Хәтер -хатирә
-
9 апрель 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Әйе, фән юлы шуның белән үзенчәлекле: аны сиңа беркем дә әзерләп куймый, хәтта күп очракларда сукмагы да булмый. Чытырманлыклар, тау-таш араларыннан үзеңә юл сабып барырга туры килә. Алда сине ымсындырып торган табышларга барып җитү өчен, түземлек, үҗәтлек, хезмәт сөю, бу эшеңнең ил, халык өчен кирәклеген тою, максатка тугры булып кала белү кирәк. Бормалы фән юллары әнә шундый кешеләрне генә алга үткәрә, аңа хәерхаһлы була. Шул юлдан шактый дәвамлы баруны насыйп иткән язмышыма рәхмәтем чиксез. -
3 апрель 2026 - 17:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Ниһаять, 14 ноябрьдә мин самолёт белән Уфага килдем. Мине монда күңелсез хәбәр каршылады. Әле моннан өч кенә көн элек минем хезмәтемне иң беренче тапкыр укып үзенең фатихасын биргән Ким Әбүзәр улы Әхмәтйәнов вафат булган икән. -
30 март 2026 - 13:00
КАШКАРЫЙЛАР ОЗЫН ГОМЕРЛЕ
...«Ялкын»ның легендар редакторы Роза апа Хафизованы мин аның яраткан чәчәкләренә – кашкарыйларга тиңлим. Иҗатын, китапларын «Кашкарыйлар озын гомерле» әсәре белән тәңгәлләштерәм. Ул үзе дә шул чәчәкләр төсле чыдам, нәфис, кырауларга, салкыннарга бирешми торган матур кеше иде бит. -
26 март 2026 - 17:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин бинага юнәлдем. Ишекне атлап керүгә, мине милиция киемендәге кеше туктатты. Шулай ук үткен күз карашы белән җентекләде. Аннан, лифтның тиешле төймәсенә басып, эчкә кертеп җибәрде. Лифт дигәнең күз ачып йомган арада мине ничәнчедер катка менгереп тә өлгерде. Мондагы бердәнбер ишекне ачтырып кердем. -
19 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Габдулла абыйны радиога еш кына чакыралар, аңардан язучыларыбызның әсәрләрен укыталар. Йомшак, ягымлы тавыш белән укуын радиотыңлаучылар үз итәләр. Еш кына аның укуын сорап хатлар да килә. Бер килүендә ул портфеленнән калын гына бер китап чыгарды. Гарәп хәрефләре белән язылган. Ул “Коръән” булып чыкты. Ниндидер тапшыру өчен шушы изге китабыбыздан бер сүрәнең укылуы кирәк булган икән. -
13 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин, берничә мәкалә бастырганнан соң, шундый нияткә килдем: Гариф Ахуновның иҗат портретын эшләп чыгарга кирәк. Бөтен көчемне шундый хезмәт язуга туплап, ике-өч ай эчендә бу эшне дә башкарып чыктым. Хезмәтне кайда бастырырга? Әлбәттә, ул еллардагы бердәнбер мөмкинлек, ул да булса “Казан утлары” журналына тәкъдим итү. -
11 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Миңа әле китап язучылардан мондый сүз ишетергә туры килгәне юк иде. Инде мин, чыннан да, укылган әйберләргә, үзем белгәнчә, тәнкыйть белән карый башладым кебек. Шуннан соң журналның бер санында Г.Ахуновның “Хәзинә” романы басыла башлады. Аны да бик яратып укыдым. Кара син аны, безнең Татарстанда нефтьне ни рәвешле суырталар икән. Шушы эш барышында нинди генә вакыйгалар, кискен хәлләр булырга мөмкин, имеш. Нефтьчеләрнең эше, тормышы менә ниндиерәк була икән? Болар миңа барысы да яңалык иде. -
8 март 2026 - 13:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Шулай итеп, мин бу кабинеттан өлкән укытучы һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булып чыктым. Әлбәттә, уйлаган кешегә сөенмәслек хәл түгел бу. Моны бәяли белергә кирәк. -
6 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Шушы сөйләшүдән соң мин инде радиодагы һәм институттагы эшләремне тыныч күңел белән алып бара башладым. Укытучылык эшенә керешүем беркемгә дә сер түгел иде инде. -
5 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин уйга калдым. Бәлки, мин үз алдыма артык зур таләпләр куямдыр? Эшне артык катлауландырмыйча гына, бу өлкәдә үземә кадәр эшләгәннәрнең хезмәтләренә таянып кына алып барыргадыр? Алардан мирас булып калган мәкаләләр, язмалар, китаплар, чыгышлар күпме вакытлар гамәли эш барышында кабул ителгәннәр, яки кире кагылганнар. Шуларны гомумиләштереп, артык мөгез чыгармыйча гына бәян итәргәдер. -
4 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА
Әмма педагогия институтында онытмаган булганнар икән, ике-өч көннән мине ректорга чакырдылар. Профессор Мирфатыйх Зәкиевне читтән генә күреп беләм, шулай да аның белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде. Күренекле тел галиме булса да, ул студентлар белән әллә ни эшләми иде, ахрысы. Мәсәлән, аның бер вакытта да, аудиториягә кереп, безгә дәрес биргәне булмады. -
17 февраль 2026 - 17:00
«ПРИНЦЕССА КЕБЕК ГҮЗӘЛ БУЛ!» – ДИДЕ РАЗИЛ АБЫЙ
Разил абый Вәлиев турында аерым язасым килә. Ул безнең «Ялкын»да җаваплы секретарь иде. Мәскәүдә атаклы М.Горький исемендәге Әдәбият институтында Лев Ошанин классында укып кайткан. -
2 февраль 2026 - 17:00
Барон Мюнхгаузен... Габделхәй абый?.
Минем өстәлдә дә тау кадәр хатлар өеме. Барысына да җавап язарга кирәк. Рәсемнәр, шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр җибәрәләр. Көн саен йөзләп хат килә! Һәр хатка җавап язарга кирәк. Язмасы журналда басылырлык булмаса да, җавап хатын җылы итеп, баланың күңелен төшермәслек итеп язарга дип аңлаттылар. Редакциянең «фирменный» кәгазенә менә шундыйрак хатлар сырлый башладым...