Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (роман)

Хатны унсигез яшендә армиягә китәргә ике ай кала язды ул – бергә булган серле-могҗизалы төннән соң бер елдан артык вакыт узган иде. Аны почта аша да, башка төрле юл белән дә беркая җибәрмәде. Кайларга, нинди адрес буенча җибәрсен инде ул аны?

* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге үткәргән әдәби конкурста «Роман» номинациясендә икенче урынны алган әсәр.

------------------------

1

«Лаура сөеклем, хәерле көннәр сиңа! Хатны нинди сүзләр белән башлыйм икән... Хисләремне, халәтемне ничекләр аңлатмак кирәк, минем бит әле моңарчы мондый хат язганым юк иде. Бер елдан артык вакыт үтеп китте, ышанырлык түгел, чөнки ул җәйге төн әле кичә генә булган кебек. Бер генә көнем дә сине искә алмыйча үтми. Яшькелт-зәңгәр күз карашың, куе-бөдрә кара чәчең, пешкән чиядәй иреннәрең һаман аермачык күз алдымда, алай гына да түгел, хәтта шул җитлеккән чияләрнең тәме әле дә иреннәремдә саклана, йөрәк тибешеңне, җылы сулышыңны һаман тоям, ишетәм шикелле. Күңелең түреннән чыккан хәтфә тавышыңны, назлы итеп миңа «Рауль» дип эндәшкәнеңне кайчан да булса тагын ишетергә насыйп булса иде.

Иманым камил, без синең белән озакка сузмыйча якын арада очрашырбыз. Танышып, якынаеп, бер-беребезгә гашыйк булырга язган икән, димәк, без синең белән һичшиксез кавышырга тиештер. Әйе, син – күчмә тормыш кешесе, хәтта төгәл адресың да юк, әмма бу безгә киртә була аламыни инде?! Ник без фәлән җирдә, фәлән вакытта очрашырбыз, дип сүз куешмадык икән? Безне бүтән беркайчан да очраштырмаслык дәрәҗәдә үк зур түгелдер бит инде Җир шары. Безнең кавышу котылгысыз булачак дип инанганга күрә, хушлашкан чагында бу хакта сүз катмаганмындыр, мөгаен. Ә син моны, бәлки, көткәнсеңдер...

Сине күрмичә, әмма күңелемдә синең белән бер ел узды да китте. Бу хатны кая җибәрергә, ничек сиңа тапшырырга – белмим. Әмма язам, язмый булдыра алмыйм. Уй-хисләремне кәгазьгә төшергәндә, синең күзләреңә карап, үзеңә сөйләгәндәй булам.

Син бүләк иткән тәңкәне мин иң кадерле әйбер итеп саклыйм».

Хатны унсигез яшендә армиягә китәргә ике ай кала язды ул – бергә булган серле-могҗизалы төннән соң бер елдан артык вакыт узган иде. Аны почта аша да, башка төрле юл белән дә беркая җибәрмәде. Кайларга, нинди адрес буенча җибәрсен инде ул аны? Хатны, беркемгә күрсәтмичә, озак еллар саклады, ә инде армиягә китәр алдыннан, авылда, туып-үскән йортның чормасында, мәктәп елларыннан калган дәфтәрләр, уку әсбаплары төргәгендә яшереп калдырган иде.

Кызганыч, еллар узгач, хатны беренче хатыны Гөлнара тапты да ертып ташлады. Әмма Равил хатны һәр җөмләсенә, һәр сүзенә тиклем яттан белә – кирәк булса, ул язманы теләсә кайчан бер тында кәгазьгә төшерә ала. Хатны ул тугыз ел буе хәтерендә саклады, күңелендә язды да язды. Казанда очрашканчыга кадәр... Дөресрәге, Лаураның абыйсы, серле тәңкәне йолкып алып, сеңлесе белән бүтән очрашмаска кушканга кадәр.

Менә хәзер, егерме сигез елдан соң, бөтенләй көтмәгәндә, бу тәңкәнең, кинодагы кебек могҗизалы рәвештә кеше ышанмаслык юл белән кулына янә килеп эләгүе аны таң калдырды. Шул тәңкәме соң бу? Шул инде, шул! Нигә тагын килеп эләкте ул аңа? Ничек аңлатырга моны?

Беренче тапкыр 1977 елда ук очраштылар бит алар. Егерме сигез ел узды. Лаурага ничә яшь икән хәзер? Ничек инде, ничә... Аңа да илле биш. Икебезгә дә унҗидешәр иде бит. Үзгәргәндер инде. Кай тарафларда икән ул хәзер?..

Казанда соңгы очрашулары бик ямьсез килеп чыкса да, егерме сигез ел элек насыйп булган айлы төн, шул төндә дөрләгән якты, кайнар хисләр беркая югалмады. Ул төн аннан соң булган вакыйгалардан аерым яши, әйтерсең лә бөтенләй икенче дөньяда, башка яшәештә булды ул.

Лаураны төшләрендә еш күрә, гади төшләр сыман түгел, өн кебек алар. Уянгач та, кичә генә булды бу вакыйга, төштә түгел дигән тойгы кала. Серле төшләр тикмәгә керми. Алар бит бер дөньяда, бер планетада, бер күк астында яшиләр, бер һаваны сулыйлар. Алар бит, аралар ерак булса да, бер үк Кояш назын тоялар, төнлә бер үк Айга, шул ук йолдызларга карыйлар.

Бүген көтмәгәндә, «Хәтер дөнья»сы актарылып, болганып-тугланып алды да, аның иң якты тарафлары ачылып киткәндәй булды. Лаураның соңгы очрашудагы дорфалыгын да гафу итәрлек, акларлык лабаса.

Хәзер инде, очрашып, алга таба бергә булу хыялына күңелдә урын юк шикелле. «Очрашуның хәзер кирәге бар микән?..» дигән уй да килә.

Ә шулай да Равил тәңкәне учында кысып, хатирәләргә бирелеп утырганда, гомер буе күңеленең шул вакытка омтылганы белән бернинди карусыз килеште. Бәлки, үзенең унҗиде яшьлек чагын сагынудыр ул, әмма Лаурасыз, шул айлы төнсез яшьлеге юк бит аның.

Беренче мәхәббәт иң кадерлесе, диләр. Бу һичшиксез шулай.

Җиденче класста Сәвиягә гашыйк булуы да мәхәббәт түгел, тугызынчы класста Әлфинә белән чуалуын да мәхәббәт дип атарлык түгел иде. Аның чын беренче мәхәббәте унҗиде яшьтә Лаура белән булды. Ә бит ул мәхәббәт һаман исән, ул үлемсез ләбаса.

Равил Казанда соңгы тапкыр очрашуларын исенә төшерде. Тынчу фатир,канечкеч бандитлар, Лаураның нәфрәтле йөзе, аның абыйсы... Следователь кабинеты...

Әйе, инде хәзер кабат очрашу теләге бигүк көчле түгел. Очрашуның кирәге бармы икән хәзер, дигән сорау тынгылык бирми. Туктале, очрашу булырга тормый бит әле. Тәңкә дә яңадан аның кулына очраклы рәвештә генә килеп эләкте, әгәр телевизордан күрмәгән булса, белми дә калыр иде.

Инде күпме вакыт узды... Әллә Лаура Казанда микән? Барыбер күрәсе килә бит аны. Бәлки, бу юлысы очрашу ямьлерәк булыр иде.

Гомер кичкә авышып бара. Улына ундүрт яшь, кызына тиздән унике тула. Бик тиз ага икән гомер елгасы һәм олыгайган саен вакыт тизрәк чаба икән ул. Әмма тормыш дәрьясы ничек кенә кайнап акса да, синең иң якты хатирәләреңне үзе белән алып китә алмый икән.

Хәтер үз көенә яши. Нәрсәне югалтырга, нәрсәне барлап истә тотарга – Хәтер үзе белә.

Нишләп бу тәңкә тагын аның кулына килеп керде соң?..

Шул тәңкә бу, шул. Лаура бүләк иткән тылсымлы әйбер.

Нинди билге бу, нәрсәне аңлата? Тикмәгә түгелдер. Язмыш тагын нинди борылыш ясар икән? Лаураның сәламе шулай килеп җиткәнме? Башка төрле бер-бер хәбәрме, әллә көтелмәгән билгеме? Болай булырга мөмкин микәнни?! Шул тәңкә бу, шул инде!

2

Садри – базык гәүдәле, кызыл чырайлы, чепи күзле агай – кибет директорының бүлмәсенә кергәндә, анда дүрт хатын талашып утыралар иде. Ызгыша торгач, инде тирләп-бүртеп беткән дүрт кеше арасында кайсысы директор икәнне креслода утыруына карап түгел, төс-битеннән күреп тә аңларлык иде. Садри, талашның бетмәячәгенә төшенеп, аваз салды:

– Исәнмесез.

– Сезгә нәрсә кирәк? – диде креслода утыручы ханым, «исәнмесез» дигән сүзнең мондый шау-шуда бернинди әһәмияткә ия түгеллеген күрсәтеп.

Садри төймәгә охшаган медальчыкны пинжәгенең ян кесәсеннән чыгарып күрсәтте:

– Менә бу төймә ипи эченнән чыкты, – диде ул нәфрәтле тавыш белән.

Ипи эченнән әллә нәрсәләр чыгу гадәти күренешкә әйләнгәнгә күрә, талашудан туктаган хатыннарның исләре китмәде генә түгел, алар хәтта шундый пүчтәк йомыш белән кергән тар пинжәкле, мәңге үтүк күрмәгән чалбар кигән, башына иске салам эшләпәне кыңгыр салган агайга сәерсенеп карадылар.

Директор зарланып килүче клиентлардан гарык булса да, бу кешенең керүенә хәзер бераз сөенде. Чөнки сатучы хатыннарның талашуына чик куясы килеп утыра иде аның.

– Кызлар, аннары разберёмся, барыгыз. Әнә, покупатель зарланырга килгән, – диде ул, чыраен сытып. Директор бүлмәсеннән чыгып киткәндә, сатучыларның һәркайсы берәр сүз әйтми калмады: – Тапкан проблема!

– Үзенең кальсон төймәседер әле 

– Эше юктыр, буш вакыты күптер. Була бит шундый кешеләр, гел скандал кирәк...

Сатучылар ишекнең теге ягында юк булгач, директор зарланырга кергән кешенең кайда кем булып эшләгәнен чамалар өчен аны җентекләп күзәтте. Кыяфәтеннән күренеп тора – бу агай директор өчен һич кенә дә куркыныч кеше түгел иде.

– Тыңлыйм сезне, – диде ул, абзый ике бармагы белән җирәнеп кенә тоткан төймә кебек нәрсәгә текәлеп.

– Менә бу төймәме, монетамы... нәрсәдер бу, белмим... Бүген ашаганда ипи эченнән чыкты, – диде Садри.

– Сез кайда, кем булып эшлисез? – дип сорады директор.

– Кайда эшләсәм дә, барыбер түгелмени? – диде агай, аптырап. – Техобслуживание станциясендә механик булып эшлим. Илле ике яшь.

Директор, төймәне алып, әйләндергәләп карады:

– Ниндидер борынгы монетага охшаган, – диде ул, күзләрен чекерәйтеп. – Тишеге дә бар. Муенга тагып йөри торган медальон сыман... Бизәкләре әллә нинди, аңлашылмый торган.

– Нәрсәгә охшаса да, ризыктан мондый әйбер чыгарга тиеш түгел! – диде Садри.

– Ник, сез ипине шулай олы кабып ашыйсызмыни? – дип гаҗәпләнде директор хатын. – Ипи телемен калын кисәсезмени?

– Ипине ничек ашавымда сезнең эшегез булмасын! – диде Садри, бер урында таптанып. – Нишләп ипидән мондый әйбер чыга? Бәлки анда зараза бардыр.

Директор ипи эченнән чыккан әйберне өстәлгә куйгач, Садри аны шунда ук, алып, чалбар кесәсенә тыкты.

– Ипине безнең кибеттә алдыгызмы?

– Әйе.

– Чек бармы?

– Юк, ташлаганмын.

– Бәлки сез ипине башка кибеттә алгансыздыр?

– Башка кибеттә алган булсам, шунда барган булыр идем.

– Бездән алган булсагыз да, ипине без пешермибез бит. Һәрбер буханканы ярып, тикшереп утырыйкмыни? Димәк, пекарняда фильтрлар тишек, раз мондый төймәләр сыя.

...Садри хәтта ипи заводының проходноеннан да керә алмады. Вахтада утыручы 40-45 яшьләрдәге ир-егетнең кыяфәтеннән дөньяны да, кешеләрне дә күп күргәнлеген чамаларга була иде.

Монда Садри кәчтүм-чалбар киеп, галстук тагып килде, әмма шуны әйтергә кирәк, завод проходноендагы сакчы Садриның муенындагы галстук белән артын сөртергә әзер, чөнки галстуклы кешеләрне аның җене сөйми иде. «Закон», «җавапка тарту» дигән сүзләрне охранник күрәлмый, чөнки аның ике тапкыр төрмәдә караклык өчен утырганы бар иде – бер тапкыр Брежнев исән чакта, икенче тапкыр Андропов килгәч. Перестройка башлангач, ул, караклыктан китте, сакчылар оешмасына эшкә урнашып, үзе каракларны тоту юлына баскан иде. Шулай да закон турында сүз катсалар, аның беләкләре, балтырлары кычытырга тотына иде.

– Завод директоры синең авызыңнан чыккан сәдәп турында разборка ясарга вакыт тапмас! – диде сакчы, Садриның ярты сәгать буе кулланучы хокуклары турында сөйләгәнен игътибарсыз гына тыңлаганнан соң.

– Ул минем авыздан түгел, ипи эченнән чыкты.

Сакчы Садриның ике бармак белән кысып тоткан медаленә күз кырые белән карап:

– Мондый шыксыз нәрсә ипидән чыкмас, синең ише кешенең авызыннан гына чыгарга может, – диде.

Садри аңа:

– Хам! – дигәч, вахтёр «ягымлы» гына иттереп, аны русчалап «өч хәрефкә» юнәлтте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев