Таякка калганнарны аяклы итәрбез (хикәя)

Әсәремнең прототибына - «Ижминводы - Шифалы су» шифаханәсенең мөхтәрәм докторы, Татарстанның танылган табибы, югары категорияле мануаль терапевт И.М. Газизуллинга багышлыйм – авт. Х.Г.

Буразнага йөзтүбән капланып, ике кулы белән билен тотып, яман ыңгырашып ятучы Мәрзыя янына әле генә мәктәптән кайтып кергән уналты яшьлек улы Малик йөгереп килде. Китап-дәфтәрләр тулы кара зәңгәр рюкзагын яшен тизлегендә иңеннән салып болдырга чөйде дә, әнисе янәшәсенә чүгәләде.

- Әни, нык авыртамы? Тагын билең “ычкындымы”ни? Аз гына түз инде, хәзер өйгә алып кереп яткырам. Бер сәгатьтән Духтыр Илдар абый эштән кайтып җитәргә тиеш. Аягыңа баса алмасаң, аны чакырып төшәрмен. Җан дустым Илдусның әтисе бит ул, гозерләп сорасам, кире какмас әле.

Яшь каендай зифа буе “г” хәрефе сыман урталай бөгелеп, шөпшәнекедәй нечкә биле катып калган әнисен күтәреп торгызырга маташкан мәрхәмәтле үсмернең үткер күзе, авызларын бәйләп, бер-берсенә терәтеп тезеп куелган лым тулы бәрәңге капчыкларына төште. Юан корсаклы, биш чиләк сыйдырышлысы, шуны күтәреп җилкәсенә салганда билен имгәткән утыз җиде яшьлек ябык гәүдәле хатыннан ике-өч адымга читкәрәк тәгәрәгән иде. Бәлагә тарыган әнисен ихластан кызганудан колаклары кызышып, дулкынланудан уч төпләре тирләп чыккан үсмер:

- Әй, әни! Нишләтергә инде сине, җә? Тагын мине тыңламагансың! Авыр күтәрмә, дип күпме әйтергә була инде сиңа? Билсез каласыңны белә торып, тулы капчыкка ник үрелдең? Егылганчы эшләмәсәң ни була? Үзеңне бер дә кызганмыйсың, - дип, җиңелчә шелтәләп алды.

- Көн аяз чагында, чирлим дип, өйдә бот күтәреп ятып буламыни соң? Җан түзми бит, балакаем. Бераз киметә торуым хәерле дип, йөрәксенеп көрәккә ябышканыем...

- Иртәнге якта мин казып калдырганын чүпләвең бер хәл. Капчыкларны авызына чаклы тутырмасаң ни була? Нигә күтәреп кертергә тотындың? Мин кайтканны көтәргә иде.Тачка белән выжлатып кына баз өстенә үзем ташып куяр идем, - дип өзгәләнде.

Бу сүзләрне ишеткәч, сызланып яткан Мәрзыяның күзләренә яшь бөялде. Шөкер, балакаем таш йөрәкле түгел, дип газиз улкае өчен эчтән генә сөенеп куйды. Яшьли сөешеп кавышкан, унөч ел бер түбә астында гомер иткән Марселе, моннан дүрт ел элек якыннарын аяусыз язмыш кочагына ташлап, каладагы сөяркәсе Эльза янына чыгып сызды. Хыянәтче ирнең алма кебек хәләл җефетен зар елатып китеп баруы күңелсез хәл булса, унике яшьлек улына зирәк ата тәрбиясе бик кирәк чагында, аны “әти!” дип әйтүдән мәхрүм итүе - үсмерлеккә яңа аяк басып килүче ир бала өчен чын фаҗига, үз баласының аркасына пычак кадауга тиң хурлыклы гамәл иде. Мәрзыяның балдан татлы бәгырь җимеше Малик, сыңар канатлы гаиләнең бердәнбер таянычы булып калуын сизгер йөрәге белән күптәннән тойган иде. Авылда ел әйләнәсе эш күп. Утын-печән әзерлисе, бәрәңге, яшелчә үстерәсе, мал-туар карыйсы, тирес чыгарасы, кышка кергәч, боз чабасы, кар түгәсе, дисеңме? Санап кына бетерерлек түгел. Әнисенең ябык сынына үзенең ныгып җитмәгән иңнәрен терәп, нечкә озын аякларын аерып басып, какча җилкәсенә авыр тормыш камытын киеп, Нужа бабай арбасын бик иртә тарта башларга мәҗбүр булды Малик. Әти-әниләре кочагында иркәләнеп үсүче, компьютер уеннарыннан, “Ватсап”та чүп-чар язышудан башканы бар дип тә белмәүче гамьсез яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул олыларча фикер йөртергә, көчсезләрне кайгыртырга, нык холыклы, түзем булырга өйрәнеп килә иде. Дөресрәге, кырыс тормыш аннан шуны таләп итте.

Малик, әнисен саклык белән күтәреп кереп, җайлап кына залдагы йомшак диванга яткырды. Баш астына мендәр кыстырды, өстенә җиңел юрган япты. Өс-башын алыштыргач, электр чәйнеген кабызды, итсез борчак ашын җылытырга куйды. Дарулар тартмачыгын кыштырдатып актара торгач, кирәкле төймәләрне эзләп тапты. Зәңгәр борчаклы чынаякка кайнаган су агызып килеп, Мәрзыяга сузды.

- Әни, мә, “но-шпа” эчеп җибәр! Авыртуың басыла төшәр. Хәзер аш җылынып җитә. Тамак ялгап алгач, бераз хәл җыярсың. Ә мин җәлт кенә бәрәңгене ташып куярмын. Аннары үзеңне Илдар абыйга күрсәтермен.

- Көн буе эшләп, арып-талып кайткан кешене борчу килешмәс бит, улым. Бәлки фельдшер Фәйзелнурны гына чакырып килерсең. Укол кадар. Иртәгә җаен табып район бүлнисенә озатыр. Шунда Духтыр Илдар абыеңа күренеп чыгармын.

- Ни сөйлисең, әни? Төн буе иза чикмәкче буласыңмы? Дустымның әтисе бик кешелекле кеше. Чын табиб бит ул! Яныннан көне-төне бәлагә таручылар өзелми. Әллә кайлардан ярдәм сорап киләләр, берәүне дә кире бормый. Бервакыт ул хәтта космонавт Виктор Саввиныхны терелтеп аякка бастырган. (Әсәремнең прототибы И.М. Газизуллин белән булган хәл - авт. Х.Г.) Чын әгәр! Мари Илендәге туганнарына кунакка кайткач, егылып муен сөяген имгәткән булган ул. “Аны бик авыр хәлдә носилкага яткырып алып килгәннәрие. Әти дәвалагач, бик тиз терелде. Өч көн үтүгә, энесенең машинасына утырып кайтып китте”, - дип сөйләде Илдус. Данлыклы пациенты коткаручысына рәхмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк иткән. Аны гаилә альбомында кадерләп саклыйлар. Беркөнне шул ядкарьне үз кулларыма тотып карадым.

Илдар абыйга шаккатам мин, әни. Көчле рухлы, якты йөзле, иллә дә шәп кеше ул! Үзе кечкенә генә буйлы, ә көче!? Яхшы атныкыннан ким түгелдер, билләһи! Чыдамлыгын, сабырлыгын әйтмим дә. Соклангыч! Шаянлыгы тагын! Сызланып яткан пациентларының күңелен күтәрер өчен, палатага елмаеп килеп керүе генә җитмәгән, мәзәк сөйләп көлдерә, хәтта җырлап җибәрә, дип сөйлиләр. Син аның бик матур җырлаганын беләсеңме? Минем ишеткәнем бар.Тавышы чиста, моңлы, чишмәдәй чылтырап ага. Яраткан җырчың Зөфәр Хәйретдиновтан һич ким түгел! Ак баянында үзе уйнап, үзе җырлый, кайчакта аңа хатыны Әлфия апа да кушыла. Илдусның бәхете бар. Бик тату, эшчән, бердәм гаиләдә яши. Күз генә тимәсен! Дустымның барыр юлы анык. Унберенчене тәмамлагач, врачлыкка укыйм, әти кебек мануаль терапевт булам, ди.

- Ә нигә булмасын? Булыр! Әтисе эшен улы дәвам итәр. Авылыбызда бер дигән врачлар династиясе туар. Арбаның ал көпчәге каян тәгәрәсә, арттагысы да шул эздән бара, улым. Дустыңның ышанычлы арка терәге, юл яручысы бар шул аның.

- Әни, сиңа сер итеп кенә әйтәм: минем дә табиб буласым, кешеләрне савыктырасым килә. Сине әйбәтләп дәвалап, бер дә чирләмәслек итеп терелтергә исәп!

- Ул көннәрне күрергә язсын, балакаем...

- Класс җитәкчебез Илсур Газизович әйтә, медуниверситетка керү өчен БДИ да төгәл фәннәрдән кимендә туксанышар балл җыярга кирәк, ди. Шуңа күрә химия белән биологияне, физика белән математиканы тырышып өйрәнәм. Имтиханнарга бүгеннән үк ныклап әзерләнәм. Алла боерса, Илдус белән икәүләп, “мед”ка кереп, гөрләтеп укып чыгарбыз. Ап-ак халатлар киеп, район бүлнисе ишеген киереп ачып кереп, таякка калганнарны аяклы итәсе көннәребез алда әле! Авылга эшкә кайткан һәр яшь табибка йорт җиткезергә миллион сум акча бирәләр икән. Мин дә субсидия алырмын. Шул чакта чүплек башындагы, өскә аварга торган иске өебездән котылырбыз. Баллы чишмә буеның сандугачлар сайрый торган иң ямьле урынында хан сараедай ташпулат салып чыгарбыз! Әни, син авылдагы иң күркәм йортның хуҗабикәсе булырсың!

Улының ихластан сөйләгән сүзләрен ишеткәч, Мәрзыяның сызланудан чытылган каратутлы йөзе ачылып китте. Әрнүдән кысылган юка ирен читләренә елмаю кунды. Дымлы соры күзләрендә нурлы чаткылар биешеп алды. Газиз баласының өметләндергеч якты уйлары ялгыз ананың яралы йөрәгенә, әйтерсең, шифалы бәлзәм булып тамды. Мәрзыя күзләрен мөлдерәтеп каршысында елмаеп басып торган улына сөенеп, сокланып, эчтән генә горурланып карап торды. Борын төбенә сизелер-сизелмәс кара мыек төрткән, какча битле, киң кара кашлы, карлыгандай кара күзле, уртача буйлы, ягымлы йөзле бәгырь җимешкәе кай арада балалыктан чыгып җиткән? Күр әле син моны, нәкъ олыларча фикер йөртә! Сөйкемле генә түгел, акыллы егет булып җитешеп килә. Берүк бәхеткәйләре түгәрәк, гомеркәйләре озын булсын! Ана тыйнак кына көлемсерәп:

- Әй, хыялый Хәйрүшкәем минем! Тумаган тайның билен сындыруын күрче моның! - диде.

- Әбекәй исән булса: “Бирсен Ходай! Изге фәрештәләрнең: “Амин!” - дигән чагына туры килсен! Оныгымның теләкләре чынга ашсын!” - дип, изге теләк теләп, җыерчыклы битен сыпырыр иде. Ә син миңа ышанмыйсың бугай. Хыялый, имеш...

- Сиңа ышанмыйча, кемгә ышаныйм соң инде, улкаем! Бердәнбер терәгем, киләчәккә өметем, таянычым бит син! Алла теләсә, исән-имин укып чыгарсың. Илдар абыең кебек мәрхәмәтле, тирән белемле, чын белгеч булырсың. Артыңнан этүчең юк шул, балам. Шуңа борчылам. Максатыңа ирешү өчен, үз көчеңә генә таянырга кала. Укуны юкка гына инә белән кое казу, димиләр. Врачлыкка уку җиңелләрдән түгелдер...

- Башкалар укый бит әле, мин дә сынатмам! Әни, сиңа сөйләргә онытканмын. Беркөнне Илдусларга кергәч, гаҗәеп хәлнең шаһиты булдым. Үләргә яткан кеше, күз алдыбызда терелеп, үз аякларына басып өенә кайтып китте. Дустымның әтисенең куллары гаҗәеп шифалы икән бит. Әллә тылсымчы микән ул?

- Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, балакаем. Үзеңне тиле- милегә санарлар.

- Ә син анда ниләр булганын күрмәдең шул. Әүвәле мине тыңла, аннары үзеңчә нәтиҗә ясарсың.

- Сөйләп бак, булмаса.

- Көтү кергәч, Илдусларның капка төбендә энесе Раилнең “велигын” төзәтеп маташа идек. Як-якка пычрак чәчрәтеп, Таш урам буйлап “Урал” матае төшеп килүен күреп алдык. Безнең янга ажгырып килеп туктады. Рулен Дәүбаш Илфир абый тоткан, матай бишегендә Кабан Хәйретдине сузылып ята. Әллә исерек, әллә аек, белмәссең. Үзе бик яман тавыш белән бугаз ярып акыра. Тулган айга карап улаган карт бүредән һич ким түгел. Морҗа төбен сыларга мунча түбәсенә менгән булган. Аягы таеп, җиргә мәтәлгән. Аркасын имгәткән. Аның үгез түшкәседәй авыр гәүдәсен җыйнаулашып күтәреп алдык. Биек болдыр баскычыннан көч-хәлгә алып мендек. Илдуслар коттеджының беренче катында әтисенең эш бүлмәсе бар. Абзыйны “ай-вай!” кычкыртып, шундагы күн тышлы кушеткага кертеп салдык. Илдар абый әүвәле кулларын сабынлап юды, үз өендә булса да, ап-ак халатын, башлыгын киеп куйды. И, килешә дә соң үзенә табиб киемнәре! Аның көләч аксыл йөзен, нур чәчеп торучы зур зәңгәр күзләрен, итләч борын канатларын, калын иреннәрен, җәлпәк колакларын, башлыгы астыннан бүселеп чыккан җитен чәчләрен тагын да ямьләндереп җибәрә кебек. Ул көнне мин Илдар абыйның ассистенты булдым. Дөресрәге, Илдус белән икәүләп булыштык. Әүвәле бәлагә таручыны чишендереп, уңайлап яткырдык. Пычракка буялган битен, кулларын, аркасын дымлы йомшак сөлге белән чистартып сөртеп чыктык. Илдар абыйдан рөхсәт сорап, аның ничек дәвалавын кызыксынып карап тордым.

- Нинди гайре табигый хәл күрдең соң, балакаем?

- Хәзер сөйлим. Сызланып ухылдап яткан, селкенә дә алмаган Хәйретдин абзыйны, җайлап кына тотып, йөзтүбән әйләндердек. Илдар абый аның куас кисмәгедәй дәү башын, үгезнекедәй таза муенын, куна тактасыдай киң аркасын, юантык билен, торнаныкыдай озын, аюныкыдай юан бот, кул сөякләрен сизгер бармаклары белән җентекләп капшап, берәмтекләп тикшереп чыкты. Ыңгырашып та күрсәтте инде абзыкай! Табиб тәненә кагылган саен, авыртуына чыдый алмыйча, шәрран ярды. Илдар абый ягымлы тавышы белән: “Бу җирең чәнчемиме? Бу турың бик каты авыртамы? Әллә түзәрлекме? Аяк, кул бармакларыңны селкетә аласыңмы? Тезең, терсәгең бөгеләме? Муеныңны як-якка бора аласыңмы? Башың әйләнмиме? Косасың килмиме? - дип, ипләп кенә авыруны сораштырды. - Юк, дисең икән, бик әйбәт. Димәк, баш миең селкенмәгән! Шөкер,бер сөягең дә сынмаган! - дип, уфылдап яткан абзыйны тынычландырырга тырышты. Тикшереп чыккач:

- Әзи, проблемаңның асылына төшендем. Хәзер, Аллага тапшырып, төп эшкә керешәм. Сиңа чүт кенә түзәргә кирәк булыр. Берүк курыкма, куырылып килмә, сыныңны таштай катырма, яме! Киресенчә, мускулларыңны мөмкин кадәр йомшарт! Нерв җепселләрең җәя керешедәй киерелеп, безгә комачауламасын. Шунсыз үзеңә тиешенчә ярдәм күрсәтү авырга килер. Мунчадан чыккач, үз караватыңда сөйгән карчыгың кырыенда иркәләнеп яткан кебек, җәйрәп, тик кенә ята күр, яме! Сүземне тыңласаң, ата мәчебез Бурлат ал тәпие белән битен юган арада, терелтеп аякка бастырам мин сине! Хәмдениса түтекәең янына егерме яшькә яшәреп, кычкырып җырлап кайтып керерсең әле! - дип шаяртты. - Табиб белән пациент бер сүздә булып, үзара ярдәм итешсә, теләсә кайсы мәкерле чирнең чигенми хәле юк! Синекен дә җиңәрбез, Аллаһ боерган булса! - дип көрәктәй дәү учларына хуш исле гель сөртеп, авыруның тәнен кызартканчы ышкырга, үзенчә сыйпарга, сыпырырга тотынды. Абзыйның тән тиресе, кызу мунча ләүкәсендә ут чыгарып чабынган кешенеке сыман комач төсенә кергәч, Илдар абый, шарт-шорт китереп, аның умыртка сөякләренә баскаларга кереште. Әйтерсең, дәү учында сөяк түгел, ә камыр әвәли. Бәлагә таручыга ярдәм итәргә җан фәрманга тырышуы табибның җитди йөзенә чыккан иде. Муен тамырларына чаклы кызарынды-бүртенде. Ак халаты манма су булып, аркасына ябышты. Маңгаеннан тамган бөрчек-бөрчек тир тамчылары күзлеген парландырмасын дип, Илдар абый янәшәсенә басып, әледән-әле битен чиста сөлге белән сөрткәләп тордым. Ә ул, мине хуплап, елмаеп күз кысты.

- Чып-чын ярдәмчесе булгансың икән шул, балакаем!

- Әни, бүлдермә, тыңлап бетер. Илдар абый, сизгер бармаклары белән капшап, умырткалыктагы зыянлаган урынны табып алды. Әйтерсең, ул кеше гәүдәсен үтәли күрә! Рентген аппараты, диярсең! Әллә экстрасенс сәләте дә бармы икән аның? Абзыйның умыртка буыннарын чертләтеп, берәм-берәм оясыннан чыгарып, җай гына кире кертеп урнаштыра баруын шаккатып карап тордым. Берочтан бармакларын җилдән җитез хәрәкәтләндереп, тире астындагы, гади күзгә күренмәгән җепселләрне тарагандай итеп, умыртка баганасының як-ягына таба сыпыра барды. Урыныннан кубып янтайган умыртка дисклары арасына кереп кысылган, чуалган нерв җепселләрен таслап, үз уңаена җайлап җибәрә барган икән ул. Каймыккан буынны үз урынына утыртты. Ярты сәгать элек кенә: “Үләм!”, - дип акырып яткан Хәйретдин абзый, ыңгырашудан туктап, тынып калды. Әллә җаны чыкты микән моның? - дип, котым очты. Кысылган нерв җепселләрен әсирлектән азат иткәнгә күрә, яман каты авырту мизгел эчендә басылган икән. Ике күземне дүрт итеп, тылсымлы сеансны күзәтеп торганда, Илдар абыйның осталыгына хәйран калдым.

- Шуннан ни булды?

- Абзый чалкан әйләнеп ятты. Безнең Мырауҗан кебек, мәзәк кенә киерелде, сузылды. Ярдәмчесез торып утырды! Шулчакта яше илледән узган, чал чәчле, кырыс холыклы, тупас йөзле абзыкайның кысык күзләреннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Бераз хәл җыйгач, табибны кочаклап, шапылдатып аркасыннан сөйде. “Алланың рәхмәте яусын үзеңә! Яңадан тугандай булдым! Могҗиза бит бу, могҗиза! Хәтта ышанасы да килми. Сиңа миннән мәгәричкә бер тавык та, бер савыт, авылдаш! - дип, хушлашып, мотоциклга чыгып утырды. Шул чактагы сөенүебезне белсәң! Илдар абыйның да авызы колагына җитте. Әлфия апа безне яңа пешеп чыккан бик тәмле ит бәлеше белән сыйлады.

- Чыннан да могҗизага тап булгансың икән, улым. Тәҗрибәле зур белгечнең куллары алтын шул аның. Иншалла, миңа да файдасы тими калмас.

- Илдар абый белән аралашу шундый җиңел, хәтта аның янында басып тору да рәхәт. Нилектән шулай икән ул, әни?

- Җан нуры - аурасы чиста аның улым! Көн саен кешеләргә яхшылык эшләүдән тәм табып яшәгәнгә күрә, күңеле керсез. Чын табиб шундый булырга тиештер инде ул. Хөсетсез. Ярдәмчел. Белемле. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән.

- Әни, Илдар абый әйтә, яшь табиблар, укып чыкканда Гиппократ анты бирә, ди. Ә анда “авыруларга зыян китермә!” дип язылган икән. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Гел ярдәмгә ашыгалар. Үзләрен аямыйча эшлиләр. Йокы-ял күрмәсәләр дә сукранмыйлар. Табиблар үз гомерләрендә меңләгән кешене терелтеп аякка бастыра.Үлемнән коткарулары - һәйкәл куярлык батырлык. Әни, белмисеңме: безнең Татарстанда гади врачка һәйкәл бармы икән ул? Ә мин һәр бүлнис каршына берәрне бастырып куяр идем. Илдар абый кебекләрнең исемнәрен гранитка уеп язып. Әни, ант иткәнгә күрә, мәрхәмәтле микән табиблар?

- Ант эчеп кенә кешелекле булып булмый. Ул изге хис тәрбиядән килә, балакаем. Илдар абыеңның әти-әнисе кече күңелле,олы йөрәкле әйбәт кешеләр иде. Уллары шуларга охшаган, күрәсең.

Шунысы аянычлы, балакаем. Соңгы елларда әхлак бозылды. Кешеләр кырысланды. Бөтен нәрсә акчага корылган. Хәерсез заманда яшибез. Ак халатлыларның барысы да Илдар абыең кебек түгел шул...

- Ник алай дисең, әни?

- Атаң ташлап киткәннән бирле, чирдән башым чыкмый. Бүлнис юлына тузан кундырмаганымны беләсең. Өченче көн, кичтән язылып, сәгать унбергә талон алдым. Килсәм, терапевт ишеге төбендә су буе чират. Этешә-төртешә, әрләшә-талаша чиратсыз керүче әрсез Алабайлар бихисап. Нәүбәтемне көтә-көтә көтек булдым.Тәмам хәлдән тайдым. Врач кабинетына иң соңгы кеше булып кердем. Бабурин, хәлемне сораштыру түгел, сәламемне дә алмады. Әүвәле, артына борылып утырып, санак экранына кереп чумды. Тәкәллефсезлегенә гарьләнеп үлә яздым. “Больничный” кирәкмәсә, борылып чыгып китәсе идем. Бераздан муенына аскан әсбабын күкрәгемә, аркама төрткәләп, үпкәмне, йөрәгемне тыңлагандай итте. Йөрәгем ничек чәнчегәнен, аркам әрнеп авыртканын сөйләп бирмәкче идем, ул тыңлап мәшәкатьләнмәде. Битләрен җилфер-җилфер китереп, “Авыру тарихымны” актарырга кереште. Җилпучтагы он өстеннән таракан йөгергән эзгә охшатып, рецепт сырларга тотынды. Ул арада мине карарга тиешле вакыты чыкты, күрәсең. Сәгатенә күз төшергәч, ияге белән ишеккә ымлады. Табиб яныннан күңелем кителеп, башымны аска иеп чыгып киттем. Үлсәм-үләм, бүтән ул игелексез бәндә катына барасым юк!

- Әни, табиблар да безнең кебек кешеләр бит. Аларның да кәефсез чаклары буладыр. Бәлки терапевтың төнен авыр хаста янында йокысыз уздыргандыр. Пациенты үлгәнгә кайгырган чагына туры килүең дә бар. Авыруларны кабул итәргә, стационардагы төнге кизүеннән соң, бик арыган килеш кереп утырды микән әллә?

- Ярый, синеңчә булсын! Дәлилли беләсең. Үзеңнән бер дигән адвокат чыгар иде. Хастаның күңеле китек, улым. Авыру табибның җылы сүзенә, ягымлы карашына мохтаҗ. Кешелекле мөнәсәбәт булмаса, дару белән уколның файдасы чүп кенә. Ник шунда кан тамырыңа ун мең сумлык дару агызмыйлар. Врач тәмле теле, җылы карашы белән авыруның җанын савыктырмаса, ул терелмәячәк. Сагышланып, үз эченә бикләнеп, вакытсыз аяк сузачак.

- Әни, моңа табибларны гына гаепләп булмый. Үзең күреп торасың, эшләре авыр, җаваплы. Бәлки авыруларны карау вакытын нык чикләү дөрес эш түгелдер? Безнең бүлнистә дә табиблар җитми, дисең бит. Әллә бер врачка бик күп чирлене беркетәләр микән? Шуларны карап хәлдән тайгач, эшләренең сыйфаты ташка үлчимгә каладыр. Бу хакта министрлыкта беләләрме икән соң? Авырулар исеменнән сайтларына тәкъдимнәр язып салыйкмы әллә? Берәр чарасын күрми калмаслар.

- Син язганга карап, бүлнистә хәлләр яхшырыр дисеңме? Сөбханалла, шактый кыю фикер йөртәсең. Гайнулла бабакаең кебек һәр нәрсәнең төбенә тоз коеп сөйләшәсең. Бүгенге көндә кешегә җан җылысы җитми, балакаем. Кая карама тупаслык, кырыслык, мин-минлелек. Болай яшәү кызыксыз бит, балам. Байлык дип шашалар, талыйлар, урлыйлар. Тик берсе дә тау чаклы малын “тегендә” төяп китә алмый. Табиблыкка укыйсым килә, дисең, балакаем. Укырсың. Бик борынгы игелекле һөнәр! Университет мөгаллимнәре, булачак табибларга белем генә биреп калмыйча, күңелләрендә шәфкать чаткысы кабызып, йөрәкләренә миһербан нуры сеңдереп чыгарса икән! Юкса, яшь врачларның кайберләренә, эшкә керешмәс борын, комсызлык чире йоккан. Халат кесәләренә кыштырдавык меңлекне шудырмасаң, гүпчим якты йөз күрсәтмиләр. Әйтерсең, бичара хасталарда Әндери казнасы бар...

- Әни, бөтен кешене бер чыбыктан сөреп, врачларны бетереп ташларга ашыкма әле. Күбесенең кешелекле икәнлеген беләсең бит! Терелтү өчен җан атучылары сансызларыннан мең мәртәбә күбрәк! Яшьләрне сүгәргә яратасың. Алмашка яшьләр килмәсә, хастаханәдә генә түгел, бер җирдә дә алгарыш булмаячак. Илдар абыйны соңгы класс сәгатенә очрашуга чакырган идек. Һөнәр сайлау турында сөйләштек. Мөһим сүзләрен онытмас өчен, чыгышын кәрәзлемә яздырдым. Теләсәң, сиңа да тыңлатам.

- Ярар соң, әйдә, кабыз телефоныңны!

“Кадерле укучылар, сезнең белән очрашуга чиксез шатмын! Табиб, һөнәр генә түгел, ә җан халәте ул. Аны теләсә кем булдыра алмый. Беренче чиратта, шәфкатьле булып үсәргә, аннан соң тырышып укырга, гомер буе белемеңне күтәрергә, үз-үзеңне аямыйча эшләргә кирәк. Иң мөһиме - кешеләрне ярату, миһербанлы булу. Шул чакта ак халатка кара тап төшмәс. Берәү дә шәп белгеч булып тумый. Еллар буе өйрәнәсең, камилләшәсең. Табибның ашыгырга, кабаланырга, авыруларга битараф булырга хакы юк. Белмәгәнеңне сорарга оялмаска кирәк. Игътибарлы, кече күңелле булу зарури. Тәҗрибә еллар дәвамында туплана. Табибка сизгер йөрәкле дипломат, нечкә тоемлы психолог, таләпчән хөкемдар, вакыты белән кырыс хаким булырга туры килә. Юкка гына һәр табибның үз каберлеге бар, димиләр. Яшьлектәге хаталарым минем дә йөрәкне талкып, һәрдаим күңелне сызландырып тора. Нихәл итәсең, алга карап фикер йөртергә, иңгә салган авыр йөкне сыгылмыйча-сынмыйча, ахыргача илтеп җиткерергә кирәк. Табиб һөнәрен сайласагыз, үкенмәссез, дусларым! Районыбызга табиблар бик күп кирәк. Фтизиатр, онколог, пульманолог урыннары вакансиядә, олыгаеп, яше җитмешкә җитеп килүче педиатрга алмаш кирәк, тагын бер ике яшь хирург кайтса да, колач җәеп каршылар идек. Шәфкать туташларына кытлык аеруча зур. Юллама белән укырга керү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Арабызга яшь көчләр килеп кушылуга чиксез шат булырбыз!”

- Әни, ишеттеңме, “укырга юллама белән кереп була” диде. Димәк, өмет бар!

- Юньле кешедән акыллы фикерләр чыга, балам. Кирәклеләрен мыегыңа чорный баруың зыян итмәс. Һай Аллам, сәгать биш тула язган. Духтыр абыең кайтып җитмәде микән?

- Әни, борчылма! Бер аягым монда, икенчесе аның өендә булыр. Күз ачып йомган арада алып төшеп җитәрмен. Ул авырткан билеңне бик тиз рәткә китерер! Аның шифалы куллары тәнеңә кагылгач, фәрештә канаты белән сыйпагандай, сызлануың шундук басылыр.

- Берүк шулай гына була күрсен, балакаем!

Хәмидә Гарипова. Казан

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: