Логотип Казан Утлары
Драма

Хаталы хат (дәвамы)

А з а т. Бездә телефоныңны, сумкаңны, яулыгыңны, тагын кайбер әйберләреңне онытып калдыр әле, яме. Син кайтып киткәч, Актүбәгә барып, сине күрергә сәбәп булачак. А л с у. Анда барырга сиңа хәзер җитдирәк сәбәп бар.  Бер-берсенә якын килеп, тып-тын карап торалар.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

1

Актүбә. И л ф а т белән Н а и л ә  аптырап утыралар.
И л ф а т. Кайда булырга мөмкин ул?

Н а и л ә. Алай каты үпкәләрлек берни дә булмады югыйсә.
А л с у  кайтып керә.

И л ф а т. Алсу! Кая югалдың син? Телефоның да җавап бирми.

А л с у. Казанга бардым, дус кыз янына.

И л ф а т. Казаннан кайткан идең генә бит әле.

Н а и л ә. Ичмаса безгә әйтеп китәргә идең.

А л с у (аларга карамыйча). Гафу итегез.

Н а и л ә. Әйдә, ашарга утыр. Пилмән пешердем.

А л с у. Ашау кайгысы түгел әле монда. Телефонымны онытып калдырганмын.

Н а и л ә. Кайда?

А л с у. Дус кызымда.
Н а и л ә. Алайса югалмас.

А л с у. Телефон алырга кирәк. Гадине генә булса да. Казанга кайчан барам әле. (Ишеккә таба юнәлә.)

И л ф а т. Башта аша инде.

А л с у. Ашыйсым килми. (Чыгып китә.)

Н а и л ә (чыраен сытып). Тагын расход.

И л ф а т. Нинди расход! Гади телефон арзан бит хәзер. Бер-бер хәл булды микән әллә? Бик боегып кайткан.
Ишек кыңгыравы чылтырый.  Илфат ишекне ача. Бусагада, чәчәк бәйләме тотып, А з а т  пәйда була.

А з а т. Исәнмесез!

И л ф а т. Исәнмесез.

А з а т. Дөрес килдем микән мин? Алсу монда яшиме?

И л ф а т. Монда.
А з а т. Өйдәме ул?

И л ф а т. Юк. Озакламый кайтырга тиеш дип уйлыйм.

А з а т. Мин – Азат. Вазагыз бармы?

Н а и л ә. Бар.

А з а т. Бу чәчәкләрне вазага утыртып куегыз, зинһар. Алсу кайтканчы шиңә күрмәсеннәр.

Н а и л ә (букетны алып). Гафу итегез, сез кем буласыз?

А з а т. Азат. Ачуланмасагыз.

Н а и л ә. Ә... Алсуның телефоны сездә ничек калган?

А з а т. Оныткандыр инде. Телефон ничек калсын.

Н а и л ә. Сез Казаннанмыни?

А з а т. Әйе.

И л ф а т. Туктале, допросламый тор. Утырыгыз. Наилә, чәйне кайнарлат. Аңлавымча, Алсу сездә булган...

А з а т. Әйе.
Наилә  чәчәкләрне вазага утырта һәм чәй әзерләргә керешә.

И л ф а т (кулын сузып). Мин Илфат абыең – Алсуның әтисе.

А з а т (Илфатның кулын кысып). Азат. Минем әтием дә Илфат исемле булган.

И л ф а т. Шулаймыни?! Туры килүен карале. Булган, дисең, хәзер кайда соң ул?

А з а т . Әти күптән вафат инде. Миңа бер яшь тә тулмаган ул вакытта. Камчаткага акча эшләргә киткән дә, шуннан кайтмаган. И л ф а т. Алай икән. Алсу белән күптән танышлармы?

А з а т (сәгатькә карап). Ике сәгатьтән бер тәүлек була.

И л ф а т. Сездә кунакта булдымыни?

А з а т (аптырабрак). Сез миннән куркасыз шикелле.

И л ф а т. Юк, юк. Кызыбызның кемнәрдә булганын, кемнәрдә телефонын онытып калдырганын без белергә тиештер бит инде.

Наилә чәй ясый. Чәй эчәләр. Киеренкелек.

А з а т. Тегенди-мондый нәрсә уйламагыз. Алсу минем әнием турында мәкалә язарга җыена. Минем әни үз эшендә бик абруйлы кеше. Аны бөтен шәһәр белә. Алсу ишеткән дә...

Н а и л ә. Алсу ничек мәкалә язсын? Ул бит гәҗиттә дә, телевидениедә дә эшләми. Казанда финанс-икътисад институтында укый. Нинди мәкалә?

А з а т (гаҗәпләнеп). Мин аны журналистка дип уйладым.


Пакет тотып, А л с у  кайтып керә һәм, Азатны күреп,  коелып төшә.

И л ф а т. Менә бит, Алсу да кайтты.

А л с у (үз күзләренә ышанмыйча). Азат!

А з а т (елмаеп). Телефоның бездә калган бит.

А л с у. Әйе шул. Бик кайгырган идем.

А з а т. Ә мин, киресенчә, сөендем. Телефоныңны алып килдем. Сине тагын күрергә мөмкинлегем туды.

А л с у. Ә мин инде яңа телефон алдым, гадине, кнопочныйны.

Н а и л ә. Димәк, син Казанда дус кызың янында булмагансың?

А л с у. Шуның янында булдым.

Н а и л ә. Нинди мәкалә язарга җыендың? Бер дә язу осталыгыңны моңарчы чамалаганым юк иде.

И л ф а т (тавышын күтәреп). Туктале син. Чит кеше янында разборка ясап утырма.
Н а и л ә. Үзең дә бит кайда кем белән булганын, нишләп йөргәнен гел төпченәсең. Хәзер генә демократ булып утырма инде.

А л с у. Азат дөресен әйтмәгән. Мәкалә язарга җыенганым да, ул турыда уйлаганым да юк. Азат – минем егетем. Үзләренә кунакка чакырды. Әнисе белән таныштырды. (Азат дәшми.)

Н а и л ә. Ә без бу турыда берни белми утырабыз монда.

И л ф а т. Чәй эчегез әле, балалар. Азат, эшлисеңме, укыйсыңмы дигәндәй?..

А л с у (шундук). Эшли дә, укый да, бизнесы да бар.

А з а т (елмаеп). Әйе.

Н а и л ә. Әниегез нинди эштә?

А л с у (кинәт). РКБда. Бүлек мөдире.

А з а т (көлемсерәп). Рәхмәт. Чәй бик тәмле булды. (Кузгала.) Алсу, син мине озат инде.

И л ф а т. Бар, кызым, бар, озат. (Азатка.) Мин бик шат танышуыбызга.

А з а т. Сау булыгыз.

И л ф а т. Сау булыгыз... Хәерле юл.
Алсу, Азат чыгып китәләр.  Наилә, Илфат, тәрәзә янына барып, тышка карап торалар.

Н а и л ә. Ну, нәрсә әйтерсең?

И л ф а т. Әйбәт егеткә охшаган.

Н а и л ә. Ә минем күңелемә шом керде.

И л ф а т. Синең күңелеңнән шомның чыкканы да юк.

Н а и л ә. Артык кыю, каты кешегә охшаган.

И л ф а т. Күренеп тора – хәлле егет.

Н а и л ә. Мондый егетләр үз кубызларына биетәләр алар.
И л ф а т. Әле аңа кияүгә чыгарга җыенмый бит.

Н а и л ә. Күрәсеңме, бер-берсенә ничек якын торалар. Көләләр. И л ф а т. Алсуга ниндидер кызык нәрсә сөйли.

Н а и л ә. Алсуны битеннән үпте. Алып китә күрмәсен.

И л ф а т. Юк, юк, әнә үзе генә утырды машинасына. Китте. Алсу әллә елый инде.

Н а и л ә. Ул килү белән, котсыз калдым мин. Күңелем сизә, яхшыга түгел бу.

И л ф а т. Алдан кайгырма инде. Кайгы килгәч тә кайгырырга җитешеп була бит әле.
А л с у  керә. Моңсу елмая.

И л ф а т. Мөнәсәбәтләрегез җитдиме әллә?

Н а и л ә. Ничек җитди булсын. Танышканнарына бер тәүлек.

И л ф а т. Синнән сорамыйм бит. Егетең болай хәлле күренә.

А л с у. Егетем түгел лә ул. Юри әйттем. Чынлап та мәкалә язмакчы идем. Аның әнисе белән бик кызык вакыйга булган. Шуны Камил сөйләде дә, сәер теләк туды – шул хакта язарга. Сезгә ачу итеп, егетем, дидем. Аның янында төпченеп утыр ганыгызга ачуым килде.

Н а и л ә. Синең ачуыңның килми торганы бармы соң?! Алдашуларыңнан, кылтый-пылтый сөйләшүләреңнән гарык булдым инде.

И л ф а т. Ятып торыйм әле мин. (Йокы бүлмәсенә китә.)

А л с у (уйчанланып). Мәкалә... Тормышта язар нәрсәләр күп инде ул – фаҗигалесе дә, кәмите дә адым саен. Әти белән теге Дамирә турында язарга иде.

Н а и л ә. Егетен төрмәгә утыртмакчы булган дипме?

А л с у. Бәлки, теге Дамирә йөген төшертмәгәндер, баланы тапкандыр... Бәлки, әтинең баласы хәзер үсеп җиткәндер...

Н а и л ә. Нишләп инде шундый хәлдән соң бала тапсын, ди, ул? А л с у. Бәлки, тапкандыр.

Н а и л ә. Аллам сакласын. Шул гына җитмәгәние монда. Килеп дәгъвалар белдерә башласа, нишләрсең. Юк, юк, моңарчы хәбәре булмагач, абортка барган инде ул. Шундый хәлдән соң...

А л с у. Нык яраткан булса, бармавы да ихтимал.

Н а и л ә. Нык яратканын күрсәткән бит инде. Әллә кайчангы вакыйгада казынып утырма. Син менә бу егет турында күбрәк сөйлә миңа.

А л с у (елмаеп). Бик әйбәт егет.

Н а и л ә. Башта алар барысы да әйбәт, тәмле сүзле булалар. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Аннары... Кем белән йөрүеңне без гел белеп торырга тиеш. Үзе монда килеп кермәсә, бу егетнең барлыгын белми дә йөрер идек әле. Тормыш иптәшеңне табу җиңел түге-е-ел.

А л с у. Иң мөһиме – тормыш иптәшең собственник булмаска тиеш. Сиңа үз милке итеп карамасын. Хыянәтче булмасын.

Н а и л ә. Актарына башласаң, хыянәтләр күп төрле була. Хыянәт – башка кеше белән йоклау гына түгел әле ул. 
А л с у. Килешәм. Үз-үзеңә хыянәт итү дә бар бит әле.

Н а и л ә. Анысын һәркем үзе генә белә.

А л с у. Юк, андый хыянәт тә башкаларның күңеленә җәрәхәт ясый ала. Бала җанлы булмаган килеш, балаларны ярата белмәгән килеш, мине детдомнан алдыгыз. Миңа бала чактан ук үзегезнең әйберегез итеп карадыгыз. Шуның өстенә, асрамага алып, ятимлектән коткардык дип тукылдыйсыз. Минем кемнәр белән аралашуым, кемнәр белән очрашуым да үзегезнең киләчәгегез өчен борчылудан бит.

Н а и л ә (кызып). Ник сөйләшеп утырам шушының белән, тел әрәм итеп! Ай-яй, авыр кеше син.

А л с у (тыныч кына). Сез тәрбияләдегез бит мине.

Н а и л ә. Әйе. Кызганычка каршы.

А л с у. Сине әле яңа тетрәнү көтә. Әмма минем тарафтан түгел. Н а и л ә (сагаеп). Нәрсә әйтмәкче буласың?

А л с у (текәлеп). Син Азатка игътибар белән карадыңмы? (Тиз генә чыгып китә.)
Наилә уйга кала. Кинәт коты оча. Йөгереп барып, тәрәзәдән карый. Илфатка барып, карап тора. Уятырга тели, әмма кире уйлый. Үзен кая куярга белми.

2

Казан. Д а м и р ә  гөлләргә су сибә. А з а т  кайтып керә.
Д а м и р ә. Кайтып та җиттеңме? Таптыңмы, күрдеңме, тапшырдыңмы?

А з а т (кашларын җыерып). Әни, берьюлы җитмеш дүрт сорау бирмә инде. Бардым. Таптым. Фатирларына кердем. Алсуны күрдем. Телефонны тапшырдым.

Д а м и р ә. Нишләп кәефсез соң син?

А з а т. Әллә тагы.

Д а м и р ә. Сөендеме?
А з а т. Бик нык курыкты ул, никтер.

Д а м и р ә. Әти-әнисе өйдә идеме?

А з а т. Барысы да өйдә иде.

Д а м и р ә. Ниндирәк кешеләр?

А з а т. Алсудан башка миңа анда бүтән беркем дә ошамады.

Д а м и р ә. Нишләп алай? Алсуга карагач, гаиләләре затлыдыр дигән фикер туды.

А з а т. Затлылык ничек соң ул?

Д а м и р ә. Сүз белән аңлатып булмый торган төшенчә.

А з а т. Мин аларда, килеп керү белән үк, ниндидер төкселек тойдым. Әнисе балигъ булмаган үсмерләр белән эшләүче дознавательгә охшаган.

Д а м и р ә. Әтисе ниндирәк кеше?

А з а т. Әтисе – әнә шул балигъ булмаган үсмер сыман. Исеме минем әтинеке кебек икән – Илфат.

Д а м и р ә. Ничегрәк яшиләр? Җиһазлары баймы?

А з а т. Гади фатир. Әйтәм бит, төкселек хөкем сөрә анда. Фатирларының җаны юк. Алсу – аларның кызы, димәссең. Үзара мөнәсәбәтләре дә әллә нинди...

Д а м и р ә. Гаилә булгач, төрле чаклары буладыр инде.

А з а т. Алсу синең турыда мәкаләне кайчан яза соң инде?

Д а м и р ә. Әле тагын очрашырга кирәктер. Эш урыныма килер. Тиз генә язылмыйдыр ул.

А з а т. Ул бит журналистка түгел икән. Экономистка укый.

Д а м и р ә. Үзе әйттеме?

А з а т. Үзе түгел шул. Әнисе әйтте. Алсу шул чакны каушап төште. Алдаган бит ул сине. Журналистка түгел ул.

Д а м и р ә. Кем булса да ярый. Бик инсафлы, бик матур кыз.
А з а т. Нишләп син аның мәкалә язарга җыенуына ышандың?

Д а м и р ә. Ышанасым килде. Ул миңа әйтте журналист түгел икәнен. Күңелемә хуш килде ул кыз. (Паузадан соң.) Беләсең килсә, аларның кызы түгел ул. Аны өч яшендә детдомнан асрамага алганнар.

А з а т (көлемсерәп). «Әйтәм җирле, Хәсән чирле – хатыны кыйнаган икән.» Әйттем бит, аларның кызына охшамаган, дип. Мине озата чыккач: «Мәкаләне барыбер язам», – диде ул. Язачакмы, ничек уйлыйсың?

Д а м и р ә. Белмим.

А з а т. Журналист булмагач, ничек язар икән соң ул?

Д а м и р ә. Син менә бу мәкаләне укый тор, улым. (Алсу алып килгән хатны алып, Азатка бирә.) Күп еллар элек язылган.

А з а т (хатны кычкырып укый): Исәнме, Дамирә! Хушлашканыбызга төгәл биш ел узды. Хушлаштык, әмма күңелемдә син мәңгегә калдың, ахрысы. Сиңа булган мәхәббәтем, җырдагы кебек, сүнми дә, сүрелми дә. Соңгы вакытта сине ныграк сагына башладым. Безне аерган теге күңелсез вакыйгага да карашым үзгәрде кебек.

Мин өйләндем дә, күптән түгел аерылыштык, озак тормадык. Ярый әле балабыз булмады. Ятим үсәр иде. Сине яраткан кебек, башка беркемне дә ярата алмам шикелле тоела башлады.

Мин сине гафу иттем. Ул вакытта ук гафу итәргә тиеш идем мин. Ләкин син дә мине аңла инде һәм аңлагансыңдыр дип уйлыйм – ул вакыйгада мине батырырга маташуың миңа бик каты удар булды бит. Араны өзәргә ашыкмаска иде миңа. Тынычланырга кирәк иде башта. Ул очракта, бәлки, хәзер бергә булыр идек.

Сине бик күрәсем килә. Очрашырга иде. Инде ирең, балаларың бардыр, бәлки.

Ә мин сине сагынам. Сине югалтуым – ниндидер ахмаклык аркасында килеп чыккан хата дип саныйм.

Очрашырга иде. Күптән бер-беребезне күргән юк бит.

Мин, сезнең район үзәгенә шалтыратып, адресыңны белештем. Чалымның шәһәр поликлиникасында эшлисең икән. Бик ямансу, соңгы вакытта яшәүнең ямен табалмыйм. Синнән җавап хаты көтәм. Исәнлек-саулык теләп, сине сагынучы һәм элеккечә яратучы Илфат.

А з а т (аптырап). Нәрсә бу? Кем бу? (Диванга барып утыра.)

Д а м и р ә. Кайчан да булса син барысын да белергә тиеш бит инде, улым.

А з а т (хатның ахырына карап). Датасына караганда, миңа бу хат язылган вакытта дүрт яшь тирәсе булган. Әле әти исән идемени? Д а м и р ә. Ул хәзер дә исән. 
Пауза.

Д а м и р ә. Күптән сөйләргә теләгем бар иде. Оялдым. Мине битәрләрсең, әтисез үскәнең өчен мине гаепли башларсың дип курыктым.

А з а т. Сине нәрсәдә гаепләп булсын икән?

Д а м и р ә. Бар инде гаеп, бар. Хәзер, бераз хәл алгач, барысын да сөйләрмен. 

Дамирә, күз яшьләрен яшерергә теләп, йокы бүлмәсенә китә. Азат,  хатны өстәлгә куеп, әнисенә иярә. Сәхнә караңгылана.
Сәхнә яктырганда, Азат телевизордан спорт каналын карап утыра. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Азат ишекне барып ача. Бусагада А л с у  пәйда була.

А з а т (шатланып). О-о-о, Алсушка-помпушка! Алсушка-пташка! Сәлам!

А л с у. Сәлам! Дамирә апа өйдәме?

А з а т. Әни бергә эшли торган бер апа белән аларның дачасына киттеләр. (Кыланыбрак.) Нишлиләрдер алар анда, белгән юк. Эчеп яталардыр инде. Шуңа кайгырып утыра идем әле. (Рәхәтләнеп көләләр.)

А л с у. Ну, шаярып сөйләшергә яратасың инде.

А з а т. Әни әйтте бит инде сиңа – мин чибәр кыз янында автоматически күп һәм шаярып сөйләшергә тотынам. (Түргә узалар.) Тагын берәр әйбереңне оныткансыңмы, әллә мине сагынып килдеңме?

А л с у (туры карап). Дөресен әйтимме?

А з а т. Дөп-дөрес сүз кызык булмый. Бераз су кушсаң да ярый.

А л с у. Сине күрәсем килде.

А з а т. Бик матур җавап! Мин үзем дә сине инде сагынырга өлгердем. Әйдә, хәзер утырып, мәкалә язабыз. (Көлә.)

А л с у (көлеп). Әйдә.

А з а т. Үзебез турында язабыз.

А л с у. Кызык булыр микән соң үзебез турында?

А з а т. Кызык килеп чыкмаса, ертып ташларбыз.

А л с у (җитдиләнеп). Дамирә апа берәр сер ачмадымы сиңа?

А з а т. Ачты.

А л с у. Нинди серне?

А з а т. Ничә сер бар иде соң?

А л с у. Бер генә.
А з а т. Әйе, мин беләм хәзер – өч яшеңдә сине детдомнан алганнар.

А л с у. Тагын?

А з а т (кинәт моңсуланып). Мин барысын да беләм, Алсу. Пауза. А л с у. Әтиең исән... Якынлык тоймадыңмы?

А з а т. Юк.

А л с у. Тизрәк очрашып, иркенләп сөйләшергә теләмисеңме?

А з а т. Әлегә юк. Бераз вакыт үтсен инде. Очрашырбыз, күрешербез.

А л с у (уйга калып). Белмим нигә, синең аларныкы булуыңны теләмим.

А з а т. Ничек инде? Үзең бит моннан унтугыз ел элек язылган хатны күтәреп килгәнсең.

А л с у. Ә мин моны нинди омтылышым белән эшләгәнемне үзем дә аңламыйм. Тарсудагы вакыйга ничек тәэсир итте?

А з а т. Әнине кызгандым.

А л с у. Ничек уйлыйсың, кайсысында күбрәк гаеп?

А з а т (үтә җитди кыяфәт белән). Минем дөньяга килүемдәме?

А л с у (читенсенеп). Гафу ит, мәгънәсез сорау бирдем.

А з а т. Мондый гүзәл кыз мәгънәсез сораулар бирсә дә ярый. (Елмая.)
А л с у. Миңа ачуланмыйсыңмы?

А з а т. Ачуланам.

А л с у. Ни өчен?

А з а т. Чибәр булганың өчен. (Көлә.) Кая, фотога төшерим әле үзеңне. (Алсуны телефонына төшерә.) Әти белән әнинең бергә төшкән фотолары юк. Әнидән сораган идем, ачудан ертып ташладыңмы әллә дип. Юк, төшкәнебез булмады, диде.

А л с у. Алар егерме көн шулхәтле бәхетле булганнар, мәңге бергә калырбыз, фотосурәтләрнең кирәге юк, кирәк булса, теләсә кайсы вакытта төшә алабыз дип уйлаганнар.

А з а т (киерелеп). Мин бүген ирекле. Әйдә, урысча әйтмешли, пошли гулять!

А л с у. Кая барабыз?

А з а т. Кая телисең.

А л с у. Син кая телисең, шунда барыйк.

А з а т. Бездә телефоныңны, сумкаңны, яулыгыңны, тагын кайбер әйберләреңне онытып калдыр әле, яме. Син кайтып киткәч, Актүбәгә барып, сине күрергә сәбәп булачак.

А л с у. Анда барырга сиңа хәзер җитдирәк сәбәп бар. 
Бер-берсенә якын килеп, тып-тын карап торалар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2021

Фото: pixabay

Теги: драматургия пьеса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев