Талисман (хикәя)

Зөлфия бәлеш капкачын матурлап бөрде дә аны сак кына газ миченә утыртып куйды. Бәлеше тәмле килеп чыга аның – «Фирменный!» Сыйланган кешеләр шулай диләр. Бәлеш бәлеш инде ул. Кем пешерсә дә тәмле. Зөлфия аны ясарга җайлы, бөтен кеше яратып ашый торган мактаулы сый саналган, кунак ашы итеп кабул ителә торган ризык булган өчен еш пешерә.

Кетер-кетер бәлеш пешә, Килгән кунак безгә төшә, Безгә төшми, кемгә төшсен, Минем бәлеш тәмле пешә, – дип,   та алды.

Булды бу. Бәлеш пешә торсын. Зур якта җәеп куелган өстәл өстенә табын сые тезелгән. Тәлинкәсе, кашык-чәнечкесе тәртибе белән куелган.

Инде икенче көн тәртибенә күчәргә, ягъни үзен, төсен-битен карарга кирәк азрак. Мирхәтим туган көненә кемнәрне дәшәсен бу юлы да әйтмәде. Ул гел шулай, сюрприз ясарга ярата. Иң мөһиме син, карчык, әзер тор. Кунаксыз калмассың, ди.

«Карчыгының» холкы әйбәт икәнен белә, шуңа күрә сюрпризлар ясаудан бер дә курыкмый. Зөлфия дә, чыраена ризасызлык галәмәте чыгарып, юк өчен ара бозып тормый. Әзерләр ул сыйны, нәрсәсе бар аның. Кунак килә дә китә ул. Өйдә шул Мирхәтиме белән каласы бит. Татулыкка ни җитә!

Мирхәтим, менә егерме биш ел инде, туган көнендә ательега барып фотога төшә. Ел саен ни рәвешле үзгәргәнемне белү, картаю карышларын күреп тору кызык миңа, ди ул. Чыннан да, кызык шул. Әле бүген дә иң элек чәчен алдырып чыгар, аннары фотоательега керер. Кунакларыннан алдарак кайтып җитсә, шул җиткән инде. Аңа – туган көн иясенә – бүген бүтән йомыш юк.

Ярар, Зөлфия дә үзен карасын. Иң элек күлмәк! Кунакларны өйдә йөргән күлмәк белән каршылауны ошатмый ул. Шкафтан тартып чыгарган беренче күлмәкне үк киеп тә куйды. Фирүзә төс аныкы инде... Күзләренә бик килешә. Муенына, колагына гәрәбә зиннәтләрен сайлады. Яшел төскә болар ятышлы. Җиңелчә генә бизәнде-төзәнде, иннек сөртте, сөрмә тартты, хушбуй тигерде. Булды бугай инде – кунаклары, Мирхәтимнең хатыны ярыйсы гына чибәр икән, дип китәрлек Зөлфия ул хәзер.

Газ миченең капкачын ачып, бәлешенә күз сирпеп алды да кабат көзге каршына килде. Бая көзгедә чагылган күзләрендә ул ниндидер сорау, яшерен сер барын абайлап калгандай булган иде. Үзе дә белмәгән нинди сере бар икән аның? Менә син агай, ә. Көзгеләрдә, күзләрендә сакланган хәтер микән әллә ул? Тик нәрсәне, әллә кемнеме соң, хәтерли икән соң бу ике сердәш?

Кайтты, Мирхәтим кайтты. Авызы ерык. Үзе белән тыш һавасын, парикмахерларда гына була торган ислемай исләрен ияртеп килеп керде:

– Карчык, тышта, билләһи, яз! Белеп туганмын бит мин. Менә сиңа да бераз яз алып кайттым. Тал песиләре... Утыртып куй, кунаклар килүгә өйләр ямьләнеп китсен.

– Кунакларың ни җитте түгел, ахрысы, бу юлы.

– Ни җитте түгел, карчык. Ни җитте түгел – сыйныфташлар, сабакташлар! – Кызлар да буламы соң?

– Мальчишник безнең. Хатын-кыз белән бәйрәм ямен җибәрәләр димени!

– Мин кем соң?

– Синме, син – хатын! О-һо, бәлеш исе дөньяны алган! Иң шәп хатын бит син, иң тәмле бәлеш пешерүче! Табының да әзер. Бишле сиңа! Шахмат такталарын әзерләп куйыйм әле. Турнир уздырырбыз малайлар белән.

«Мальчишник»ка сыйныфташлар бик кубарылмаган. Мирхәтим белән дүртәү булдылар. Аз кунакны көйләү Зөлфиягә дә җиңел булыр. Мирхәтим бит ул кунак килгәндә үзе иң зур, иң көйсез кунакка әйләнә.

Дүртәү генә булсалар да, сабакташлар хәтәр җанлы гөрләшә. Сый арты сый авыз итә, чәркә арты чәркә чәкештерә торгач, тавышлары тәмам көрәйде. Ара-тирә сүз көрәштереп тә, җырлашып та алалар.

Табын янындагыларның кәефе яхшырган саен, Зөлфиянең кәефе төшә барды. Кара син аны, иренең туган көне хөрмәтенә корылган табын тирәсендә аңа урын табылмасын әле. Юри генә, берсе генә булса да: «Зөлфия, ике арада чабулап, безне көйләп йөрүеңнән тукта әле син, безнең янга кереп утыр инде», – дип әйтсен, йә! Төне буе алма, караҗимеш бәлешләре белән кайнашып – йокысыз, иртәдән бирле салатлар ясап, табансыз калды. Аннары табын бизәп әвәрә килде. Җитмәсә, ай тулган вакытны һич ялгыштырмый торган баш өянәге кузгалды. Башны мигрень дигән нәрсә кыршаулап алдымы, күзеңә якты дөнья күренми инде ул. Башкалар нишлидер, андый чакта Зөлфия маңгай турыннан башын яулык белән кысып бәйли дә, цитрамон кабып, караңгы һәм тын бүлмәгә кереп ята. Йоклап китә алса, шуннан терелеп уяна инде... Бүген алай итеп булмас шул. Һич югы шаулашмасыннар иде.

– Егетләр, бик тавышланмагыз әле, ярармы, – диде ул, чәй китергәч. – Башым авыртып тора. – Үзен һичшиксез аңлауларына ышанып әйткән иде.

«Егетләр», аптырашыпмы, «баш авырту» хәлләре үз өйләрендә дә булгалап торгангамы, гаепле сыман тынып калдылар. Кайбер күзләрдә алар ишектән кергәндә гөлчәчәк кебек балкып торган, ә хәзер агарынып калган Зөлфияне чын-чынлап кызгану галәмәте дә чагылып китте.

– Бетте-бетте, шаулашмыйбыз, матур абыстай, – дип, Вәлиулла дигәне хатынның иңнәреннән сыйпап алды.

Баш өянәге моның ише хәлгә керүдән генә җибәрмәсә дә, барыбер, хатынга рәхәт булып китте. Менә аның барлыгын да белделәр!

 Зөлфиянең сансызлыгыннан Мирхәтим генә гөлт итеп кабынды:

– Яп ишекне теге яктан. Башың авыртса, йокы бүлмәсендә генә утыр!

Ә бит ул хатыны янына торып чыгарга, хәлен сорашырга тиеш иде. Югыйсә ул Зөлфиянең юкка-барга зарланмаганын, чәүчәләк хатын түгеллеген белә. Мирхәтимнең тәкәллефсез сүзләреннән соң, залдагылар ризасыз шаулашып алдылар: «Син нәрсә, кордаш? Карчыгыңа алай каты бәрелмә. Безгә алар белән картаясы», – диде берсе. Һаман да шул Вәлиулла бугай. «Хатын кадерен белми бу безнең сабакташ. Менә ташлап китәр әле үзеңне бер». – Ачынып әйткән сүзләр иясе Фатих булырга тиеш. Яшьли тол калды ул.

Мирхәтим, сабакташының тел төбендәге нечкә кинаяне төшенергә азапланмыйча гына, канәгать гөрелдәп алды:

– Никак нет, егетләр. Беркая да китми ул. Мин өйләнгәндә үк хатынныңкеше күзе төшмәслеген сайлап алдым. Үземә генә була торганын. И кисәттем. Мин идеалымны эзлим, тапсам, бернигә дә карап тормыйм, дидем. Шуңа күрә түзә ул. На коротком поводке чөнки!

– Ярпачлыгың бетмәде инде синең. Дәрәҗәле генә урында эшли түгелме соң синең хатын? Ә ул, әнә, без шалапайларны көйләп йөри. Хатынны вакытыннан алда картайтырга ярамый, Мирхәтим...

– Чибәр дә әле ул синең. Ия табылыр аңа, ә син менә...

Зөлфия сүзләрнең нинди юнәлеш алганын тыңлап бетермәде. Чөйдәге иске кайры тунын эләктерде дә караңгылык капкан урамга атылды. Алар Кабан күле буендагы урамда торалар. Кабан күле аның күптәнге сердәше. Бу юлы да хатын үзе белгән сукмактан атлады. Таныш карама өстенә килеп утырды.

Ауган карама... Ул да, күрәсең, нахак, урынсыз гаепләүләрдән арып аугандыр. Гел генә сабыр итеп булмый шул. Гел генә акыллы булып калулар да кыен. Гел генә кеше хакын хаклау да ярамыйдыр. Ара-тирә тәртәгә тибеп алулар да кирәктер ул. Әллә син, карама, чана табаны бөгәселәрен белгәч, авып төшкән идеңме?

Нишләп әле мин ауган карама белән серләшеп утырам. Аварга уйлаганым да юк лабаса. Менә күл күзенә карап, уйларымны дөреслим дә, баш өянәге басыла төшкәч кайтырмын. Ул вакытка, бәлки, кунаклар да таралышырлар. Бәлки әле кирәксез хатынның да кирәге чыгар. Ямьсез хатынның да...

Иң ачу китергәне шушы «кеше күзе төшмәслеген» дигән җөмлә булды, ахрысы. Мигреньне дә кысрыклап чыгарып, баш миен һаман шушы җөмлә бораулый. Сабыр, Зөлфия, сабыр! Син бит бәяңне беләсең. Кабан күленең яшел күзенә – бәкедә мөлдерәп яткан тонык суга – кешеләрнең мәңгелек сер сандыгына зарыңны түк тә тынычлан.

Ә нинди зары бар соң аның?

Нинди сере бар?

Бар! Булырга тиеш...

Көзгедә чагылган күзләрдә абайлап калган иде ул онытылган серне. Аннары теге – «кеше күзе төшмәслеген» дигән җөмлә Зөлфиянең күңел кылларына килеп тигәч, кыллар ачыттырып, зарлы һәм каһкаһәле итеп сыкрап алган иде.

Беләсең пычагым!

Ә нәрсәне? Нәрсә соң ул?

Бәке нидер белә бит – түгәрәк йөзендә тигезле-тигезсез дулкыннар йөгертеп ала. Нәрсәнедер хәтерләтмәкче була.

Әйе, Зөлфиянең сере бәке белән бәйле булырга тиеш.

Уйлаганын раслардай шаһит, теләктәш эзләп, Зөлфия күзләрен күккә төбәде.

Җиһан ул үзе сер дәрьясы. Андагылар белмәгән сер булмас.

Моңарчы күк йөзендә җилкәнле көймәләр сыман өерелеп йөзгән ак болытлар кайсы кая таралышкан, җиһанга тулган Ай хуҗа булып калган. Зөлфиягә рәхәт булып китте. Күзләре талганчы Айга карап утырды. Аннары Ай нурлары аның карашын, азимут сыман, янәдән бәкегә юнәлтте. Имеш, шуннан эзлә син сереңне, шуннан.

Юк, тулган Аем, син бәкедә күпме генә коенсаң да, мин берни дә аңламам. Алай да иптәш булганың өчен рәхмәт. Моңа кадәр дә бар серемне сиңа сөйләдем. Бәлки, шул серләр арасында мин онытып та син саклаганы бардыр. Уйлашырбыз әле.

Зөлфиянең өйдән чыгып киткәндәге ярсуы басылган иде инде. Баш өянәге дә узды бугай. Төн ката күл буенда утыру ярамас. Хатын сынын турайтып торып басты. Күшеккән куллары кайры тун эченнән җылы эзләде. Кара син, бу онытылган тунның куен кесәсе дә бар икән.

Студент елларда бушлай эш көчен төзелешләргә йөртәләр иде. Бер елның кышы бик салкын килде. Туңып йөрмә, балам, дип, әнисе бер килүендә базардан шушы тунны алып калдырган иде. Затлыга түгел, әрсезгә кияр өчен. Шул кыштан бирле кигәне дә юк иде бугай бу тунны.

Ни микән бу?

Яшерен кесәдән ефәк бауга тагылган талисман килеп чыкты. Шул мизгелдә көзгедәге күзләр сере дә, бәке йөзендәге яшерен ым да, бизәкле келәсе ачылган тартмадай, ачылды да китте. Чөнки бу талисман Зөлфиянең күзләре төсендәге нефрит таштан ясалган иде. Күл-бәкенең дә төнге чагылышы нәкъ шушы нефрит таш төсендә иде. Бәке, Зөлфиягә талисман ташындагы табигый сурәтне – агач кисемендәгегә охшаш нечкә җыерчыкларны хәтерләтергә тырышып, вак дулкыннарын йөгерткән икән ләбаса! Болытлар белән качышлы уйнап йөргән Ай, бәкегә сикереп төшеп, нефрит таштагы кыз йөзе – Зөлфия йөзе икәнлеген искәртмәкче булган икән.

Ә өйдәге көзге нинди серне белгән соң алайса?

Көзгеме, көзгеме?

Көзге икенче бер көзге каршында Зөлфиянең шушы талисманны фирүзә төсендәге бүтән күлмәк белән киеп караганын белеп калган ул. Күрәсең, көзгеләр дә үзара хәбәрләшә! Юк ла инде. Көзгеләр түгел, көзгедә күргәнен күзләр хәтерләп кала. Менә нигә фирүзә төсле күлмәген киюгә аның күңел кыллары зыңлап куйган икән.

Инде хәзер бәкедәге яшькелт су – нефрит ташны, вак дулкыннар – талисман ташындагы нечкә җыерчыкларны, Ай исә ташка нәзек сызыклар белән төшерелгән кыз сурәтен хәтерләтергә тырышканнар.

– Менә шундый чылбыр, туташ! – диде үз-үзенә Зөлфия, талисманны салкын яңагына куеп. Ай яктысында талисманга төшерелгән сурәт бигрәкләр дә сагышлы күренде. Йөз сызыклары – Зөлфиянеке, ә сурәт үзе Бакый Урманче ясаган «Сагыш» дигән картинадагы Сөембикәгә охшаган иде. – Әй Араик, Араик, тун кесәсенә салып калдырган булгансың икән бу талисманны. «Кемгә бүләк ясыйсың? – дип сорагач, бик тә җитди итеп: «Сөйгәнемә!» – дигән идең. «Кем синең сөйгәнең? – дип сорагач елмайдың гына: «Синең кебек бер чибәр. Яратырмы икән, йәле, киеп кара әле», – дип, Зөлфиянең фирүзә төсендәге свитерына куеп карадың. – Синең күзләреңә бик тә туры килә икән. Әле моңа бик матур шнур тагасы бар».

Әйтергә өлгермәде. Араикның сөйгәне кем икәнен Зөлфия белми калды.

Әрмән егетен ошатып, ошатып кына түгел, яратып та йөрүчеләр бар иде югыйсә. Зөлфия үзе дә бу кара бөдрә чәчле, кара күзле, акыллы һәм эшчән егетнең сөйгәне булырга риза иде. Әмма тыйнак авыл кызы чәчрәп чыкмады.

 Чөнки Араикның әрсезләргә мөнәсәбәтен күреп тора иде. Параллель төркемнән Лариса егетнең күзенә керә. Буш вакыт булган саен, кулына нәни игәвен алып, төрле-төрле ташлар игәүләп утырган Араикка гел бәйләнә ул:

– Араичек, син Казанга нигә килдең?

– Укыйм мин монда. Табиб булырга җыенам.

– Син ювелир, да?

– Әрмәннәр бөтенесе дә ювелир. Дөресрәге, асылташлар телен белүчеләр. Таулар төрле ташларга бай бит ул.

– А я думала, что әрмәннәр базарда гына саталар. Ә син шахмат та уйныйсың...

Ларисаның мондый әдәпсез, һавалы сөйләшүе Араикның гына түгел, калганнарның да ачуын чыгара. Хезмәт практикасындагы студентлар мединститутта укып йөрүче тау егетенең максатлы, сабыр, ихтыярлы икәнен беләләр. Күпләр аның белән дус булырга тырыша.

Институтта укып йөргәндә – бер хәл. Менә шушындый хезмәт практикасы вакытында кешеләрнең яшерен сыйфатлары да ачылып китә.

Ул кыш декабрь башыннан ук зәһәр килде. Вузара ашханә төзелешен тизләтү өчен укуларыннан бүленгән «комсомоллар» – төрле тарафтан җыелган студентлар кышның зәһәрлегенә сөенәләр генә. Чөнки салкынлык утыз дәрәҗәдән түбән булганда, ачык һавада эшләр туктатыла. Әмма кайтып китәргә дә ярамый. Көнозын домино сугып, дураклы уйнап, бер дә юктан шыр-шыр көлеп тә уздырып була ул көнне. Араик кебек таш игәүләп тә...

Беркөнне, җыйнаулашып, Араикның көмеш йөзеккә таш куйганын карап тордылар. Ул куйган ташның әрмәнчә исеме «каш» була икән. «Татар телендәге «йөзек кашы» дигән сүз шуннан» – бу кадәресен Әбугалисина кушаматлы Зәки белә булып чыкты. Араик аңа карап, матур итеп елмайды. Ике егетнең серләре килешә. Хәер, зат затына тартыла бит.

– Ә син, Зәки, башка ташларның хасиятләрен беләсеңме соң?

– Ну малай, беләмдер дә, әмма тау-таш арасында яшәгән әрмәннәр хәтле түгелдер инде. Мин синнән артык гыйлемеңне әҗәткә алып торырга һич тә каршы түгелмен.

– Азрак биреп торам, алайса. Тыңла, Әбугалисина. Син кайсы айда тугансың әле. Июль бит, әйеме? Синең ташың – якут. Бу таш усал кешене тәмам явызга әйләндерә. Яхшы күңелле кешегә уңыш китерә. Якут ташы йөрәкне дәвалый, хәтерне яхшырта, зиһенне үткенәйтә. Син табиб буласы кеше, якут кашлы йөзек сатып ал. Миңа ук заказ бирсәң дә була.

– Ә минем ташым нинди? Октябрьнең ташы?..

– Октябрьме? Опал кирәк сиңа. Гаҗәеп таш инде ул.

– Минеке? Мин мартта туганмын.

– Мартка – энҗе. Әйдәгез, бөтен ташларны берьюлы сибеп җибәрәм дә, үзегезгә кирәген сайлап алыгыз: декабрь – фирүзә; ноябрь – топаз; апрель – алмаз; май – зөбәрҗәт... Һо-һо, җыегыз, – дип, Араик кесәсеннән алып, ирис конфетлар сибеп җибәрде.

Кызлар, чыр-чу килеп, «асылташларны» җыярга керештеләр.

Зөлфия «Кыз» йолдызлыгында туган. Аның ташы – нефрит. Тик ул аны ошатмый. Матур түгел лә ул. Зөлфия якут ярата. Кайчан да булса якут кашлы йөзек, якут кашлы алка кияр әле. Эшли башлагач... Араик та «якут» сипмәде. Шуңа күрә Зөлфия «асылташ» чүпләргә ташланмады. Ларисага да «асылташ» чыкмаган икән. Шуңа күрә ул уенны икенче якка борып җибәрде:

– Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз! Араикның өр-яңа йөзеген салабыз! Ларисаның бу тәкъдиме барысына да ошады. Араик та хуплады:

 – Татар яшьләре уенын минем дә отып каласым килә. Ничек уйныйлар соң аны – йөзек салышны?

Уен гади, әлбәттә. Татар өчен. Гади уен, әмма күңелдә йөрткән серне сиздерергә яраган ул. Ничек дигән әле бер мут агай: күк төймәм кемдә – күңелем шунда, дигәнме? Йөзек йөреп торды. Учына йөзек төшкәннәр җәза ала торды. Менә бер заман йөзек әрмән егетенә дә төште. Лариса салды инде аны егет учына.

– Мин нишләргә тиеш инде?

– Җырлыйсың! Җырлыйсың!

Моңа кадәр җырлап күрсәткәне юк иде. Нишләр микән? «Бүтән җәза сорармы, җырлап карармы? Җырларга ризалашты. Әбугалисина түш кесәсеннән кубызын тартып чыгарган иде дә, Араик аңа: «Куй, дустым», – дигәндәй ишарә ясагач, кубызын янәдән кесәсенә шудырды. Без тынып калдык. Әрмән җыры тыңларга әзерләндек. Араик, озын кара керфекләрен түбән төшерде. Бераз уйланып торды. Аннан тирәннән – күкрәк түреннән чыккан моң белән җырлап җибәрде:

Нигә, нигә синең шаян күзләр

Күзләремә болай багалар?

Нинди көчләр, сөйлә: нинди көчләр

Керфек очларыңнан тамалар?

Бер генә куплетын җырлады. Ләкин эчтән сискәнеп алыр өчен җырның шушы бер куплеты да җитте. Әйе, кубыз белән җырлана торган җыр түгел бу. Монда скрипка – кимәнә кирәк!

Һади Такташ сүзләренә язылган бу романсны Зөлфия бик ярата. Үзе генә калганда, гел шуны җырлап йөри. Кеше алдында җырларлык моңы булмагач, ялгыз чакларында кинәнә.

Араик бу җырны каян белә? Һәм ул аны саф татарча җырлады бит әле! Моңы-мәкаме дә бик ягымлы икән... Тигез генә баритон. «Урман кызы»н нәкъ менә шулай тыенкы, сагышлы җырларга кирәктер дә аны. Барысы да тәэсирләнде, уйчанланды. Татар моңын шулай үткәзеп җырлый алган егет алдында, ничектер, оят та иде бугай. Һәрберсе күңеленнән: «Ә без монда!» – дип уйлап утыргандыр, мөгаен. Саега барабыз бугай ла...

Бу җырдан соң җиңел-җилпе уеннар уйныйсы килмәде. Инде кайтырга да ярый, диделәр. Ул көнне Араик беренче мәртәбә Зөлфияне тулай торакка кадәр озата кайтты. Ул үзе фатирда торып укый икән.

– Син татарчаны каян беләсең, Араик? Җырлавың нәкъ безнеңчә, моңлы...

– Татарча белмәсәм, гаҗәп булыр иде. Мин бит Казанда өч ел яшим инде. Бик таләпчән, бик гыйлемле апада фатирда торам мин. Элек укытучы булган. Татарча өйрәнергә теләгем барлыгын белгәч, үз методикасы белән өйрәтергә кереште. Ул методикада җырлар өйрәнү дә, театрга йөрү дә, китаплар уку да бар. Хәкимә апа миңа шигырьләр дә ятлата. Сөйлимме: «Кое яны яшел таш, су алырга чык, туташ!» Чыгарсыңмы, йә, әйт әле?! Хәкимә апага, шул шигырьне укып, бер чибәрне кое янына чакырдым, диярмен. «Кое яны...» Кызык бит. Бездә суны тау чишмәсеннән алалар. Чишмә суы бәллүр кебек. Бездә һава да бәллүр кебек. Матурлык! Һуштан язмалы... Кызлар суга көянтә- чиләк белән түгел, озын муенлы чүлмәк белән төшә. Безнең яшәү рәвешен син дә аз-маз беләсеңдер инде. Укытучыма мин татарча «Безнең табигать», «Безнең бәйрәмнәр» дигән темаларга бәләкәй хикәятләр сөйләп, имтихан тотам. Оныттырмый туган илемне. Ул миннән ай саен имтихан ала. Бик уңдым мин Хәкимә ападан.

 Болай да өйрәнергә тырышкан булыр идем татар телен. Америкага яки Англиягә барган студентлар өч айда инглиз телен өйрәнеп кайталар. Беркем гаҗәпләнми. Шул ук кеше гомер буе Казанда яши, әмма татар телен белми. Бу кадәресенә дә гаҗәпләнмиләр. Сез – татарлар, үртәлмисез бит шуңа. Безнең Әрмәнстанда халыкның 97 проценты әрмәннәр. Без үз мәдәниятебездән тәм табып яшибез. Безнең арага килеп кергән башка милләт кешесенә ярашырга тырышмыйбыз. Ул ярашсын! Үзебез башка халык арасында яшәргә керешсәк, ул халыкныңгореф-гадәтен, телен, мәдәниятен өйрәнәбез, хөрмәт итәбез. Зөлфия-җан, татар телен өйрәнүем – сине, синең халкыңны хөрмәт итүем ул. Бик яраттым мин татарларны. Сез дә, әрмәннәр кебек, кайгылы халык бит!

Кайгылы халык?!

Бу гыйбарә Зөлфиягә таныш түгел иде.

Әллә ничек сәер яңгырады. Кайгылы кеше була, кайгылы заман...

– Кайгылы халык диюеңне аңламадым?

Араик ул вакытта Зөлфиягә шундый сәерсенеп, хәтта кызганып карады ки: – Сез ачыктан-ачык кайгырырга да кыймыйсыз шул. Бу дөньяда геноцид кичергән халыклар күп түгел. Яһүдләр, әрмәннәр һәм сез – татарлар. Дәүләтен югалткан, иң асыл ирләре кылычтан үткәрелгән халык шат була алмый. Сез – кайгылы халык! Без дә... Шуңа күрә кыйтгалар буйлап сибелгән дә инде безнең халыклар. Сибелеп, исән калыр өчен.

Араик сөйләгәннәр хакында Зөлфия озак уйлап ятты. Нәрсә белә соң ул үз халкының тарихы турында. «Казан ханлыгы» дигән ханлык булганлыгын да университетта укый башлагач кына белде. Ә бүген менә медицина институтында укып йөрүче әрмән егете аңа үз халкының тарихына гел бүтән күз белән карарга өйрәтте. Әле ул аны, аны дип, татарларны инде, шелтәләп тә алды. «Сез бит «Хәтер көне» дигән матәм йөрешенә чыгарга да иренәсез. Ярый әле Зөлфия: «Кайчан була соң ул?» – дип сорамады. Тәмам оятка калыр иде. «Чыгам мин», – дип хәйләләде.

Араик, әрмәннәр фәкать үз мәдәниятләре белән кинәнеп яши, дип сөйләде дә бит. Ә менә Зөлфия күптән түгел мәшһүр рус рәссамы Иван Айвазовскийның Миңнегөл исемле кырымтатар кызы белән Оганес исемле әрмәннән туган «рус» икәнен белде. Араик моңа каршы нәрсә дияр иде икән? Берәр вакыт әйтер әле ул аңа бу хакта. Хәер, Араик аны беләдер. Татарларга тартылуының, ни өчен укырга нәкъ менә Казанга килүен дә сорашыр әле. Айвазовскийның әнисе татар кызы булган икән дип әйтсә, Зөлфияне ялгыш аңлавы да бар бит әле егетнең. Юк, моны кыз әлегә әйтми торыр.

Икенче көнне дә носилка белән өстәге катка кирпеч ташып йөрделәр, тиз арада күшегеп, тагын җылыга кереп утырдылар. Башкалар «балык!», «кәҗә!» дип мәш килгәндә, Зөлфия, бер читкә китеп, китап алып утырды. Сильва Капутикянның бу юка шигырь җыентыгын көз, авылына кайтканда, автовокзалдагы киосктан сатып алган иде. Юлда укырга гына дип алган китабы сердәшенә әверелде. Сильва Капутикян гел Зөлфия кебек уйлый, гел Зөлфия кебек хисләнә. Әрмән шагыйрәсенең шигырьләрен кат-кат укудан бер дә туймый кыз. Ул моңа кадәр яраткан шагыйренең милләте хакында уйлап та карамый иде. Ә хәзер шигырь юллары арасыннан бу халык турында белемен тирәнәйтердәй нәрсәләрне дә күрергә тырышып укый. Гашыйк булып барамы соң әллә?

Зөлфия янына Араик та килеп утырды. Кулында һаман да шул игәве: – Менә бу таш синең ташың– нефрит.

– Беләм, – диде. Ләкин яратмыйм мин аны, дип әйтмәде кыз.

Егет дәвам итте:

 – Нефрит – хикмәтле таш ул. Сердолик та ярый «Кыз»ларга. Син «Кыз» бит әле, әйеме? Сентябрьдә тугансың.

– Сентябрьне татарлар «сөмбелә» дип йөртә, – Зөлфия моны юри, татарларның да үз дөньясы, Җиһандагы йолдыз атамаларына кадәр ирешкән киңлеге барлыгын белдерер өчен әйтте. – Анысы, дөньяда бер мәшһүр обсерватория Әрмәнстанда булгач, йолдыз гыйлемең минекеннән баерак инде синең.

Араик Зөлфия тавышындагы кичәге сөйләшүдән соң реванш алу омтылышын сизмәде. Үзенекен дәвам итте:

– Тик сиңа нефрит килешер. Ул – тормышны, яшәүне раслый торган таш. Син озын гомерле бул, яме.

– Ай-һай-һай, килешең! Наданлыгыбыз белән без сине тәмам узындырдык, ахры. Син гел зирәк бабайлар кебек сөйләшә башладың. Тау бабайлары, озак та яшәгәч, бигрәкләр дә акыл иясе була торганнардыр инде.

– Ярар, алайса, малайларча сөйләшермен. Гашыйк булгансың димме соң сине, кызый. Кара аны, рөхсәтем юк!

– Гашыйклык билгесе дә ташка уелганмы әллә? – Араик аның йөрәгендә бөреләнә башлаган хисләрне сизеп алганмы соң? Сүзләре кинаяле тоелды. Кызга уңайсыз булып китте.

– Шигырьләр укыйсың. Мәхәббәт шигырьләре. Сильва Капутикян лирикасын минем сеңлем дә ярата. Ә миңа аның юлъязмалары ошый. Гамьле алар. Канадада, Ливанда булып, читтә яшәгән әрмәннәр – спюрк язмышын өйрәнде ул. «Юлдагы кәрваннар» дигән китабын укытырмын әле, яме. Болай ни... рәхмәт сиңа.

– Ни өчен миңа рәхмәт, мин нишләгән әле сиңа, әй?!

– Әрмән шагыйрәсен укыганың өчен рәхмәт. Һәм... дөньяда булганың өчен.

Зөлфия кып-кызыл булды. Оялганын башкалар да сизмәсен өчен, ишек катындагы көрәкне алып, баскычка чыкты, каткан цементны кыра башлады. Оеп утырмасын әле. Көрәк белән бераз селтәнсә, суыкны сизмәс, башындагы иләс уйлар да чыгып очар. Аңа башкалар да иярде. Күрәсең, доминодан туеп киткәннәр иде. Бетсә бетсен дә инде бу каткан бетон кыру, укырга кайтсыннар. Тиздән сессия җитә.

Араик Зөлфияне тагын озата кайтты. Ишек төбенә җиткәч, әллә ничек моңсу гына: «Зөлфия, бу юлы озаккарак саубуллашыйк әле. Минем Әрмәнстанга кайтып киләсем бар. Мин сиңа аннан шалтыратырмын. Сиңа бер сүз әйтәсем бар иде», – диде дә, артыгын сөйләшеп ташладым бугай дигәндәй, ашыгып-ашыгып, трамвай тукталышына китте. Аннан кире йөгереп килеп, Зөлфиянең алма битеннән үбеп алды: «Хуш, җаным! Син Галәмдәге иң чибәр кыз! Хуш!»

Кайры тун тулай торак бүлмәсендәге шкаф өстенә үк очты. Төзелешкә бүтән барып йөрмәделәр. Яңа елга да күп калмады бит инде. Араик бәйрәмнән соң гына килә торгандыр инде ул. Килсен иде инде тизрәк! Тагын ике атна ничек түзәрсең? Теге «бер сүз»не бик беләсе килә кызның.

Бөтен гомер буе түзәргә, сабыр итәргә туры киләсен, «бер сүз»нең һичкайчан әйтелмәсен ул чагында кем белгән?!

Өч көннән соң бөтен дөнья телевизорлар каршында тынсыз калды. Әрмәнстанда җир тетрәгән! Араикның туган шәһәре Спитак тәмам хәрабәгә әйләнгән. Күп меңләгән корбаннар! Имгәнүләр! Фаҗига коточкыч. Газеталар фаҗига урыннарыннан репортажлар белән чыга.

Йа Хода! Араик!

Араик югалды. Зөлфия начарын уйламаска тырышты. Ләкин яхшы хәбәр дә килмәде. Кыз «Комсомольская правда» газетасында, «Огонёк» журналында басылган фотоларны, таныш йөз чалымнарын күреп алудан курка-курка, җентекләп карый. Шөкер, таба алмый.

Өч айдан соң Зөлфиягә Араикның абыйсыннан телеграмма тапшырдылар: «Араик погиб. Он до последнего думал и говорил о Вас. Он мечтал жениться на Вас».

Шуның белән шул.

Бөреләнде, чәчкә атмады дигәннәре шул буладыр, күрәсең.

Ул афәтле вакыйгалардан соң инде 25 ел узды. Җир шарының берәр ноктасында җир тетрәгәнен ишетсә, Зөлфия дә тетрәнә. Араикны оныттым дип әйтә алмый. Ул аның гомеренең иң якты тәрәзәсе. Менә бүген дә, үзен кадерсез тоеп үртәлгән бер көнендә, яшерен куен кесәсеннән табылган талисманы белән ул тәхетенә кайтарды.

Рәхмәт сиңа, Араик! Зөлфия нефрит ташка иреннәрен тигерде. Нефрит – хәзер аның иң яраткан ташы. Ханым талисман йөзен яше белән юды. Чү! Монда ниндидер язулар бар түгелме соң? Яктыда укырга кирәк!

Зөлфия, хатынын югалтып, урамга ук чыккан Мирхәтим яныннан җил кебек узып, өенә атылып керде дә, бүлмәсенә үтеп, өстәл утын кабызды. Нефрит таш өстенә бизәк сыман сырлап язылган сүзләрне укырга азапланды. Укыды, ләкин берни дә аңламады. «Ес сирум, ем кеиз»... Ни дигән сүзләр булыр бу?

Иртәгәсен Зөлфия таныш әрмән хатынын эзләп китте. Ул язуны бик тиз укып бирде: «Мин сине яратам», – дигәннәр монда, җаным».

Һай, Зөлфия, бу талисманны 25 ел элек үк табып аласың калган ла! Хәер, бернәрсә дә тиктән генә булмый. Димәк, Араик аны нәкъ менә бүген якларга уйлаган! «Галәмдәге иң чибәр кыз син, Зөлфия!» – дип, янәдән искәртүе аның. Ерак дөньялардан, тулган Ай күзе белән карап, Зөлфиясен күзәтә, саклый икән ул! «Мин сине яратам» дигән бер җөмлә аңа калган бөтен гомеренә җитәр. Ташка язылган сүзләр бит ул! Аны яраткан кеше кулы белән язылган сүзләр.

Талисманын ул хәзер беркайчан да салмас.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: