Логотип Казан Утлары
Хикәя

Аты юкның... (хикәя)

"Бар көченә йөгереп тә иң азакка калган ат гарьлегеннән күз яшьләре белән елый, дия иде минем әни..." Мин, чыннан да, әбекәй муеныннан сыйпап, яулык бәйләгән чакта, атның бөтен дөнья сыйган төпсез күзләреннән бәллүр тамчылар тәгәрәгәнен күргән кебек булдым...

Мин ир-атсыз йортта үстем. Әйе, ирсез дә, атсыз да. Әниемнең ире, әтием, бик иртә дөнья куйган, ә атыбыз... Ирсез йортта каян булсын ди ул?! Хатын-кыз ат асрыймыни?! Гомумән, аларны янәшә кую да сәер. Кайбер авылдашларым шундук каршы төшәр. «Ә быргадир Вәсимә апа?!» Чынлап та, ул «Васька апа»ны мин гел тарантаста яки арбада утырган килеш кенә хәтерлим. Шунысы бар: гомеренең күп өлешен яхшы айгырларда гына җилдергән әлеге апабыз энесе гаиләсендә яшәде. Димәк, барыбер ирле йортта булып чыга. Атын җигүче, тугаручы, сугаручы, дагалаучы, тышаулаучы ир булган йортта...

Ә мин ир-атсыз йортта үстем, дидем... Әтилеләргә читтән генә кызыгып, атлылардан читтән генә көнләшеп. Төшемдә еш кына үземнең ат өстендә йөргәнемне күрә идем. Юк, кая йөрү ди, чаба идем, оча идем мин ат ялына ябышып! Ул хыялый ат ап-ак була торган иде, яллары озын, йомшак... Әллә соң ул болыт кына идеме икән? Кем белсен... Өнемдә исә атны абыемнан калган иске «лисәй» алыштырды. Оялчан гына, сабыр гына кыз баланы шул «велик» танымаслык итеп үзгәртә дә куя иде, билләһи. Ул чакта иксез-чиксез булып тоелган сикәлтәле болын юлы, иркенлек, каршы искән җәйге җил — шуннан да рәхәт мизгелләрнең булуы мөмкин түгелдер кебек иде миңа!

Үзем хәтерләгән беренче китабым да ат турында булды. Юк, «Алмачуар» түгел, соңрак аны да укыдым, билгеле. Ә менә иң тәүгесе «Канатлы ат» иде.

Сукыр лампа яктысында сандык өстенә аягын бөкләп утырып, әле җидесе дә тулмаган кызчыкның әнисенә шигъри әкият укыганын күз алдына китерәсезме? Уку гынамы, тылсым эчендә яшәү инде ул! Шулай булмаса, каһарман егет, падишаһ әмерен үтәп, кайнап торган сөтле казанга чумарга тиешле урынга җиткәч, күз яшьләренә буылып:

— Алга таба укымыйм! Укымыйм! Ул хәзер пешеп үләчәк бит! — дип елап җибәрмәс идем бит инде.

Әнием еларга да, көләргә дә белми:

— Тынычлан, кызым... Үлми ул егет, канатлы аты аны коткара, — дип бик озак үгетләгәч кенә, янә китапны ачып, укуымны дәвам итә алдым. Коткарды бит тәки хуҗасын канатлы ат!

Әкияттә генә түгел, чын тормышта да ат кебек тугры, чыдам җан иясе бармы икән соң ул?!

Дөресен әйтергә кирәк: атлардан бераз шүрли дә идем мин. Кечкенә чагымда ындыр артында булсынмы, су буендамы, яннарына бик якын килми, читтән генә күзәтүне, соклануны артыграк күрә идем. Тыкрыкта фәлән атлы очраса, коймага елышып, тын да алмый үтеп киткәнен көтә идем. Үсә төшкәч тә әле, атлылар аркасында, елның бер көне минем өчен урамга бөтенләй борын тыкмаслык көнгә әйләнә иде. Ул да булса — Сабантуйга бүләк-сөлгеләр җыйган көн. Безнең авылда бу борынгы матур йола язгы чәчүгә чыкканчы, җир кипкәнче башкарыла иде. Көнен билгеләгәч, өстән яңгыр явып торамы, аяк асты баткак буламы — барыбер, авылда күпме шәп ат бар, һәммәсен егет-малайлар иярли. Авылыбыз зур, илле-алтмыш җайдак җыела. Атлары биеп тора, койрыклары төйнәлгән, егетләрнең кулларында чыбыркы, урам тулып гөрләп киләләр. Искиткеч тамаша! Тиздән, әле түбән урамда, әле өстәгесендә, теге очта, бу очта җыр аралаш: «Рәхмәт! Рәхмәт!» —дигән шатлыклы авазлар яңгырый башлый. Көн уртасына инде сөлге-яулыклар бәйләгән колганы күтәрерлек түгел. Шул арада җайдаклар төркемендәге егетләрнең берәм-берәм беразга югалып торуы да шәйләнә. Алар, бер-берсенә сиздермәскә тырышып, дус булып, күз атып йөргән кызларның капка төпләреннән әйләнеп килә.

Билгеле инде, төркемгә кабат кушылганда, ат йөгәнендә әллә ничә чиккән кулъяулык җилферди. Кулъяулык саны буенча егетнең кызлар алдында тоткан абруе билгеләнгәнгә, ул көнне ялгыз атлыны очратмый күршегә дә керүе читенләшә иде. Капканы ачуың була, җир астыннан үсеп чыккандай, өсте-башы ат тоякларыннан чәчрәгән сазга чумган сабакташың яисә күршең пәйда була. Ат өстендә хан малае кыяфәтендә утыручы, авызы колагына җиткән егетнең сүзе бер генә:

— Кулъяулык чиктеңме? Сөендер мине дә, атымны да!

Шулчак син йә кесәңнән чыгарып яулык сузасың, йә тизрәк өеңә кереп шыласың инде. Соңгысы ешрак була иде. Һәммәсенә каян чигеп бетерәсең дә каян бүләк җиткерәсең. Җайдакның гына түгел, атның да сөмсере коелгандай тоелса да, сер биреп торыш юк, ике урамны бер итеп, ары китеп баралар.

Синнән булмады, башкалар табылыр, янәсе...

***

— Айдар энем, быел Сабантуйга сөлге җыйдылармы соң?

— Әйе! Мин дә катнаштым.

— Син?! Ат мендеңме әллә?

— Ат нишләдем?

— Атка атланып йөрдеңме, дим?

— Нинди атка? Атлар юк бит инде авылда.

— Ничек инде юк? Үзең сөлге җыйдык, дисең...

— Җәяүләп урам әйләндек. Зур егетләр колга тотты, без — чиләкләр.

— Күңелле булдымы?

— Арытты...

— Гармуныгыз бар идеме?

— Баянмы? Юк...

— Җырсыз, көйсез ни ямь?

— Музыка булды бит. Равил абый машинасы белән озатып йөрде. Безнең арттан капка турысына килеп туктый да, ишеген ачып, бар көченә магнитоласын кабыза. Колонкалары шәп! Колаклар тонарлык.

— Хет татарчамы соң?

— Татарча инде, канишно. Мөнир Рахмаев, Индива, Фирдүс...

— Вәйт булдыргансыз! Ишкәнсез ишәк чумарын...

— Ишәген беләм, чумары ни соң аның?

— Чумарын мин дә оныттым бугай, энем. Ә менә ишәкләре Чаллы урамында кичә генә йөри иде.

— Чаллы урамында? Ишәкләр?

— Үземнең дә күзгә күренә дип торам. Эреле-ваклы алты-җиде ишәк чаттагы зур чәчәк түтәлендә рәхәтләнәләр...

— Чынмы?

— Чын шул, чын. Машина тавышына да исләре китми. Ташкент инде бездә хәзер. Кырык градус эссе, ишәкләр... Әле былтыр шәһәр Сабан туенда ишәкләр чабышы да оештырганнар иде. Адәм мәсхәрәсе, татар Сабан туенда — ишәкләр!

— Кызык бит, апа!

— Кызык түгел бу, энем, кызганыч, аяныч...

— Атуса, анда да атлар беткәндер...

— Ирләр беткәч, атлар бетә инде ул... Ир-ат — парлы сүз...

***

Кемгә ничектер, миңа Сабантуйның иң тантаналы, күңелне ниндидер аңлатып булмаслык кыргый горур хис белән мөлдерәмә тутырган мәле — ул ат чабышлары иде...

Менә бәйрәмне алып баручы бәйгегә әзерләнгән җайдакларны мәйданга чакыра: ат хуҗасының, иярдә утыручы егетләрнең исемнәрен атый. Әлбәттә, атларның да исемнәре яңгырый. Ялык-йолык килеп торган, сөлектәй унбишләп чаптар (авылыбыз зур дип әйттем бит), киткәнче күреп калыгыз безне, дөнья хәлен белеп булмый, теләк теләп, дога укып торыгыз дигәндәй, башларын селки-селки мәйдан әйләнә. Кайберләре, кинәт арт аякларына басып, халыкны бер мәлгә гөж килергә мәҗбүр итсәләр дә, тиз тынычланалар. Аңлыйлар малкайлар: көчне-дәртне әрәм-шәрәм итәсе түгел. Алда — ел буе әзерләнеп көтеп алган сынау...

— Атлар килә! Атлар!

— Мәйданны бушатыгыз!

— Бала-чаганы юлдан алыгыз!

Җыр-биюләр, ярышлар карап дөньясын оныта язган халыкка бу игъланнар аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Мин дә сискәнеп куя торган идем. Йөрәк ничектер бераз борчулы да, рәхәт тә тибә башлый. Башта берьюлы әллә ничә сорау бөтерелә. Исән-сау килеп җиттеләрме икән? Атлары абынып, егетләре егылмаганмы? Кем аты беренче икән? Әгәр дә инде туган-тумачаң, күршеләрең чабышта катнашса, исемнәрен үк тезә башлыйсың. Рәис ничәнче килде икән, Фәрит, Рәгать?!.

Ниһаять, барлык сорауларга да тере җавап булып, алган урыннарынча тезелеп, мәйданга атлар килеп керә. Үзләреннән шыбырдап тир ага, кайберләренең сыртында камчы эзләре ярылып ята. Иярдәге егетләрнең дә сулышлары тигез түгел, башларын тасма яки яулык белән кысып бәйләмәгәннәрнең чәчләре үрә торган. Көлке дә, соклангыч та. Бүләкләүләр башлана. Беренче өчлекне — Сабантуйны оештыручылар, калганнарын — мәйдан халкы, күбесенчә әби-апалар зурлый. Иң «авыры» соңгы килгән ат муенына төшә — йөгәненә бәйләнгән яулык-сөлгеләрнең чуты булмый. Мин бу йола-гадәткә бик тә аптырый идем. Нигә инде соңгы килгән атка шулкадәр игътибар күрсәтергә?

Моңа бит җиңүче лаек! Бер Сабантуйда азактан килгән атка дип яулык әзерләп торган күрше әбине шул сорау белән шаккатырдым да әле. «И балакай, элгәредән килә инде бу. Мин дә нәзер әйткән идем... Аннан соң, беләсеңме, бар көченә йөгереп тә иң азакка калган ат гарьлегеннән күз яшьләре белән елый, дия иде минем әни...» Шулчак мин, чыннан да, әбекәй муеныннан сыйпап, яулык бәйләгән чакта, атның бөтен дөнья сыйган төпсез күзләреннән бәллүр тамчылар тәгәрәгәнен күргән кебек булдым. Бүләк-яулыклар аның яшьләрен корыта, кабат ярышларга әзерләнергә көч бирә икән...

***

— Апа, ничек соң Сабантуй? Күңелле булдымы? Соңгы елларда кайта алмаган идегез...

— Күңеллесен күңелле дә... Әниең әйтмешли, машина туе быел. Җитмәсә, минем дә аяклар... гомеремдә беренче мәртәбә машинада төштем... Сиңа ничек?

— И-и, ел саен шул бит... Барыбер көтелә инде. Рамил абыем молодец, әйеме! Герләрне уйнатты гына. Көч үзендә! Бүләге дә шәп —микроволновка!

— Әйе, булдырды энекәш! Хөббәт бабабыз тирә-якка бер батыр булган, диләр. Әтиең дә — яшь чагында бил алышкан егет. Син дә, бераз үскәч, көчеңне сынап карарсың әле, шулаймы?

— Белмим...

— Дөрес әйтәсең, Айдар, алга килми белеп булмый. Менә бүген дә... Кем уйлаган... кем уйлаган безнең мишәр ирләрен бөтен мир алдында көянтә-чиләк белән йөгертер заман җитәр дип.

— Кызык бит!

— Сезгә шул кызык кына булсын! Ә чынлыкта — оят... Җир тишегенә кереп китәрлек оят... Сулы чиләкләрен мөлдерәмә тутырып, яшел хәтфә үләнне ерып, кызлар, яшь киленнәр ярышырга тиеш... Ирләрнең урыны — көрәш мәйданы, егетләрнең...

— Теге ялгыз ат вәт жалко булды, әйеме, апа?

— Ат түгел, үзебез жәл, энем. Шундый зур авылдан нибары бер ат диң, ә?

— Ат хуҗасы бүләкне болай гына алырга тәки риза булмады...

— Шулай... Кайчандыр үзе дә чабышларда беренчелекне бирмәгән Закир абыйның ияргә утырган егеткә әйткән сүзләрен үз колакларым белән ишеттем.

«Бүстрәй чишмәсенә кадәр барып җит, кире кайтканда, атны бар көченә ку! Алдадылар дип рәнҗемәсен. Сабантуйны көтеп алды Җирәнкәй...» Кычкырып елыйсылар килде.

— Мескен ат, чабып килгәч, мәйданга да кермәде бит...

— Бүләкләрне, яулыкларны хуҗаның үзенә генә тоттырдылар. Бер әбекәй соңгы килгән атка дип ярты капчык солыга кадәр алып чыккан...

— Зато, берүзе булгач, бөтен приз Җирәнгә эләкте! Шатлыктанмы икән, җиргә ятып, озак кына аунады да әле ул!

— Җиргә ятып елавы булгандыр аның, энем... Хуҗасы артыннан башын иеп атлаган атның, рәт-рәт тезелгән «иномаркалар» арасыннан көчкә үтеп, кайту юлына борылганын күреп, күпләрнең йөрәге әрнегәндер. Бәлки... күрүче дә булмагандыр. Казан артистлары җырлый иде...

***

Мин ир-атсыз йортта үстем. Ир-атсыз илдә үскәннәр кызганыч...

 

 

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биик матур, эчтәлекле хикәя, РӘХМӘТ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      До слёз...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нинди зур мэгьнэле хикэя, туктамыйча бер сулауда укып чыктым, эйе килэчэге безнен ир-атсыз илдэ яшэп калачагы кэн кебек ачык анысы,житмэсэ табигатебез дэ кешелек дэньясына каршы бик каты кэрэшэ, алар тарафыннан алган зыяннарны, узлэренэ кайтарырга тели ахрысы. ?