ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Мин, берничә мәкалә бастырганнан соң, шундый нияткә килдем: Гариф Ахуновның иҗат портретын эшләп чыгарга кирәк. Бөтен көчемне шундый хезмәт язуга туплап, ике-өч ай эчендә бу эшне дә башкарып чыктым. Хезмәтне кайда бастырырга? Әлбәттә, ул еллардагы бердәнбер мөмкинлек, ул да булса “Казан утлары” журналына тәкъдим итү.
– Шулай да чыгышны сезгә ясарга туры килә инде. Мин үзем, кайбер сәбәпләр аркасында, Гариф Ахунов иҗаты турында мондый киң даирәдә сөйли алмыйм.
Мин инде, Хәмитов яңадан әйтмәсә дә, бу эшнең үземә каласын сизгән идем. Шуңа күрә чыгышымның эчтәлеген һәм төзелешен күңелемнән барлый да башладым. Чөнки кулга каләм алып әзерләнергә вакыт бөтенләй дә калмаган. Башка күптөрле мәшәкатьләрем арасында гына, мин күңелемнән генә сөйләсе сүзләремне бер җепкә тезәргә тырышып йөрим.
Ниһаять, Гариф Ахунов килде. Аны декан, кафедра мөдирләре һәм укытучылар урамга чыгып каршы алдылар, бер студент кыз аның кулына чәчәк бәйләме тоттырды. Аны туп-туры очрашу буласы аудиториягә алып керделәр. Филология белгечлеге буенча укучы студентларның күбесе – кызлар. Аудитория тулы кызларны күргәч, Гариф абый иркен итеп елмаеп куйды.
– Кызларыгыз күп икән, мин каушап та куйдым әле, минем иске авыздан бу кадәр кызларны кызыксындырырлык нинди яңа сүз чыгар икән?
Барысы да иркенләп көлеп куйдылар. Менә шушы урында инде мин каушап калдым. Чыннан да, аудиториягә факультетның иң-иң күренекле галим-укытучылары, өлкән курс студентлары җыелган. Минем әле Гариф абыйның үзе белән танышлыгым да әлләни түгел. Әсәрләрен дә барысын да беләм дип әйтә алмыймдыр. Ник дигәндә, мин борынгы әдәбиятны, татар-рус әдәбиятлары бәйләнешен укытам. Чыгышым өзек-тәтек килеп чыкмаса ярый инде.
Гариф абый белән рәттән өстәл артына Анастасия Михеева, Фәләх Хәмитов, Ефим Бушканец, Николай Муньков, Лия Шакирова, Зоя Старицына кереп утырдылар. Михеева кыскача гына кереш сүз әйтте һәм Хәмитовка карады. Бу аның алга таба кем сөйли дип соравы иде. Хәмитов тыныч кына тавыш белән:
– Фәрхәт Гыйльмулловичка сүз бирегез, – диде.
Бу сүзләргә исе киткән Михеева шактый аптыраулы тавыш белән:
– Язучы Гариф иптәш Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру өчен, сүз татар әдәбияты кафедрасның өлкән укытучысы Фәрхәт Гыйльмулловичка бирелә, – дип урынына утырды.
Барысы да тынып калды. Шулкадәр тыныч, чебен очса, аның тавышы да ишетелер иде кебек. Президиум өстәле янына мөнбәр куелган. Минем исә анда куеп укырлык кәгазьләрем юк, шуңа күрә мөнбәрдән читкәрәк чыгып бастым. Озын гына пауза килеп чыкты. Дөресендә, мин сүзне нидән башларга белми аптырып та калган идем. Һәм кинәт башыма шундый уй килде: нигә әле чыгышымны студентларга сорау бирүдән башламаска? Һәм залга шундый җөмлә ташладым:
– Сезнең “Яшьлек яме” дигән әсәрне укыганыгыз бармы?
Зал тынып калды. Үзе озын, үзе чандыр гына егет кул күтәрде.
– Рамазан Кәбиров. Сез бу әсәр белән танышмы?
– Әйе, мин аны яхшы беләм, дип уйлыйм.
– Бик яхшы. Сиңа әсәрдәге геройларның кайсысы ошады? Һәм ни өчен?
– Әлбәттә, Таһир образы. Ул университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Кайбер намуссыз кешеләр аны никадәр авыр хәлләрдә калдырырга тырышсалар да, ул, саф күңелле булуы аркасында, гадел юлда булуын раслый.
– Сез бу әсәрне студент булгач укыдыгызмы, әллә элегрәкме?
– Без аны Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә укыганда ук белә идек инде. Аны бездә укымый калган укучы булмагандыр дип беләм. Менә мин үзем институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килгәнмен икән, миңа бу юнәлешне әнә шул Таһир образы күрсәтте дип әйтә алам.
– Беләсезме, яшьләр, Таһир образының прототибы кем?
– Белмибез.
– Менә күрегез һәм белегез инде, бу кеше бүген безнең белән очрашуга килде. Ул – Гариф абый Ахунов.
Зал алкышларга күмелде.
Миңа инде шуннан соң сөйләп китү шактый җиңеләйде. Чөнки залда кунагыбыз белән чын-чыннан кызыксыну барлыкка килде. Көтмәгәндә сүзне “Яшьлек яме” әсәреннән башлау, кайсы яктан караганда да, отышлы булды.
Инде әйтелгәнчә, повестьта сүз татар теле һәм әдәбияты белгечләре булырга әзерләнүче студентлар тормышы яктыртыла. Анда сурәтләнгән хәл-әхвәлләр залда утыручыларга бик яхшы таныш һәм аңлаешлы. Алар үзләре дә шундый ук мәсьәләләр белән көндәлек очрашып торалар. Мин сүзне шулар турында дәвам иттердем дә. Бу китапны барыбыз да укып чыгыйк һәм, анда бәян ителгәннәрне үзебезнең бүлектәге тормыш белән чыгыштырып, сөйләшү уздырыйк дигән тәкъдимем дә тыңлаучылар тарафыннан хупланып каршы алынды. Аларның бердәм кул чабуы шуны күрсәтә иде.
Аннан соң мин әдибебезнең, гомеренең таңында, яшьләргә хас булганча кыюлык күрсәтеп, нефть чыгарылучы төбәккә күчеп киткәнлеге, анда булачак геройларының тормыш-көнкүрешен, эшләрен җентекләп өйрәнүе, шуның нәтиҗәсе буларак, кара алтын табучыларга багышлап берсеннән-берсе уңышлы әсәрләр иҗат итүе, ниһаять, бу эзләнүләрнең аны “Хәзинә” дилогиясен иҗат итүгә китерүе турында шактый җентекле сөйләдем. Ибраһим Газиның “Гади кешеләр” романыннан соң әле нефтьчеләр турында мондый да сәнгатьчә камил әсәр иҗат ителгәне юк иде дип тә өстәдем. Шунысы кыйммәтле, – дидем мин, – Гариф абый үзенең сүз рәссамына хас табышлары белән өлкән элгәреннән тагын да алгарак китте. Бу шулай булырга тиеш иде дә. Шуннан соң инде мин бу уңышның үзенә генә хас нинди сәнгать чаралары белән тәэмин ителүен күрсәттем. “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр” әсәрләрендә кеше образларын сурәтләүдә авторның яңа табышларының чыганакларын ачыклап, тормыштагы кеше белән әдәби образ арасындагы үзенчәлекләрнең охшаш һәм аермалы якларын, аларның гармонияле гәүдәләнешенең нигезләрен күрсәтүне максат иттем. Г.Ахуновның язучылык иҗатына аның бер үк вакытта җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булуының йогынтысын күрсәтүне дә кирәк дип санадым. Иң соңыннан аның “Соңарып килгән бәхет” дигән хикәясенең һәр яшь кеше тарафыннан укылган һәм анда әйтелгән төп фикернең тирәнтен аңланган булырга тиешлеген искәрттем. Төп фикер дигәнем шуннан гыйбарәт: кеше яшәү максатын, бәхеткә илтәчәк юлны никадәр иртәрәк ачыкласа, үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә шулкадәр мөһимрәк. Гариф Ахуновның шушы бер генә
хикәясе дә аны талантлы язучы итеп таныта алган булыр иде. Бәхеткә, аның иҗаты киң колачлы, зур, сәнгатьчә шактый камил, шуңа күрә башка әсәрләре дә укучыларның өстәл китабы була ала. Аның, иҗатчы буларак, шулай ук үзен бәхетле дип санарга хакы бар. “Соңарып килгән бәхет” хикәясендәге Сөбханкуловтан аермалы буларак, ул үзен бәхетле иткән иҗади табышларын гомеренең таңында ук тапты, укучыларны да рухи бәхетле итеп тоярга ярдәм итәрдәй әсәрләр язуын һаман да дәвам итә.
Күз кырые белән генә күреп тордым, Гариф абый мин сөйләгәннәрне бик игътибар белән тыңлады. Ара-тирә бармаклары белән чәчләрен тарагандай итеп алды. Сөйләвемнең кайбер урыннарында рәхәтләнеп көлеп тә алгалады. Һәрхәлдә чыгышым аны мавыктырды. Ә бу сөйләүче өчен иң мөһиме, сине тыңлыйлар икән, димәк, аудитория өчен кирәкле сүз сөйлисең. Ә бу, үз чиратында, сине дә рухландыра, тагын да ышаныбрак фикерләүгә этәрә.
Күрәсең, минем сөйләгәннәр студентларда күп кенә нәрсәләр турында тагын да төгәлрәк белү ихтыяҗы тудырган. Бу аларның язучыга бер-бер артлы сораулар яудыруларыннан күренде. Укытучылардан башка сөйләүче булмады. Ниһаять, сүзне Гариф абый Ахуновның үзенә бирделәр.
– Юкка гына, моңа кадәр сезнең уку йортына килергә вакыт тапмаганмын икән. Югыйсә мине биредә университетлылардан ким белмиләр икән бит. Дөресен әйткәндә, минем иҗатны Фәрхәт абыегыз кебек төбенә төшеп аңлаган кеше әлегә анда да булмады шикелле. Аңа бик зур рәхмәт, әсәрләремне укып кына түгел, бәлки өйрәнеп тә бара икән. Бик кызыклы күзәтүләре бар. Ул сөйләгәннән соң мин үз әсәрләремне тагын да яхшырак аңлап калдым кебек. Ник дигәндә, үзең язасың да язасың, әмма әсәрләрең башкалар күңелендә нинди кайтаваз ала, аны белмисең. Менә бүген мин, автор буларак, күп кенә сорауларыма җавап алдым дияргә була.
Шуннан соң ул студентларның күп кенә сорауларына җавап бирде. “Яшьлек яме” повесте буенча сөйләшүгә мине дә чакырыгыз, дип сүзен тәмамлады.
Гадәттә шулай була бит инде, килгән кунакны чәй эчермичә җибәрмисең. Михеева деканат бүлмәсендә табын әзерләткән икән. Чәй янында Гариф абый миңа тагын мөрәҗәгать итте.
– Мин сине радиода эшләвең буенча беләм. Ә менә әдәбият белгече буларак беренче тапкыр күрүем. Син бу өлкәдә дә үз сүзеңне әйтергә сәләтле егет икән.
Сүзгә Хәмитов кушылды:
– Югары уку йортында эшләгән кешегә фән белән шөгыльләнмичә, кимендә кандидатлык диссертациясе якламыйча ярамый дип беләм. Киресенчә булганда, ул биредә үзенең ныклы урынын тапмаячак. Фәрхәт Гыйльмуллович шушы эшкә дә керешергә җыена. Хәзер бергәләп тема турында уйланабыз. Татар әдәбияты кебек зур әдәбиятта өйрәнү өчен бер лаеклы мәсьәлә табылмыйча калмас.
Мин шунда, тәвәккәллегемне күрсәтеп, әйтеп куйдым:
– Мин инде менә хәзер, ягъни бүгенге чыгышым вакытында өйрәнеләчәк темамны тәгаен таптым...
Хәмитов аптырып, миңа карады.
– Йә, йә, ул нинди тема?
– Гариф Ахунов иҗатының поэтикасы, ягъни сәнгатьчә эшләнеше.
Хәмитов төпченүен дәвам иттерде:
– Ә нигә нәкъ шундый тема?
Мин әле генә, аудитория алдындагы чыгышны ясаганда үзем тапкан җавапны аңлатып бирергә тиеш таптым.
– Гариф абыйның әсәрләрен яраталар, алар турында сөйләшәләр, матбугатта кызу-кызу бәхәсләр дә була. Мин башта ул әсәрләрнең уңышы авторның тормыштагы кызыклы темаларны сайлап алуында гына дип аңлый идем. Әле менә кичә мин Фатих ага Хөснинең “Ни язарга, ничек язарга?” дигән китабын укып утырдым. Әсәреңнең нәрсә турында булуы бик мөһим, ди өлкән әдип, әмма, – ди ул, – тагын да бер мөһим әйбер бар, ул да булса аның ничек язылуы. Мине менә шул “нәрсә” белән “ничек”нең бер әсәрдә ни рәвешле
ярашуы, ягъни гармониясе кызыксындыра. Моны Гариф абый иҗатында күрсәтеп бирү шактый отышлы булыр дип уйлыйм.
Гариф абый сөйләшүне бик кызыксынып тыңлый иде. Ул, ниһаять, йомгаклау интонациясе белән әйтеп куйды:
– Менә аңладыңмы инде, мөдир әфәнде. Яшьләр яңача уйлый, дибез, чыннан да шулай бит. Моңа кадәр дә монографик темаларга язылган хезмәтләрне укымыдык түгел. Аларда еш кына язучының тормыш юлы, иҗаты башыннан алып азагына кадәр түкми-чәчми бәян ителеп килә. Ә менә Фәрхәт язучы иҗатының сәнгатьчә үсеш-үзгәрешен күзәтмәкче була. Монысы аеруча отышлы юл дияргә кирәк. Автор әсәрләренең укылуына ничек ирешә? Ә бу нарсә һәр каләм тибрәтүчене дулкынландыра. Кемнәрнекендер укыйлар, кайберәүләрнең китаплары тузан җыеп ятарга мәҗбүр. Бу тикшеренүдән менә шул сорауга җавап табылачак. Фәрхәтнең нәкъ менә минем иҗатны өйрәнүе мәҗбүри түгел, бездә бу җәһәттән байлык җитәрлек. Әмма бу турыда да язу кирәк.
Аның сүзләренә Анастасия Михеева куәт бирде:
– Диссертация яклаучыдан менә болай дип сорау гадәткә кергән: синең темаңның актуальлеге, ягъни кирәклеге нәрсәдә? Фәрхәт Гыйльмуллович тарафыннан язылачак диссертациянең мөһимлеген Гариф Ахунҗанович әйтте дә бирде.
Гариф абый иркенләп елмаеп куйды.
– Без дә бит җәмгыятьтә яшибез, тормыш белән дә, аның сәнгатьчә гәүдәләнеше белән дә, фән белән дә очрашып торабыз. Роман язу кандидатлык диссертациясе язу белән тиңләшә аламы икән? Әмма аны иҗат итүгә салынган көч, минемчә, шуннан ким булмыйдыр. Әйдәгез, без Фәрхәткә уңышлар һәм көч-дәрман телик.
Менә шулай көтелмәгәндә килеп чыккан әлеге очрашу минем киләчәктә язылачак фәнни эшемнең юнәлеше ачыклану белән тәмамланды.
Гариф абыйны озаткач, Фәләх абый миңа кафедрага кереп чыгарга кушты. Ул шактый кәефсез иде. Ни өчен икәнлеге турында да озак көтәргә туры килмәде. Ул үзе үк әйтеп тә бирде.
– Монографик тикшерүгә лаеклы башка әдипләр дә бар иде. Әмма син Гариф Ахуновны сайлагансың. Инде хәзер кире уйлау да уңайсыз булачак. Ни өчен дигәндә, бу сөйләшү язучының үзе катнашында булды. Сиңа уңышлар теләргә генә кала.
– Ә нигә алай? Сез минем җитәкчем булмаячаксызмы әллә?
– Юк, алай димим. Сез үзегезнең тикшеренү программагызны миннән башка да шактый төзек итеп күрсәтә алдыгыз. Минемчә, эшегезне дә тулысынча мөстәкыйль башкарып чыгарсыз. Формаль рәвештә булса да җитәкче булу шарт дисәләр, мин үз фамилиямне куярга риза булырмын. Мин дә сезнең җиңеп чыгачагыгызга ышанам.
Бу бик тә сәер сөйләшү булды. Ничек инде, әле кичә генә фәнни җитәкче булырга риза иде бит. Ә бүген бөтенләй киресен сөйли. Шулай да мин аңладым: моның сәбәбе мин үзем түгел идем. Гариф Ахунов белән алар арасында ниндидер киртә бар. Ул шуны атлап чыга алмый. Бәлки, тора-бара башкача уйлый башлар әле. Әмма мин үзем өчен чыннан да хәл иткән идем инде – диссертацияне Гариф Ахунов иҗаты буенча язам!
Мин факультетның Гыйльми советы рәисе А.А.Михеева исеменә гариза яздым. Кандидатлык диссертациямнең темасын “Язучы Гариф Ахунов әсәрләренең поэтикасы” дип раславыгызны үтенәм.
Совет утырышында, гаризамны укыгач, доцент Николай Муньков сорау бирде:
– Фәнни җитәкчегезне күрсәтмәгәнсез икән. Гадәттә, теманы раслаганда, фәнни җитәкче дә тәгаенләнә иде.
Анастасия Александровна үзенең сораулы карашын Хәмитовка төбәде. Фәләх Мөслим улы әйтергә тиеш тапты:
– Фәнни җитәкче итеп мине куйсагыз да була
Профессор Зоя Алексеевнаның яңгыравыклы тавышы ишетелде.
– Язгач, җитәкчелек итәргә дә кирәк була, интонациягез буенча, сез чынлыкта җитәкче булырга җыенмыйсыз кебек.
Барысы да көлеп куйдылар. Фәләх Мөслимовичның үзенә дә уңайсыз булып китте, ахры.
– Язгач, җитәкчелек тә итәрмен инде...
Шулай итеп, теманы да, фәнни җитәкчене дә раслап, карар кабул иттеләр. Карарны соңгы вариантта институтның зур советы раслаячак иде. Бер айдан анда да мәсьәлә уңай хәл ителде.
Деканатта эш, кем әйтмешли, тавык чүпләп тә бетерә торган түгел. Бу яктан университетта эш күпкә җайлырак оештырылган, диләр. Анда расписание төзү, аның үтәлешен семестр дәвамында тәэмин итү, лекцияләр укылып беткәч, зур төркемнәрне, гамәли дәресләргә тарату кебек эшләрне алып бару өчен, махсус кешеләр бар икән, аларны диспетчер дип йөртәләр. Ә бездә бөтенесенә мин берүзем. Кафедра мөдирләре белән уку планнарының үтәлешен тәэмин итү, уку-укыту бүлегенә ай саен өлгереш буенча мәгълүматлар биреп бару, уку планының агымдагы үтәлешенең хисабын эшләү, студентларга стипендияләр билгеләү, тулай торакка ордерлар бирү һәм башкалар. Боларның һәммәсе өчен мин җавап бирәм. Дөрес, берәр ел эшләгәч, мондый хисапларны кайсы айның кайсы числосына әзерләргә кирәклеге аңлашыла төшә, инде аякны алдан ук киенеп куясың. Әгәр шушы эшләр бер-ике генә көнгә соңга калса да, факультет турында сүз китә, имеш, тегесе эшләнмәгән, монысының рәте юк. Декан апабыз андый эшләрнең асылын бөтенләй дә белми. Ул, гомер буе партком кебек оешмаларда эшләп, башкалардан таләп итәргә генә өйрәнгән. Шулай да аңа мин башкарырга тиешле эшләр өчен кызарырга туры килми, ни өчен дигәндә, барысын да үз вакытында өлгертергә тырышам. Шуңа күрә ул минем эшемнән канәгать, риза.
Көн буе деканатта шундый бетмәс эшләр белән әвәрә килеп кайкач, өйдә фән белән утырырга көч тә, мөмкинлек тә калмый. Шулар өстенә минем дәресләрем дә бар бит әле. Аларны елдан елга камилләштерә барырга, фәнни нигезләрен ныгыта торырга кирәк. Димәк, диссертация өчен мәгълүматлар туплау, язу өчен ял көннәре, каникул һәм отпуск вакытлары гына кала дигән сүз. Шул ук вакытта миңа матбугатта, газета-журналларда мәкаләләр бастыра
баруны да онытырга ярамый. Андый хезмәтләрең булмаса, диссертация язуыңнан да хикмәт чыкмаячак. Чөнки шундый басылган әйберләрең күренеп бармаса, сине кем яклауга уздырачак? Ә кандидатлык имтиханнары? Син фәлсәфә, чит тел һәм белгечлегең буенча өч имтихан бирергә тиешсең. Чит телне сөйләшә алырлык дәрәҗәдә үзләштеү таләп ителә. Фәлсәфәнең программасы да югары уку йортларыныкыннан нык аерыла. Әдәби иҗат белән бәйле безнең белгечлеккә аеруча катлаулы эстетик мәсьәләләргә үтеп керү һәм фән биеклегендә фикер йөртергә әзер булу кирәк. Менә боларның барысын истә тотканда, фән үрләренең әлеге баскычында яшь кешенең никадәр катлаулы хәлләрне үтеп чыгарга тиешлеге бигрәк тә ачык күренә.
Алга куелган максатның зурлыгы һәм катлаулылыгы, киресенчә, минем ихтыярны шуңа ирешү бурычларын үҗәтләнеп җиңә барырга, тупларга ярдәм итте. Аларның барысын бергә алып барырга кирәк иде. Чөнки берсен җиңим дә, башкаларына аннан соң тотынырмын дию мөмкин түгел. Аспирантура бүлегенең таләпләре тыгыз график белән киртләнеп куелган, аларны үз вакытында үтәп барырга гына кирәк. Башка юл юк.
Мин теге очрашуда Г.Ахуновның күп кешегә билгеле әсәрләре, язмалары белән генә эш иткәнмен икән. Мин моны, аның иҗатын барлауга ныклап керешә барган саен, ачыграк аңлый бардым. Ә миңа аның язганнарын тулаем колачларга кирәк, бары тик шуннан соң гына ниндидер бөтенлекле караш булдырырга мөмкин. Шул ук вакытта аның әсәрләрен үз заманы сүз сәнгатенең гомуми кысаларында, хәтта СССР дигән зур илнең тулаем әдәбияты мохитендә карамыйча да булмый. Әлбәттә, аның язганарына карата әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең бар булганын да барлап чыгу таләп ителә иде. Шул ук вакытта матбугатта, фәнни басмаларда тикшеренүләремнең төп нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә бару да зарур.
Мин, берничә мәкалә бастырганнан соң, шундый нияткә килдем: Гариф Ахуновның иҗат портретын эшләп чыгарга кирәк. Бөтен көчемне шундый хезмәт язуга туплап, ике-өч ай эчендә бу эшне дә башкарып чыктым. Хезмәтне кайда бастырырга? Әлбәттә, ул еллардагы бердәнбер мөмкинлек, ул да булса
“Казан утлары” журналына тәкъдим итү. Басманың ул вакыттагы тәнкыйть бүлегендә мөдир булып Фәрваз Миңнуллин эшли иде. Ул, нинди гозер белән килүемне белгәч, шактый җитди кыяфәткә кереп (хәер, аның башкача булуын күргәнем дә булмады):
– Ярый, калдырсаң калдыр, әмма алдан ук әйтеп куям, иҗат портреты – бик тә җитди, тирән каерып язуны таләп итә торган жанр. Әле тәнкыйтьтә нибары биш-алты ел каләм кыштырдаткан кешегә баш бирәме икән бу пырдымсыз нәрсә? Карарбыз, – диде.
Берничә көннән соң ул мине үзе чакырып алды.
– Гариф дусны, язучы буларак, әйбәт кенә тәкъдим итәсең. Ләкин язганың иҗат портреты дәрәҗәсенә җитмәгән дип уйлыйм. Әгәр дә син язмаңны шул таләпләргә туры китерерлек итеп эшлим дисең икән, аны камилләштерүне дәвам иттерергә туры килер. Әгәр мәкалә дип әйтү белән килешсәң, хәзер үк бастырып чыгарабыз.
Мин уйга калдым. Гариф абыйның иҗат каләме турында бүгенге көнгә булган карашларымны мин әйттем, эш хезмәтнең ничек аталуында түгел, бәлки асылында. Алга таба, әле тагын да җитлеккәнрәк әйберләр дә язарга мөмкин булыр. Шуңа күрә мин шушы хәлендә бастырылуын мәгъкүл күрүемне әйттем.
Менә шулай, бу хезмәтем дә журнал битләренә кереп китте. Ул әдәби җәмәгатьчелектә дә уңай бәя алды, байтак кеше мине матбугатта уңышлы чыгышым белән котлады. Бигрәк тә Гали абый Халит күңелемне күтәрде.
– Син Гариф Ахуновны укучыларга өр-яңадан ачып бирдең. Без әле аны күбрәк чиновник дип белә идек. Ул язучыларның Әлмәттәге бүлеген җитәкләде. Аннан журнал редакторы булды. Хәзер Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе. Җитмәсә СССР Верховный Советы депутаты. Әсәрләренең басылуы, таралуы шулар нәтиҗәсе дип уйларга да мөмкин иде. Ә син аны, ул якларына игътибар итмичә, сүз рәссамы буларак ачасың. Г.Ахуновның сәнгатьчә табышларын күрсәтеп бирәсең. Шул сәбәпле, диссертацияң дә әлеге мәкалә рухында булса, аны хуплап каршы алачаклар.
(Дәвамы бар)
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев