Көзге (хикәя)

Көзге каршына килеп бастым. Каршыда күрер күзгә мәһабәт кенә ир-ат басып тора иде. Чыннан да минме соң бу соклангыч адәм дигәндәй, бермәлгә тораташ калган гәүдәмне кузгатып, муенымны як-якка боргаладым.

— Шәп! – дидем мин каршымдагы сурәткә.

— Шәп! – Югары чөелгән борынга таба бормаланып, ике калын ирен сүземне җөпләде.

Йә, кем кырык яшь бирә миңа бүген? Кайсыгыз, йә?

Болай да төймәләре каптырылмаган кыска җиңле әфлисун төсендәге күлмәгемне салып ташладым. Шуны гына көткәндәй, иреккә чыгуларына сөенеп, кулбаштагы йомрылар киерелеп алды. Алардан күрепме, ике күкрәк мускулы кыбырсып куйды, корсак турысында тигез алты шакмак уйнап алды.

— Шулай, Илхан, — дидем мин үз-үземә канәгать тавыш белән, - сине картлар исемлегенә кертергә иртә әле. Юкса, хатыны нәрсә ди?

— Кырыкка кадәр син ир-егет идең. Хәзер менә чын мәгънәсендә ир атка әверелдең, карткаем.

Ашыкма әле, җанкисәккәем. Илханың болай да тормыш йөген ат кебек тартып бара. Тик аның әле егетләр исемлегеннән сызыласы килми!

Каршымдагы Илханның күзенә туры карап, аңа нидер исбатламакчы кебек сөйләнүемнән уңайсыз булып китте. Шулай да карашымны көзгедән аерасым килми иде. Кайдандыр укыганым искә төште. Интернетта казынгандадыр инде, мөгаен: имештер, ирләр көзгегә хатын-кызларга караганда да күбрәк күз сала икән. Булыр. Гайбәтне дә ир-атлар җәелебрәк, мәзәкләтебрәк сөйли, минемчә...

Юк, мин көзге алдына үз-үземне кая куярга белмәүдән килеп бастым, ахры. Галия белән ике кызымның Казан янындагы шифаханәгә ял итәргә китүенә инде өч көн булды. Мин исә ялгызлыкка бөтенләй күнекмәгәнмен икән. Өйгә кайтып керүгә, борыныма кызларымның күлмәкләреннән килә торган тәмле бер ис бәрелде. Ул шулкадәр җанга якын ис: аны сүз белән аңлатып булмый, бары шунысын гына әйтергә мөмкин, ул – синеке, сиңа гына сизелә торган ис. Бер үк вакытта шатлык та, сагыш та уята ул. Кеше өчен иң газиз әйберләргә һәрвакыт әнә шул ике хис хас бугай. Бер яктан, ике иркә кызыңның янәшәдә булуы сөендерә, шул ук вакытта куанычлы тойгылардан рәхимсез сагыш айнытып тора: кайчан да булса алар үсеп җитәчәк һәм кияүгә чыгып, башка түбә астына күчеп китәчәк. Өй ишеген ачып кергән саен мин әнә шундый катнаш хисләр кичерәм һәм... тиктомалдан ямансу булып китә.

Аңым белән аларның юклыгын белсәм дә, күңелдә ниндидер бер өметле тойгы тибрәнә: ә бәлки, алар өйдәдер? Минем өчен иң беренче күңелсезлек фатирны үзең ачып керү булса, икенчесе – караңгы бүлмәләрнең каршы алуы. Менә бүген дә мин җаныма якын, инде үземнең дә киемнәремә сеңгән теге җанга рәхәт искә ләззәтләнеп, утны яндырырга кыймый шактый басып тордым. Аннары портфельне теләр-теләмәс кенә бер читкә ыргыттым, ялкау гына иелеп, ботинканы салдым, куртканы элгечкә эләргә буй җитмәде – ул да кадерсез бер нәрсә кебек идәнгә таралып төште. Һәй, Галия өйдә булсамы!

Лифт аскы каттан ыңгырашып менеп җитәр-җитмәстән, фатир ишеге кертләп ачылыр иде. Утлары балкыган алгы бүлмәдә портфелемне үзе алып, өстәл янына – үз урынына урнаштырыр, куртканы эләр иде. Аннары ике яктан ике кызым килеп асылыныр һәм чап-чоп ике битемнән үбәрләр иде. Аш бүлмәсеннән, эштән өйгә кадәр болай да сыкранып, зарланып кайткан ашказанын тагын да дулкынландырып, тәмле исләр килер, мин, ике кызымны җитәкләп, өстәлнең түренә килеп утырыр идем...

Ә бүген мин кәчтүм-чалбарны кәнәфигә ничек туры килде – шулай ыргытып, ванна бүлмәсенә кердем. Шаулап су ага. Нәрсәгә кердем әле мин? Сәбәпсез томанланган күз карашымны мәгънәсезгә аккан суга төбәп, кымшанырга кыймыйча, бераз күзәтеп басып тордым. Кинәт, болай басып торырга ярамый бит инде, дигән уйдан айнып киткәндәй булдым – ни өчен ванна бүлмәсенә керүем исемә төште. Су ташкынына кулымны тыгам – салкын! Җылы су кранын ачып, учларым белән тамчылар җыйдым да, битне чылаткалап, кабат залга чыктым. Үземне кулга алырга кирәк иде – тик бер нәрсәгә дә күңел үсми. Тораташтай бер ноктага төбәлеп тик утырып оеганмын. Аптыраганнан телевизор кабызып җибәрдем. Пульт төймәләренә баскалый-баскалый төрле каналларга күчердем, кичләрен ил, шәһәр яңалыкларын игътибар белән карый идем – бүген берсе дә аңыма барып җитми. Туктаусыз җырлар яңгыраган каналда калдырдым – тик анысы да күңелгә ятмады. Ниһаять, пультны җәзадан коткардым – ни кирәген таптым: спорт каналыннан футбол матчы бара. Берни уйлыйсы килмәгәндә, аннан да шәбе юк икән – мәйдан буйлап теге яктан бу якка тәгәрәгән тупка карап, бәйләнгән уйларыңның очын эзләп тик утыр шунда. Кара, моңа кадәр шуны да белмәгәнмен: тынычланыр өчен футбол карарга кирәк икән! Туп, бичара, бәргәләнә – китерәләр дә тибәләр мескенгә, китерәләр дә тибәләр – кыр буйлап та оча, бераздан кыска-кыска аралыкта бер аяктан икенчесенә күчә – әнә шул чакта аркылыга-буйлыга йөргән туп томанлы уйлардан арындырган сыман булды. Моңа кадәр телевизордан күрсәтелә торган футбол уеннарын күралмый идем – бүген, менә хәзер, ул миңа бик мәгънәле кебек тоелды. — Ашарга кирәк бит инде! – Әллә кайдан яңгыраган сыман бу уй мине терелтеп, тәмам чынбарлыкка кайтарды.

Ниндидер бер нияткә килүемә сөенеп, аш бүлмәсенә ашыктым һәм суыткычны ачтым. Ачтым да... уйга калдым. Суыткычтан салкынлык бөркелә, күземне йөгертәм: һәр киштәсе ризык белән тулы. Галия аларны ун көнгә җитәрлек итеп пешереп калдырды бугай. Кайсына үрелергә? Хатын мине кеше алдында гел мактарга ярата: нәрсә пешерсәм, шуны ашый, сайланып утырмый, ди. Галия һәм кызларым өйдә булган көнне теләсә кайсын яратып ашар идем дә, хәзер менә, оялчан малай шикелле, суыткычның салкын ишегенә яңагымны терәп, тик басып торам. Элек, әле өйләнгәнче, миңа ашарга пешерү берни тормый иде, аның авырлыгын да сизмәдем. Ничә еллар хатын белән яшәүгә шулкадәр нык ияләшәсең икән, газ плитәсе бөтенләй ерагая. Берсендә генә, шул сигезенче мартта инде, хатыным һәм кызларым уянганчы дип, коймак пешергән идем. Аңа да инде ким дигәндә биш-алты ел узгандыр. Хәзер менә ботка яки аш кәчтрүлен тартып аласы да, тәлинкәгә салып, микродулкынлы мичкә тыгасы гына. Тик бу эшне мин шулкадәр озак һәм теләмичә башкардым. Ризыкны җылытып ашауны бер сөймәсәм, өйдә ялгызым тамак ялгауны тагын да сөймим. Микродулкынлы мич кат-кат чакырып пиелдады. Шуны ачып, тәлинкәне алырга гына югыйсә – юк, аякларым үземә буйсынмый, әрле-бирле йөренүен дәвам итә. Бер караганда минем шулай әрәм-шәрәмгә, адым санап вакыт уздырырга бер сәбәбем дә юк – эштә дә, өйдә дә тәртип. Икенче караганда... Ниһаять, үземне җиңеп, ашарга утырдым. Кашык авызга юл тапмыйча җәфалады. Тәлинкәнең төбенә төштем дә аны су краны янына илтеп куйдым. Әмма юарга ашыкмадым. Дөресе, мин инде өченче көн савыт-саба юмыйм. Тәлинкә һәм чынаяклар тезелешкән бүлеккә күз салдым: ике-өч көн борчылмаска була икән әле. Хатынымның сөйләгәне исемә төште менә. Аның бер сердәше бала табу йортыннан кайтып төшкәч, өйдәге хәлләрне күреп шаккаткан: нибары биш көн эчендә аш бүлмәсенең асты өскә килгән – юылмаган савыт-сабалар тау шикелле өелеп тора, ди. Иң кызыгы шул: чиста чынаяклар беткәч, ире аптырап калмый: туйларына бүләк ителгән затлы чынаяклар тартмасын ачып, чәйне әнә шул бәйрәм чокырларыннан эчә. Мин андый ук хәлгә барып җитмәм җитүен. Чисталары беткәч, барысын бергә уптым иллаһи ялт иттерермен. Әлегә өч көн инде өстәлнең дә сөртелгәне юк. Моңа кадәр чәй аз гына сыеграк булса да:

— Чәеңнән Мәскәү күренә, — дип хатынга яратып бәйләнә торган идем. Инде чәйнең ясалмаганына да өч көн икән. Кая ул гөлҗимеш, әллә нигә бер мәтрүшкә салып эчүләр?

Әнә шулай киләп сарып йөри торгач, көзге каршында болгана башладым да инде мин. Үземә дә уңайсыз, тик үземне үзем аңларга бары тик көзге генә ярдәм итәр кебек иде. Тик... көзгедән мин түгел, башка кеше карап тора кебек. Аның карашы миңа ошамый. Читкә борылдым, күземә кесә телефоны чалынды. Сәгать исәбен белергә иде бит! Имән бармагымны сенсорлы экраннан йөгерттем – тагын мин! – ике теземә ике кызымны утыртканмын. Өчебез дә елмаябыз. Кесә телефонын алып куйдым да ике яңагымнан кысып тоттым. Тукта, нәрсә булды әле бу? Сәгать исәбен беләсе иде бит – кабат кесә телефонына үрелдем. 19.30 – тагын алтмыш минуттан мин очрашуга барырга тиешмен. Шушы уйдан дертләп киттем. Төенле йомгактай чуалып беткән уйларым тарала башлады сыман – әнә бит мине нәрсә борчыган да, нәрсә миңгерәйтеп йөрткән!

Келт итеп кичәге очрашу күз алдында кабат яңарды. Кара, әллә кайчан булган кебек үзе, баксаң, бер тәүлек элек кенә икән!

Була бит адәм баласының шундый мизгеле: кайчак күңелеңә хуш килгән кешене очратасың да,шуның белән җаныңны ачып сөйләшәсең, ачыласың килә башлый. Мин хастаханәдә участок терапевты булып эшлим. Инде бу вазифаны ун ел башкарам. Табиб халкының күңеле шат булганда да төшенке диләр. Аның шулай булмый хәле дә юк: көн саен авырулары турында сөйләсеннәр, зарлансыннар әле! Өстәвенә, чират торып, кычкырышып бетәләр. Электрон чиратлар да коткармады бу бәладән. Кичә дә, гадәттәгечә, авыруларны кабул итеп, зарларын тыңлап, кирәкле белешмәләрне язып утыру белән көнем узып бара иде, чираттагы пациент килеп керде. Шәфкать туташы Рәзинә аның кәгазьләрен актарырга кереште. Мин исә кәгазьләр тутыра идем, күтәрелеп тә карамыйча, авыруга янымдагы урындыкны күрсәттем. Тиз-тиз генә ноктамны куйдым һәм аңа таба борылдым да... өнсез калдым: ул шулкадәр дә сөйкемле кыз иде! Һичшиксез, күкрәк турысында, эчтә, нәрсәдер булды – әллә өзелде, әллә купты гына – әмма мин бермәл күземне аның күзеннән алалмадым. Зәп-зәңгәр төпсез күз карашы үзенә чоңгыл сыман тартып тора иде. Вакыт агышын югалттым, белмим, күпме шулай утырганмындыр, әллә шулай тынып калуымны өнәмичәме – ишекнең теге ягында үз чиратын көтеп шактый авыру утыра, барысының да кабул ителү вакыты бар, әгәр шуңа сыешмасаң, хәзер әбиләрең тавыш күтәрә. Әллә халәтемне аңлапмы, Рәзинә тамак кырып куйды.

— Сезне нинди чир борчый әле? – дидем мин һәм, тавышымның үземә хас булмаганча сыекланып чыгуыннан оялып, карашымны өстәлдәге кәгазьләргә батырдым.

— Эшкә керергә йөрим. Тиешле белгечләрдә күрендем инде, хәзер сездән мөһер һәм белешмә кирәк. — Кыз энҗе тешләрен күрсәтеп, йомшак тавыш белән җавап бирде. Бу ягымлы тавыштан колакларыма кадәр кызарып чыкты. Нәрсә булды бу? Кырык яшеңә җитеп, ниндидер бер япь-яшь кыз алдында җебеп утыр инде. Беренче тапкыр гашыйк булган малаймыни? Хәтеремә келт итеп Галиянең әйткән сүзләре килде.

— Кырыкка җиткәч ир-ат бер котырынып ала ди иде минем әни. Берише мәңге күрмәгән нәрсәсе кебек яшел еланга ябыша, икенчеләре, үгезне төртеп егарлык сау-сәламәт булса да, каты авырып, хастага сабыша. Өченчеләре, малай-шалай кебек, селәгәйләрен агызып, кыска итәкләр артыннан чаба башлый.

Син нишләрсең икән?

Хатынның соравына ул чакта көлеп кенә җавап биргән идем:

— Кырыктан соң шырыкка, дигәнне ишеткәнең бар идеме?

Менә сиңа мә, хәзер исә беренче очраган шушы кызга ияреп китәргә әзер түгелме мин? Абына-сөртенә...

Кичәге шул очрашудан соң кулдан эш төште. Тиешле язуларны язып, мөһер басып, белешмәне тоттыруым – барысы да төштә кебек кенә тоелды. Бары энҗе тешләрен балкытып елмаюы истә дә, төпсез зәңгәр күзе хәтердә. Исем-фамилиясен дә оныттым.

Юк, мине алай гына котыртып булмас! Ни әйтсәң дә, бу ялгызлыкны мин көтеп алдым. Ничә еллар буе үземнең генә торганым юк. Хатынны да исәпләп, «өч» кызым шифаханәдә чакта туйганчы йоклап, тынычлыкта ял итеп аласым килә иде.

Бүгенге очрашу исә бөтенләй күңелне кузгатып җибәрде. Мин эшләгән хастаханә өйдән ерак түгел, кая да булса мөһим җиргә барасы булмаса, машинамны калдырып, җәяү йөрергә тырышам. Гадәтемчә, эш көнемне уздырып, ашыкмый гына өйгә кайтырга чыктым.

Август – минем иң яраткан аем. Хәлне ала, ялдан башка бернәрсә дә уйлатмый торган июль челләсеннән соң, сагындырган көзге җилләр исә башлый. Казан тротуарларына берән-сәрән яфраклар түшәлә, бик тиздән, пыскып яуган вак яңгырлар агачлардагы сары яфракларны берәм-берәм җиргә куып төшерер, әле тегендә, әле монда күлдәвекләр пәйда булыр һәм шул төбе күренеп торган суда инде кара төскә кергән һәм соңгы көннәрен сизенепме, бер-берсеннән аерып булмастай кочаклашкан яфраклар тибрәлер. Болытлардан исә, сугыш ачканнармыни, нечкә ядрәләр коела. Алар, битне чеметтереп, төшә дә төшә. Ямансу!

Мин үземне белә-белгәннән бирле әнә шундый көннәрне яратам. Адәм баласының күңеле ике айда урыныннан кубып ала. Беренчесе – апрельдә. Монысында хисләр ташкынын тыеп булмый, ул гүя зур-зур дулкыннарын ярларга сыеша алмый каккан диңгез кебек. Күңел халәте дә кояш нурлары кытыгыннан үзен-үзе белештерми йөгерешкән кар сулары – гөрләвекләр сыман: шаулап ага-ага да, кинәт, нәкъ шулар кебек, кибеп, туктап кала. Башны алып әллә кайларга — бер белмәгән якларга юл тотасы килә, анда әллә нинди шатлык-куанычлар бар сыман...

Икенчесе – көз көне. Аның әзерлек өлеше пыскак яңгырлы көннәрдә. Тик бу вакытта, яздан аермалы буларак, күңелне ниндидер буйсынмастай дәрт алгысытмый. Киресенчә, кайдадыр эчтә, бәгырьдә сизелер-сизелмәс кенә бер сызлану пәйда була. Ул шулай әкрен генә көйдереп тора, ә син, әнә шул каракучкыл болытларга, пыскак яңгырларга карап үз уйларыңа чумасың. Әллә нинди, аңлатып та, сурәтләп тә булмастай бер татлы сагыш үткәннәргә дә алып кайта, киләчәккә дә илтә. Күңелеңдә яңа ниятләр туа, ниндидер яңа эшкә тотынасы килә башлый. Беренче кар төшкәнче әнә шушы сагыш синең күңелеңне пакьләндерә. Беренче күбәләк кар явуын шуңа да сабый бала кебек сөенеп каршы аласың.

Сагыш – шатлыкны чакырып китерүче хис ул.

Шушы сагышка нокта куйган, күңелне иң кузгаткан чак – алтын көз. Аяк асты инде катырган, каеннар алтынга манылган, әйдә, алтын туй ясасыннар дигәндәй, әле кичәле-бүгенле генә күк гөмбәзенә ишелеп яткан болытлар да кайдадыр еракта гына шәйләнә, алтын кояш үзенә кыш буена җитәрлек көч җыя бугай – җәйдәгедән дә битәр тырышып елмая. Әнә шул шәрәләнеп калган агачлар, кояш җылысына уралып, тын калган җил теге ләзззәтле сызлануны тагын да көчәйтә, табигатьнең ятимләнеп калуы сызылып сиңа да күчә.

Сагыш – югалтуларның мәгънәсен төшендерүче хис ул.

...Аяк астыма карап, атлаган җиремнән, үзем дә ник икәнен аңламыйча, тукталып калдым. Карашымны җирдән аердым – инде күрше йорт турысына килеп җиткәнмен, каршымда елмаеп... кичәге кыз басып тора иде. Эчтә нидер өзелгән кебек булды.

— Исәнмесез! – Ул, елмаеп, беренче булып сүз катты.

— Исәнмесез! – дидем мин дә. Их, тизрәк юлны дәвам итәсе иде дә, тик аякларым миңа буйсынмады. Ичмасам, кыз да туктап, елмаеп торуын белә. Кит инде, атла, нәрсә икенче тапкыр гына күргән иргә төбәлдең! Шулай дияргә кирәк тә бит, әмма... күңел аның озаграк елмаюын, үтеп китмәвен тели.

— Эшкә урнаша алдыңмы соң? – Эндәшми басып тору уңайсыз иде, телемә килгән беренче сорау әнә шул булды.

— Әйе, рәхмәт сезгә! – Кыз елмаеп җавап бирде. Ни өчен миңа рәхмәт соң? Акылым кабул итмәсә дә, күңелемә аннан рәхмәт ишетү рәхәт иде. Урам уртасында бер-береңә карашып басып тору килешми, өйгә таба атларга кирәк.

— Ярар, — дидем мин, асфальтка ябышкан аякларымны кузгата башлап. – Кирәк булганда, мөрәҗәгать итегез, кыенсынмагыз...

— Рәхмәт җылы сүзегезгә! – дип елмайды кыз.

Булды, җитте, уен тәмам. Мин, бар ихтыяр көчемне туплап, юлымны дәвам итәргә дип беренче адымымны атладым:

— Сау булыгыз!

Колак: «Сау булыгыз!» – дип йомшак кына әйтелгән сүзне көтә, тик ул яңгырамады.

— Кунакка кереп чыгыгыз бер... – Ялгыш ишеттемме дигәндәй, туктап калдым. – Мин шушы йортта торам. Ялгызым. Өченче катта. Унөченче фатирда...

Менә сиңа мә! «Юк инде, кызыкай. Кырыкка җиткән абзаң белән шаярма инде син!» – дияргә дип авызымны ачтым, әмма телем бөтенләй бүтән сүзләр әйтте:

— Күрше хакы – тәңре хакы. Чакыргач, кермәү ярамас. Кайчан соң?

Кинәт бар гәүдәмне калтырау биләп алды. Соңгы тапкыр мондый куркумы, әллә сөенүме булган шушы хисне мин кайчан кичердем соң әле? Ничектер кылдан нечкә баудан атлап барам кебек тоелды миңа. Аста дәһшәтле упкын бар сыман.

— Кунак кайчан да кадерле инде ул. Бүген үк керсәгез, бик сөенер идем...

Мин төш күрәм бугай. Әйе, әйе, бу ниндидер уен, ахры. Туктатырга, чынбарлыкка кайтырга кирәк.

— Кич белән, тугызынчы яртыда ничек булыр?

— Яхшы булыр!

Кыз юкка чыкты. Менә бәла, үзенең исемен дә хәтерләмим, гомеремдә икенче тапкыр гына күрүем, өстәвенә япь-яшь – күп дигәндә... Хәер, яшь инде яшь! – шуның күз карашыннан тәмам җебеп, кунакка керергә сүз биреп ташладым. Шулай үземне битәрли-битәрли, эре-эре адымнар белән, тирләп-пешеп, өйгә таба атладым. Әгәр дә мине танышларым күреп калган булса, мәңге ашыкмас Илханга нидер булган, гаиләсендә берәр кайгы-мазар булмадымы, эшендә мәшәкате килеп чыкмадымы икән дип уйлар иде, мөгаен. Булды шул, булды, чыкты шул, чыкты — әмма эштә дә, гаиләдә дә түгел, хикмәт йөрәктә – кеше ышанмаслык хәл!

...Тагын көзге каршына килдем. Беренче кат күргәндәй, игътибар белән үземә күз салдым. Чыннан да, кайсы кыз-хатын гашыйк булмасын икән миңа? Бүген генә түгел, башка вакытта да кунакка чакырулар булмады түгел. Әле хастаханәгә килгәч тә, бүлмәдән озак кына чыкмыйча, бик озак гәпләшергә теләгәннәре дә шактый. Ярый әле шәфкать туташы Рәзинә кырыс: җәелеп китүчеләрнең кулларына кәгазьләрен тоттырып, бик тиз бүлмәдән пырылдатып чыгара. Аннары мине битәрләп алырга да күп сорамый:

— Илхан Илгизевич, сез дә инде... Килешми!

— Мин нишли алам соң, Рәзинә, — дим аңарга. – Хатын-кызны куып чыгарыйммы, кулыннан тотып, ишеккә озатыйммы?

— Шулай инде, — дип килешә тагын үзе. Аннары өстәп куя: — Ярый әле мин бар. Юкса монда бөтен микрорайонның хатын-кызлары, юк авыруларын бар итеп, ишек төбендә сугышып ятар иде!

Көзгедәге сурәтемә карап, үземә дә оят булып китте: кара, борын ничек канәгать күтәрелгән! Әллә ничек, уңайсыз иде, тәнем буйлап суык йөгереп узды, беләккә каз тәне бәреп чыкты хәтта. Кинәт әтинең әнисе – әби сөйләгән бер вакыйга исемә төште. Ул — бабай белән бәйле. Алар авылда яшәгәннәр, бабаем озак еллар колхоз рәисе булган, пенсиягә чыгуга бакыйлыкка да күчкән.

— Эштән туктагач, нишләргә дә белмәде инде, — дигән иде әби. – Гел әмер бирергә өйрәнгәч теге. Пенсиягә чыккач, кул астында: «Ярар, Ильяс Исламгалиевич, баш өсте, Ильяс Исламгалиевич», — дип торучылар бетте, миңа боерык яудыра бу. Мин инде гомерем буе хуҗалыкны берүзем сөйрәдем, шуңа да җәелеп китмәдем, үзен пырылдатып эшләтә башладым. Әллә шуны күтәрә алмады инде...

Минем әби шундый. Юморлы...

— Дөнья бәясе кеше иде бабаң, — дип сүзен дәвам итә әби. — Үзе чибәр булса да, чит хатыннарга бер дә күз салмады. Бервакыт авылның тирә-якка бер азгыны Луиза урын өстенә егылды. Күпме ирне туры юлдан яздырды, ничәмә-ничә гаиләдә кара тавыш чыгуга сәбәпче булды ул, ачуым бер килмәгәе, себерке! «Гөнаһлары тотты!» – дип сөенде авыл хатыннары ул түшәккә аугач. Яшь булса да, бик тиз корышты. Ахырдан белдек инде, яман чир эләккән булган үзенә. Инде авызына суны кашыклап каптыра башлагач, күрше хакы дип, якын-тирәләр хәл белергә кергән. Шунда берсе сораган: «Үкенечләрең калмыймы, Луиза?» – дип. Тегенең инде тыны да кыса башлаган, шулай да ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: «Бер генә... үкенечем кала... Авылда бердәнбер ирне... Ильясны гына... үз яныма яткырып... булмады...» — дигән.

Әйе, әбинең горурланырлыгы бар иде...

Шушы хатирәне күңелдә яңарту мине айнытып җибәрде. Көзгегә бактым – күзем ниндидер шатлыктан балкый сыман. Әйе, бабай белән горурланырлык та шул! Күзем төшеп, кесә телефонын кулыма алдым: 20.00. Йә, Хода! Тагын ярты сәгать калды...

Көзгедәге сурәтем күзгә күренеп кечерәйде сыман. Чәч араларыннан салкын тир бәреп чыкты. Көзге каршында басып торырга көчем җитми иде, тиз-тиз атлап залга чыктым. Футбол матчы әле һаман тәмамланмаган, әллә яңасы башланганмы шунда? Йөрәгем урыныннан купкан иде – тагын бүлмә озынлыгын адымнарым белән үлчи башладым. Кинәт күземә фотоальбомнар киштәсе чалынды. Бер шөгыль тапканыма сөенеп, шуларның барысын да алып килдем. Өстә ятканын ачтым – узган ел без диңгез буена барган идек, шуның истәлекле мизгелләрен туплаган иде бу фотоальбом. Менә без дүртебез дә диңгездә. Ерактан ук Эгей диңгезендә шаулы ап-ак дулкыннарның рәт-рәт булып якынлашканы күренә. Без елмаябыз. Кечкенә кызым – аңа әле нибары ун яшь – кочагымда, бер теше төшкән авызын колагына кадәр ерган, күзе дә сөенечтән балкый. Олысы – аңа инде унсигез яшь – әнисе белән култыклашкан. Ул инде тәмам җитлеккән кыз, әнә ничек үзенең чибәрләрнең-чибәре икәнен тоеп, горур басып тора. Галиянең исә, гадәттәгечә, күзе моңсу. Нәкъ минеке кебек. Әллә икебез дә шушы мизгелләрне кабат кайтара алмавыбыз турында уйладык микән? Күземне яшь элпәсе томалап алды, фотолар томан эчендә күренә башлады һәм мин фотоальбомны ябып куйдым. Шулчак көзгеле бүлмәдә калган кесә телефонымның моңлы җыр сузганы ишетелде. Йөгереп бардым – Галиянең номеры. Яшел төймәгә басып өлгермәдем дә сыман, телефонның тавыш көчәйткечен ярырдай булып, кечкенә кызымның сүзләре ишетелде:

— Әти, әти, мин сине сагындым!

Телне йоттыммыни, сүземне әйтә алмый тордым.

— Әти, әтием! Без сине сагындык! – Кызчык җавап көтә иде.

— Мин дә... сезне сагындым, кызым!

— Әти, әтием, син нишлисең әле? Йокламыйсыңмы?

— Юк, кызым. Мин... э-ээ, телевизор карыйм. Сез кайчан кайтасыз инде?

Кызымның әнисеннән сораганы ишетелде. Ул әнисеннән ишеткәнен миңа җиткерде.

— Тагын бер атнадан, әтием!

— Рәхәтме соң санаторийда?

— Рәхәт тә... Синсез күңелсез, әтием, синең янга кайтасым килә!

Мин тәмам мәлҗерәдем. Тамак төбендәге төер телемне бәйләп куйды. Ул арада түземсез кызчыкның сүзе дә бетте:

— Тыныч йокы, әтием. Без сине яратабыз!

Пип... пип... бер тавыш биреп алды да, элемтә өзелде. Мин көзге каршында борыны йомшаган Илханга карап тын калдым. Ниһаять, бүген мин беренче тапкыр үз күземә туры бактым. Кара, минем күзләрем зәп-зәңгәр икән бит!. Чыннан да... чиста күк йөзе кебек... зәп-зәңгәр... шулчак кесә телефонымның якты уты сүнде һәм ничәдер секундка гына экрандагы эре шрифт белән белән балкып алган саннар күземә чагылды: 20.15.

Юк, минем яшьтә болай дулкынланырга ярамый! Дөньяны бераз җиңелрәк кабул итәргә кирәк. Хисләрне артык эчкә җыйсаң, башыңа кан савуы бар, табиб иптәш. Әйдә әле, әйдә, үзеңне дә онытма, саулыгыңны кайгырт. Бүтәннәргә ничек киңәш итәсең әле? – йоклар алдыннан бер сәгать һавада җилләнеп керегез, дисеңме... Бу сиңа да кагыла, табиб иптәш!

Ишек җиңел генә, үзеннән-үзе дигәндәй, ачылып китте. Чыгып китәр алдыннан мин көзгегә борылып карадым – анда беркем дә юк иде.

 

"КУ" 12, 2014
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: