ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)
Габдулла абыйны радиога еш кына чакыралар, аңардан язучыларыбызның әсәрләрен укыталар. Йомшак, ягымлы тавыш белән укуын радиотыңлаучылар үз итәләр. Еш кына аның укуын сорап хатлар да килә. Бер килүендә ул портфеленнән калын гына бер китап чыгарды. Гарәп хәрефләре белән язылган. Ул “Коръән” булып чыкты. Ниндидер тапшыру өчен шушы изге китабыбыздан бер сүрәнең укылуы кирәк булган икән.
Гали абый Г.Ибраһимов исемендәге институтның күренекле галиме. Бик таләпчән һәм дә кырыс кеше. Аның мондый сүзләрен ишетү минем өчен бик кадерле иде. Әлбәттә, миңа үзебезнең кафедра әгъзаларының фикерләре дә кызыклы булыр иде дә. Әмма аларның берсе дә әлеге мәкаләм турында бер сүз дә әйтмәде диярлек. Белеп торам, аларның һәммәсе “Казан утлары” журналын алалар, укып баралар, чөнки анда басылган әсәрләр, хезмәтләр турында кафедрада һәрвакыт сүз булып тора. Димәк, минем мәкаләмне дә укымый калмаганнардыр. Дөрес, Мәдинә апа Җәләлиева эш арасында “мәкаләң белән котлыйм” дип әйтеп узды. Әйбәт тәэсир калдырмаса, котлыйм дип әйтмәс иде. Миңа шул дә җитә калды.
Кафедра мөдиребез, минемчә, үзенең фикерен иң әүвәл белдерергә тиеш иде кебек. Ник дигәндә, ул, беренчедән, биредә әдәбият буенча төп белгеч дип саналырга тиештер. Икенчедән, ул бит әле рәсми рәвештә минем фәнни җитәкчем дә. Гәрчә аның миннән эш ничек бара, яза аласыңмы, дип сораганы булмаса да. Мин диссертация яклау мәшәкатьләрен кичкән кешеләрдән белешкәнем дә булды. Фәнни җитәкче булган кеше диссертантка ничек ярдәм итәргә тиеш? Аларның һәрберсе диярлек болайрак җавап бирде: иң әүвәл алынган теманың әдәбият фәне кысаларындагы урынын үзенең ничек күрүен аңлата; шул ук вакытта синең дә ул турыдагы уйларың белән таныша; шулардан чыгып, булачак фәнни хезмәтнең, үзәк мәсьәләләрен күрсәтеп, план төзүдә ярдәм итә; бүлекләр, аерым өлешләр язылган саен, үзенә укырга биреп баруны таләп итә. Матбугаттагы чыгышларың белән танышып бара, үзенең киңәшләре белән уртаклаша һәм башкалар. Ягъни җитәкче булган кеше, әлбәттә, сиңа нәрсәне дә булса әзерләп бирми, әмма, фән өлкәсендә тәҗрибәле кеше буларак, шуларны табуның юлларын күрсәтә. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, синең яныңда остаз буларак тора. Бу инде, сүз дә юк, синең дөрес яки ялгыш юлда икәнлегеңне билгеләүне, эзләнүләрне нәкъ менә кирәкле юнәлештә алып баруыңны тәэмин итә. Бу нигә кирәк? Фән кандидаты гади кешеләр арасыннан үсеп чыга. Әле аның бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаска да мөмкин. Әле ул яклагач та чын мәгънәсендә галим дип аталмый, шуңа күрә аны галимлеккә кандидат, диләр дә. Ә инде
докторлык диссертациясе язганда, ул инде фәнни җитәкчегә әллә ни мохтаҗ булмый. Дөрес, аның янында да консультацияләр бирә алучы зат булырга мөмкин, хәтта шулай икәнлеге гамәлгә дә кергән.
Миңа килгәндә, кафедра мөдиребез, рәсми рәвештә минем фәнни җитәкчем дип саналса да, ике ел эчендә бер генә тапкыр да минем эзләнүләрем белән кызыксынмады. Хәтта эшнең планын төзүгә дә ярдәм күрсәтмәде. Әллә язам, әллә юк, бу турыда сүз чыгармады. Эшемнең ничек баруы турында кафедрада минем хисапны тыңлауны да оештырмады. Шуңа күрә мин аны фәнни җитәкчем итеп исәпләмәдем дә. Аның каравы университетта эшләүче галимнәр Нил Юзиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов институтыннан Флүн Мусин белән мәслихәтләштем, алардан файдалы һәм кирәкле җаваплар ала тордым.
Ике ел дигәндә, мин хезмәтемне билгеле дәрәҗәдә башкарып чыктым дигән нәтиҗәгә килдем, ягъни диссертациямне караламада әзер дип санарга мөмкин дип уйладым. Шуңа күрә кафедра мөдире белән аны тикшерүгә куярга дип сөйләшергә булдым. Фәләх Мөслим улы, шул турыда әйткәч, аптырап китте: син аны яздың дамыни, нишләптер эшләгәнең сизелмәде?
– “Казан утлары”, “Совет мәктәбе” журналларында, фәнни конференцияләр җыентыкларында унлап мәкаләм басылды. Укыган кешеләр хуплау сүзләре дә әйттеләр. Бигрәк тә Гали абый Халит шушы юнәлештә дәвам итәргә киңәш бирде.
Күреп торам, мөдирнең йөзе караңгыланганнан караңгылана бара. Ниһаять, сүзләрен авызыннан сытып чыгаргандай итеп сорады:
– Аларның кайсысы фәнни җитәкчең әле?
– Фәнни җитәкче итеп сезне билгеләгәннәр иде...
– Мм... мм...
– Ярый, кайда эшегез, калдырыгыз, карап чыгарбыз.
Мин калын папкага салынган ике йөз илле битлек эшемне аның кулына тоттырдым. Ул папканы үзенең таушалган портфеленә салып куйды. Шуның
белән бу хакта сүзебез тәмамланды. Мин бүлмәдән чыгып китәргә ашыктым. Инде эшем турында бу абзыйның бәясен көтәргә генә калды.
Июнь ае югары уку йортларында – урак өсте. Көндез укучы студентларның дәресләре беткән, алар имтихан бирәләр. Аның каравы читтән торып укучылар килгән. Алар көнгә бишәр-алтышар лекция тыңлыйлар, шуның өстенә көн саен диярлек имтихан-зачётлар тапшыралар. Чыгарылыш курстагылар дәүләт имтиханы бирәләр. Деканатта исә уку-укыту эшләренә еллык хисап төзелә. Меңнән артык студентның ел буена ничек укулары, уку планнарын үтәү-үтәмәүләре, үтәсә, нинди билгеләр алуы, гомуми өлгерешнең тулаем нәтиҗәләре ясала, алдагы уку елына һәр фән буенча, Мәскәүдән расланып килгән планнарга туры китереп, сәгатьләр тәгаенләнә һәм тагын әллә нәрсәләр. Шушы эшләр белән мавыгып, көн арты көн узып китүен сизми дә каласың. Деканат эшләреннән тыш, әле тагын башкалар рәтендә дәресләр дә үткәрергә кирәк. Расписание төзүнең үз кулымда булуының файдасы шул – дәресләремне беренче-икенче пар итеп куям да аннан соң башка эшләр белән мәшгуль булам. Иртәнге якта баш та әйбәтрәк эшли, аудиторияләрдә дә ул кадәр бөркү булмый. Көн үзәгендә кысан бүлмәләрдә утыру, бирәк тә дәрес уздыру өчен, дөя кебек бик чыдам булырга кирәк, ди чит ил әдәбиятларын укытучы күренекле галимә Татьяна Александровна Геллер. Җәйнең беренче ае ахырында, бу эшләр тәмамлана башлый, июль аеның беренче көннәрендә быелгы уку елында кафедраларның соңгы утырышлары уздырыла, нәтиҗәләр ясала. Кафедра лаборанты Гөлнур ханым да безгә хәбәр итеп чыкты: өченче числода кафедра утырышы була! Әмма нинди мәсьәлә карала дигәч, көлемсерәп әйтеп куйды.
– Билгеле инде, соңгы утырышта уку елына йомгак ясала иде, быел да шулайдыр дип беләм.
Мин, бәлки диссертациямне дә тикшермиләрме дип өметләнгән идем. Димәк, укырга өлгермәгәннәр. Бу эш сентябрьгә кала, ахры.
Ләкин алай булып чыкмады. Хәмитов, утырышның көн тәртибен игълан иткәндә, беренче булып минем фәнни эшем турында сүз булачагын әйтте. Бу
мине шикләндерде. Нигә ул “сүз генә булачак” дип әйтә, ник диссертацияне тикшерү дип авыз тутырып белдерми? Тора-бара билгеле булганча, ул болай дип ялгыш кына ычкындырмаган икән. Көн тәртибен карауларга күчкәч, ул, мине шаккаттырып, болай дип сөйләп китте:
– Фәрхәт Гыйльмулловичның эше монографик характерда, ягъни бер язучының иҗатын аерып алып өйрәнүгә багышланган. Элеккеге елларда болай эшләргә мөмкин иде. Әмма хәзер мондый хезмәтләрне нинди дә булса аерым фәнни проблеманы үзәккә куеп эшләү төп таләпләрнең берсе итеп куела бара. Диссертацияне яклау белән генә эш бетми бит әле, аны Мәскәүдә дә раслатасы бар. Дөрес, Фәрхәт Гыйльмуллович хезмәтендә дә шулайрак эшләргә омтылу бар, ул Гариф Ахунов иҗатын поэтика көзгесенә куеп өйрәнүне бурыч итеп куя. Әмма мин үзем моны гомуми планда өйрәнү мәслихәт дип саныйм. Ахунов иҗаты гына әлеге теоретик мәсьәләне күтәреп бетерми кебек. Шуңа күрә мин Фәрхәт Гыйльмулловичның диссертация дип тәкъдим ителгән бу кулъязмасын кафедрабызның башка укытучыларына укырга биреп тә тормадым. Әгәр теләсәгез, мин сезгә аны бирәм, ул чагында эшкә яңа уку елы башында яңадан кайтырбыз.
Кафедрада тынлык урнашты. Барысы өчен дә бу көтелмәгән хәл иде. Ни өчен дигәндә, биредә утыручы укытучыларның күбесе кандидатлык диссертациясен монографик темага язып яклаган иде. Мәсәлән, Фәләх Мөслимович үзе, Мирсәй Әмир иҗаты буенча яклап, фән кандидаты, доцент булып исәпләнә.
Тынлык Мәдинә Шәйхиевнаның сорау бирүе белән өзелде:
– Фәләх Мөслимович! Ник сез диссертацияне укырга безгә дә бирмәдегез? Без дә нинди дә булса фикер әйтә алыр идек. Бу килештән нәрсә әйтәсең?
– Бәлки, бирергә дә кирәк булгандыр. Монысы минем хатадыр, ихтимал. Ләкин аерым очракларда, мәсьәләне хәл итү өчен, бер кеше фикере дә җитә, дип уйлыйм. Әле Фәрхәт Гыйльмулловичның бу эшен безгә беренче тапкыр гына күрсәтүе. Җәйге айларда эшләр, камилләштерер, кабул итсә, безнең тәкъдимне
дә искә алыр. Көз көне, һәммәбез дә укып, бер карарга килербез. Хезмәт безнең кафедрада башкарыла. Шуңа күрә, аны яклауга чыгару өчен, кайчан булса да безнең карар кирәк булачак.
Аны доцент Раят Хәсбиевич та куәтләде.
– Чыннан да, Фәләх Мөслимович дөрес әйтә шикелле. Диссертант тулысынча теоретик проблема алса, отышлырак булмасмы? Җәй буе эшләп, көз көне тагын бер тапкыр тәкъдим итәр. Без дә үз мөнәсәбәтебезне белдерербез.
Хәмитов шулай да бу хакта минем фикерем белән дә кызыксынды:
– Фәрхәт Гыйльмуллович, сез бу хакта нәрсә дип әйтерсез икән?
Мин бик тә киеренке халәттә идем. Әмма беләм, ачу алдан, акыл арттан йөри, диләр. Соңыннан, тынычлангач, бу хәлгә салкын акыл белән тиешенчә бәя бирермен. Бүген артык кызмаска кирәк. Әмма шулай да әйтәсен әйтми ярамас. Югыйсә мине боламык кебек йомшак икән бу дип уйлаулары мөмкин. Мин армиядә хәрби частьнең комсомол секретаре булган кеше. Анда нинди киеренке шартларда да шактый катлаулы хәлләрдән дә лаеклы чыга алган егет. Аннан соң мин нигә куркырга тиеш? Эш монда гына бетмәгән. Әнә бүген барсаң, радиога шунда ук кире кабул итәчәкләр. Радиотыңлаучылар ике куллап каршы алачак. Бу дөньяда бөтен нәрсә диссертация яклауга гына килеп төртелмәгән. Шуңа күрә тыныч кына, әмма кафедра мөдиренең үзәгенә үтәрлек итеп, болай дидем:
– Әгәр дә менә бу сөйләшү минем диссертацияне укып алып барылса, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Эш белән ныклап тынышкач, берничә кеше шундый уртак фикергә килгән булса, чынан да дөрес әйтәләрдер дип уйлар идем. Эшне китереп биргәнемә айдан артык вакыт узды. Аны беркем дә укымаган булып чыкты. Ышанам, Фәләх Мөслимович, сез үзегез дә укымагансыз. Дөресендә, моны үзегез дә әйттегез, язмамның планына гына күз төшереп алгансыз. Киресенчә булса, сез бераз гына булса да эшнең концепциясе, анда күтәрелгән фәнни мәсьәләләр турында сөйләр идегез. Әгәр дә инде укыган булсагыз, мин сүземне кире алам. Шулай булса, сезнең менә хәзер минем диссертациянең тексты буенча фәнни анализ биреп чыгыш ясау мөмкинлегегез бар. Мин тыңларга әзер. Сезне бу җәһәттән нәрсә канәгатьләндермәде? Эшемне бөтенләй
юкка чыгарсагыз да үпкәләмәм. Әмма ул мин язганнарга гадел бәя бирү генә булсын. Йә, минем бу үтенечемә сез ничек карыйсыз? Сөйләгез. Мин рәхәтләнеп тыңларга әзер.
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Барысының да карашлары Хәмитовка текәлде. Әмма ул тик кенә алдына карап утыра бирде. Нервланган чагында аның өстәл өстендә бармакларын биетү гадәте бар. Бу юлы да шушы хәрәкәтләре аның эчке халәтен күрсәтеп тора иде.
Аңа карап байтак торганнан соң, мин дәвам иттердем:
– Сез, Фәләх Мөслихович, безнең кафедра карарыннан башка диссертацияне яклауга алмаячаклар, дидегез. Әйе, тәртип буенча бу шулай. Әмма мин инде эшемне икенче тапкыр шәхсән сезнең хөкемгә тапшырмаячакмын. Минем кафедрадагы башка әгъзаларга дәгъвам юк. Мин бары тик сезгә, иптәш Хәмитов, бары тик сезгә генә ышанмаячакмын.
Бу сүзләргә Фәләх Мөслимович каршы төшәргә теләде:
– Ничек инде сез мине әйләнеп узарга телисез, мин сезнең фәнни җитәкчегез дә бит әле?
– Фәнни җитәкче, эшне укып та карамыйча, кафедрада караудан баш тартмый торгандыр дип беләм. Аннан соң сез нинди җитәкче? Ике ел буе минем язуым-язмавым белән кызыксынып карадыгызмы? Инде кулыгызга китереп тоттыргач та аны укымыйча гына кире кагасыз. Эшне тикшерүне көзгә калдырырга тәкъдим итәсез икән, сезнең төгәл тәкъдимнәрегез булырга тиеш. Нәрсәне төзәтергә, ничек камиләштерергә? Анда да боерык рәвешендә түгел, бары тик теләк белдереп кенә. Мин тикшеренүләремне дәвам иттерәм, әмма диссертациямне яңадан сезнең карамакка китермәячәкмен! Үтенечем шул: бүген биредә минем диссертация тикшерелде дигән сүз беркетмәдә урын алмасын иде. Чөнки, күреп торасыз, тикшерү булмады.
Кафедра утырышның икенче мәсьәләләренә күчте. Уку елына йомгак ясалды. Алдагысында башкарыласы кайбер эшләр турында сөйләшенде. Шул исәптән укытучыларның стажировка үтү графигы турында да сүз булды. Уку елының беренче аеннан Хәмитов үзе, язга таба Серегин өчәр айга үзләренең
алдан планлаштырылган фәнни эшләрен язып, башка югары уку йортларының укыту-тәрбия эшендәге яңалыкларын өйрәнеп кайтырга җыеналар икән. Серегинның әлеге сәфәргә барырга теләге булуы деканатка билгеле иде. Чөнки без әле бер ай элек барлык кафедралардан да, стажировкалары планлаштырылган укытучылар турында мәгълүматларны җыеп, уку-укыту бүлегенә тапшырган идек, бу исемлек ректор тарафыннан расланып та куелды. Мин, сүз алып, бу хакта белдердем.
– Фәләх Мөслимович, сез берничек тә беренче сентябрьдән стажировкага бара алмыйсыздыр, чөнки сез институт буенча төзелгән графикка кертелмәгәнсез. Ректорат сезне өстәмә рәвештә кертергә ризалык бирсә генә баруыгыз мөмкин. Анысын җитәкчеләр белән үзегез сөйләшегез инде.
Минем чыгыштан соң доцент Мәдинә Җәләлиева сүз алды.
– Фәләх Мөслимович, бу ничек була инде? Үзегез беренче сентябрьдән стажировкага китәргә җыенасыз икән, ә үзегез, хезмәттәшебезнең фәнни эшен тикшерүне, яңа уку елы башына калдырырга телисез. Китәргә ниятегез булгач, сез инде бу эшне менә хәзер тикшерүне ничек тә оештырырга тиеш идегез. Сезнең әйләнеп кайтканны көтсәк, аннан кышкы сессия башлана, аңа каникул ялганып китә, димәк, без Фәрхәт Гыйльмулловичның диссертациясен бары тик февраль аенда гына карый алачакбыз бит. Мин кайчакта сезнең эш-хәрәкәтләрегезнең мантыйгын аңламыйм. Бу бит күрә торып кешенең юлына ясалма киртәләр кору, аның үсүенә комачау итү. Сез моны аңлы рәвештә эшлисез кебек. Юкса, минем белүемчә, аны безгә эшкә үзегез чакырып китердегез. Фәрхәт Гыйльмуллович, бирегә килү белән, үзенең эшлекле кеше икәнен раслады. Фәнни дәрәҗәсе булмавына карамастан, тиз вакыт эчендә аны факультет җитәкчеләребезнең берсе итеп куйдылар. Сез куркып калдыгыз, мондый темплар белән үссә, сезне дә күләгәдә калдырмасмы, дип. Мин моны үземнән чыгарып кына әйтмим, сез бу турыдагы шикләрегезне кемгәдер әйткәнсез дә. Кемгә әйткәнегезне үзегез беләсездер. Кызыксынсагыз, әйтермен дә. Минем тәкъдимем шул: Фәрхәт Гыйльмулловичның диссертациясе тикшерелми торып, сезгә бернинди стажировка бирмәскә!
Хәмитов белән Серегиннан башкалар Мәдинә Шәйхиевна тәкъдимен яклап кул күтәрделәр.
Хәмитов, әлбәттә, хәлнең бу рәвешле борылыш аласын бөтенләй дә көтмәгән иде. Моңа кадәр аңа карата мондый мөнәсәбәт булу мөмкинлеге турында күз алдына китерү дә кыен иде. Барысы да аның әйткәннәренә риза булалар, ниндидер каршылыклар килеп чыккан вакытларда да хәл болай кискенләшмәде. Дөрес, ул үзе дә алдын-артын уйлап, ризасызлыклар килеп чыкмаслык итеп эшләргә тырышты. Ә бүген ул үзенә кагылган мәсьәләне уңай хәл итә алмады. Бу хәтәр сигнал. Барысы да шушы радио дикторы аркасында! Диктордан доктор буласы килә бер кешенең! Булмый тор әле! Югары уку йортларында гомере узган Фәләх абыеңның да ул дәрәҗәгә җиткәне юк. Алай тиз генә булмый ул.
Иртәгәсен ял көнем иде. Язучыларның Аккош күле янындагы иҗат йортында яшәүче прокурор һәм язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллин, бер җай табып, үзе янына килеп чыгуымны сораган иде. Бүген бер эшкә дә кулым бармый. Нигә бер табигать кочагында булып кайтмаска? Мин шунда барасы иттем. “Аккош күле” тукталышында автобустан төшкәч, уң яктагы урман юлыннан кереп китеп бераз баруга, ике-өч йөз метрлар алда аяк атлаулары таныш кешене күреп алдым. Ул миннән бераз алда әкрен генә атлап бара, ашыгырга сәбәбе юк, күрәсең. Якынлаша торгач, аның әдәбият галиме Нил Гафурович Юзиев икәнен абайладым. Без, якын кешеләр кебек, дустанә күрештек. Хәл-әхвәлләр сораштык. Ул, сүз иярә сүз чыгарып, минем фәнни эшләремнең ничек баруы турында да сорашты. Бу турыда үземнең дә кемдер белән иркенләп сөйләшәсем килә иде. Ул арада “Тирән күл” янына килеп чыкканбыз икән. Минем сүзнең шактый озын булырга тиешлеген чамалаган Нил абый шушында яр өстендә бераз ял итеп алыйк әле, диде. Без чирәм өстенә утырдык.
– Әйдә, сөйлә.
Мин түкми-чәчми кичәге кафедра утырышы турында бәян кылдым. Моны ишетеп, Нил абый бик гаҗәпләнде.
– Моңа кадәр без Фәләх Мөслимовичны итагатьле, кешеләргә игътибарлы зат буларак белә идек. Нәрсә булды икән аңа? Гаҗәп! Яле, миңа диссертацияң турында сөйлә әле. Нинди бүлекләрдән тора, Г. Ахунов иҗатының поэтикасын нинди аспектларда тикшерәсең?
Мин аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәттем.
– Син инде Гариф Ахунов иҗатын аерып алып кына тикшермәгәнсеңдер, шәт, татар әдәбиятында язучыларга да, әсәрләргә дә кытлык юк. Шуңа күрә, кайсы да булса берсенең үзенчәлекләрен билгеләү өчен, аларны чагыштырып өйрәнмичә булмый.
– Әйе, мин дә шулай уйлыйм. Хәер, сезнең белән ул хакта бер сөйләшкәнебез дә булды бит. Мин сез киңәш иткәнчә эшләргә тырыштым. Гариф абыйның “Хыялый Хәйрүш егетләре”, “Хәзинә”, “Хуҗалар” әсәрләрен үзәккә куйдым. Аларда сурәтләнгән хезмәт кешеләре образларын тудыру хасиятләрен өйрәндем. Аларны Габдрахман Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар”, Ибраһим Газиның “Гади кешеләр”, Шамил Бикчуринның “Каты токым”, “Тирән катлам”, Атилла Расихның “Дустым Мансур”, Мөсәгыйт Хәбибуллинның “Тау белән тау очрашмаса да” һәм башка әсәрләр янәшәсенә куйдым. Рус әдәбияты да бу мәсьәләдә уйлану өчен бай нигез бирә. Кочетовның “Журбины”, Ивановның “Вечный зов”, Коноваловның “Истоки” кебек киң колачлы әсәрләрендә эшчеләргә хас холык-фигыльләрнең калыплануы, аларның төрле хәл-әхвәлләрдә үзләрен сиздерүләре яки тулы куәтенә гәүдәләнүләренең чыганаклары бик көчле бирелә. Татар язучылары, күп нәрсәне алардан да кабул итеп алып, үз иҗатларында татарларга хас сыйфатларны күрсәтеп, бу өлкәдәге казанышларны үзенчәлекле төсмерләр белән баеталар. Шул ук вакытта башка халыклар әдәбиятларын да читтә калдырмаска тырыштым. Стельмахның “Большая родня”, Фәйзинең “Его величество человек”, Сыдыкбековның “Люди наших дней”, Лордкипанидзенең “Заря Колхиды” кебек әсәрләрендә дә уртак һәм аермалы якларны күзәтү кызыклы табышларга юлыгарга ярдәм итте.
Нил Гафурович мине игътибар белән тыңлады. Аннан әйтеп куйды:
– Кызыклы гына эш килеп чыккан, ахры. Миңа да укырга бирерсең әле. Җәйге ял вакытында укып чыгармын да, төгәлрәк итеп сөйләшербез. Синең бәян иткәннәр буенча мин шуны әйтәм: Фәләх Мөслимович, эш белән таныш булмаса да (монысы сәер, әлбәттә), дөрес чамалаган, синең эшең Гариф Ахуновка гына багышланган темадан шактый еракка китә, шуңа күрә аны бер фәнни мәсьәлә тирәсенә җыеп алу отышлырак булырга мөмкин. Әйтик, “Хәзерге татар әдәбиятында хезмәт кешеләре характерлары”, дип. Бу очракта үзәктә характер дигән термин торачак, син анда рәхәтләнеп бу төшенчәгә караган төрледән-төрле аспектлар турында иркенләп фикер йөртә алачаксың, аларның сәнгатьлелекне тәэмин итүдәге урынын ачыклау күпкә отышлырак һәм колачлырак булачак. Син миңа шушы арада кулъязмаңны китереп бир әле. Үзем дә кызыксынып калдым.
Бу сөйләшү мине беркадәр тынычландырды, шунда ук фәнни эшемнең яңа якларын күрергә ярдәм итте. Мин тагын шуны уйладым: Аллаһы Тәгалә бирегә килергә ымсындырып, минем юлыма Нил Юзиевне туры китергән. Димәк, бу дөньяда бернәрсә дә Раббыбыз ихтыярыннан башка була алмый. Рәхмәт аңа!
Иртәгә җәйге ялга китәсе дигән көнне мине ректор Мирфатыйх Зәкиев чакыртып алды. Хәл-әвәл сорашты. Аннан кискен генә сорап куйды:
– Сезнең анда кафедра утырышында нәрсә булды? Шуны үзеңнән ишетәсем килә.
Мин хәтта сискәнеп куйдым. Ректор кадәр ректорга кафедрадагы хәлләр турындагы хәбәр ничек килеп җиткән икән? Хәер, андый хәбәрләрнең теле озын, койрыгы сузынкы була, диләр иде. Бу шуның бер мисалыдыр.
Мин Мирфатыйх агага да тагын өр-яңадан сөйләп бирергә тиеш булдым. Нил Юзив белән сөйләшүемнең дә эчтәлеген сөйләп күрсәттем.
– Әйе, сезнең сөйләшү булган. Кичә, очрашкач, миңа бу хәлләрне ул сөйләде.
Ректор уйга калды. Аңа хас булганча, кереш сүз ясап тормыйча, кыска гына итеп әйтеп куйды:
– Сиңа һичшиксез диссертацияңне якларга кирәк. Син аны шактый тыгыз эш арасында озакка сузмыйча язып чыккансың. Яклавын да тизләтү мөһим. Бер ел вакыт сиңа! Нил Гафурович укып чыксын да, аннан тагын сөйләшербез.
Мин, ректор кабинетыннан чыгу белән, деканатка кереп кулъязмамны алдым да, университетка юнәлдем. Нил Гафурович анда булып чыкты. Шактый уңайсызлык сизеп, папкамны аңа бирдем. Ул исә ике көннән килеп чыгарсың, диде. Юкса, мин Сасмакка – җәйге өебезгә китәм, – дип тә өстәде.
Бу ике көнне мин ничек кенә итеп тизрәк уздырырга белмәдем. Әмма шулай да андый вакытта иң файдалысы эш икәнен күптән беләм. Әмма шулай да кул эшкә ятмый. Шуңа күрә үземә кирәкле фәнни хезмәтләрне булса да табып укырга кирәк дигән уйга килдем. В.Ленин исемендәге республика китапханәсенә барып, андагы каталогларны күздән кичерә башладым. Күзем “Рабочий в современной литературе” дигән хезмәткә төште. Авторы В.Гейдеко дигән кеше икән. Ул 1972 елда Мәскәү нәшриятларының берсендә шундый монография бастырган. Бәхеткә, әлеге китап үз урынында булып чыкты. “Вопросы литературы” журналының 1973 елгы саннарының берсендә Г.Кунинский дигән авторның “Что же такое НТР?” дигән мәкаләсе дә файдалы булыр кебек тоелды. Тик торганчы, тун итәген уа тор, дигәндәй, мин шуларны, грот дип йөртелә торган бүлемгә кереп, су тамчылап торган корылма янына утырып, укый башладым. Алар минем өчен бик кызыклы хезмәтләр булып чыктылар. Темага тагын да тирәнрәк керү өчен, файдалы булулары исемнәреннән үк күренеп тора. Икенче көнне тагын авторы А.Горловский булган “Современный герой. Кто он?” дигән мәкалә (Литература в школе. 1973. №5) һәм А.Метченконың “Точка опоры” дигән хезмәте игътибарны җәлеп итте. Шунда ук бу А.Метченко дигәннәренең М.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының әдәбият кафедрасы мөдире дә булуы исемә төште. Зур галим икәнлеге һәр җөмләсеннән сизелеп тора. Нинди акыллы фикерләр, нәзари яктан гаять тә тирән күзәтүләрен гомумиләштереп бәян иткән! Катлаулы һәм тирән фәлсәфи карашларын мөмкин кадәр гади итеп биргән. Моны зур галим булган шәхес кенә эшли ала. Булыр булмас кешеләр гап-гади нәрсәләрне дә кеше аңламаслык итеп катлауландырып
язучан булалар. Димәк, әдәбият фәнендә мин алынган юнәлеш күпләрне, әнә нинди академикларны да кызыксындыра икән ич.
Икенче көнне мин инде Нил абый бүлмәсендә утыра идем. Ул мине киң елмаеп каршы алды. Тынычландырырга теләп, кулъязмамны миңа таба шудырып, үзенең төп сүзен әйтте:
– Моннан диссертация чыга ала!
Җилкәмнән тау төшкәндәй булды. Шөкер, хезмәтем юкка чыкмаячак. Шул ук вакытта башымнан уйлар өермәсе узды. Булган бу, дими. “Диссертация чыга ала” дип кенә әйтә. Димәк, эшләсе нәрсәләр дә күп дигән сүз.
Нил Гафурович инде бу сүзләрен төгәлрәк тәфтишләргә кереште.
– Беләсеңме нәрсә, синең әлегә төп йомшак ягың – әсәр авторы артыннан иярүгә өстенлек бирүең. Болай әйтсәм, ничек булыр, тегеләй әйтсәм, үпкәләмәсләрме, янәсе. Оныт син бу турыда. Әсәрләрнең авторлары язган вакытта синең белән исәпләшеп тормаганнар бит, язганнар да язганнар, хәтта китап итеп бастырып та чыгарганнанр. Хәзер инде аларның язганнары үзләреннән киткән. Бу нәрсә дигән сүз: әлеге романнар, повестьлар укучы карамагында, аерым алганда, синең ихтыярда. Алар турында фикер йөртүдә син ирекле. Ләкин ирек бервакытта да чиксез була алмый, син дә әдәбият теориясе, традицияләре, сүз сәнгате кануннарын, стиль ягын исәпкә алып эш итми булдыра алмыйсың. Стиль ягыннан сиңа сүз әйтерлек түгел. Монысы – бик мөһим нәрсә. Ә менә башка яклар турында уйланырлык әйберләр бар.
Фәнни хезмәттә моңа кадәр язылганнарны кабатлау түгел, бәлки җөмлә арты җөмлә, бит арты бит саен яңалык бөркелеп торырга тиеш. Димәк, син тикшерә торган темаң буенча үзебездә, башка әдәбиятларда моңа кадәр ниләр эшләнгәнен яхшы белергә бурычлы. Без моны мәсьәләнең тарихы дибез. Бу әле синең эшеңдә күренми. Чөнки син әлегә үзәккә аңлы рәештә Гариф Ахунов иҗатын куйгансың, аны фәнни проблема белән алыштырырга кирәк. Эш бары тик шунда гына. Дөрес, язу барышында син күп кенә авторларны һәм аларның хезмәтләрен белүеңне күрсәтәсең, әмма моны алдан ук, ягъни кереш өлеше
артыннан ук, мәсьәләнең өйрәнелү дәрәҗәсен ачыклаганда ук җыеп бирергә кирәк.
Икенче кимчелек: тикшерелә торган әдәби әсәрләргә, үз бурычларыңнан һәм максатларыңнан чыгып, гадел бәя бирү. Авторларның кем булуларын оныту, әйткәннәреңне әдәбият кануннары белән ныгыту. Ул чагында алар сиңа бернинди дә дәгъва белдерә алмаячак, чөнки канун алар өчен дә, фән кешесе өчен дә бер.
Чынында да син татар әдәбиятында хезмәт кешеләре образлары тудырылган барлык әсәрләрне дә диярлек колачлагансың. Шулай ук рус, башкорт, украин, казакъ, үзбәк, мари, мордва әдәбиятлары да читтә калмаган. Бу сиңа эшеңнең кысаларын нык кына киңәйтү мөмкинлеге биргән. Димәк, диссертациядә тикшеренүне аерым бер язучы иҗатына гына түгел, бер гомуми мәсьәлә янына җыеп алу мөмкинлеге бар. Ул да булса әдәби образларның характерлары тирәсенә. Бу очракта хезмәт кешеләре турында сүз бара. Минем ышануымча, характер – ул әдәби образның төп нигезе. Характер юк икән, әдәби образ да була алмый, образ юк икән, әдәби әсәр дә юк, дигән сүз. Син иң әүвәл шушы үлчәмне кулланып эш ит тә. Диссертацияңнең язылган кадәресе үзеннән-үзе, беркөнне сөйләшкәнчә, “Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары” дигән теманы сорап тора.
Тагын шуны әйтергә кирәк, һәр бүлек саен кыскача йомгак ясалырга тиеш. Ахырда тулаем җентекле йомгак. Бу өлешләргә дә игътибар ит. Шул ук вакытта эшнең күләме турында да уйларга кирәк булыр. Кандидатлык диссертациясен безнең гуманитар фәннәр буенча гадәттә ике йөз биткә кадәр җиткерергә рөхсәт итәләр. Ә синең шактый озынга киткән. Аның каравы әле бик тә кирәкле булган өлешләр язылып та бетмәгән. Бу килештән синең хезмәт өч йөз биттән дә артып китәргә мөмкин. Эш күләмдә түгел бит, иң мөһиме – фәнни ачышларның тыгыз һәм үзеңнеке булуында. Синең кулъязмада, бәхеткә, алар бар. Син, тырышсаң, көзгә үк булмаса да, ярты ел чамасында эшеңне тәмамлый алырсың, дип уйлыйм. Язылган кадәресе шулай дияргә мөмкинлек бирә.
Мин Нил Гафуровичның сүзләрен рәхмәт хисләре белән тыңладым. Ул, уңаймы-юкмы, бары тик үзе уйлаганча әйтә, синең аларны ничек кабул итүеңдә эше юк. Фәнни мөнәсәбәтләрдә бары тик шулай гына булырга тиештер. Шуңа күрә, ул әйткәннәр миңа алдагы эшчәнлегем өчен сызып бирелгән план кебек тоелды. Хәзер инде мин төгәл беләм: эшемне дөрес юлдан алып барам икән. Аның бүгенге торышы һәм алга таба ни рәвешле камилләштерергә кирәклеге дә ачык. Менә бу фәнни җитәкчелек! Ике ел буена шундый киңәшләр бирүче булмады бит. Шуңа күрә мин уңайсызланып кына әйтеп куйдым:
– Рәхмәт сезгә, Нил Гафурович, хәзер инде мин нәрсә эшләргә тиешлегемне ачык беләм. Алга таба да минем фәнни эшемә җитәкчелек итмәссезме икән?
Ул, ике дә уйлап тормыйча, җавап бирде:
– Бик рәхәтләнеп фәнни җитәкче булыр идем дә, чабудан тартып тора торган бер “ләкин” бар. Ул да булса, Фәләх Мөслихович сезгә рәсми рәвештә шушы вазифага билгеләнгән. Фәнни хезмәттәшнең өлешенә керү, кайсы гына яктан карасаң да, күңелле эш түгел. Хәзер инде син үзең генә дә бу эшеңне җиренә җиткерә алырсың. Мин моңа ышанам. Сораулар килеп туса, мөрәҗәгать ит, рәсми рәвештә җитәкчең булмасам да, мин ярдәмемне кызганмам.
Икенче көне үк мине Мирфатыйх Зәкиевич тагын үзенә чакырды.
– Нил Гафурович миңа барысын да сөйләде. Болай итәбез. Хәзерге вакытта Казанда филология фәннәре буенча диссертацияләр яклау советы юк. Ничектер, алдан аяк киенмичә, моңа кадәр эшләп килгән советның эшләү срогын озайта алмый калганнар. Әле бу эш бер-ике елдан да алда төзәтелә алмас дип уйлыйм. Аның каравы Уфадагы университетта андый совет бар. Аның проректоры Мидхәт Фазлеевич Гайнуллин – безнең коллега – әдәбият профессоры. Ул әлеге югары уку йортында уку-укыту эшләре буенча проректор булып та эшли. Мин аның белән сөйләштем: сине шул университетка берьеллык максатчан аспирант итеп беркетәчәкләр. Димәк, фәнни җитәкчең дә алардан булачак. Шул ук Мидхәт Фазлеевич үзенә беркетергә ризалык бирде. Димәк, син сентябрь башыннан бер елга Уфа университеты карамагында буласың. Биредәге
эшеңне кемнәргә тапшыру турында деканатта һәм кафедрада уйлашырлар. Хезмәт хакың саклана. Әле менә Фәләх Мөслимович алдагы уку елында үзенә стажировка бирүне сорап килгән иде. Мин аңа әйттем: Фәрхәт Гыйльмулловичны, диссертация язуын төгәлләү өчен, бер елга җибәрәч, сине дә, Серегинны да стажировкага җибәреп булмас. Бер елда шул ук кафедрадан өч кеше китә алмас, дидем. Укыту-тәрбия эшенә кимчелек китерергә ярамый бит. Син мин әйткәннәргә ничек карыйсың?
– Минем рәхмәттән башка сүзем юк, ышанычыгызны акларга тырышырмын, шушы вакыт эчендә диссертациямне яклармын, дип уйлыйм.
– Йә, ярый, бар, сиңа уңышлар телим. Хәзер аспирантура бүлегенә кер, анда тиешле документларны рәсмиләштерерсез.
Менә сиңа бәхет! Ходай күктән көткәнне җирдән бирә түгелме? Дөньяда яхшы кешеләр бетәме соң?
Аспирантура бүлегендә тиешле эшләрне бетергәч, кафедрага кайттым. Фәләх Хәмитов анда иде. Ул мине шактый гаҗәпсенеп каршы алды.
– Сездә зур үзгәрешләр бар икән, Фәрхәт Гыйльмуллович. Нәрсә әйтим, булган кеше – уңган кеше инде. Үзегезгә фәнни үсеш өчен шактый бормалы юллар тапкансыз. Уңышлы эзләнүләр телим..
– Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Уңышлы гына була күрсен инде. Барысын да шушы кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгарга туры киләчәк. Көчем җитсә, ярый инде.
– Җитәр, җитәр. Менә без дә, хәерхаһлык күрсәтеп, теләктә торырбыз.
– Әйе, яхшы теләкле кешеләр булуы миңа бик кирәк булачак. Миңа анда бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән эш итәргә туры киләчәк. Уфада әлегә кадәр булганым да юк.
– Уфа кешеләре гади, ярдәмчел булулары белән аерылып торадар. Аларга ияләшү артык кыен булмас. Мин ул коллективта дистә елдан артык эшләп килдем. Хәтта Казанга ник күчтем икән дигән вакытларым да бар. Биредә кешеләрнең һәрберсе үзенә бер даһи. Уфада мине сорашучыларга күп итеп сәлам тапшырырсыз.
Мин, җае туры килгәч, андагы тел һәм әдәбият кафедрасы җитәкчесенең кем булуын сораштым. Габделхәй Хурамович Әхәтов дигән кеше икән. Тел белгече, профессор. Төп кызыксынган һәм яратып эшли торган өлкәсе – диалектология.
Мин кафедрада ук шул мөдиргә, мәсьәләне аңлатып, хат яздым. Ул абзый бик эшлекле кеше булып чыкты. Хат язышканчы вакыт үтә тора дип, миңа телефоннан шалтыратты. Озакка сузмыйча, Уфага килеп чыгарга кирәклеген әйтте.
Кая ул озакка сузу, тиз генә юлга кузгалдым. Поездда әйләнечтән йөрисе итмәдем, билетны самолётка алдым. АН-24 очкычы Казаннан көндезге беренче яртыда күтәрелеп киткән иде, нәкъ икедә Уфа аланына төшеп утырды. Мин туп-туры университетка – кафедра мөдире Әхәтов янына ашыктым. Әмма мөдир, эшләрен тәмамлап, өенә кайтып киткән булып чыкты. Кафедрада лаборант булып эшләүче Фәйрүзә ханымнан телефон номерын алып, өенә шалтыраттым. Әле яңа гына кайтып кергән икән. Ул мине өенә килергә чакырды. Ул торган йортны табу әллә ни кыен булмады.
Габделхәй ага бик ачык йөзле кеше икән. Безнең әйдүкләп каршы алды. Җәмәгате чәй өстәле хәстәрләде. Профессор Казан хәл-әхвәлләре, коллегалары Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Госман, Диләрә Тумашева, Вахит Хаков һәм башкалар турында бөртекләп сорашты. Үзе тел гыйлеме буенча махсуслашкан булгач, аны күбрәк үз өлкәсе кешеләре кызыксындыра иде булса кирәк. Шуңадыр, Хатыйп Госманнан гайре, башка әдәбият галимнәрен искә дә алмады.
Минем диссертациямнең әдәбият буенча язылачагын белә иде. Шуңа күрә әйтеп куйды:
– Безнең монда әдәбият буенча зур галимнәр бар. Гайсә Хөсәенов, Гыйлемдар Рамазанов, Сафиян Суфиянов, Ким Әхмәтйәнов. Синең аспирантура буенча булачак фәнни җитәкчең Мидхәт Фазлый улы Гайнуллин.
Габделхәй Хурамович диварда салмак кына кыймылдаучы сәгать телләренә карап алды да, телефонга тотынды. Бераздан, тавышына кечелеклелек төсмерләре чыгарып, сөйләшә башлады:
– Мидхәт Фазлеевич, теге көнне мин сезгә әйткән егет Казаннан килеп җитте. Аның белән өйдә чәй эчеп утырабыз.
Ул сөйләвеннән бераз бүленеп торды. Аннан шул ук әңгәмәдәшен зурлау интонациясе белән сүзен дәвам иттерде:
– Юк, юк, үзегез беләсез, операциядән соң андый нәрсәләрне тотарга ярамый әле миңа. Чәй эчәбез, минем хатын кебек әзерләүче булса, чәйдән дә тәмле эчемлек юк бу дөньяда…
Аннан тагын игътибар белән тыңлавын дәвам иттерде.
– Ярый, ярый, иртәгә сәгать унда без Казан егете белән сезнең кабинетта булырбыз. Хуш иттек.
Әйе, бу алга таба фәнни җитәкчем булачак әдәбият галиме шул үзе иде.
Без икенче көнне, Габделхәй Әхәтов белән бергәләп, нәкъ сәгать унда БДУның уку-укыту эшләре буенча проректоры, профессор М. Ф. Гайнуллинның кабул итү бүлмәсендә утыра идек инде. Бераздан аннан унлап кеше чыгып китте, күрәсең, алар белән киңәшмә уздырылган иде. Биш-ун минуттан сәркәтип ханым безне кабинетка уздырды.
Хуҗа кеше мәһабәт гәүдәле, башы бераз шәрәләнеп баручы, чигәләрендә ак кырпаклар ныклап ук урын алган абый икән. Урыныннан торып, икебез белән дә күреште. Әмма, елмайса да, рәсмилеген саклап кала алуы аның җитди кеше икәнлеген күрсәтә иде. Беренче сүзләре үк профессорның Татарстанга карата дустанә мөнәсәбәтле булуын искәртте.
– Моңа кадәр күбесенчә без Казанга бара идек, менә казанлылар да Уфага килә башладылар. Дөнья түгәрәк, белеп булмый, кем урнашкан түргәрәк, диләрме әле?
Мидхәт ага, Әхәтовка махсус аңлаткандай, ачыклап та куйды:
– Казандагы коллегаларның диссертация советлары белән кыен хәл килеп чыккан. Тормыш исә дәвам итә, яшьләр, яңа кадрлар үсә, алга таба булган хәрәкәтне туктатам димә. Хәер, туктатырга кирәкми дә. Менә шундый чакта бер-беребезгә ярдәм итәргә туры килә.
Аннан соң ул карашын миңа текәде.
– Исемең ничек әле?
– Исемем – Фәрхәт, фамилиям – Гыйльмуллин.
– Димәк, Фәрхәт Гыйльмуллин – Аллаһы гыйлеме токымыннан. Бу очракта бик мәгънәле исем. Син, Фәрхәт энем, фән дигән бик тә биек тауның кайсы ягыннан үрмәләргә уйлыйсың инде?
– Мин, Мидхәт Фазлеевич, хәзерге татар әдәбиятында гәүдәләндерелгән кеше образларын холык-фигыльләре, характерлары ягыннан өйрәнүне кызыклы булыр дип табам. Безнең авторларның әсәрләре моңа бай чыганак булып тора ала. Әдәби әсәрләрдә тудырылган вакыйгалар чолганышында ачылучы холык-фигыльләр тормышның үзендә булганнар белән чагыштыру ярдәмендә дә ачыкланачаклар. Шуңа күрә психология фәнен дә кирәгенчә эшкә җигәргә исәп. Чөнки язучы тарафыннан тудырылучы образларга дөрес бәя чынбарлыктагы кешеләрне әйбәт белгән очракта гына мөмкин дип беләм.
– Менә монысы әйбәт. Тикшерү объектына әйбәт әзерлек белән якын килү бик мөһим. Шул ук вакытта тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Яшь галимнәр, теге яки бу проблеманы өйрәнергә керешкәндә, еш кына үзләрен бу өлкәдә беренче сүз әйтүче дип уйлыйлар. Шуңа күрә моңа кадәр бу нәрсәләргә, махсус булмаса, юл уңаеннан гына кагылган башка авторларны күрми үтсәң дә була дип исәплиләр. Чынлыкта алай булмый. Еш кына әнә шул очраклы рәвештәрәк әйтелгән сүзләрдә дә сиңа кирәкле алтын бөртекләре була. Менә син өйрәнергә алына торган әдәбиятта кеше характерларын гәүдәләндерү мәсьәләсен генә алыйк. Бу хакта дөресендә бик күпләр уйланган. Башкача мөмкин дә түгел, ник дигәндә, кеше – әдәби әсәрнең төп сурәтләү объекты. Аның катлаулы яшәеше чолганышындагы үзенчәлекләрне ачмый торып, үзенә хас идивидуаль образны ничек тудырасың? Бу мәсьәлә бик зур һәм катлаулы. Тормышның үзендә кешеләр төрле социаль катламнарда, җирлекләрдә яшәгән кебек, әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәре дә абстракт була алмый. Шуңа карап, аларның холык-фигыльләрендә, теге яки бу хәлләрдә үз-үзләрен тотышында, әйләнә-тирәдәгеләргә карата булган мөнәсәбәтләрендә төрлелек була. Димәк, әдәби характерларны да гомуми планда гына карау отышлы булмас. Бигрәк тә
кандидатлык диссертациясе кебек гыйльми хезмәттә. Шуңа күрә сиңа да алар сурәтләнгән мохитне аерып карамау уңыш китермәс. Юкса, ярлары бер-берләреннән ерак булган хәл-әхвәлләрдәге геройларга бер үлчәм белән якын килү генә булып чыгачак.
– Әйе, Нил Гафурович Юзиев белән бу турыда да уйландык. Шуңа күрә хезмәт кешеләре характерларын гомуми планда түгел, бәлки тарайтыбрак, ягъни индустриаль хезмәт кешеләре даирәсендә алырга булдык. Бу исә тормышның үзендәге фән-техника инкыйлабының җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә нинди тәэсир ясавын ачыклау мөмкинлеген дә бирә. Шуңа күрә без хезмәтебезнең темасын алдарак әйтелгәнчә алырга булдык та.
Күреп торам, Мидхәт Фазлеевичның йөзендә канәгатьлек билгеләре барлыкка килде. Ул ныклы ышаныч белән әйтеп куйды:
– Минем карашымча, бик әйбәт килеп чыга. Әдәби характер мәсьәләсе билгеле бер даирәдә, аның каравы тирән һәм хәзерге үзенчәлекләрне исәпкә алып өйрәнеләчәк.
Аннан соң профессор беразга тын калды. Кинәт, Габделхәй Хурамовичка таба борылып, әйтеп куйды:
– Менә кафедра мөдире ни дияр тагын?
Сүз сөрешенең үзенә килеп чыгуы Әхәтов өчен көтелмәгәндә булды, ахры. Ихтимал, ул башка нәрсә турында уйлап утыра иде булса кирәк. Шуңа күрә сүзнең ибен-җебен тиз генә тотып ала алмады кебек. Бу аның тисә – тиенгә, тимәсә – куянга дигәндәй итеп җавап бирүендә сизелде.
– Сез – әдәбиятчылар, үзегез яхшырак беләсез инде...
Мидхәт Фазлеевич дәвам итте:
– Сез, телчеләр, әдәбият мәсьәләләрендә шулай читтәрәк калырга тырышасыз. Әмма әдәбиятның төзү материалы сүз икәнлеген без бервакытта да онытмыйбыз. Без – сезнең белән ышанычлы юлдашлар. Беребездән башка икенчебез юк. Чөнки тел үсешендә сүз сәнгатенең өлеше дә зур. Кеше характерын сурәтләүне дә тел хасиятләрен исәпкә алып эш итүдән башка күз алдына китереп булмый. Мин моны күптән яхшы аңладым инде. Чөнки әдәби
характерларны гәүдәләндерү мәсьәләсе мине дә битараф калдырмады. 1974 елда дөнья күргән монографиям “Вакыт. Конфликт. Характер” дип атала да. Бу юкка түгел. Дөресендә характер әнә шул вакыт һәм конфликт чолганышында үзен сиздерә дә инде. Ул китабымның бер нөсхәсе кабинетымда да бар икән. Син аны укып чык әле.
Ул, өстәл тартмасыннан алып, миңа кече форматта басылган китабын сузды.
– Кире кайтарып бирү шарты белән. Ул таралып бетте. Ахры, үземә дә калмый бугай инде.
Мидхәт Фазлеевич тагын Габделхәй Әхәтовка таба борылды:
– Димәк, Фәрхәт Гыйльмуллинның диссертация темасы теоретик характерда булачак. Бездә бүгенге көндә иң көчле теоретик Ким Әбүзәрович Әхмәтйәнов. Син Фәрхәтне аның белән очраштыр әле. Ул – безгә караганда яшьрәк буын. Шуңа күрә аның кайбер теория мәсьәләләренә яңача каравы сизелә. Икесе шул мәсьәләләр хакында әңгәмәләшеп алсынар.
– Ярый, Мидхәт Фазлеевич. Бүген көннең икенче яртысында Кимның лекциясе дә бар. Аны да тыңлар, соңыннан очрашып та алырлар.
Инде Мидхәт Фазлеевич миңа таба борылды.
– Синең диссертация темасы буенча планың бармы? Характер проблемасының кайсы аспектларын күтәрергә уйлыйсың?
Мин бу сорауны күптән көтә идем. Шуңа күрә җавабым да әзер иде.
– Мин башта бу теманы нигездә бер язучы иҗатына күзәтү рәвешендә өйрәнгән идем. Ләкин тора-бара аны киңрәк итеп алырга кирәклеге ачыкланды. Монографик рәвештә эшләнгәненең планы гына түгел, бәлки аның бүлекләре буенча язылган тулы тексты да әзер. Киңәйтелеп эшләнәсенекенең исә планы бар.
Мин, портфелемнән алып, кулъязмаларымны Мидхәт Фазлеевич алдына куйдым. Аларны күргәч, җитәкчемнең йөзендә гаҗәпләнү билгеләре дә чагылып алды. Әмма ул бик тиз генә сүзен яңадан салкын гына дәвам иттерде.
– Күрәм, Өфегә шактый әзерлек белән килгәнсең. Монысы әйбәт. Язмаларың миндә калсын, карап чыгарга тырышырмын. Шулай да син Ким Әбүзәрович белән очраш әле. Иртәгә нәкъ шушы вакытка бирегә кил. Тагын да төгәлрәк итеп сөйләшербез.
Уф, җилкәдән тау төшкәндәй булды. Габделхәй Хурамович белән кабинеттан чыгып киткәндә, мин шундый халәт кичердем. Өченче каттагы кафедрага менгәндә дә иңнәремдә канатлар бар кебек тоелды. Анда озын гына гәүдәле, елмаеп кына сөйләшүче, ачык йөзле бер абый очрады. Кафедра мөдире безне таныштырды:
– Безнең кафедраның доценты Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин. Ә бу егет Казаннан. Мидхәт Фазлеевичның аспиранты.
– Бик әйбәт. Казан белән элемтәләребез тагын да ныгый төшәр.
Әхәт Нигъмәтуллин. Бу исем-фамилия минем өчен ят түгел. Кайдадыр укыганым, яки ишеткәнем бар кебек. Ә-ә, исемә төште. Гариф Ахунов иҗатын тәфтишләгәндә бу язучыбызның “Акчарлаклар” дигән билгеле бер әсәр буенча инцсенировка эшләгәнлеге, аның Г. Камал исемендәге академия театрында бик уңышлы куелганлыгы күз алдымнан үтте. Инкыйлабка кадәрге татар эшчеләре тормышыннан алып язылган әлеге әсәрнең авторы – Шәриф Камал. Ә бу классик әдибебезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп язылган ике монография бар. Аларның берсе Гази Кашшаф, икенчесе – Әхәт Нигъмәтуллин тарафыннан язылган. Шушы абый түгелме икән ул?
Мин аңа текәлеп карап тордым. Абзыем сорау бирмичә кала алмады:
– Әллә мине таныйсың инде. Минем исә сине беренче тапкыр күрүем.
– Мин дә шулай. Әмма сорау туды, “Шәриф Камал” дигән китапның авторы да Әхәт Нигъмәтуллин бит. Сезне шул кеше түгелме дип уйлап куйдым.
Әхәт абый көлеп җибәрде.
– Үземне танучыга караганда, минем хезмәтләремне белүчеләрне бигрәк тә яратам. Рәхмәт. Әйе, моннан унбиш еллар элек андый китап чыгарган идем. Ул Татарстан китап нәшриятында басылды.
– Шәриф Камал иҗатын өйрәнгәндә, мин ул хезмәтегезне студентларга өйрәнергә тәкъдим итәм.
– Менә монысы тагын да күңелле хәбәр. Хезмәтемә игътибарлы булганың өчен тагын бер рәхмәт.
– Минем Сәрби әби әйтә торган иде: кеше көнгә кимендә өч тапкыр рәхмәт ишетергә тиеш, дип. Тагын берне ишетсәм, көнем бушка узмаган була.
Үзем уйлануны дәвам иттерәм. Әхәт Нигъмәтулин дигән исем-фамилия тагын да баш миенең кайсыдыр урынында урнашкан кебек. Ә, әйе шул. Казан педагогика институтында укыганда сәнгатьле уку дигән курс бар иде. Аны безгә күренекле артист Габдулла абый Шамуков укытты. Ул шулкадәр таләпчән, катгый таләпләр куеп шөгыльләнде, әйтерсең лә, без ул эшли торган академия театры артистлары буласы кешеләр. Укырга алынган һәр әсәрне җелегенә төшеп өйрәтә, бер үк сүзне берничә интонация белән уннарча тапкыр әйттерә. Сизеп торам, бигрәк тә миңа карата таләпчән. Башкаларга яраган әйтелеш миңа җитми, тагын-тагын әллә ниләр кыландырып әйттерә. Моның серен ул миңа, еллар үткәч, мин инде Татарстан радиосында диктор булып эшли башлагач әйтте.
– Син студентлар төркемендә аеруча өметлесе идең. Ягъни сәнгатьле уку осталыгына ирешү мөмкинлекләрең күбрәк. Шуңа күрә сиңа башкалар булдыра алган нәрсәләр генә җитми, күбрәккә ирешү мөмкинлегең бар. Менә бит, дөрес чамалаганмын, конкурсның вак иләгеннән үтеп, республика радиосыннан сөйләүче диктор булып киттең.
Габдулла абыйны радиога еш кына чакыралар, аңардан язучыларыбызның әсәрләрен укыталар. Йомшак, ягымлы тавыш белән укуын радиотыңлаучылар үз итәләр. Еш кына аның укуын сорап хатлар да килә. Бер килүендә ул портфеленнән калын гына бер китап чыгарды. Гарәп хәрефләре белән язылган. Ул “Коръән” булып чыкты. Ниндидер тапшыру өчен шушы изге китабыбыздан бер сүрәнең укылуы кирәк булган икән. Рим Шириязданов дигән мөхәрриребез атап чакырган. Габдулла абый “Коръән”нән шул сүрәне укыганда, студиянең оператор ягындагы тәрәзәсеннән карап тордым. Аның күбебез өчен серле китабыбызны гарәпчә матур итеп яңгыратып укуы нык тәэсир иткән иде.
(Дәвамы бар)
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев