядән корчаңгы ияртеп кайткан идем бит. Ябага койган сыер сыман, теләсә кая ышкынып, кашынып аргач, оялып кына Марияга бардым җирәнеп тә тормады, эскәккә мамык урап, күкерт мазен лычкылдатып сылады бер атна буе. И, бетте шуннан, - дип кыстырып куйган Шәвәли.

- Мәктәп балалары аны “Витамин апа” дип көтеп торалар. Витамин, антиструмин ашата, балык мае эчертә, прививкалар ясый. Иң кирәкле темаларга “беседкалар” үткәрә, - ди икән укытучы Ильмира Саматовна.

- Ә беркөнне персидәтелгә беләсезме нәрсә дип әйткән: “Төшегез машинагыздан, бу корсак-абруегызны шиңдерергә, җәяү йөрергә кирәк. Күп, майлы, баллы ашап чирлисез, Наил Хәкимович, хәрәкәттә – бәрәкәт, әллә нинди югары дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, физик хезмәттән чирканмагыз, җәен бакчада эшләгез, кышын кар көрәгез. Чир кешенең дәрәҗәсеннән курыкмый”, – дигән. Хатыны елап: “Бирән зәхмәте кагылган бугай, шикәр чире – диабетны шулай дип атыйлар бит. Күпме ашаганын белми. Нишләтик микән?” – дип медпунктка кергән булган. Мария белән икәүләшеп, әрем, акбаш үләннәрен, башка даруларны бик вакытлы эчерделәр. Эченнән бик күп корт коелган. Наил абзагыз иртәләрен торып йөгерә башлаган хәзер, - дип, Шәвәли тагын үзенекен кыстырып куйган.

- Яшь кенә булса да, ышандыру көче гаять зур. Мин, әти үлгәч, нервларым какшап, шактый аңгыраеп йөрдем. Мария өйгә килде. Күземә туры карап: “Кешенең гаҗәеп мөмкинлекләре бар, ул үз көчен белми генә! Менә без өчәү – табиб, син, чир. Кайсыбыз белән ныграк дуслашсаң, җиңү шул якта булыр!” – ди, малакаем. Чын фәйләсүф диярсең! Татарчаны сиңа-миңа караганда әйбәтрәк сукалый, без белмәгән татар халык мәкальләрен дә куллана ул хәзер, – дигән Гөлчирә.

Авыл халкы белән уртак телне тиз тапты шул, аны барысы да үз иттеләр...

Өй салуның ние бар

1954 нче елда ул Рәхимуллага кияүгә чыкты. Ыспай киенгән, бөдрә чәчле, аның артыннан бер адым да калмыйча ияреп йөрүче тракторчы егет үҗәтлеге, юашлыгы белән җәлеп иттеме шунда. Аңа бөтен шартын туры китереп, мулладан Мәрьям дип исем куштырдылар, никах укыттылар. Хикмәтулла карт үзе укыды.

- Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-Ллааһ, әшһәду әннә Мүхәммәдәр-расүүЛлулаһ. Кабатла, Рәхимулла.

Егет авыз эченнән нәрсәдер мыгыртанды. Чират яңа гына Мариядан әверелгән Мәрьямгә җитте.

- Ашхаду ляля иляля. Мухаммед расуляля. А что я сказала? – Аның күзеннән яшьләре мөлдерәп ага иде.

- Кияүгә чыкканда әйтелергә тиешле иң кирәкле сүзләрне әйттең, кызым. Бәхетле булыгыз!

Авыл советына барып, язылышып кайттылар. Кайнанасы Нәкыя белән яхшы мөгамәләдә булдылар, балаларны үстерешергә ул булышты. Аның ике тәрәзәле өе ишле гаиләгә бик тар иде. Йорт салу турында сүз чыкты.

- Бөтен авылга булышасың, бар, персидәтелгә кер, агач сора, - диде Рәхимулла.

- Синнән узып йөрмәм инде, ирләр эшенә тылкышып.

- Сора, диләр сиңа! Минем аның белән борчак пешмәгәнен бик яхшы беләсең бит. Ә сиңа каршы килә алмый, малаен үлемнән алып калдың! Түләсен!

Ике атна элек кенә, төнге икедә аларның ишекләрен дөбердәттеләр. Авыл егетләре икән, котлары очкан, дер-дер киләләр, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйлиләр:

- Мәрьям апа, анда Рәсимнең башы тишелде, синсез булмый.

- Гөрләп кан ага, нишләтергә белмибез.

Шук егетләр, төнлә кызык ясап, су буенда яңа буралган бураны авыл уртасындагы мәктәп янына күчереп салганнар, Рәсим, шамакайланып, бура өстеннән йөргән, аягы таеп, егылып төшкән, башы ташка туры килгән... Ыңгырашып, кан эчендә ята иде. Әти-әнисе санаторийда, авылдагы бердәнбер УАЗикны да үзләре белән алып киткәннәр. Башын бәйләде дә, күрше атын тагын үзе җигеп, район үзәгенә бүлнискә алып китте аны Мәрьям. Операция беткәнче көтеп утырды...

Бирде рәис делянка. Аны да ире белән икесе кистеләр. Авыл тулы ир-ат, ник өмә ясамаганнардыр инде. Кешеләргә ялынырга бер дә яратмады шул Рәхимулла. Бөтен авыр эшкә Мәрьямне өстерәп йөрде. Нихәл итәсең. Ярар, аның каравы алты почмаклы йорт бик мәһабәт килеп чыкты! Тәрәзәләргә Хикмәтулла карт ясап биргән челтәрле йөзлекләрне элгәч, капкага пар күгәрченнәнрне беркетеп куйгач, йорт тагын да ямьләнде.

Күгәрчен гөрлидер

Баласын уятырга.

Әле дә ярый сез дуслар бар,

Күңелне юатырга!

Чулпан таңны уята

Чулпанлыларның капкалары басып ача торган патрон механизмлы, һәркайсының тавышлары үзгә. Барысының да тавышын ерактан таный Мәрьям. Бүген дә иртән-иртүк чыгып, сыер саварга абзарга кереп баруы. Әнә Маһруйбикә капкасы шыгырдады, иртән-иртүк, көянтә-чиләген асып, чишмәгә юнәлә инде ул. Бик пөхтә, чиста карчык. Кияүгә чыкмаган кыз-әби. Чиләгеннән берәүгә дә су эчәргә рөхсәт итми. “Теләсә кем тоткандыр, кайда гына аунатмаганнардыр”, – дип, ипинең кыртышын кисеп куеп, эчен генә ашый, аш өстәлен әлләничә кат сөртеп ала. Атнакич саен су буеннан ком алып кайтып, я бөтен кашаякны (савыт-сабаны) чиләкләргә, ләгәннәргә тутырып, шунда елгасына алып төшеп, ком белән ышкып юа. 70 яшен тутырган көнне Мәрьямне өенә ашыгыч чакыртып алды. Кырык эшен, кырык якка ташлап, тизрәк барып җитсә, әби өй уртасындагы сиртмәле караватта утырып тора.

- Мәрьям, янымарак кил әле. Синнән дә ышанычлы, якын кешем юк. Игътибар белән тыңла. Менә тимер караватны чормадан алып төшеп, монда урнаштырдым. Үлгәч, шунда салырсыз мине, яме. Ятып карадым, сыям. Үлемтеккә дигән әйберләрне монда хәстәрләп куйдым, – дип, сандыгын ача башлады.

- Әй, Маһруйбикәттәй, 100гә җитәсең әле син! Калган 30 ел гомереңне шундый уйлар белән үткәрерсеңмени?! Ярар, аңладым мин сине, – дип көлгән иде.

Әнә Ханнарның капкасы зеңгертәде. Малайлары белән иртәннән шабашкага кузгалуларыдыр. Чулпан кешеләре беркайчан да акча юк, дип әйтмәгән, кул кушырып утырмаган, авырлыклар алдында җебеп тормаган. Һөнәрле булган, итеген баскан, тегү теккән. Үстергән бәрәңгесен, суйган малын Казан базарына алып барып, чатнатып саткан.

Чү, үз капкалары зырылдап ачылды түгелме?! Таң атмас борын кем йөрер?! Күпер асты Сабирҗан икән, мөртәт. Тагын “похмель”дәндер инде! “Мәрьям апа, кыяры кирәк тә түгел, суын гына салып бир, ә!” – дип басып тора. Аларның оялдында һәрчак мичкәсе белән гөмбә, кәбестә, кыяр, помидор утырганын бөтен авыл белә шул. Чиләген болдыр башына куеп торып, стакан тутырып, тозлы кәбестә суы салып бирде инде.

Кичә кичтән күрше Хәерниса аны салам бурлыгына алып барган иде. “Син, җаныкаем, салам урлый, биштәр бәйли белмәгән килеш, Чулпанда ничек гомер итмәк буласың?!” – дип, ачулана-ачулана, эскертнең яртысын диярлек салып бәйләп, аркасына кигертте. “Аяклы салам кибәннәре”, үзара көлешә-көлешә, йөгерә-йөгерә, начылый кайтып җиттеләр. Өйгә кергәч тә, гәүдәсе алга сөрлегә иде әле. Рәхәтләнеп гырлап йоклаган иренең кочагына кермәкче иде дә, тегесе: “Сап-салкын кулларың белән кагылма миңа”, - дип, борылып ятты. Һаман тормады бит әле ул. Әнә башкаларның ирләре, хатыннарыннан алдан чыгып, лапас чистартып керә. Әй, ярар, йокласын, көне буе шул калтырчасында утырып йөреп, билләре дә авырта башлады... Улак янындагы йөген яңадан күтәреп караган иде, урыныннан да кузгата алмады. Ничек күтәрде икән моны кичә?! Шаккаткыч! Абзардагы “ләпәшкәләрне” кырып атты. Сыерын бер кат шапылдатып сөеп алды, имчәкләрен озаклап юды. Ак сөлге белән корыткач, вазелин белән сылап куйды да, саварга утырды. Чаж-чож, чаж-чож. Потлы чиләктәге ап-ак сөт, күбекләнеп, артканнан-арта бара. Ниһаять, мөлдерәп тулды! Һай, рәхмәт төшкере, “Карлыгач”! Сыйлы көнең – сыер белән, дип юкка гына әйтмиләр инде! Тизрәк өйгә керергә кирәк. Кичтән камыр куйган иде, күәс чиләге ташып утыра торгандыр. Хәзер ипи салып җибәрер... Медпунктка иртәрәк барып, мичкә ягасы, суын чиләкләп ташыйсы, шприцларны кайнатасы бар. Санитарка Хәлимә, ике көнгә сорап, Казанга кызларына кунакка китте. Дистәләгән авыру укол көтә. Күрше авылга балаларга дифтериягә каршы прививка ясарга да бүген барырга кирәк. Аллага шөкер, ике меңнән артык кешеле торак пунктында ул яман чирдән бер генә баланың да үлгәне юк.

Авыл фельдшерының никадәр тынгысыз, җаваплы, алсыз-ялсыз хезмәт икәнен шушында үзе эшләп караган кеше генә аңлый ала. “Үзебез сайлаган язмыш, үзебез сайлаган ярлар!” – диярсең. Ярар, зарланмасын әле, зарланганга – зар ябыша, шөкер итсәң, бәрәкәт арта, ди. Шөкер, шөкер, мең шөкер тормышлары.

Йола

Мәрьям, мичкә якты да, тиз генә кабартмалар пешереп алырга булды. Бүген әнисенең үлгән көне, таба исе чыгарырга, әйтеп ашарга кирәк. Тагын ишек шакыдылар. Иртән-иртүк күз ертып, фермага сыер саварга төшеп баручы Сәлимә икән: “Мәрьям апа, авыз итәрлек кенә булса да бирче бу тәмле кабартмаңны, хуш исенә турыгыздан узып китеп булмый бит, я балам миңле туар“, - дип, тупсада басып тора. “Парлы булсын!“ – дип, ике кабартма тоттырды. Шундук тач-точ китереп ашый да башлады, ай күрде, кояш алды Сәлимәне. Гадәттә, урамда уйнап туйган кызлары, күрше балаларын да ияртеп, ул салган ипине авыз итәргә керәләр. Ул сөт аертканда, ипиләрен тотып, сепараттан каймак чыкканын көтеп торалар. “Әй, аннан да тәмле нәрсә юк иде безгә!“ – дип, һаман искә алалар әле. “Авылда тагын бер истәлекле йола – 1нче майда йомырка кызарту, жыю да синнән кереп калган дип, хәтерлибез“, – диләр.

Бер елны Мәскәүдә яшәүче туганнан туган апасы Дарья Чулпанга кунакка килде. “Ты и о своих традициях не забывай!“ – диде ул. Иртән торып, таба исе чыгардылар, үлгәннәрнең барысын да искә алып, әйтеп ашадылар. Коймакны, тәмлүшкәләрне, бер табакка тутырып, ясалма чәчәкләрен күтәреп, район үзәгенә апасының ерак туганнары күмелгән зиратка киттеләр. Ризыкларны каберләргә куеп, һәркайсын искә алып йөрделәр. Чиркәүгә кереп үлеләр рухына шәм куйдылар, келәүгә заказ бирделәр. Пасха көнне бергәләп йомырка кызартып, кибеттән перәннек hәм конфет алып, бала-чагаларга өләштеләр. Шуннан соң ел саен авыл халкы 1нче майда, йомырка кызартып, тагын нинди тәм-том бар өендә, шуны балаларга өләшә торган булып калды. Бу йола хәзерге көндә дә саклана. Күкәй кызарту татар халкында күптәннән булган дип тә сөйләнәләр. Ул йолалар, гореф-гадәтләр, дигәннән, яңаларына ияләнү, башкару җиңел булмады. Дөрес, мәетне ике-өч көн өйдә кундырып яткыру, аны күмеп кайткач, “поминка”да җыйнаулашып аракы эчеп, исереп, елашып утыру, 40 көн буе кара матәм киеменнән йөрү аның күңеленә электән хуш килми иде... Ә менә әнисе, әтисенең үлгән көннәрендә ул һаман да таба исе чыгара... Изге Мария Ана иконасын һәм түшендәге качын кияүгә чыгуга ук, сандык төбенә салып куярга туры килде. Табынганы күптән алар түгел. Аның сандык актарганын күрсәләр, кызлары, янына килеп, елышып утыралар. Дин турында сораулар бирәләр, димәк, кызыксыналар, эзләнәләр... Белгән кадәресен тәртипләп аңлата. Маңкорт булып үсә күрмәсеннәр, берүк.

“Шәл бәйләдем, шәлем түгәрәк түгел...”

Бәхет ташып торырга тиеш иде бу йорттан. Рәхимулла гына кисәк әллә нишләде. Алыштырып куйдылар, диярсең. Салып кайтулары ешайды. Тракторчыга авыл халкының күп йомышын тыңларга туры килә, йорт саен эш хакына – “нормасы кырлы стакан!” – дип, салып бирәләр. И, хәмер, хәмер. Нинди асыл ирләрне дә харап иттең син! Авызына әз генә аракы керсә, аннан рәхим-шәфкать көтмә инде. Кулы белән дә уйный, балта-пычакка үрелә...

- Әни, нишләп без төн саен шушылай мунчада, печәнлектә йоклап, теләсә кемдә кунып йөрергә мәҗбүр? – дип сорап куйды бервакыт Гөлсинәсе. – Зиләйлүкләр, исерек әтиләре котыра башласа, аның аяк-кулын бәйләп базга салалар икән. Әйдәгез, без дә шулай итәбез! Ник без сигез кеше аңа каршы тора алмыйбыз соң?! Бөтен авыл көлә бит бездән!

- Авызыңнан җил алсын, кызым, әтиегез турында шулай әйтергә. Ул бүген дә чирләп тора, комачауламыйк. Әйдәгез, Хәят апаларыгызга керәбез. Кул эшләрегезне алыгыз. Кечкенәдән эшкә өйрәнсәгез, гомерлек һөнәрегез булыр, беркайчан да югалмассыз!.

Күршеләрен дә җыеп, кич утырта, шәл бәйләтә иде Хәят. Үзе Волгоградка барып, бик яхшы кәҗә мамыгы юнәтә. Кыш буена һәркайсы унышар шәл бәйли, аннары аларны Төмәнгә сатарга җибәрәләр. Өстәмә акча була! Хәятнең борын-борыннан, ата-бабасыннан калган бик истәлекле тегү машинасы бар. Шуны сыпырып: “Нинди авыр елларда да ач-ялангач итмәдең, гомерлек юлдашым булдың, рәхмәт сиңа!” – дияр иде. Тирә-күрше авылларга да текте, сабантуй алларыннан бер төнгә ике күлмәк теккән чаклары да булды, алны-ялны белмәде. Мәрьямнең кызларын да бик теләп өйрәтте. Һөнәрле – үлмәс, диюләре хак, булдыклы, терекөме сыман җитез кызларның даны тирә-юньгә тиз таралды. Гөлфинур, Гөлфия, Гөлфәния, Гөлия, Гөлҗиһан, Гөлниса, Гөлназ - әкияттәге сыман җиде кызны, үскән саен, кияүгә чүпләп кенә тордылар.

–Бер караганда әтигә рәхмәт инде, – дип көлде бервакыт Гөлфәниясе. – Ул безне шулкадәр “айт-двага тренировать иткән”, чыныктырган, мин бөтен әйберемне хәстәрләп, күтүмкәләремне секунд эчендә җыеп, һәрвакыт һәрнәрсәгә әзер торам! Әни, ә син: “Гаепле кеше генә бөрешкән көзге яфрак сыман башын иеп йөри. Күтәрегез иңбашларыгызны, мескен булмагыз, һәрчак елмаеп йөрегез!” – дияргә ярата идең. Син – дөньядагы иң булдыклы, зирәк, батыр хатын! Герой исеме бирерлек. Барысы өчен дә рәхмәт, әни! Синең кызың булу белән мин чын күңелдән горурланам! Ир көйләүләре, бала үстерүләре җиңел түгел, әллә нинди кыяфәтләргә керергә туры килә...

Адәм баласының тормышы шулай корылгандыр инде: шатлык белән кайгы, мәзәк белән кызганыч хәлләр һәрчак янәшә йөри.

Лаеклы ял

Эшләгәндә котылып торырга медпункт, авыл халкы бар иде. Иң хәтәре пенсиягә чыккач башланды. Мәрьям янына, өенә, башка авыллардан да кешеләр еш килде. Гомер буе авыл халкына беренче ашыгыч ярдәмне күрсәткән, аларның сәламәтлекләре өчен җаваплылык хисен тойган, барысына да булышкан, медицинада бик күп еллар буе тәҗрибә туплаган, ак халатына беркайчан да тап төшермәгән фельдшер бит инде ул. Ул әйткәннәргә чын күңелдән ышанып, файдалы киңәш, ярдәм сорыйлар. Рәхимуллага бу бер дә ошамады. “Гомер буе төнлә дә җәфалавыгыз җитмәгән, ычкыныгыз моннан, туйдым мин сездән!“ – дип, күпләрне капка төбеннән үк куып җибәрде. Атаган саен хатынын сүкте. Ә Мәрьям барыбер очрашу, булышу җаен тапты. Шәм башкаларны кабызганнан сүнми, тагын да дөрләп янып кына китә бит ул! Белгәнеңне әйтергә, файдаң тигәндә кешеләргә булышырга кирәк! Аны авыл халкы беркайчан аштан калдырмады, кулыннан тәсбихы төшмәде, урыны һәрчак түрдә булды, бик хөрмәт иттеләр. Мәчеткә ешлады. Ә анда нинди генә вәгазьләр сөйләмиләр. “Сез миңа бер адым атласагыз, мин сезгә таба йөгереп килермен”, - ди Раббыбыз. Хак сүзләр. Ислам дине, синеңчә дә, минемчә түгел, Коръән кушканча икән бит! Ә аны дөрес аңлау өчен никадәр гыйлем алырга кирәк! Гыйлем эстәп, гыйбадәт кылган Мәрьямгә яшәешнең әллә нинди серләре ачыла, ул чынлап торып могҗизаларга тап була башлады.

Иман китермәгән кешеләр бөтен нәрсәнең Аллаһ тәкъдире белән булуын аңламыйлар, шуңа күрә үзләрен тулаем Аның ихтыярына тапшыра алмыйлар. Нәтиҗәдә, бөтен тормышлары бетмәс-төкәнмәс үкенеч, курку, тынычсызлык һәм киеренкелектән тора. Мондый хәлдәге кешенең организмы вакытыннан элек таушала, тиз картая һәм төрле авыруларга каршы тора алмый башлый. Аллаһы Тәгаләдән кешегә бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе – сәламәтлек, ул безне бу дөньяда бәхетле итсә, ныклы иман ахирәттә бәхетле булырга әзерли. “Аллаһыдан ныклы иман һәм сәламәтлек сорагыз. Чөнки иман соңында сәламәтлектән дә өстен нәрсә юк”, - ди бит Пәйгамбәребез галәйһиссәлам. “Без Коръәнне иңдердек, анда мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт“. (Коръән. 17 сүрә, 82 аять)

Китү

Беркөнне эшсезлектән тилмереп, әрле-бирле сугылып йөргән иренә карап сүз катты Мәрьям:

- Рәхимулла, мәчеткә барыр идең, ичмасам. Авыл картлары күбесе йөри.

- Мулласы – элеккеге парторг, чукынып китсен, мать якасына! Явыз Иван калдыгы, өйрәтеп торган буласың ишшу, марҗа тәре.

- Татар булу, мөселман, дигән сүз түгел әле ул. Синдә мөселманлыкның “м” хәрефе дә юк. Һаман явыз Иванга сылтыйсың, ул заманнардан инде күпме сулар аккан, беләсеңме. Сылтап утырырга була ул. Үләселәр, Аллаһы Тәгалә каршына ялгызыбыз гына басасылар бар! !

- Бер гөнаһым да җууук! Ә син, бисмилла карагы, мине нәселсез калдырдың, бер малай да алып кайта белмәдең!

- Рәхимулла, җиде кызны кая куясың?! Синең казаматыңның бәйләнгән эте, алкашның хезмәтчесе булып озак яшәдем. Түздем, кыйнавыңа да, хыянәтеңә дә, зәһәр сүзләреңә дә. Эхххх, миргә ярадым, иргә юк! Прожила всю жизнь с сатаной! Ничего святого в тебе нет! Ә Аллага тел-теш тидерәсе булма! Хакың юк! Белеп тор: китәм мин синнән!

- Барырсың абзар артына! Кемгә кирәгең бар соң, урыс эте. Эт тә яламый сине! Талак, талак, талак! - Рәхимулла, ярсый-ярсый, аралыкка кереп китте. Шешәдән кырлы стаканына аракы акканы, голт-голт итеп чөмергәне ишетелде. Хәзер почмактагы балтасына үреләчәк! Бетте баш! Әстәгъфирулла, шушы кадәр йөрәк өшеткеч, җан биздергеч сүзләрне каян табып бетерә бу җаһил?! Ярты гасырга якын бер түшәктә яткан кеше! Тукта, “Талак“, - диме? Талааааак???!!! Мәрьям, көянтә-чиләген эләктерде дә, өйдән чыгып шылды. Колонка төбендә туктап торган машинаның Казанга баруы икән. Шуңа утырды да, китте. Буш чиләкләр яшел чирәмдә аунап калды...

Җиде кызның, кайсы Мәскәүдә, Казанда, Алабугада, Чаллыда, берсе авылда – кайсына барса да, урыны түрдә, ишек ачык. Ун ел кайтмады ул авылга. Каны каткан иде. Кызлар, авылда яшәүче Гөлназлары янына кунакка кайткач, әтиләренең хәлләрен белешеп киләләр. Биш ел сыер асрады. Үзе савып утырганда “Карлыгач” аның күкрәгенә типкән. Хастаханәдә шактый ятып чыккач, иткә озаткан ул аны. Бакчасында һаман элеккеге тәртипне саклый, яшелчәләрне, чәчәкләрне күпләп үстерә икән. “Марҗушкам кайтуга матур булсын!” – дип әйтә ди.

- Әти өйдәге бернәрсәгә дә кагылдырттырмый: “Анагыз куйган аны, тимәгез!” – шулай торсын, кайта ул, кайта!” – ди. “Эше ай-яй күп булган икән, белмәдем бит, ялгыз башыма гына бик авыр!” – дип елап та ала. Сине зарыгып көтә. Аралыктагы чөйдә эленеп торган ак халатыңны мендәренә салып йоклый. “Мәрьям исе килә”, – ди. Кайтасыңмы әллә?! – дип җиткерде Гөлҗиһаны.

- Кешене авыр тормыш бетерми, явызлык картайта. Адәм баласы кылган явызлыклары өчен исәп-хисапны бу дөньяда ук бик тиз тота, җәза озак көттерми. Газраил тырнагыннан күпләрне йолып калганым бар, аннан курыкмыйм, шулай да, Дәҗҗал кулыннан үләсем килми әле минем, – диде Мәрьям. Башка сүз эндәшмәде. Бу тема ябык иде.

- Әни, хәтерлисеңме, синең белән каен себеркесе җыю да үзенә күрә бер йолага әверелә иде. Каенлыкка зират почмагы аша турыдан гына элдертә идек. “Аска таба төшмә, анда бер кыз батып үлде,” – дигәнең дә бар. Апалар, каен ботаклары алып киләләр. Син себеркене өч җиреннән буып ясыйсың да, беренче кечкенәсен: “Монысы сиңа – хезмәтең өчен!” – дип, миңа, төпчегеңә тоттырасың. Җидебезгә дә атап себерке бәйләп бирәсең. Иң зурлары – әти белән икегезгә. Аларны биштәрләп бәйләп, күтәреп кайтабыз да, келәткә кертәбез. Чормага элгәнче: “Хәзер яңа себерке исен иснәп, көн үзәгендә шушында берәр сәгать черем итеп, хәл алабыз!” – дисең. Безне кочаклап, тәмләп йокыга да китәсең. Ә минем кулыма үрмәләгән яшел бөҗәкләрне күзәтеп, “гусеница”дан да курыкмыйча, алар шулай йөрергә тиештер инде, дип уйланып яткан, әкрен генә татлы йокыга талган истә. И, рәхәт, әти-әниле балачак! И, туган авыл! Әни, әйдә, кайтыйк әле авылга, әйдә, әтине дә алып, себеркегә барабыз тагын! Ялварып чакыра бит ул сине, – дип ялынды Гөлфиясе. Кайтмады. Беркөнне Гөлназы елый-елый шалтыратты:

- Әни, әти ничә көн инде җан бирә алмый ята. Күзе – ишектә. Сине көтә ул түлке. Бәхиллеген алып кал, кайт.

- Фиргавен хатыны түгел мин, аның белән бер кабердә ятарга!

Кайту

Ул кайтып кергәндә Рәхимулла соңгы сулышын алып ята иде. Мәрьям, ишектән очып кереп, аның пульсын тикшерергә дип, кулын тотканда, ире хатынының бармакларын кыскан кебек булды...

Үлем ачысы дигән нәрсә йөрәкләрне тагын да ныграк телә икән. “Ир хакын хакламадым, хәер-фатихасын алып кала алмадым! Бу фани дөньядан мөэмин мөселман булып үтәргә тәкәбберлегем, гафу итә белмәвем комачаулады. Гөнаһым зур!” – дигән уй аңа тынгы бирми, корт кебек эчтән кимерә, рухын көчсезләндерә. Иренең үлгәненә ике ай, һәр төн саен төшенә керә: йорт бусагасына шәп-шәрә килеш кайта да утыра. Берни эндәшми, күзләрен мөлдерәтеп тик карап тора. Югыйсә, кырык “Йасин”ны да үзе чыкты, “Тәбарәк”не исенә төшкән саен укый, “Рухы шат, авыр туфраклары җиңел, тар каберләре киң булсын, иман нуры белән тулсын!” – дип догаларын кыла, сәдәкаларын бирә...

Адәм баласы никадәр зәгыйфь һәм һәр адымында Аллаһыга никадәр мохтаҗ! Туктале: Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаулар – ул мәрхәмәт бит! Чөнки алар кешедә яман сыйфатларны булдырмый калалар, калебенең чисталыгын саклыйлар. Сабыр, нык булырга, ничек тә бирешмәскә! ИншАллаһ, чарасы табылыр.

“Син минем җанымның яртысы”

Ниһаять, Рәхимулласы кабере янына барып җитте. Кабер өсте – шау миләүшә чәчәкләре! Үзе утырткан иде. Кара, ничек яхшы үсеп киткәннәр! Шиңгән, саргайганракларын җыеп, кесәсенә салды.

- Я, менә “маржушкаң” тагын килде, - диде ул кабер өстен уң кулы белән сыпырып. - Ник төшләремә кереп йөдәтәсең, үлгәч тә тынгылык бирмисең инде, һаман яныңа чакырасың. Вакыты җиткәч, килермен. Ятарбыз, зиратта да янәшә ятарбыз. Талак, имеш. Никахыбыз күкләрдә укылган газиз ирем, җанымның яртысы бит син. Мин сине күптәннән гафу иттем инде. Син дә гафу ит! “Берәү тузан бөртеге хәтле яхшылык эшләсә, изге гамәл кылса, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер”, – ди. Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә кылган гамәлләребезне мизаннарга салып үлчәгәндә, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны үзе кичерсен!

Шунда кинәт яшен яшьнәде, дөбердәтеп күк күкрәде, орып яңгыр яварга кереште. Каян гына килеп чыкты соң әле бу, абайламый да калды. Күккә күтәрелеп караган иде: баш очында бүрек кадәр генә болыт инде, югыйсә. Яу, яу, сафлыкка, туклыкка, бәхеткә, коеп яу, чистарт бөтен дөньясын! “Яңгыр – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, ул яуганда теләкләр аеруча кабул була!” – дип кабатларга ярата иде Миңлебикәттәй. “Я, Аллаһы Тәгаләм, очраштыр син аны Рәхимулласы, бөтен авыл халкы, юк, алай гына да түгел, бөтен Җир шары халкы белән Фирдәвес җәннәтләрендә! Лә иләһә илләАллаһ”... Ялт-йолт! Әйтерсең, аны, зиратны фотога төшерәләр.

... Җәйге җылы яңгыр, ничек тиз башланса, шулай туктады да. Җиде төсен балкытып җир өстендә салават күпере калыкты, якты кояш сихри нурларын чәчте. Дөнья нинди матур, киң һәм төсле!

Зират капкасыннан ак яулыклы Гөлҗиһанының ашыгып килеп кергәне күренде. Артыннан оныклары йөгерә...

 

Алсу Дияр

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: