ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Шулай итеп, мин бу кабинеттан өлкән укытучы һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булып чыктым. Әлбәттә, уйлаган кешегә сөенмәслек хәл түгел бу. Моны бәяли белергә кирәк.
Бер елдан соң, ноябрь аемы икән, әллә декабрьме, Бүздәктән авыр гына посылка килеп төште. Урман чикләвеге, төрле тәм-томнар, каклаган каз салынган. Төбендә катыргы белән төрелгән магнитофон тасмасы ята. Теге Тәлгат исемле малайдан икән. Хаты да бар. “Фәрхәт абый! Мин, сезнең киңәшне тотып, Уфага барып, андагы университетның Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Хәзер беренче курста укып ятам. Безне монда укытучы булырга әзерлиләр. Әмма мин һаман да үземне радио дикторы итеп күрәм. Шуңа күрә шул эштә кирәге чыгар төсле күренгән нәрсәләргә күбрәк игътибар итәм.
Менә тавышымны яздырып җибәрергә булдым әле. Диктор булырга минем өметем бармы, юкмы? Шуны ачык кына итеп әйтеп хат язсагыз иде”.
Бу мине бик кызыксындырды. Кайту белән, тасманы өйдәге магнитофонга куеп, тыңлый башладым. Тавышы ягымлы гына, авазларны әйтүдә дә кимчелек сизелми. Әмма әле малайлар тавышы. Бу көенчә диктор булырга ярап бетмәс.
Шулай уйлый-уйлый тыңлап утырганда, магнитофонда бәрән мәэлдәп куйды. Күрәсең, бу язманы авыл өендә эшләгәннәр. Сарык бәрәне дә, минем тавышым да Казанга китсен әле, дип, килеп кысылган.
Мин Тәлгат дигән бу малайның өметен өзмичә генә, мөмкин кадәр сак кына җавап яздым. “Университетка кереп, бик әйбәт эшләгәнсең. Нәкъ менә диктор булырга әзерли торган уку йорты юк. Хәтта театр артистлары әзерли торган уку йортлары да диктор булырга укытмыйлар. Ә менә белем ягыннан әзерлекле булу бик кирәк. Университет андый әзерлекне бирә, әлбәттә. Шуңа күрә син тыныч күңел белән укы.
Сөйләмең, тавышың тыңлана. Шунысы бар, син әле төрле яклап үсәсе кеше, университетны тәмамлаганчы, син белем ягыннан да, физик җәһәттән дә камилләшерсең, тавышың да ныгыр. Шулай да син бер-ике елдан Казанга килеп китәргә кара. Инде ул вакытта ачыграк әйтергә дә мөмкинлек булыр”.
Мин шулай ике ел радио белән институт арасында эшләремә зыян китермәскә тырышып йөрдем. Сүз дә юк, бу хәл мине шактый йончытты. Тагы
да шулай дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Әмма институт җитәкчелеге ныклап кисәтеп куйды. Безгә ныклап эшкә килмәсәң, киләсе уку елыннан сезнең белән саубуллашырга туры киләчәк! Димәк, безнең авылның Хәми абзый әйтмешли, ике бозауга башакны аерып бирергә кирәк булачак.
Мин шулай да институтка өстенлек бирергә булдым. Чөнки андагы фәнни мохит күңелемә хуш килә кебек. Бу хакта, кыенсынып кына булса да, радио җитәкчесе Фәтхерахман Фазылҗановка әйттем. Ул бу хәбәрне гадәтенчә тыныч кына кабул итте.
– Син дә, без дә әлегә лаеклы алмаш таба алмадык инде. Ир дикторга конкурс игълан итми булмас. Кем белә, бу эшкә омтылган кешеләр арасында талантлылары да очрарга мөмкин. Ләкин шулай килешик, яңа кеше табылганчы, син безнең белән хезмәттәшлек итүне ташламыйсың.
Шулай иттек тә. Документларымны төп эш урыным итеп институтка бирсәм дә, мин гадәттәгечә радиодагы эшемне дәвам иттердем.
Дикторга уздырылган конкурста мәдәният институтын тәмамлаган берәүне эшкә алдылар. Шуннан соң инде мин радиога аерым тапшыруларны әзерләгән вакытта режиссер Госман Әхмәтҗанов, яки әдәби тапшырулар мөхәррире Рөстәм Фәйзуллин чакыруы буенча гына бара башладым. “Тел күрке – сүз” тапшыруы бары тик Камал апа белән минем укуымда гына языла торган булды. Ара-тирә Мәръям апа да кушылып китә иде. Шулай ук “Өлкәннәргә балалар турында” дигән тапшыру да “минеке” булып калды. Радионың чыгарылыш бүлеге мөдире Итфал Ихсанов ил башлыгы Леонид Брежневның су буе озынлыгындагы докладларын укырга да мине чакыруын дәвам иттерде. Өлкә комитетындагы матбугат бүлеге мөдире Мозаффаров дигән иптәш андый әйберләрне бары тик Фәрхәттән генә укытыгыз дигән икән.
Институтта гына эшли башлагач, мине укытудан гайре эшләргә дә җәлеп итә башладылар. Сентябрь аенда студентларны гадәттә авылларга бәрәңге алышырга җибәрәләр иде. Факультет җитәкчелеге мине шундый төркемнәрнең берсенә башлык итеп билгеләде. Җитмешкә якын студентны оештырып,
Мамадыш районының Тау иле авылына киттек. “Рассвет” исемле колхоз рәисе Прокофьев дигән абзый безнең килүгә әлләни артык куанмады кебек.
– Район җитәкчелеге белән килешенгән булгач, кабул итәбез инде. Әмма студентлар гадәттә бик куандырырлык итеп эшләмиләр. Узган ел да килделәр, басуга чыгалар да бәрәңге чүпләргә билләрен бөгә алмыйча торалар. Аның каравы авыл яшьләренең гадәти тормышын киртәсеннән чыгарырга бик булдыралар.
Ул безне колхозның Шәмәк авылына җибәрде. Андагы бригадир безне фатирларга урнаштырды, ашау-эчү якларын җайга салды. Иртәгә иртүк эшкә керешербез, бүгенгә баш-күз алыгыз, авыл белән танышыгыз, фатир хуҗаларына ярдәм итә торыгыз, диде.
Төркемнең комсомол секретаре Фарис Харисов иде. Мин аның студентлар белән тәрбия эшләрен оештыруга җаваплы булуын тагын бер тапкыр исенә төшердем. Бүген ярты көнлек буш вакытыбызны файдалы итеп уздыру турында уйларга кирәк булыр. Әнә колхоз бригадиры да фатир хуҗаларына ярдәм итегез, ди. Кайсысына нинди ярдәм кирәген хуҗалар белән үзегез ачыклагыз. Минемчә, иң әйбәт ярдәм аларга үз хуҗалыкларындагы бәрәңгене казып алырга булышу булыр. Эшне шуннан башласак, безгә булган карашлары шунда ук уңай якка үзгәрәчәк. Әнә бит узган елгылар биредәгеләрдә бер дә уңай тәэсир калдырмаганнар. Күрәсең, студентларның күбесе яшьтән үк мондый эшләрдә катнашып үсмәгән шәһәр егет-кызлары булгандыр. Ә без сезнең белән барыбыз да авылдан. Бәрәңге казыганыбыз да, салам эскертләгәнебез дә бар. Шуңа күрә сынатмабыз дип уйлыйм. Кичләрен дә тәртип булсын. Авыл яшьләре безне – булачак укытучыларны – тәрбияле итеп күрсеннәр.
Шулай эшләдек тә. Бу исә авыл кешеләре белән уртак тел табуга, дусларча җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итте. Беренче көннән үк аерманы күрделәр, безнең кызларны-егетләрне үз иттеләр.
Минем үземне Миңнехан абый дигән кешегә керттеләр. Хатыны Зәйтүнә исемле апа икән. Бик сөйкемле, кече күңелле кешеләр. Күрәсең, сезгә укытучыларын кертәбез дип алдан ук әйтеп куйганнар. Өйләре генә түгел, абзар-
кура, ишек алды да чип-чиста. Бәрәңге казу вакытында була торган тузан-туфракның эзе дә юк. Хәтта мунча да ягып куйганар. Бергәләп шәһәр күчтәнәчләре белән чәй эчкәч, туганнар кебек якын булып киттек. Әйтерсең, без күптән аралашып яшәүче кешеләр.
Безнең студентларны колхоз җитәкчеләре дә яратты. Әле болай итеп эшләгән студентларны күргән юк иде, диләр. Кабык Күпер ягындагы егерме гектарлы бәрәңге җирен ике атна дигәндә ялт иттердек. Бер бәрәңгене дә җирдә калдырмау өчен тырыштык.
– Менә болар инде чыннан да булачак укытучылар! – диделәр.
Студентларыбыз концерт та куйдылар. Яшьләр анда минем дә катнашуымны үтенделәр. Мин дә ялындырып тормадым, берничә җыр башкардым, шигырьләр укыдым. Шәмәк болынының аргы башында – тау өстендә Тулбай авылы урнашкан. Ул – атаклы шагыйрь һәм әдип Шәйхи Маннур туган авыл. Шәйхи абый туган авылында үз акчасына китапханә салдырган. Аның зәңгәргә буялган бинасы, Кабык Күпер ягыннан килгәндә, әллә кайлардан күренеп тора. Мин бер ял көнне студентларымны шунда алып бардым. Шушы мохиттә булу яшьләрне әлеге каләм остасы иҗаты белән кызыксындырып җибәрде. Клубтагы кичәдә алар Шәйхи Маннур шигырьләрен дә укыдылар. Бу исә тамашачыларга аеруча ошады. Ник дигәндә, залда тулбайлылар да булган икән.
Шәмәк авылында минем танышым да бар булып чыкты. Дөресен әйткәндә, радиода эшләвем буенча мине монда барысы да диярлек беләләр. Үзегезне дә күрергә насыйп булган икән диешәләр. Шулай да моңа кадәр аралашып алган, таныш булган кешене күрү күңелле булды. Ул Галимҗан исемле егет. Алтмышынчы елда берничә районның комсомол секретарьлары өчен Кукмара районында семинар булган иде. Мин ул вакытта Кукмара районының “Әсәнбаш” колхозында комсомол башлыгы идем. Шунда Тәкәнеш районыннан шушы Галимҗан Гайфуллин да килгән иде. Без аның белән дуслашып калдык. Әмма соңыннан аралар ерагайды. Мин аның кайсы авылныкы икәнен дә белми идем.
Әлеге концерттан соң ул минем янга үзе килде. Ун елдан артык вакыт узса да, бер дә үзгәрмәгән кебек. Шунда ук танып алдым. Кочаклашып күрештек. Аның янында мөлаем гына ханым да бар иде.
– Хатыным Нурия, – диде Галимҗан. – Теге чакта сезнең авылда булган идек. Син анда бик каты эшләгәнсең, комсомол оешмаңның эше белән танышытыру өчен, махсус рәвештә “Әсәнбаш” колхозында булуны семинар планына керткәннәр иде. Шунда механизаторлар йортында табын әзерләгәнсез. Бәлешләп чәй эчкән арада син үзегез майтарган эшләр турында мавыгып сөйләп алган идең. Әсән Елга авылы клубында концерт та күрсәттегез. Шунда синең җырлавың әле дә колак төбендә сыман. Әле менә бүген концерт караганда, барысы да өр-яңадан искә төште.
– Әйе, ул заманнан бирле күп сулар акты. Мин армиядә булып кайттым. Кукмарада район мәдәният йорты директоры булып эшләп алдым. Казан радиосында диктор булдым. Менә хәзер яшьләр белән шаулыйбыз.
– Сине ишетеп, күреп торабыз. Еш кына телевидение тапшыруларында да катнашасың. Без менә, авылыбызга тугрылыклы булып, шушында яшәп, эшләп ятабыз инде.
Икенче көнне алар мине махсус рәвештә өйләренә кунакка чакырдылар. Чыннан да, балалар үстереп, бик тә бәхетле булып яшәүләре икән.
Без өч атна торып, бу төбәк кешеләре белән үзләшеп, дуслашып беттек. Колхоз рәисе безгә мактау язуы, хезмәтебез өчен күпмедер акча, хәтта һәр кеше саен берәр капчык бәрәңге дә төяп җибәрде. Институттан килгән ике автобус һәм колхозның бәрәңге төягән йөк машинасы белән Казанга колонна булып кайтып кердек. Бу сәяхәт мине дә студентларым белән якынайтып калдырды. Алар белән минем арада аралашуга комачау итә торган үтә рәсмилек шактый йомшарды, аның каравы бер-беребезне аңлау көчәеп калды.
Бәрәңге алуга дүртенче-бишенче курслар бармаган иде, алар укуларын дәвам иттерделәр. Авылга барган студентларым беренче октябрьгә кадәр ял иттеләр, дөресрәге әти-әнилре янына кайтып килделәр. Минем бишенче курсларда берничә дәресем үткәрелми калган иде, шул казага калган
лекцияләрне укый-укый, бу көннәр тиз генә узып та китте. Аннан соң беренчеләр белән өзелеп калган укуны да ялгап җибәрдек. Дәресләр беткәч, тиз генә китеп барулар минем өчен бетте, хәзер бөтенләе белән институт тормышы белән яши башлыйм. Һәм көннәрдән бер көнне мине деканыбыз профессор Ефим Григорьевич Бушканец үзенә чакырып алды.
– Без инде сезнең биредә тулысынча эшли башлавыгызны хуплыйбыз. Студентларны авылда әйбәт кенә эшләтеп алып кайтуыгызны да күрдек. Артыгыздан рәхмәт сүзләре килде. Безнең өчен дә күңелле булды. Авылга әнә күрше факультеттан да барганнар икән. Үзләрен тиешенчә оешкан, эшкә сәләтле итеп раслый алмаганнар. Районнан шалтыратып, деканнарына дәгъва бедергәннәр.
Ул мәгънәле итеп карап куйды. Тавышына үз иткән төсмер биреп, сүзен дәвам иттерде:
– Әйбәт тарткан атка йөкне тагы да өстәп өяләр. Шуның кебек сезгә дә бер эш йөкләргә булдык бит әле.
Мин сагаеп калдым, нинди йөк булыр икән? Тагын берәр кая барасымы икән әллә?
Якты пеләшле башының чигәләре ап-ак чәч белән каймаланган бу абзый белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде әле. Мин, нәрсәгә дә булса килеп төртелүдән куркып, гел диярлек аяк астына гына карап йөрүче бу абзыйны бик карт кешегә исәпләп йөри идем. Якыннан караганда, алай бетәшкән кешегә охшамаган. Образлы итеп сөйләшә дә белә икән. Минем бу уйларымны дәвам иткәндәй, ул сүзен дәвам иттерде.
– Гаиләдә дә шулай бит, каты куллы, бөтенесен күрә һәм бәяли торган таләпчән ата-ана, әби-бабайлар булмаса, балалар үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен белми үсәләр, аларны соңыннан нинди дә булса тиешле тәртипләргә күнектерүе бик кыен була. Ә безнең тулай торакта биш йөздән артык егет-кыз яши. Студент булсалар да, әле балалыктан чыгып бетмәгәнәре дә шактый. Күбесе авылдан. Алар әле шәһәр шартларында яши дә белмиләр. Димәк, аларга күп кенә нәрсәләрне күрсәтеп бирергә, мондагы тормышларын оештыруда ярдәм итәргә,
кирәк икән таләпчән булырга кирәк. Кыскасы, мин сезгә тулай торагыбызда тәрбия эшләрен алып баруны оештыручы һәм шул эшкә җаваплы вазифага – декан урынбасары булырга тәкъдим итәм. Бу эшегез әлегә җәмәгатьчелек тәртибендә булачак. Аның каравы сезне ассистенттан өлкән укытучы баскычына күтәрергә булдык. Хезмәт хакыгыз да бераз артып китәр. Шушы вазифада үзегезне тиешенчә күрсәтә алсагыз, эш буенча үсү баскычларыннан күтәрелү сезне генә әйләнеп үтмәс.
Шулай итеп, мин бу кабинеттан өлкән укытучы һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булып чыктым. Әлбәттә, уйлаган кешегә сөенмәслек хәл түгел бу. Моны бәяли белергә кирәк.
Безнең тулай торак Академик Губкин урамында урнашкан. Бу тирәне студентлар шәһәрчеге дип йөрәләр. Ник дигәндә, безнең тулай торактан тыш, бер-берләренә терәлеп үк диярлек башка югары уку йортларының һәм техникумнарының шундый ук биналары урнашкан. Яшьләр бит, алар бер-берләренә керешеп, аралашып яшиләр. Шунда ук урта бер җирдәге мәйданда җылы вакытларда төрле уеннар оештыралар, бер-берләре белән аралашу өчен менә дигән форсат тудыралар. Тик бу мөмкинлектән шәһәр яшьләре дә читтә калмый. Шуңа күрә көтмәгәндә теләсә нинди катлаулы хәлләр дә килеп чыгуы бик мөмкин.
Эшне үзебезнең тулай торак – биш катлы “хрущевка” йорт – белән җентекләп танышудан башладым. Һәр бүлмәдә, кухня һәм башка күмәкләп файдалану урыннарында булдым, бер генә почмакны да калдырмадым. Нигездә чисталык-пөхтәлек сакланса да, әле санитария таләпләренә туры килеп бетми торган нәрсәләр дә булуы ачыкланды. Бигрәк тә җыелган чүп-чарны, төрле калдык-постыкларны ташлау өчен кирәкле контейнерлар җитмәве кыенлык тудыра икән. Шул сәбәпле ишегалдында чүп өемнәре барлыкка килә, алар шунда санитария таләпләренә туры килми торган хәлләр тудыралар. Ашарга әзерләү бүлмәләрендә тиешле таләпләргә туры килә торган өстәлләр, калдыкларны салырлык чиләкләр җитми. Кайбер бәдрәф бүлмәләрендә су җыйгычлар үзләренә тиешле эшләрне башкарырлык хәлдә түгел икән. Гомуми файдалану
урыннардагы диварларны сылап-тигезләп буяп куйганда да күңелгә ятышлы булыр иде. Аерым бүлмәләрдә җылыту батареялары эшләми икән, аларны хәтта “төньяк котып” дип тә атаганнар.
Мин бу турыда иртәгәсен деканга кереп сөйләдем. Аның боларга артык исе китмәде кебек.
– Мондый нәрсәләр күптәннән килә, ел саен ул хакта төрле җыелышларда әйтә торалар. Әмма соңыннан онытыла, һаман шул килеш кала бирә. Инститтутта башка хәл ителмәгән мәсьәләләр дә артыгы белән, боларга куллары җитми.
Мин шуны аңладым: абзый мин әйткәннәрне гадәти хәл итеп уйлый, шуңа күрә нинди дә булса чара күрүне артык дип саный. Моңа кадәр ничек барган, алга таба да шулай булыр дип ышана. Шулай да сорарга булдым:
– Бу эшләр буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә, кем боларны төзәтергә ярдәм итә ала?
Ефим Григорьевичның җавабы әзер иде булса кирәк.
– Кем булсын, институтта һәр тармакның җаваплы кешеләре бар, тулай торактагы чисталык мәсьәләсен филологлар, лингвистлар түгел, хуҗалык бүлеге хезмәткәрләре хәл итәргә тиеш. Моңа бернинди җыелыш та, карарлар да кирәк түгел. Бу әлеге өлкәгә җаваплы кешеләрнең көндәлек эше генә. Без бит укыту-тәрбиянең сыйфаты өчен җавап бирәбез, аларны үз эшебезгә катнаштырмыйбыз. Эшләсеннәр...
Абзый дөрес әйтә. Шулай. Тик менә студентларның яшәү шартлары алга таба да болай калырга тиеш түгелдер. Кемнәрдер үз бурычын кирәгенчә башкарып бетерә алмый икән, димәк, аларны урыныннарыннан кузгатып җибәрергә кирәк. Аңлавымча, ул кеше – институтның хуҗалык бүлеге җитәкчесе. Мин туп-туры аны эзләп киттем. Аны эзлисе дә булмды, ул төп бина ишегалдындагы гаражда булып чыкты. Беренче очраган кеше үк миңа аны кулын сузып күрсәтте.
– Әнә ул!
Шактый олы яшьтәге, пеләш башлы, йомры корсаклы кеше икән. Ләкин юкка килгәнмен, аның минем сүзләргә шулай ук исе китмәде.
–Төп бинаның кышка җылытылмау ихтмалы бар, черегән торбаларны тиз генә алыштырмый ярамый. Аларны тиз генә кайдан алырга? Син, егет, шуны әйт миңа, вәт булырсың кеше!
Мин дә аптырап калмадым.
– Сезнең бүлекнең башка хезмәткәрләре дә бардыр бит. Шуларның берәрсен бүген кичке бишкә Губкин урамындагы тулай торакка җибәрсәгез иде. Парткомнан да кешеләр була. Бергәләп карарбыз.
“Партком” сүзе абзыйны сискәндереп җибәрде кебек. Ул миңа игътибарлырык караш ташлады. Ул, ихтимал, уйлый булса кирәк: бу каян килеп чыкты соң әле, моңа кадәр күзгә-башка чалынган егет түгел кебек. Күрәсең, тегеннән – өстән килгән кешеләрнең берседер. Шуңа күрә артык төпченеп тормады.
– Ярый, кайсыбыз да булса барыр, без андагы хәлләрне болай да беләбез инде белүен...
Мин җиңел сулап куйдым. Димәк, болай булса, ниндидер өмет булачак! Ләкин шул ук вакытта сискәнеп тә киттем. Чыннан да, мин кем ул кадәр, партком кадәр парткомны тулай торакка чакырырга? Әле мин партком секретаренең кем булуын да белмим бит. Шулай да теге абзыйга партком турында әйткәндә, минем күз алдымда партком әгъзасы Шәмси Арсланов гәүдәләнеп алган иде. Ул мине белә, аңа керим, парткомга сүз катуда аның ярдәме тими калмас.
Кердем дә. Партком штатында ук эшләмәсә дә, чыннан да, Шәмси шунда иде. Секретарь кызга ниндидер текст әйтеп тора, ә тегесе ул әйткәннәрне машинкада тукылдата.
– Шәмси Гәрәевич, мин сезгә идем...
– Менә безнең бик ашыгыч эшебез бар, ярты сәгатътән кер, яме.
Мин, коридорга чыгып, төп бина коридоры диварларына эленгән төрле күрсәтмәлелекне карап йөри башладым. Шунда бер стендта институттагы җитәкче органнарда эшләүчеләрнең тулы исемлеге бирелгән икән. Шуннан
белдем, мин әле генә сөйләшкән абзыйның рәсми вазифасы хуҗалык эшләре буенча проректор дип атала икән. Аның баш инженеры, тәэминатчысы, төзүчеләр бригадиры, санитария хезмәте бүлеге башлыгы, тагын әллә кемнәре исемлектә тезелеп тора.
Шәмси Арсланов үзе минем янга чыкты. Ул мине үзеннән миңа күчкән курсларны укыту мәсьәләләре буенча киңәшергә килгән дип уйлаган икән.
– Нәрсә, консультация кирәкме әллә? Борынгы әдәбият буенчадыр инде. Бик катлаулы курс ул, сораулар килеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел.
– Юк, аларны мин үзем дә әкрен генә хәл итәм, җайга салып барам. Мин бөтенләй башка йомыш белән. Мине тулай торак буенча декан урынбасыры итеп билгеләделәр.
– Котлыйм, котлыйм. Менә үсә дә башладың. Шунда ук декан урынбасары. Бик катлаулы эш тапшырганнар. Ефим Григорьевич авыр эшләрне башкаларга шудырып куюның остасы инде. Шуннан, мин ничек ярдәм итә алам?
– Анда хәл итәсе шактый эшләр бар икән. Шулар турында сөйләшү өчен, мин хуҗалык бүлегеннән җаваплы кешеләрне чакырырга булдым. Парткомнан да берәр кеше була алмас микән? Мәсәлән, сез үзегез.
Шәмси Гәрәевич шаркылдап көлеп җибәрде.
– Килеп керүеңә кайчан да, парткомны җигәргә теләвеңә кайчан? Парткомның аннан башка эше беткән иде...
Шул вакыт артыбызда бер хатын-кызның рус телендә тыныч кына әйтелгән сүзләр ишетелде:
– Шәмси Гәрәевич, парткомның нинди эшкә катнашуын артык дип саныйсыз, дөресендә, парткомның институтыбыздагы барлык нәрсәдә дә эше бар.
Әлеге апа игътибарын миңа да юнәлтте.
– Сезне кем дип белик?
Минем урынга Шәмси Гәрәевич җавап бирде:
– Бу – Фәрхәт Гыйльмуллин. Татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. Аны әле яңа гына тулай торакта тәрбия эшләренә җаваплы итеп куйганнар. Менә тулай торакта революция ясарга тели.
– Революция дигәне андагы хәл-әхвәлне яхшыру юнәлешендә булса, бу эштә ничек инде парткомның эше булмасын? Әйдәгез, керик әле кабинетка, шунда миңа да сөйләрсез.
Бу ханым партком секретаре булып чыкты. Анастасия Александровна Михеева. Татарчаны да әйбәт кенә белә икән.
– Яңа кешегә күп нәрсә башкача күренә. Йә, тулай торакта нәрсәләрне яшыртырга кирәк, дип уйлыйсыз?
Мин кичә күргәннәремне сөйләп чыктым.
– Хуҗалык эшләре буенча проректор бүген кич кемне дә булса шунда җибәрермен, дип вәгьдә бирде. Тулай торакның үзендә сөйләшү отышлы булыр иде, дидем.
Михеева телефонга тотынды. Аңа хатын-кыз тавышы җавап бирде. Партком секретаре аңа әйтте:
– Мисбах Хаҗиевичны табыгыз, миңа шалтыратсын әле.
Бераздан кирәкле кеше элемтәгә чыкты
– Мисбах Хаҗиевич, бүген мин Шәмси Гәрәевич белән Губкин урамындагы тулай торакка барам. Син үзең дә шунда бул әле.
Тегесе аңа нидер әйтте.
– Ничек әле син анда барасыны беләсең? Мин сиңа менә әле генә шалтыратам бит?
Мисбах Хаҗиевич дигәнәре аңлатты булса кирәк, телефонны куйгач, Михеева әйтеп куйды:
– Син, егет, бик елгыр булып чыктың әле. Хәер, аяк өсте йоклап йөргәннәр белән әлләни кырып булмый. Шулай кирәк!
Мин, тиз генә тулай торакка барып, андагы коммендантны күрдем. Аңа бинадагы барлык җитешмәгән якларны, начальство килгәч, сөйләп бирергә кирәклеген әйттем. Укудан кайткач, студентлар советы әгъзаларын гына түгел,
сүз әйтә алырлык башка яшьләрне дә җыеп куярга кирәклеген дә аңлаттым. Биредәге эш өчен янып йөрүче, безнең яшьләргә үз аналары кебек яратып караучы Анна Михайловна барысын да мин әйткәнчә итәргә булды.
Килделәр җитәкчеләр, аларга без, коммендант белән бергә, бөтен җитешмәгән якларны күрсәттек. Мин аларның күбесен әле кичә үзем дә күрергә өлгермәгәнмен икән. Анна Михайловна күрсәтеп биргәч, исем китте.
– Ерак булгач, безнең тулай торакка бик килеп җитмиләр, дөрес, укытучылар тузан кундырмыйлар. Алар белән безнең хуҗалыктагы җитешсезлекләрне бетереп булмый шул, моның өчен кулында матди мөмкинлекләре булган җитәкчеләр кирәк. Елга бер-ике тапкыр гына булса да аларны үзебездә күрәсе килә. Бигрәк тә кышка әзерлек вакытында, – диде Анна Михайловна.
Аннан соң кызыл почмакта студентлар белән очрашу, дөресрәге киңәйтелгән студсовет утырышы булды. Яшьләр кимчелекләрне әйтеп кенә түгел, аларны бетерүдә үзләренең дә булышлык күрсәтергә әзер икәнлекләре турында сөйләделәр. Бигрәк тә укуга армиядә хезмәт итеп кайткач кергән Башкортстан егете Фираз Харисов төпле фикерле икәнлеген күрсәтте. Җыелыш аны студсовет җитәкчесе итеп сайлады.
Михеева йомгаклау сүзендә болай диде:
– Без дә үзебез өчен сабак алдык. Әлегә кадәр тулай торакларга игътибарыбыз җитеп бетмәгән икән. Биредә яшәү шартларын яхшыртуга, булачак укытучылырны тиешенчә әзерләүдә һәм тәрбияләүдәге мөмкинлекләрне файдаланып бетермибез әле. Моннан соң Мисбах Хаҗиевич та биредә еш була башлар, алай гына да түгел, үзен дә, безне дә сөендерерлек эшләрне оештырыр. Парткомнан тулай тораклардагы эшне җайлап җибәрүгә җаваплы итеп менә Шәмси Гәрәевичны билгелибез. Хәзер, Фәрхәт Гыйльмуллович, сезнең, турыдан-туры мөрәҗәгать итү өчен, парткомнан үз кураторыгыз булачак. Барыбыз бергә эшләгәндә, һәммәсе әйбәт килеп чыгачак. Бер айдан без бу турыда парком утырышында сөйләшербез. Аңа кадәр күп кенә эшләрне башкарырга өлгерербез, дип уйлыйм.
(Дәвамы бар)
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев