Ана җыры (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

16
Фатир хуҗасына тиешле акчаларны түләп, студиядәге җиһазларны тиешле кешегә тапшырып, кирәкле отчёт кәгазьләренә кул куйдырып, иртәгә Тимур белән дә барып хушлашырмын дип йөргән көнне аңа Алсу исемле шундый матур тавышлы бер кыз шалтыратты. Каушый-каушый, кыз Рахман белән танышырга теләвен һәм бер шигырьгә көй язып бирүен үтенде. Рахман инде күңелендә Мәскәүгә юл тотарга әзерләнеп йөрүен, шул сәбәпле мондагы эшчәнлеген туктатканны әйтмәкче иде, әмма кызның тавышын бик ошатты һәм: «Бу арада студиягә бармыйм, фатирга кил», – дип, кызга үзенең адресын әйтте.
Беркемне күрәсе килмәгән чагы иде аның. Кызның тавышына мөкиббән киткәнгә күрә генә очрашудан кырт итеп баш тартмады. Бәлки, килмәс әле дип тә уйлады, әмма ике сәгать үтте микән, юл чемоданына әйберләрен тутыра башлагач, ишек кыңгыравы зеңгелдәде.
Бусагада әле яңа гына йокыдан торган сабыйныкы шикелле матур йөзле, урта буйлы япь-яшь кыз пәйда булды. Аның сары көрән курткасы үзенә шулкадәр килешеп тора иде. Кызның соры күз алмалары әллә йөгерүдән, әллә куркудан киңәйгән, ике бите кызарган, үзе еш-еш сулый.
– Исәнмесез, – диде кыз, сулышын көчкә тигезләп. – Минем исемем Алсу... Әле генә телефоннан сөйләшкән идек...
– Ике сәгать элек кенәме? – диде Рахман, гаҗәпләнеп.
– Әйе.
– Ай-яй, җитез кыз икәнсең, – дип көлеп җибәрде Рахман. – Ни йомышыгыз
бар?

– Мин бер матур шигырь таптым... Шуңа көй язып бирә алмыйсызмы? – диде Алсу, сумкасыннан шигырь язылган кәгазьне алып.
Рахман кызны түргә уздырып, шигырьне укып чыкты. Шигырь аңа бик ошады.
– Кем шигыре бу? – диде Рахман.
– Роберт Әхмәтҗановныкы.
– Шәп шигырь бу. Әмма моңа тәңгәл килерлек әйбәт көй яза алырмынмы
икән?
– Ә мин ышанам. Сез бик матур көй язачаксыз! – диде Алсу, канатланып.
– Күпме сорыйсыз?
– Аңламадым?
– Күпмегә сатасыз музыкагызны?
– Әле язмадым бит. Аннары... мин композитор түгел.
– Ничек инде композитор түгел! Сезнең бик матур җырларыгызны беләм
мин.
– Мин шушы арада Мәскәүгә китәм. Бәлки, атна башында ук кузгалырмын.
Вакытым юк бит, Алсу. Эшләп бетерәсе эшләрем, хушлашасы кешеләрем бар. Алсуның кинәт сөмсере коелды:
– Мәскәүдән кайчан кайтасыз?
– Бүтән кайтмам, мөгаен, – диде Рахман боек тавыш белән. – Бөтенләйгә
китәргә исәбем.
Алсу күзгә күренеп сулыгып китте:
– Бөтенләйгә?! Кызганыч... – Кызның күз яшьләре менә-менә тамып
төшәргә тора иде. – Сез мине исегездә калдырмагансыздыр инде... «Пирамида»дагы концертта, сәхнәгә менеп, сезгә чәчәкләр бүләк иткән
идем.
Күренеп тора – бу кыз Рахманга гашыйк. Рахман аңа шундый ягымлы
итеп елмайды – бу кыз аның җанына бик якын икәнне тойды ул. Паузадан файдаланып, Алсу сумкасыннан флешка алды:
– Монда минем ике җырым язылган... Берсе татар халык җыры, икенчесе яшь авторныкы... Икесе дә студия язмалары... Бәлки, тыңлап карарсыз...
Рахман флешканы ноутбукка тоташтырып, наушникларны киде һәи ике җырны да йотлыгып тыңлады. Кызның җырлавы бик ошады аңа. Яшь автор язган җыр җиңелрәк, әмма яшьләр өчен, биергә бара торган иде. Ә менә икенчесе – «Су буйлап...» дигән халык җыры – үзәккә үтәрлек булып чыкты. Бу җыр белән Рахманның изге хисләре, тойгылары бәйле бит. Нарасый чагы... Әнисенең тавышы... Фәйрүзә апа... Моң... Хәсрәт... Өмет... Сагыну... Җирсү...
– Тавыш тембрың искиткеч икән, – диде ул, кызны куандырып. – Җырлау манераң да үзенчәлекле. Кайбер урыннарда детонирование бар... Әмма... куркыныч түгел. Берәр кайда укыйсыңмы?
Сөенечле каушаудан кызның бите кызарып китте.
– Музыка училищесында укыйм, – диде ул. – Вокалистлар бүлегендә. Беренче курста гына әле мин.
– Әйе, укырга кирәк. Әмма шуны әйтәсем килә... Син бүгенге эстрада җырларын шәп башкарачаксың. Ә училищеда тавышыңны академик җырлау юнәлешендә куячаклар. Уйлап катгый карарга килергә тиешсең: кая таба юл тотарга?..
– Музучилищега керү уемда юк иде. Әни белән бергә санаторийда яткан Кадрия апа безгә кунакка килгәч, җырлавымны тыңлады да һичшиксез училищега укырга керергә кирәк дип үгетләргә тотынды. Үзе ул кайчандыр аны пианистка буларак тәмамлаган. «Безнең вокал бүлегендә Мәрзия исемле бер кыз укыган иде, – дип сөйләде. – Тавышың нәкъ шуныкына охшаган... Әмма Мәрзиянең язмышын гына кабатларга язмасын», – дип тә куйды. Ул вокалистка өч яшьлек баласын югалткан икән. Кадрия апага кушылып, әни дә үгетләде. Шулай итеп, музыка көллиятенә укырга кердем. Ә сез үзегез кайда укыдыгыз? Консерваториядәме?
– Самоучка мин, – дип, кул селтәде Рахман.
Алсуның моңа ышанасы килмәде: ничек инде шушындый музыкантның махсус белеме булмасын?!
– Гаҗәп! Заочно укыйсыздыр бит? – диде ул.
– Юк, укымыйм. Минем башка зур максатым бар.
– Нинди? – диде Алсу зур кызыксыну белән.
– Кем икәнемне беләсем килә.
Әлбәттә, кыз бу сүзләргә нинди мәгънә салынганны аңламады.
– Любой кеше үзенең кем икәнен эзлидер инде, – дип уйга калды Алсу.
– «Любой» түгел, теләсә кем яки һәрбер дип әйт, – диде Рахман, елмаеп.
– Син бит татар кызы.
– Әй, гел шулай сөйләшәбез инде. Чын татарча сөйләшә башласаң, күпләр
аңламый. Шуңа күрә урысча сүзләр кыстырырга күнектек. Татар теленең бөтенләй кирәге бетмәгәе дигән шигем бар әле минем.
– Әйе шул. Телгә ихтыяҗ булу зарур. Хәтта армиядә бергә хезмәт иткән дустым Тимур да шулай ди. – Ул уйга калып, өстәп куйды: – Мәскәүгә киткәнче Тимурны күрергә кирәк... – Рахман мөлаем кызның күз карашыннан кинәт җанланып китте. – Алсу, минем тел саклау-сакламау кебек сәяси темаларга сөйләшәсем килми, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Ә сине куандырырлык берәр җылы сүз әйтәсем килә.
– Әйт, – диде кыз, чак кына ишетелерлек итеп.
– Сүзләр таба алмыйм.
– Мәскәүгә китмим дип әйт, – диде Алсу ялварулы тавыш белән. Рахманга кызның бу сүзләре бик ошады. Ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Аннары кинәт җитдиләнеп, беравык Алсуга текәлеп карап торды:
– Алсу, гафу ит... Син шундый нәзакәтле... Синдә шундый матур күңел грациясе... Кызыкма эстрадага. Пычрак урын ул. Менә мин сиңа карап торам... Күз карашының матурлыгын көйгә салу мөмкин түгел. Поэзия дә бирә алмый аны...
Кызның хисләре ташып чыгардай булып күтәрелде.
– Китмә Мәскәүгә, Рахман абый! – диде ул, сыктанып.
– Нишләп абый дисең? – дип көлеп куйды Рахман. – Миңа бит егерме өч
яшь кенә.
– Абый инде. Миңа унсигез генә бит әле.
Рахман чәй әзерләде. Болай тәмле иттереп чәй эчкәч, рәхәтләнеп сөйләшеп
утыргач, Алсуда өмет уты кабынды – китмәс Рахман Казаннан, китмәс, китәргә тиеш түгел ул!
Рахман кызны автобус тукталышына кадәр озата барганда, каршыга Фәнис очрады.
– Исәнме, Фәнис абый!
– Сәлам, сәлам! – диде Фәнис Рахманга, ә үзе кызны җентекләп күзәтте. – Өйләндеңме әллә? – дигән булды ул, шаярып.
Алсу, оялып, Рахман артына качты.
– Ходай кушса, өйләнеп тә куярмын, – диде Рахман шаяруга җавап итеп. –

Мәскәүгә киткәнче җитешеп булса. Бу – Алсу. Бик матур җырлый. Ә бу Фәнис абый – күршем. Дөньяда иң шәп күрше!
– Исәнмесез, – диде Алсу кыюсыз гына.
Фәнис абыйның кәефе яхшы иде, ул шаяруын дәвам итте:
– Һе, иң шәп күршеңне бигүк хөрмәт итмисең шул син. Күпме җырчылар,
артистлар килә үзеңә. Берсенең дә миңа җырлап күрсәткәне юк. Кайчаннан бирле күршеләр булып яшибез, нүжәли кечкенә бер аерым концертка да тартмый минем абруем?
– Фәнис абый, сүз бирәм – төзәтәчәкбез бу хатаны. Мәскәүгә китәр алдыннан, дусларымны җыеп, җырчыларны чакырып, синең өчен махсус концерт оештырам.
– Тәки китәсең, ә... – диде Фәнис башын чайкап. – Алсу, әйдә, бу егетне Мәскәүгә җибәрмик.
– Китәм, ди бит... – диде Алсу, боегып.
– Китмим. Барам.
– Ярый, аңарчы очрашырбыз әле, – диде Фәнис.
– Мин хәзер кайтам, Фәнис абый. Миңа кер, яме. Шундый шәп виски алган
идем.
– Алайса керми булмас. Ничәдә кайтасың?
– Бер ярты сәгатьтән. Алсуны автобус тукталышына кадәр озатам да кибеткә
кереп бераз ризык алам, аннары өйдә булам.
Алсуны озаткач, Рахман кибеткә китте. Ризык киштәләре арасында йөргәндә,
аның күз алдында гел Алсу булды. Кызның сүзләре дә колакта яңгырап торды. Урамга чыккач, аның йөрәге дерт итеп куйды. Мәрзия апа... Алсуның Мәрзия апа турында әйткән сүзләре колагына яңадан кат-кат ишетелде.
Үз фатирына кергәнче, Фәнис абыйларның ишек кыңгыравына басты ул. Фәнискә Алсуның сүзләрен җиткергәч, икесе дә уйга калдылар.
– Бигүк ышанырлык түгел, әлбәттә. Шулай да тикшереп карарга кирәк, –
диде Фәнис. – Андый хәлләр булгалый. Дөнья тар ул.
– Болай туры килергә мөмкин микән? – диде Рахман, эчке киеренкелектән
бераз кысылып чыккан тавыш белән.
Рахман абайлады: бигүк ышанып җитмәсә дә, Фәнис абыйның күзләрендә
өмет балкыган кебек булды.
– Тизрәк шалтырат ул кызга! – диде Фәнис, боерып диярлек.
– Телефонын алмаган идем. Иртәгә көллияткә барып табам мин аны. Вокал
бүлегендә укый. Мәскәүгә баруны кичектерергә туры киләчәк, ә мин инде, бер атнадан китәм дип, фатир хуҗасы белән расчёт ясадым... – диде Рахман, борсаланып.
– Борчылма. Бездә торырсың, – диде Фәнис.
Рахман:
– Юк, әллә ничек, алай булмый, – дигәч, Фәнис шундук фатир хуҗасына
шалтыратып, Рахманны фатирда әлегә калдыруын сорады, теге ризалык бирде. Рахман төн буе йокламады. Таң ата башлагач кына, бераз черем итеп алды.
Уяну белән сикереп торып чыгып китте.
Музыка көллиятенә Алсу сәгать унбергә килергә тиеш, диделәр аңа. Шул
кыска гына вакыт аның өчен шулкадәр озак үтте, һәр минуты сәгать кебек тоелды. Ниһаять, Алсу пәйда булды, ул аны әллә каян ук абайлады һәм каршысына ашыкты.
– Исәнме, Алсу!

Алсу аптырап китте, Рахманны монда очрату уенда да юк иде.
– Исәнмесез.
– Әниең белән бергә санаторийда ял иткән апа кайда эшли?
– Балалар бакчасында. – Ник сорый икән дип, Алсу пошаманга калды. –
Сезгә нигә ул?
– Кичекмәстән пианист кирәк, – диде Рахман, әлегә дөресен әйтәсе килмичә.
– Әйбәт уйныймы? – Әйбәт.
– Пианист эзлим, – дип алдады Рахман. – Иртәгә берәүнең юбилеенда чыгыш ясыйсы бар.
– Сез үзегез пианинода шәп уйныйсыз бит, – диде Алсу.
– Шабашка... – дигән булды Рахман, читкә карап. – Үзем гитарада уйнаячакмын. Ул апаның исеме ничек?
– Кадрия.
– Кайсы садикта эшли ул?
– Белмим.
– Ә аның белән бер вакытта укыган вокалистка... Мәрзия... баласын ничек
югалткан, сөйләмәдеме?
Алсу Рахманның каударлануыннан югалып калды. Ә Рахман исә үзенең
соравын кабатлады:
– Кадрия апа Мәрзиянең баласын ничек югалтканын сөйләмәгән идеме?
Ничек югалткан ул аны?
– Белмим, – диде Алсу, курка башлап. – Урлаганнар бугай. Сезгә нигә ул? Рахман тирән сулыш алып, елмаерга тырышты:
– Мин сиңа шундый матур җыр язып бирәчәкмен. Минем бу арада шәп бер
көй башымда йөри. Ул апаның эш урынын белеш, зинһар.
Көй язам дигәнне ишеткәч, Алсу кинәт җанланып китте һәм әнисенә
шалтыратып, Кадриянең кайда, кайсы балалар бакчасында эшләвен, анда ничек барырга икәнне белеште.
– Рәхмәт сиңа, Алсу! – диде Рахман.
– Кадрия апа пианинода бик шәп уйный. Кайвакыт уйланам, әгәр популяр җырчы булып китә алмасам, нишләрмен? Миңа да берәр инструментта уйнарга өйрәнергә кирәктер инде, – диде Алсу, моңаеп.
Рахманның да Алсу белән озаграк буласы, сөйләшәсе килә, әмма вакыты тар, тизрәк Кадрия исемле апаны табарга кирәк иде.
– Синең барысы да алда әле, – диде Рахман, елмаеп. – Гомерең башлана гына. Әллә нинди уен коралларында өйрәнергә вакытың бар.
– Җыр язып бирәсеңме миңа? – диде Алсу, канатланып.
Аның үтенече сабыйларча килеп чыкты һәм Рахман хәтта көлеп җибәрде. – Мәскәүгә киткәнче язарга тырышырмын, – диде ул, ягымлы итеп. – Мин
сиңа шалтыратырмын.

 

17
Такси машинасыннан чыгып, балалар бакчасына таба йөгергәндә, Рахман үзенә буйсынмый иде, үзенең ихтыярыннан башка ниндидер көч илтте аны. Ул хәтта фуражкасын машинада онытып калдырды һәм, таксист әллә ничә тапкыр кычкырып эндәшкәч кенә, аны кире барып алды. Әмма кимәде, кулына бөгәрләп тотып, курткасын да төймәләмәгән килеш, җил-җил атлап, балалар бакчасына кереп китте.

– Кадрия Вагизовна әле генә чыгып китте, – диделәр аңа. – Әнә ул, соры плащтан.
Рахман соры плащлы, башына калфакка охшаган башлык кигән ханымны куып җитте һәм еш-еш сулап, кошны тотар алдыннан куркытмаска тырышкан сыман, үзен журналист дип атады.
– Мин мәкалә өчен сезнең белән бергә музыка көллиятендә укыган кешеләр турында мәгълүматлар җыям... – диде ул.
Кадрия яшь, чибәр егеткә хатын-кызларга хас серле кызыксыну белән карап торды. Үткен күзле булып чыкты Кадрия.
– Син журналист түгел бит, – диде ул елмаеп. – Сине телевизордан күргәнем бар. «Татар җыры» фестивалендә бер яшь җырчы кызга акустик гитарада уйнадың. Шулаймы?
– Әйе... Гафу итегез... – диде Рахман каушап, әмма һич кенә дә оялмыйча. – Мин сездән Мәрзия исемле кыз турында сорамакчы идем... Сез музыка училищесында бергә укыгансыз... Аның язмышы кызыксындыра мине.
– Ә нигә кызыксындыра сине аның язмышы?
– Бер кыз... хәзер көллияттә укый... Сез аның әнисе белән санаторийда бергә булгансыз...
– Алсумы?
– Әйе, Алсу. Ул сөйләде миңа Мәрзия апа турында. Баласын югалткан диде... Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?..
Кадриянең кыяфәтендә сагаю чагылды:
– Ә сиңа нигә ул?
Рахман куен кесәсеннән алып фотоны күрсәтте:
– Бу малай аның улы түгелме?
Фотоны алып карагач, Кадриянең хәтта йөзе агарып китте:
– Йә Ходам! Рахманчик! – диде ул еламсырак тавыш белән.
– Мин бу, – диде Рахман. – Минем бәләкәй чагым.
Кадрия һушсыз калды.
– Кит аннан! Син?! Мәрзиянең улы?!
Рахман әле ахырга кадәр Кадрия фотодагы малайны беләдер дип уйламаган
иде. Рахманчик, дигәч, ул тетрәнеп китте. Ышаныргамы моңа, юкмы? Төшме бу, өнме? Димәк, чыннан да, бу апа аның әнисен белә! Алар бергә укыганнар! Бу бит инде әнисенең эзенә төште дигән сүз! Ышанып булмый, дөрес түгелдер!..
Кадрия урам башындагы кафега керергә тәкъдим итте.
Алар бер-берсенә шактый вакыт дәшмичә карап утырдылар.
– Синме соң бу? – дип, кат-кат кабатлады Кадрия, соравының сәер һәм мәзәк килүеннән үзе дә көлемсерәп.
– Мин, мин, мин! – дип кабатлады Рахман, шулай булуын кемнәндер үтенгән
сыман. – Исәнме ул?
– Исәндер. Нишләп исән булмасын.
– Кайда ул хәзер?
– Белмим. Мин аны соңгы тапкыр 1995 елны күрдем. Бүлнистә ятып
чыккан иде... Шыр сөяккә калган. Башта мине танымый торды. Үзем дә тиз генә танымадым. Югыйсә күрешмәгәнгә күп вакыт та үтмәгән иде. Сөйләшәсе килмәде, никтер. Хәле булмагандыр инде. Улы турында сорагач: «Югалттым мин аны...» – диде. Рәтләп аңлата да алмады: әллә урлаганнар, әллә үлгән, әллә... Кайда яшисең дигәч, Казанда түгел, дип кенә җавап бирде. Әйтәм бит, сөйләшеп тормады... Югыйсә укыганда, дуслар идек...
Кадрия яшьлек елларын искә төшереп, күз яшьләре аша сөйләде дә сөйләде.
Яшьлек еллары бәхетле саналса да, заманы бик болгавыр һәм кыз балалар өчен гаять авыр иде. Аларның музыка училищесында уку еллары илнең таркалган чагына туры килде. Кадрия – Яшел Үзән кызы – пианистлар бүлегендә, Мәрзия – Түбән Камадан килеп, вокалистка укыды.
Соңгы курста Мәрзия сәгать төзәтү остасы булып эшләүче Вәсим исемле Казан егетенә кияүгә чыкты. Язылышмыйча гына бергә яши башладылар алар – ул вакытта паспорттагы пичәткә игътибар кимеде, ә никахлар әле гадәти хәлгә әйләнмәгән иде. Ике яктан да ата-ана, туган-тумача кинәт бергә яши башлауларына каршы булдылар, әмма яшьләр беркемнең сүзен тыңламыйча, шелтәләргә, ачулануларга бернинди ригаясез, үзләренчә яши бирделәр.
Илнең асты өскә килгән чагы иде. Тарихка, үткәннәргә караш үзгәргән, бүгенге чынбарлык аңлашылмаган, киләчәктә яктылык күренмәгән чор. Алар Дербышкида (Казан каласының Дәрвишләр бистәсендә) тимер юл рәтләүчеләр оешмасының барагында бүлмә алдылар. Вәсим Бауман урамындагы сәгать төзәтү остаханәсендә эшли иде. Мәрзия филармониянең эстрада бүлегендә беркавым эшләп алды да андагы атмосфераны яратмыйча китте һәм төрле төркемнәр белән гарантияле концертларда җырлап йөри башлады.
Вәсим бик тиз туйды мондый тормыштан. Мәрзиянең тегендә-монда җырлап йөрүен яратмый, көнләшә. Ата-анасы, туганнары да Вәсимнең төпле эш урыны булмаган «певичка»га өйләнүен баштан ук кабул итмәгәннәр иде. Балага бер яшь тулган вакытта Мәрзия белән аерылырга карар кыла ул. Вәсим, акча күп эшләү нияте белән, үз эшеннән китеп, сәүдә кооперативына шофёр булып эшкә керә. Мәрзия бер яшьлек улы белән берүзе Дербышкидагы баракта кала.
Вәсим аңа тагын бөтенләй көтелмәгән бер удар ясады – алимент түләмәс өчен баланы үзенеке дип танудан баш тартты. Мәрзия судларга биреп, бала аныкы икәнне исбатлап йөрмәде. ЗАГСта язылышмаганнар, никах та укытмаганнар иде. Шулай итеп, ил-көн белән бергә Мәрзиянең дә тормышы җимерелде.
Күп тә үтми, Васим үзе дә фаҗигагә дучар була – бик каты авариягә эләгә. Машинасы авып, үзе аңсыз ятканда, сәүдә йортына алып барырга тиешле товарны кузовтан урлыйлар. Директоры гариза язып, җинаять эше ачалар һәм, үзенең дуслары ярдәмендә аварияне махсус оештырган дип, өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, төрмәгә утыртып куялар.
Мәрзия аның туганнары белән аралашырга теләде, тырышып та карады. әмма тегеләр кабул итмәделәр, баласын кочып, вәхши дөнья уртасында берүзе калган «певичка»ны читкә типтеләр.
Ә бит бик талантлы, өметле җырчы иде ул. Әле иреннән аерылгач та, баласын калдырып торырга кеше табылган чакларда, төрле төркемнәр белән концертлар биреп йөрде. Ләкин ил-көндәге тотрыксызлык, яшәешнең болгавырлыгы көннән көн ныграк кысрыклый барды, сәламәтлеге дә какшады, соңгы вакытта йөрәге авырта, тыны бетә башлады. Астма түгел иде бу, йөрәк авыртуыннан тыны кысыла иде аның. Акчасыз, ярдәмсез Дербышкида бала белән алга таба яшәү мөмкин түгел иде. Түбән Камага, әти-әнисе янына кайтырга да теләге булмады, чөнки алар да аның сайлаган профессиясен дә, никахсыз кияүгә чыгып, бала табуын да өнәмәделәр, ачуландылар. Шактый уйланып торганнан соң, Мәрзия, баласын алып, Павлодар каласына китәргә булды. Анда аның бертуган апасы яши, ире шәһәр хакимиятендә эшли, гомумән, гаиләләре хәлле, аякта нык басып торалар иде.
Шулай итеп, Рахманга бу әңгәмәдән Мәрзиянең Түбән Камадан икәнлеге 
һәм Казанда яшәгән чоры мәгълүм булды. Кадрия Вәсимнең элек Бауман урамында сәгать төзәтүче булып эшләгәнен, аннары шофёр булып күчкәнен, авариягә эләккәнен һәм төрмәгә утыртылганын гына белә иде.
Рахман Кадриягә үзенең язмышын кыскача гына бәян итте.
– Павлодарга бармакчы булганбыз икән, Белоярскига түгел, – дип уйга калды Рахман, үзе турында сөйләгәннән соң.
Алар шактый вакыт дәшми утырдылар. Икесендә дә бер үк төрле сораулар туды – ни сәбәпле ана белән бала аерылдылар икән? Нишләп алар икесе ике юлдан киткән? Мәрзия баласын ташлагандыр дип уйлыйсы килмәде Кадриянең.
Рахманның шушындый затлы егет булып җитлегүе, аның әнисен табу хыялы белән яшәве, күңел сиземләве белән үзе Казанга килеп, эзләвен монда дәвам итүе Кадрияне сокландырды, таң калдырды.
Менә бит! Рахманның хәтерендә сакланган озын коридорлы барак Дербышкида, ягъни Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган һәм алар анда яшәгәннәр. Кремль урамын да (элекке Ленин урамын) төштә түгел, өндә күргән икән бит ул.
Рахманның Кадрия апаны кочаклап үбәсе килде.
Күңеле тулып, күз яшьләрен көчкә тыеп:
– Рәхмәт яусын, Кадрия апа, рәхмәт яусын! – дип, әллә ничә тапкыр
кабатлады ул.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: