Логотип Казан Утлары
Драма

Тәрәзәдә һаман ут яна (ахыры)

Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым...

Драманың башын монда укыгыз.

IX

Лениза фатиры. Лениза, юлга әзерләнеп, әйберләрен сумкаларга тутыра. Хафиз керә.

 

      ЛЕНИЗА (гаҗәпләнеп). Ишек ачык идемени?

      ХАФИЗ. Юк, бикле иде.

      ЛЕНИЗА. Ничек ачтың?

      ХАФИЗ. Ачкыч белән. (Ленизага пистолет төби.) Германиягә китмисең. Монда каласың.

      ЛЕНИЗА. Хафиз, нишләвең бу?

      ХАФИЗ (корыч тавыш белән). Мин үтерәм сине.

      ЛЕНИЗА. Ни өчен?

      ХАФИЗ. Утыңны сүндерер өчен.

      ЛЕНИЗА (ягымлы тавыш белән). Хафиз, йә, тынычлан әле. Кеше үтергәч, алга таба ничек яшәрсең. Ул бит инде яшәү булмаячак.

      ХАФИЗ. Хәзергедән дә авыр булыр микәнни?

      ЛЕНИЗА (әкрен генә килеп). Син яратасыңмы мине?

      ХАФИЗ (калтыранып). Яратам.

      ЛЕНИЗА. Яратсаң, бу әйберне бир әле миңа. (Пистолетны Хафизның кулыннан алып өстәлгә куя.) Утыр әле. (Диванга утыралар. Лениза аны иңеннән сыпыра.) Син бит тәти егет.

      ХАФИЗ. Минем башка чарам юк.

      ЛЕНИЗА. Кеше үтергәч авыррак булачак, Хафиз. Үземнән беләм.

      ХАФИЗ. Каян беләсең?

      ЛЕНИЗА. Рәкыйпне мин үтердем бит. Хәзер менә көн саен, сәгать саен шуны уйлап газап чигәм.

      ХАФИЗ. Ничек үтердең соң син аны?

      ЛЕНИЗА. Ул мине шундый ярата иде. Ә миңа гел һаман нидер җитмәде, мин аның интегүен дә теләдем – көнләшергә сәбәпләр тудырдым. Аның күз алдында башкалар белән күз кысыштым – аның ачуын китерер өчен генә. Ул кызып китә иде, көнләшә иде, кайгыра иде, ә мин, тиле, аның бу халәтеннән ләззәт ала идем. Авариягә эләгүебез дә минем аркада булды. Төнге клубта юри башка егетләр белән чуалган булып кыландым. Аның моңа бик каты ачуы килде. Шушы фатирга кайттык. Мин аны тынычландырырга маташтым, хәтта гафу үтендем. Ә ул, исерек килеш, чыгып машинаны кабызды. Мин дә аны тыярга дип машинага кереп утырдым. Ул тотты да төнге шәһәр буйлап чапты. Менә шулай, минем аркада харап булды минем бердәнберем.

      ХАФИЗ. Димәк, син авариягә кадәр үк каты җанлы булгансың. Синең сәерлегең, башкаларга охшамаганлыгың аңарчы да булган.

      ЛЕНИЗА. Аңлый алмыйм. Күрәсең, миндә рәссамлык яшәгән, аңа чыгарга сәбәп кирәк булган. Авария дә шуңа килеп чыккан.

      ХАФИЗ. Син үзеңне акларга маташасың.

      ЛЕНИЗА. Юк, акларга да тырышып карыйм, ләкин мөмкин түгел. Мин аны харап иттем.

      ХАФИЗ. Син кеше хисләренә, башка кеше язмышына битараф, башкаларны санга сукмыйсың, санламыйсың.

      ЛЕНИЗА. Миңа бит андый бурыч йөкләнмәгән. Кешеләрне яратмыйм мин.

      ХАФИЗ. Син Рәкыйпне дә яратмагансыңдар.

      ЛЕНИЗА. Бәлки.

      ХАФИЗ. Мине ник якынайттың үзеңә?

      ЛЕНИЗА. Мин күрдем: тормыш авырлыгыннан качар өчен башка дөнья эзләп килдең син миңа. Тәрәзәдәге утка хатының борчылганга түгел, ниндидер яңалык эстәгәнгә кердең син.

      ХАФИЗ. Тәрәзәңдәге утка этәрүче Филүсә булды.

      ЛЕНИЗА. Менә бит, тагын гаепне башка кешедән эзлисең.

      ХАФИЗ. Димәк, мин сиңа йорт хайваны, песи, эт сыман нәрсә урынына вакытлыча кирәк булдым?

      ЛЕНИЗА (йөзен сытып). Казынма инде.

      ХАФИЗ (торып). Ныклы адымнар ясый алмый торган кешеме мин?

      ЛЕНИЗА. Сорауларны яратмаганымны беләсең бит инде.

      ХАФИЗ. Төкерәм мин синең нәрсә яратуыңа, нәрсә яратмавыңа!

 

Хафиз, өстәлдән пистолетны алып, чыгып китә. Подъездан аткан тавыш ишетелә. Лениза чак кына сискәнеп куя.

 

 

 

X

Лениза тәрәзәдән карап тора. Хәния керә, йөзе караңгы.

 

      ЛЕНИЗА. Хәния апа, чәй куй әле.

      ХӘНИЯ (кырыс тавыш белән). Үзең куй. Тагын кемнәрнең башына җитәрсең икән син?!

      ЛЕНИЗА (ямьсез елмаеп). Син дә мине гаеплисеңме?

      ХӘНИЯ (кызып). Улымны харап иттең, Хафизны кул салуга җиткердең... Син Германиягә барып әле Исмәгыйльнең башына җитәчәксең. Иблис утыра синдә, иблис!

      ЛЕНИЗА. Син бит мине күкләргә чөеп мактадың, иҗатыма сокландың, рәхмәтләр укыдың.

      ХӘНИЯ. Мин улым белән элемтә өзелмәсен дип моңарчы синең белән булдым. Инде сине тирәннән аңлагач, бер яхшы сүз дә әйтә алмыйм.

      ЛЕНИЗА (тирән сулап). Ярар, теләсә ничек уйла. Бу фатирны сиңа калдырам.

      ХӘНИЯ (кычкырып). Кирәк түгел! Алла каргаган фатир бу!

 

Тимур белән Зәримә керәләр.

 

      ТИМУР. Сиңа Герамниягә китүне кичектерергә туры киләчәк. Исмәгыйлгә бүген шалтыратып әйттем. Хафизның хатыны мине судка биргән – Хафиздан фатирны талап алуда гаеплиләр.

      ЛЕНИЗА. Ә минем монда ни катнашым бар? Син алдың аның фатирын, мин түгел. Миңа әле ике миллионымны да кире бирүче юк.

      ЗӘРИМӘ (җикереп). Җитте сиңа, Лениза! Талантың талант белән, әмма оят, намус дигән нәрсә дә булырга тиеш.

      ЛЕНИЗА. Сез үзегез миннән рәссам ясадыгыз. Мине дәваларга мин кушмадым сиңа. Сез минем аркада миллионлап акча эшләдегез. Сез үзегез миңа елыштыгыз, минем белән файдаландыгыз. Исмәгыйльнеке булгач, сез миннән колак кагачаксыз, шул сезне ныграк борчый. Ә син, Хәния апа, мине каргама, улың мине үлеп яратканга мине гаепләмә.

      ХӘНИЯ. Җансыз, кансыз кеше син. Ясаган рәсемнәрең дә салкын, ямьсез.

      ЛЕНИЗА. Исмәгыйль янына китүемне улыңа хыянәт дип кабул итәсең. Мин болай да инде Рәкыйпкә озак тугры булдым – һәр картинамнан ул карый, утны аның истәлеге итеп сүнедрмим. Ә сез, Тимур, Зәримә, хөкемнән куркасыз. Гел балда-майда йөзеп булмый шул, түли белергә дә кирәк.

      ЗӘРИМӘ (ярсып). Син акылга зәгыйфь! Шуңа күрә сине бернишләтеп булмый, аңлату да мөмкин түгел. Мин булмасам, син күптән гүр иясе булыр идең. Тимур булмаса, рәссам итеп сине үз шәһәребездә дә белүче булмас иде!

      ЛЕНИЗА (елмаеп, әмма усал итеп). Күземнән югалыгыз барыгыз да! (Барысы да чыгып китәләр.)

 

Лениза җыелган әйберләренә карап тора. Филүсә керә.

 

      ФИЛҮСӘ. Качарга җыенасыңмы?

      ЛЕНИЗА. Кемнән кая качырга мөмкин бу дөньяда. Синең дә мине гаеплисең киләме?

      ФИЛҮСӘ. Үтерәсем килә.

      ЛЕНИЗА (көлемсерәп). Йә нык яраталар мине, йә үтерергә телиләр. Беркем дә миңа битараф түгел. Югыйсә беркемне чакырганым юк, беркемне якынайтканым юк. Киләләр дә минем белән багланышка керәләр, аннары мин гаепле булып калам. Син мине нидә гаепләргә маташасың? Тәрәзәмдә ут янудамы? Минем янган утымда беркемнең эше булырга тиеш түгел.

      ФИЛҮСӘ. Яктылык бирә торган ут түгел ул.

      ЛЕНИЗА. Ул утка керергә мин беркемгә дә кушмадым.

      ФИЛҮСӘ. Бәлки син үзеңнең сәнгатеңне утка тиңлисеңдер?

      ЛЕНИЗА. Ул минем шәхси эшем. Кагылмагыз минем халәтемә. Сәнгать тормыштагы фаҗигаләр өчен җаваплы түгел. Нишләп сез барыгыз да сәнгатькә битараф түгел, нигә сез аңа тартыласыз? Тәнкыйтьләр өченме?! Сүгәр өченме? Аны таптар өченме?! Минем берегезне дә чакырып китергәнем юк! (Тирән сулап куя.) Гаризаңны кире ал. Фатир өчен беркемне дә судка бирмә. Менә бу фатирны сиңа калдырам. Сатарсың да теләгән районнан яхшы фатир алырсың. (Күзләрен йома.) Су алып кил әле миңа, тәнем яна.

 

Филүсә, беравык уйланып торганнан соң, әкрен генә кухняга китә. Лениза барып тәрәзәне ача һәм аска сикерә. Урам ягыннан кычкырган һәм шапылдаган тавыш ишетелә. Филүсә йөгереп килеп тәрәзәдән аска карый һәм диванга барып утыра. Беравык утырганнан соң, торып, фатирда утны сүндерә.

 

 

 

Тәмам.

 

 

"КУ" 3, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев