Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Әдәбият фәне аксакалы

Тынгысыз каләм иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин һаман әдәбият фәне, тәнкыйте, проза өлкәсендә өзлексез эзләнә, укучыларга яңадан-яңа әсәрләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итеп яши. Аның иҗатының озын гомерле, үрчемле һәм зәвыклы булуы әдәбият сөючеләрне сөендереп тора.

ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИНГА 85 ЯШЬ 

Без, җир кешеләре, ике үлчәмдә яшибез: вакыт һәм урын киңлекләрендә. Әмма аларның яшәү өчен биргән мөмкинлекләре бер-берсеннән нык аерыла. Урын киң күңелле, әле йөрәгең тибә икән, ул үзенең бер мөешендә тереклек итү мөмкинлеген кызганмый. Ә менә вакыт бу яктан кырысрак, ул гомерне чикләргә ярата.

Мондый уйланулар күңелебезгә Тәлгат Нәбиулла улы Галиуллин шәхесе һәм эшчәнлеге турында фикер йөртү барышында туа икән, бу, мәгълүм бер җырда әйтелгәнчә, һич тә юкка түгелдер. Каләм ияләренең иҗат нәтиҗәләрен, язучымы, шагыйрь булсынмы, әллә әдәбият белгече, яки тәнкыйтьче дисеңме, эзлекле рәвештә вакыт яктылыгына куеп караучы, еллар, чорлар рентгены ярдәмендә үтәли күз ташлау сәләтенә ия шәхеснең асылын ачыклый башласаң, шулай ук Тәлгат Галиуллин исеме дә аңга килә. Китап киштәләребезгә ул куйган хезмәтләрнең исемнәрен генә хәтердән уздырыйк: «Еллар юлга чакыра», «Безнең заман – үзе җыр», «Заман сулышы», «Гомер учагы», «Замана балалары»... Әлеге «заман», «еллар», «гомер», «гасыр», «дәвам» сүзләренең вакыт төшенчәсе белән бәйләнешле гыйбарәләр икәнлеге бәхәс тудырмый. Аларны шушы рәвешле киң мәгънәдә кулланучы авторның вакытка төшенчә итеп кенә түгел, бәлки ниндидер тирән мәгънәләр салырга омтылганы шәйләнә. Әйе, иң гадел һәм дөрес хөкемдар – вакыт. Т.Галиуллин кыл иләкне эстетик бәяләүнең төп коралы итеп алган икән, бу аның хакыйкый үзәкне табуны тәэмин иткән акыл камиллегенә ия икәнлеген күрсәтә. 

Иҗат, фән белән кызыксынып китү бервакытта да очраклы урында гына барлыкка килми. Моның өчен элгәрләр тудырган тәҗрибә һәм мохит булуы шарт. Бу бик күп олуг шәхесләр мисалында расланган хакыйкать. Т.Галиуллинның бәхетенәдер, аңа остазларның да фәндә иң абруйлылары туры килә. Әйтик, күренекле галим Х.Госман, университетта эшләвенең башыннан ук, биредә татар шигъриятен һәм нәзари, һәм гамәли яктан эзлекле өйрәнү мәктәбенең фәнни нигезен салды. М.Бакиров, Ш.Садретдинов, З.Мәҗитов, Х.Миңнегулов, Ә.Шәрипов кебекләр шушы мәктәпнең талантлы шәкертләре булды. Алар шигъриятебезнең тамырларын барлауны ерак дәверләрдән башладылар һәм ныклы нигезгә куйдылар. Бу өлкәдәге борынгы традицияләрне хәзергеләре белән үреп өйрәнүдәге Н.Юзиев эзләнүләрен  аерым искә алырга кирәктер, чөнки ул хезмәтләре белән бу өлкәдәге үсешне тагын да бер баскычка күтәрде һәм эстафетаны Т.Галиуллинга тапшырды. Тәлгат Нәбиулла улы, моңа кадәр эшчәнлеген башка мохитләрдә дәвам иттерсә дә, үзенең шушы фәнни мәктәп шәкерте икәнлеген онытмады, өлкәннәрдән мирас булып калган юнәлешне тиешле югарылыкта дәвам иттерүне намус эше дип карады. Аннан инде, альма-матерга әйләнеп кайтып, турыдан-туры әлеге фәнни мәктәпнең эшчәнлеген тагын да бәрәкәтле итеп җәелдереп җибәрүдә үзен тынгысыз галим һәм оста оештыручы итеп раслады.  Шул рәвешле, Казан университеты күп еллар буена татар шигърияте фәненең үзәгендә торды дип, авыз тутырып әйтәбез икән, шуңа бәйле рәвештә ике гасыр арасында шушы эзләнүләрнең уртасында булган Т.Н.Галиуллин хезмәтләрен дә тәкъдир итәбез дигән сүз. 

Татар әдәбияты белемендә, тәнкыйтендә, соңрак проза әсәрләре тудыруда, бөек шагыйребез әйтмешли, «ат уйнаткан», белем-мәгърифәт таратуда армый-талмый эшләп килүче Тәлгат Галиуллин, чыннан да, үз тормышында нинди генә игелекле юллар сапмады да, үзе белән иҗади сәфәргә алып чыгып, кемнәрне генә хәерле сукмаклардан кертеп җибәрмәде? Алар тора-бара үзләре дә, әлеге сукмакларны киңәйтә-киңәйтә, алгарышны тәэмин итүдә остазлары үрнәгендә хезмәт куялар. 

Татар шигърияте – төрки халыклар арасында аеруча камиллеккә ирешкән сүз сәнгатьләреннән берсе. Егерменче гасырга ул бик зур казанышлар белән килде. Аның бүгенге хәлен өйрәнү өчен, гасырлар түрендәге үсеш тарихын һәм кануннарын белү таләп ителгән кебек, үткәне турында уйланганда да, хәзерге казанышларын исәпкә алып эш итми булмый. Шигъриятебез зур булган кебек, шөкер, аны өйрәнүче галимнәребез дә була торды. Бу юнәлешнең дәвамчанлыгын тәэмин итәргә, сүз сәнгатебез фәнен аның үзенә бәрабәр югарылыкта тотарга кирәк иде. Фән үсешенең барышы, телиме-теләмиме, Т.Галиуллин җилкәсенә дә әнә шундый йөк салды. 

«Телиме-теләмиме» дип әйтү сүз сөрешендә генә килеп чыккан гыйбарә. Теләмиме соң? Дөресендә, Т.Галиуллин шушы миссияне үтәү өчен туган кебек тоела. Ул бу хакта үзе дә уйланган. Тәрҗемәи хәленә багышланган бер язмасында болай ди: «Табигатьхуҗабыз, туган анам сурәтле фикерләү хасиятен иңдереп тудыргандыр». Чынлыкта да ул шигъриятне өйрәнүне башыннан ук кыйбла итеп алды да шул юлыннан бервакытта да тайпылмады. Аны шигърияткә тагын да гашыйк итүче Г.Тукай булды дип әйтү дөрес булыр. Т.Галиуллин бөек шагыйребез иҗатын гомер буе өйрәнә, башка авторларга мөнәсәбәтле, яки гомуми темаларга карата язылган хезмәтләрендә дә даһиебыз мирасына мөрәҗәгать итү аның өчен гадәти хәл. Шунысы мөһим, Г.Тукайны, милли сүз сәнгатебез кысаларында гына түгел, дөнья әдәбиятлары контекстына караш ташлап бәяләргә дә омтыла. Нәкъ менә шул чолганышта, ягъни дөнья классикасы югарылыгында фикерләүдә, Г.Тукайның милли һәм хосусый хасиятләре ачыла да. Шул рәвешле, фәнни тикшеренү юнәлеше үзе иҗади диалоглар мәйданына алып чыга. Галимнең җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән «Г.Тукайның Казан чоры иҗаты – дөнья әдәбияты белән керешүдә югары баскыч» дип исемләнгән мәкаләсе аның бу мәсьәләдәге җыеп әйтелгән сүзе буларак кабул ителә. Үзе икрар иткәнчә, әле Г. Тукай иҗатында рус һәм Көнчыгыш әдәбиятлары параллельлеге мәсьәләсе төгәл генә ачыкланып бетмәгән. Әмма бу чикләрне киңәйтүдә, әлеге аспектны Көнбатыш Ауропа әдәбиятлары мәйданында карауда күпмедер башлангычлар булса да (әйтик, Э.Г.Нигъмәтуллин хезмәтләрендә), әмма аны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә хәл ителгән дип карап булмый. Галим әлеге гамьне фәнни җәмәгатьчелек алдына кую ягыннан гына түгел, бәлки бу юнәлешне гамәлдә дәвам иттерергә алынуы белән хөрмәт уята. Галим җыйнак кына мәйданда шушы зур бурычны хәл итүнең юлларын күрсәтә һәм Г.Тукайның, шагыйрь һәм фикер иясе буларак, дөньякүләм танылган корифейлар янында һич тә икенче планда калмавын, бәлки алар фикер йөрткән юнәлешләргә һәм образлылык тудыру чараларына милли төсмерләрне табигый кушу юлы белән үзеннән өлеш өсти алуын күрсәтә.

Бу җәһәттән хезмәттә Г.Тукай тарафыннан У.Шекспир, Һ.Һейне, Ф.Шиллер, В.Гёте мирасларыннан этәрелеп китеп иҗат ителгән әсәрләр яки ирекле тәрҗемәләр тикшерү объекты итеп алына. Галим әлеге дөнья классикларының образлы фәлсәфи фикерләүләренең хасиятләрен яхшы сиземли һәм шуларның татар шагыйре иҗатына саркып чыгуының нечкәлекләрен күзәтү һәм билгеләүдә кыенлык кичерми. Әлеге мәкалә, күләме белән зур булмаса да, зур тикшеренүләр үткәрүне таләп иткән һәм бу юнәлешле әдәбиятны шактый җентекләп өйрәнү нәтиҗәсе булып барлыкка килгән. Чит телләрдә дә басылып чыккан очракта, ул бөек шагыйребез шәхесен һәм иҗатын дөньяның башка төбәкләрендәге фикер ияләренә танытуда мөһим бер адым булыр иде.

Әллә кечкенәдән үк шигырь яраткангамы, әллә Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә шигърияткә аерым бер игътибар биреп укытулары нәтиҗәсеме, ул татар шигъриятенең бөтен үсеш тарихын үзе барлап чыгуны ният итә. Югары белем алып, туган уку йортында бер-ике ел ассистент булып эшләү чорында аның бу омтылышы тагын да ныгый төшә. Әмма әлеге колачлы өлкәнең кайсы кырыеннан тотынып тикшерә башларга? Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүче, халык авыз иҗаты буенча беренче фән докторы Х.Ярми аны бирегә эшкә чакыра, аспирантурага да ала. Биш-алты елда, шактый киеренке эшләү нәтиҗәсе буларак, «Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты» дигән темага диссертация әзер була, һәм ул уңышлы яклана.

Сүз дә юк, диссертация әзерләү – дәвамлы һәм җаваплы эш. Шунысы мөһим, чын фән әһеле үзе ирешкән әлеге фәнни дәрәҗәсен аннан соңгы хезмәтләре белән даими аклап торырга тиеш. Утыз яшьтән узып баручы галим моны яхшы аңлый. Дөресендә, фәнни эзләнүләр инде аның яшәү рәвеше булып әверелә. Ул ел арты ел әдәби җәмәгатьчелеккә яңадан-яңа хезмәтләрен тәкдим итеп килә. Мондый эзлекле, максатчан үсеш тагын да югарырак нәтиҗә бирергә тиеш иде. Шулай булды да. Ниһаять, 1981 елда Т.Галиуллин, Алма-Атыга барып, тугандаш казакъ галимнәре алдында иң югары фәнни дәрәҗә алу өчен имтихан тота – докторлык диссертациясен яклый. Шулай итеп, татар әдәбияты белеме даирәсендә тагын бер тынгысыз эзләнүче пәйда була.  

 Ник дигәндә, аның һәрбер хезмәте әдәби сүзнең кадерен белүчеләр тарафыннан игътибарсыз калдырылмый, алардагы фикерләр, карашлар башка коллегаларының аңына күчә, цитаталар рәвешендә төрле авторларның мәкаләләрендә, монографияләрендә урын ала бара. Бу аның фән даирәсендә генә түгел, гомумән, җәмгыятьтә тоткан урынын да билгели. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис әйткәнчә, «галим һәм тәнкыйтьче абруйлы шәхес булганда гына язучы аның сүзенә колак сала, укучы ышана». (Харис Р. Заманга диагноз куючы // Ватаным Татарстан. – 2019. – 2 апрель. – Б. 3). Шунысы бар, абруй үзеннән-үзе генә барлыкка килми, ул кешенең шәхси сыйфатларыннан, кылган игелекле эшләреннән, халык алдындагы бурычларына намуслы мөнәсәбәтеннән җыела. Аны казану дәвамлы һәм күп хезмәт куюны таләп итсә, шул ирешелгәннәрне саклау һәм үстерү гомер буена барырга тиешлеген дә йөкли.

Т.Галиуллин – ХХ йөз татар шигъриятенең үсешен бербөтен итеп өйрәнгән галим. Үзебез дә шул гасырдан килүчеләр буларак, бик яхшы беләбез, артта калган йөз еллык ил халкы өчен, гомумән алганда, бик катлаулы булды. Болар, әлбәттә, чынбарлыкның сәнгатьчә чагылышы буларак, матур әдәбиятка да кагылды. Галим гасырның төрле борылышларындагы шушы хәрәкәт барышының шигърияттәге гәүдәләнешен шактый эзлекле концепциягә нигезләнеп өйрәнде. Шунысын да искәртергә туры килә: бу очракта шигърияттәге дип кенә әйтү аның хезмәтләрен тарайтыбрак күрсәтү булырга да мөмкин. Аның уйланулары, чынбарлык каршылыкларының әдәбияттагы гәүдәләнешен өйрәнүдән килеп чыгучы фәнни нигезләнгән нәтиҗәләре сүз сәнгатенең тулаем торышына да карый иде. Бу нәрсә әдәби мираска – ул аерым бер иҗатчыга карыймы, әллә билгеле бер чоргамы – гомуми тенденцияләрне күрү максаты белән якын килү ихтыяҗын да тудыра. Һәм шуңа күрә, мәсәлән, бер жанрга караган әсәрләр турында фикер йөрткәндә, тулаем әдәбиятка хас сыйфатларның шәйләнүе гаҗәп түгел. 

Сыйнфыйлык идеологиясе хакимлеге чорында бу бигрәк тә шулай булды. Чөнки әдәбиятка (сәнгатьнең башка төрләренә дә) уртак таләпләр куелу, алардан идеология ягыннан бертөрлелекне таләп итү бу «бергәлекне» тагын да көчәйтте. Сәяси карашлар өстенлек итү сәбәпле, сәнгатьлелек икенче урындагы бурыч булып калды. Әмма эстетика кануннары буенча, матур әдәбият иң әүвәл образлылык, сәнгатьлелек гәүдәләнеше булырга тиеш. Менә шушы сәяси-иҗтимагый шартларда сәнгатьлелеккә урын каламы? Калса, күпме дәрәҗәдә? Һәммә өлкәдә пролетариат диктатурасы шигарьләре хакимлек иткәндә, аның кагылгысыз үтәлергә тиешле таләпләре астында сәнгатьлелек үзенең яшәүчәнлеген ни дәрәҗәдә күрсәтә ала? 

Т.Галиуллин исә егерменче-утызынчы еллар шартларында да аерым шагыйрьәдипләребезнең халык тарафыннан яратылып укылырлык, эстетик ләззәтләнү алырлык әсәрләр иҗат итә алуларын күрсәтергә омтылды. Ягъни аның бу теманы күтәреп чыгуы, нигездә, шушы максатны күздә тотты. Дөрес, әле аның хезмәте язылган җитмешенче елларда да мәгълүм идеология басымы юкка чыкмаган иде. Ләкин инде сүз бара торган унъеллыклар тарихка тапшырылган, бигрәк тә сугыш елларында язучылар үзләрен кысып торган кыршауларның бераз гына булса да бушануларын сизеп калган, һәм, ниһаять, алтмышынчы еллар башындагы «җепшеклек» чоры булып узган иде. Димәк, Т.Галиуллин хезмәте бөтенләй башка шартларда язылды, автор ул көннәр өчен дә шактый чамалы булган мөмкинлекләрне үз ниятләрен тормышка ашыру максатларында файдалана алды. Билгеле булганча, «җепшеклек» чоры нәтиҗәсендә бераз тышаулардан арынган каләм ияләрен алтмышынчы еллар урталарыннан соң яңадан киртә арасына кертү омтылышы инде барып чыкмады, шул көенчә алар әкренләп сиксәненче еллар урталарыннан «үзгәртеп кору» елларына барып тоташты. Нәкъ менә шушы вакытта әлеге социалистик реализм дигән үз заманында нык тамыр җәяргә тиеш булган кыршауга дәлилле бәя бирергә кирәк иде. Моның өчен нык әзерлек, татар әдәбиятыннан тыш, ил һәм дөнья сүз сәнгатьләреннән дә яхшы хәбәрдар булу кирәк иде. Әдәбияттагы, алдарак искәртелгән реализм, романтизм кебек төрләрнең бихисап хасиятләрен,  гамәли каләм тибрәтүдә дөнья илләрендәге тенденцияләрне, стильләренең тотрыклы һәм үзгәрүчән табигатьләрен, бигрәк тә индивидуаль иҗаттагы чагылышларын татар сүз сәнгате яктылына куеп карау таләп ителә иде. 

Фәнни фикерләү барышының ачык һәм дәлилле булуын тәэмин итүнең төп шарты – өйрәнү өчен алынган мәүзугны төбенә төшеп белү. Шуннан башка җәмәгатьчелек көткән мондый колачлы хезмәтләрнең барлыкка килә алмавы бәхәссез. Т.Галиуллин моңа әзер иде. Шуңа күрә ул китапларында һәм башка чыгышларында  совет чоры шигъриятендә реализм традицияләре үсешен «социалистик» дигән аергычсыз гына карауга өстенлек бирә дә. Һәрхәлдә, гомуми контексттан моны аерып карау кыенлык тудырмый. Рус телендә әлеге мәсьәләгә багышлап чыгарган монографиясен «Дыхание времени» дип атавы да юкка гына булмавын әйтергә кирәк. Эстетик фикерләүгә заман мохите ясаган тәэсирне ачыкламый торып, алга куелган мондый бурычны башкару мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта Т.Н.Галиуллин, җитмешенче еллардан торып, узган унъеллыкларны бары тик кара буяулар белән сыйфатлау юлыннан да китмәде. Чөнки идеология беренчел дип каралган бу чорда да бездә бөтенләй үк сәнгатьчә камил әсәрләр тумады дип кистереп әйтүдән сакланырга кирәк иде. Т.Галиуллин моны яхшы аңлады, иң мөһиме укучыларына да төпле итеп җиткерә алды. Бүгенге көндә юк-юкта совет чоры әдәбиятына тулаемы белән бары тик тискәре мөнәсәбәт күрсәтергә омтылучыларга да аның хезмәтләре дәлилле җавап булып торалар. Аларның бүгенге һәм киләчәк өчен әһәмиятле якларының берсе шунда. 

Т.Галиуллин, күпчелек әдәбият галимнәренә хас булганча, фәнни эзләнүләрне хәрәкәттәге эстетика булган тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге белән бергә үреп алып бара. Аның каләменең бу ягы беренче мәкаләләрендә һәм җыентыкларында ук күренде. 1972 елда басылган «Яңа үрләр яулаганда» исемле китабында әлеге сыйфат тәмам ачыкланган иде инде. Ул «Тормыш – шигърият чишмәсе» дигән бүлек белән башлана. Яшь галим игътибарын шигъриятебезне колачлап өйрәнүгә туплый. Каләменең бездәге авторларның иҗат мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен һәм әсәрләрен нигезле белеп тибрәнүен күрми мөмкин түгел. Менә шушы сыйфат аңа шагыйрьләрне берәм-берәм дә, төркемләп тә тиешле чолганыш яктылыгына куеп карау мөмкинлеген тудыра. Шуңадыр, ул биргән бәяләр бүген дә үз көчендә кала.

Шулай да аның аеруча мәхәббәт белән караган шагыйрьләре бар: Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Чөнки әлеге аксакал осталар үзләренең каләмле сизгер кулларын алтмышынчы-җитмешенче еллар шигъриятенең йөрәк пульсында тоттылар, әсәрләрендә замандашларының уй-хисләрен аеруча калку итеп бирә алдылар. 

Әдәбиятка ышанычлы адымнар белән кереп баручы Т.Галиуллин иң әүвәл шигъриятебездәге соңгы унъеллыклардагы куанычлы хәлләргә сөенә, шушы нәрсә аның үзенең дә күңелен эзләнүләргә этәрә. «Муса Җәлилнең героик лирикасы аны дөнья киңлекләренә алып чыкты. Нахакка җәберләнгән Хәсән Туфанның поэзиясе яңадан укучыга кайтты. Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Нәҗип Думави кебек шагыйрьләрнең иҗаларына да тиешле бәя бирелде» (Галиуллин Т. Яңа үрләр яулаганда / – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – Б. 3.). Ул дөрес билгеләгәнчә, шигърияттә яңа хәл туа: әле тәкъдир ителгән шагыйрьләр иҗатының дәвамы булырлык талантлы каләм тибрәтүчеләр бар икән. Шул фонда иҗат итүчеләрдән тагын да өлгергәнлек, сәнгатьчә камиллек таләп ителә. Алар шуңа ирешкәндә генә, шигъриятебезнең гомуми торышы алга китәчәк. Менә шушы йогынтының көче алга таба да Т.Галиуллин тарафыннан барлана, исәпкә алына. Бу җәһәттән ул хәзерге шигъриятне үзе табынган Г.Тукай, С.Хәким, Х.Туфан, М.Җәлил, Ф.Кәрим иҗат көзгеләренә куеп карауны кулай күрә. 

Т.Галиуллинга, шул рәвешле, шигъри әдәбиятны тирән өйрәнү, колачлы итеп иңләү һәрвакыт яңа сүз әйтү мөмкинлеген бирде. Борынгы мифологиягә, урта гасырлар әдәбиятыбызның байлыгына, аннан соңгы дәверләр шигъриятенә таянып фикер йөртү аның язганнарын ышанычлы һәм дәлилле итә. Алай гына да түгел, аның хезмәтләрендә аерым шагыйрьнең кайчандыр үзе тудырган традицияләрне үстерү юнәлешендәге иҗади хәрәкәтен эзлеклелектә тикшерү вә өйрәнү уңышлы юлларның берсе булып кабул ителә. Әйтик, шул ук Х.Туфанның «Ант» поэмасы турында  сүз алып барганда, Т.Галиуллин нәкъ шулай итә дә. Шунысы мөһим: бу әле Х.Туфан үзе исән вакытта башкарылды, аның хуплавына лаек булды. 

Галимнең тагын бер күзәтүе кызыклы. Ул утызынчы елларда халык иҗатына мөрәҗәгать итүнең гомуми төс алуын билгели. Фольклордан, мифологиядән аерылган әдәбиятның тамырсыз агач кебек ямен җуюы күптән расланган. Бу юлда, чыннан да, «Алтынчәч» (М.Җәлил), «Котып батыр» (Ш.Маннур), «Зөлхәбирә» (Ә.Фәйзи), «Асылгөл» (Ә.Ерикәй) һәм башка әсәрләр иҗат ителә. Сугыш вакытында фольклор мотивы тагын да көчәеп китте, җырларда, шигырьләрдә аеруча урынлы яңгыраш тапты. Галим, боларны әтрафлы өйрәнеп, әдәбиятыбыз үсешендәге мөһим катламнарның барлыкка килү юлларын ачып бирә. 

Т.Галиуллин тикшеренүләрендә, шул рәвешле, шигъри-эстетик тарихыбыз билгеле бер вакыт аралыгында гына тукталып калмый. Әлеге дәверләр аның өчен бербөтен итеп карала. «Хәзерге шигърият» дигән мәкаләсе (Мирас. – 1996. – № 7-8. – Б. 98-122) шушы яктан кызыклы. Ул Н.Юзиев тарафыннан әйтелгән бүгенге шигъриятнең хасиятен билгеләүче фикерләрне китерә дә шулар турында укучылар белән бергәләп уйлана. Нәтиҗәдә элгәренең карашларын һәм төгәл фикерләрен тагын да баета, әдәбияттагы яңалыкларны бер-бер артлы күздән кичереп, саллы гомумиләштерүләр ясый. Х.Туфан, С.Хәкимнәргә ялганып киткән, ә кайберләре бергә атлаган шагыйрьләребез Н.Арслан, Г.Афзал, С.Сөләйманова, И.Юзеев, Ә.Баянов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Ш.Галиев, Роб.Әхмәтҗанов, Р.Миңнуллин, Р.Гатауллин, Р.Мингалим һәм башкаларның гаять бай иҗатларының, гомуми тенденцияләрдән аерып алып, индивидуаль үзенчәлекләрен объектив бәяләү җиңел бурычлардан түгел. Моның өчен Т.Галиуллиндагы фәнни әзерлек һәм фикер үткенлеге булу кирәк. 

Ә менә Ә.Рәшит иҗатына ул монографик планда килә. Моны ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның йөз еллыгы уңае белән эшли (Галиуллин Т. Тарих мизгелләре // Казан утлары. – 1997. – № 11. – Б. 171-175). Эш шунда: Ә.Рәшит тарихи шәхесләребезгә багышлап трилогия иҗат итте. «Сөембикә», «Колшәриф», «Мөхәммәдьяр» дип аталган поэмалары шул еллардагы әдәбиятыбызда сизелерлек вакыйга булды. Бу әсәрләр турында язган Т.Галиуллинны без тарихны һәм хәзергене оста үреп уйланучы фәлсәфәче сыйфатында күрәбез. 

Сиксәненче еллар урталарында ул «шигъриятебез олыгая бара түгелме?» дип чаң сукты, яшь талантларның көттереп кенә килүләренә хафаланды. Шигъриятне яшьлекнең яратуы бәхәссез хакыйкатьтер. Талантның көттереп кенә тууы да табигый нәрсә, әлбәттә. Г.Тукай әйтмешли, көтеп алынган кадерлерәк була. Тик шулай да ул бу елларда олы шигърияткә килүдә өзеклек хасил булуын күрде. Шигырь язучылар күп, ләкин «Таныш моңнар»ны иҗат итеп, шунда ук шигъриятнең түреннән урын алган И.Юзеев кебекләр һаман да көттерә шул әле. Шушылый олы таләпләр куеп сөйләшкәндә, әлбәттә, Т.Галиуллин сүзендә хаклык бар иде. Бәхеткә, егерме беренче йөз башында бу җәһәттән уңай якка үзгәрешләр сизелерлек булды, әдәбиятка талантлы яшьләр килү ешайды.

Бу елларда ул иҗатчыларны «Кайда сез, Нәфисәләр?» дигән сорау куеп та сискәндерде. Ил күләмендә яңгыраш алган «Намус» романыдай әсәрләрнең сирәк язылуына игътибар юнәлтте. Хәзерге иҗатчының утыз-кырык ел булган элгәрләреннән нык аерылуы образ тудыруга яңача якын килүне сорый, – диде ул. – Яңа буын кешесе, кылган гамәлләре буенча гына түгел, фикерләве белән дә бөтенләй башкача сурәтләнергә тиеш. Хәер, бу тормышның үзендә дә шулай иде инде. Шул ук Г.Бәшировның Гайнаны («Җидегән чишмә»), Ә.Баяновның Наҗары («Мәңгелек бәхәс»), А.Гыйләҗевнең Бибинуры («Җомга көн, кич белән») әйләнә-тирәдәгеләрне рәссамнарча үтәли караш ярдәмендә күзәтүдән барлыкка килгән образлар. Шулар янына Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогиясе дә өстәлде. 

Т.Галиуллинның әдәбият, аерым алганда, проза алдына куйган төп таләбе, һәрвакыт күз алдында булсын өчен, һәр әдипнең эш өстәленә эре хәрефләр белән язып беркетеп куярдай менә бу сүзләрдә гәүдәләнә: «Әдәбият һәрвакыт яхшыны раслау, матурлыкны кеше күңеленә сеңдерү нияте белән яши, идеалга омтыла. Аның төп гаме – заман кешесен сурәтләүдә каләмдәшләренең талымлырак, киләчәккә карабрак эш итүләрен күрергә теләү. Бу – аксиома. Иҗат кешесе, чор белән яши-яши дә, дөнья мәнфәгатьләрен бер мәлгә онытып, үзенең уй-хыяллары, борчулары белән язу өстәле янында берүзе кала. Индивидуальлек дигән нәрсәнең төбендә художник буларак шәхеснең өлгергәнлеге ята».

Боларга аерым тукталуның сәбәбе бар: әлеге проза турында уйланулары юкка гына булмаган икән, аның иҗатында борылыш барлыкка килә – ул проза әсәрләре иҗат итә башлый. Моңа аның каләмдәшләре дә гаҗәпләнде. Чөнки шигъриятне өйрәнүче галим шигырьләр дә язса, табигыйрәк булыр иде сыман. Күрәсең, аның күңелен борчыган, кулына язучылык каләмен алырга этәргән сәбәпләр, шигырь кысаларына гына сыймаган, роман киңлекләрен даулаганнар. Бу – аның прозага багышланган иң уңышлы мәкаләсе булса кирәк. Биредә язучылар өчен дә, галимнәргә дә методологик нигез булырлык фикерләр һәм халкыбыз тарихына кагылышлы гаять гыйбрәтле фактлар һәм алар турында уйланулар тупланган. Шуннан соң Т.Галиуллин иҗатында алгы планга публицистика да чыга. 

Шунысы әһәмиятле, Т.Галиуллин тормыш ваклыкларыннан һәрвакыт югары булып кала белде. Ул – табигате белән олы җанлы, киң колачлы кеше. Югары идеаллар хакына, халкыбыз, әдәбиятыбыз мәнфәгатьләре өчен, дөреслек һәм гаделлек тантанасы наменә кайчак ул үзенә зыянга да эшләргә мөмкин икән. Аның каравы ул кешеләр күзенә тыныч карый ала, кулыннан килгәнне вакытында гамәлгә әверелдерүе аңа канәгатьлек китерә. Эш-гамәлләрендә гадел, матур уйларына тугры калу – ислам динебезнең нигезендә ята торган төп таләп. Тәлгат Нәбиулла улының хаҗ сәфәренә баруы да юкка гына түгел. Мондый гаять мәшәкатьле олы юлга чыгарга күңелендә изге ниятләр булмаган кеше җөрьәт итә алмый. Күрәсең, аның нәсел-нәсәбендә үк пәйгамбәрләрне олылау, аларга тартылу көчле булган. Әтисенең исеме шул турыда сөйли булса кирәк. Нәби, исем компоненты буларак, пәйгамбәр, илче мәгънәсенә туры килә. Без Тәлгат Нәбиулла улын хәзер хаҗи дип йөртәбез икән, бу аның барлык кылган игелекле эшләренә, яшәү рәвешенә, кешеләргә булган ягымлы, әмма таләпчән мөнәсәбәтенә ихтирам билгесе булып та яңгырый.

Тынгысыз каләм иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин һаман әдәбият фәне, тәнкыйте, проза өлкәсендә өзлексез эзләнә, укучыларга яңадан-яңа әсәрләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итеп яши. Аның иҗатының озын гомерле, үрчемле һәм зәвыклы булуы әдәбият сөючеләрне сөендереп тора. 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев