Чиккән кулъяулык (хикәя)

Яз... Быел ул авылда да, шәһәрдә дә иртәрәк килде. Кышын ишеп яуган кар өемнәре март башында ук ямьсезләнеп, иске бишмәт төсле керләнеп-каралып, бөтен матурлыгын җуйды.
Карлы яңгыр озак яуды. Таң сызылганда гына туктады ул. Авылларны район үзәге белән тоташтыручы асфальт түшәлгән юлның чокырлы-чакырлы урыннарында күлләвекләр җыелган. Иртәнге сәгатьтән үк юлга кузгалган машиналар ул суларны як-якка чәчрәтә-чәчрәтә ашыгалар.
Менә шул машиналарның берсе, яшел төстәге «Жигули», район үзәгендәге бизәкле тимер койма белән әйләндереп алынган ике катлы таш пулатның капка төбенә килеп туктады. Иске булса да, яхшы хуҗа кулында сакланган машинадан олы яшьтәге бер агай төште. Колакчын куян бүреген салмаган, кыска җылы курткасы авыл кешесе икәнен сүзсез дә аңлатып тора. Ул юл сумкасын алды, аннан машинаның ишекләрен бикләп, берәм-берәм тикшереп чыкты һәм түбәсенә зур хәрефләр белән «Сәламәтләндерү үзәге» дип язылган капканы ачып, эчкә узды.
Аны ишек төбендә үк күптән көтелгән кадерле кунак сыман каршы алдылар һәм икенче каттагы олы бер бүлмәгә чаклы озатып, компьютерлы, язу-сызу әсбаплары белән тулы өстәлләр артында утыручы бик мөлаем яшь кенә бер ханым хозурына тапшырдылар.
– Әйдә, абый, түргәрәк узыгыз. Күреп торам: ерак юлдан килгәнсез, арыгансыздыр, утырыгыз. Олы кеше белән аяк өсте сөйләшмиләр бездә, – дип, бик җылы итеп елмайды ул.
«Хуҗаларыдыр инде», – дип уйлады абзый һәм сумкасыннан үзе белән алып килгән юлламаны, паспортын алып, шул сөйкемле ханымга сузды.
– Безгә беренче мәртәбә килүегезме, Искәндәр абый? – Документларын укыгач, аңа бу юлы исеме белән дәштеләр.
– Алтмышка җитеп, читкә алты адым да ясаган кеше түгел дияр идем, дөнья булгач, район үзәгенә еш киленде, әмма шуннан ары чыкканым булмады.
 Гомерем иген басуында җир сөреп, фермада малларга кыш буе салам ташып узды. Ял йортларына да, санаторий дигәннәренә дә кыстадылар. Бер елны район сабанчылар конкурсында җиңгәч, Кырымга путёвка бирделәр хәтта. Бармадым, хатынны берүзен җибәрдем. Әле сезгә дигәненә дә фельдшерыбыз, Әлфия исемле бик миһербанлы кыз бала үзе районнан юллама алып кайтып бирде. Искәндәр абый, ялгыз башың тәрәзәдән карап моңаеп ятма, бар, кеше күреп, сәламәтлегеңне ныгытып кайт, дип, бик кыстагач кына ризалаштым, балам.
– Ә нишләп берьялгызың, дидең, хатының, балаларың юкмыни?
– Хатыным үлгәнгә сигез ай. Егерме елдан артык шикәр чиреннән интекте. Күзе күрмәс, колагы ишетмәс булды, бер аягын бот төбеннән кистеләр бәгырькәйнең. Үлеме дә кинәт кенә, аяк өсте дисәм дә ярый, иртән тәһарәт алып, намазлыгына басты да балта белән чабып аударган агач сыман идәнгә сыгылып төшеп, намазлыгы өстендә җан бирде.
– Урыны оҗмахта булсын, изге җан икән. – Өстәл артындагы ханым, авыр сөйләшүне өзеп, шулай диде.
Тәрәзәсе урам якка караган бу бүлмә ике кешелек иде, караватлар пөхтә итеп җыелган, каз мамыгыннан булмаса да, күпертеп куелган мендәрләр... Шәһәрдәгечә, ваннасы белән бәдрәфенә кадәр бар.
– Абый, куясы ризыкларыгыз булса, коридорда суыткыч та бар. Ашыкмагыз, иркенләп урнашыгыз да бездән кәгазьләрегезне алып, табибка керерсез, – диде дә чибәр ханым чыгып китте.
Искәндәр асылмалы юл сумкасын ачты. Кирәге чыгар дип, бер тавыгын суеп, үзе йолкып-чистартып, пешереп өлгергән иде, шуны төреп алып килде. Пөхтәләп төргән спорт костюмын кияргә ниятләп, караваты өстенә куйды. Ул хатыны исән чакта Чаллы базарына барып алып кайткан, кисә дә бер-ике генә кигән кара төстәге буй-буй сызыклы костюм-чалбарын киеп килгән иде. Элек кая барсалар да, киемен һәм башка кирәк-яракларын хатыны үзе барлап, үзе сайлап ала, Искәндәрне бала киендергән кебек киендерә торган иде. Хәзер уңга караса да, ялгыз, сулга борылса да, сөйләшер, киңәшер кешесе юк. Балалары: бер кызы Казанда, икенчесе Чаллыда, үз тормышлары белән көн күрәләр. Аналарын җирләгәч, баштагы мәлне ешрак кайткалап тордылар Тик: «Әти, ялгыз яши алмассың, күчеп кил безгә», – диючесе булмады. Әйтсәләр дә, бармас иде ул. Кызларың үзеңнеке булса да, кияү бит – чит кеше баласы. Гомер буе олы йортта хуҗа, хатынга – ир, балаларга чын әти булып яшә-яшә дә карт көнеңдә кияү кулына кал: ул тапканны ашарга, ул кушканча яшәргәме? Юк, Искәндәр анысын булдыра алмый инде. Ир кешегә ялгыз яшәү авыр, диләр. Анысы хак, баштарак Искәндәр ашын да пешерде, сыерын да сатмады – үзе сауды, үзе көтүгә куды. Тавыкларын да карарга өлгерде.
Кышны бигрәкләр авыр чыкты ул. Күршегә керми, беркемгә бармый, кар яуса – көрәп, яумаса – диванда аунап, телевизор карап, көн уздырды. Фельдшер Әлфия ишек шакымаса, язы да шулай бертөсле үтәр, җәе дә җитәр иде. Бар, дигәч, карышмады, күрәсең, үзен дә ялгызлык туйдыргандыр. Кичтән җыенды, иртән иртүк торып, юлга чыкты.
Җыенды дигәчтен дә, ул юл сумкасына нәрсә салырга, нәрсәләр алырга белми аптырады. Үз гомерендә түр яктагы шифоньерның ишеген ачканы юк иде. Бүген ул аның ике ишеген дә ачып куйды – аласы, киеп барасы киемнәрен барларга кереште. Шунда ул бик күптән күзенә чалынмаган, барлыгы истән дә чыга башлаган карасу-яшькелт төстәге солдат мундирын чөйдән алып, беренче мәртәбә күргән кеше сыман, бик озак әйләндерә-әйләндерә карады. Иренмәде, өстендәге киемнәрен салып, галифе чалбарын, ялтырап торган җиз 
төсле мундирын, элгечләр өстенә ясалган киштәдән йолдызлы фуражкасын киеп, көзге каршына килеп басты. Егет чагында озынча буйлы, шомырт кара куе чәчле, типсә тимер өзәрдәй гәүдәле, солдатта чакта ике потлы герне йөзәр мәртәбә «эһ» тә итмичә һавага чөйгән егет иде ул. Гомер тиз уза икән. Кайчандыр мәһабәт гәүдәсенә сыланып торган кием зурайган бугай, буш капчык сыман салынып тора.
Искәндәр, ыспайланырга маташып, күкрәк турысын сыпырып алды. Бер кесәсе күперебрәк торган шикелле тоелды аңа. Башта ул акча микән әллә, хатыны салып куйгандыр да оныткандыр, дип уйлаган иде. Акча да, солдат хаты да түгел бу – бик тә нәфис ефәк кулъяулык иде! Дүрткә бөкләнгән, кер дә кунмаган, еллар узып та хуш исләре бетмәгән. Зәп-зәңгәр җепләр белән челтәрләп чигелгән әлеге кулъяулык Искәндәр өчен яшьлегендә бик кадерле һәм истәлекле булса, йөрәктә яра калдырган, аның саф мәхәббәтенә хыянәт китергән көннәрнең инде онытылып беткән хатирәсе дә иде. Ул кулъяулыкның бер почмагына җете кызыл җепләр белән чигелгән сүзләрне, күзе начар күргән кеше сыман, әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, әллә укыды, әллә уйлар дөньясына чумып, шактый ара онытылып торды.
Искәндәр кулындагы кулъяулыкны пөхтәләп, дүрткә бөкләде дә инде гимнастёрка кесәсенә салмыйча, киеп барасы костюмының кесәсенә тыкты. Ни өчен болай эшләгәнен ул үзе дә бу мизгелдә әйтә алмас иде. Күңеле нишләптер нечкәрде, алда аны нидер көткәндәй билгесез хисләр кайнады.
Ул төнне күзләренә йокы кунмады Искәндәрнең, таң алдыннан гына бераз черем итеп алды. Күп нәрсәләр исенә төште аның, шул кулъяулык яшьлек хатирәләрен язгы ташкын сыман айкады...
Ул урынында микән дигән сыман, түш кесәсенә тыгылып, кулъяулыгын капшап карады. Онытып та җибәргәнмен, врачка керергә кирәк бит әле дип, утырган җиреннән торып, ашыга-ашыга ишеккә атлады.
Врач бүлмәсе шул ук катта икән. Шактый озын чират җыелган. Күбесе дивар кырыйлап куелган урындыкларга утырган, басып торучылары да җитәрлек. Искәндәр шулар янәшәсенә килеп басты.
– Минем арттан булырсыз, – диде аңа алдарак басып торган, күзгә ташланырлык чәчкәле озын күлмәк, кызыл төстәге җылы кофта кигән бер ханым. Ул бу сүзләрне башын бераз гына борып әйтсә дә, Искәндәр аның йөзендә ниндидер таныш төсмерләр күреп өлгерде. Буй-сыны да кемнедер хәтерләтә иде. Әллә берәр таныш кешегә охшаган гынамы?
Була бит шулай, берәрсенә читтән җентекләп карап торсаң, кешедә сиземләү тойгысы көчәя. Менә ул Искәндәргә борылып карады. Сүзсез генә баштан-аяк күздән кичерде дә:
– Сез Яшьлек авылыннан түгелме? – диде.
Искәндәр аны бер карауда танып алды. Илле ел гомер узса да, ул белгән унҗиде яшьлек чая, чибәр кыз бер дә үзгәрмәгән шикелле тоелды аңа. Үзгәрмәгән дип, ул яраткан сылу буйлы, карлыгач койрыгы сыман сызылып торган кара кашлы, кызыл ефәк тасмалар белән үрелгән, биленә чаклы төшеп торган толымлы Әнҗүдә түгел иде аның каршысында... Шул толымнарын кисеп, җилкәсенә җитәр-җитмәс кенә калдырып, коңгырт төскә буяган. Зәп- зәңгәр күзләрендә яшь чактагыча очкын уйнап тормаса да, инде шактый олыгайган, зифалыгын җуйган, шулай да һаман мөлаем Әнҗүдә иде бу.
– Син дә ял итәргә килдеңме, Әнҗүдә? – диде ул, исәнләшеп тә тормыйча. Әйтерсең лә гел очрашып, гел күрешеп торган танышлар.
– Әйе. Син һаман да авылдамы, Яшьлектәме, диюем? Үзең генә килдеңме, әллә хатының да мондамы?
Искәндәр, башта кайсы сорауга җавап бирим икән, дигән сыман уйланып, сүзсез торды. Аннан:
– Үзем генә, Әнҗүдә. Хатыным вафат булды, җәйгә елын үткәрәбез. Ә син кайда яшисең хәзер? Шулкадәр гомер узып, авылга да кайтканың булмады бугай, әллә юлларыбыз гына кисешмәдеме?
– Кайталмадым шул, Искәндәр, – диде ул, ниһаять, аңа исеме белән эндәшеп, – язмышым туган җирләрдән еракта йөртте. Тормышымны көйли алмадым, яшьлегем белән күп ялгыштым. Беренче зур ялгышым – сиңа биргән вәгъдәмне бозуым булды.
Шунда сүзләре өзелде. Әнҗүдәнең чираты җитте, ул врач бүлмәсенә кереп китте. Искәндәр дә бушаган урындыкларның берсенә килеп утырды...
Әнҗүдә бер колхозга, бер үзәккә караган күрше авыл кызы иде. Урта мәктәп тә алар авылында иде. Искәндәр шунда йөреп унны бетерде, ул аттестат алганда, Әнҗүдә сигезне генә тәмамлаган, буйга җиткән һәм классташлары арасында гына түгел, бөтен мәктәптә чибәрләрнең дә чибәре төсле тоела иде аңа. Алар укыганда ук аерылгысыз пар булдылар, качып-посып күрешмәделәр. Дәресләр бетү белән Искәндәр, күрше авыл егете булса да, Әнҗүдәне көн саен өенә чаклы озатып куя иде. Өйләренә кергәләде, әти-әнисе бик тә итагатьлеләр, Искәндәрне яраттылар, чәй эчерми озатмаслар иде. Мәктәпне тәмамлагач та, һәр кичне шул авыл юлын такырайтты ул. Кыз бик матур итеп бии, җиңел гәүдәле, биегәндә, аяклары идәнгә тимәс иде. Ә Искәндәргә Ходай моңлы тавыш биргән, аның җырлавын Әнҗүдәсе генә түгел, бөтен авыл таң калып тыңлый, концертларда катнашсалар, икесенә дә дәррәү кул чабарлар, кат-кат сорап биетер-җырлатырлар иде.
Аттестат алган җәйне үк Искәндәр комбайнга утырып, иген урды, ашлык суктырды. Беренче урагында ук районның яшь комбайнчылары ярышында кыр батыры булды. Шул көзне аңа хәрби комиссариаттан повестка килде. Армиягә китәсе атнаның һәр төнен таң әтәчләре кычкырганчы, бергә утырдылар. Вәгъдәләр куештылар. Иртәгә юлга дигән кичне кыз аңа читләрен үзе каймалап, бер почмагына: «Көтәм сине. Әнҗүдәң» дигән сүзләр чигеп, ефәк кулъяулык бүләк итте. Бүген аның түш кесәсендә шул кулъяулык иде...
– Искәндәр, Искәндәр дим, әллә мәрткә киттеңме? Синең чират, бар, кер врачка. Ул уйларын кабат яшьлегендә калдырып, башын күтәрде.
Врач бүлмәсеннән тиз чыкты ул. Әнҗүдә китмәгән, урындыкка утырып, аны көтә иде. Урнашып беткәч очрашырга сөйләшеп аерылыштылар.
***
Килгән көннәреннән башлап алар аерылмас пар булды. Ашханәгә дә бергә йөрделәр, бер өстәл артында кара-каршы утырып ашадылар. Дәвалау бүлмәләренә дә икәүләшеп керделәр. Ял итүчеләрнең күбесе бер-берсен беренче мәртәбә күрә, төрле авыллардан, хәтта күрше район-шәһәрләрдән дә килүчеләр күп. Шуңадыр аларны ирле-хатынлы бик матур пар, күз тимәсен үзләренә, дип йөрүчеләр дә бар иде. Үзләре дә язмышларын башкаларга ачып салмадылар.
Кичләр җитте исә, икенче каттагы «кышкы бакча» дип телгә кергән гөлләр арасында сөйләшеп туя алмыйлар. Сорашасы, аңлашасы сүзләре үткән гомер юлында күп җыелган шул. Читлеккә ябылган кенәри белән чибәр тутый кош та, алар керә башлагач, җанланып киткән төсле булды. Ялгыз кенәри читлек эчендәге чыбыкка кунып сайрап ала, тутый кош та, мин берьялгызым дигән сыман, аларга озак кына карап торганнан соң, үз телендә ашыга-ашыга нидер 
сөйләргә тотына. Тик Искәндәр белән Әнҗүдәнең генә бу читлек кошларында гамьнәре юк бүген. Алар яшьлек бакчасында Искәндәрне армиягә озатасы кичтә очрашкан сандугачлы беренче мәхәббәтләренең гомерлек шаһиты, авылга исем биргән Яшьлек чишмәсе буенда.
– Ул бәхетле кичтән соң күп гомер узды инде...
– Картаюын картаймадык әле, олыгаябыз гына. Ә менә кадерле әйбер тузмый да, искерми дә, ышанасыңмы шуңа? Син биргән ефәк кулъяулык менә ул, кер дә кунмаган, чигеп язган сүзләреңнең бер хәрефе дә уңмаган.
Искәндәр пөхтәләп дүрткә бөкләнгән кулъяулыкны Әнҗүдәгә күрсәтте.
– Ни гомерләр үтеп, ничек сакладың аны, Искәндәрем? – Болай кинәт кенә үз итеп эндәшүенә Әнҗүдә үзе дә уңайсызланып куйды, сөешеп-яратышып йөргән яшьлек елларында гына ул «син» дип эндәшә торган иде. Искәндәр дә моны онытмаган икән:
– Әнием дә сине нык яраткан иде. Игелекле бала күренә, әллә яучылыйбызмы, дигәне дә хәтердә. Армиягә барасым бар, кайткач туйларбыз, дигән идем. Килен каенана туфрагыннан ярала, дисәләр дә, сиңа безнең нигезгә килен булып төшәргә язмады шул, Әнҗүдә. Көтмәдең. Синең кияүгә чыгып, нефтьчеләр каласына китүеңне ишеткәч, яшәүнең мәгънәсе калмады шикелле тоелды миңа. Үрнәк солдаттан исәр солдатка әверелдем. Май бәйрәме алдыннан полк командиры приказы белән ун көнлек отпуск биргәннәр иде... Синең турыда хәбәр алган кичне, частьнең биек коймасы аша сикереп, самоволкага качтым. Кичке тикшерүдән соң, минем юклыкны белеп, шәһәр урамнарыннан эзләргә патруль чыгарганнар.
Иртәгесен мине ике атнага гауптвахтага яптылар. Отпускам да янды, кадерем дә бетте. Соңгы хезмәт елым иде, командирларымның карашы үзгәрде, наряд өстенә наряд бирделәр, иң авыр эшләргә җибәрделәр. Автомат белән сакта торган көннәремдә, әллә атылыйм микән дигән чакларым да булмады түгел, яшермим, булды, Әнҗүдә! Түш кесәмдәге менә шул яулык саклап калды мине. Кулга ала идем дә сүнеп барган өмет чаткысы кабынган төсле була иде...
Әнҗүдә бер сүз дәшми-нитми аны тыңлап утырды. Искәндәр дә, сөйләвеннән туктап, янәшәсендә утырган Әнҗүдәнең җылы кулларына кыяр-кыймас кына кагылды, каршылык күрмәгәч, шул җылы кулларны сыйпый-сыйпый иркәли башлады. Әнҗүдә, яшьлегенә кайтып, Искәндәр белгәндә, озын толымлы, бүген исә кыска итеп киселгән, коңгырт төскә буялган чәчләреннән тәмле исләр килеп торган башын Искәндәрнең иңбашына куйды. Алар шулай ут алмаган дөм караңгы бүлмәдә икәүдән-икәү шактый гомер утырдылар. Икесендә ике уй дөньясы иде.
***
Беренче көннәрне Искәндәр белән Әнҗүдәне ир белән хатындыр, олыгайгач та пар күгәрченнәр кебек, диючеләр күп булды. Бер авылдан килгән танышлардыр, дип фаразлаучылар да табылды.
Күпләрнең күз уңында булып, күңелләрен кытыклап торган сер ял итүчеләрнең тамашалар залында уздырылган танышу кичәсендә ачылды.
Әйтелгән сәгатьтә зал шыгрым тулы иде. Сәхнәгә баян күтәреп чыккан оештыручы Илгизәне күргәч тә, зал дәррәү кул чапты. Кул чабулар тынганчы ук Илгизә баян күрекләрен тартып, тынычландык, дигәндәй, аккорд биреп алды һәм моңсызларны моңландырырлык, көйсезләрне җырлатырлык, нечкәргән күңелләрне елатырлык моңлы көй уйный башлады.
Алдан репетиция ясап куйганнар диярсең, ярты зал шундук җырга кушылды...

Ах, әгәр мин бер гөл булсам, Ал чәчкә атар идем.
Атлап түгел, яшьлегемә Йөгереп кайтыр идем...
Илгизә беркавым зал тынычланганны көтте.
– Залда гыйбрәтле, кызыклы, үкенечле язмышлы кешеләр бар. Танышыйк, таныштырыйк үзләре белән...
Таныштыруны ул атказанган укытучы Клара ханымнан башлады; аннары ирле-хатынлы, Ленин орденлы бригадир Гаяз абый белән картайганчы сыер сауган, хәзер кул-аяклары сызлаудан арынмаган Кафия апалар үз яшьлекләре, үз язмышлары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Кичәне Җәлил бистәсеннән килгән фольклор ансамбле җырчылары тагын да җанландырып җибәрде.
– Хәзер мин сәхнәгә илле елдан соң, менә шушы безнең үзәккә ял итәргә килгәч, чын мәгънәсендә яшьлекләренә кире кайткан, үкенечле язмышлы бер парны чакырам. Алар – Искәндәр абый белән Әнҗүдә апа. Рәхим итегез зал түренә!
Күпләр өчен чишеп булмастай табышмакка әйләнгән сәер һәм серле парны күргәч, зал йокыдан уянгандай пышылдашып алды.
– Таныштыруыбызны кемнән башлыйбыз, Искәндәр абый, сүзне сиңа бирикме?
– Мин ялан кырда эшләп гомер уздырган кеше, сүзгә осталыгым чамалы. Әнҗүдә сөйләсен башта, дим...
– Алайса, Әнҗүдә апа, син баскан килеш, менә шушы урындыкка утырган Искәндәр абыйның җилкәсенә кулыңны куеп, яшьлектә калган мәхәббәтең белән таныштырасың. Аллага тапшырдык!
– Безнең мәхәббәтебез... Искәндәрне армиягә озаткач та, җанымны кая куярга белми йөрдем. Солдат хатларын көн саен капка төбенә чыгып көтеп ала идем. Искәндәрнең хатлары ике көнгә бер диярлек килә иде башта. Тора-бара, солдат тормышына күнегеп, туган якны сагыну сагышы басыла башлагандыр инде – атнага бер-икене ала идем. Искәндәр күп сүзле, төче телле егет түгел, һәр сүзен сайлап сөйли. Шулай да ул язган хатлардагы күңелгә сары май булып ятарлык ягымлы, җылы сүзләрне, бәхетемдер дип, җылый-җылый укыдым.
Ул киткән җәйне Алабуга укытучылар институтына укырга керәм дип барган идем, конкурстан узмадым.
Искәндәр кайтасы елны, урак өсте башлану белән, авылыбызга янәшәбездәге Чаллы шәһәреннән автоколонна килде. Шофёрларның күбесе солдат хезмәтен тутырып, яңа кайткан япь-яшь егетләр иде. Гадәттә, аларны икешәр-өчәр кешегә бүлеп, бала-чагасыз гаиләләргә фатирга урнаштыралар. Безгә ике яшь егетне керттеләр. Әни аларны җәй көннәрендә безне йоклатып-уйнатып үстергән зур сәкеле ак келәткә урнаштырды. Шунда ашадылар, эштән кайткач, шунда ял иттеләр.
Егетләрнең берсе, сызылып кына үскән кара мыеклысы – Җәмил исемле иде ул – бик тә чая, бигрәкләр юмагай телле булып чыкты.
Җәйге кичләр якты, озын бит ул, кояш соң бата, иртә калка. Элеваторга икмәк илтмәгән көннәрендә кырда суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташыйлар. Комбайннар туктау белән өйгә кайталар. Җәмил әни әзерләп куйган кичке ашны ашый да, өс-башын алмаштырып, капка төбендәге озын эскәмиягә мандолинасын тотып чыгып утыра. Тальян гармун моңнарына күнгән кичке авыл урамнарын сихри ят моң сискәндереп җибәрә. Яшь йөрәкләрендә мәхәббәт гөле чәчкәгә 
бөреләнергә торган җилкенчәк кызларны кичке уенга чакыра сыман. Шулаен да шулай икән шул. Басуда, ындыр табакларында, җәйләүләрдә көн буена эшләп, арып-талып кайтуларын да онытып, мандолина чакырган тылсым тулы капка төбенә җыела алар. Уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, тыючы да, куучы да юк үзләрен. Андый кичләрдә тирә-күршедәге, каршы яктагы урам тәрәзәләре тутырып ачылыр иде дә аларда яшьлекләрен искә төшереп тамаша кылучы әниләребез, апаларыбыз күренер иде.
Яшьләр таралышкач та, без Җәмил белән шул эскәмиядә икәүдән-икәү кала башладык...
...Шул сүзләрдән соң Искәндәрнең тәне тартышып куйган төсле тоелды Әнҗүдәгә. Ул җилкәдәге кулын алды да, сөйлимме, юкмы дигән сыман бер залга, бер Искәндәргә карап алды. Зал тып-тын иде. Илгизә генә шул тынлыкны бозып:
– Шуннан, шуннан ниләр булды, Әнҗүдә апа, Искәндәр абый солдаттан кайтып төштеме әллә?
– Юк, кайтмады, сеңлем, кайтса, үз бәхетемне үз җүләрлегем белән җуймаган булыр идем мин. – Ул, үзе дә сизмәстән, яшьлек йомгагын сүтә башлады. – Кичке сөйләшүләр, иртәгесен рульдәге Җәмил янәшәсенә утырып, ындыр табагына эшкә баруларның мәгънәсе тирәнәйде. Юма теле белән әнине дә үз ягына аударды. Әрҗә төбенә салып, тавык-чебиләренә бер-ике чиләк бодай, арпа алып кайта башлады. Элеватор урнашкан шәһәрдән күчтәнәчләрен әледән-әле әни кулына тоттыра.
– И-и, нинди инсафлы бала, шундый киявем булсын иде, – дип, миңа оеткы сала башлады әни. Соңрак:
– Күктәге торнага ымсынып яшәгәнче, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырмыйсыңмы әллә, кызым, ул солдатың кайтса да, сиңа әллә өйләнә, әллә юк, – дип, җае килгән саен кабатлап торды. Күңел исәрләнде, ни уйларга, ни эшләргә белми йөрдем. Үзем Җәмилдән читләшмәдем.
Урак тәмамланып, ташыйсы-тапшырасы ашлыклар азайган бер мәлдә Җәмил кичкә каршы Чаллыга кайтып килде. Үзе белән әтисен-әнисен дә утыртып килгән бу. Мин башта әни кунакка чакыргандыр, дип уйлаган идем. Әни бәлеш салып, таба ашлары пешереп, олы табын әзерләде. Ул көнне Җәмил дә эштән иртә кайтты.
– Элеваторга соңгы ашлыкны илттек, – диде ул. – Атна азакларына табан эшләрне түгәрәкләп китәбез инде.
Әтисе аның соңгы сүзенә кушылып:
– Тик буш кул белән китмәскә иде безнең исәп, – диде, һәр әйткән сүзенә тирән мәгънә салып. – Без бу нигезгә яучы булып аяк бастык бүген, кызыгызның кулын улыбызга сорарга килдек. Без риза, сездән ризалык көтәбез.
Әниемнең җавабы әзер иде: «Риза булмыйча, бик риза без, шулай бит, атасы?» – дип, өчебез өчен дә җавап биреп, минем ризалыгымны сорап та тормыйча ярәште дә куйды. Әти дә, әни сүзеннән чыкмый торган ир, баш кагып кына ризалыгын белдерде. Шул табында алдагы җомгада безнең өйдә никах укытасын һәм кызны озату көнен килешеп куйдылар.
Нәкъ бер атнадан беренче саф мәхәббәтем кабызган ялкынга су сибеп, хатын- кыз язмышына язылган бәхет капкасын үз кулларым белән ябып, өйдән һәм туган авыл капкасыннан, яшьлек җүләрлеге белән алда нинди язмыш көткәнен уйламыйча да чыгып киттем. Мин моны яши-яши, олыгая-олыгая аңладым, тик соң иде. Бәхет кошым башка берәүнең кулында иде. Ике бала белән, шәһәрне калдырып, аерылып, авылыбызга кайткан елны Искәндәр өйләнгән иде...
Әнҗүдә зал ни әйтер дигән сыман аны кызыксынып тыңлаган кешеләргә күз тутырып бер карап алды да Искәндәр янәшәсендәге урындыкка утырды.
– Сезгә сүз, абый, – диде сәхнә читендә басып торган Илгизә. – Хәзер инде сез Әнҗүдә апаның янәшәсенә басып, кулларыгызны җилкәсенә куеп сөйлисез. – Сөйлисез, дип, сүзгә маһир кеше түгел мин, басу тургаемын. Көннәр буе җир сөреп, иген игеп, тургайларга кушылып җырлап узды минем гомеркәем. Күңелемдәгесен җыр белән әйтергә тырышырмын бүген. – Ул кичә башында Илгизә урындыкка куйган баянны кулларына алды да, каешын иңбашына киеп,
берәүгә дә таныш булмаган бик тә моңлы көйне уйнап җибәрде һәм:
– Яңа җыр бу, радиодан яздырып отып алган идем, – диде дә моңлы көчле
тавыш белән җыр башлады:
Ник соңладың, ник соңладың, дисең миңа, Син бит миннән ерак – ары идең. Очрашсак та, күрми үтәр идек,
Син бүтәннең назлы пары идең.
Тартылган, сузылган баян күрекләреннән ташып чыккан моң, чишмә сулары челтерәгәндәй яңгырап, күңелләргә үтеп кергән матур тавышы бер мизгелгә зал тулы йөрәкләрне җилкендереп сихерләде, моң агылды да агылды...
Соң булса да эзләп таптым сине, Аерылышу мөмкин түгелдер. Тәүге сөю тоташ ялкын булса, Соңгы сөю утлы күмердер.
Искәндәр җырның кушымтасын җырлаганда, яшьлеген, югалткан үкенечле мәхәббәтен искә төшереп нечкәргән күңелләр, чыланган яшьле күзләр белән тулы зал моң дәрьясыннан арынып, дәррәү кул чапты. Искәндәрне сәхнәдән төшермәделәр, кабат җырлатасылары килде. Тик ул мин бит артист түгел дигән сыман баянын урындыкка куйды да сәхнәдән төшеп китте.
***
Вакыты киртләп куелган ял итү көннәре бер-бер артлы үтте. Көндезләрен дәваланып, кичләрен уеннар уйнап, кичәләр оештырып, концерт-кино карап, ике атнаның ничек узганын тоймадылар да алар. Кайтасы көн җиткәч, иртәнге аштан соң, Әнҗүдәне алырга машина белән кызы килде. Искәндәр үзе соңрак китәргә булды, ул Әнҗүдәне озата чыкты. Кызы, буй-сыны белән дә, төскә- биткә дә коеп куйган әнисе иде.
– Исәнме, Искәндәр абый, – дип, үзе кул биреп күреште ул. – Гаҗәпләнмәгез, әни миңа телефоннан сезнең көтмәгәндә-уйламаганда очрашуыгызны сөйләде. Шуңа беләм мин сезне. Минем исемем Гөлфия, Искәндәр абый, кунакка килегез безгә.
Алар кочаклашып та, кул бирешеп тә саубуллашмадылар, Әнҗүдә машина ишеген ачып утырыр алдыннан:
– Адресны, телефонны бирдем, югалта күрмә, – дип кеткелдәп көлеп алды. – Үз җаең белән килерсең, көтәм сине!
«Көтәм сине» – Әнҗүдә яшьлегендә ап-ак ефәк кулъяулыкка чигеп язган шушы тылсымлы ике сүзне белепме, белмичәме, тагын бер мәртәбә әйтте дә кабат күз уңыннан югалды...

Искәндәр кичкә каршы гына кайтыр юлга чыкты. Аңа кайчан кайтса да, барыбер түгелмени?! Өйдә сагынып-саргаеп көтеп торган кешесе юк.
Көтәм сине... йөрәк тибешенә кушылып, әледән-әле күңелендә кабатланып торган, юл буе җанга тынычлык бирмәгән шул ике сүз очына чыга алмаслык уйлар дәрьясында айкалды...
Әнҗүдә белән кушылды да, ди. Балалары ни әйтер? Риза булырлармы чит хатынны туган нигезләренә кертергә? Бәлки, ризалашырлар да. Әниләре үлгәч, үзләренә чакырмадылар түгел, кат-кат чакырдылар. Үз куллары белән ата-баба нигезенә салган шушы йорт-җирне ничек ташлап китсен ул! Юк, ике аягының берсен дә атламаячак. Нигезне туздырып, балалары кулына калып, өйдә асраган этне куып чыгарган сыман урамда калучылар турында да ишеткәне бар Искәндәрнең.
Картлыгында хатыныннан калган ир-ат ялгыз да яши алмый. Өйләнеп тә уңмаганнары үз авылларында да җитәрлек, ерактан эзлисе юк. Картлык ишеген ачканда, берәү дә гыйшык утында янарбыз, дип килмәс бит инде. Югары очтагы картайганчы тракторыннан төшмәгән Шәрифҗан абыйсы басуда чирәмгә сузылып ятып, ял итеп алган чакларында:
– Искәндәр, энем, син яшь кеше, тимер тибеп өзәрлек чагың. Мин дә бер дә картаймас кебек идем, хәзер алда ни көтә, дип уйлана башладым. Ходайдан бер генә нәрсә сорыйм мин, энем, хатыннан ялгыз калмасам иде, алдан үлсәм иде, – дигәнен бер генә түгел, берничә мәртәбә тыңлады Искәндәр. Ул чакта бу сүзләрне көлеп кенә уздырган иде, хатыны вафат булгач кына, бөтен нечкәлеге белән аңлады.
Көтәм сине... Көтәсеңдер, анысында шигем юк, Әнҗүдә, тик яшәп китә алырбызмы? Яшьлектә үзең сүндергән учакта чаткы да калмады бит. Тергезеп булырмы шул учакны, пыскып-пыскып янса да, картлыгыбыз үкенечле булмас иде. Искәндәр менә шул уйларны башына чалма итеп урап, атна буе исәр кеше сыман йөрде дә, аек бер фикергә килеп, Әнҗүдә яшәгән шәһәргә сәфәр чыкты.
Иртән китте, кичке эңгер-меңгердә, үз машинасы белән капкасы төбенә кайтып җитте.
Ялгыз китте, парлап кайтып төштеләр. Искәндәр, егетләр җитезлеге белән машинадан алдан чыгып, Әнҗүдә утырган яктан ишекне ачты һәм кулын сузды. – Әйдә, төкле аягың белән, килен, бәрәкәтең белән кер безнең нигезгә! Аяк астыңа кайры тунны әйләндереп җәюче дә, йомшак мендәргә бастырып, бал белән май каптыручыбыз да юк бүген, – дип, әллә шаяртып, әллә инде
күңелендәген ачыктан-ачык әйтеп, тимер капканы барып ачты һәм Әнҗүдәне – яшьлегендә ап-ак туй күлмәкләре кидереп, җигүле пар атларда төшерү турында хыялланган киленне җитәкләп, үз оҗмахына, үз почмагына алып кереп китте. Килен бирнәсе – алыпсатарлар товар йөртә торган аклы-каралы олы сумка иде.
***
Җир өстендәге пычракны ташкын итеп агызган, табигатькә җан өргән, карт йөрәкләрне дә җилкендергән яз үтте... Чәчәкле җәйне, елак кара көз алыштырды... Кыш уртасы да җитте... Ләкин алар әле һаман аерым – Әнҗүдә киң караватта ялгызы ята, Искәндәр икенче бүлмәдәге йомшак диванда йоклый...
Йоклый дип инде, Искәндәрнең айдан артык рәтле-юньле йокы күргәне юк. Уй белән ята, уйларыннан арынып өлгерми, таң белән аякка баса.
Баштагы мәлдә уртак тормышлары матур башланган иде шикелле. Икесен дә ялгызлык туйдырган булдымы, көннәрен дә сөйләшәләр, төннәрен дә серләшер сүзләре җитәрлек иде. Әкрен-әкрен яшьлек хатирәләре белән тулы күңел сандыклары бушады, гадәти тормыш мәшәкатьләре белән күмелгән авыл тормышы башланды.
Хатыны үлгәч, Искәндәр мал-туардан арынды үзе, тавыклар белән генә калды. Ул аларны да иренмичә карады, җимен бирде, суын куйды, кышын тагаракка кар кертеп салды. Әнҗүдә, авыл кызы булса да, гомерен шәһәрдә үткәргән хатын, крәстиян нужасына чуммасын әле дип, күп эшне үзе эшләргә тырышты. Алсуы ашка-суга бик булган хатын иде, Әнҗүдә ботка пешерсә – боткасы, коймак тугласа – коймагы күп вакыт көйгән була. Авыздан сулар китереп, исе борынны кытыклап торган ит бәлеше, таба ризыкларын Алсу үлгәннән бирле күргәне юк Искәндәрнең. Сирәк булса да, җаны теләгән, күңеле төшкән таба ризыкларын үзе пешергәләде. Алсуы исән булса, хатын-кыз эшенә тыгылып, хатынша булып йөрмә аш-су бүлмәсендә, дияр иде. Әнҗүдә андый сүз әйтмәде, ул пешергән һәр ризыкны, тәмле булган, шәп повар икәнсең, тракторчы булып әрәмгә гомер уздыргансың, дип, кеткелдәп көлә-көлә ашады.
Араларына шайтан кергән көн кышның соңгы аенда булды. Һаман да шул акча сәбәпче булды аңа. Искәндәрнең пенсиясен хат ташучы китереп бирә. Ул аны ала да савыт-саба тезелгән шкаф киштәсендәге олы чәйнек эченә салып куя, кирәк-яракка шуннан үзе алып тота.
Бүген дә хат ташучыны капкага чаклы озатып кергәч, аның пенсиясен санап утырган Әнҗүдә кулыннан акчаны алды һәм үзе белгән урынга илтеп куйды. Әнҗүдә беркавым дәшми утырды да:
– Искәндәр, тормышта ирләр акчаны хатын кулына бирә. Яши башлаганыбызга инде ел тула, минем синең акчаны күргәнем юк әле, – диде. – Син дә пенсия аласың бугай, минем дә күргәнем юк, әллә сиңа пенсия түләмиләрме? – дип, Искәндәр сүзне шаянга борып, нокта куярга уйлаган иде, барып чыкмады, Әнҗүдәгә аның шаяртуы барып җитмәде, тавышын ачуланган
сыман көчәйтә төшеп:
– Нишләп бирмәсеннәр, бирәләр, тик өйгә генә китермиләр, сберкнижкага күчерәләр.
– Бик әйбәт. Күчергәнне алып буладыр бит? Әллә картлык көнеңә җыеп барасыңмы?
– Җыям, ди, әйттем бит инде, кызым ирдән аерылып кайтты, ике баланы берүзе үстерә. Пенсиямне аларга бирәм, бала бит...
– Минем дә ике балам бар. Оныкларымны үстерәләр. Икесе дә «КамАЗ» заводында туктап-туктап, атнага өч-дүрт көн генә эшлибез, диләр. Мин дә аларга бирсәм, газга, утка, суга кем түләр? Мал-туар юк, абзар буш, күп ризыкны кибеттән сатып-алып көн күрәбез, Әнҗүдә. Үзең күрәсең, эчеп-тузып, әрәм-шәрәм итеп йөрмим. Безнең бөтен тапкан малыбыз хөкүмәт биргән шул пенсия бит.
– Абзарым дигән була тагын. Өеңне дә, абзарыңны да – бар мөлкәтеңне балаларыңа бүләк итеп яздыргансың бит. Беркөнне шкафның тузаннарын сөрткәндә, кәгазьләрең арасыннан васыятьнамәңне күреп шаккаттым. Шыр ялангач хәерче икәнсең бит син, Искәндәр. Сиңа ышанып, мин җүләр кияүгә чыктым. Ә син үлсәң, балаларың икенче көнне үк мине куып чыгарачаклар, шулай түгелме?
– Син ни сөйлисең, Әнҗүдә, мин бит әле үләргә җыенмыйм, типсәм, тимер өзәрлек ирмен.
– Алла диген, дөньяныкын бер дә белеп булмый, адәм баласы бүген исән, иртәгә... – Ул җөмләсен нокталап бетермәде, сүзне икенчегә борып, йомшаграк тавыш белән:
– Никах укыткач та әйттем мин сиңа, язылышыйк, никахыбызны 
законлаштырыйк, дидем. Бер түгел, ун әйттем. Әле дә соң түгел, язылышсак, васыятеңне дә үзгәртерсең, йорт-җиреңне хосусыйлаштырырбыз да, миңа да өлеш яздырырсың.
– Мин язылышкан законлы хатын белән гомер кичердем, балалар үстердек, бу нигездә аның да хезмәте – уртак мал. Кем беләндер бүлешәсе малым юк. Законлы хатын буласың килгәч, көтәргә идең. Минем эчкерсез яшьлек мәхәббәтемне ташлап, өч иргә җиткәнсең, язылышкансыз, малларын, фатирларын бүлешеп аерылышкансыз бит. Сиңа мин түгел, минем мал, йорт-җирем кирәкме? – Искәндәр аның җавабын да көтмичә, гарьлегенә чыдый алмыйча, әй, дип кул селтәде һәм тиз-тиз генә киенеп, ишегалдына чыгып китте.
Ул анда үз-үзен кая куярга белмичә, тынычлана алмыйча, әрле-бирле йөрде. Кулына лом алып, кар астына су төшеп каткан ышык урындагы бозларны вата башлагач кына бераз тынычланды. Тынычланды дигәч тә, карт йөрәкнең дөп-дөп ярсып тибүе кимеде, тик Искәндәрнең өйгә керәсе килмәде. Бозларны чабып, кардан ачылган кояшлы җир өстенә таратып бетергәч, тавык кетәклегенә керде, андагы кыш буе җыелган тиресне кырып, әрҗәле кул арбасына төяде дә бәрәңге бакчасындагы өемгә чыгарып түкте. Эш белән вакытның узганын сизми дә калды, соңгы арбаны бушатканда, язгы кояш җир читенә тәгәрәп төшеп, күк чабуын алсу нурларга мана-мана баеп бара иде. Көн саен күзәткән шушы кичке манзараны беренче мәртәбә күргән кеше сыман баскан килеш шактый вакыт сокланып торды. Аннары кул арбасын бакча кырыена чыгарып, ихата коймасына терәп куйды һәм көздән ярылмый калып, утыргыч итеп куелган каен бүкәненә барып утырды.
Яшәгәндә, бар нәрсә дә онытыла: кайгы-хәсрәт тә үтә, авыр сүз дә йомшара, аны да кичерәсең, тик менә беренче мәхәббәткә кылынган хыянәт һич кенә дә онытылмый икән. Кушылып, парлы мендәрләрдә йоклый башлагач та, Искәндәр Әнҗүдәгә күнә, үз итә алмый газапланды. Алсуы ирененә иннек, бит алмаларына кершән якмады, сирәк кенә, кунакка барганда гына, Искәндәр туган көненә бүләк иткән француз хушбуен бармак очына тидереп кенә, колак артларына сөртер иде. Бизәнмәсә дә, Искәндәр өчен чибәрләрнең чибәре, гүзәлләрнең гүзәле иде бит ул. Башны башка куеп ятсалар, чәчләреннән күңелгә якын хуш ис килеп торыр иде. Кышкы суыкларда өй суынган төннәрдә Алсуын кочаклап, аңа сыенып ятса, мич җылысы бер читтә торсын – изрәп йокыга китәр иде.
Әнҗүдә белән алай түгел. Ят иде ул. Авыл кызы булса да, шәһәрдә гомер уздырып, авыл тормышыннан бизгән, кош-корт янына да чыкмый, аш-суга да осталыгы чамалы.
Бер көнне Искәндәр:
– Әнҗүдә, суыткычта Алсудан калган колмак чүпрәсе бар, әйдә әле, баш ясап, кайнар мичтә авыл ипие пешерик, ят ризык бик тәмле була ул, – дип башлаган иде, сүзен төгәлләргә өлгермәде...
– Хәзер, Мамай заманындагы мичеңне ягып, камыр басып, ипи-кабартмалар пешереп ятармын. Пешкәне әнә кибет тулы, кер дә алып чык, акчаңны йомарлап ятма, – дип авызын япты да куйды.
Искәндәр ул көнне каршы дәшмәде. Ямьсезләнәсе-тәмсезләнәсе килмәде инде. Авылга газ кергәнгә дә биш былтыр, утын ягып өй җылытасы, казан астына ягып, аш пешерәсе юк. Авылда миче сүтелмәгән өй бар микән, булса да Искәндәрдә генәдер, шәт. Алсуы сүттермәде. Аларның урам як бакчаларында Искәндәр белгәннән бирле коймага үрелеп колмак үсә. Әнисе җәй урталарыннан соң шул мичтә пешерә торган чәкчәкләргә охшаган чәчәкләрен җыеп киптерә дә кыш буе шуны кайнатып, оеткы салып, чүпрә ясый һәм шешәләргә тутырып сакларга куя иде. Киленне каенана туфрагыннан яралган, диләр бит, Алсу күп эшкә каенанасыннан өйрәнде. Әни белән кыз сыман бик тату яшәде алар. Урын өстенә калгач та, Алсуы аны үз анасыннан артык тәрбия кылып, соңгы юлга озатты... Искәндәр мич алдына баскан килеш шуларны күңеленнән кичерде дә, чукынып китсәнә, дигән сыман кулын селтәп, тиз-тиз өйдән чыгып китте. Ул чакта да ике көн кырлы-мырлы гына сөйләшеп йөргәннәр иде.
Бүген исә Искәндәр караңгы төшкәч кенә кайтып керде. Әнҗүдә алгы өйдә телевизор карый. Аш бүлмәсендә аны көтеп торучы, ашыйсыңмы, чәй эчәбезме, диюче дә юк. Искәндәр өстендәге курткасын, бүреген салып, чөйгә элде дә, бер сүз дәшми-нитми, балалар үскәндә, алар бүлмәсе булган, алар таралышкач, Искәндәр үзе ял итәргә, беркемгә дә комачауламыйча, шунда телевизор карарга яраткан бүлмәгә кереп китте.
Әмма бу халәттә озак яши алмадылар. Кояшлы бер иртәдә барысы да хәл ителде дә куйды. Искәндәр уянганда, Әнҗүдә аш бүлмәсендә чәйләп утыра иде. Бер ел элек күтәреп килгән олы шакмаклы сумкасы ишек төбенә куелган. Искәндәрнең шул сумкага карап торганын күрептер инде, Әнҗүдә:
– Мин китәм, Искәндәр, безгә бергә яшәргә язмагандыр инде. Әнә, нинди сумка күтәреп килсәм – шуның белән китәм, бер ел яшәдек, арткан бер җирем дә юк. Күрәсем дә юк, чөнки син үзең хәерче. Бу минеке, дияргә нәрсәң бар?! Авызың ачсаң – үпкәң күренә, җанкисәгем.
– Син ни сөйлисең, Әнҗүдә? Уйлангансың, акылыңа килгәнсең дигән идем. Ярар, мин сине кумыйм, китәсең икән – юлыңа ак җәймә. Хәзер машинаны кабызам, чыгарсың, – дип, ишек тоткасына кулын салган иде, Әнҗүдә:
– Кабызма, кызым такси белән килеп җитә хәзер, – дип, аны туктатты.
Ул арада урамда машина кычкырткан тавыш ишетелде. Әнҗүдә чөйдәге җиңел пәлтәсен алып киде дә, авыр сумкасын күтәреп, урамга ашыкты. Искәндәр урындыгында утырган килеш калды.
Озак утырмады, капкасының «дөп» итеп ябылуына сискәнеп, кинәт кенә сикереп торды да шифоньердагы костюм кесәсеннән чиккән кулъяулыкны алып, урамга атылып чыкты. Ул чыкканда, Әнҗүдә утырган такси, авылның югары очындагы күперен узып, баганалы олы юлга борылган иде инде. Искәндәр капка баганасына сөялгән килеш Әнҗүдәне алып киткән шул юлга бик озак карап торды.
Ул, авыр уйларыннан айнып, Әнҗүдәнең үзенә кире бирермен дип алып чыккан кулъяулык белән яшьле күзләрен сөртеп алды. Аннары әрдәнәдән бер кочак каен утыны алып кереп, берәм-берәм мич алдына бушатты. Әле генә капка төбендә җанына тынгылык бирмәгән уй-фикеренең берсен үтәргә җыенуы иде аның. Алсуы үлгәннән бирле кул тимәгән агач саплы озын тимер кисәүне мич астыннан тартып чыгарды. Ботаксыз коры пүлән сайлап, чыра телде дә мич төбенә өйде. Каен тузына ут төртеп утын өстәде. Күптән ут күрмәгән мич эче кинәт дөрләп яктырып китте. Корымлы морҗа да, гүя сөенә-сөенә, ялкынны үзенә тартты. Коры каен утыны бик тиз янып бетте: башта утлы кисәүгә әйләнде, аннан кып-кызыл күмер булып, мич төбенә җәелде. Искәндәр күмерне әледән-әле әйләндергәләп, бер урынга өя торды. Һич икеләнеп тормыйча теге кулъяулыкны кисәүнең очына туздырып салды да утлы күмер өстенә ыргытты. Яулык гөлт итеп бер балкып алды да аклы-каралы көлгә әйләнде.

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: