Зөлфәт Хәким автор яңалыклары
-
1 апреля 2023 - 17:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (ахыры)
Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым... -
31 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Хафиз такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала... -
30 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Мин гел сине уйлап йөрим. Кем әйтмешли, ятсам да, торсам да син күз алдымда. - Мин бит гарип. Минем бер аягым протез. (Чалбар балагын күтәреп күрсәтә.) Күрәсеңме, тезгә чаклы диярлек үз аягым түгел. Чиркандырмыймы, куркытмыймы? -
28 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк... -
27 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)
- Нишләдең син бу көннәрдә? Мондый түгел идең син. - Кеше үзгәрә инде ул. Һәр кеше гел бер шаблоннар буенча яшәргә тиеш дип уйлыйсың син. Дөньяны бер төсләрдә генә күрәсең бугай. - Әллә рәссам кыз янына кергәч башка төсләр абайладыңмы? -
24 марта 2023 - 15:00
Тәрәзәдә һаман ут яна (драма)
Бу фатирда тора башлаганыбызга бер атна булды. Каршы йортның дүртенче катындагы бер фатирда көне-төне ут яна, игътибар итмәдеңме? Чынлап та, Сәгать инде унынчы, ә утлары һаман яна. Берәр фаҗига булмады микән анда? Авыру кеше торалмыйча ята микән? Берәрсе үлгәнме?.. -
24 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (ахыры)
Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак! -
23 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз. -
22 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул. Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә. -
21 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим. -
20 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль (дәвамы)
Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс. -
19 ноября 2022 - 09:00
Ля бемоль
Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда. -
9 августа 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Патроннарыңны сакла, миңа атып әрәм итмә. Сиңа әле алга таба патроннарың кирәк булыр. Син монда урман эчендә, фронттан читтә үзеңә дошман эзләп йөрмә. Кызылармеец булсаң, бар, дошманны Германиягә таба ку. Әгәр син сәвитләргә каршы сугышасың икән, бу очракта да мине үтерү сиңа берни бирми. -
8 августа 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Сугыш барыбер иртәме-соңмы тәмамланачак. Рус та, нимес тә, татар да, япон да тыныч яши башлаячаклар, дуслашачаклар, алар барысы да бер-берсенә кирәк булачаклар. Әлбәттә, дошманның башкалары табылачак. Бүгенге дус, еллар узгач, дошманга әйләнергә мөмкин, хәзерге дошман, бәлки, дустың булыр... -
4 августа 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык.