Ана җыры (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

13
Яшәү дәвам итә. Нигә әле бөтенләй коелып иңәргә? Баш бетәрлек фаҗига була күрмәсен. Бала чактан ук зур сынауларны үтте бит инде ул. Моңарчы яхшы кешеләр очрап кына торды, алар тәэсирендә һәрвакыт дөрес юлдан барды.
Рахман кечкенәдән аңлады: әгәр дә син башкаларга карата игелекле булсаң, алар да сиңа карата игелекле була. Детдомнан соң язмыш яктылыкка алып китте бит. Моның өчен шөкер итәргә, язмышка рәхмәт укырга кирәктер.
Уйлары аны Белоярскига, детдомга бәйләде. Инде ул көннәрдән, ул тарафлардан еракта, Казан каласында ятим балалар яши торган детдом проблемалары никтер күңелне дерелдәтергә тотынды.
Балаларны күпләп бер урынга җыю дөрес түгел. Бер фатирда өч-дүрт бала яши торган система кирәк. Олырак яшьтәге ике бала кечерәк яшьтәгеләрне тәрбияләргә тиеш. Беренчедән, тормыш-көнкүрешкә алай тизрәк күнегәчәкләр: үзләре ашарга пешерә, үзләре үк җыештыра. Икенчедән, олыраклары үрнәк күрсәтәчәк – ничек яшәргә, кемнәр белән аралашырга, нәрсә ярый, нишләргә ярамый. Системаның җитәкче үзәгеннән махсус кеше атнага бер килеп тикшереп китсен. Спортка хирыс балаларны бергә, сәнгатькә сәләтләре булганнарны бергә урнаштырырга мөмкин. Олыраклары, балигъ булып, киткәннән соң, элекке кечеләр алар урынына калып, яңа килгән кечеләрне тәрбияләячәкләр. Шулай итеп, аларда йорт хисе, гаилә тойгысы булачак, бернинди иерархиягә урын калмас, ирекле дөньяга ияләшергә җайлырак булачак...
Бүген нигә инде бу уйлар?.. Ятимнәрне тәрбияләү системасында аның ни эше бар?! Бәлки, хәзер анда бөтен нәрсә башкачадыр, үзгәргәндер. Әллә балалар йортын сагынудан микән бу? Хәер, аның нәрсәсен сагынасың инде?!
Ярый әле детдом белән элемтәне тиз өзә алды ул. Юкса нинди юлдан киткән булыр иде икән? Анда тәрбияләнүчеләрнең күбесе үз законнары буенча яши, дөрес кануннар буенча түгел. Ә бит вакытында ул дөньядан ычкына алмасаң, эшләр харап.
Рахман башта ук сизде, аңлады – киләчәктә ул мохиттәге кануннарның да, дусларның да кирәге булмаячак. Әлбәттә, Фәйрүзә апалар гаиләсе уңай тәэсир итте, зур иганә күрсәтте, чын мәгънәсендә күзләрен ачты. Аннары үзендә талант тою, башкалар булдыра алмаган сәләтләре белән кешеләр мәхәббәтен яулау, ихтирам казану мөмкинлеге аны тормышның төбенә төшеп китүдән саклады.
Нечкә күңел, «абсолют слух» белән яшәве җиңел түгел, чынбарлыктагы фальшны кабул итүе дә гаять авыр, әмма шуңа карамастан, көй һәм моң аны яшәешнең югарырак катламына күтәрде, дөньяны музыка аша тоемлау һәрвакыт җайлырак, кулайрак, рәхәтрәк булды.
Кабул итә алмаслык, күралмаслык, рәнҗерлек нәрсәләр күп бу дөньяда. Иң мөһиме, күңелеңдә андый авыр хисләргә зур урын бирмәскә кирәк. Якты көннәр дә бар бит Җир йөзендә. Миһербансызлык чолгап алган чакларда да яхшы, игелекле кешеләр очрамый калмый. Детдом аны билгесезлектән, яшәеш поезды таптап китүдән коткарган. Фәйрүзә апа аны балалар йортындагы авырлыклардан коткарды. Армиядә, талантын күреп, дөрес бәя биргән офицерлар коткарды аны. Хезмәт срогы тәмамлангач, чалыш юлга басудан

Алтана коткарды. Казанда да ярдәм кулы сузучылар беренче көннәрдә үк табылды.
Ә өч яшенә кадәр әнисе кочагында үткән кояшлы көннәрне ничек алып ташлыйсың?! Алар мәңге хәтердә, алар мәңге җанда яшәячәк. Ана куенында кичергән җылы, якты мизгелләрне аның бүтән татыганы юк. Әмма кайчандыр насыйп булган шул җылылык иң авыр чакларда да аны салкыннардан саклады, туңдырмады. Ул бит гел шул якты-татлы көннәренә кире кайтырга хыялланып йөри. Күрәсең, һәр кешенең гомерендә ниндидер якты бер өлеше, сагындыра торган ямьле ягы булырга тиештер – һәр кеше шуңа җитәргә хыялланадыр, шул мизгелләрне эзлидер, шул тарафларга омтыладыр. Кешенең эчке матурлыгы, күңел яктылыгы, бәлки, кайчандыр кичергән ямьлелеккә кире омтылуындадыр. Нык туңган, күшеккән чакларда кайдадыр җылы урын, җылы кочак бар икәнен белү адәм баласына бик кирәк бит. Хәтта киләчәктә бүтән кабатланмаса да, кайчандыр булган җылылыкның сихәте каладыр, һәр кешедә сакланадыр.
Уйлап баксаң, аерым алган кешенең гомере бертуктаусыз көрәштән тора – яшәү авырлыклары белән, ялгызлык белән, чир белән, үзе белән. Шунысы сәер: һәр аерым фаҗига вакытлыча тетрәндереп куя, ә гомуми фаҗигалек табигый булып аңга сеңгән. Моңа кеше аңы күнеккән һәм яшәешнең фаҗигасе аерым кешене үз кочагына алып, аны юкка чыгара кебек.
Ә шулай да, гомумән алганда, яшәеш кешеләрдән акыллырак. Сәясәттән читләшеп, сугышлар хакында онытып, пычрак низагларга илтифатсыз мөнәсәбәттә калып, көнкүреш ыгы-зыгысына күз йомып уйлангач, тормышта михнәтләргә караганда, шатлыклар күбрәк икәнен сизәсең, яшәүнең якты мизгелләрен хәтер гел барлап, уятып торганын тоясың. Иң авыр елларда да кояшлы көннәрнең күп булганы искә төшә. Хәтта иң болгавыр заманнарда да күңелдә мәхәббәткә һәм игелеккә урын булган икән дип куанасың, дөм караңгы көннәрдә дә үзәгеңдә өмет уты балкыган икән бит, җан өшеткеч суыклардан соң барыбер язлар килә иде түгелме – хисләр ташкыны белән, шау чәчәкле сөю бәйрәме белән дип, үзеңне дә, башкаларны да дәртләндерәсе килә башлый.
Кеше яшәүдән ваз кичмәсен өчен, хәтер якты мизгелләрне саклыйдыр, мөгаен. Кешенең кодрәте чамалы шул. Бик күп нәрсәләргә куәте җитми, бик күп нәрсәләрне үзгәртү хәленнән килми.
Кешенең Вакыт йөрешен үзгәртерлек көче дә, мөмкинлеге дә, хәтта догасы да юк. Әмма аның хәтере бар.
Вакыт кирегә йөри башласын иде... Ләкин ни мәгънә?.. Вакыт кирегә йөри башласа да, без бит инде анда юк. Вакыт элеккечә акса да, без әле алда юк.
Без фәкать менә хәзер, монда гына бар.
Көз ае ял паркын кочагына алган да үзенең алтын-саргылт чыбыкларыннан үргән бишегендә әкрен генә тирбәтә.
Хәтер экранында җанга якын кешеләрнең якты сурәтләре бер-бер артлы күренеп-күренеп ала. Детдомдагы балалар... Фәйрүзә апа... Гөлия... Идрис абый, Дания апа... Армиягә кадәр бергә яшәгән Галина... Армиядәге дуслар... Алтана... Казандагы дуслар, таныш-белешләр... Айгөл... Барысы да күңел түрендә урын алдылар. Әмма күңел буш. Якын кеше юк. Алар бар иде. Әмма хәзер – юк!
Җырлап та, елап та туймаслык моң... Җан-тәннең эчке бер өлешен биләп алган тирән сагыш...
Барыбер, безгә яшәргә язган бу дөнья, илаһи, аңга сыймас дәрәҗәдә 
гүзәлдер һәм ул гүзәллекне без күрмибез генәдер дип ышанасы килә. Юкса гел ялкынсынып торган җанны коточкыч, кичеп чыккысыз кайгы басар иде.
Матурлыкны күрергә дип максат куеп, чын гүзәллекне табу, аның асылына төшенү мөмкин микән?.. Ә менә бер мәлне ниндидер серле көчләр тәэсирендә аңның төксе тарафлары яктырып китә дә, ләззәт-кинәнү белән көтелгән гайре табигый әверелеш урынына инде меңәр-меңәр мәртәбә кабатланган һәм киләчәктә гел кабатланачак гап-гади вакыйга урын ала; әмма шул ук вакытта сәер бер сиземләү белән мизгел эчендә могҗиза барлыкка килгәнне аңлыйсың, һәм инде шунда син багланышка кергән чынбарлыкның чынлап та могҗиза икәнлегенә ышана башлыйсың, гомереңнең шушы өзегендә сиңа күрергә язган вакыйганың асылына төшенгәндә, тирә-яктагы яшәешнең һәр тамчы-мизгелен, һәр хәрәкәтен, һәрбер авазын тылсымлы дип кабул кыласың һәм ригаяңне җәлеп итеп сине әсир төшергән күренеш исә бөек могҗизаның куенындагы кечкенә бер могҗиза икәненә инанасың.
Агачтан өзелеп, көзнең тып-тын сулышында тирбәлеп төшеп барган сары яфракны күрде ул. Кинәт аның да, яфракка ияреп, бернинди карусызлык белән, күнеп, үзенә хас булмаган юаш халәттә дымсу җиргә төшү теләге туды. Әмма сары яфрак шушы аз гына вакыт эчендә, җиргә кадәре кыска арада ясаган грацияле хәрәкәтне кабатларга сәләт тә, илһам мөмкинлеге дә җитенкерәмәстер, мөгаен.
Моңарчы таныш булмаган халәттә Рахман ниндидер серле агымга бирелде.
Сары яфрак төшеп бара иде. Ул беркайчан да Җиргә төшеп җитә алмаячак дип исбатларга мөмкин. Әмма аның чиксез озак итеп, мәңге төшеп баруы нигә?! Бу аска таба очуның ямьлелеге, тантаналы сагышы нәкъ шул чиклелегендә һәм тәмамланачагында лабаса.
Яфраклар коела. Аларның берсе – күз карашын үзенә нык җәлеп иткәне – Рахман басып торган тарафка төшәргә ниятләп, бик озак әйләнгәләп очып йөрде. Бу күренешкә каршы торырга да, сөенергә дә кодрәте юк икәнне тойды ул. Аны бер уй әсир итте: менә шушы хәлсезлектә бит Бөек Көч, моңарчы татымаган гайре табигый рәхәтлекнең үзәккә үтүе тикмәгә түгел бит. Татлы сыкрау, аңарда таралып, савыктыручы даруга әверелде, ул һәр күзәнәгенең аеклыгы белән исертте; җан белән тән бер-берсен «таптылар», алар бер-берсенә бик кирәк булганнар икән. Аны ниндидер дулкын чайкалдырып җибәрде дә Җиһан таганында тирбәтә башлады, әйтерсең лә, аңа исерткәнче каты эчемлек эчерткәннәр, әмма үзе ап-аек иде, гүя аны йоклаталар, ләкин, киресенчә, уянды гына, көзге яфрак төшеп барганны күзәткәндә, аның өчен бөтен күк йөзе ачылды һәм ул бу рәхәтлекнең үзәгенә каян үтеп кергәнен анык аңлады.
Яфрак төшә... Нәрсәне аңлата соң бу? Ул инде бүтән булмаячак. Әмма башкалары булачак. Башкалар булыр да, әмма ул бит инде беркайчан да булмаячак! Ә бәлки, бу – башкалар да вакыты җиткәч юкка чыгарлар дигән билгедер?..
Яфрак ботагыннан аерылды... Әмма чорлар элемтәсе өзелмәде, чынбарлык та төпсез упкынга җимерелеп төшмәде. Ул яшәештән ычкынды һәм инде үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки, кемгәдер, нәрсәгәдер буйсынып төшеп бара. Ул үзе төшми. Димәк, билгене дә ул үзе бирми. Ә бит яшәве дә аның үз иреге, үз ихтыяры белән булмады!
Яфракның тантаналы, илһамлы очышын күргәч, бәхет эстәп, дөнья куучыга карата Мәңгелекнең хәерхаһлы түгеллегенә ышанасың. Уйланма бәхетнең күренер-күренмәс балкышына таба ыргылганда түгел, киресенчә, шул буш 
ялтыраудан качканда гына, җан тынычлыгына ирешү мөмкин. Җан тынычлыгы бәхет түгелмени?! Бәхет шул җан тынычлыгы бит инде ул!
Яфракның бөреләнеп үсүенә караганда, аның саргаеп төшүе гүзәлрәк күренеш түгелме соң?.. Тирәнрәк уйлап баксаң, аның өзелеп төшү вакыйгасында ниндидер серле өмет бар. Аның үсүендә шом, курку күп. Шул куркуны, тоткарлыкларны, җил-давылларны җиңү мизгелләре генә – бу яшәүнең якты мизгелләредер. Әмма күпме өстенлек, вәкарьлек һәм җиңү хисе бар китүдә!
Киләчәктән һәрвакыт курку бар. Ә үткәннәрдән инде курку юк.
Сары яфрак төшеп бара иде... Бит буйлап тәгәрәгән күз яше беркемгә, бернәрсәгә буйсынмыйча агып төште. Бөек ялгызлыкның чиксез рәхәтлеге күз яшеннән башка мөмкин түгел һәм, сабыр гына төшеп барган ялгыз яфракны күзәткәч, җан киеренкелектән арынып, бернинди карусыз күнү белән алтын көз кочагында үзенә яңа тынгылык тапты.
Җәйнең азгын, гамьсез-ваемсыз кайнашыннан саргаеп кипкән, хәлен җуйган яфрак тып-тын гына чайкалып, Җиргә төшә. Ул бөек, илаһи көчкә генә буйсына, ул хөрлеккә ия булды, ә бу әверелеш үзе үскән ботактан да югарырак. Аңа үзенең иреклелеге һәм бәйсезлеге хакында белү кирәкми – менә ул иң югары азатлык.
Ул үзе дә яфрак сыман бит. Яфрак үзе үскән агачның ботакларын, тамырларын белми, тоймый. Аңа кирәк түгел ул.
«Нигә мин болай үземне бимазалыйм? Хәер, аңлашыла бит инде – нигә... Яфрак җиргә төшкәч тамырлардан ерагаймый. Мин кайларда очып, кайларга төшеп иңәрмен икән?»
Үзәктә, җан-тән тирәнлегендә еллар аша мәңгелек бер моңлы көй ишетелде. Аны ноталарга салып булмый. Отып калырга да мөмкин түгел иде. Гүя кемдер күңел кылларын авырттырып чиртә. Бу авыртуда, ни гаҗәп, рәхәтлек тә бар.
Күптән таныш, үзен белә-белгәннән бирле якын моңлы бер җыр яши аңарда. Өч яшенә кадәр, ятим калганчы, ерак заманнардан килгән җырны әнисе җырлаган иде аңа.
Бу җырны чыгарган кеше дә кайгы кичергән булгандыр. Ул инде бу дөньядан күптән киткән, әмма бүген дә минем җаным белән җырлый һәм минем җанымны җырлый бит ул.
Башка төшкән, кичерелгән кайгы-хәсрәтләрне һәм күңел газабын көйләп әйтә бу җыр. Шул ук вакытта җырда киләчәктә кайгылар булачагын кисәтү дә яңгырый. Җырның сүзләрендә бу турыда әйтелми, әмма җырның озын гомерле булуы шул хакта сөйли.
Моңлы җырда кайгы вәгъдәсе бар.
Шуның белән бергә, андый җырда хәсрәт белән янәшә котылгысыз өмет тә туа.
Газап – кеше күңеленең югары чагылышы. Газап сине ныграк батырырга тырышкан саен, синең җаның югарырак күтәрелә. Шул чагында туа моңлы җыр. Көзнең кочагында Рахман тын калып, Әбелхәятнең мең төрле авазларын ишетте, шул авазлар гаугасында иң якты бер аваз аның үзенә багышланган иде.

 

14
Айгөл белән араны өзгәч, Рахман бер айга якын «ял» итте. Хәер, ял итү дип инде... Иҗат кешесе ял итә белә микән ул? Гәүдәңнән башны салып, читкә куеп тору мөмкин түгел бит... Иҗаттан ничек котыласың, аңардан качып тору мөмкинмени?!
Хәмер эчеп, дус-ишләр, кызлар белән күңел ачып, кәеф-сафа корып, бер ай чамасы вакыт үтеп китте. Онытылырга теләп, бу арада аракы белән шактый мавыгып алды ул. Кызлар белән булганда да, бераз салырга кирәк, музыкант дуслар, җырчылар килсә дә, эчәргә туры килә. Әмма ирадәсе куәтле иде аның, яшәвенең төп максаты дөньясын онытырга ирек бирмәде, хәмер мәхбүсенә әйләнүдән саклады. Ә кәеф-сафа коруга килгәндә... бөтенләй коелып иңмәс өчен бераз «җилләнеп» алу да кирәк иде.
Сәгадәтле тарафларга илтмәсә дә, яшьләрчә бер тугарылып алу караңгы уйлардан арындыра, кайгыларны оныттыра, ә инде хәмер канны куа, эчтә ниндидер үзгәреш була, илһам өстәлә. Җылы сүзләр, купшы-төче тостлар, берсеннән-берсе татлы мәдхияләр йөрәккә сары май булып ята. Язмыш тагын уңай юнәлешкә борылган кебек була. Акчага кытлык кичерми ул, дуслары, хезмәттәшләре: «Син бәхетле», – диләр һәм мактау сүзләрен кызганмыйлар. Кәефсез чагын күрсәләр, гадәттәгечә: «Ни җитми сиңа?!» – дип ачуланырга тотыналар.
Менә шул шул... Ни җитми?..
Мәгәр, мәдехләр дә туйдырды, иксез-чиксез үзара ихтилафлар да җанны биздерә башлады, яшәгән һәм иҗат иткән мохитендә фәтвалы үзгәрешләрнең булмавы җанны тырмарга тотынды.
Берүзе калып, янә изтираб дулкыннарына чайкала башлагач, кичеп чыккысыз сагыш күңел биләмәләренә җәйрәп ята да иксез-чиксез золмәттә дөрес юнәлешне табу өмете белән мәгънә эзләү алгы сафка чыга. Бернинди дару, һичнинди хәмер баса алмый торган җан газабы калка.
Әйе, гомер агышында һәр кешенең күңелендә һәм хәтерендә тирән уелып кала торган билге-тамгалы очрашулар була.
Ул яши торган бишенче катта дүрт фатир иде. Түр тарафның ике фатирында яшәүче кешеләр әллә нигә бер генә очрыйлар, Рахман аларны белми, ә янәшә фатирдагы күршеләрдән көн саен диярлек кемдер очрамый калмый иде.
Фәниснең – илле яшьләр тирәсендәге, нык гәүдәле, эре-эре атлап йөри торган абзыйның – гаярь һәм табигате белән лидер икәне әллә каян күренеп тора. Фәнис абый евроремонтлар ясый торган фирма директоры – укымышлы, көчле рухлы, тормышның ачысын-төчесен нык татыган кеше. Хатыны – мөлаем йөзле, төз гәүдәле Тәслимә апа элеккеге татар хатыннарына хас тыйнаклыгы белән аерылып тора. Ире янында шул ук фирмада эшләгән, хәзер инде фәкать өй җылысын саклаучы вазифасын гына башкара иде. Ундүрт яшьлек кызлары Сәбилә – бик чибәр, сигезенче класста укый. Рахман очраса, никтер, кызның йөзе алсулана, туры карарга ояла. Уллары Камил – Казанда КНИТУны тәмамлагач, дусларына ияреп, Мәскәүгә киткән – бизнес белән шөгыльләнә. Менә шундый гаилә яши иде янәшә фатирда.
Улы Камил, яше буенча Рахман тирәсендәге егет, әтисенең күзәтүе астында кала бирә. Акыллы, башлы эшмәкәр, мөктәдир егет ул, ләкин атасы гел хафаланып тора – бәгъзан яшь егет кайчак асау айгырга әйләнеп куя, заманасы бик болгавыр, Мәскәүдә чалыш юлга керә күрмәсен, бер-бер ярамаган эш кылудан Ходай сакласын.
Фәнис абый шушы арада Мәскәүгә улы янына киткән иде. Рахман аның кайтуын түземсезлек белән көтте.
Алар тиз арада дуслаштылар. Бер юнәлештә фикерләүче, рухи яктан якын, абыйлы-энеле кебек, хәтта ата белән улы шикелле якынлыкны икесе дә тиз арада тойдылар. Фәнис еш кына аның янына кереп, дөнья хәлләрен сөйләшеп 
утыра, шулай ук көн аралаш Рахманны үзләренә чакыра – аш-суга оста хатыны берәр тәмле әйбер пешерергә тотыну белән үк Фәнис аның ишеген шакып, ничә минуттан керергә икәнне кычкырып әйтә иде.
Рахман монда яши башлаган беренче көннәрдә үк очрады аңа Фәнис.
Баштарак ир яшь, эчке «магнитлы», үзен сәеррәк тотучы егеткә шикләнеп, кырынрак карап йөрде. Ә беркөнне кичкырын, эштән кайтышлый, ишек катларында очрашкач, Фәнис аңардан:
– Син каян килдең? – дип сорады.

– Аңламадым? – диде Рахман.
– Син фатирны снимать итәсеңме?

– Әйе.
– Димәк, син Казанныкы түгел...
Рахманның:
– Мин Казанныкы, – дип әйтәсе килде, әмма дөресен әйтергә булды:
– Белоярскидан мин.
– Белоярскидан?!. – дип гаҗәпләнде Фәнис. – Татарча әйбәт сөйләшәсең.
Гаҗәп... Монда Татарстанның үзендә дә хәзер татарча сөйләшүчеләр күзгә карап кими. Белоярскидан, дисеңме?.. Шунда тудыңмы?
Рахман:
– Юк, – диде дә кереп китмәкче булды.
– Сине музыкант, диделәр. Кызым телевизордан күргән.
– Әйе, мин музыкант, – диде Рахман, борылып.
– Бик шауламагыз төнлә, яме.
– Шаулыйбызмыни? – диде Рахман, гаҗәпләнеп.
– Әлегә зарланырлык түгел. Алга таба ничек булыр...
– Әйбәт булыр, абзый, – диде Рахман, елмаеп. – Мин – профессионал.
Профессиональ музыкант ул беркайчан да музыканы акыртып тыңламый. Көчле тавыш кирәк булса, наушниклар кия.
– Алай икән... – Фәнис беравык аңа текәлеп карап торды. – Син чын музыканттыр, мөгаен.
– Ник алай дисез?
– Күзләрең сагышлы. Гади сагыш түгел, тирән сагыш.
– Сез психологмы әллә?
– «Сез» дип сөйләшмә минем белән, – диде Фәнис. – Татарда «сез» дип
сөйләшү дөрес түгел. «Син» дип эндәш. Төркиләрдә хәтта ханга да «син» дип эндәшкәннәр. Һәрбер кеше психолог. Кешедәге моңны абайлар өчен әллә кем булу кирәкми. Фәкать үзеңдә дә ул сагышның бераз булуы зарур. – Ул кулындагы сәгатенә карап алды. – Син хәзер нишлисең?
– Бүгенгә планнарым юк болай, – диде Рахман. – Кичкә таба телефоннан кемнәр шалтыратуыннан тора бүгенге программам.
– Кызлардыр инде... – дип елмайды Фәнис. – Синнән бер кыз чыгып китү белән күп тә үтми, икенчесе килеп җитә...
– Җырчы кызлар бит алар, – диде Рахман, Фәниснең кинаясен дөрес аңлап. – Эш буенча киләләр.
– Белә-ә-әм мин андый кызларның нинди эш белән йөргәннәрен, – дип, бармак янады Фәнис. – Мин сиңа хәзер бер шешә коньяк белән керсәм ярыймы?
– Кер.
– Яныңа берәрсе килсә яки барыр җирең булса, комачауламам, шундук чыгып китәрмен.
Бераздан Фәнис керде һәм алар инде коньяк шешәсе бушагач та әле, төн уртасы җиткәнче сөйләшеп утырдылар. Рахман аңа үзе турында сөйләде, аннары Фәнис үзенең язмышын бәян итте.
– Эзлә, эзлә, бәлки, исәндер әниең, – диде Фәнис, Рахманның бәяныннан нык тәэсирләнеп. – Әтиеңне дә эзлә. Барысын да эзлә. Кеше, гомумән, эзләргә тиеш... Кеше гомер буе кемнедер, нәрсәнедер эзли инде ул...
Рахманның хатирәләре моңга, авазларга нык бәйле, ниндидер көй белән үрелеп сакланганын Фәнис аңлады. Карап торуга кырыс холыклы булып күренгән, нык гәүдәле, кылыч борынлы, ихтыяр көчен билгеләп торган иякле, үткен кара күзле Фәниснең кинәт кыяфәте үзгәрде. Ул кесәсеннән кулъяулык алып, башының алгы пеләш өлешен сөртеп алды.
– Менә сиңа карап торам мин... – диде ул төс-битенә тәңгәл килмәгән йомшак тавыш белән. – Әти-әниең начар кешеләр булмагандыр синең... Һич югы берәрсе әйбәт кеше булгандыр. Тапсаң аларны, ничек кенә булмасын, каты бәрелмә. Аңларга тырыш. Ник ташлаганнарын бел дә... шул җиткән.
– Табарга кирәк әле аларны башта, – диде Рахман, авыр сулап.
Инде Белоярскида чакта ук эзләү башлаганын, Читадан күп төрле запрослар ясатканын, Казандагы барлык бала табу йортларын, ЗАГСларны йөреп чыкканын, берәр кайда үз исеменә туу таныклыгы бирелмәде микәнне ачыклап йөргәнен сөйләгәннән соң, Рахман Мәскәүгә күченергә уйлавын һәм анда үзәк телеканалларга чыгарга мөмкинлек табып, әнисен, туганнарын эзләвен дәвам итәчәген дә әйтте.
– Казанда калган килеш кенә эшләп булмыймы соң аны? – диде Фәнис, куе кашларын җыерып.
– Моңарчы шалтыратып та, видеохатлар белән дә запрослар күп җибәрдем инде. Нәтиҗә юк. Мәскәүгә барырга кирәк. – Рахман уйга калды. – Әти-әниле, әби-бабайлы гаиләдә туганмындыр дигән хыялым бар һаман.
– Хыял булу бер нәрсә... Төрле гаиләләр була. Мин үзем тулы гаиләдә туып-үстем. Әмма чын, дөрес гаилә мин үскән гаилә шикелле булырга тиеш түгелдер. Әти бик авыр холыклы тиран. Катылыгы ярар... Көнче кеше буларак, эчкәч әнине кыйный иде. Бала чакта алган ул яра беркайчан төзәлеп бетмәс, мөгаен. Шуңа күрә әтине яратмадым мин. Әнине... әнине кызгана идем... Ярата идем, әмма түзгәне өчен, үзен кыйнаучы белән яшәгәне өчен җаным әрнегән чаклар күп булды. Хәтта үзен изүгә түзгәне өчен әниемне күралмаган чакларым да бар иде. Алар инде бу дөньяда юк. Еллар узгач, үзем олыгайгач, әлбәттә, гаиләдәге хәлләргә башкачарак карыйм. Әмма аларның үзара мөнәсәбәтләреннән калган тирән яра һаман төзәлмәде. Аларны сагынам дип әйтә алмыйм. Бу дөньяда без барыбер бергә булырга дучар ителгәнбез. Алар бит бездән китеп, каядыр югалмыйлар. Артларыннан безнең дә китәсебез бар. Әлбәттә, әтигә дә, әнигә дә хөрмәтем күңелемдә. Бу дөньяда булганнары өчен... Дөресрәге, бу дөньяны күрергә дучар булганнары өчен. Бу дөньяда яшәү – дучарлык ул. Кеше туарга дучар ителә. Яшәргә, интегергә, мәхәббәт, сөю белән күңелен агуларга дучар ителгән... Үзем дә кырыс кеше мин... Диктатор чалымнары да бардыр... Әмма үзем күргән ямьсезлекләрне гаиләмә күрсәтүдән сакланам. Катылыгымны эштә генә кулланам... Хатыным әйбәт кеше... Уңдым хатынымнан.
Фәнис авыр сулап куйды. Балачак хатирәләре алҗытты, ахрысы, аны. Рахман нык гәүдәле, чын татар йөзле бу абзыйда тирәнлек, олы җанлылык күрде. Аның бәянын алга таба тыңлагач, чынлап та шулай икәненә тәмам инанды ул.
– КИСИны тәмамлаган елны мин өйләндем, – дип дәвам итте Фәнис. – Мин

– Азнакай малае – Казан кызын үземә караттым да, язылышып, малосемейкада яши дә башладык. Вәләкин күңелле тормыш әле язмаган булган икән. Аның туган көнен билгеләргә ресторанга бардык. Инде кайтырга чыккач, ресторан гардеробында онытып калдырган пирчәткәләремне алырга дип кире кердем. Хатын ишегалдында калган иде. Чыгуыма шактый гына салган берәү минем хатынга бәйләнеп маташа. Хатын мине күргәч кычкырды, чөнки теге инде кулын каера иде. Йөгереп килгән уңайга, тегеңә берне манчыдым. Сугыша башладык. Мин көчлерәк булып чыктым. Миңа өч ел бирделәр – колония общего режима. Аның абыйсы прокуратурада эшли икән. Мин утырганда, хатын башка ир тапкан.
– Ничек инде?! – дип аптырашта калды Рахман.
– Менә шулай, – диде Фәнис, тирән сулыш алып. – Өч ел көтәсе килмәгәндер. – Аерылдыгызмы?
– Әйе. Мин төрмәдә чакта ук разводка үзе бирде. Алай килеп чыгуы әйбәт,
сәер яңгыраса да. Бер яктан, авыр сынау булды минем өчен, ә икенче яктан – шулай килеп чыгуы яхшы. Үзең уйлап кара, әгәр аның белән гомер иткән булсам... һәм олыгайган көндә хыянәт итсә?.. Шул яшь вакытта асылын аңлау әйбәткә. Шуңа күрә ул хатынга ачу сакламыйм. Төрмәсе дә начар мәктәп булмады дип әйтер идем... Анда эләгү начар, әлбәттә... Нишлисең бит, язмыш...
– Карап торуга усал булып күренсәң дә, кичерә белүче, олы җанлы кеше икәнсең, – диде Рахман, күршесенә ихластан сокланып.
– Мескен кеше генә гафу итә белми, дөресрәге, гафу итә алмый. Кичерә алмау – көчсезлек билгесе. Авыр сынаулар кемнедер начар якка үзгәртә, кемнедер яхшырта. Әгәр дә син башыңа төшкән бәлаләрдән соң үзеңдә нәфрәт түгел, ә башка якты сыйфатларыңны табып, сынауларга дөрес бәя биреп, моңарчы аңламаган нәрсәләрне аңлыйсың икән, димәк, син үткән сынауларда мәгънә бар. Син үзең дә бит, детдом баласы була торып, дөньяга нәфрәтләнмәгәнсең...
– Фәйрүзә апа очраганга ул, – диде Рахман.
– Шулар гаиләсендә татарча әйбәт сөйләшергә өйрәнүең гаҗәп! – диде Фәнис, ихластан сокланып.
– Минем өйрәнәсем килде. Яратып өйрәндем татарча сөйләшергә. Туган телем микән – белмим... Әмма туган телем бар дип әйтәсем килә... Туган җирем кайдадыр – белмим... Әмма туган җирем бар дип саныйсым килә.
– Үзеңнең туган җиреңдә яшәү – бәхет инде ул. Ә туган җиреңне яратып яшәү – аеруча зур бәхет. Андый кешеләр очрый миңа. Андыйларның нидән бәхетле икәнлеге йөзенә чыга. Гомумән, кешенең сыйфаты, асылы нәрсәдән бәхетле була алуыннан билгеләнә. Ярый... Кайбер тирән серләремне дә ачып салдым инде сиңа. Күптән болай чит кешегә күңелемне ачканым юк иде... Синең йөзеңдә иман нуры бар. Хәзерге заманда сирәк очрый торган нәрсә.
Рахман, сүзне икенчегә борырга теләп:
– Ә Тәслимә апа белән ничек очраштыгыз? – дип сорады.
– Кукмарага бер дустымның туган көненә баргач. Шул дустымның икетуган
сеңлесе ул. Бик уңдым бу хатынымнан. Беләсеңме, шунысы кызык һәм шул ук вакытта сәер дә: йомшак, нечкә күңелле чын хатын-кыз, гадәттә, гаилә тормышында ышанычлы һәм тугры була. Югыйсә, киресенчә, кайда нечкә, шуннан өзелергә тиеш кебек. Юк, алай түгел. Табигатьтән хатын-кызлык салынган тормыш иптәшен табарга тырыш, энем. Конституциясе чалшайган хатыннардан саклан.
Ул әңгәмә Рахманның күңелен нык күтәргән иде. Фәниснең үз җирендә, үз халкы арасында ышанычлы басып торучы кеше икәнлеге күренеп тора. Шундый кешеләр белән аралашкач, өметләр яңара – иртәгәсе көн яхшы хәбәр алып килер сыман тоела башлый.
Шуннан соң алар гел аралаша башладылар, дуслашып киттеләр. Буш вакытта Рахман аларга кунакка керә, Фәнис тә күршедә яшәүче талантлы егет янына көнаралаш диярлек сугылмый калмый. Ә ял көннәрендә Рахман өйдә булса, берничә шешә сыра, тәмле итеп тозланган балык күтәреп керә дә, рәхәтләнеп дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар.
Тәслимә берәр тәмле әйбер пешерсә, гаиләләреннән берәрсе ишеген шакый да, фәлән минуттан кер, дип чакыра. Кызлары Сәбиләнең чакыруы аеруча ошый Рахманга. Югары-яңгыравык тавыш белән: «Рахман абый, суынганчы, кыстыбый ашарга кер», – диюе үзе җанга ризык булып ята.
Рахманны якын иттеләр, үз иттеләр, яраттылар алар.
Беркөнне подъездда очрашкач, Фәнис аңа:
– Сине бер актриса белән күргәләдем... – диде. – Анысы да әйбәт җырлыймы
әллә?..
– Айгөл булгандыр ул, – диде Рахман, сүзнең кем турында барганын шундук
аңлап.
– Исемен белмим, актриса икәнен генә беләм.
– Аралар өзелде инде, – диде Рахман, йөзен чытып.
Беравык пауза тотып, Фәнис:
– Җырчыга яки актрисага өйләнә күрмә, – дип куйды.
– Ник? – диде Рахман, көлемсерәп.
– Гомерен кылануга багышлаган кеше үзенең гомерен дә яшәми, яшәүне
фәкать уйный гына ул.
– Каян беләсең? Актриса белән яшәп караганың юктыр бит? – диде Рахман,
ярымшаярып.
– Тормышта «уйнап яшәүчеләр»не күп күрәм мин, элек тә шактый
очраганнары бар. Андыйлар, мөмкинлек чыкса, менә дигән сәхнә кешеләре булырлар иде. Шул ук вакытта шыкраеп каткан, моңсыз һәм бөтенләй кылана белмәүчеләрдән дә саклан.
– Ярар, – диде Рахман, елмаеп.
– Әти-әниеңне эзлә, – диде Фәнис гаять җитди кыяфәт белән. – Бәлки, син аларга кирәк түгелсеңдер. Аларны табу синең үзең өчен кирәк. Белер өчен. Белергә кирәк. Белү – зур нәрсә. Кеше болай да бик күп нәрсәне белмичә китеп бара бу дөньядан. Дөресен әйткәндә, берни белмичә китеп бара.
Шушы көннәрдә Фәнис абый кайтырга тиеш. Тизрәк кайтсын иде инде. Киңәшләшергә менә дигән акыллы, җайлы кеше ул. Бертуган абыйсы кебек. Һе, абый кебек... Әйтерсең лә, абыем булды минем. Туктале, бәлки, бертуган абыйсы да кайдадыр бардыр. Фәнис абый хәтта әтисе кебек якын аңа... Югыйсә әтисен дә белми, хәтерләми бит. Их, әтисе табылсын иде дә, нәкъ Фәнис абый кебек булсын иде. Әллә нинди гамәлгә ашмас хыяллар туа... Якын кешең булу бик кирәк шул. Фәнис абый күрше генә. Ә ул бик кирәк, бүген үк кирәк – аның белән сөйләшәсе сүзләре күп, аңардан фикерләр ишетәсе килә, киңәшләшәсе, уртаклашасы нәрсәләр бихисап. Ятим-ябага, япа-ялгыз яшәп булмый бу дөньяда. Яшәп булган сурәттә дә, кичеп чыккысыз газаплы тоелыр иде андый гомер.
Төшенкелеккә бирелергә ярамый! Үзенең кем, кайдан икәнен ачыклыйсы һәм иң кадерле кешесен эзлисе бар бит аның!

Әнисен һичшиксез очратачак ул. Әгәр исән түгел икән, каберен булса да эзләп табачак. Кайчандыр бер яңгыраган назлы тавыш юкка чыгарга тиеш түгел. Алайса ник кирәге бар ул авазларның? Әнисенең тавышы йөрәктә, хәтердә мәңге сакланыр, аның җыры җанда гел яңгырый. Аның тавышы аңга сеңгән, шул җылы тавыш күңелне туңдырмый, каты бәгырьле булудан саклый, бу вәхши һәм шул ук вакытта якты дөньяны яратырга өнди.
Җанөшеткеч һәм шул ук вакытта искиткеч ямьле дөньяны.
Мәгънәсезлеге белән беррәттән бихисап күп мәгънәләргә ия булган яшәешне.
Бөеклек һәм түбән ваклык янәшә яши торган, кайгының һәм газапның чиге булмаган, әмма шул ук вакытта шатлыкка да һәрвакыт урын табыла торган кешеләр дөньясын.

 

15
Казанда Рахман белән эшләгән бер музыкант, Мәскәүгә китеп, андагы бер студиянең тавыш режиссёры булып урнашкан иде. Ул көнаралаш диярлек Рахманга шалтыратып, Мәскәүгә эшкә чакыра башлады. Инде данлыклы музыкант, продюсер, «Цветы» исемле мәшһүр группа җитәкчесе Стас Наминның эстрада театрында аңа эш урыны да тапкан иде. Казанга бик зур өметләр баглап килгән Рахманга моннан тиз генә кубарылуы бер дә җиңел түгел иде шул. Әмма ничек кенә авыр булмасын, китәргә кирәк иде. Иң элек тиз арада студиянең өелеп җыелган эшләрен тәмамлыйсы бар иде.
Шундый көннәрнең берсендә затлы кәчтүм кигән, муенына әллә каян «кычкырып» торган галстук таккан, түшендә депутат значогы ялтыраган шактый олы яшьтәге агай студиягә килеп керде.
– Мин Сәмит Гани исемле шагыйрь, – диде ул, исәнләшкәч. – Ишеткәнең бардыр?
– Юк, – диде Рахман, һәрвакыт дөресен әйтә торган гадәт белән. – Рәхим итегез, узыгыз.
Кергәндә, шагыйрьнең кыяфәте мәгърур булса да, чыраенда елмаю сыман нәрсә бар иде. Музыкантның «юк» сүзеннән ул кинәт үтә җитдиләнде.
– Мин бик күп җырларга шигырьләр язган шагыйрь, – диде ул, портфеленнән ялтыравык тышлы калын китап алып. Ул китапны Рахманның клавишлы инструменты янына куйды. – Бу минем яңа китабым, сиңа бүләк.
– Рәхмәт.
– Синең турыда бик күп ишеткәнем бар, бик мактыйлар. Үзең көйләр дә язасың икән. Кызганыч, соңгы елларда безнең эстрадада мәгънәсез җырлар күбәйде. Җыр өчен шигырьләрне минем кебек профессиональ шагыйрьләр язарга тиеш. Менә бу китабымдагы шигырьләрдән кайберләрен сайлап көй язмассың микән? Әйбәт түләрмен...
– Мин Мәскәүгә китәргә җыенам. Бу арада күңелем белән мин инде еракта. Сезгә көй язармын дип ышандыра алмыйм.
– Мәскәүгә?! – диде шагыйрь, бераз чуалыбрак торган кашларын җыерып. – Анда берәр кешең бармы әллә?
– Музыкант дустым эшкә чакыра. Миңа эш урыны да тапкан инде.
– Татарның талантлы баласы монда, үзебездә яшәргә, шушында иҗат итәргә тиеш, – диде Сәмит үтә җитди тавыш белән.
– Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта минем өчен иҗат икенче пландарак әле. – Нишләп алай?

– Мин әти-әниемне эзлим. Иң беренче, иң зур хыялым – әниемне табу. Мәскәүдә үзәк телеканалларга керергә җайлырак, ә аннан бөтен илгә мөрәҗәгать белән чыгарга мөмкин булачак. Дустым инде анысын да кайгыртып йөри.
– Әти-әниең югалдымыни?
– Алар югалдымы, мин югалганмынмы – анысын да ачыклыйсы бар. Мин балалар йортында үстем. Өч яшемнән бирле бер туганым белән дә элемтә юк. – Син инде аякка баскан, уңышка ирешкән егет, – диде Сәмит, бер дә исе
китмичә. – Аларны эзләү кирәк микән сиңа?
Шагыйрь кешедән мондый фикерне бөтенләй көтмәгән иде Рахман.
– Ничек инде кирәк булмасын?! – диде ул, Сәмитнең сүзләренә шаккатып. – Бәлки, алар хәзерге вакытта тормыш төбендә аунаучылардыр... Сине
ташлаганы өчен әниеңнән үч алырга телисеңме әллә? Бәлки, шуңа эзлисеңдер?.. – Шагыйрь кешедән мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган идем, – дип
гаҗәпләнүен яшермәде Рахман.
– Шагыйрь дә шундый ук кеше инде, – диде Сәмит Гани, пәрвайсыз кыяфәт
белән. – Мин дөньяда күптән яшим. Әлбәттә, үзеңнең чыгышыңны, шәҗәрәңне белү мөһим... Әмма синең очракта, белмим... Ярар, анысы синең шәхси эшең. Шуны әйтмәкче булам... – Ул, никтер, кинәт урысчага күчте: найдя родителей, вдруг ты не обретёшь, а потеряешь?..
Рахман инде Казанда гел файда, баллы-майлы кыйсмәт кенә эзләп йөрүчеләрне күп күрде, ул хәтта аларга күнегә дә башлаган, әмма шагыйрьдән башка төрле фикер ишетәсе килгән иде һәм берәр төрле уңай киңәш өмет иткән иде.
Беравык сүзсез торганнан соң, Рахман шагыйрь бүләк иткән китапны ачып карап торды һәм:
– Сезнең китапка ишарәләп әйтүем түгел, әмма татар шагыйрьләре хак фикерләр ярдәмендә, милли темаларга күп сату-алу итәләр шикелле, – диде. Дөресен турыдан-туры әйтсәләр, гел дежур төшенчәләр кулланучы
шагыйрьнең авызыннан бу юлы да штамплы сүзләр чыкты:
– Без бертуктамый язып торырга тиеш. Әйе, әдәбият-сәнгать, бәлки, хәзерге заманда беренчел түгелдер. Әмма вә ләкин шагыйрьләр барыбер мәдәниятнең алгы сафында булырга тиеш. Безнең бурычыбыз – татар әдәбиятындагы учакны
сүндермәү.
– Әдәбият татар милләтен сакларга ярдәм итә дип уйлыйсызмы? – дип, Рахман
шагыйрьнең эчке киеренкелектән бераз тартылып киткән чыраена текәлде.
– Тормыш уклады саклый милләтне, – диде Сәмит Гани коры тавыш белән. Аның гасабилана башлавы күренеп тора иде. – Сезнең эстрададагы келтер-
келтер җырларыгыз нинди яшәү укладыныкы?
Рахманның сөйләшергә бөтенләй теләге юк иде. –Җырларныңдатөрлесебар,– дидеултынычкына.–Минәниемҗырлаган
җырны хәтерлим. Өч яшемдә генә булсам да, сеңеп калган. Дөресрәге, мин ул җырны онытканнан соң яңадан исемә төшердем. Һәм миңа ул бик кадерле.
– Әниеңне югалтканга күрә, кадерледер ул җыр сиңа.
– Димәк, татар халкының кадерле җырлары күп булырга тиеш. Чөнки татар халкы бик күп фаҗигаләр кичергән.
– Барлык халыкларның да язмышлары фаҗигале. Гомумән, Җирдә бәла- казаларсыз яшәү мөмкин түгел. – Сәмит Гани тынычланыбрак китте. – Ярар, әйдә, иҗатка кайтыйк, эш турында сөйләшик... ТАССРның йөз еллыгы якынлаша! – диде ул илһамлы тавыш белән.
– Мең тугыз йөз егерменче елны төзелгәнме әле ул? – диде Рахман.

– Әйе, нәкъ шулай. Җиде ел үтә дә китә ул. Әзерләнә башлар вакыт. Мин инде булачак юбилейга багышлап, шигырь яздым, – диде ул, портфеленнән шигырь язылган кәгазь бите алып. – Менә шушы шигыремә шәп көй язсаң, мин аны иң популяр берәр җырчыбызга бирер идем һәм радио-телевидениедән гел яңгыратып торырлар иде. Төрле чараларда, кәнсиртләрдә башкарырлар...
Рахман шигырьне укып чыккач:
– Җырга бармас бу, – дип, шагыйрьне аптырашта калдырды.
– Нишләп бармасын? – диде Сәмит Гани ачулы тавыш белән.
– Шигырь ярыйсы болай... Әмма монда пафос кирәгеннән артык яңгырый.
Лозунглы җыр килеп чыгачак.
– Андый темага лозунглылык, бераз пафослык кирәк, – диде Сәмит,
усал итеп. – Аннан башка булмый. Мондый текстлы җыр ТАССР юбилеена һичшиксез кирәк. Татар халкы егерменче елны автономия алмаса, милләт буларак беткән булыр иде. Атеизм хөкем сөргән сәвит илендә автономиясез исән калалмас идек.
– Ә революция булмаса, бетәр идеме татар милләте? – дип, ихластан кызыксынып сорап куйды Рахман.
– Белмим, әйтә алмыйм.
Рахман шигырьнең бер урынына төртеп, тәнкыйтьләп алды:
– Менә бу юл бөтенләй бармый: ... «барыр юлларны яктыртыр...» «...тыр-
тыр...» һич кенә дә колакка ятмый. Җыр текстына мондый яңгырашлы сүз килешми.
Шагыйрьнең чыраена ачудан кансулы төс йөгерде:
– Аны үзгәртеп була бит. – Ул Рахманга текәлеп карады. – Син гел шулай шигырьләрдән җитешсезлек эзлисеңме? Шигъриятне бик тирәнтен аңлаучы дип саныйсыңмы әллә үзеңне? Поэзия белгече түгелсеңдер бит?
– Поэзия белгече булу кирәк түгел. Көй язар өчен үзе «җырлап» торган, ниндидер көе-моңы булган камил шигырьләр кирәк. Сез миңа ачуланмагыз. Мин бит яманлап әйтмим. Классик шагыйрь саналганнарның да андый кытыршылыклары шактый. Яңа җырларда шундый ялгышлар кабатланмавын телим. Мәсәлән, күптән язылган (авторларын хәтерләмим) бер җыр болай башлана: «Бу кырлар...» «Букырлар» дип яңгырагач, матур түгел бит. Ник аны шагыйрь «Әй, кырлар...» дип кенә язмаган икән? Тагын бер җырны мисал итеп китерә алам – кушымтасында: «Башка берни дә кирәкми...», дип җырлана. «Башка...» сүзен төрле мәгънәдә аңларга мөмкин бит. Әллә ничек. «Миңа берни дә кирәкми...» дип кенә язган булса, төгәлрәк яңгырар иде, бәлки.
Сәмит Гани хәтта әйтер сүз тапмыйча беравык дәшми торды.
– Критик икәнсең, – диде ул, Рахманга туры карап. – Синең кебек критиклар
күбәеп китте. Ә үзеңнең шигырь язганың бармы соң? – Юк.
– Халык хәтерендә, тарихта калырдай көй яздыңмы әле? – диде шагыйрь, кыза башлап.
– Ә минем тарихта калу хыялым юк, – диде Рахман, шагыйрьнең кайнарлануыннан күпмедер дәрәҗәдә ләззәт алып. – Тарихта бөтенебез кала башласак, урын җитмәс. Анда сез калыгыз.
Сәмит бу «йөгәнсез» егетне ничек «урынына утыртырга» белмәде, чөнки ирекле музыкантка тәэсир итәрлек бер коралы да юк иде. Күренеп тора, бу – хөр күңелле шәхес, шуңа күрә Сәмитнең Рахман белән араны бозасы килмәде, киресенчә, яхшы мөнәсәбәттә булуны хуп күрде.
– Миңа әйткәннәр иде холкың авыр икәнне... – диде шагыйрь тыныч кына. – Бәхәскә керә торган гадәт начар түгел үзе. Димәк, син – көчле. Талантлы кеше шундыйрак була инде ул. Шулай да синең белән уртак тел табарбыз дип уйлыйм.
– Уртак тел табар өчен фикердәшләр булу кирәк бит, – диде Рахман, күкрәк киереп кергән шагыйрьнең «кикриге» шиңгәнне чамалап.
– Без, иҗат кешеләре, барыбыз да фикердәшләр түгелмени? – дип авыз чите белән генә елмайды Сәмит Гани.
Рахман клавишлы инструменты алдындагы кәнәфигә утырды һәм гомере буе үз-үзенә гашыйк булып йөрүче тәкәббер шагыйрьгә елмайды:
– Фикердәшләр булыр өчен, иҗатчылар бер юнәлештә, ниндидер бер зур эшкә, бөек төшенчәгә хезмәт итәргә тиешләр бит. Мин күрәм, Казанга бөтенесе, иҗат итәм дип, үз бүксәсе турында гына уйлап, дан-шөһрәт өчен генә килә шикелле... Казаннан чүмечләп каерып алырга...
Сәмит әле һаман студия уртасында басып тора иде. Рахманның дорфалыгы аны хәтта бераз каушатып та җибәрде. Тавыш колонкалары арасындагы арты биек урындыкка утырып, ул хәйран вакыт дәшмичә Рахманга карап торды.
– Син дә бит Казанга килгәнсең, – дип куйды ул кинәт.
– Мин әниемне эзлим, – диде Рахман, синтезаторның чыбыгын розеткадан ычкындырып.
Сәмит Гани озак тыелып торалмады. Ниндидер килмешәк, үзенең кайсы нәселдән икәнен дә белмәүче бер «музыкант кисәге»нең татар шагыйрен хөрмәт итмәве аның мин-минлегенә бик каты бәрде.
– Бәлки, син татар түгелдер?.. – диде ул, тавышындагы нәфрәтне яшермичә. – Берничә факт буенча үзеңнең кем икәнеңне, каян икәнеңне билгеләдем дип уйлыйсыңмыни? Үзеңнең чыгышыңны белмәгән килеш, үзеңә ниндидер планнар коргансың. Һәм монда, Казанда барысы да синең планың буенча атларга, синең көйне көйләргә тиешләр дип беләсеңме?
– Ә сезнең ни эшегез бар минем планнарымда? – диде Рахман, кинәт усалланып. – Сезне мин моңарчы бөтенләй белми идем. Сез үзегез килдегез бит минем яныма. Әйе, минем үз планнарым, үз хыялларым бар. Башкаларда минем хәбәрем юк.
Сәмит инде тәгаен аңлады – бу егетне сүз көрәштереп кенә җиңү мөмкин түгел.
– Син талантлы, абруйлы... – диде ул, андый сүзләр иҗат кешесенә хуш килгәнне белеп. – Композитор буларак та танылачаксың әле син, күңелем сизә. Тик кирәкме соң аларны табу? Инде аякка баскансың... Ә әниең яки әтиең урын өстендә ятучы гарип, сукыр яки чирле булып чыкса?... Бомжлар булса?..
– Гафу итегез, минем эшләп бетерәсе эшем бар, – диде Рахман, ноутбукны кабызып.
Сәмит урыныннан кузгалды.
– Кайчан шалтыратыйм? – диде ул, портфелен бер кулыннан икенчесенә күчереп.
– Беркайчан да шалтыратмагыз, – диде Рахман, шагыйрьгә карамыйча гына. – Минем бу арада көй язарга вакытым булмаячак. Аранжировкага заказларым күп. Тиз генә эшләп бетерәм дә Мәскәүгә юл тотам.
Сәмит Гани ишеккә таба юнәлде. Чыгып китәр алдыннан борылып, ул:
– Мәскәүгә китүчеләр күп булды, – диде. – Бөтенләй югалмагаең. Мәскәүнең йота торган гадәте бар аның.

Шагыйрь чыгып киткәч, Рахман шактый вакыт студиядә боегып утырды.
Фатирга кайтып, диванга аугач та, күз алдыннан Сәмит Ганинең тук чырае китмәде, колакта ямьсез тембрлы тавышы яңгырап торды.
Ярый әле кичкырын Фәнис абый, дүрт шешә сыра күтәреп килеп керде.
– Иртәгә ял! – диде ул тантаналы тавыш белән. – Шундый шәп нимес пивосы алдым. Әйдә, энекәш, урыс әйтмешли, чисто символически, әңгәмә өчен генә кабыйк әле бу нимес заразасын.
Рахман спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, Мәскәүгә әзерләнергә кирәк дип, сырадан баш тартты. Фәниснең үзенә генә эчәргә туры килде. Ярый әле Фәнис абый кебек олы җанлы, җылы күңелле кешеләр бар дип, инде әллә ничәнче тапкыр уйлап куйды Рахман.
Андый шәхесләр белән җан тынычлана, төшенкелеккә бирелми башлыйсың, өметләр яңара, гомумән, яшәешкә, яшәүнең мәгънәсе барлыкка ышаныч арта. Сәмит Гани исемле шагыйрь белән очрашканын һәм килеп чыккан күңелсез
әңгәмәне дә аңа кыскача сөйләп бирде ул.
– Мин ул шагыйрьне яратмыйм, – диде Фәнис. – Моңсыз шигырьләр язды
гомер буе. Әрәмтамак. Ә менә ТАССРның йөз еллыгы турында дөрес әйткән. Әмма дөрес әйтсә дә, йөз еллык юбилей вакыйгасы аңа үз корсагы өчен кирәк. Даталарга багышлап, юбилейларга туры китереп, вафат кешеләрне мактап, шигырь язарга оста алар. Менә әлеге дә баягы шагыйрьгә: «Иртәгә милләт бетә!» – дип оран сал, ул бит кыл да кыймылдатмаячак милләтне саклап калыр өчен.
– Фәнис абый, татарларга автономия биргән вакыйганы билгеләргә кирәк дип уйлыйсыңмы?
– Автономия рәвешендә дәүләтчелек бирмәсәләр, беткән булыр идек.
– Кайчандыр биргәннәр... Тартып алулары да ихтимал... Бирү дә, бетерү дә татар халкының үзеннән тормый... Хәлләр бик әйбәт түгел икән бит... – дип, уйга калды Рахман.
– Бетү-бетмәү турында сүз бара. Мин, теге, зурдан кубып, бисквит тортлар, затлы коньяклар алып, купшы тостлар әйтеп бәйрәм итәргә кирәк, димим, әмма ТАССР төзелүгә – тарихи фактка эчтән генә булса да, татар кешесендә ихтирам булырга тиештер.
– Нахакка рәнҗетелгән, үтерелгән, ачтан интектерелгән татарларыбыз өчен нинди хисләр кичерергә тиеш без... эчтән генә булса да?.. – диде Рахман.
– Без ул заманда яшәмәдек. Беркемне гаепләргә хакыбыз юк. Бүгенге көн күзлегеннән карап, бүгенге мөмкинлекләрдән чыгып кына фикер йөртә алабыз. Бүген без һәрберебез киләчәкне чынбарлыктан чыгып кайгыртырга тиеш. Милли хисләреңне кемдер мыскыл итә икән, туган телеңне бетерергә маташалар икән, бу – кеше хокукларын бозу дип лаф орырга кирәк! Достоинство булырга тиеш! Горурлык булырга тиеш! Ул бит милли горурлык кына түгел. Син яраткан, синең үзәгеңнән чыккан телгә, күңелеңдә яшәгән хисләргә кизәнүне кабул итмәү – менә шундый горурлык булырга тиеш бит татарда. Әллә кайчангы яман вакыйгаларда казыну кирәкми. Моның бүген фәтвасы юк. Оныт ул Сәмит Гани әйткән сүзләрне. Кем баласы икәнеңне белмәвең синең тарафтан фаҗига буларак кабул ителергә тиеш түгел. Тәкъдиргә шулай язылган дип сана. Син затлы егет. Киләчәгең дә якты булырга охшаган. Чөнки син язмышка нәфрәтле түгел, ә бу – бик зур нәрсә. Өйлән татарның чибәр бер кызына. Балалар үстерегез. Нәселең синнән башлансын. Алай да мөмкин бит.
– Бәлки, син татар түгелдер, диләр миңа еш кына...

– Бәлки, бу проблемага башка күзлектән карый башларга кирәктер. Сине язмыш Белоярскида Фәйрүзә апа белән тикмәгә очраштырмаган бит инде. Милләтең буенча кем булсаң да, алардан татарча тәрбия алгансың. Безнең халыкта татарлашкан мукшылар, чирмешләр, удмуртлар, чувашлар азмыни?.. Синең кебек татарча дөрес, матур итеп сөйләшүчеләр кими бара. Үзеңне татар дип саныйсың икән, татар җырларын яратасың икән, төкер кемнең нәрсә диюенә. Әниеңне, туганнарыңны табып, бөтенләй башка милләттән булып чыксаң, шул милләтнең дә телен өйрәнерсең. Рухың баер.
«Фәнис абый акыллы кеше, дөрес әйтә, һәр сүзе хак, – дип, уйга калды Рахман. – Ләкин ул да бит әле менә хәзер башка милләттән булуым ихтималын әйтте. Юк, син һичшиксез татар, дими ул да...»
Чыгышымны татарлар арасында эзләп, бәлки, ялгышамдыр?.. Дөрес юнәлештә йөрмимдер, бәлки?..
Җан сыкравы, сызып, тырнап, гәүдә буйлап үтте.
Китәргә кирәк моннан! Мәскәүгә, Мәскәүгә! Казанлылар һәрвакыт Мәскәү ягына карап, нәрсәдер көтә. Мин дә, күпмедер дәрәҗәдә казанлы һәм үзем дә хәзер шулар арасында. Монда тапмадым эзләгән кешеләремне, барлый алмадым тамырларымны.
Соңгы вакытта Казандагы хәлләр, мондагы һава Рахманны үрсәләндерә. Хәер, аңа бит беркем дә Казанда синең барлык омтылышларыңны да монбит туфрак көтә дип вәгъдә итмәгән иде. Казанның ни гаебе бар бер ятим алдында?!. Казан бит аны чит итмәде, киресенчә, килгән көненнән бирле сәләтенә тәңгәл хәерхаһлы булды. Беркемгә, бернәрсәгә үпкәләрлек, рәнҗерлек түгел.
Күңелдәге мохтәлиф хисләр ныграк чуаланды, күптән чишелмәгән төен дә катырак тыгызланды.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: