Ана җыры (дәвамы)

Романның башы монда.

5


Кайсыдыр шәһәрчекнең станциясендә поезд нәчәлниге милициягә хәбәр бирде һәм, тиешле рәсмилекне үтәп, яшь ана баласын ташлап качты, дип игълан иттеләр. Ә малайны, Белоярск каласына кадәр алып барып, андагы милициягә тапшырырга карар кылдылар.
Шулай итеп, Рахман Белоярскидагы балалар йортына килеп эләкте. Әнисенең вагонда эленеп калган куртка кесәсендә чиста блокнот, аның эчендә Рахманның фоторәсеме генә бар иде. Ул фото Рахманны кабул итү кәгазьләре тупланган папкага тыгып куелды да онытылды. Фотоның артында – «Рахман» дип язылган булса да аны никтер «Роман» дип теркәделәр.
Дөнья кискен үзгәргәнне яхшы хәтерли ул.
Милиционерның кытыршы кулы белән башыннан сыпырганы истә калган. Бик нык туңганы хәтердә. Ул хәтта астына җибәрде...
Салкын машинада каядыр алып киттеләр. Салкын куллы абый җитәкләп йөртте. Салкын җил исте.
Салкын күз карашлары...
Көне салкын иде, бөтен нәрсә салкын иде.
Салкынлык, салкынлык, салкынлык...
Нәрсәдер кискен үзгәрде, ниндидер әверелеш булды, төзәтелмәслек хәл килеп чыкты, әмма нәрсә икәнне аңларлык яшьтә түгел иде әле ул. Ә менә үзен гаепле тойды. Нык көйсезләнде бит ул поездда барганда. Әнисе ачуланганны хәтерли... Поездга утырганда, бер кызның зефир ашаганын күреп, минем дә ашыйсым килә дип елады. Вагон буйлап йөгереп йөрүче малайның шоколад ашаганын күргәч, шоколад сорап, әнисенең теңкәсенә тиде. Шуңа күрә әни миннән тәмам туйгандыр, шуңа ташлап калдырып киткәндер, дигән уй белән бимазаланды сабый.
Үсмер яшенә кадәр: әнием минем аркада югалды, мин нык көйсезләндем, җанын биздергәнмендер дип, үзен гаепле санап йөрде. Үсеп җиткәч тә, ул көннәрне искә төшергәч, йөрәк жу итә, шул вакыттагыча тәне буйлап салкын дулкын йөгерә.
Детдомдагы беренче көннәрнең кайбер мәлләре аермачык истә калган. Ак халатлы кеше тикшергәннән соң, ниндидер апалар, абыйлар төрле сораулар биреп төпченделәр. Арада балалар да бар иде. Алар яңа килгән малайны кызыксыну белән күзәттеләр. Ә Рахман елаудан туктамыйча: «Әни! Әни! Әни кайда? Әни янына барам. Әни!» – дип елый-елый кабатлады.
Сораулар бер-бер артлы яуды: – Как тебя зовут?
– Казах, что ли?
– Башкир, наверно?
– Помнишь, откуда ехали?
– Как зовут маму?
– Папа есть? Он с вами ехал?
– Куда ехали?
– Мама пьяная была?
– Сколько тебе лет?
– Ты из Уфы? Башкир?
Нәрсә кирәк боларга, нигә бу кадәр күп сорау бирәләр – һич аңламады ул.
Әнисе табылырмы, юкмы – аның ни дип җавап бирүеннән торадыр дип куркып, ни әйтергә белми аптырады.
– Ты откуда? – дигәч:
– Деревушка, – дип җавап бирде.
Сабыйның «Дербышки» дигән сүзне шулай дип әйткәнен анда кем аңласын! Озакка сузмыйча, кирәкле документларны тутырдылар һәм аны «Найдёнов Роман» дип теркәп тә куйдылар. Малайның үз исемен атавына игътибар бирмәделәр, ә әнисенең блокноты эчендәге фоторәсемнең артын әллә карамадылар, әллә күреп тә анда аермачык «Рахман» дип язылганны инкарь иттеләр, кем белгән.
Алдына алып яисә күзгә-күз карап, беркем дә аның белән озак сөйләшеп торырга теләмәде. Хәле, ниләр уйлавы белән беркем кызыксынмады. Бөрешеп калган баладан рәсми теркәү өчен кирәк мәгълүматларны гына тартып чыгарырга тырыштылар. Зур бер механизмга кечкенә бер шөрепне тыккан кебек, Рахманны төксе яшәешнең уртасына урнаштырып куйдылар.
Әнисе тарафына барасы килде аның. Әнисе кайда булса да ярый, аның янында, шуның кочагында гына каласы иде.
Илнең таркалган, яшәешнең асты өскә килән чагында бер ятимнең язмышы кемне кызыксындырсын? Тормыш-көнкүреш ыгы-зыгысында детдомга килеп эләккән балаларның чыгышын тикшерергә, аларның ата-анасын, туганнарын эзләргә беркемнең вакыты да, теләге дә юк иде. Денем өчен түгел, көнем өчен дип яшәде барысы да. Детдомга акча табу, ил-көн дучар булган мәхшәрдә моңарчы яшәп килгән системаны саклау, исән калу кайгысы мөһимрәк иде.
Кечкенә адәм баласы бу «яңа дөнья»да яши башларга мәгъкуль иде. Күңел ишекләрен ачарга теләмәүче, үзенең эчке дөньясына беркемне дә кертмәүчән, аралашуга авыр бара торган бала өчен бик җайсыз, аяусыз мохит иде бу.
Язмыштан узмыш юк шул. Тора-бара детдом тормышыннан башканы белми иде инде ул.
Күп тә үтмәде, «Роман» дип исемләнгән Рахман өч яшенә кадәр өйрәнгән татарча сүзләрне, ягъни туган телен бөтенләй онытты.

6


Балалар детдомга тиз ияләшә, табигатьтәге мимикрия дигән күренеш монда да үзенчә хөкем сөрә. Кем көчлерәк, шул – баш. Бу вәхши канун балалар йортына гына түгел, гомумән, кешелек дөньясына хас. Әйе, детдом балаларында яраклашу көчле була, бөтен нәрсәгә тиз өйрәнәләр, әмма шунысы бар – йөгәнләп тотмасаң, бу сыйфат икейөзлелеккә әверелергә мөмкин.
Детдом балаларының күбесендә хиссият калмый, монда эмоцияләр зур роль уйнамый. Бу шартларда бала тора-бара хискә бирелүләрне оныта.
Рахман кечкенәдән үк башкалардан аерылып торды. Ялгыз иде ул. Гадәттә, аралашмаучан кешене һәр төркемдә, бигрәк тә бала чакта, кагалар. Мәгәр Рахманга каты бәрелүче булмады, яшьтәшләре аның үзенә бикләнүенең серен беләсе килгән шикелле гел җентекләп «өйрәнергә» теләгәндәй мөгамәләдә тордылар. Әллә аның күз карашы олыларча фәһемле һәм уйчан булгангамы, әллә сорауларга көтелмәгән тирәнлектә җавап таба белгәнгәме... Вакыйгада исә бернинди гайре табигый сере юк иде аның. Әнисен сагына иде ул. Һичнәрсә белән чагыштыргысыз югалту хисе дөньяга карашын, кешеләргә мөнәсәбәтен тәгаен үзгә итте. Хәтерендә сакланган кадерле кешесе хәзер инде аның өчен әллә кая китеп гаип булган илаһи, изге зат иде. Аны табар өчен, ичмаса бер генә тапкыр булса да, тавышын ишетер өчен үсәргә һәм алга таба яшәргә тиеш ул – сабый чакта ук аның үзәгендә шушы катгый куелыш урнашты. Аның мең алтыннардан кыйммәтрәк бер «байлыгы» бар иде – хәтерендәге әнисе һәм аз гына, өзек-өзек кенә булса да, шул илаһи зат белән бәйле сәгадәтле көннәр, якты, ямьле манзаралар.
Телевизордан, радиодан ишеткән җырларны тиз отуы белән тәрбиячеләрнең дә, балаларның да игътибарын җәлеп итте ул. Җырны бер ишетү белән шуны дөрес вә төгәл итеп матур җырлавы барысын да таң калдырды. Детдом балаларының Рахманга яхшы мөгамәләдә булуларының төп сәбәбе, бәлки, шуннандыр да.
Үсеп җиткәч, Рахман үзе аңлаячак – аның ятимлектән туган җан газабы 
иҗат халәтенә әверелеш юлын тапкан. Ә башкалар, хәтта тәрбиячеләр дә моның табигатен, асылын аңламыйлар иде. Аның үзен тотышында, сөйләшүендә ниндидер хикмәт, затлы бер сер барлыгын гына сизенәләр, кызыклы, серле бу малайның үзенә тартып торган магнитын гына тоялар иде.
Балалар йортында хислелек, гомумән, анда күпме яшәвеңә бәйле. Нарасый чактан ук анда эләксәң, эмоцияләр булмый диярлек. Кайгыру, хафалану, елау анда көчсезлек булып санала, шыңшырга, зарланырга һич ярамый, балалар йортында хисләрне тыю мәслихәт. Ә Рахман исә башкалардан бөтенләй аерылып тора. Үзгәлегенең тагын бер чагылышы – нечкә күңелен саклау- яклау өчен катылык та җитәрлек булуда иде. Аһ-зарлы, моңсу, кайгылы эчке дөньясын беркемгә ачмады, анда беркемне кертмәде, шул дөньяны саклар өчен әллә нинди көтелмәгән кыю адымнар ясарга сәләте дә, көче дә бар иде аның.
Детдомда балалар тәрбиячеләргә «әни» дип эндәшергә яраталар, Рахманның беркайчан да беркемгә «әни» дип әйткәне булмады.
– Минем үз әнием бар! – диде ул һәрвакыт.
Хыялында беркөнне ишекләр киерелеп ачылыр да, елмаеп, әнисе килеп керер сыман иде. Бәлки, башта чәчәкле конверт белән аңардан хат килер дип тә хыялланды ул. Кичектермәс эшләрен тәмамлар да улын һичшиксез эзләп табар дигән ышаныч белән яшәде. Улын онытмаячак әнисе! Алай булырга мөмкин түгел! Милиция, детдом җитәкчеләре, тагын әллә кемнәр бертуктамый, көне-төне әниемне эзлиләрдер һәм кайчан да булса тапмый калмаслар дигән өмет Рахманны ташламады. Эзләргә тиешләр! Чөнки Рахманның әнисе кем булган һәм хәзерге вакытта кайда ул, дигән сорауны җавапсыз калдырырга ярамый!
Алты яше тулганда, малай инде укырга һәм язарга өйрәнде. Алда мәктәп көтә. Моны түземсезлек белән көтте ул: иң төп мәсьәләне чишәр өчен тизрәк үсәргә, укырга, мәктәпне тәмамларга кирәк бит!
Музыка җитәкчесе – сары чәчле, күзлекле мөлаем яшь апа пианинода уйнаганда, Рахманның якын килеп дикъкать белән тыңлавына игътибар итте һәм аны да уйнарга өйрәтә башлады. Кечкенә булса да, тиз арада серле вә затлы пианинода уйный башлавыннан башкалар көнләшсәләр дә, барыбер күбрәк сокланып карадылар, бик күпләре якынаеп, аның белән дуслашырга омтылдылар. Гадәттә, күмәкләп җыелган җирдә сәләтле, яхшы укый торган баланы кагарга, түбәнсетергә тырышалар һәм ул күп очракта мәзлүм була. Әмма Рахманның эчендә какшамас рухы бар һәм ул бирешә торганнардан түгел иде.
Иң якын кешесе кинәт югалуны ул, отыры, теләсә кемгә бирелми торган ниндидер могҗиза дип саный башлады. Алда ниндидер зур, бөек, әкияти дәрәҗәдә таң калырлык яңа могҗизаи вакыйга булсын өчен бүгенге халәтемә лаекмындыр дигән уй-фикере дә бар иде. Үзенең ятимлеккә дучар ителүен тулы гаиләдәгеләрдән үзенчәлекле бер өстенлек дип тә санады. Һәм беркайчан да беркем алдында кимсенергә, түбәнсенергә теләмәде.
Берәрсе кыерсыта башласа, курыкмый, әмма сугышырга, каршы торырга да ашыкмый, бары тик читкә китә дә дошманына текәлеп карап тора иде. Моңа аны беркем өйрәтмәде, аның үзен болай тотуы табигый рәвештә килеп чыга иде. Һәм, ни гаҗәп, үзе коллективны чит-ят итсә дә, аның белән дуслашырга теләмәгән бала юк иде диярлек.
Шулай итеп, башкалар белми, аңламый, тоймый торган, фәкать үзенә генә мәгълүм булган сер, кайгы, чишеләсе төен, инде башына төшкән фаҗига һәм киләчәктә аңа бәхетле әверелеш язган дигән катгый инану сабый чактан ук аңарда яшәде. Өч яшькә кадәр тойган ана назын, аның тавышын, аның 
җырлавын, аның җан җылысын аңардан башка беркем, беркемнең татыганы юк; бик кирәк, бик кадерле олы җан иясен югалту аңа гына насыйп булды – менә шундый үзгәлек вә аерымлык тоеп яшәде ул детдомда.
Саян таулары башланган җир булганга, детдомның ян тәрәзәсеннән серле калкулыклар күренә иде. Әнисе шул таулар артындагы башка дөньяда калгандыр кебек тоелды.
Кайвакыт төнлә, тәрәзә янына барып, айга карап елый иде ул.
Әнисенең матур тавыш белән җырлавы төшләренә еш керә иде.
Каяндыр күктәнме, офыклар артыннанмы үзәкләрне өзәрлек, һәр күзәнәккә якын тавыш белән җырлый. Нишләп рус телендә түгел, аңлашылмый торган телдә җырлый соң ул?.. Сүзләре аңлашылмый, әмма ят түгел, җанга ятыш, җылы сүзләр... «Минем әнине эзләргә кирәк, кайда икән ул?» – дип сорап, тәрбиячеләрне йөдәткәч, аңа башта төрлечә җавап бирәләр, кайвакыт: «Ул сине ташлап качкан», – дип тә куйгалыйлар иде. Әтисе турында сорагач та, төрлечә җавап бирә торган булдылар. «Йә әтиең, йә әниең, бәлки, үзләре килеп чыгар, үзләре сине табарлар», – дип тынычландыралар да иде. «...Исән булсалар...», дип
өстәп куйсалар, Рахманны курку биләп ала иде.
Үсә төшкән саен, дөнья көзге ялан түгел, ә бәлки, шау чәчәкле яшәү болыныдыр, кайдадыр туган җирем, туган шәһәрем яки авылым бардыр дип уйлый башлады ул. Мондагылардан аермалы буларак, анда җанга якын, тәрбиячеләргә, ятим балаларга охшамаган башка төрле кешеләр яшидер дигән фикер дә бик мөһим иде. Әгәр алар янына барып чыксам, мөгаен, ялгызлыктан, ятим-ябага булудан котылыр идем, дип уйлады.
Аның сәгатьләр буе тәрәзәдән карап торган чаклары булды. Икенче як тәрәзәләреннән карасаң, шәһәр читеннән башланган ачык кыр күренә, ә кырның ерак түрендә үзенә чакырып торган офык сызыгы сузылган. Бәлки, әнә шул офык артында кайныйдыр чын тормыш, шунда яшидер җанга якын кешеләр?.. Бәлки, әнисе дә шул тарафлардадыр?..
Аның үлгәнен күрмәде бит ул. Ул югалды гына... Баласын ташлыйсы килмәгәндер, бәлки... Улын югалту, бәлки, уенда да булмагандыр, шулай килеп чыккан гынадыр... Бәлки, поездларны бутагандыр ул, поездлар күп бит...
Тиздән беренче класска укырга керәчәк. Бу вакыйга күпмедер вакытка аны караңгы, авыр уйлардан арындырды. Тизрәк укырга керергә, мәктәпне тәмамларга иде! Ерактан дәшкән офыкны якынайтырга һәм үзенә шул офыкка якынаерга кирәк иде...

 

Романның дәвамын "Казан утлары" журналының 6 санында (2020) укырга мөмкин.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: