Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
28 февраля 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын! -
27 февраля 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады. -
26 февраля 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле. -
25 февраля 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә. -
24 февраля 2021 - 17:00
Хирург
Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?.. -
25 февраля 2019 - 16:00
Янгын чыккач соң булыр
Узган гасырның 60нчы еллары уртасында, миңа алты-җиде яшь булгандыр, бездән өч чакрымдагы Келәтле авылы тарафыннан төнге якта ялкын күтәрелгәнне күреп котсыз калган идек.