Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Капка ачылды, әмма аннан Лаура түгел, тагын теге ир кеше чыкты да шактый вакыт урыныннан кузгалмыйча, Равилне күзәтеп торды. Ниһаять, Лаура пәйда булды. Өстенә фуфайка гына салган, аягында резин итек, яулык урынына башына кулдан бәйләнгән башлык кигән. Аның бөтен вөҗүденнән шөбһәләнү аңкып тора иде. Лаура нәрсәдер әйткәч, теге ир, Равил ягына ачу катыш сынаулы караш ташлады да капкадан теләр-теләмәс кенә кереп китте.

(Башыннан укыгыз)

18

Армиядә бергә хезмәт иткән Буа егете Әнәс, армиядән кайткач, милициягә эшкә керде, Алабугада милиция мәктәбен тәмамлады, хәзер ул лейтенант, уголовный розыск хезмәткәре иде. Равил шундук игътибар итте – түгәрәк чырайлы, хәйләкәр күзле «служак»ка милиция формасы килешеп тора, почык борынлы, тырпайган колаклы икәне дә хәзер күзгә ташланмый иде.

Кыршылып беткән өстәл яныннан кузгалып, Әнәс ихлас шатлык белән дустын кочаклап сәламләде. – Минем бит әле синең эш урыныңда бер тапкыр да булганым юк иде, – диде Равил, инспекторның шыксыз бүлмәсенә күз йөгертеп.

– Уголовный эш буенча да булганың юк, – дип шаярды Әнәс.

– Алла сакласын.

– Гафу ит, премьерага килә алмадым, бу арада көн-төн эшләдем, югыйсә бик барасым килгән иде. Хатын барыйк инде дип, теңкәгә тиде, үзе генә барасы килмәде. Тегеләрен калдырмаган идем. Ярар, бераз бушагач, барып карарбыз әле. Ничек хәлләр? Театр – театр инде ул. Канәгатьме соң эшеңнән, сайлаган юлыңнан?

– Әлбәттә. Дөрес юл сайладым дип саныйм. Синең ничек? Эш әйбәт барамы?

– Әй, безнең монда үзебезнең драматургия. Төрлечә була. Әнә бит әле, илдә үзгәрешләр башланды – кая барып чыгарбыз, белгән юк. Перестройка игълан иттеләр, шундук җинаятьчелек арта башлады. Күрәселәр алдадыр әле. Ярар, зарлана башласаң, зарланырлык нәрсә күп инде ул. Армия сагындырамы соң?

– Аның нәрсәсен сагынасың инде, – дип, йөзен чытты Равил.

– Күңелле иде бит, – дип, авызын җәеп елмайды Әнәс.

– Мин һич кенә дә сагынмыйм армияне.

– Театрда ни хәлләр бар?

– Театр үзенчә эшләп ята инде ул. Театр читтән караганда гына, сәхнәдәге күренешләрне күзәткәндә генә, матур икән ул. Сәхнәдә ике сәгать ялтырар өчен күлисә артындагы чүплектә казынып ятарга туры килә. Әмма барыбер яратам мин эшемне, спектакльдә уйнаганда, күпмедер вакытка аерым дөнья белән яшәп аласың. Кайвакыт шул сәхнә тормышы бертуктамый дәвам итсен иде, дип уйлыйм. Чынбарлык китаплардагы, фильмнардагы, сәхнәдәге шикелле түгел инде ул, мәхәббәт драмалары да сәхнәдән мавыктыргыч күренә. Ә менә минем белән Гөлнара арасындагы мөнәсәбәтләрне сәхнәдән күрсәтсәң, җанбиздергеч күренеш булачак.

– Төшенкелеккә бирелмә. Выкидыш авыр нәрсә... Икенче яктан караганда, алай-болай аерылышсагыз, алимент мәсьәләсе булмаячак, бала ярымьятим үсә дип тә кайгырасы юк...

– Әнәс, мин сиңа бер йомыш белән килдем бит әле.

– Берәрсен төрмәгә утыртырга кирәкме әллә? – дип, авызын ерды Әнәс.

– Юк. Төрмәне иң яман дошманыңа да теләргә ярамыйдыр.

– Анысы шулай.

– Сездә Харман атлы чегән кешесен япканнар...

– Шуннан? – дип сагайды Әнәс.

– Нәрсә өчен тоткарладылар аны, нәрсә яный аңа?

Әнәс дустына беравык гаҗәпләнеп карап торды:

– Ә син аны каян беләсең?

– Сөйли башласам, озакка китә, – диде Равил.

– Туктале, туктале, ник кызыксындыра ул сине?

– Вакытың тар түгелме?

– Сөйлә, сөйлә, тыңлыйм.

Равил барысын да сөйләде. Әнәс йотлыгып тыңлады, чөнки дустының бәяне бик кызык вә мавыктыргыч булып чыкты. Лаура турында, аның белән очрашу вакыйгаларын тәфсилләп җиткергәннән соң, Равил өметле күзләрен дустына төбәде.

Әнәс беркавым уйга калып утырды да:

– Хәзер инде син шул чегән кызының абыйсы өчен хафаланасың, шулаймы? – диде.

– Әй, сәер кеше дә инде үзең, Равил. Башка кайгың юкмыни?

– Аны коткарып булмыймы, азат итәргә берәр җай юкмы? Кеше үтермәгәндер бит инде ул?

– Нигә сиңа чегәннәр белән бәйләнешү?! – диде Әнәс, аптырап.

– Әнәс, без армиядә бик якын дуслар идек. Ярдәм ит, зинһар, – дип ялварды Равил.

– Унҗиде яшьтә гашыйк булган чегән кызының туганы өчен хафаланып йөрүең акылыма сыймый. Хәер, син шулай нык гашыйк була торган кеше шул. Армиядә учебный центрдагы буфетчының кызын күреп шашканыңны хәтерлим

. – Шәп иде бит ул, ә, – дип елмайды Равил.

– Ул хәтле шәп түгел иде инде, – диде Әнәс, чыраен сытып. – Фигурасы ничава иде, ну төс-бите әллә ни түгел иде.

– Мөмкинме, ул чегәнне коткарырга?

Әнәс үтә җитди кыяфәткә керде:

– Аны Казанга наркотиклар алып килүдә гаеплиләр. С поличным алабыз дип, тоткарларга маташканда, ул каршылык күрсәткән. Наркотиклар үзе белән булмаган, аның каравы кулында пычак булган. Әлегә милиция хезмәткәрләрен кыйнаганы өчен генә эш башланды.

– Әнәс, мин Лаураны тугыз ел очратырга хыялланып йөрдем... Менә, ниһаять, очраштык. Ул бөтенләй боеккан, алай гына да түгел, кайгыга баткан.

– Чүмәләдә бер төн кунган кыз киләчәктә тагын ник кирәк инде ул сиңа? Хатының белән татулаш та тыныч кына яшәп ят.

– Белгән юк әле, алга таба бергә яшәрбезме хатын белән... – дип куйды Равил, авыр сулап.

– Ә мин сиңа әйттем, туган, хәтерлисеңме? Әле йөри башлаган чагыңда ук безгә кунакка алып килгән идең син аны... Мин сиңа әйттем: бу кыз чибәр чибәрен, әмма дә ләкин бераз кылтый-пылтыйракка охшаган дигән идем. Хәтерлисеңме?

– Хәтерлим. Туганнары, никтер, мине өнәмәделәр. Алар гел файда гына эзләүче исәп-хисапчыл кешеләр булып чыкты.

– Меркантильный кешеләрме?

– Нәкъ шулай. Минем актёрлыгымны алар профессиягә дә санамыйлар.

Әнәс киерелеп утырды:

– Дөресен әйткәндә, артистларны мин үзем дә бездельниклар дип саныйм, – диде ул, чыраен сытып.

– Мине дәме?

Әнәс киң итеп елмайды:

– Юк, туган, син минем служагым. Син никак бездельник була алмыйсың. Әмма кызым үсеп җиткәч, артистка кияүгә чыгам дисә, «только через мой труп», диячәкмен.

– Ярар, Әнәс, шаярып утырыр чамам юк. Булыша аласыңмы?

– Уйлап карарга кирәк. Мин бер кеше белән сөйләшермен. Болай гына булмый инде ул... – Әнәс пышылдауга күчте. – Акча кирәк булачак. Ментлар белән сугышкан, пычак чыгарган кешене коткару җиңел түгел.

– Акча күпме кирәк булачак?

– Тс-с-с, кычкырып сөйләшмә. – Әнәс ишек ягына карап куйды. – Меңнән дә ким түгел, – дип пышылдады ул. – Шул мең тирәсе кирәк булыр дип уйлыйм.

– Мең?! – диде Равил, күз алмаларын киңәйтеп.

Равил әкрен генә урамнан атлаганда, шулкадәр акча кирәклеген Лаурага ничек әйтергә, дип кайгырды. Аның үзендә андый акчаның беркайчан булганы юк. Лаура кайчан шалтыратыр икән? Бүгенме, иртәгәме, бер атнаданмы? Кайчан? Тагын элемтәгә керерме соң ул аның белән?..

Лаура шул ук кичне шалтыратты. Бер кыз, үтеп барышлый, Равил бүлмәсенең ишеген шакыды:

– Сезне телефонга чакыралар.

Равил баскычтан вахтага атылып төште. Вахтёр телефонының өстәлдә кырын яткан трубкасын алып колагына куйгач, элемтәнең теге очыннан Равил таныш, матур тавыш ишетте:

– Рауль!

– Әйе, Лаура, исәнме? – диде Равил, шатлыктан кычкырып диярлек.

– Син бардыңмы теге кеше янына? – дип кызыксынды Лаура.

– Бардым, сөйләштем.

Элемтә бер мәлгә өзелеп торды.

– Лаура... Алло. Ишетәсеңме?

– Ишетәм. Тыңлыйм.

– Лаура. Акча кирәк булачак.

– Күпме?

– Мең.

– Аңладым. Син бу арада беркая да китмисеңме?

– Юк, кая китим мин?

– Ярар, сау булып тор, – дип, Лаура трубканы куйды.

– Лаура! Алло! Лаура!

Әллә үпкәләде инде? Мең сум акча кирәк дигәч, өметен өзде микән әллә? Равил гаепле түгел бит инде монда. Хәер, шул хәтле акча кирәк дигәч, тагын нинди реакция булырга мөмкин.

Вахтёр хатынның гаҗәпләнеп карап утыруын күреп, Равил сискәнеп китте. Бу апа барысын да ишетеп торды бит, мең сум акча турында әйткәч, нәрсә уйлады икән ул?..

19

Көндезге репетиция тәмамланып, Равил гримёркада утырганда, ишек шакып, өлкән яшьтәге актриса Халидә Сабирова килеп керде.

– Равил энем, тышта бер кыз сине чакыра, – диде ул сынаулы караш вә серле тавыш белән. – Бар, чык. Әмма, бигайбә, хатыныңа әйтәм. Җенем сөйми хатыны бар килеш сөеш-мөеш ясап йөргән ирләрне.

– Ярар инде, Халидә апа, нинди кеше соң син! Бәлки, эш белән килгәндер ул, – диде Равил нотык укырга яратучы актрисага.

– Беләм мин нинди эш белән мавыгуыгызны, – дип калды Халидә аның артыннан.

Равил театрда эшли башлаганнан бирле Халидә Сабированы яратмый – һәр тишеккә тыгыла, гайбәт сөйли, яшьләрне бөтенләй урынсызга да ачуланырга, акыл өйрәтергә тотына торган гадәте бар. Үзен дөрес кеше дип саный, ә үзе... гап-гади гайбәтче.

Равил театрдан чыгып, як-ягына карады. Лаура күренмәде. Ниһаять, Равил аны абайлады – юлның икенче ягында көтеп торган икән. Лаура әкрен генә театрның каршы ягындагы йорт артына таба юнәлде, Равил, юлны аркылы чыгып, аңа иярде. Равилнең кызны кочагына аласы килде, әмма Лаураның кыяфәтеннән хискә бирелергә теләмәгәне күренеп тора иде.

– Акча минем үзем белән, – диде Лаура. – Кемгә бирергә кирәк?

– Мин үзем илтеп бирәм, – диде Равил.

Лаура акчаны бирергә ашыкмады.

– Ышанмыйсыңмы әллә миңа? – диде Равил, гаҗәпләнеп.

– Ышанам, – диде Лаура, аның йөзенә туры карап.

Лаура сумкасыннан пакетка төрелгән бер пачка акча бирде:

– Төп-төгәл мең сум. Егерме бишлекләр – кырык штук. Булышам, дидеме? Алдамасмы?

– Булышыр дип өметләнәм, – диде Равил, акчаны куен кесәсенә тыгып.

– Ярый, сау булып тор, – дип Лаура, плащын җилфердәтеп китеп тә барды.

Лаура бүген бөтенләй сулыгып калган, хәтта бер тапкыр да елмаймады. Күренеп тора, тугыз елдан соң очрашу куанычы аңарда бөтенләй юк иде. Шунда Равилнең йөрәге жу итеп куйды. Акчаны алып, ярдәм итмәсәләр?.. Равил җавап тотмасмы бу акча өчен? Ярар, бу хакта Әнәс белән тагын әйбәтләп сөйләшергә кирәк булыр, дип уйлады ул.

Равил музыка бүлеге мөдире Вахит агай бүлмәсеннән шалтыратырга булды.

– Вахит абый, шалтыратып алыйм әле, – диде ул ишектән кергән уңайга.

Музыкант, ноталы кәгазен өстәл читенә куеп, күзлек өстеннән Равилгә карады:

– Кызларгадыр инде тагын?

– Бу юлысы юк, – диде Равил, көлемсерәп.

– Озак сөйләшмә түлке. Мәдәният министрлыгыннан шалтыратырга тиешләр, кемнеңдер кичәсе өчен оркестрга партитура язарга заказ бирмәкче булалар, ахрысы.

Равил, пианино янындагы тумбочка өстендәге телефон трубкасын колагына куеп, Әнәснең номерын җыйды:

– Алло, Әнәс! Сәлам!

Элемтәнең теге очыннан:

– О-о-о, татар халкының мәшһүр артистына легендар милициянең кечкенә бер хезмәткәреннән ялкынлы кайнар сәлам! – дигән шаярулы аваз яңгырады.

Әмма Равил хәзер шаяруга җавап бирерлек халәттә түгел иде.

– Миңа алып килделәр... – диде ул, Вахит абыйга шөбһәле караш ташлап.

– Бүтән бер сүз дә әйтмә, – дип кырт кисте Әнәс. – Кичке сигездән соң минем өйгә кил.

– Үзем белән алып килергәме?

– Әйе, – дип, Әнәс шундук телефон трубкасын куйды.

Равил кич җиткәнне түземсезлек белән көтте. Аның үзендә бу кадәр байлыкның беркайчан булганы юк, хәтта төшендә дә мондый зур акчаны күргәне юк. Бу кадәр күп акча белән урамда йөрү дә куркыныч бит әле – Казан бит бу. Удмуртлар әйтмешли: «Казань – город шумный».

Ниһаять, кич җитте, бер пачка акчаны куртканың куен кесәсенә тыгып, тыштан күкрәген шул урыннан кулы белән кысып, Равил Әнәсләрнең адресы буенча китте. Әнәс тә, аның хатыны Зилә дә Равилне, гадәттәгечә, җылы каршы алдылар.

Театр сәнгатен ихластан яратучы Зилә ашыга-ашыга чәй әзерләргә җыенган иде, Әнәс аңа:

– Икебезне генә калдыр әле, – диде.

Хатыны:

– Колбасаны үзең тура инде алайса, – дип, кухнядан чыгып китте.

Равил акчаны өстәлгә куйды:

– Төп-төгәл мең сум.

– Үз акчаң түгелдер?.. – дип көлемсерәде Әнәс, Равилнең бу кадәр акчасы юклыгын белгән килеш. – Каян килсен миңа бу хәтле акча?

– Үзеңнән өстәгәнсеңдер? – дип шаярып, күзләрен чекрәйтте Әнәс.

– Юк, төп-төгәл мең сум китерделәр, – диде Равил, бу минутларда дустының төрттереп сөйләшүенә бераз ачуы килеп. – Акчаны алып килделәр килүен дә, әмма мин уңайсыз хәлдә калмам микән?.. Әнәс аның әйтеп бетергәнен көтмәде:

– Син болай да бигүк уңай хәлдә түгел инде, – диде, гадәттәгечә, тупас ярымшаярып. – Бу акчаны мин кирәкле кешегә тапшырам, анысы өчен борчылма. Ә инде Харманның язмышын хәл итү – минем эш түгел.

...Өч көн вакыт үтте, ә Равил белән элемтәгә керүче әле һаман булмады. Әнәстән дә хәбәр юк, Лаура да шалтыратмый. Йөрәк урынында түгел. Мең сум акча кая, кемгә киткәндер... Харманны чыгармасалар?.. Акчаны да киреп алып булмаса – бетте баш. Килеп, кая акча, дип, даулый башлаулары ихтимал. Шундый кәнител генә җитмәгән иде монда.

Өченче көннең кичендә ул түзмәде, тагын үзе Әнәсләргә юл тотты, бу юлысы телефоннан да шалтыратып тормады. Әнәс Әмирхан урамында яши, җәяү дә ерак түгел, ул йөгереп диярлек, кызу-кызу атлап, бик тиз барып җитте. Аның килүенә Әнәс һич кенә дә аптырамады, хатыны Зилә дә һәрвакыттагыча мөлаем йөз белән каршы алды. Хатыны әллә ни чибәр дә түгел, әмма матур кеше, эчке гүзәллек тышка чыга бит ул. Өч яшьлек кызын инде йокларга яткырган булганнар, әмма ул уянып, йокы бүлмәсеннән кухняга чыкты.

– Әни, әкиятне укыйк инде, – дип шыңшыды тач әтисенә охшаган кызчык, яктылыктан күзләрен чекрәйтеп.

– Хәзер, кызым, хәзер, – диде Зилә, суыткычтан өстәлгә ризык куеп.

– Бар, бар, укы әкиятеңне, – диде Әнәс. – Чәйне үзем оештырам.

– Әнәс, гафу ит инде, сине бу арада борчыйм... – дип сүз башлады Равил, кухняда икесе генә калгач.

– Гафу итми кая барыйм инде, – диде Әнәс, чынаяктан чәй йотып. – Ник борчыласың син?

– Йөрәк урынында түгел.

Әнәс беравык җитди кыяфәт белән Равилгә текәлеп карап торды, аннары елмаеп:

– Харманны чыгардылар, – диде. – Гозереңне үтәдем.

– Чынлап чыгардылармы? – диде Равил, җанланып.

– Чыгармаган булсалар, чыгармадылар дияр идем бит инде. Эч чәеңне.

– Аны бөтенләйгә чыгардылармы соң?

– Уголовный эш әлегә туктатылды. Аны иреккә чыгардылар, ә инде алга таба ничек булыр – мин белмим, чөнки миннән тормый.

– Мин инде бик борчылган идем.

– Кеше үзенә гел михнәт, бәла-каза эзли инде ул. Тыныч кына яши башласа, аңа барыбер нинди дә булса бәла кирәк, кеше матавыкларсыз гына тора алмыйдыр инде, күрәсең. Син чегән кызын оныт! Тем более аның абыйсы сиңа ни пычагыма кирәк?! Гөлнараңның кылтый-пылтый килүенә дә төкер. Яраткан эшең бар, сине инде халык ярата, танылырга өлгердең, артың җылыда, хезмәт хакы аласың. Үз көеңә йөр, эшлә, яшә, үзеңә үзең маҗаралар эзләп йөрмә, беркайчан да артың сыймаган тишеккә башыңны тыкма. Эч чәеңне.

Әнәс алдамыйдыр инде, дип уйлады Равил өенә кайтканда, әмма миңа барысын да ачыктан-ачык әйтмәде бугай ул. Әйе, Харманга җинаять эшен вакытлыча туктаттылар, иреккә чыгардылар. Угрозыскның планнары элек тә шундый иде – чыгарырга һәм аның артыннан тәүлек әйләнәсе күзәтү оештырырга. Моны Әнәс, әлбәттә, Равилдән яшерде.

20

Лаурага ярдәм итә алуына Равил башта бик сөенде, әмма шундук авыр уйлар башында чыңлый башлады. Туктале, алар мең сум акча түләгәч, минем тарафтан ярдәм дип атарга буламы соң моны? Менә бит әле Лаура шалтыратмый, аңардан әлегә бер хәбәр дә юк. Мең сум түләшле булгач, Равилдән башка да коткарып була иде дип уйлыйдыр ул да, бәлки... Лаура шалтыратмагач, Равилнең эче поша башлады.

Тугыз ел элек булган очрашуның дәвамы бер дә күңелле түгел шул әле, ул бит хыялларында бер-берсен табуны бөтенләй башкача күзаллаган иде.

Бер көн үтте, ике көн...

Равил түзмәде, машина тотып, чегәннәр яшәгән тарафка китте.

Машинаны читтәрәк туктатып, ул теге көнне Лаура кереп киткән йортка таба сак адымнар белән атлады. Йорт каршындагы «Волга» машинасының арткы утыргычындагы берәү, ишек пыяласын төшереп, урта яшьләрдәге ир кеше белән сөйләшеп тора иде. «Волга» кинәт кузгалды да, тузан туздырып, китеп барды.

Машина артыннан ачулы кыяфәттә карап калган ир кеше, күренеп тора – чегән иде. Үтеп барышлый машинадагылар Равилгә текәлеп карап киттеләр. Алар белән сөйләшеп торган ир өйгә керергә ашыкмады, Равилне абайлап, шактый вакыт карап торды. Равил каушады һәм, теге өйгә кереп киткәнче, янәшәдәге төзелеп бетмәгән йорт белән кызыксынучыга сабышып, шул тирәдә әрле-бирле атлады. Ниһаять, чегән кереп китте. Күп тә үтмәде, Равил нишләргә икән дип уйланып торганда, капкадан, вилсәпит җитәкләп, ун-унбер яшьлек малай чыкты.

– Син шушы йортта яшисеңме? – дип сорады Равил.

– Әйе, – диде малай.

– Лаура өйдәме?

– Өйдә.

Равил аңа егерме тиен акча бирде:

– Лаураны чакыр әле.

Малай, акчаны чалбар кесәсенә тыгып, сәпитен коймага сөяде дә тиз генә өйгә кереп китте. Күп тә үмәде, малай, чыгып, сәпитенә атланды һәм Равил яныннан үткәндә:

– Хәзер чыга, – диде.

Капка ачылды, әмма аннан Лаура түгел, тагын теге ир кеше чыкты да шактый вакыт урыныннан кузгалмыйча, Равилне күзәтеп торды. Ниһаять, Лаура пәйда булды. Өстенә фуфайка гына салган, аягында резин итек, яулык урынына башына кулдан бәйләнгән башлык кигән. Аның бөтен вөҗүденнән шөбһәләнү аңкып тора иде. Лаура нәрсәдер әйткәч, теге ир, Равил ягына ачу катыш сынаулы караш ташлады да капкадан теләр-теләмәс кенә кереп китте. Лаура Равилгә таба сүлпән адымнар белән килде.

– Исәнме, Лаура, – диде Равил, елмаерга тырышып.

– Исәнме.

– Бу кем?

– Харман абыем.

– Менә бит, чыгардылар абыеңны, – диде Равил, шатланып. – Аны азат иткәннәрен ник хәбәр итмәдең?

– Җай булмады.

– Нишләп син болай боек?

– Куркам мин, – диде Лаура, йорттан читкәрәк китеп. – Соңгы вакытта бик нык куркам. 

– Нәрсәдән, кемнән? – дип, янәшә атлады Равил.

– Сиңа нигә инде ул? Ник төпченәсең... – диде Лаура, сыктанып.

– Сер итеп кенә әйтәм – абыеңны тыелган товар белән тотмакчы булганнар, – дип пышылдады Равил.

Лаура, туктап, Равилгә текәлде:

– Товар илтүчеләрне озатып баручы гына булган ул. Моңарчы андый эшләр белән беркайчан шөгыльләнмәде, андый юлга ялгыш басты. Аның бурычлары күп, шуңа гына бәйләнгән ул алар белән. – Лаура, тирән сулыш алып, Равилгә карады. – Соңгы вакытта бик куркам.

– Әйт инде, кемнән куркасың соң син?

– Бөтен нәрсәдән, барысыннан куркам – абыем чуалган кешеләрдән, безне моннан кысрыкларга тырышучы мафиядән, милициядән, тагын әллә кемнәрдән...

Равил, Лаураны кулыннан тотып:

– Әйдә минем белән, – диде.

– Кая? – дип көлемсерәде Лаура.

– Кая булса да. Мин яратам сине, Лаура.

– Мин монда, гаиләбез белән булырга тиеш. Облава булыр, ахрысы, күңелем сизә.

– Синең гаебең юктыр бит?

– Бу дөньяга туган кеше алдан ук гаепле инде ул. Хатының кайттымы?

– Юк әле. Әйдә, берәр җиргә барыйк, ресторангамы, театргамы...

– Бер җиргә дә күңел тартмый, бу арада йокым да туймый.

– Минем сине гел күрәсем килә.

– Күрешкәләп торабыз бит, – диде Лаура илтифатсыз тавыш белән. Ул кинәт матур итеп елмайды.

– Син шундый затлы егет... Казанга күчкәч, бөтенләй күренеклегә әйләнгәнсең. Нигә сиңа рома кызы?

– Мин яратам сине! – диде Равил, Лаураның салкынайган кулына өреп.

Лаура көлеп җибәрде:

– Нинди ярату?! Тугыз ел очрашканыбыз булмады.

– Ә мин тугыз ел буе, кайда булсам да, нәрсә эшләсәм дә, очрашырбыз дип хыялланып, өметләнеп йөрдем.

– Мин сиңа инде әйттем: без синең белән төрле дөнья кешеләре.

– Юк, без бер үк дөньяда яшибез! – диде Равил, кинәт ачынып.

– Дөнья бер үк! Кинәт капка ямьсез шыгырдап ачылды һәм йорт алдында Харман пәйда булды.

– Лаура! – дип эндәште ул гөрселдек тавыш белән. Лаура хәтта сискәнеп куйды.

– Ярый, Рауль, мин сиңа шалтыратырмын, – диде ул, абыйсы янына ашыгып.

Нишләп болай соң?! Лаураны очратырга күпме хыялланып йөрде бит ул һәм менә күрешү насыйп булды. Лаурада аңа карата җылы хисләр бөтенләй юк микәнни?.. Әллә үзе, гомумән, салкынайганмы... Тормышлары чамадан тыш катлаулымы?.. Кемнең тормышы җиңел соң бу дөньяда?!

(Дәвамын 05, 2024 санында укыгыз)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Серле тэнкэнен дэваиын табалмаем.