Хәтер -хатирә рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 март 2026 - 09:00
ИКЕ УТ АРАСЫНДА
Әмма педагогия институтында онытмаган булганнар икән, ике-өч көннән мине ректорга чакырдылар. Профессор Мирфатыйх Зәкиевне читтән генә күреп беләм, шулай да аның белән кара-каршы сөйләшкәнем юк иде. Күренекле тел галиме булса да, ул студентлар белән әллә ни эшләми иде, ахрысы. Мәсәлән, аның бер вакытта да, аудиториягә кереп, безгә дәрес биргәне булмады. -
17 февраль 2026 - 17:00
«ПРИНЦЕССА КЕБЕК ГҮЗӘЛ БУЛ!» – ДИДЕ РАЗИЛ АБЫЙ
Разил абый Вәлиев турында аерым язасым килә. Ул безнең «Ялкын»да җаваплы секретарь иде. Мәскәүдә атаклы М.Горький исемендәге Әдәбият институтында Лев Ошанин классында укып кайткан. -
2 февраль 2026 - 17:00
Барон Мюнхгаузен... Габделхәй абый?.
Минем өстәлдә дә тау кадәр хатлар өеме. Барысына да җавап язарга кирәк. Рәсемнәр, шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр җибәрәләр. Көн саен йөзләп хат килә! Һәр хатка җавап язарга кирәк. Язмасы журналда басылырлык булмаса да, җавап хатын җылы итеп, баланың күңелен төшермәслек итеп язарга дип аңлаттылар. Редакциянең «фирменный» кәгазенә менә шундыйрак хатлар сырлый башладым...