Логотип Казан Утлары
Повесть

Кабахәтне дә яраталар (повесть)

Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң, хыялланма гына инде син!

1
Санадым, бүген өченче мәртәбә килә. Һаман бер үк күренеш: мәйданны урап әйләнә дә, табаны белән җирне терәткәндәй, ызан кырыенда озак кына басып тора. Пәрдәне этәреп, тәрәзәдән генә күзәткән мин – «тамашачы»: «Әһә, бу яшь кенә ир оланы – тәгаен кишәрлекнең яңа хуҗасы», – дидем. Яңгыр яуган саен чүп үләне котырган буш ара күптән эчне пошыра иде. Элегрәк яз-көз аны абый чистартса, хәзер аңарда бакча кайгысымыни, үзенеке – үзәктә.
Күрше туганың кебек якын, хәтта ки күрше хакы – тәңре хакы, диләр. Танышу лазем! Монда олы башымны кече итеп диясе түгел, адәм башының зурысы да, кечкенәсе дә муенга утыртылган «ике күзле бүкән». Миңа барыбер урамга чыгасы. Кыргый кишәрлекнең уң ягында без – Сираевлар, сул ягында исә Минталип Зәкиевичләр гаиләсе тереклек итә. Хастаханәдәге авырулардан туеп, чираттагы ялымда (нибарысы ундүрт көн!) үз рәхәтем өчен генә яшим дисәм, артист агаем:
– Зинһар, дәвала, югыйсә үләм! – дип ялвара. Үлми анысы, шулай мескенләнеп кызгандыра.
Капка келәсе шылтырагач, ир оланы, терәк-аягын бушатып, миңа табан борылды. Йә, башлап кайсыбыз исәнләшер икән? Икебездә дә: «Син кем соң әле ул кадәр?» дигән тәкәбберлек. Миндә бигрәк тә. Югыйсә үзем танышырга ниятләгән идем! Мөгаен, сүз катарга шикләнәдер: кыяфәтем мәзәк бит, өстемдә ак халат, җилкәмдә система куяр өчен җайланган әйберләр асылынган (Зәкиевич сыекландырган
дару белән кан тамырларын юдырттыра), кулымда хач тамгасы
сугылган дүрт читле тартма.
Мөгаен ул мине «духтыр-духтыр» уйнаган тилемсә дип
уйлагандыр. «А» көнбатыштан, «Б» көнчыгыштан кузгалып,
юл уртасында очраштык. Ул да, мин дә сүзсез. Кул бирешеп тә
вакланмыйбыз. Кисәк кенә кирелегем керпе сыман инәсен тырпайтты.
Әүвәл ир заты исәнләшергә тиеш! Егет кисәгенең ирен читендә
мыскыллы көлемсерәү. Әйдә, көл, әйдә! Контраст көчле, әйе! Мин
кер бавында элеп киптергәндәй үтә дә ябык, өстәвенә буйга бәләкәй,
өстәвенә... Йә, нишләп үз-үземне кимсетәм әле! Ә танышмаган таныш
озын торыклары хисабына гәүдәсе озынайган (үрелеп һавадан кош
аулар, валлаһи!) җан иясе. Сизәм: эченнән генә миңа «кәрлә» ди.
Көлемсерәве дә шуңа ишарә. «Кунак ашы – кара-каршы, дускай.
Син – Челән! Килештекме?»
Ниһаять, егет авызын чалшайтып:
– Ха! Әниеңнең халатын киеп, духтыр-духтыр уйныйсыңмы, тиле
кызый? – диде.
Әгәр шунда: «Ялгышасың, мин акыллы», дип бәхәсләшсәм, Челән
тарафыннан куелган диагноз расланып, чынлап та, тилегә калачак идем.
Артык сүз куертма инде. Ләкин сөяксез тел йозакка бикләнмәгән шул.
– Әдәпсез! Гадәтсез! Тәрбиясез! – Тездем-тездем генә. – Бер
белмәгән кешегә яман ат тагасың! Мин кызыйлар яшеннән узган
шәфкать туташы Айбикә, яме!
Үз чиратында егет тә исемен әйтеп, безнең танышу җитдигә
әйләнергә тиеш иде, ә ул һаман ямьсез шаяртты:
– Һо, һо! Туташ укмыни? Дипломыңны акчага сатып алдыңмы?
Җә, җә, зәһәрләнеп, өстемә ташланма! Кемне терелтергә барасың,
кем үлә?
«Кем, кем?» Әйтерсең бистәдәге халыкның һәммәсе белән дә йөз
ел аралашкан!
Җавабым кыска булды:
– Гавам!
Әкәмәт, бу сирәк сүз ничек башыма килде әле? Безнең заманда тел
белгечләре аны кулланамы икән? Мөгаен, кемнәндер ишеткәнмендер
дә, ул хәтер төпкелендә саклангандыр.
Гавам... Мин бу кәлимәне үземчә, гап-гади, әмма буталчык
фәлсәфәмә нигезләп шәрехләсәм, шәт, беркем дә наданлыкта
гаепләмәс. Гөнаһлары өчен җәннәттән куылган Адәм атабыз белән
Хәва анабыздан үрчегән кавем – гавам дип аталадыр. Бүгенге үтереш-
кырышларга аларның угыллары сәбәпче. Кабил карындашы Хабилне
үтерә, димәк, ул – Җирдә җан кыючы беренче җинаятьче. Ни-нәрсә
бүлә туганнар? Берсе иген игә, берсе көтү көтә, һәркайсының үз мәсләге. Көнчелек! Әйе, әйе, киләчәктә миллионнарга тапкырланып
кыйтгаларга таралачак көнчелек! Һәм дә аңардан тамырланып
үрчегән чирләр – комсызлык, бирәнлек, саранлык, көферлек, нәфес...
Нишләп гавамны бу тиклем каралтам икән, ә? Өмет-хыялларым
якты нур белән өретелеп күңелемне җылытсын дисәң, дөньяны
аклыкка ман, аклыкка! Буявын табалсаң...
Сагайган Челән янә кабатлап сорады:
– Кем, кем?
– Син! – дидем берникадәр ачу белән. Мондый кырлы-мырлы
танышу кәефемне кырган иде. Җилкә чокырым белән тойдым:
артымнан чигәсен боргычлап калды егет. Тәки тилегә чутлады.
Ишегалдындагы чәчәкләргә су сипкән Минталип ага ачык сары халат
кигән, аның кояш көйдергән чәче дә шундый ук сары төстә һәм ул шушы
кыяфәте белән әтәчкә әверелеп бетмәгән монстр чебешкә охшаган иде.
– Гавамны кем диме, теге надан? – диде Зәкиевич. Хәйләкәр төлке,
койма ярыгыннан гына безнең гәпне тыңлаган. Колакка катыландым
ди тагы. Саңгырау, гадәттә, күбрәк кирәкмәгәнен ишетә. – Түбән
катлам ул, ягъни соры масса, наным. Сиңа тиле кызый диме? Вәт
мәнсез! Шикләнәм мин аңардан, ничәнче көн безнең тирәдә чуала
бит. Америка шпионымы, диимме?
– Әй, көлдермәгез! Нинди шпион ди. Сезнең яңа күршегез. Безнеке
дә, әлбәттә.
Минталип аганың кулы калтырап, суы аягына түгелде.
– Китче, кит! Шушы чирканычмы? Йөзенә каймак сыласаң, эт яламас!
Өлкән агайның битәренә кушылмадым, икәүләшеп Челәнне
«типкәләү» килешмәс иде. Егет тә, алар кебек еларга-көләргә, ашарга-
эчәргә һәм дә әлегә шешәләргә тутырып сатылмаган һаваны суларга,
кыскасы, яшәргә дип дөньяга туган. (Хәтта соры масса вәкиле булса
да!) Үзе теләп тә түгел. Сорап та түгел. Без аның хөкемдары да түгел.
Бая гына Челәнгә тыртайган мин, хәзер аны яклап маташа идем.
Холкым үзгәргәндә үлчәү тәлинкәсе шулай бер аска төшә, бер өскә
сикерә икән, табигать гаепле, шулай яраткан.
– Ташландык җир шомландыра бит, анда сукбай этләр оясы, –
дидем. Зәкиевич килешмәде:
– Ул хайваннардан безгә ни зыян?! Өрмиләр, тешләмиләр,
ырылдамыйлар! Кеше таный абзагыз, бу жирданың чыраеннан
беленә: «Әллә кем!» Яңа күрше, имеш. Йорт тергезмәкчеме? Безнең
рөхсәттән башкамы?
– Кишәрлек аның милке икән, ник ул безгә белгертсен ди?
– Әйтсә, теле черерме? Вәт мин, атказанган артист, һәрвакыт
тамашачым белән: «Җәмәгать, концертны без – фәкыйрегез Даянов
Минталип башласа, каршы килмисезме?» – дип киңәшләшәм.
Халыкка хөрмәт билгесе, наным!

– Каршы дисәләр?
– Димәгәйләре! Башлыйм барыбер.
– Яңа күршегә менә дигән үрнәк икән сез, Минталип ага.
Баскычта оныкларын иярткән хуҗабикә күренде. Йокыдан гына
уянган ике малай йодрыгы белән күзен уа. Сабыйларны тәмле
төшләреннән бүлгәннәр!
– И аккошым (Кәримә карчыкка мин – кош, тик канатсыз кош!),
иртүк кереп җиттеңме? – дип сөйләнә-сөйләнә, ул оныкларын
эскәмиядәге сулы ләгәнгә әйдәкләде. – Таң зәрәсеннән коедан состым,
җылынгандыр, юыныгыз, бәбкәчләрем! Әниләре командировкада,
ревизор бит, оешма-фәләннәрнең акча капчыгын селкеттерә. Селкегән
саен коела ди үзе караклардан. И Аллам, безнең бабай синең дә
җаныңны тындырмас, шәй. Тиянадан гына мәлҗерәде. Эшсез чөнки.
Эт чапмаса – эченә кату чыга, ди. Безнеке өйдә ятса, маэмайдан да
битәррәк. Бөтен теләгем – Ходай гастрольләреннән аермасын!
Су чәчрәтә-чәчрәтә юынган шук-шаян малайларга карагач,
сагышым көчәйде. Абыйның кызлары бүген ерак-еракта.
«Тере йомгакларым»ны бик-бик сагындым! Нихәлләрдә икән,
бәгырькәйләрем?
– Сезнекеләр кайчан кайта, аккошым? – диде Кәримә түти. – Ике
оя бергә әүмәкләшеп уйнасалар күңелле ич.
Ни оят, күршеләремнең күзенә төтен өрергә мәҗбүр идем. Чөнки
алдашудан гайре бүтән чарам юк.
– Сеңелкәшләрем әниләре белән Кырымда. Көзгә тиклем. Әй,
рәхәтләнеп диңгездә йөзсеннәр әле.
– Айбикәне сөйләндермәсәнә, кортка. Миңа дару эчерергә вакыт
аңа, – дип ярый ла, Зәкиевич меҗ-меҗ итте. Югыйсә түти тирәнрәк
«казып» төпченсә, ялганга тагын бер ялган кушылачак иде.
Эшсезлектән чирләгән «сырхау»ның кан тамырлары нык,
тишкәләнеп төерләнмәгән, энә мамыкка кадалган кебек җиңел керде.
Җиңен сызганып, диванга сузылган Минталип ага:
– Шушы яшемә кадәр бүлнис бусагасын таптамаган идем, аптыраш,
наным, шайтан гына зәхмәтле таягы белән орып хәлсезләндерде, –
дип зарланды. Ә мин аны «тынычландырдым»:
– Җен дә, шайтан да сукмаган, картлык галәмәте.
– Туры бәреп, маңгай ярырга мачтыр син, наным. – Үпкәләде
«атказанган». – Өчәр сәгать сәхнә биләгән кеше карт димени?!
Малай чәчемне агарта, ма-лай... Соңгы көннәрдә абыең күзгә-башка
чалынмый, ул ни хәлдә? Сыкранамы, бахыр?
– Абый тернәкләнү үзәгендә дәвалана.
– Болай кәефе шәпме?
Нинди кәеф?! Безнең йорт: «Авызың тулы кара кан булса
да, төкермә», – дигән шигарь белән яши. Һәр бүлмә диварына беркетелгән кебек ул. Авыр, искиткеч авыр... Зарымны Каф таулары
артына очырасы да, дәрьяларга гына агызасы.
– Синең туганың өйдә, ә безнеке ел ярым хәбәрсез. – Зәкиевич
һаман үз буасын ерды. – Мәрхүм әткәй сөйлидер иде, ун яшьтә
сугышка җыенган атасы моңа: «Улым, нимечне тукмап медаль алсам,
түшеңә кадап, мәктәпкә укырга йөрерсең», – дигән. Малай иртә-кич:
«Кайчан мидал тагам?» – дип, анасын тинтерәтә икән. Пычагымамы
аңа сугыш, аңа мидал кирәк! Әнкәсе: «Һай, бәгырькәемне телгәлисең
дә, малай актыгы!» – дип, уклау белән моның сыртын кашыгач
кына басылган булачак әтекәем. Дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер
баса, наным. Менә бүген ничәмә-ничә дистә елдан соң зур оныгым:
«Бабай, әтием ник кайтмый?» – дип җелекне киптерә. Аңа да ун яшь!
Җелекне киптермәгәе! Сукмыйм, сабый нәрсә аңласын. Без – олылар
аңламаганны. Аңлыйбыз да анысы... Башыңны җүләргә саласың,
нишлисең тагы? Җәмгыять упкынга тәгәри, аны үзгәртергә, диләр.
Ничек? Синең анык кына берәр җавабың бармы, наным?
Язгы кояш түбәдәге чәнечкеле бозларны эреткән төсле тамчылар
тиз-тиз тама иде, дару агышын кыстым. Җавап? Нинди җавап?!
Нихәтле генә көчәнсәң дә, син үзгәртә алмаган нәрсәләр бар. Тупик!
Терәлеш! Алда юл бикле, артта исә – ачык. Тик ул чигенү. Әлбәттә,
көчсезлегеңне танудан йөрәгеңне ялкын өтә, күзеңә мөлдерәмә
яшь тула. Арыслан белән кырмыска көрәше! Кем җиңәчәге һәм кем
сине сытып үтәчәге алдан ук билгеле. Эштә дә чыш-пышлардан
гарык. «Болай итәргә дә, тегеләй итәргә!» – диләр. Ә үзләре (гавам
вәкилләре!) бу замандагы коточкыч хәл-вакыйгаларны су кебек
тамакларыннан шудырып баралар. Күгәргән кылычың чапмый,
тутыккан мылтыгың атмый икән, башыңны күлмәк якасына тыгып,
өркеп-куркып кына сөйләшүдән ни файда?! Йә, миңа абыемның җене
оялады бугай. Бәлки мәктәптә укыган тарих фәненең кайтавазыдыр
бу? Ә син, абый, су урынына ниләр йотасың икән? Минталип аганың
фикере белән килешер идең, мөгаен.
– Мондый сорауларыгызны атаклы сәясәтчеләргә юллагыз инде,
Зәкиевич, – дидем. – Арыгансыз, ял кирәк сезгә.
Минталип аганың күзе мине үтәли «тиште».
– Япь-яшь иргә нинди ял?! Алтмышта гына әле без. Тагын сигез-
тугыз ел сөрәм-чәчәм әле, Алла бирсә! Сәхнә – иген басуы ул,
артистлар өчен, наным.
– Ачуланмагыз, зинһар. Хәлсезләндем дисез ләбаса.
– Соң... аның сәбәбе бер генә: малай хәбәрсез. Синең абыең шөкер,
исән.
– И Аллам, кибәнне ишәсең дә өясең, ишәсең дә өясең, агаем. Әйе,
минеке исән, әмма ул бүген ярты гына җан.
– Наным, бәләкәй пенсиягә әз-мәз хезмәт хакын өстәсәң, ипилек-тозлык була. Картлач зарлана димә, яме? Әнә өрлектәй ирләр капкага
бер туп куып кертсә, миллионнар ала. Ә без айлар буе гастрольләрдә
өшеп-туңып, тирләп-пешеп халык агартабыз. Без агарткан саен алар
каралмыймы икән, ә? Сәнгать җитәкчесе Сәхаповага ачу итеп тә
китмим. Җитмеш биш яшьлек карчык утыз ел селкенмичә урындык
җылыта. Контрактын тагын озайтмакчы, ди. Талчыбыкка кунган
сандугачтан ким сайрамый. Планнары шактый имеш. Артистларны
кайгыртып кыл да кыймылдатмаган ана хөрәсән үләр алдыннан
гына нишләмәкчедер? Шәһәр читендә улының йорты яртылаш
кына салынган ди, үзенә-үзе язган премияләр хисабына шуны
төзетмәкчедер.
Ашатып-эчертеп оныкларын урамга куалаган Кәримә түти
телевизор кабызды.
– Сезгә күңелсездер, яңалыклар ишетегез!
Минталип аганың чырае бозылды. Ул – лектор, мин – сабыр
тамашачы, теләмәсәм дә тыңларга мәҗбүр, ә аны телевизор белән
алыштыралар! Жәллим (көләм дә инде), туктаусыз тел тегермәне
ташын әйләндермәсә, сәхнә остасының авызы бөрешәдер.
– Иртә-кич иске яңалык анда, сүндер! – диде ул. – Һаман шул
атылган түрә фаҗигасе! Үлгән тек, үлгән!
– Мескенем, нишләп үз-үзен харап итте икән?
Карчыкның үлгәч кенә исеме халыкка танылган түрә өчен йөрәге
әрни иде.
– Башыңны эшләт, кортка! Карак синең мескенең, казнадан
миллиардлар чәлдергән ата карак сине, мине, менә бу баланы (ул
миңа яратыпмы, кызганыпмы, керфек сирпеде) талап җыйган байлык
аңарда. Хөкемгә тартып, төрмәгә япсалар, кәттә машинасыннан, өчәр
коттеджыннан, озын ботлы сөяркәләреннән, затлы рестораннардагы
тәм-томнан колак кагачак. Болардан башка ничек яшәсен ди
капкорсак! Безнең сыман «Бишле» кибетенә чүпрә белән кабарткан
әпәйгә, акбур болгатып куерткан сөткә йөрсенме? Чамалаган абзаң
барысын да. Жәлләмә!
Кәримә түти:
– Каты бәгырьле син, бабасы, ул да адәм баласы ла! – дип,
телевизор төймәсенә басты.
Беркавым «сырхау» тынып торды да, мине шелтәләп:
– Ник син дәшмисең, наным? – диде. – Кайсыбыз хаклы, минме,
корткамы?
– Кортка! – дидем. – Чебеш тавыкның ялгышын «төзәтә», имеш. –
Үз-үзенә кул салган түрә мал чире белән авырган. «Өстеңә ишелгән
байлык кайчандыр бер сине сытачак», – дип, ни гаиләсе, ни дуслары,
ни ярдәмчеләре кисәтмәгән аны. Кисәтсәләр дә, колагына элмәс иде.
Чөнки мондый авыруга дәва юк. Димәк, Зәкиевич, андый бәхетсез кеше турында яманлап сөйләмәвең хәерлерәк. Сеанс тәмам! Ун минут
чамасы кузгалмыйча ятыгыз!
Хуҗабикә коймак белән чәй эчәргә кыстаса да, рәхмәтләр
укып кузгалдым. «Тел бистәсе»нең исә һич кенә дә бердәнбер
тамашачысыннан аерыласы килмәде:
– Утыр инде, наным, утыр! Хәзер мин сине көлдерәм. Чын хәл бу.
Урамда да «чын хәл», ахрысы. Тәрәзә ачык, колак төбендә генәмени,
баядан бирле «фьют-фьют» Челән сызгыра. Өйдә сызгырсаң – акчаң
бетә диләр, ә тышта ничек икән? Бөтен бистәнең миллионнары уптым
җилгә очамы?
– Нишләп озак син, кем, Айбикә? Һо-һо, үзе ай, үзе бикә! Минем
әбкәй Гайшәбикә исемле иде. Икегезгә дә бер койрык! Давай,
танышыйк! Без – Рамил.
«Син һәм без...» Бала чагында ук Гайшәбикә әбекәе моңа әдәп
кагыйдәләрен өйрәтмәгән икән, хәзер оныкның бөкресен ник мин
турайтырга тиеш?!
Кыска буем ике сүәмгә артсын дип, муеным сузып, горур гына
узып китмәкче идем, егетнең исеме аягымны чалыштырды. Абыйның
адашы! «Әгәр икесе уртасына бассам, мизгел эчендә бәхеткә тиенәм!»
Шундый ышану бар. И беркатлы җан! Андый әйтемнәр синең өчен
түгел шул. Гүя мин биек-биектә, болытлар янәшәсендә үк, Челән
күккә текәлеп:
– Төшенгәнсеңдер, бикәле ай, монда без йорт төзибез, – диде.
– Сез ничәү соң?
– Берәү, мин!
– Алайса, үзеңне күплек санына тапкырлама! Син ул – син генә!
Исемемне дә бозма! Хуш!
– Тукта, апасы. – Егет юлыма аркылы төште. – Йорт тирәли койма
тотканда ян-яклардагы хөләпәләрегезне сүттерәм! Сезнең белән
килештермим, көтмәгез! Аяк чалсагыз... – Челән мәкерле елмайды.
– ...үзегезгә үпкәләрсез.
Төсе уңган коймаларга кызганып карап куйдым. Такта ни, адәм
баласы да туза. Кичә генә ул япь-яшь иде, бүген инде аның чәче
агарган, күзе тоныкланган, йөзендә – җыерчык буразнасы... Менә
аны, бер могҗиза белән «яңартып», яшьлегенә кайтарсаң иде!
Хәер, дөньясы әкрен генә шуңа табан бара бугай. Донор табыла
икән, рәхим ит, кайбер тузган әгъзаңны алыштырт! Әкият диләр, ә
әкиятнең азагында – чынбарлык. Әмма яңару-яңартылу Газраилдән
коткармаячак. Аныкы исәпләнгән: фәлән көндә, фәлән сәгатьтә,
фәлән секундта баш очыңда калкачак үлем фәрештәсе. Училищеда
укыганда танылган профессор Әдһәмов: «Җир шарында эреле-ваклы
тимер «адәмнәр» «туар», аларның Газраиле кем? Кеше үзе. Теләсә
– яшәтә, теләмәсә – ватып ыргыта», – дигән иде. Менә берәүсе иске коймаларыбызның да гомерен чикләмәкче. Буш куык дисәм, өрелгән
бу, шартласа – эш харап.
– Алай-болай кызып китеп, безнең өйләрне дә иштермә, – дип
көлдем.
Егет учын шапылдатты:
– Идея! Сезнең терлек абзарыгыз точно минем йортымны
ямьсезләр. Җире-ние белән сатарсыз. Кыйбат бәягә! Шуннан соң
сүттереп чүплеккә түктертәм. Бездә акча күп, бай без!
Әйе, байда тиле күп була, байлык белән беленми, диләр. Челән
кайсы байның тилесе икән? Шушы ачышыма кинәнеп көлмәкче идем,
егет дәртләнеп-дәртләнеп сөйли башлады.
– Үземнекен немецлар стилендә салдыртам. Фахверк кыйммәт
технология, безнең илдә сирәк андый йортлар. – Ул гәүдәсен бөгеп,
аскарак иелде. – Өске каттан аскы катка тиклем пыяла тәрәзәләр
ясаттырам. Көндез кояш, төнлә ай белән йолдызлар кереп туларлык итеп!
Дөньяга ник туганына үкенгән сыман чытык чырай белән йөргән
кешеләрне җенем сөйми иде. Шул исәптән үземне дә! Соңгы айларда
һай ла, һай, аһ-зарларым күбәйде. Эчемә җыям да бит... Җилгә чәчеп,
ни үзгәрер?! Абый, абый... Әти-әнине алыштырган газиз туганым
мине шактый талчыктырды бугай. Ә Сәлим? Ул да ардырды шикелле.
Бәлки ялгышамдыр? (Бугай белән шикелле дим икән, әлегә шикләнәм
генә. Бәлки алай ук түгелдер.)
Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам
да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр
иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә
алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп
менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны
көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң,
хыялланма гына инде син!
Әсәренеп тыңладым. Минталип ага койма ярыгыннан күзе
белән мине борауласа да (янәсе, ник аның белән сүз куертасың?),
тыңладым. Үземә үзем шаккатып! Бая гына коймаларыгызны
сүттерәм дип әтәчләнгән тупас адәм шагыйрьләр кебек сөйли.
Тәрәзәдә төнге «кунаклар» – ай-йолдызлар... Моның тышкы кабыгы
гына гайрәт чигерерлек, ә җанында күк гөмбәзендәге илаһи матурлык
яшеренгәнме әллә? Юк, ышанмыйм, юк! Әмма барыбер тыңлавы
рәхәт! Тик келдер-келдер тәгәрәгән тәгәрмәчкә таяк тыкмаса,
Айбикә Айбикә буламыни?! Югыйсә һич кенә дә Челәнне хыялыннан
биздерергә теләмәгән идем.
– Бездә кышлар салкын, пыяла тиз бозлана, тәрәзәләреңне кечерәк
ясат, – дидем.
Егет бөгелгән гәүдәсен турайтып, йөзен күккә «кадаклады» да
тупас кына:

– Өйрәтмә, сай савыт! – диде.
Койма артында, мине хуплагандай, Минталип ага каты гына тамак
кырган иде, ул якка зәһәр караш ташлаган егет авыз эченнән генә
сүгенде бугай, муен тамыры зәңгәрләнеп кабарды. Ачу өермәсендә
бөтерелеп китеп барган яңа танышым белән арабыздан кара мәче
йөгереп узса, нишләрбез? Күрше хакы – тәңре хакы, дигәч тә,
хакланырмы ул хак? Моның ише тәкәбберләр кан дошманыңа
әйләнсә, ни диярсең? Бистә – уч төбендә, бер-берсе белән ызгышып-
талашып, хәтта ки пәрмә-пәр сугышкан күршеләр хәйран. Аларны
полиция аера-аера туйган инде. Ә миңа Минталип агалар кебек
идеаль күрше кирәк! Гүя Челән белән бер түбә астында көн күрергә
җыенам! Аллам сакласын!
Каршылыклы уйлар белән юл уртасында басып калдым. Хыялый
адәм шушы кырыс дөньяда мәгънә табып яшәргә тырыша: ул
күк бизәкләре белән бизәкләнгән тәрәзәле йорт тергезмәкче.
(Чиксез соклану!) Шул ук вакытта явыз адәм безнең өйләребезне
туздырмакчы. (Чиксез нәфрәтләнү!)
Тернәкләнү үзәгеннән абыйны кайтардылар. Кулбашы чәрдәкләнеп
гарипләнгәннән бирле туганым машина йөртми, ул якын дусты,
минем исә булачак киявем Сәлим карамагында иде. Бакчада идем,
каршыларга чыкмадым, нигәдер егет белән күрешәсем килмәде. Ул
һаман бер балык башын чәйни: «Кайчан загска гариза язабыз да,
кайчан туй көнен билгелибез?»
– Айбикә, син өйдәме? – Туганым өч тапкыр чакырды, эндәшмәдем.
Рәхмәт яугыры, Сәлим ашыга бугай. Ул:
– Ярар, Рамил абый, иртәгә сугылырмын, син ял ит, – диде.
Абый «ял»ын карават белән генә чикләмәскә уйлаган, сыңар кул
дөбер-шатыр шкаф тартмаларын ача-яба иде, ишектән үк:
– Эзләмә, түктем, – дидем.
Аның бармаклары йодрыкка төйнәлде. Сукмый, билгеле, ачуын
учына кысып сыта.
– Дару урынына гына бит! Минем кайлардан кайтуымны неужели
һаман аңламыйсың син?
– Җан ярасын хәмер белән юмыйлар, абый! – Мин яр буенда
ачыргаланып кычкырган акчарлак идем. – Җитәр, акылыңа кил! Ярты
ел хатының белән балаларыңа тынгы бирмәдең. Алар тикмәгә генә
синнән качмады. Мин әлегә түзәм, минем тирем калын. – Калын ди
сиңа! Әтәчнеке кебек бик юка ул. – Син элек мондый түгел идең, абый!
– Түгел идем, түгел. – Туганым урт сөяген сындырырлык итеп
тешен шыгырдатты. – Элеккеге Рамил юк, сеңел, юк! Рамил янды,
эче-тышы күмер аның! Аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм! Күмерме син, көлме, тормыш дәвам итә. Онытылыр
өчен бераз хыяллан син, абый.

– Нинди хыял турында сөйлисең, акылсыз!
– Киләчәктә балаларым чия ашар дип, ичмасам куак утырт.
– Бу илдә киләчәк бармы соң, акылсыз?
Бәхәсләшмә, җаена гына сыпыр югыйсә, ә мин болай да дөрләгән
учакка кочагы белән коры-сары ташладым.
– Кеше хыяллана, ике арадагы бушлыкка әнә берәүсе зу-ур тәрәзәле
өй тергезмәкче.
– Нәр-сә?! – Туганымның күзе акайды. – Нәр-сә дисең?
– Тиздән яңа күршебез белән танышырсың. Сез – адашлар, ул да
Рамил исемле.
Абый телефонына ябышкан иде, ул, зәгыйфь кулыннан шуып,
идәнгә мәтәлде.
– Зөһрәне җый!
Җыйдым, ләкин чыбык очындагы абонент саңгырау иде. Абыйның
җене котырды:
– Саткан, комсыз хатын! Хәрабәләр астында җан биргән иренең
миллионнары аз идеме аңа?! Дамир малаена дип адарынган җиргә
дә нәфесен сузган. Тегендә, окопта, Дамир: «Әгәр исән калмасам,
малайга янәшәңдә йорт төзеш», – диде. Ант, булышам, дидем.
Имансыз хатын, саткан! – Туганымның яңагы буйлап күз яше
тәгәрәде. Бая гына аю кебек үкергән ир юаш куяннан да юашрак
иде. – Терелсәм, кире китәм. Түлке сез, сеңел, беләсеңме, нәрсә
эшләгез. Күккә ашкан җаным өчен акча түләнер сезгә. Дүрткә
бүләрсез. Җиңгәңә, ике балага, сиңа. Түлке син, сеңел, үзеңә тияреңә
киенмә-ясанма, диңгезгә барма, кәттә машиналар да алма. Якыннары
мәрхүмнәрнең миллионнарын сөенә-сөенә туздыра. Син алай итмә,
сеңел, үз өлешеңне ятимнәр йортына илт.
Кул артым белән аның битендәге яшь тамчысын сөрттем.
– Юләр сүзләр сөйләмә инде, абый! Син яшәргә тиеш, ишетәсеңме?
Яшәргә! Хатының, сабыйларың хакына! Минем... – Күңелем нечкәрде
– ...Минем хакка да. Синсез дөмә ятим ич мин.
Абый җилкәсен сикертеп куйгач, янә гайрәтләнеп:
– Дамирның җиренә беркемне дә кагылдырмыйм, аркылы сузылып
ятам, – диде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев