Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Син ярдәмгә һаман ашыгасың...

Яшәүгә көч, өмет бирәсең...

Ак халатың салып иңнәреңә,

Фәрештәдәй килеп керәсең.

Һәр авыруны җаның белән тоеп,

Яшәүгә көч, өмет бирәсең.

Синнән тора кайчак кеше гомере,

Өзелерме... әллә калырмы?..

Япь-яшь ана өметен сиңа баглый,

Балакаен таба алырмы?..

Сине көтә бар ышаныч белән,

Өйләрендә ялгыз авырулар.

Ниләр генә күрми, ниләр кылмый,

Дәвалаучы, шифалы куллар!

Бу дөньяда син кирәкле кеше,

Ак халатың – өмет билгесе.

Зур йөрәкле, изге күңелеңә,

Ходайдан көч-куәт бирелсен.

Һәркөн иртән эшкә китәсең син,

Хәл итәсең кеше язмышын.

Үлеп ятучыга җан өрәсең,

Кабул итеп, кайгы - сагышын.

Ә өеңдә сине гаиләң көтә,

Арысаң да... йөзеңдә нурлар...

Юа, җыя, балаларың назлый,

Ару белмәс шифалы куллар.

Еллар узды, ә син әле һаман,

Тугры калдың биргән антыңа.

Инде улың синең эздән йөри,

Оныкларың бара артыңнан.

Тик салмыйсың әле халатыңны,

Син ярдәмгә һаман атлыйсың.

Бар шифаңны биреп мохтаҗларга,

Табиб исемен горур саклыйсың!

Сиңа табиб, рәхмәт булып барсын,

Йөрәгемнән чыккан бу юллар.

Арымасын, һич тә сызламасын,

Синең алтын, шифалы куллар!

 

Зөһрә Хисамова, Лаеш районы, Кече Елга

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев