Зөлфәт Хәким
-
4 август 2022 - 13:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык.
-
3 август 2022 - 13:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)Бомбага тотылып, нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрдә меңәрләп кеше һәлак булган икән, нәрсә, шул кадәр күп гөнаһлы кешеләр яшәгән микәнни анда?.. Күпме кайгы, күпме кан!.. Күпме күз яше!.. Бу хәлләрдән соң да алга таба Җирдә кешеләр яши алачаклар микәнни? Бу бик сәер һәм, никтер... куркыта. Яшәү дәвам итсә дә, алга таба кешеләр рәхәт яши алмаячаклар.
-
2 август 2022 - 13:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)Самат, ниндидер сихри көчкә буйсынып, урындыкка утырды, аннары, Светаның да үзенә текәлеп каравын күреп, шундук торып басты. Самат каушады. Түшендә Кызыл Йолдыз ордены, ике медале ялтырап торган батыр йөрәкле егет югалып калды. Соңгы тапкыр себерке белән тыныч кына идән себерүче нәзакәтле кызны кайчан күрде соң ул?
-
1 август 2022 - 13:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде.
-
29 июль 2022 - 13:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?..
-
28 июль 2022 - 15:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк.
-
27 июль 2022 - 09:00Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (роман)Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә.
-
16 июль 2022 - 09:00Бозлавык (драма)Иремне җирләгәнгә ел ярым гына вакыт узды. Пневмония белән китеп барды. Бердәнбер таянычым, юанычым газиз улым иде. Аны да Ходай үз янына алды. Кызым Пермьдә. Тормышының рәте юк – ире белән һич тыныша алмыйлар. Ул нишләр ике бала белән? Ничек яшәргә соң хәзер? Күз тигезделәр микән әллә Дәнисемә?!
-
12 май 2022 - 13:00Газап (бәян)Миндә берничә тапкыр сине үтерү теләге туды. Миннән читләшә башлавыңны аермачык сизгәч, сине үтерсәм, башка берәүнең дә кочагына керә алмаячаксың дигән уй мине нык мавыктырды. Сине үтерсәм, син беркемгә дә бүтән тәтемисең, мәңге минеке булачаксың, дип уйладым мин...
-
27 ноябрь 2021 - 09:00Ана җыры (ахыры)Аңына килгәндә, Мәрзия «Иевлево» дигән кечкенә шәһәр хастаханәсендә, түшәме саргайган, алты кешелек тынчу палатада ята иде. Күзләрен ачу белән: «Рахман! Улым! Кайда син?» – дип эндәште. Торырга маташып карады, хәле җитмәде. «У меня сын остался в поезде... Я должна ехать за тем поездом», – дип елады ул. Югалды газиз баласы, гаип булды. Егерме ел баласының язмышын белергә зар-интизар булып яшәде шул ул...
-
26 ноябрь 2021 - 09:00Ана җыры (дәвамы)– Ничек инде мин улымны үзем ташлый алыйм! Павлодарга барганда, бер стансыда туктагач, поезддан төштем... Апага тиз генә унбиш тиенлек автоматтан шалтыратырга... Улымны, балакаемны вагонда калдырган идем... Мәңге гафу итмәячәкмен үземне... – Мәрзия, тонык тавыш белән бер ноктага төбәлеп, дәвам итте: – Поезд егерме минут тора дигәннәр иде бит... Телефоннан шалтыратып маташканда... поезд кузгалды. Аңламый калдым... Мин йөгереп чыкканда, поезд инде китеп бара иде...
-
25 ноябрь 2021 - 09:00Ана җыры (дәвамы)– Син исәнмени?! – диде ул, ни әйтергә белмәгәч. – Сине... урлаганнар иде бугай... Мәрзия шулай дигән иде... Улымны эзләргә ярдәм ит дип килгән иде бит ул минем яныма. – Ул бер адым артка чигеп, Рахманны җентекләп күзәтте. – Син чынлап та Рахманмы соң? Әтисе белән очрашу болай булыр дип уйламаган иде ул. Куанычның әсәре дә күренмәде Вәсимдә.
-
24 ноябрь 2021 - 09:00Ана җыры (дәвамы)– Кит аннан! Син?! Мәрзиянең улы?! Рахман әле ахырга кадәр Кадрия фотодагы малайны беләдер дип уйламаган иде. Рахманчик, дигәч, ул тетрәнеп китте. Ышаныргамы моңа, юкмы? Төшме бу, өнме? Димәк, чыннан да, бу апа аның әнисен белә! Алар бергә укыганнар! Бу бит инде әнисенең эзенә төште дигән сүз! Ышанып булмый, дөрес түгелдер!..
-
23 ноябрь 2021 - 09:00Ана җыры (дәвамы)Чын, дөрес гаилә мин үскән гаилә шикелле булырга тиеш түгелдер. Әти бик авыр холыклы тиран. Катылыгы ярар... Көнче кеше буларак, эчкәч әнине кыйный иде. Бала чакта алган ул яра беркайчан төзәлеп бетмәс, мөгаен. Шуңа күрә әтине яратмадым мин. Әнине... әнине кызгана идем... Ярата идем, әмма түзгәне өчен, үзен кыйнаучы белән яшәгәне өчен җаным әрнегән чаклар күп булды. Хәтта үзен изүгә түзгәне өчен әниемне күралмаган чакларым да бар иде...
-
22 ноябрь 2021 - 11:00Ана җыры (дәвамы)Үзеннән сигез яшькә олырак, спорткомплекста гимнастика түгәрәкләрен җитәкләүче инструктор хатынга йортка керде ул. Әле күптән түгел ирдән аерылган, зифа буйлы, журналдагы сурәт кебек чибәр, Галина исемле бу хатын үзе беренче адымнарны ясап, Рахманның башын әйләндерде. Тормыш болай дәвам итәргә тиеш түгел, башкача яшәргә кирәк дигән фикер Рахманны гел кымтырыклап торды. Рәхәт, әмма үзеннән олырак, инде ирдән аерылган хатын белән яшәү дә ярамый торган эш, оят, хурлык сыман иде. Гөлия белә микән аның үзеннән өлкәнрәк, ирдән аерылган хатын белән яшәп ятуын?..