Фоат Галимуллин автор яңалыклары
-
13 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин, берничә мәкалә бастырганнан соң, шундый нияткә килдем: Гариф Ахуновның иҗат портретын эшләп чыгарга кирәк. Бөтен көчемне шундый хезмәт язуга туплап, ике-өч ай эчендә бу эшне дә башкарып чыктым. Хезмәтне кайда бастырырга? Әлбәттә, ул еллардагы бердәнбер мөмкинлек, ул да булса “Казан утлары” журналына тәкъдим итү. -
11 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Миңа әле китап язучылардан мондый сүз ишетергә туры килгәне юк иде. Инде мин, чыннан да, укылган әйберләргә, үзем белгәнчә, тәнкыйть белән карый башладым кебек. Шуннан соң журналның бер санында Г.Ахуновның “Хәзинә” романы басыла башлады. Аны да бик яратып укыдым. Кара син аны, безнең Татарстанда нефтьне ни рәвешле суырталар икән. Шушы эш барышында нинди генә вакыйгалар, кискен хәлләр булырга мөмкин, имеш. Нефтьчеләрнең эше, тормышы менә ниндиерәк була икән? Болар миңа барысы да яңалык иде. -
8 март 2026 - 13:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Шулай итеп, мин бу кабинеттан өлкән укытучы һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары булып чыктым. Әлбәттә, уйлаган кешегә сөенмәслек хәл түгел бу. Моны бәяли белергә кирәк. -
6 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Шушы сөйләшүдән соң мин инде радиодагы һәм институттагы эшләремне тыныч күңел белән алып бара башладым. Укытучылык эшенә керешүем беркемгә дә сер түгел иде инде. -
5 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин уйга калдым. Бәлки, мин үз алдыма артык зур таләпләр куямдыр? Эшне артык катлауландырмыйча гына, бу өлкәдә үземә кадәр эшләгәннәрнең хезмәтләренә таянып кына алып барыргадыр? Алардан мирас булып калган мәкаләләр, язмалар, китаплар, чыгышлар күпме вакытлар гамәли эш барышында кабул ителгәннәр, яки кире кагылганнар. Шуларны гомумиләштереп, артык мөгез чыгармыйча гына бәян итәргәдер. -
4 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА
Әмма педагогия институтында онытмаган булганнар икән, ике-өч көннән мине ректорга чакырдылар. Профессор Мирфатыйх Зәкиевне читтән генә күреп беләм, шулай да аның белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде. Күренекле тел галиме булса да, ул студентлар белән әллә ни эшләми иде, ахрысы. Мәсәлән, аның бер вакытта да, аудиториягә кереп, безгә дәрес биргәне булмады. -
14 февраль 2026 - 17:00
Әдәбият фәне аксакалы
Тынгысыз каләм иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин һаман әдәбият фәне, тәнкыйте, проза өлкәсендә өзлексез эзләнә, укучыларга яңадан-яңа әсәрләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итеп яши. Аның иҗатының озын гомерле, үрчемле һәм зәвыклы булуы әдәбият сөючеләрне сөендереп тора. -
29 декабрь 2025 - 17:00
Исән калуы — әдәбият бәхетенә
Классикларга томнар өстәгән, татар текстологиясенең фәнни нигезләрен салган, алай гына да түгел, аларны бик уңышлы рәвештә гамәлдә кулланган Рашат Гайнанов, «татарның зур әдәбиятын күтәрүче беренче класслы текстолог булып өлгергәч» (М.И.Әхмәтҗанов), иртәрәк китте. М.Мәһдиев фаразлаган бәяләрне алырга өлгермәде. Ләкин хезмәтләренең әһәмияте елдан-ел арта гына бара. -
26 ноябрь 2025 - 11:00
«Безнең юл» журналы һәм Галимҗан Ибраһимов
...бу зур тарихлы басмабызның беренче адымнарын 1922 елдан алып саныйбыз. Нәкъ шушы елның май аенда аның совет чоры элгәрләреннән берсе булган «Безнең юл»ның беренче саны чыкты. -
7 ноябрь 2025 - 11:00
«МИН ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕМ ИҖАТ ИТӘМ...»
Әнвәр Шәриповны замандашларыбыз кабатланмас шәхес, бер үк вакытта олуг галим, менә дигән укытучы-остаз да, шагыйрь дә, гомумән алганда, әйбәт кеше буларак беләләр һәм бәялиләр. -
23 октябрь 2025 - 17:00
Замандашларны аңлау юлында
Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. -
27 сентябрь 2025 - 17:00
Сугышчы әдип — сафта
«Каләм әһеленең, гомумән, иҗат кешесенең холык-фигыле, фикерләү үзенчәлеге, яшәү рәвеше аның әсәрләрендә» дигән сүзләр шагыйрь һәм прозаик Хисам Камаловка да тулысынча карый. -
22 август 2025 - 13:00
Сүз сәнгате маягы
Җәвад Тәрҗеманов яшьрәк каләмдәше Г.Ахуновның «Йодызлар калка» дигән автобиографик повестена карата гадәттән тыш тәнкыйть сүзләре белән чыгыш ясады. Аның төп әйткәне шул булды – Г.Ахуновның шәхси тормышын тасвирлаган әсәрне язарга әлегә башы яшь! -
18 август 2025 - 17:00
Аны Мәскәү таныган
Менә мин дә заманыбызның зыялы, талантлы, зәвыклы улы Юныс Габдулла улы Сафиуллин турында хәл кадәренчә җыеп, бер сүз әйтергә телим. -
8 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (ахыры)
Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм...