Проза
-
6 августа 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк! -
5 августа 2024 - 09:00
Шундый инде без... (дәвамы)
- Минем бердәнбер максатым – яшь пар табу, бабай. – Шул бәйрәмдә генә табарсың да инде, энем. Әнәс оныгында акча күп, мәгәр зурдан кубып Сабантуй оештырса, илнең төрле култыгыннан улы-кызы, киявекилене Сыерга җыелачак. -
4 августа 2024 - 09:00
Шундый инде без... (дәвамы)
Галиб хәбәр көтте. Һай, пырдымсыз! Мирзам әле генә Җиргә кунаклады. Бурычымны үти алырмы яисә яшь парларны сайларлык тәҗрибәсе җитәрме, дип хафаланмый, Оныкка ышана Хуҗа, юксыну йөрәкне телгәли иде. Юксыну... Центаврда сагыш-сагынулар юк, ә аңарда бар, чөнки Галиб... -
3 августа 2024 - 09:00
Шундый инде без... (повесть)
Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп, дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә: – Бәрәч, нишләп буш син? – диде. – Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән. Шофёр бот чабып көлде: – Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар? – Бездә... – Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде. – Кайда ул сездә? – Бездә... Әбинең бакчасында. -
2 августа 2024 - 13:00
МӘХӘББӘТ НИЧӘҮ БУЛА? (хикәя)
Мәхәббәт турында күп языла, күп сөйләнә. -
2 августа 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып, баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде. -
1 августа 2024 - 13:00
Милициянең йөз кызыллыгы (бәян)
Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар... -
1 августа 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Уйланырга урын бар шул. Көз җитә, Мәкәрҗә ярминкәсе, сатып-алуның иң кызган чагы җитә. Мөхәммәтҗанның ике улы, бәйләп куелгандай, монда яталар. Шулай килеп чыкты – ул аларны вакытында читкә җибәрмәде. Ә бит алар кайчандыр Парижга университетка юл сайлаганнар иде! Болай барса, ни булыр? -
31 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Гафу ит мине, Аллам, гөнаһлы бер кызыңны, Синең дөрес юлда булмаган бер колың өчен догаларым белән мөрәҗәгать иткән өчен. Гомер бир Син аңа, ялынам! Яратам мин аны, Бөек Аллам! Яратам! Гөнаһлымындыр шуның белән, үкенәм һәм ярлыкау сорыйм! Яратам, башкача булдыра алмыйм! Ул да мине ярата бит! Нишләргә соң миңа? -
30 июля 2024 - 13:00
Марфа түти (хикәя)
Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа унбер яшь тулган гына иде. Без дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм өченче яше белән баручы энем Хәйдәр бик тә дус, бик тә тату бер гаилә булып яшәп ята идек. Әтием белән әнием укытучылар, мин шул елны дүртенче классны тәмамлап, бишенчегә күчкән бер малай идем. Өстәвенә ул елны без барыбыз да бик дулкынланып, бик куанып тагын бер вакыйга көтә идек: әниебез тиздән безгә кечкенә бәби алып кайтырга тиеш иде... -
30 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның ахыры)
Остазыбызның дөрес фикерләре, төпле киңәшләре, мәгънәле ишарәләре гомерем буе мине озата бардылар. Алар миңа кирәк булдылар, һәм алар тормышка ашып та бардылар. -
29 июля 2024 - 09:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
– Сөйлә дип, әллә ни сөйләрлеге юк инде, Мөхәммәт абый. Ышансагыз, шул хәлләр этәргеч бирде миңа бу юнәлешне сайлауга. Төне буе бер уй боргычлады мине ул вакытта. Пүчтәк кенә бер нәрсә кешенең язмышын борып куя ала икән бит. Органнарда битараф кешеләр эшләргә тиеш түгел икәнлеген аңладым мин ул төнне. Эштә хәзер башкалардан да һәрвакыт шуны тәлап итәм. Ә сезгә чын күңелдән рәхмәт, Мөхәммәт абый. Миңа ышанганыгыз өчен. -
28 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тик аның бу Гәрәй белән булган бәйләнешләрен ничек кенә булса да өзәргә кирәк. Кирәк һәм тиз арада. Степан рус һәм мөселман кешеләре арасында мәхәббәт булуын күз алдына да китерә алмый иде шул. Тик ничек ялгышкан ул – моны киләсе еллар исбатлады. -
27 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Унбишенче елның яңгырлы көзге кичендә волость капка төбенә ике жандарм озатуында арбалы ат килеп туктады. Озатучыларның берсе, чыланган киемнәрен каккалап, бинага кереп китте, ә арбада калганы, башын аска иеп, битараф кына утыруында булды. -
26 июля 2024 - 15:00
Мөнбәрле мөгаллим (повестьның дәвамы)
Группабызда укыган унҗидебез төрле уку йортларында, мәктәпләрдә үз белгечлегебез буенча укытучылар булып эшләячәген дә Мөхәммәт абый дөрес фаразлаган булып чыкты.