Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Без тулай тораксыз укырга мөмкин булмаячак дип, документларны кире алырга карар кылдык. Әй, Асия сөенде инде. Кадрия белән Миннебикә генә кара кайгыга баттылар. Юк, алар болай да укырга дип килмәделәр, паспорт алганчы гына укыйбыз да паспорт алгач таябыз дип авылда ук сөйләшеп куйганнар иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Укырга, укырга, укырга!

Сөйлиләр иде... Безнең авылдан бер абый, авылга беркайчан да
кайтмаячакмын дип, тау башына менеп, ыштанын төшереп, авылга артын
күрсәтеп киткән. Ничек кенә китүенә карамастан кайткан, зур урындагы
кеше булып кайткан. Урыны зур иде, ә үзе кеше буларак зур булмагандыр
дип уйлыйм... Шунысы кызык: ул абый белән миңа да очрашырга туры
килгәне булды...
...Без авылдан китәргә ашкынсак да, читтә йөри торгач белдек: безнең
ниндидер бик мөһим нәрсә авылда калган булып чыкты. Шул безне гомер
буе авылга тартып торды, үзен генә түгел, безнең кем булуыбызны да
оныттырмады... Һәркемдә дә авылдан китүнең дә, кайтуның да үз сәбәбе
бар. Авылдан ничаклы гына теләп китсә дә, ул кеше авылын сагынмый
дигән сүз түгел әле. Сагынып яши кеше. Туган җирне сагыну гел икенче
төрле. Гомерләрем шәһәрдә узса да, шушы көннәрдә авылга кайтып
төпләнүемнең сәбәбе сагыну гына түгел, әлбәттә... Аны аңлап булмый...
булмый. Бәлки ул күңелнең ачылып бетмәгән бер середер. Менә карыйк
әле, бәлки истәлекләрне сүтә торгач, асылына кайтырбыз... Әнә балачакның
иң ерак ноктасыннан бер тавыш ишетелә. Укытучы абый тавышы:
– Үскәч кем буласыз? Йә, кайсыгыз әйтә?
Өченче класста укыган чак булгандыр инде! И-и, әле үскәнче! Әй,
көлешәбез! Ике классташыбыз – Зима белән Мәймүнә, ояла-ояла гына,
врач булабыз дип әйттеләр. (Зиманың исеме Зима иде, үзгәртми бирәм.)
Өйләре дә рәттән – күршеләр, бергә утыралар. Кем булырга теләгәнемне
ул вакытта белмәсәм дә, врач булмаячагымны яхшы белә идем. Шулай
да кем булырга соң? Без укытучыга шул турыда язып бирергә тиеш идек.
Беребез дә мин колхозчы булам дип әйтмәде дисәм дә... Юк, юк, әйтте...
Кемдер үзенчә шаяртып: «Колхозчы булам!» – дип кычкырды. Әй, көлдек
аннан. Чөнки киләчәктә кем булса да буласы килү ул хыял иде. Хыял!
Бәлки тормышка ашмаслыктыр. Ләкин ул булырга тиеш! Шулай булгач,
нигә бүген күз алдында булганга кызыгырга! Колхозчы булырга? Анысы хыялсыз да була бит! Малайлар тракторчы, шофёр булам диделәр, кемдер
укытучы булам диде. Без әле дөнья күрмәгән, бөтен олы дөньябыз шушы
туган авылыбыз белән чикләнгән балалар... Тагы кем булырга инде? Башка
профессия юктыр да ул! Без шулай дип уйлаган идек. Бар икән!
Менә сигезенче классны да тәмамладык. Без күбәү идек. Авылда
башлангычта бер класста 18 бала укыдык. Сугыштан соң туган балалар.
Ә инде бишенче класска күрше авылга йөреп укыганда (ике авыл арасы
5 чакрым, көн дә кайтып йөрибез!), бер класста 41 бала булдык! Безнең
бәхеткә, ул елны мәктәпкә яшь укытучылар килде. Алар, чынлап та, безнең
бәхет булган. Чөнки алар чын укытучылар булган! Әнисә Касыймовна
белән Гөлфәридә Минһаҗевна! Рус әдәбияты белән математикадан без
бик төпле белем алдык. Гомумән, ул фәннәр генә түгел, башка фәннәр дә
бик яхшы укытылган дип әйтә алам хәзер. Барысы да татар телендә булса
да, русчага да шәп кенә өйрәнеп алдык. Чөнки бишенче класска шәһәрдән
тамчы да татарча белмәгән бер кыз кайтты. Алар шәһәрдән бөтенләйгә
күченеп кайттылар. Әтисе, балаларым рус булып үсәләр дип куркып, ике
кызы, бер малае белән Магнитогорскидан кайтып, авылда өй салды. Бер
кызы безнең класска эләкте. Русча сөйләшергә өйрәнүнең башы иде ул.
Менә сигезенче класс та артта калды. Бездә тугызынчы класс юк иде ул
чакта. Балачак артта калды. Миңа да 15 яшь тулды. Башлангычта укытучы
булырга хыяллансак та, кая барып укытучы булырга? Һаман да үзебезнең
кем булачагыбызны белмибез. Үзеннән-үзе кемдер килеп чыгар да җитәкләп
алып барыр, укырга урнаштырыр кебек тоела иде. Тугызынчы класска
тагы да ераграк күрше авылга йөреп укыйсы икән. Әле түләүле дә, ди.
Кая инде ул миңа?
Сигезенчене бетереп, өлгергәнлек аттестаты алуга, колхоз безне шунда
ук эләктереп алды. Бер көн дә калдырмый колхоз эшенә куша башладылар.
Без шулай йөри торгач, август та җиткән. Күрми дә, сизми дә калдык!
Чөгендер утаулардан соң бәрәңге күмү, инде урак өcте дә җиткән. Безне
амбар янына икмәк ташу эшенә җиктеләр. Әкренләп укырга барырга
кирәклеге дә онытыла башлады. Кинәт безне шаккатырып, бер хәбәр
ишетелде! Башлангычта ук врач булырга хыялланган Зима белән Мәймүнә
Алабугада фельдшерлар әзерли торган училищега укырга кергәннәр! Әйтәм
аны, безнең белән эшкә йөрмәделәр. Болай да хәлле кешеләр, берәр җиргә
кунакка киткәннәрдер дип уйлаган идем. Классташлар булса да, әйтеп тә
тормаганнар. Алар белән бергә авылга шәһәрдән кайтып, безгә бишенче
класста килеп кушылган, һаман да татарча сөйләшергә өйрәнә алмаган
Зина да барган булган. Үзе Зина дигәч, без дә Зина дидек инде. Аның исеме
Язилә булган икән. Яши башлагач белдек анысын. Шунысы да шаккатырды,
Мәймүнә белән Зима кергәннәр укырга, ә менә Язилә врачлыкка керәлмәгән
булып чыкты. Имтиханнар анда гел русча гына дигәннәр иде. Рус теле генә
ярдәм итмәгәндер шул.
Ә без һаман авылда! Кызлар укырга кереп кайтканнан соң гына,
безнең дә башыбызга сукты. Сентябрь җитә, ә без шулай укырга керми
калдыкмыни?! Безнең бәхеткә, Мамадышка элеваторга илтергә икмәк
төягән вакытта амбар янына Мәймүнәнең әтисе Садретдин абый килеп
чыкты. Безнең арыш тутырылган кычыткан капчыкларын шалт-шолт
үлчәүгә салганны күрде дә:

– Кызлар, нишлисез?! Сез, нәрсә, монда грузчиклармыни?! Тапканнар
лашман бияләрен! Балалар бит алар, капчык белән икмәк күтәртәсез! – дип,
бригадирга кычкырды.
– Хе! – дип көлде бригадир абый. – Бүрек белән бәргәч егылмаса, аларны
кияүгә бирергә була! Болар, әнә, кычыткан капчык белән икмәк төйи!
Без Садретдин абыйны уратып алдык.
– Мәймүнә кайттымы? Нигә күренми? Эшкә дә йөрми, – диештек.
– Нишләп йөрсен ул монда! Аның азабы көчәймәгән, Мәймүнә укырга
керде, врач булачак. Кызлар! Әле хәзер дә укырга керергә соң түгел. Таегыз
моннан! – диде Садретдин абый, пышылдауга күчеп. – Алабугада укырга
керә торган җирләр күп икән. Культпросвет дигәнне ишеткәнегез бармы? –
Без бер-беребезгә караштык. Ничек? Ничек! Садретдин абый каян инде
сезгә аны белү дигән кебек итеп кулын селкеде... – Белмисез! Кызлар, –
диде ул, – менә шул училищеда әле һаман да укырга алалар икән, укучылар
җитми, ди.
– Анда укыгач, кем булабыз инде без? Мәймүнә дә шунда кердеме?
– Юк ла! Нишләп Мәймүнә анда керсен инде? Ул бит врач була. Сез
керәсе училище клуб мөдирләре чыгара, ди.
Без көлеп җибәрдек.
– Безнең авылда клуб мөдире бар бит! Тагы без дә өстәлсәк, клуб
мөдирләренең бәясе төшмәсме соң?
– Укырга барасыгыз киләме, әллә колхозда каласызмы? Монда
капчыкларны күтәрәсе дә күтәрәсе әле! – дип кычкырды Садретдин абый,
таулар кебек өелгән икмәк көшеленә күрсәтеп.
Без ул көнне амбар янында эштә әле генә 8 класс бетергән, укырга
теләкләре бик нык булган җиде-сигез кыз идек. Садретдин абый училищеның
адресын бирде. Кирәк булса, анда танышым да бар дип, бер укытучының
исемен дә әйтте. Кибетче Садретдин абыйның танышлары бөтен җирдә.
Абруе да бар. Әнә Мәймүнә укырга кереп кайткач, тагы да күтәрелде.
Нәрсә эшләргә? Кызлар белән болай сөйләштек. Иртәгә икмәк төягән
машинага утырып, Мамадышка чаклы барабыз да авылга кайтмыйбыз,
туп-туры Алабугага укырга китәбез!
Икенче көнне эшкә барыр алдыннан әнигә:
– Әни! Мин укырга китәм! – дидем.
Әйтерсең минем теләк белән барысы да барып чыгачак. Иң мөһиме:
машина бар, сорап йөрисе түгел. Бу инде – ярты уңыш! Юлга акча кирәк
булачак бит әле! Акча белән эш иткән булмагач, анысын гел онытканмын.
(Шул вакытта ике айга якын колхоз эшендә эшләгәч, аның өчен хезмәт
хакы тиешлеге башка да килмәгән! Ияләнгән без колхозга бушка эшләргә!)
– Әни! Мин укырга китәм, мин генә түгел, бөтен урам кызлары бара.
Акча кирәк булачак инде юлга булса да, – дидем әнигә.
– Барырсың абзар артына, каян килгән акча булсын! – диде әни, миңа
борылып та карамыйча.
Мин инде әтигә әйтеп тә тормадым. Белсә, кая ул риза булу! Әни ни
булса да хәстәрләр дигән идем. Исе китмәде.
Нишләргә? Кызлар барысы да бара, әзерләнгәннәр. Мин үзем генә
калырмын микәнни? Юк, мин колхоз эшенә бармаячакмын! Мин йөк төяүче
түгел, ул капчыкларны башка күтәрмәячәкмен! Минем акча сорар кешем бар. Мин шунда ук әнинең ахирәт дусты Хәерниса апаларга йөгердем.
«Хәерниса апа! Кызлар белән укырга китәбез, акча юк, биреп тор әле, баегач
түләрмен», – дидем. Хәерниса апа уйлап та тормыйча таслап төрелгән өч
тәңкә акчаны уч төбемә салды да: «Бар, укы, кире бирмәсәң дә ярый», –
диде, аркамнан сөеп. Мин ул өч тәңкә акчага гомерләрем буе рәхмәтле
булдым Хәерниса апага. Авылга кайткан чакларымда күчтәнәчләр белән
аңа керми калмый идем. Хәзер дә догамнан калдырмыйм.
Ур-ра! Без, әрҗәсе арыш белән тулы йөк машинасы өстенә кырын-
ярын ятып, Мамадышка юл тоттык, аннан – Алабугага! Сау бул, авыл!
Хуш, балачак! Балачакның капкасын зур йозак белән бикләп, ачкычын
юл өстендәге каенлыкка атып калдырдык. Юллар калтыр-колтыр булса
да, Мамадышка выжлап юл алган машинадан күренеп калган авыл
манзарасының соңгы бизәкләре иде ул каенлык. Без кайтмаска китәбез,
белеп тор! Син безне сагынырсың, без сине – беркайчан да! Шулай дип
уйладык. Башкалар ничектер, мин нәкъ шулай уйладым ул чакта! Мине
инде иртәгесен амбар янында сигез йөк төяүче булмавы да тамчы да
борчымый иде!
Менә бу тәвәккәллек, менә бу карар язмышымның беренче адымы
булган. Үз язмышымның. Без сигез кыз булсак та, бер йөк машинасы
өстендә барсак та, язмышлар сигезебездә сигез төрле булды безнең...
Мамадыштан Алабугага барыр өчен, Нократның теге ягына чыгып,
автобуска утырасы икән. Елга ярына җиттек. Яр буена машиналар җыелган,
җигүле атлар да бар. Алабугада врачлыкка имтихан биреп тә, укырга керә
алмый кайткан классташыбыз Язилә да безгә иярде. «Анда керәлмәсәм
дә, монда барыбер керәм», – диде ул. Башта Алабугада кызлар белән
медучилищега имтиханын бирә алмаганга уңайсызланып торса да, юлга
чыккач батырайды бу. Чөнки ул бу юллардан бер йөреп кайткан, белеп
йөри. Шуның өстенә русчаны да су кебек эчә!
Паромга утырдык, анда билет аласы икән. Паромны чух-чух килеп,
кечкенә генә катер өстери. Хәерниса ападан алган өч тәңкә акчаны вакларга
туры килде. Билет сатучы белән сатулаштык әле башта. Унбиш тиен түләгез
дип ята! «Ә менә монда укучыларга җиде тиен дип язылган», – дигәч,
хәзер кияүгә чыкканнар да укый дип тартышса да, мырлый-мырлый,
акчаны ватты билет сатучы. Без кияүгә чыкканнарга охшамаганны үзе дә
аңлады бугай. Ура! Сигез тиен янга калды. Менә шулай шомара башладык.
Башыбызга тагы бер якты уй килде. Автобус бәясе 73 тиен икән, ә инде
йөк машинасы тартмасында барсаң, Алабугага чаклы 50 тиен генә түлисе!
Паромда Алабугага бара торган машиналарны белешә торгач, анысы да
табылды. Тартмасы тулы салам! Йомшак, барыбыз бергә, бәясе дә шәп!
(Һай, бу илле тиен! Булачак ирем Илгиз дә әле мине белмәгән, күрмәгән
вакытта язмыш әзерләп куйган очрашуга барганда, ишек төбендә утыручыга
50 тиен түләгән иде бит.)
Мин паромда акчаны ваклагач, кая куярга да белмәдем. Учлап тоткан
акчадан аерыласы килмәдеме шунда... Акча янчыгы юк та юк, кесәсе дә
юк икән. Акчаны әйберләремне салган кирзовый сумка төбенә салдым.
Инде машинага түләргә дип, вак акчалар чутлый башлагач, 20 тиен акчам
тартмадагы саламга төште дә китте. Салам калын, кармаклап акча эзләргә
тотындык. Ләкин акча табылмады. Саламны аралап, машина тартмасының төбенә төшсәк – анда тишек тә, ярык икән! Менә нәрсә өчен салган ул
саламны шофёр! Акчам да бәлки, шул тишектән тайгандыр... Минем өчен
бик зур югалту иде ул 20 тиен. Кызлардан да эләкте. Бигрәк тә инде бу
юлларны буш булса да, бер әйләнеп кайткан дустыбыз:
– Тормыш юлыңны зур югалтулардан башладың, ничек яшәргә
уйлыйсың? – диде.
Кайбер кешеләр шулай инде. Үзләрен белмиләр, кеше өйрәтәләр дип
уйладым мин. Эчем бик сызса да, югалган акча өчен кайгырмаска булдым.
Юл хәере булыр, алдагысы бәрәкәтле булсын...
Тормыш югалтуларсыз булмый торгандыр. Шул вакыттан бирле югалган,
төшеп калган акча, әйберләр өчен кайгырмаска үземә сүз бирдем. Бу юл
хәере миңа гомер буе уңыш биреп торды...
Алабуга! Монда килергә күптәннән хыялланган идем. Кызлар алтынчы
классны бетергәч, бирегә экскурсиягә дә килгәннәр иде. Мин бара алмаган
идем ул вакытта. Авырып калдым. Алар барысы да белгән булып йөриләр.
Мин иярәм. Авыз ачып, артта калам. Тагы йөгереп, кызларны куып җитәм.
Без – сигез кыз! Бер төркем. Барыбыз да культпросветка! Культура, сиңа яңа
көч килә! Тик нәрсә ул, ничек укыталар, нинди фәннәр – ул хакта бернәрсә дә
белмибез, ләкин культпросвет дигән исемне отып алдык. Ишеткән нәрсәбез
булмаса да. Документлар кулыбызда. Сигез классны бетергәнгә өлгергәнлек
аттестаты, туу турында таныклык, мәктәптән характеристика. Документлар
кабул итеп утыра торган кыз янына килеп теркәлдек, документларны
тапшырдык. Аның белән генә бетми икән әле. Укучылар җитмәсә дә,
имтиханы бар икән. Башта безне таза гына, сап-сары чәчле, кып-кызыл
иренле бер укытучы музыкага һәвәслекне тикшерде. «Җырлагыз!» – ди.
Һи, без – җырчылар! Беренче класстан бирле авыл клубында концерт
куючылар без! Ул, әзерләнергә кушып, гармунда уйнаучы эзләп китте.
Укытучы килгәнче, без белгән җырларны барлый башладык. Русча бер җыр
да белмибез, укытучы – рус кешесе. Татарча булса да, ярый дигәч, җиңел
сулап куйдык. Ул вакытта яңа гына чыккан бер җырны сайладым.
«Тау башында тора бер кала
Ул кала Өфө дип атала...»
(Башка җыр юкмыни, нигә Уфа турындагы җыр телемә кергән? Бу бер
билге булган инде дип уйлыйм хәзер. Уфа турында күп җырлар ишеткәнем
бар иде. Орынып торган күршеләребезнең патефоны бар иде без үскәндә.
Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова җырларын тыңлый идек. «Уфа юллары
пыяла, таш булса, таймас иде...» Уфа минем өчен бер әкият илендәге тау
башында тора торган пыяла шәһәр булып тоелган иде ул чакта. Миндәге
фантазия!)
Шуннан соң безне фортепьяно янына чакырдылар. Аны беренче мәртәбә
күрәбез! Укытучы клавишаларга басып, анда яңгыраган музыканы – ул
ноталар дип атала икән – тавыш белән җырлап бирүне сорады. Кызык!
Анысын да башкардык! Мактаганнардырмы, көлгәннәрдерме – хәтерләмим.
Музыка ягыннан беребез генә төшеп калды. Ул да булса – Асия! Ул башта
җырламыйча ялындырды. Нәрсәгә дип ияргәндер безгә! Клубта концерт куйган вакытларда хорда җырларга да ялындыра иде. Монда оялды бугай.
Аннары ручка белән шакылдатып, ритмны кабатларга сорагач: «Бу да
имтиханмыни?» – диде дә тотынды көләргә! Аңар ияреп, без дә көләргә
тотындык. Укытучы аптырап калды. Амбар янындагы эштән аерылып
килгән бер төркем «колхозчы»ларда мәдәният өчен өмет күрмәгәне аның
йөзенә чыккан иде. Хәзер уйлыйм, соңыннан безне музыка грамотасы
дәресләреннән укыткан Бажинова апа бу хәлләрдән көлмичә ничек чыдады
икән?!
Рус әдәбиятыннан гына сорадылар. Язып, тикшереп торырга
укытучыларның вакыты булмагандыр, күрәсең. Без бит җитмәгәнгә
алынучылар, бик тәфсилләп тормадылар инде. Миннән Максим Горький,
аның балачагы турында сөйләттеләр. Нәрсә, нәрсә, без рус теле һәм
әдәбиятыннан шәп белә идек. Беренчедән, рус теле укытучысы Әнисә
Касыймовна үзе дә – Алабуга педогогия институтын тәмамлаган, рус теленә
мөкиббән киткән, барлык язучыларның әсәрләрен яттан сөйләгән укытучы,
безгә дә күп нәрсәләр өйрәтергә өлгергән иде. Рус телебез дә ярыйсы гына,
чөнки Зина белән русча аралашырга мәҗбүр идек. Ул бишенче класска
килсә дә, сигезенчегә кадәр татарчаны өйрәнгәнен сиздерми, гел русча
гына сөйләште.
Имтиханнар артта калды. Без барыбыз да стипендиягә бирдек, дүрт тә
биш куйдылар, ләкин тулай торак булмаячак диделәр. Тулай торак булмагач,
ничек бүләргә ул стипендияне? Стипендия булгач, фатирга керергә була
дип тә юаттылар. Стипендия 14 сум. Фатир бәясе 6 сум.
Без инде фатир бәясе булачак стипендиянең яртысын дип әйтерлек
йотып алачагын белгән идек. Чөнки Зима белән Мәймүнә укыган җирдә
тулай торак юк, аларга әтиләре инде табып биргән дип тә ишеттек. Аларга
табырлар, аларның акчалары бар, ә менә миңа – ай-һай!
Без тулай тораксыз укырга мөмкин булмаячак дип, документларны кире
алырга карар кылдык. Әй, Асия сөенде инде. Кадрия белән Миннебикә
генә кара кайгыга баттылар. Юк, алар болай да укырга дип килмәделәр,
паспорт алганчы гына укыйбыз да паспорт алгач таябыз дип авылда ук
сөйләшеп куйганнар иде. Димәк, язмыш булмаган! Без кабул итү комиссиясе
бүлмәсенә кердек тә документларны кире сорадык. Бирмиләр! Укучылары
җитми бит! Без үзебез генә дә ярты класс булган идек. Безне калырга кыстый
башладылар. «Стипендия була бит!» – дип кабатлыйлар. 14 сум! Искечә
140 сум! Кулга тигән акча түгел инде. Тулай тораксыз булмый дидек. Асия
инде авыл рәхәтлекләрен сөйли. Ялына торгач документларны бирделәр.
Башта тетеп сүктеләр әле! Барыбер алдык документларны, чыктык урамга.
Автовокзал кайсы якта соң әле?.. Як-якка карана торгач, Шишкин музее
янында торганыбызны аңладык. Ишеткән, күргән кеше түгел дисәм, кызлар
беләләр икән. Алар бит Алабугага экскурсиягә барган кешеләр! Кая монда
музейга керүләр! Автовокзалны эзләп киттек. Анысы да ерак түгел икән.
Карасак, автовокзал янында капчыгын кочаклап, Зиманың әтисе Гомәр
абый утыра. Зиманы фатирга урнаштырырга килгән икән. Безне күрүгә
сикереп торды:
– Нишләп йөрисез монда? – ди.
– Менә авылга кайтырга йөрибез, документларны алдык, – дибез.

– Нәрсә, бирә алмадыгызмыни имтиханны?
– Бирдек, стипендиягә бирдек, тик торырга урын юк диделәр...
– Нинди кайту авылга, әйдәгез әле, әйдәгез, кире киттек училищега!
– Кире алмыйлар! Ачуланып калдылар. Кабат барырга оят!
– Укырга кермичә авылга кайтсагыз, менә оят була! Җан биргәнгә юнь
бирә, киттек, киттек, кирәк булса, үзем сөйләшермен, – дип, Гомәр абый
безне көтүебез белән яңадан училищега алып китте.
Көне матур, кояшлы. Алабуга да матур икән. Училище каршында гына
әрәмәлек, астарак, ялтырап, Тойма елгасы ята. Аз гына аска төшсәң –
Чулман. Ничек без, шушы матурлыкны ташлап, авылга кайтып китәргә
уйладык икән? Анда бит безне тагы кычыткан капчыклар өстерәткән колхоз,
басу эше көтеп торачак.
Икенче тапкыр училищега кергәндә, минем карар нык иде. Әлбәттә,
бер көн эчендә без инде авылны сагынып өлгергән идек. Ләкин... Кемдер
кайтып китәр, ә менә мин авылга кайтмаячакмын. Монда бит класс саен
фортепьяно! Уйнап карадык без анда, көй чыгардык, чыга көе дә!
Гомәр абый безнең белән кереп тормады: «Автобуска соңга калам, тик
сезгә кайтасы түгел, ишетәсезме!» – дип, безне озатып куйгач, кулындагы буш
биштәрен селки-селки, автовокзал ягына йөгерде. Безнең бу карар белән бер
дә килешмәгән Асия аның артыннан калмады. Шулай итеп, безнең төркемнән
берәү кимеде. Без җидәү калдык. Җиде кыз. Монда символик мәгънә бар. Ул
шулай булырга тиеш булган. Җиде кыз, җидегән йолдыз, җиде клуб мөдире!
Безнең инде артка борылырлык та урын юк иде. Гомәр абый алдында да
оят, авылга кайтырга да уңайсыз. Документларны тотып, кабат язылырга
кергәч, күрәбез: секретарь кыз янында таза гына бер абый басып тора.
Секретарь кыз бу абыйга әйтә:
«Менә алар, менә! Газиз Сәләхетдинович!» – ди. Ул абыйның
исеме каршыдагы кабинет ишегенә дә язылган иде, шундук аңладык –
училищеның завучы. Сүз безнең килеп-китеп йөрүләр турында булган,
күрәсең. Ул безгә күтәрелеп карады да, безгә бер сүз дә әйтмичә, секретарь
кызга: «Теркәгез!» – диде.
Гомумән, бик яхшы кеше булып чыкты Газиз Сәләхетдинович. Безгә
күп тапкырлар ярдәм итте. Үзе музыкант, композитор да икән әле! Бу хакта
соңыннан белдек.
Ә тегесе инде безне исемлектән шытырдатып сызып аткан. Ачуыннан
шундый каты сызган, хәтта кәгазе тишелеп чыккан. Карыйбыз, өстәп язарга
урын да калмаган. Сөйләнергә үк тотынды:
– Йөриләр шунда, нәрсә теләгәннәрен үзләре дә белмиләр. Авыл көтүе!
Деревня! – дигәнен дә ишеттек. Аңладык моның тел төбен. Яратмады бу
безне.
Ләкин аның безне яңадан язып куюдан башка чарасы юк иде. Имтиханнар
бирелгән, анысын сызып атып булмый. Без кирәк аларга. Аларның планы,
тулмаган, безнеке түгел! Шулай итеп, безнең кулларыбызга училищега
укырга алынды дигән документ та тоттырдылар!
Август ахыры иде. Бер атнадан килергә диделәр. Училищега кергәннәрне
Алабуга районы авылларына бәрәңге алырга җибәрәселәр икән. Бер айга.
Бу колхоздан укырга кергәч тә котыласы юк икән дип көлдек кызлар белән. Ләкин бу инде җиңүчеләр көлүе иде. Укырга кердек бит! Укырга!
Без, шаулашып, сөенечле авазлар чыгарып, училищеның икенче катыннан
аска йөгердек. Биредә бездән башка әллә ни җанлылык юк. Күрәсең,
училищега без генә җитмәгәнбез! Шулай итеп, без Гомәр абый автобусына
да җитештек! Барыбыз бергә шатланышып, авылга кайтып киттек. Без –
студентлар! Без Алабугада! Ләкин безгә тулай торак вәгъдә итмәделәр...
Әле менә уйлап куям, Садретдин абый амбар янына килмәгән булса, Гомәр
абый безне яңадан училищега кертеп җибәрмәгән булса, безнең тормыш
ничек булыр иде икән? Менә кемнәр булган бит безгә юл күрсәтүчеләр!
Искә төшкән саен аларга рәхмәт укыйм!
Монысы рәхәт булса да, мине авылда бик авыр сөйләшү көтә иде. Әти
белән әни минем укырга баруыма аяк терәп каршы килделәр! Аларны
укырга керү кызыксындырмады. Иң ачулары килгәне – Хәерниса ападан
алган акча. «Әйтмичә, кешедән бурычка акча алып!» – дип кабатлады әти.
Инде үсеп җитеп, эшкә ярый башлагач кына, олы кызының өйдән чыгып
китүенә ул бигрәк тә риза түгел иде. Әле без бәләкәй чакта да әнигә:
«Кызларны тик тотма! Берсе сыер саусын, икенчесе ашарга пешерсен», –
ди торган иде. Әти үзе дә эшсез тормады. Мин аның ятып түгел, утырып
торганын да хәтерләмим. Тиктормас, чәүчәләк кеше иде ул. Шул ук вакытта
аның әни фикеренә колак салуын да беләм. Әнине ничектер күндерсәм, әни
әти белән сөйләшә белер иде. Тик әни дә каты тора, бармыйсың ди. Безнең
әнигә киңәш сорап, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килә иде. Әни
әйтсә, дөресен әйтә дип өйрәнгән инде без. Әти ничек кенә каршы торса
да, бикләп, бәйләп куя алмый. Әни исә мине авылда калдырырлык көчле
сүзләр таба алмагач, «саламга» ябышты:
– Кызым, мин бит әле сине күреп тә туя алганым юк. Шундый тиз үсеп
җиттең. Мәктәп тә өй эше, мәктәп тә өй эше. Инде чыгып китәм дисең. Тагы
бер ел гына яныбызда торсаң, әйбәт булыр иде. Лапас саласы бар. Печән,
утын әзерләүләрдә дә кул арасына керәсең, китмә инде! – дип ялынды.
Мине эш белән кызыктыра башлады.
– Әни! Син нәрсә? Киләсе елга кем белән укырга керермен? Безнең
класслар икенче курста булачак, ә мин? Юк инде, китәм булгач китәм! –
дидем.
– Барып җитүгә хат яз! Хәбәреңне башкача белдерә алмассың, – диде
әни. – Хат язышырбыз...
Әтинең кибеткә йөри торган кирзовый сумкасы хәзер минеке булды.
(Бездә кибеткә әти йөри иде, акча да аның кулында.) Аякта сигезенче
классны бетергәндә алган, әни әйтмешли, «асты резин, өсте брезин»
тапочкалар. Физкультура дәресләренә дә әйбәт булды ул. Колхозга эшкә
барасы дигәч, кунычлы галушлар белән йон оек та салды әни кара сумкага.
Өстә бишмәт. Ике кат күлмәк. Башка бернинди кием-салым юк.
Әни, тешен кысып булса да, ризалашты. Әти дә түзде. Авылдан мин
генә булсам, гомердә дә җибәрәсе түгелләр иде инде. Ә без байтак!
Кем әйтмешли, авылның абруйлы кешеләре – кибетче Садретдин белән
бригадир Гомәр кызлары Зима белән Мәймүнә дә безнең белән кайталар,
безнең белән китәләр. Алар янында без дә кеше рәтендә.
Шулай итеп, мин укырга китә алдым. Ләкин дүрт ел буена каникулларга,
ялларга кайткан саен әти белән әни: «Бәлки җитәр инде ул укуларың, кабат бармыйсыңмы әллә? Әнә, Мөршидә фермада аена кырык сум акча
ала! Кырык сум! Синең стипендияне күргән юк бит безнең. Кая куеп
бетерәсеңдер?» – дип аптыраталар иде. Бу 1962 ел.
Икенче курста безгә егерме сум түли башладылар. Бу инде акча иде.
Ашарга да җитә, әйбер дә алган булам. Ярдәм бер тарафтан да юк! Чөнки
минем стипендия акчасына өмет иткән өйдәгеләр мине иң бай кеше дип
саныйлар иде!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев