Сафура, Бәкер һәм трактор (хикәя)

Фронтка китүчеләр урман борылышында күздән югалдылар. Алар киткән

якта тузан болыты гына бөтерелеп калды. Озатучы карчык-корчык, хатын-

кыз, яулык читләре белән күзләрен сөртә-сөртә, моңаеп калган урамнарга,

тыкрыкларга сибелде. Шул чагында авыл читендәге зәңгәр капкалы өйдән яшь

кенә бер ир белән яшь кенә бер хатын гөрләшеп чыкты.

— Бәкер дим, соңга каласың, чукынчык, йөгер тизрәк...

— Ашыктырма. Сафура... Уйнарга китмим, фронтка китәм. Ишетсен

колагың, карап кына йөрт тракторны.

— Ишеттем ләбаса. Йөгер тизрәк, поездга соңга каласың, Бәкер!..

— Калмыйм. Алай-болай ватыла-нитә калса, карбюратор белән магнетога

тыгылма. Аларына синең баш җитмәс. Бригадирга күрсәтерсең.

— Бар инде, бар... Берәр җиргә китә башласаң, «карбюратор», «магнето»

дип теңкәмә тиясең чистый...

— Телеңә салынма, җен хатыны. Алай-болай булса, кайткач кара аны...

— Курыктым ди бик! Котым очты...

Бәкер, кулындагы капчыгын култыгына кыстырып, авыл башына кадәр

йөгерде дә, артына борылып, хатынына йодрык күрсәтте:

— Подшипникларны эретмә!..

Китүчеләр китеп атна-ун көн узды микән, юк микән — авыл белән фронт

арасында өчпочмаклы хатлар йөри башлады. Авыл кешеләре фронттан килгән

хатлар аша Гайфи Исхагының медаль алуын, тимерче Маратның кулы яралануын,

Вәлиулланың командир булуын, Шәмси Мохтарының хәбәрсез югалуын белделәр.

Көннәрдән бер көнне тракторчы Бәкердән дә хат килеп төште.

«Уйлап-уйлап тордым да әле туп янында, Сафура, — дип сәламсез-нисез

илаһи уптым башланган һәм шулай ук илаһи уптым тәмамланган иде бу хат,

— узган ел мин Хөрмәтша биргән свичәләрне Кодрәт басуында калдырганмын,

ахры. Әле иртән генә туры наводка белән немецларның унбер танкысын

яндырдык. Соңгы танкка ут капкач, кылт итеп исемә төште. Хәтереңдәме,

син миңа ашарга китергән идең. Елга буенда учак ягып чәй кайнаттың. Ә мин

свичәләрне чистартып утырдым. Шунда син сихерче кебек муеныма килеп

асылындың. Зәңгәр бәбәкләрең белән күзләремне борауладың. Свичәләрнең

кулдан ничек төшеп киткәнен үзем дә сизми калганмын... Бу хатны алгач ук

барып эзлә. Ишетсен колагың. Эш вакытында сырпалана торган гадәтеңнән

биздерәм әле мин сине, кайткач. Шабаш... Немец тагын кузгала...»

Сафура җиделе лампа яктысында, шәмәхә карандаш кисәген иренендә

чылата-чылата, Бәкеренә җавап хатын язып ташлады:

«Кодрәт басуын сөреп бетердек. Свичәләреңне таптым, тутыкканнар,

бензинга салып куйдым. Әйберне кая очрады, шунда ташлыйсың да аннары

кешене гаеплисең. Окопта мылтыгыңны онытып калдыр тагын!.. Ул танкларны

яндырмыйча гына плен алып булмый идеме соң?.. Машиналар җитешми...

Оекбашлар җибәрәм, катырып бетермә. Аягыңны юып йөр...»

Бәкердән ике елга якын хат килмичә торды. Сафура бу вакыт эчендә ни

уйлагандыр, үзе сөйләмәгәч, әйтүе читен. Әмма һич көтмәгәндә, язгы матур

көннәрнең берсендә, аңа (бу юлы дүрт почмаклы) хат китереп бирделәр. Хатны

шактый озын сырлаган иде Бәкер.

«Сагынганга чыдый алмыйча яза икән дип уйлама, җен хатыны, әле

берникадәр вакыт чолганышта калып, немецлар белән кети-кети уйнап

йөрдек. Үзебезнең якка чыкканда, бер аягым снаряд кыйпылчыгына бәрелде.

Госпитальдә ятып чыктым. Соңгы көннәрдә борчу басты. Трактор ни хәлдә?

Кичә төшемдә бригадир Хөрмәтшаны күрдем. «Трактор хәтле тракторны хатын-

кызга ышанып тапшыралармы соң?! Чәч озын, акыл кыска бит аларның»,

— ди. Ну, кара аны, Сафура, тракторны алай-болай эшләтсәң, кайткач,

рәхим-шәфкать көтмә миннән! Рәтле генә йөрт. Ремонтлаганда, карбюратор

белән магнетосына бригадирдан башка орынма. Немец Сталинград яныннан

шыр җибәреп качты. Оекбашыңны ертылганчы киеп булмады — тегеннән бер

немец майорын урлап чыккан идек. Кырда катып үлә башлады да... Киерттек

инде шуңа, бигайбә. Колшәриф басуы ташлы. Плугарыңны кисәтеп куй, үзең

дә авыз әчеп йөрмә...»

Сафура көне-сәгате белән Бәкергә җавап язып җибәрде.

«Сугышуыңны бел! Юк акылың белән кешегә акыл өйрәтеп маташма. «Трактор

начар тарта, трактор керосинны күп бетерә», — дип зарлануларың исеңдәме?

Карбюратор белән магнетоны көйли белмәгәнсең икән шул, җанкисәгем. Трактор

сәгать кебек эшли хәзер. Берьюлы ике сабан тагып йөрим!..»

Бәкер тагын озак кына дәшми торды. Инде аның турында «хәбәрсез югалган

икән» дип тә сөйләштергәләделәр. Мондый хәбәрне ишеткәч Сафура: «Югалыр,

югалтырсың аны... — дип кулын гына селкеде. — Исегездәме, Чәчкап канюшние

яна башлагач, ут эченнән биш колынны алып чыкканые, ә үзенең бер генә

чәч бөртеге дә көймәгәние, чегән арбасыннан төшеп калган нәрсә бит ул,

югалтырсың аны!..»

Чыннан да, югалмаган икән Бәкер. Аның соңгы хаты Берлиннан килде.

«Сафура, тракторның тузаннарын сөрткәли тор. Җиңелүе турында Гитлердан

белешмә яздырып алам да кайтырга чыгам», — дип, өч-дүрт кенә авыз сүз

язган иде ул.

Сугыш бетеп, кырык-илле көн узган иде. Сафура, тракторы белән дөбер-

шатыр авылны чыгып барганда, чак кына бер солдатны бәреп екмый калды.

Селкенми дә, хәерсез. Аякларын аерып юл уртасына баскан да тик авызын

ерып тора. Түшендә орден-медальләр ялтырый.

Сафура, тракторын туктатып, кулларын йодрыклап җиргә сикереп төште.

— Нәрсә трактор астына керәсең? Монда кайтып үләргәме?! Әнекәчем!..

Бәкер, син ич, чукынчык!..

— Сафура, җен хатыны!..

— Әбәү, мыек үстереп кайткан булган берәү... Җибәр, чукынчык, билемне

өзәсең. Кара, кара, үпкән була, оялмый да.

— Кемнән оялыйм, Сафурам, — дип, як-ягына карап алды Бәкер. Тирә-юньдә

берәү дә юк, тик биш-алты адым читтәрәк, ир белән хатынның кавышуына

шатлангандай, тигез тавыш белән трактор гына тыкылдап тора иде.

 

 

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: