Ана җыры (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

19
Рахман белән Фәнис ул көнне кич буе алга таба нишләргә икәнне хәл итеп утырдылар.
Икенче көнне иртүк (якшәмбе көн иде) Фәнис үзенең машинасы белән Рахманны Түбән Камага алып китте.
Алар уйлавынча, Вәсим биргән адрес буенча барып, Мәрзия исемле хатынның эзенә төшәргә мөмкин булачак. Әгәр Мәрзия анда яшәми икән инде, ул фатирдагылар аның кая киткәнен, яисә хәзерге вакытта кайда икәнен белми калмаслар. Күршеләрдән бер-бер мәгълүмат булмый калмас, шәт. Һич югы «паспортный стол» дигән җирдән кемнең кая киткәнен ачыкларга мөмкиндер. Выпискадан соң, Павлодарга киткән булса, Рахман хәзер үк үзе анда юл тотарга әзер. Түбән Камада берәр туганы бардыр, бәлки. Ничек кенә булмасын, инде Рахман зур бер уңышка иреште – әтисен тапты. Ул аны үзенең улы дип саныймы, юкмы – анысы башка мәсьәлә. Иң мөһиме, Кадрия апа да, Вәсим дә фотодагы малайны таныдылар, Мәрзиянең улы дип расладылар.
Сәер һәм күңелне җилкетә торган халәт – чынлап та ничәмә еллар эзләгән әнисен тиздән табар микәнни ул?.. Шул ук вакытта курка да башлады ул: Мәрзия аның әнисе микән соң?.. Уйлар, хисләр шулкадәр ташыды ки, бу киеренкелектән бер мәлне Рахманның хәтта борылып, кире Казанга кайтып китәсе килде. Вәсим чынлап та әтисе микән соң аның?.. Вәсимнең хатыны Мәрзия булган... Фотодагы малайны таныдылар... Павлодарга барганда, Мәрзия улын югалткан... Югалтканмы, ташлаганмы, урлаганнармы малайны – болары да әлегә башка мәсьәлә. Тагын ни кирәк инде, тагын ни җитми?! Дөрес барабыз бит инде. Фәнис абый да дөрес юлдан барабыз дип ышана. Әнә бит, рульне ничек нык тоткан. Фәнис абый белән адашу мөмкин түгел – Рахман бу уйдан елмаеп куйды.
Кайчандыр булган җылылык, бәлки, кабатланмас... Ни дигән сүз инде бу!
Кайчандыр булган икән, димәк, ул җылылык бар! Димәк, ул җылылыкны табу мөмкин бу дөньяда. Кешелек дөньясында бар ул.
Шуңа күрә яшәргә кирәк.
Эзләргә кирәк.
Барырга кирәк.
Менә, барабыз бит инде!
Әнисе бар иде бит аның. Нишләп «бар иде»?!. Бар ул, бар, бар! Хәтерли бит ул аны, хәтерли – якты йөзен, җылы сулышын, назлы тавышын. Әни иде бит ул, әни! Бар, исән ул! Үсеп җиткән улын күрмичә бу дөньядан берничек тә китә алмас. Алай мөмкин түгел. Күпме тапкыр: «Бәлки, әниең булмагандыр ул», – дип әйткәннәре бар... Кабахәтләр! Ничек алай әйтергә телегез әйләнә?! Әнием иде ул минем! Юкса минем җаным салкын томанлы, яктылыкка саран бу яшәештә аны эзләмәс иде. Табачакмын мин аны!
Фәнис аны уйларыннан арындырды:
– Павлодарда микән ул, башка җирдәме – безгә шуны белү мәслихәт.
– Кайсы калада яшәвен ачыкласак, мин аны һичшиксез табачакмын, – диде
Рахман.
Исәнме икән?.. Исән түгел икән, аның каберен булса да табачак. Бу уй үзәкне яндырып алды – бәгырьгә бер савыт утлы күмер салдылармыни? Исән булса гына ярар иде!
Шуннан соң алар юл буе сөйләшмәделәр. Фәнис егетнең ниләр уйлаганын, нинди хисләр кичергәнен чамалап барды. Аның үзендә дә бер генә уй-теләк сулкылдады – Түбән Камада Мәрзиянең берәр туганын яки танышын табарга иде, һич югы аның язмышын белүче, исән булса, аның кайда икәненнән хәбәрдар берәр кеше табылса иде.
Түбән Кама каласына кергәч, туп-туры Вәсим биргән адрес буенча киттеләр – «Яшьлек» урамы, 35 нче йорт, 28 нче фатир.
Рахманны машинада калдырып, Фәнис үзе керергә булды. Ишек кыңгыравына кат-кат басты, әмма ачмадылар. Ә күрше фатирның ишеге шундук ачылды һәм сиксән яшьләрдәге карт пәйда булды.
– Агай, мин горэлектросеть вәкиле, – дип хәйләләп башлады сүзен Фәнис. – Подъезддагы уртак счётчикны соңгы тапкыр кайчан тикшерделәр?
– Бер дә әйтә алмыйм, – диде карт тонык тавыш белән. – Квитансылар килгәч, йә килен түли, йә оныклар. Мин ерак ул мәсьәләләрдән.
– Күршеләрегез өйдә түгелме, әллә беркем дә яшәмиме ул фатирда? – Егерме сигезенчедәме?
– Әйе.
– Яшиләр, нишләп яшәмәсеннәр, – диде карт.
– Пенсионерлармы? – дип сораган булды Фәнис.
– Пенсиядә түгел ул хатын, эшли. Пенсиягә иртәдер әле аңа. Кайда эшләвен генә белмим. Кызы мәктәптә укый.
– Ире?
– Ире узган елны вафат булды.
– Исеме ничек ул хатынның?
– Мәрзия. – Карт күзләрен челәйтте. – Ник ул хәтле төпченәсең? – диде ул, сагаеп.

– Рәхмәт, агай, – дип елмайды аңа Фәнис. – Башка сорауларым юк.
Шикләнмә миннән.
Фәнис лифтны көтеп тормады, плащын җилфердәтеп, баскычтан кызу-кызу
атлап төшеп китте.

– Ул фатирда Мәрзия исемле хатын белән кызы яши, – диде Фәнис машина тирәли әрле-бирле йөреп торган Рахман янына килгәч. – Күрше фатирда торучы карт әйтте.
– Шул микән?
– Бер үк фатирда гел Мәрзия исемле кешеләр генә урнашмыйдыр инде, шулдыр. Димәк, Павлодарда түгел ул.
– Шушында яши микәнни?.. – диде Рахман, борсаланып. – Димәк, шушында.
– Кызы бар микәнни?
– Бардыр инде. Мәктәптә укый, ди.
– Нишлибез?
– Көтәбез, каравыллыйбыз, – диде Фәнис. – Бүген якшәмбе... Кызы мәктәптә түгел, үзе дә ял итәдер... Йә базарга чыкканнардыр, йә кибеткә. Без болай итик... Берәр җиргә барып капкалап алыйк та, аннары кире килербез.
Машинага утырулары булды, Фәнис йортка таба пакетлар тотып килүче хатын белән үсмер яшьтәге кызны абайлады. Рахман да ул караган якка күз карашын төбәде.
– Шулар түгел микән?.. – диде Рахман, нык каушап.
Фәнис:
– Син машинада утырып тор, – дип, тиз генә машинадан чыкты һәм хатын
белән кыз подъезд ишеген ачкач, алар белән бергә керергә дә өлгерде. Лифтта күтәрелгәндә, Фәниснең инде шиге калмады – шул Мәрзия бу, Рахманның әнисе! Рахман әнисенә охшаган икән – борыны, күзләре... Матур кеше... Кызы мөлаем йөзле, җитлегеп килгән чагы, чибәр, әмма әнисенә охшамаган... Бүгенге мода буенча киенгән...
Җиденче катта лифттан чыккач, алар, Фәнискә бернинди ригаясез, үзләренең фатир ишегенә таба юнәлделәр.
– Хәерле көн, – дип эндәште Фәнис, ана белән кыз инде ишекне ачып,
фатирга кереп барганда.
– Исәнмесез, – диде хатын, борылып.
– Сез Мәрзияме?
– Әйе.
– Гафу итегез, мин үзем Казаннан. Миңа адресыгызны Вәсим бирде. Сезнең белән очрашып сөйләшәсем килгән иде.
Мәрзия аптырап китте:
– Вәсим куштымы әллә минем белән сөйләшергә?
– Юк, мин үз теләгем белән килдем. Мине улыгыз Рахманның язмышы кызыксындыра, – диде Фәнис.
– Вәсим куштымы кызыксынырга? – дип сорады тагын Мәрзия.
– Юк, Рахманны минем үземнең табасым килә, – дип, бераз алдауга барды Фәнис.

– Аны ничек табасың инде?.. – диде Мәрзия боек тавыш белән. – Сезгә нигә соң ул?
– Вәсим эзләмәгәч, үземнең табарга теләгем туды. Фәнис үзе дә каушый башлады.
– Ә Вәсимне каян беләсез? – дип текәлеп карады Мәрзия.
– Мин аны белми идем... Сезнең белән көллияттә бергә укыган Кадрияне беләм мин. Ул сөйләгән иде сезнең хакта.
– Ә-ә-ә, Кадрия... – дип, Мәрзия беравык уйланып торды. – Алай икән...
Әйдәгез, узыгыз.
Кызы кухняда пакетларны бушатып, ризыкларны суыткычка урнаштырып маташканда, Фәнис плащын салып, урындык артына элде һәм Рахман исемле малайны эзләргә теләвен, ярдәм итәсе килүен тагын кабатлады.
Мәрзиянең йөзе тартылып китте.
– Сезгә нигә соң ул? – диде ул, аптырашта калып һәм бу сорауны инде биргәнен онытып.
– Бәлки, ярдәм итә алырмын? – диде Фәнис, ә үзенең тизрәк Рахманны чакырасы килде.
– Ничек ярдәм итә аласыз соң сез миңа? – диде Мәрзия сыкраулы тавыш белән. – Сезне кем җибәрде минем янга? – диде ул аннары, курка башлап.
– Мин үзем килдем, – дип кабатлады Фәнис. – Гафу итегез, улыгызны урладылармы?.. Әллә...
– Нәрсә, «әллә»?.. Әллә ташладыңмы дип сорамакчы идегезме? Сез полициядән түгелме?
– Юк, мин – фирма директоры, эшмәкәр.
– Утырыгыз, басып тормагыз, – диде Мәрзия, журнал өстәле янындагы кәнәфигә утырып. – Алайса нишләп сезне ул фаҗигале вакыйга кызыксындыра, аңламыйм?
– Әгәр сез улыгызны үзегез ташлаган булсагыз, мин чыгам да китәм, – диде Фәнис, утырырга ашыкмыйча.
– Нинди сүз бу?! – диде Мәрзия иңрәүле тавыш белән. – Ничек инде мин улымны үзем ташлый алыйм! Павлодарга барганда, бер стансыда туктагач, поезддан төштем... Апага тиз генә унбиш тиенлек автоматтан шалтыратырга... Улымны, балакаемны вагонда калдырган идем... Мәңге гафу итмәячәкмен үземне... – Мәрзия, тонык тавыш белән бер ноктага төбәлеп, дәвам итте: – Поезд егерме минут тора дигәннәр иде бит... Телефоннан шалтыратып маташканда... поезд кузгалды. Аңламый калдым... Мин йөгереп чыкканда, поезд инде китеп бара иде... Поезд артыннан йөгергәнемне хәтерлим... Егылдым... Белмим, аңымны җуеп егылдыммы, егылгач, башым белән рельска бәрелеп, аңсыз калдыммы... Аңыма килгәндә, бүлнис палатасында ята идем.
– Сез аны эзләдегезме соң?
– Эзләмәгән кая ул! Бүлнистән чыккач, Павлодарга бардым... Розыскка бирдек. Әллә кайларга запрослар ясаттык. Казанга кайткач, тагын бүлнистә ятып чыгарга туры килде. Аннары тагын розыскка бирдем. Илнең асты өскә килгән чагы иде бит, кем-кемне ныгытып эзләсен, ди. Торымнан-торымга гел төрле передачаларга, гәҗитләргә игъланнар биреп тордым. Әле хәзер дә кызым белән үзәк телеканалларга язабыз, шалтыратып торабыз, төрле редакцияләргә мөрәҗәгать итәбез... Дөресен әйткәндә, кайвакыт өметем бөтенләй өзелеп куя. Инде күпме вакыт үтте бит. Исән генә булса иде, балакаем. Исән икәнен, сау-сәламәт икәнен белү генә дә җитәр иде миңа бүген.
– Мәрзия! Исән ул! – диде Фәнис, нык дулкынланып.
– Кем? – диде Мәрзия, әле хатирәләреннән арына алмыйча.
– Рахман. Синең улың – Рахман. Исән ул.
Мәрзия сискәнеп китте. Әкрен генә утырган урыныннан торып:
– Ә сез каян беләсез? – диде. – Сез кем? Кайдан сез?
– Әйттем бит инде – мин Казанда яшим. Ә синең улың Рахман күрше фатирны снимать итә.
– Ышанмыйм... – дип пышылдады Мәрзия.

– Ул сезгә барысын да үзе сөйләр, – диде Фәнис, бераз җиңеллек тоеп. – Барысын да аңлатыр.
– Бирегез миңа адресын! – диде Мәрзия, ялварулы тавыш белән. – Мин аның янына барам! Әнисә! Кызым! Язып ал!
– Кирәкми, – диде Фәнис. – Рахман минем белән килде.
– И Ходаем! – диде Мәрзия, Фәнис әйткән сүзләрне ничек аңларга белмичә.

– Керсенме монда?
Мәрзия әле һаман үз колакларына ышанмады:
– Кем? – дип куйды ул.
– Рахман.
Әнисә боларның сөйләшкәнен, куркудан, зал ишегенең яңагына сеңеп тыңлап торган иде. Ул кинәт йөгереп барып, тәрәзәдән тышка карады. – Керсенме? – дип кабатлады Фәнис.
– Керсен, – диде Мәрзия, котсыз калып.
Әнисә килеп, аның иңенә кулын куйды:
– Әни, болай ук курыкма инде.
Фәнис кесә телефонының номерын кабаланып җыйды. Ул үзе дә нык каушады – бармаклары дерелдәгәнне ана белән кызы да күрде.
– Рахман, җиденче катка мен! – диде Фәнис, командир сыман, коры тавыш белән боерып. – Егерме сигезенче фатир.
Ана белән кыз тораташ булып катып торганда, Фәнис үзе барып, ишекне ачты.
Рахман пәйда булгач, ана белән кыз бер-берсенә елыштылар.
– Исәнмесез, – диде Рахман кыюсыз гына.
Мәрзиянең исәнләшерлек тә чуты юк иде, кызы гына җавап бирде: – Исәнмесез.
– Мин – Рахман... – диде егет, үзен ничек тотарга белмичә. – Менә... килдем. Фәнис плащын эләктереп:
– Мин машинада утырып торам, – дип, очрашуга комачауламас өчен җәһәт
кенә чыгып китте.
– И Ходаем, и Ходаем! – дип пышылдады Мәрзия.
Алар шактый вакыт бер-берсенә карап тордылар. Әлегә боларның берсе дә
мондый могҗиза булу мөмкинлегенә ышанмый иде.
– Син Рахманмы? – диде Мәрзия, чак кына ишетелерлек итеп.
– Рахман.
Мәрзия якынрак килеп Рахманга текәлде:
– Минем улым да Рахман исемле...
– Мин бит инде ул. – Рахман, әле генә ява башлаган кардан бераз юешләнгән
курткасының куен кесәсеннән фотоны алып сузды: – Менә мондагы малай – мин – ике яшь ярым чагымда төшергән булганнар.
Мәрзия фотоны алып карады, аның йөзе тагы да ныграк агарды. Саргайган фотодагы ике яшьлек улына нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, кипшергән иреннәрен кыймылдатып куйды. Фотоны күкрәгенә кысып башта бер якка, аннары икенче якка берничә адым ясады.
– И Ходаем, дөресме бу?! – диде ул, тетрәнеп. – Кызым, су бир әле.
Әнисә стенага елышкан җиреннән тиз генә кухняга йөгерде һәм чынаяк белән су алып килде.
– Ничек болай?.. Каян син?.. – диде Мәрзия, калтырана-калтырана су эчкәннән соң. – Кайда булдың, димәкче идем...
– Детдомда, Белоярскида... – диде Рахман, йөрәгенең үз урыныннан өскәрәк күтәрелеп типкәнен тоеп.
– Белоярскида... – дип йөзен чытты Мәрзия, нинди шәһәр ул, кайда ул – һич исенә төшерә алмыйча.
– Аннары армиядә. Армиядән соң бер елга Читада калдым... Шуннан соң Казанга килдем...
Рахман да әле һаман һушына килеп җитә алмаган иде. Әнисә, Мәрзиянең кулыннан фотоны алып, әле Рахманга, әле фотодагы сурәткә карап охшашлык эзләде. Шуннан соң, фотоны өстәлгә куеп, йомшак кына тавыш белән:
– Салыгыз курткагызны, – диде.
Рахман курткасын салып бирде, Әнисә аны ишек янындагы элгечкә илтеп элеп куйды.
– Ә сез Мәрзия исемлеме? – дип сорады Рахман, каушаудан башка сүз табалмыйча.
– Әйе, – диде Мәрзия, чак кына ишетелерлек итеп. – Ә син... шушы фотодагы Рахманмыни?
– Мин, әни, мин, – диде Рахман, чак кына елап җибәрмичә.
Мәрзия аның тирәли әйләнеп чыкты. Егерме ел элек югалган баласының табылганына ышанырлык хәлдә түгел иде ул.
– Бигрәк зур бит син, – диде ул, аптырап.
– Егерме өч яшь бит инде миңа, – диде Рахман, ниһаять, үзендә елмаерга көч табып.
Мәрзия иңсәеп-хәлсезләнеп, кәнәфигә утырды. Ике куллап башын кысып, күзләрен йомды. Чәчен никтер артка сыпырып куйды. Чәч төпләре ак иде аның. Буялган икәне күренеп тора. Кофтасының өске сәдәпләрен калтыранып ычкындыргач, кинәт җанланып, торды да еламсырап:
– Чынлап та синме бу, улым?! – диде. – Син минем Рахманыммы?!.
– Әйе, – диде Рахман, Мәрзиянең кичеп чыккысыз сагышлы күзләренә карап. Мәрзия, курка-курка гына килеп, кулы белән аның иңбашына кагылды, аннары беләген капшап карады. Әйтерсең лә, җентекләп тикшерергә, тәгаен ачыкларга һәм инанырга тели – чынлап та аның улымы бу?
Шунда Рахманны сөенү урынына курку әсир итте, изтираб дулкыннарыннан аның башы әйләнеп китте.
Әнисә көтелмәгән кунакны җентекләп күзәтте, күзләреннән күренеп тора – кыз инде ышана башлады – бу чынлап та Рахман, әнисенең югалган улы, димәк, абыйсы булып чыга. Әнисенең йөзе кансуланып киткәнне шәйләп, аның хәле өчен генә нык борсаланды ул, ничек булса да, бу кавышуны җайга саласы килде аның.
– Утырыгыз, – диде ул Рахманга, дивандагы җәймәне тигезләп. – Әни, дару алып килимме?
Мәрзия, сорауны аңламаса да:
– Кирәкми, – диде.
Мәрзия белән Рахман шактый вакыт ыңсыз-шыңсыз бер-берсенә карап утырдылар.
Ышанырлык түгел мондый могҗизага. Әмма беркайчан да өзелми торган элемтәләр була бит... Алар бу могҗизаны егерме ел көттеләр, алар бер-берсен табарга тиешләр иде – моңа икесе дә ышанып яшәде. Отыры Мәрзия үсеп җиткән бу матур егеттә газиз улының чалымнарын абайлый башлады, Рахман да үз яшеннән олырак күренгән, әмма табигый чибәрлеген җуймаган хатында үз әнисен эчке тоемлау белән таныды.

Кинәт Мәрзияне көчле дулкын чынбарлыктан югарырак күтәрде, хисләр ташкыны дәрья булып агар төсле булды.
– Ник аваз салмадың? – диде ул, ачынып. – «Мин исән!» – дип, никләр бөтен дөньяга кычкырмадың?!
Мондый сорау килеп чыкканга ул үзе дә читенсенеп куйды.
– Мин сине мөмкин булганча эзләдем, Белоярскида чакта да, армиядә чакта да, Казанга килгәч тә, – диде Рахман, аның бу сүзләре акланган сыманрак яңгырады.

– Мин дә сине хәлемнән килгәнчә эзләдем, балакаем, – дип иңрәде Мәрзия. – Үзем гаепле, үзем. Ахмаклык эшләдем... Гомерем буе үземне гафу итмәячәкмен.
Миңа бит: «Поезд егерме минут торачак...» – диделәр, ә мин ышандым... Мәрзия ул вакыйганы якыннарына, танышларына күп тапкыр сөйләгәне бар. Барлык нечкәлекләре белән, мизгеленә кадәр озын-озак итеп сөйли ала ул газиз баласының поездда ничек киткәнен, үзенең ничек поезд артыннан йөгергәнен. Моны сөйләү аңа, җан сызлавы белән беррәттән, берникадәр рәхәтлек тә бирә,
киеренкелегеннән арындыра һәм бераз аклый да шикелле иде.
Стансада төшеп, телефоннан шалтыраткан арада поездның китеп баруын, поезд артыннан «Рахман! Улым!» – дип кычкыра-кычкыра йөгергәндә, егылып, аңын җуйганын миллион тапкыр, гомер буе сөйләргә дә әзер ул. Мәрзия чәчен
артка сыпырып, чигә турысында мәңгегә урын алган зур җөйне күрсәтте:
– Менә, истәлеккә калды...
Һәм хәтердә мәңге онытылмаслык булып, җанбиздергеч тавыш чыгара-чыгара,
поездның аның балакаен, күз алмасын, йөрәк парәсен алып китүе калачак, поезд артыннан ачыргаланып кычкыра-кычкыра йөгерүе, кинәт дөм караңгы упкынга төшеп китүе сакланачак. Аңын югалтып егылдымы, әллә егылып башы рельска бәрелгәч, аңын җуйдымы – анысын гына төгәл әйтә алмый ул.

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: