Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Клара янына бүтән бармады ул. Унынчы гыйнварда очрашырга сүз куешканнар иде, әмма Равилнең күңеле тартмады, соңрак барырмын янына, дип уйлады, вәләкин бүтән кыз тарафына аяк басмады. Клара да үзен горур тотты, Равилгә бүтән хәбәр бирмәде, шулай итеп, кинәт кабынган мәхәббәт тиз арада сүнде дә юкка чыкты.

(Башыннан укыгыз)

9

Равил Казан театр училищесына имтиханнарны уңышлы бирде. Конкурс шактый зур иде, алырлармы-юкмы дип, ай буе көткәннән соң, ул куанычлы хәбәр белән авылга хат язды: кабул иттеләр.

Казан мохите, яңа төрле тормыш-көнкүреш аның күңеленә бик хуш килде. Елга техникумының тулай торагында өч кеше бер бүлмәдә яшәделәр, утыз сум стипендиясе яшәргә җитеп барды, буш вакытта колхоз базарында капчык-капчык он ташып, Идел баржаларыннан товар бушатып эшләп алган акча да иш янына куш булып торды.

Бер ел уку сизелми дә калды – Казан каласындагы студент тормышы шундый тыгыз вә кызыклы вакыйгалар белән сугарылып кайнады.

Җәйге каникул, әлбәттә, авылда узды. Сагындырды авыл, хәзер инде авыр эш тә аның өчен ял кебек иде. Кызганыч, әтисе мотоциклны саткан. Ярар инде, матайсыз да әллә кайларга барырлык, әллә нинди югары үрләрне алырлык дәрт-дәрман бар иде егеттә.

Быел чегәннәр бу тирәдә күренмәделәр.

Беркөнне Равил, болынга чыгып, узган елны Лаура белән булган урыннарны әйләнде, хәтерендә шул татлы мизгелләрне барлап йөрде. Җәй шундый тиз үтеп китте, Казанга килеп, яңа көч белән икенче курста укый башлады, әмма военкоматтан повестка килгәч, тиздән армиягә аласылары билгеле булды.

...1978 елның ноябрь башында ул инде Татвоенкомат ишегалдында басып тора иде. Чүпрәк сумкада пешкән тавык, берничә күкәй, шешәгә тутырылган сөт, ипи, иске куртка кесәсендә – авыл кызлары бүләк иткән берничә кулъяулык иде. Лаура бүләк иткән тәңкәне алмады, армиядә югалырга мөмкин дип курыкты, ул аны авылда калдырды – мәктәп елларыннан калган китаплар, дәфтәрләр төргәгенә тыгып, өй түбәсенә алып менеп куйды.

Урал төбәгендә урнашкан ракета гаскәрләренең учебкасында хәрби тормыш башланды. Аның белән бер взводта Буадан Әнәс исемле егет бар иде. Ике татар егете тиз арада дуслашып киттеләр. Учебкадан соң Әнәсне замкомвзвода итеп шул ук дивизионда калдырдылар, Равилгә дә учебка частенда калырга насыйп булды. Бер тапкыр дивизион командиры майор Проценконың фатирында ремонт ясарга дүрт курсантны билгеләделәр, шуларның берсе Равил иде. Оста куллы, балта эшен яратучы Равил бу эшкә бик теләп, хәтта илһамланып тотынды. Тырыш, көчле егет Проценконың күңеленә хуш килде һәм аңа «Дом офицеров»та ремонт остасы булып калырга тәкъдим ясады. Равил моңа сөенеп риза булды – әле алда ел ярым вакыт хезмәт срогы кала, белгән юк, нинди частьта, нинди шартларда хезмәт итәргә туры килер иде. Дусты Әнәс тә учебкада кала, аралашырга вакыт та, җай да табылыр, шәт.

Офицерлар йортында кызык, дәртле, җырлы-биюле тормыш кайнап тора иде. Хуҗалык ротасының казармасында йөз кеше, арада төрлесе бар. Хезмәт бигүк җиңел булмаса да, түзәрлек. Боевой частьларга караганда монда шартлар барыбер уңайрак иде. Равил төрле ремонт эшләрен башкарды, ел ярым вакытның күбесе «Офицерлар йорты»нда узды. Үз эшен яратып башкарды, күңел өчен дә буш вакыт күп кала иде, авылда ук гармунда, баянда уйный белә иде, монда исә гитарада да уйнарга өйрәнде.

1980 елның ноябрь уртасында армиядән кайткач, Равил авылда нибары берничә көн генә булды, Казанга килеп, укуын дәвам итәргә кирәк иде.

Казан үзәгендәге Тельман урамында яшәүче Нәфисә апаның иске агач йортында, аена ун сум түләп, бүлмә алып тора башлады. Кызык та, шул ук вакытта сәер дә – бөек каланың тарихи урыннарында урнашкан агач йортлар хәтта бераз авылны да хәтерләтәләр иде. Равил бик яратты Казанның бу урынын. Нәфисә апаның улы, күптән түгел өйләнеп, Восстание урамында яши, Нәфисә апа соңгы вакытта гел шуларда, бала карарга булыша иде. Равил апаның күңеленә хуш килде, ышанып, йортын шактый озакка бөтенләй аның карамагына калдыра башлады.

Казан бик сагындырган иде. Укуы да кызык, мавыктыргыч, Равил дәртләнеп, атлыгып, училищега йөрде. Казанда ике ел эчендә берни үзгәрмәгән диярлек – кешеләре, бигрәк тә кызлары, шулай ук матур, трамвайлар, троллейбуслар үз маршрутлары буенча, элекке номерлар белән тыз-быз йөреп тора иде. Равил юынырга йөри торган өченче номерлы мунча да үз урынында икән, Бауман урамы да шундый ук – монда, гадәттәгечә, бертуктаусыз рәхәт ыгы-зыгы кайный икән. Пушкин урамындагы «Блинная» дип язылган коймак ашханәсендә элеккечә тәмле коймак пешерәләр, ә Ленин урамының Спасс башнясы янындагы ашханәдә һаман тәмле итеп итле бәрәңге ашарга була...

Яңа ел алдыннан Равил Мамадыштан кулинария техникумында укучы Клара исемле кыз белән танышты. Яңа елны, Нәфисә ападан рөхсәт сорап, алар бергә каршыладылар. Аннары Клара каникул вакытында Мамадышка кайтып китте. Равил, Яңа ел шаукымыннан туеп, берничә көн беркая чыкмыйча, өйдә ятты.

Ул актёр булачак! Тизрәк укуны тәмамларга да театрда эшли башларга иде. Казанда танылган шәхесләр күп – җырчылар, композиторлар, артистлар, кайберләрен Равилнең инде күргәне дә бар. Аның үзенең дә билгеле вә данлы шәхес буласы килә, моны гамәлгә ашырырга мөмкин, монда аның өчен бөтен шартлар бар, барысы да фәкать үзеңнән тора. Казан – Казан инде ул!

Равил беркөнне Нәфисә апаның иске «Балтика-4» телевизорыннан «Табор уходит в небо» дигән фильм карады.

Лаура күз алдына килеп басты. Аның Лаураны онытканы да юк. Равил, чемоданнан чегән кызы бүләк иткән тәңкәне алып, муенына тагып куйды – армиядән соң тәңкәне ул үзе белән Казанга алып килгән иде. Лаура! Күрергә иде сине! Тагын кайнар сулышыңны тоярга иде, яшькелт-зәңгәр күзләреңә карап торасы иде. Лаура үзе мине онытмады микән? Онытмагандыр!

Күңелне якты сагыш биләп алды. Нишләп күңел кинәт боекты?.. Фильмны караганнан соң, тәңкәне тотып, моннан ике ел ярым элек чегән кызы белән кунган төнне мизгеленә кадәр хәтерендә барлап утырды ул.

Уку тәртибе бик тыгыз булу сәбәпле, Клара белән сирәгрәк очраша башладылар, тора-бара аралар өзелеп тә куйды. Очрашып йөргәндә, бергә гаилә кору турында хыялланмадылар алар. Вакытлыча гашыйк булу гына икәнне, гәрчә бу хакта бер сүз катмасалар да, икесе дә аңлыйлар, кыскасы, мөнәсәбәтләр, хәйран тирәнгә керүгә карамастан, бигүк җитди түгел иде. Соңгы тапкыр очрашкач, алар «Родина» кинотеатрына бардылар, кинодан соң Казан елгасы буенда йөрделәр. Равил аны тулай торакка кадәр озата барды, матур итеп хушлаштылар һәм шулчакны икесе дә сизенделәр – бу аларның соңгы очрашулары иде.

Клара янына бүтән бармады ул. Унынчы гыйнварда очрашырга сүз куешканнар иде, әмма Равилнең күңеле тартмады, соңрак барырмын янына, дип уйлады, вәләкин бүтән кыз тарафына аяк басмады. Клара да үзен горур тотты, Равилгә бүтән хәбәр бирмәде, шулай итеп, кинәт кабынган мәхәббәт тиз арада сүнде дә юкка чыкты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев