Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Гәүһәршад җан тынычлыгын җуйды – Габдел-Латыйф Миреланы юк итәргә мөмкин. Ил-көндә тынычлык юк, тирә-якта дошманнар өере мыж килә, шуңа күрә соңгы вакытта Казанда шикле кешеләрдән тиз арыналар иде. Күрәзәчене харап иттерергә Гәүһәршадның хакы юк, Мирела шулхәтле якын кеше, аны тизрәк Казаннан җибәрү мәслихәт дигән карарга килде ул.

(Башыннан укыгыз)

8

Казанга килгән көннәрдә Гәүһәршад үзен яшәештән чак кына өстәрәк, аяклары җиргә тияр-тимәс йөргән кебек хис итте. Хан, сеңлесе килгән уңайдан, өч көн бәйрәм ясады, әмма Гәүһәршадның кәефен кырган нәрсә шул булды – Габдел-Латыйф беренче көннән үк никах турында сүз башлады. Фәлән кешегә бирсәк, аның абруе ногайларда көчле, яисә тегенең улына бирсәк, Мәскәү кенәзе янында аның кешеләре бар, Казанда егетләр җитәрлек дип, фәлән карачының улы менә дигән егет, ул бик акыллы, көчле кеше, аның абруе Казанда бик зур, дигән иксез-чиксез тәкъдимнәр белән тәмам җелегенә үтте.

Нотык укыганнарын, һәрдаим киңәш биреп торуларын Гәүһәршад беркайчан кабул итә алмады. Менә абыйсы да, урнашып бетмәс борын ачуны китереп яшәргә өйрәтә башлады. Гәүһәршад, әле уналты яшьлек кыз гына булуына карамастан, барысын да үзем аңлыйм дип уйлый иде. Аның дөньяга, кешеләргә үз карашы бар, миннән дә күбрәк белә микәнни киңәш бирүчеләр дип аптырады ул. Аңламаган нәрсәләргә төшендерергә аның бит якын дусты, иптәше – гайре табигый сәләт иясе – Мирела бар.

Гәүһәршад белән Кырымнан килгән чибәр, җанҗылылы, шул ук вакытта, бераз сәеррәк яшь хатын үзенә игътибарны әллә каян җәлеп итеп торды. Үзенең хезмәтчесе дип тәкъдир ителеп, гел янәшәсендә йөргән Миреланың асылда кем икәнен белмәсеннәр өчен, Гәүһәршад барысын да эшләде. Гәүһәршад Казан хакимиятенең зур вазифадагы кешеләрен Мирелага күрсәтеп, аннары аулакта алар турында аның фикерләрен тыңлады. Мирела кешене күреп, аның сөйләшүен тыңлап, хәрәкәтләрен күзәтеп, аның нинди шәхес икәнен, тәрҗемәи хәлен һәм алга таба нинди гамәлләр кыла алачагын әйтеп бирә иде.

Кырымнан Гәүһәршад белән килгән бу серле хатын турында тиз арада төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Үзе чибәр, әмма күз карашы куркыныч, диделәр аның турында. Күпме яшерергә тырышмасын, әмма аның багу осталыгы бар икәнне, гайре табигый сәләткә ия булуын сизенделәр.

Гәүһәршад Миреланы җырлавы, биюе аркасында гына үз янында тотуын тәкрарласа да, абыйсы Габдел-Латыйф хан моңа ышанмады. Хан Миреланың җырлавын ишетте, әмма бигүк сокланмады, мөкиббән китмәде.

– Әйе, матур җырлый, – диде хан. – Әмма аның кебек җырлаучылар, хәтта аннан яхшырак җырлаучылар үзебездә дә җитәрлек.

– Үз халкының җырларын да җырлый бит ул. Ә андый җырларны монда кем җырлый ала? – дип акланды сеңлесе.

Гәүһәршад Миреланы яшәргә Кабан күле буена урнашкан зур йортка урнаштырды. Бу утар ханнар нәселе өчен махсус төзелгән йорт иде. Көяз йортта, сый-хөрмәттә яшәсә дә, Мирела барыбер монда үзен тоткындай хис итте. Аңа барысы да берьюлы күктән өелеп төште: мул тормыш, хезмәтчеләр, сакчылар (әйтерсең лә ул ханнар нәселеннән), әмма отыры мондый тормышны күңеле ятсына башлады. Кырыкка җитеп килсә дә, Мирела ир-егетләрнең һушын алырлык хатын иде, Гәүһәршад бүләк иткән киемнәрне кигәч, ул бөтенләй затлыланды. Әмма үзенә тартылучы ирләрне ул тиз өркетә, аның күз карашы гына да күпләрне хәлсезләндерә иде. Тиздән кырык тула моңа дип, һич кенә дә уйламассың – шома битле, озын керфекле, зур чем-кара күзле, туры-төз борынлы, кып-кызыл иренле килмешәк хатынга күпләр гашыйк булды. Куе бөдрә чәчен яулыксыз күрсәләр, мөгаен, бөтенләй һушсыз калырлар иде. Буй-сыны төз, атлап йөрешендә үк ниндидер сихри бөркелеш бар, озын нәзек бармаклары белән яулыгын төзәткәндә дә, аның хәрәкәтләре мәҗүси-күркәм иде.

Гәүһәршад аны татарча киенергә күндерде, үзе белән төрле мәҗлесләргә йөртте, кирәк чакта җырлатты, биетте, әмма Миреланың бу тарафта чит-ят зат икәне барыбер әллә каян «кычкырып» тора иде. Мирела аркасында чегән халкы турында Казанда белә башладылар. Гәүһәршадның аны мәҗлесләргә, киңәшмәләргә, очрашуларга йөртүнең төп сәбәбе – теге яки бу кешене күрсәтеп, соңыннан аның турында нинди кеше икәнен, алга таба нишләргә уйлаганын белү иде.

Тора-бара Миреладан шикләнә башладылар. Кем ул? Нишләп Гәүһәршад бу хатынны балда-майда йөздерә? Гәүһәршадның Мирела янына төнлә килеп йөрүе дә күпләрне пошаманга калдырды.

Беркөнне хезмәтче кыз Миреланың йокы бүлмәсендәге тартмаларда яткан серле ташларга игътибар итте – төрле төсләрдә, төрле бизәкләр белән иде алар... Чигүле җәймәнең төсе уңган, таушалып искергән, әмма Мирела аны бик кадерләп саклый... Хезмәтче кызны шул әйберләргә кагылганы өчен ачулана, чак кына сукмый кала... Хезмәтче кыз әллә ничә тапкыр Миреланың, ташларны шул җәймәгә салып, яртышар төн кымшанмыйча  утырганын да күрде. Кызны бигрәк тә ташлар янында яткан тәңкә аптырашта калдырды – тәңкәнең ике ягында да төрле тамгалар, сурәтләр һәм... тәресе бар. Иблис токымыннан микән әллә бу хатын дип, хезмәтче кыз хан сараенда эшләүче апасына әйтте.

Күп тә үтмәде, Гәүһәршадтан төпченергә үк тотындылар: «Кем ул? Нинди сәер әйберләр аңарда? Ник аны гел үзең белән йөртәсең?»

Гәүһәршад хафалана башлады – Миреланың нәрсә белән шөгыльләнүен сизенделәр, ахрысы. Гәүһәршадка ул бик кадерле кеше, аны сакларга, якларга, беркемнән тел-теш, җил-яңгыр тидермәскә кирәк! Мирела кемнең кем икәнен күрә белә, Гәүһәршадтан кемнәр шикләнгәнне, кемнәр аның хакында гайбәт сөйләгәнне дә әйтә. Кешенең хәрәкәтләреннән, күз карашыннан, атлап йөрүеннән, сөйләшкәндә, үзен ничек тотуыннан нинди кеше икәнен аңлый. Төрле төстәге йомры, шакмаклы, җәйпәк, озынча, колаша ташларын иске җәймәсенә салып, Казан ханлыгында тиздән ниләр буласын күрә. Гәүһәршад үзе дә кыска вакыт эчендә Миреладан кешеләрне аңлау, күрәзә итү, фал ачу дәресләрен алды.

Соңгы вакытта Габдел-Латыйфның шымчылары Миреланы җентекләп күзәтергә тотынганнар иде. Әмма шул вакытта башланган вакыйгалар – Казандагы үзара низаглар, ногайларның һөҗүм итүе, Мәскәү белән тарткалашу – Кырымнан килгән чегән хатыны турында берникадәр оныттырды.

Гәүһәршад үзен бәйсез тотты, абыйсына буйсынмады, карачылар, абруйлы морзалар белән телгә килеп яшәде. Абыйсы торымнан-торымга никах турында сүз ката торды, ир-егетләрне тәкъдим итте, ә Гәүһәршад барысыннан да йөз чөерде һәм абыйсына: «Син мине көчләп, иргә бирмәкче буласыңмы, юк, алай барып чыкмас!» – дип каршы килде. Габдел-Латыйф, сеңлесе нинди уйлар белән йөри икән, алга таба ничек яшәргә тели, нишләп аның холкы мондый дип, пошаманга калды. Ник килгән ул алайса Казанга? Дөрес, сеңлесен үзе дә сагынды, шат ул аның монда булуына, әмма үзен болай дорфа тотар дип уйламаган иде бит ул.

«Кырымнан үзе белән алып килгән Мирела атлы хатын бик шикле кеше. Сихер белән шөгыльләнүчегә охшаган...» Бу хакта инде аңа бик күп кеше әйтте. Тәре төшерелгән тәңкәләр, аңлашылмый торган тамгалар, ташлар... Кем ул? Нишләп монда ул? Ник Гәүһәршад аны монда үзе белән алып килгән? Бу уйлар ханны көннән-көн ныграк борчый башлады. Ә Гәүһәршад Миреланы Казанга алып килгәненә сөенеп туймады. Мирела фаразлаган нәрсәләр барысы да чынга аша бара. – Ханикә, син мине нык якын итәсең. Чөнки син үзең дә күрәзәлек сәләтенә ия, – диде аңа Мирела беркөнне.

– Минем Казанның киләчәген беләсем килә. Әмма алда ил-көн белән ни буласын күз алдыма китерә алмыйм, – дип уйга калды Гәүһәршад.

– Казан дусны дошманга әйләндерә торган урын, ә дошман монда дус була алмый, – диде Мирела. – Габдел-Латыйф белән синең мөнәсәбәтләр бозылачак, чөнки аңа буйсынырга теләмәячәксең. Син беркемгә буйсынырга теләмисең, сиңа ирек кирәк. Иргә чыгу сине һич кызыксындырмый, никахка синең үзәгең каршы, шәригать кануннары буенча да яши алмаячаксың, ирекле тормыш, бәйсезлек тели күңелең, шуның белән бергә, астыртын,мәкерле эшләр, матавыклар, көрәш сине канатландыра, илһамландыра, әле син фетнәләр оештырудан да чирканмаячаксың. Сиңа мәхәббәт кирәкми, син яратуларын түгел, алдыңда баш иеп, буйсынуларын телисең. Уйлап кара да үзең өчен үзең хәл ит – кешенең сине яратуы кыйммәтме, әллә сиңа буйсынуымы? Кайсысы күбрәк ләззәт бирә икән? Син – кире, үзсүзле. Син атаңа – мәрхүм Ибраһим ханга охшагансың.

– Мин гомер буе бәхетсез булырмын шикелле, – дип сыкрап куйды Гәүһәршад.

– Күрсәт миңа бәхетле кешене, – диде Мирела, көлемсерәп. – Бәхетсезлек чокыры тагы да тирәнәймәсен дип кенә телисе кала. Күңелең ничек тели, мөмкин булган кадәр шулай яшә. Туганнарың белән аралар өзелер дип, үзеңне битәрләмә, син барыбер аларны яратмыйсың. Үзеңә каршы барма, үз асылыңа каршы барсаң, менә шул чагында беркайчан бәхетле булмаячаксың.

– Җан тыныч түгел, Мирела...

– Тере кешенең җаны тынгысыз булырга тиеш. Бу заманда җаның тыныч булса, димәк, син исән кеше түгел. Кызык кеше син, Гәүһәршад – үзең тыныч тормыштан качып, кискен вакыйгалар кайнаган җиргә, болгавыр тарафка омтылдың, үзең җан тыныч түгел, дип зарланасың...

– Зарлану түгел лә ул. Минем өлкән абыем Мөхәммәт-Әмин Казан тәхетенә утырырга тели. Аны руслар да яклаячак. Аның хатыны Фатыйма – ногай бикләрбәге Мусаның кызы. Мөхәммәт-Әмин аңа дала кешеләрен котыртырга куша, ә Габдел-Латыйф исә, ногайлар белән татулашып, Мәскәүгә каршы торырга өнди. Буталып бетте барысы да. Алар бит икесе дә – минем абыйларым...

– Син япь-яшь килеш ил-көн өчен кайгырып утырасың. Дөресен әйткәндә, илдә түгел синең хәбәрең, син барысыннан да өстен булырга телисең. Ничек инде җаның тыныч булсын?! Түз, сабыр ит, синең вакыт әле җитмәгән.

– Нинди вакыт? – дип ыңгырашты Гәүһәршад.

– Синең вакыт. Еллар узар, син әле бу ил белән хакимлек итәчәксең.

– Син моны Кырымда чакта әйткән идең инде, – диде Гәүһәршад, җанланып. – Кайчан җитәчәк ул вакыт?

– Тагын утыз елдан.

– Ул вакытта инде мин карт булырмын, – дип көлемсерәде Гәүһәршад.

– Син хәзер шулай уйлыйсың, – диде Мирела.

– Мин кем буларак идарә итәчәкмен Казан белән? Хан тәхетенә ир кеше генә утыра ала бит...

– Хан башка кеше булачак, әмма дәүләт белән син идарә итәчәксең. Озак түгел. Хәер, Казан ханлыгының да гомере озын булмаячак.

Гәүһәршад эчке сискәнү тойды:

– Мин хакимә булганда бетәчәкме Казан? – дип пышылдады ул.

– Юк, Казан син тәхеттән төшкәннән соң егерме ел узгач җиңеләчәк. Тынгысыз урын. Казан хәзер дә үзенә буйсынмый, җире, урыны шундый, бу урын – гел кемгәдер, бигрәк тә читтәгеләргә, буйсына торган җир. Хәзерге вакытта үзенең чиксез матавыкларына буйсына ул, тәкъдиренә шулай язылган.

– Аннан соң миңа нәрсәләр күрергә язган? – дип сорады Гәүһәршад шомлы тавыш белән.

– Анысын әлегә белмим.

– Казанны кем җиңәчәк? Ногайлармы?

– Ногайлар түгел.

– Габдел-Латыйф озак булачакмы тәхеттә?

– Тагын бер-ике ел гына калды.

Мирела куркыныч фаразлар әйтә, әмма аның алдан күреп сөйләгәннәре, күп тә үтми, чынга аша бара. Шуңа күрә, аны тыңлау гаять кызык та, шул ук вакытта бик куркыныч та. Бу көннәрдә Миреланың күзләрендә сагыш тирәнәйде – Кырымда калган ирен, балаларын, туганнарын сагына иде ул. Гәүһәршад аны кызганып куйды – соңгы вакытта күрәзәче хатынның тәм-томга да бик исе китми, затлы киемнәргә дә куанмый. Гәрчә затлы нәсел кешесе кебек яшәсә дә, күренеп тора, канәгать түгел, ә бит беренче көннәрдә яңа илдә аңа барысы да кызык иде, шат, көләч иде ул.

– Мирела, сиңа ир кирәк, – диде аңа Гәүһәршад сынаулы караш белән.

– Әмма мин куркам, ир хатыны булгач, син миннән ерагаерсың шикелле. Мин синнән бик күп нәрсәгә өйрәндем, күп нәрсәгә күзләремне ачтың, мин кешеләрне аңлый башладым, башкалар күрмәгәнне абайларга өйрәндем, синең белән мин бөтенләй башкача уйлый башладым.

– Ханикә, мин бит әле иргә чыгам, димәдем. Минем ризалыгымнан башка никах укытырга җыенмыйсыңдыр бит? – диде Мирела, мыскыллы елмаеп.

– Юк, мин сине иргә ничек көчләп бирим? – Гәүһәршад уйга калды. – Ир бәхете башкадыр инде ул... – дип, авыр сулап куйды ул.

– Синең үзеңә ир бәхете насыйп булмаячак, син бу дөньяга башка эшләр өчен килгәнсең, язмышыңа күн һәм үзеңне битәрләмә, уфтанма, зарланма.

– Теләсәң, мин сиңа бер ир-егет табып бирәм, – дип, әлеге дә баягы сүзгә кайтты Гәүһәршад. Мирела тыныч кына башын чайкады:

– Юк, ханикә, минем ирем, балаларым бар бит инде.

Гәүһәршад:

– Алар бит Кырымда калды, – дигәч, Мирела кинәт елап җибәрде.

Бу әңгәмәдән соң Мирела төн буе йокламады. Димәк, Гәүһәршад мине бөтенләйгә монда калдырмакчы була, дип уйлады ул. Аның бит әле Кырымга кире кайтырга өмет-хыялы бар иде. Кырымда ул үзенә кәсеп табар, күрәзә итмәячәк, анда хәзер кануннар каты, аның өчен иң мөһиме – ирен кочу, балаларын куенына алу.

Гәүһәршад сизенә башлады – хәзер Мирела Кырымны, анда калган туганнарын көннән-көн ныграк сагына. Берәр көнне ул бит качарга да мөмкин, дип уйлады Гәүһәршад һәм сакчыларны ныгытып кисәтеп куйды – тегендә-монда чыкканда, Мирела белән һәрвакыт янәшә булырга, һәр адымын күзәтергә! Күрәзәченең көнне ничек уздырганын белеп тору өчен дә махсус кыз-кыркын билгеләнде.

Гәүһәршадның башына тагын бер уй килде – Миреланың серле тәңкәсен алып, үзенең сандыгында сакларга һәм бик кирәк чакта гына Мирелага биреп торырга. 

Беркөнне ул Миреладан тәңкәне күрсәтүен сорады. Гәүһәршад серле тәңкәне кулында әйләндергәләп караганнан соң:

– Бу тәңкә гел синдә генә булырга тиешме? – диде.

– Бераз миндә дә торса ярамыймы?

– Юк! – дип кырт кисте Мирела һәм тәңкәне Гәүһәршадка бирмәде.

Берничә көн узгач, Габдел-Латыйф сеңлесе белән Мирела хакында турыдан-туры сөйләшергә булды.

– Үзең ияртеп килгән чинген хатыны белән син еш аралашасың. Сезне нәрсә берләштерә? – диде хан.

Гәүһәршадның күңеленә шом йөгерде.

– Ул миңа борынгы риваятьләрне сөйли, тарихны бик яхшы белә, әби-бабаларының язмышын кызыклы бәян итә. Тыңлаганда исләрем китә, аның белән аралашу миңа шундый рәхәт.

– Аны сихерче, диләр. Янына барып кайткан саен син үзгәрәсең, үзеңә бикләнәсең.

Гәүһәршад белә: Мирела турында шымчылар ханга хәбәр ташый, морзалар, карачылар арасында инде чегән хатынының монда нишләвен ачыкларга кирәк диючеләр шактый.

Абыема дөресен әйтсәм, Мирелага куркыныч янамас дип, Гәүһәршад беркөнне тәвәккәлләде.

– Ярар, мин сиңа дөресен әйтәм хәзер, – диде Гәүһәршад. – Ул күрәзә итә. Монда килгәнебезгә күп вакыт узмады, әмма соңгы вакыйгаларның буласын ул алдан фаразлады.

– Син ниндидер сукбайлыктан күптән түгел арынган җен хатынының ихтыярына буйсынасың, шулаймы? Мин, хан, илдә андый кешеләрнең булуына юл куя алмыйм!

Гәүһәршад көтмәгәндә җан ачысы белән:

– Мирелага кагылма! – дип кычкырды.

Гәүһәршад җан тынычлыгын җуйды – Габдел-Латыйф Миреланы юк итәргә мөмкин. Ил-көндә тынычлык юк, тирә-якта дошманнар өере мыж килә, шуңа күрә соңгы вакытта Казанда шикле кешеләрдән тиз арыналар иде. Күрәзәчене харап иттерергә Гәүһәршадның хакы юк, Мирела шулхәтле якын кеше, аны тизрәк Казаннан җибәрү мәслихәт дигән карарга килде ул. Кырымда аны коткарып, ул дөрес эшләде һәм рәхмәт йөзеннән Мирела монда килде, Гәүһәршадны күп нәрсәгә өйрәтте. «Хәзер Кырымга кайтарып җибәрсәм, без әле кайчан да бер очрашмый калмабыз, ул миңа әле кирәк булачак, – дип уйлады Гәүһәршад. – Гомерләр алда әле, ул аны кабат монда китерү юлын табар, бу хакта Миреланың үзе белән килешергә кирәк...»

Шул ук көнне кичкырын Гәүһәршад Мирела яши торган Кабан күле буендагы йортка китте.

– Мирела, сиңа кичектермичә моннан китәргә кирәк, – диде ул килеп кергән уңайга. – Мин сине сәүдәгәрләр белән җибәрәм. Моннан өч көн элек Казаннан Кырымга кәрван чыгып киткән иде. Мин хат яздым, аны кәрванбашына күрсәтерсең.

Шуннан соң Гәүһәршад унбашына боерды: Миреланы алып, кәрванны куып җитәргә! Ә инде Мирела качты дигән хәбәр таратуны ул үз өстенә алды.

Шул ук төнне Мирела, атка атланып, кәрванны куа китте, аны ун җайдак озата чыкты, унысы да Гәүһәршадка тугры егетләр иде.

Гәүһәршадның Мирела язмышы өчен борчылуы юкка булмаган – берничә көннән хан Миреланы кулга алырга боерды, әмма бу вакытта күрәзәче инде, кәрванның ябулы арбасына утырып, Кырымга кайтып бара иде. Аны озатып куйган ун яугирне Гәүһәршад бүләкләде һәм серне сакларга кушты.

Миреладагы серле тәңкәне үзендә калдыра алмаганына гына эче пошты аның.

Миреланың качуында беркемне дә гаепләмәделәр, эзләүне дә туктаттылар, чөнки Казанда тагын тетрәндергеч вакыйгалар кайный башлады.

Ел ярым дәвамында Габдел-Латыйф ханның тормышы киеренкелектә узды – ил-көн өстендә болытлар ныграк куерды һәм тиздән хәвеф-хәтәр булачагы аермачык сизелеп торды.

Ногай даласыннан яу килүдә абыйсы Мөхәммәт-Әминнең дә катнашы бар икәнне хан яхшы белә иде. Ногайлар Казан иленең көньяк тарафындагы авылларны талап, яндырып, үтереп үттеләр. Казанда сугышка әзерләнү, корылмаларны ныгыту, гаскәрне яңарту башланды. Озакламый ногайлар гаскәре Казан каласы янына ук килеп җитте, алар кат-кат һөҗүм ясап карадылар, әмма Казанны алуга ирешмәделәр. Бер ай чамасы вакыт узгач, ногайлар гаскәре, Казан җирен калдырып, далага кайтып китте.

Габдел-Латыйф бикләрбәк Мусага, ногай морзаларына: килешү төзик, бергәләп Мәскәүгә каршы торыйк, дип хатлар язды. Казанның үзендә бу сәясәт белән килешмәүче көчләр җитәрлек, Шириннәр һәм Олы карачы Коләхмәт җитәкчелегендәге төркем бу очракта үзләренең абруен илдә югалтачаклар иде.

Ханга каршы көчләр тик тормады. Коләхмәт, Иван Өченчегә берничә хат язганнан соң, үзе Мәскәүгә сәфәр кылды. Мәскәүдә ул, рус кенәзе белән сөйләшеп, Габдел-Латыйфны тәхеттән бәреп төшерергә күндерә алды һәм Казанга Иван Өченчедән мәкерле хат алып кайтты, әлеге хатта Габдел-Латыйфны ханлыктан алып ташларга дигән боерык бар иде.

1502 елның февраль башында Ширин казаклары белән рус ратниклары Габдел-Латыйфны тәхеттән төшерүгә ирештеләр.

Казанның яңа ханы Мөхәммәт-Әмин, сеңлесе Гәүһәршад белән очрашкач, башта аны танымый торды. Алар беренче көннәрдән үк уртак тел таптылар. Мөхәммәт-Әмин, олы карачы ярдәме белән тәхеткә менсә дә, абый белән сеңел өчен Коләхмәт барыбер дошман иде – олы карачы кайчандыр Мөхәммәт-Әминне сөргенгә җибәргән, хәзер исә Габдел-Латыйфны Мәскәү тарафларына тоткынлыкка озаткан кеше, аны гафу итәрлек түгел иде һәм абый белән сеңел тиздән аны юк итү җаен таптылар.

Өлкән абыйсы хан булгач, Гәүһәршад үзен тагын да иркенрәк тота башлады, әмма Казанның хәле авыр иде инде – ил өстендә болытлар елдан-ел ныграк куера торды.

Бу вакыйгаларның күбесен Мирела, фал ачып, алдан әйткән иде. Еллар узгач, нәкъ ул фаразлаганча, Гәүһәршад Казан иле белән хакимлек итүгә иреште. Мөхәммәт-Әмин вафатыннан соң, монда Шах-Гали хан булып торды, аннан соң кырымлы Сәхиб-Гәрәй тәхеткә менде, аны шулай ук кырымлы Сафа Гәрәй алмаштырды. Ниһаять, 1531 елда Мәскәү кенәзе Василий Өченче үсмер яшендәге Җан-Алине Казан тәхетенә менгергәч, Гәүһәршад аның янәшәсендә булып, ханлык белән идарә итүче падишаһка әйләнде. Акыллы, хәйләкәр хатын, тиз арада Алтын Урда тарафыннан чыккан дүрт нәсел вәкилләрен үз ягына аудара алды, Гәүһәршад кырымлыларны да, мәскәүлеләрне дә, ногайларны да яратмады. Мин-минлекле, үзсүзле Гәүһәршад хакимияте чорында бер-бер артлы фетнәләр куба торды, ил-көн халәте тотрыксызланды, ханлыкта тәртипне каты кул белән генә тотарга мөмкин, әмма Гәүһәршадның хәйләкәр акылы гына Казан ханлыгына якынлашкан һәлакәтне тыя алырлык түгел иде.

Гәүһәршад хан киңәшмәләрендә кайчандыр Мирела әйткән сүзләрне еш кабатлый иде:

– Казан ханлыгына давыл киләчәк. Болай барса, безгә күп калмады, егерме ел чамасы гына. Моны булдырмас өчен нәрсә эшли алабыз?..

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев