Ана җыры (дәвамы)

Романның башы монда.
 

2


1993 елның көзе иде. Дер селкенеп, борылышларда тыгыз каерылып, торымнан-торымга хәтта янтая-янтая, поезд, яңа көнне каршыларга укталгандай, Көнчыгышка таба томырылды.
Ул көннәрне вагоннар гына түгел, бөтен ил тетрәде.

Мәскәү уртасында «Ак йорт»ны танклардан, пушкалардан утка тотканны телевизор турыдан-туры күрсәтте, гәҗитләрнең баш битләрендә берсеннән-берсе куркынычрак хәбәрләр урын алып торды.
21 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр дулаган вакыйга Россия Федерациясенең эчке сәяси кризисы дип бәяләнде һәм аны төрлечә атадылар: «Разгон Съезда народных депутатов и Верховного Совета Российской Федерации», «Расстрел Белого дома», «Расстрел Дома Советов», «Чёрный октябрь», «Октябрьское восстание 1993-го», «Указ 1400», «Октябрьский путч», «Ельцинский переворот 1993 года».
Сәясәтчеләрнең шәхси узынулары аркасында килеп чыккан бу чуалышта кайсы җиңә яисә өстенлек ала – халык өчен барыбер иде. Ике якта да илне, халыкны саткан оятсыз кешеләр икәнне халык тиз аңлады. Илне таркалу кәсафәтенә илткән канлы карулашуда Ельцин ягындагылар да, Югары Советны яклаучылар да гаепле иде. Алар арасында халык турында уйлаучы булды микән? Үз мәнфәгатьләре өчен көрәштеләр түгелме? «Белый Дом»га һөҗүм итү дә ике җинаятьче төркем сугышының фаҗигале бер күренеше сыманрак кына кабул ителде.
Гомумән, 90 нчы еллар, ул вакытта нинди фиркаләр хакимлек итүгә карамастан, тарихта да, халык хәтерендә дә җинаятьчеләр тантана иткән заман буларак калачак. Халык һәрбер яңа көнне, һәлакәт килмәгәе дип, куркып көтеп ала торган чор иде ул.
Әйтерсең лә, чынбарлыктан качарга тели – поезд һичтуктаусыз мәшрикъ ягына чаба да чаба. Әмма барыбер, иртәме-соңмы, адәм балалары салган тимер юлның башы һәм азагы кайчан да булса ялгана. Бу котылгысызлык кеше йөргән юлларга гына түгел, барлык сызыкларга, хәтта иң турыларына да хас – алар кайчан да бер боҗрага әверелә.
Җир шары исә – үзе бер зур вокзал ул. Бу вокзалдан беркая китә алмыйсың. Хәтта гомер үзе дә шушында башлана һәм шушында ук тәмамлана.
Поездда барган һәрбер инсанның үз уйлары, үз кайгысы, үз тормышы һәм үз язмышы иде, гәрчә бер илдә яшәсәләр дә. Үз-үзеннән кача алмаган күптонналы поезд, ничек кенә кызу тизлек белән чапмасын, ничек кенә ыргылышын арттырмасын, бер пассажирны да илнең аяусыз киләчәгеннән алып китеп коткармаячак.
Кыршылып беткән вагоннарның берсендә өч яшьлек баласын кочып утырган яшь хатынның хәле начар – күңеле болгана, башы әйләнә. Оеган куллары белән көйсез малаен кысыбрак тотарга тырыша. Малай, черәшеп шыңшый, боргалана, киреләнә, әнисеннән ычкынырга тели. Поезд вагонына керер алдыннан, бер кызның зефир ашаганын күрде дә зефир сорап, әнисен йөдәтә. Каршыларында утырган урта яшьләрдәге ир белән хатын дәшми генә яшь ананың бимазалануын күзәтәләр. Сул якта чал сакаллы карт вакыт-вакыт йөткерә, ул йөткергән саен Рахман сискәнеп китә һәм тагы да ярсыбрак елый башлый. Җитмәсә, вагон коридорыннан үтеп баручы чем-кара бер малай, боларның купесы янында туктап, бик озак карап торды. Аның кулында шоколад, бармаклары, авыз кырыйлары куе көрән төскә буялып беткән иде. Рахманның да шоколад ашыйсы килә башлады һәм хәзер инде аны борсалануыннан тыярлык түгел иде.
Яшь ана купедагы кешеләрнең төксе карашларында үзенә карата битәрләү абайлап, каршысында утыручы ханымга елмайгандай итте – бу елмаюда үзенең кыйсмәтенә һичсүзсез күнү белән бергә гаебен таныган сыман уфтану да чагылды.
Үзенең бәхетсезлеге өчен дә оялу, читенсенү һәм үзеңдә гаеп тою – татар хатынына мәңге хастыр инде ул.
Нәрсәдә аның гаебе? Кем алдында?! Баласы көйсез булудамы?! Сабый белән юлга чыгуындамы? Бу болгавыр заманда бала табуындамы? Егерме биш яшендә тормыштан тарыгудамы? Өс киеме таушалудамы? Билгесезлеккә юл тотудамы аның гаебе?
Гаеплеме соң ул?
Поезд зыкылы көнне урталайга ертып бара да бара.
Кечкенә бер стансы тукталышында әнисе, абаланып, поезддан төште дә соры төстәге бинага йөгереп кереп китте. Моны Рахман хәтерли. Чит-ят кешеләр белән калгач, еларга да куркып, әнисен түземсезлек белән көтте ул. Менә поезд кузгалды... Әнисе һаман күренмәде. Поезд тизлеген арттырды... Әнисе... калды...
Ул юкка чыкты.
Һәм поезд өч яшьлек Рахманны әнисеннән җөда кылып, ерак-еракларга алып китте.
Вагон халкының иләсләнеп гөж килгәнен, берсен-берсе уздырып нәгърә органнарын хәтерли Рахман. Хәтта вагон янтаеп киткәндәй һәм аяк асты убылгандай булды. Аннары гына аңлады ул – баласын ташлап качты дип, аның әнисен сүгенә-сүгенә ачуланганнар икән алар.
Аңа нибары өч яшь иде. Өзек-өзек хатирәләрне ялгап карый ул, әмма үткәннәрнең ачык картинасын төзи алмый. Ә менә әнисенең күзләрен, җылы сулышын, ягымлы тавышын аермачык хәтерли. Свитерының түшендәге ике болан сурәте дә гел күз алдында.
Инде ничә ел хәтер канатларында ул шул көннәргә оча, ләкин һич кенә дә анда төшеп кунаклый алмый – һәрбер яңа көн аска тартып төшерә һәм куе каралҗым томанлы киләчәккә сөйри.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: