Логотип Казан Утлары
Драма

Тәрәзәдә һаман ут яна (дәвамы)

Хафиз такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала...

Драманың башын монда укыгыз.

VIII

Хафиз үз фатирында хәлсезләнеп утыра. Хәния керә - буяу банкалары салынган кәгазь кап күтәргән.

 

      ХӘНИЯ. Буяулар алып килдем. (Буяуларны киштәгә куя.) Хафиз, ничә көн инде боеып утырасың, башыңны калкыт инде.

      ХАФИЗ. Хәния апа, мин Ленизаны сагынам. Атна буе тегендә-монда эшләттеләр. Атна буе минем аны күргәнем юк.

      ХӘНИЯ. Хафиз улым, акылыңа кил. Нык гашыйк булу ярамый. Хатының белән татулаш.

      ХАФИЗ. Мин Ленизадан башка яши алмыйм.

      ХӘНИЯ. Син минем мәрхүм улым шикелле... Лениза белән харап булмагаең.

      ХАФИЗ. Ник алай дисең?

      ХӘНИЯ. Күрмисеңмени аның холкын. Гомумән ул бу дөнья кешесе түгел.

      ХАФИЗ. Бәлки минем дә бу дөньяныкы буласым килмидер.

      ХӘНИЯ. Кемдер тилергән дип аның артыннан акылдан язмыйлар инде. (Чыгып китә.)

 

Лениза белән Зәримә көлешә-көлешә керәләр.

 

      ЗӘРИМӘ. Мөмкинме?

      ЛЕНИЗА. Әйдә, әйдә, уз, Зәримә, ник сорап торасың. Эшләр барамы, Хафиз?

      ХАФИЗ (чак кына ишетелерлек итеп). Бара.

      ЛЕНИЗА. Акрын барганга охшаган. (Түрдәге картинага күрсәтә.) Зәримә, менә ул картина. Кара.

      ЗӘРИМӘ. Искиткеч. Рәхмәт, Лениза. Тимурга әйтермен. (Чыгып китә башлыйлар.)

      ХАФИЗ. Лениза, тукта әле.

      ЛЕНИЗА. Зәримә, син чыга тор. (Зәримә чыгып китә.) Тыңлыйм.

      ХАФИЗ (торып). Син минем белән бер минутка да калмыйча чыгып китмәкче идеңме?

      ЛЕНИЗА. Безнең бүген барасы җирләр күп.

      ХАФИЗ (ачынып). Мин сагындым сине.

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Шул арадамы?

      ХАФИЗ. Без хәзер чит-ят кешеләр түгел бит инде.

      ЛЕНИЗА. Нишләп шундый нәтиҗәгә килдең?

      ХАФИЗ. Теге төннән соң без синең белән якын кешеләр түгелмени?

      ЛЕНИЗА. Юк, Хафиз, дистанция барыбер калды. Минем бер якын кешем дә юк. Синең хатының дөрес чамалаган – минем бердәнберем карап тора һәрбер картинамнан. Ни генә ясасам да һәр сурәттә үзем генә күрерлек  итеп мин аның күз карашын ясыйм. Башкалар аны күрми.

      ХАФИЗ. Мин яратам сине! Синең бәгырең салкынайган. Аны җылытасы гына бар.

      ЛЕНИЗА. Берүк җылыту вазифасын үзеңә бурыч итеп ала күрмә.

      ХАФИЗ. Мин яратам сине!

      ЛЕНИЗА (битараф). Аңладым. (Чыгып китә.)

 

Хафиз кайгыга бата. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ (фатир буйлап йөри). Ничек хәлләр?

      ХАФИЗ (һушына килеп). Ярый килдең әле.

      ФИЛҮСӘ (чәнчүле итеп). Сагындың мәллә?

      ХАФИЗ. Сагындым.

      ФИЛҮСӘ. Мин разводка бирдем. Шушы көннәрдә әти белән әйберләремне алырга киләбез.

      ХАФИЗ. Шулаймы...

      ФИЛҮСӘ. Нишләп болай бетәштең?

      ХАФИЗ. Яшисем килми.

      ФИЛҮСӘ. Дөнья киң, якты. Яшәргә дә яшәргә.

      ХАФИЗ. Синең яшисең киләмени?

      ФИЛҮСӘ. Әлбәттә. Дөньядан туярлык бер сәбәп тә күрмим.

      ХАФИЗ. Нишләп кеше дөньяга килгәч болай интегергә тиеш икән?

      ФИЛҮСӘ. Ә бәлки интегер өчен туадыр кеше. Газаплардан арынган мизгелләрдә үзен бәхетле итеп тойсын өчен. (Кайнарланып.) Син яшәүнең караңгы, авыр якларын гына күрәсең, авырлыклардан куркасың. Монда кем гаепле? Синең бишегең өстенә иелеп: “Балакаем, тормышың рәхәт булыр, рәхәт чигеп яшәрсең”, - дип вәгъдә бирүче булмагандыр бит. (Чыгып китә.)

 

Тимур белән Зәримә керәләр һәм Хафизга игътибар итмичә түрдәге картинаны карыйлар.

 

      ТИМУР. Сиңа шушысы ошады инде алайса.

      ЗӘРИМӘ. Әйе. Баш врачның юбилеена менә дигән бүләк булачак.

      ТИМУР. Лениза ризамы соң?

      ЗӘРИМӘ. Әйе, берсүзсез риза.

      ТИМУР. Ул бит бу картина Исмәгыйлгә бик ошаячак дип сөйләнгән иде. Аңа алып бармакчы иде бугай ул аны.

      ЗӘРИМӘ. Лениза миңа бирде инде аны. Исмәгыйлгә Лениза үзе бүләк булып бара инде.

      ТИМУР. Килешәм. Исмәгыйлгә Лениза шәп “подарочек” була.

      ЗӘРИМӘ (ачуланып). Күп телеңә салынма. Менә дигән пар булырлар әле.

      ТИМУР. Хафиз, бу картинага срочно рамка кирәк. Фикерләреңне туплый тор, мин балконда тәмәке тартып керәм. (Балконга чыгып китә.)

      ХАФИЗ (башын калкытып). Исмәгыйль кем ул?

      ЗӘРИМӘ (картиналар арасында йөреп). Кырым татары.

      ХАФИЗ. Тагын кем?

      ЗӘРИМӘ. Тагын кем дип... Зур эшмәкәр, Германиядә яши. Тиздан Ленизаның ире булачак.

      ХАФИЗ. Ул Германиягә китәмени инде?

      ЗӘРИМӘ. Әйе.

      ХАФИЗ. Миңа әйтмәде.

      ЗӘРИМӘ (Хафиз янына килеп). Син, психикасы чалыш кешене яратып, үзең дә харап булмагаең. Китсен ул тизрәк – синең өчен шулай яхшырак.

      ХАФИЗ. Аның психикасына ни булган?

      ЗӘРИМӘ. Аңламыйсыңмыни? Ул тәүлек әйләнә иҗат белән дәваланучы невротик. Шунысы аяныч – андый кеше үзе генә газапланмый, берьялгызы гына бимазаланасы килми аның...

      ТИМУР (балконнан кереп). Шул картинада тукталдыкмы инде?

      ЗӘРИМӘ. Әйе.

      ТИМУР. Алайса киттек.

      ХАФИЗ. Тимур, туктале, бер минутка кал.

      ЗӘРИМӘ. Мин чыга торам. (Чыгып китә.)

      ХАФИЗ. Ленизаны Германиягә җибәрмә.

      ТИМУР. Ленизаны анда Исмәгыйль көтә. Чыксын шуңа. Исмәгыйль аңа дөньяны күрсәтер, талантын гамәлгә ашырырга Европада мөмкинлекләр күбрәк.

      ХАФИЗ. Ә мин?

      ТИМУР. Нәрсә, син?

      ХАФИЗ. Ленизасыз нишләрмен?

      ТИМУР. Моңарчы яшәгән идең бит әле. Син үз тиңеңне эзлә.

      ХАФИЗ. Мин аңа тиң түгел, әйе...

      ТИМУР. Менә бит, үзең дә аңлыйсың. Гәүдәңне турайт. Эшлә. (Чыгып китә.)

 

Хафиз, шкафтан бер шешә алып, авызыннан аракы эчә. Әрле-бирле йөргәннән соң, идәндә яткан балтаны ала һәм картиналарны чапкаларга тотына. Фатирдагы бар нәрсәне вата, җимерә. Аннары балтаны читкә томырып караватка ята. Лениза керә. Фатирдагы күренешкә аптырап карап тора.

 

      ЛЕНИЗА. Нәрсә булды монда?

      ХАФИЗ (сыктанып). Син мине таптадың, бетердең, бәгыремә төкердең.

      ЛЕНИЗА (усал итеп). Минем сиңа бернинди бурычым юк иде бит.

      ХАФИЗ. Син миндә өмет уяттың, ә үзең мине инкарь иттең.

      ЛЕНИЗА. Мин сине чакырып китермәдем. Тәрәзәмдә янган утка үзең килеп кердең.

      ХАФИЗ (сикереп тора). Син бит мине якынайттың, гыйшык утыма утын өстәдең.

      ЛЕНИЗА. Сине мин фатирда яши торган песи яки эт урынына күрдем. Аларга минем аллергия, ә сиңа аллергиям юк.

      ХАФИЗ. Ник мине болай мыскыл итәсең?

      ЛЕНИЗА. Син миңа якын да, кызык та кеше түгел, Хафиз. Миңа гашыйк булуыңда мин гаепле түгел бит.

      ХАФИЗ (кыҗрап). Таш бәгырле кеше син.

      ЛЕНИЗА. Син гаепне гел башкаларда күрүче. Андый кеше ныклы адымнар ясый алмый, тормыш авырлыклары алдында каушый торган була. Хатының, гаиләң өчен дә көрәшә алмадың. Син чиста күңелле, ләкин андый сыйфат кына бу дөньяда ярдәм италмый... (Чыгып китә.)

 

Хафиз нишләргә белми. Тагын шешәне күтәреп аракы эчә. Тимур керә. Җимерелгән, ертылган, ватылган картиналарны карап йөри.

 

      ТИМУР. О-һо-һо... Ике миллионлык әйбер бозгансың. (Паузадан соң.) Белүемчә, ике миллион Ленизадан алган булгансың... Фатирың нәкъ дүрт миллион тора... Фатирыңны миңа бирәсең һәм синең белән расчет.

      ХАФИЗ (өзгәләнеп). Нишләп мине шушы көнгә калдырдыгыз сез?!

      ТИМУР (нәфрәтле тавыш белән). Син чүпрәк, хәлсез булганга кем гаепле?! (Ватык картиналарны идәннән калкытып карый.)

 

Хафиз әкрен генә тора да, такта белән Тимурның башына суга. Тимур аңын җуеп егыла. Хафиз шактый вакыт карап торганнан соң, аның кесәләрен капшый. Тимурның куен кесәсеннән пистолет ала һәм аны әйләндергәләп караганнан соң үзенең чалбар кесәсенә тыга. Тимурның икенче кесәсеннән ачкычлар бәйләме ала, аны да үзенең кесәсенә тыга. Барып тәрәзәдән карап тора. Шуннан соң кызу-кызу атлап фатирдан чыгып китә.

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

 

 

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев