Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Мин бинага юнәлдем. Ишекне атлап керүгә, мине милиция киемендәге кеше туктатты. Шулай ук үткен күз карашы белән җентекләде. Аннан, лифтның тиешле төймәсенә басып, эчкә кертеп җибәрде. Лифт дигәнең күз ачып йомган арада мине ничәнчедер катка менгереп тә өлгерде. Мондагы бердәнбер ишекне ачтырып кердем.

(Башыннан укыгыз)

Мин “Коръән” укыган затларны күрмәгән кеше түгел. Әбием Сәрбиҗамал да аны шүрлектәге пөхтәләп тастымал белән төреп куелган урыныннан алып укый да, даими тора торган җиренә куя иде. Ә менә хәзер совет радиостудиясенә әлеге изге китапның килеп керүе, аны талантлы артист булып танылган шәхеснең укуы, минем карашымча, гадәти генә хәл түгел иде.

Шундый килүләренең берсендә Габдулла абый Шамуков миңа кечкенә генә бер китап бирде.

– Менә укы, файдасы тими калмас, – диде ул.

Бу “Сәнгатьле укырга өйрән” дигән китапчык иде. Авторы Әхәт  Нигъмәтуллин дигән кеше икән. 

Чыннан да, әлеге кулланма язма сүзне яңгыртуга кагылышлы байтак сорауларга җавап бирә торган хезмәт икән. Шуңа күрә аның да файдасы булды дияргә кирәк.

Менә хәзер күз алдыма келт итеп шушы китачык килеп яткандай булды. Үзем дә сизмәстән:

– Әллә сез “Сәнгатьле укырга өйрән” әсбабының да авторымы?

Әхәт абый көлеп җибәрде:

– Шулай дип әйтергә мөмкин. Мин күп елар шушы университетта яшьләрне сәнгатьле укырга да өйрәтәм. Бу гаять үзенчәлекле һөнәргә өйрәнергә ярдәм итүче әсбаблар татарларда да, башкортларда да юк дәрәҗәсендә. Мәкәрим Мәһдиевнең “Яңа дикламатор”, Хәким Сәлимҗановның “Нәфис сүз”, Асия Хәйруллинаның “Тел күрке – сүз” дигән хезмәтләре бар барын. Ләкин алар мәктәпләр өчен түгел, бик гомуми язылганнар. Тиражлары да бик аз. Студентларның, мәктәп укучыларының кулларына тоттырырлык бер ярдәмлек булсын дип язган идем шул. Димәк, ул китап Казанда да үз эшен башкара икән алайса.

– Казанда ничек башкармасын инде? Ул бит әле басылуын да Казанда – Татарстан китап нәшриятында басылган. Мин үзебезнең институтта шулай ук сәнгатьле уку дәресләре алып барам. Сезнең бу китапны студентларга һәрвакыт 

тәкъдим  итәм. Дөрес әйтәсез, кулларына тоттырырлык башка хезмәт юк та бит. Аннан соң ул чыннан да эшне белеп, башкаларга ярдәм итәрлек итеп язылган.

–  Иң мөһиме – китап эшли, дигән сүз. Рәхмәт яхшы сүзеңә.

Мин кычкырып җибәрдем:

– Менә рәхмәтнең өченчесе дә булды!

Барыбыз да рәхәтләнеп көлештек.

Шунда гына мин ишектән килеп кергән урта яшьләрдәге ир-атны күреп алдым. Безнең көлешеп торуыбыз аңа да күңелле булганлыгы күренеп тора. Авызы елмайган, әмма йөзендә сорау галәмәте дә юк түгел.

– Ни өчен көлгәнегезне белсәм, мин дә көләр идем, – диде ул.

Бу сүзләр көлке хәлне тагын беразга дәвам иттерде. 

– Менә Казан егете, әбисенең кушуы буенча, Өфегә рәхмәт җыярга килгән. Әмма моңа игелекле эшләре белән түгел, бик җиңел юл белән генә ирешергә ниятләгән.

Мин дә җавапсыз калмадым.

– Мин әле сезгә бер елга килдем, эшләрнең игелеклеләрен дә башкарырга өлгерермен, Аллаһы боерса.

Яңа кеше дә җавапсыз калмады:

– Татарлар нәрсә ди – кунакның гомере өч көн. Бер ел буе ни-нәрсә эшләргә җыена кеше?

Габделхәй Хурамович, сөйләшү кирәкмәгән юнәлешкә кереп китмәсен дигәндәй, сүзне җитди юнәлешкә борды:

– Бу – кунак түгел, бүгеннән безнең кафедраның аспиранты. Шуңа күрә аны үз кешебез итеп карый башларбыз. Вакыт бар, танышырбыз, аралашырбыз, уртак эшләр дә башкарырбыз. Ким Әбүзәрович, сез дә ярдәмгә мохтаҗ Казан егетенә үз итеп карарсыз дип өметләнәм. Ул эшне менә хәзер сезнең лекцияне тыңлаудан башларга уйлый.

Яңа кеше минем белән танышыр өчен кулын сузды:

– Доцент Ким Әбүзәрович Әхмәтйәнов.

Озын тәнәфес икән. Кафедрада кеше күбәеп китте. Кемнәрдер дәрестән чыкты, кайсылары хәзер булачак дәрескә дип килделәр. Мин барысы өчен дә яңалык булып чыктым, бер-берләренә минем кем булуым турында әйтәләр, Казандагы хәл-әхвәлләр белән кызыксыналар, үзләренең танышлары турында сорашалар. Барысы да ир-атлар. Лаборант кына хатын-кыз. Ниһаять, бер чибәр генә, җыйнак кына гәүдәле ханым килеп керде. Аны Бәйнә Салиховна дип каршы алдылар. Минем исем-фамиялияне әйткәч, ханым аптырап калды:

– Әле иртәнрәк өйдә Казаннан радиотапшыру тыңлап килдем. Фәрхәт Гыйльмуллин дигән дикторыбыз бик матур итеп “Өлкәннәргә балалар турында” дигән тапшыру укыды. Онытылып тыңладым. Тексты эчтәлекле булган өчен генә түгел, аны укуның бик югары сәнгать дәрәҗәсендә икәнлеге дә тыңларга мәҗбүр итте. Әллә сез шул Фәрхәт Гыйльмуллинмы?

– Миндер, чөнки Казанда радиодан сөйләүче башка Фәрхәт Гыйльмуллин юк.

– Үзегез монда, тавышыгыз эфирда. Кызык заман хәзер.

Ничә кеше белән танышып, биредә әле беркем дә минем радио дикторы булуымны искә төшермәгән иде. Мин инде рәсми рәвештә радиода эшләмәсәм дә, ара-тирә минем укуымдагы тапшырулар эфирга чыга тора шул. Бүген барган ул тапшыруны да монда китәр алдыннан Рөстәм Фәйзуллин чакырып алып яздырган иде.

Бәйнә ханымның сүзләреннән соң барысы да диярлек мине яңадан күргәндәй булдылар. Бигрәк тә сүзне Әхәт Нигъмәтуллин элеп алды.

– Әйе шул, синең тавыш безне Казан белән тоташтырып тора. Радиодан гел сөйләп торганда бигрәк тә шулай иде. Хәзер сирәгрәк чыгыш ясыйсың.

Габделхәй Хурамович сөйләшүгә йомгак ясагандай әйтеп куйды:

– Хәзер Фәрхәтнең башка мәшәкатьләре күп. Шуларның да иң мөһиме – диссертация язып яклыйсы бар.

Биредәге һәммәсе инде кайчандыр тормышларында бу эшне башкарып чыккан – кимендә фән кандидатлары. Шуңа күрә минем алда торган бурычның никадәр олы икәнлеген беләләр. Шушы нәрсә сөйләшүнең пафосын күктән 

җиргә төшерде. Барысы да, сиңа бу мәшәкатьләреңдә дә уңышлар юлдаш булсын, диештеләр.

Ул арада дәрес башлануын белдереп кыңгырау шалтырады. Укытучыларның күбесе дәрескә керергә тиеш икән. Шуңа күрә берәм-берәм ишеккә юнәлә башладылар.

Әхәтов безне искәртергә тиеш булды:

– Ким Әбүзәрович, сез кунакны үзегез белән алыгыз инде.

Без әлеге доцент белән икәүләп лекция буласы аудиториягә юнәлдек. Студентларның бөтен игътибары миндә. Уйлыйлардыр: кем бу, кайдан? Моңа кадәр күзгә чалынган кеше түгел. Мин, шундый карашларны сизә-сизә, иң соңгы рәттәге урыннарның берсенә барып утырдым. Лектор ул арада мөнбәр артында үз урынын алган, әкрен генә, йомшак кына тавыш белән сүзен башлады.

– Күреп торам, сезнең күзләрегез үзегез өчен ят булган абыйга юнәлде. Әйе, бу абыегыз сезнең өчен, ихтимал, таныш та түгелдер, әмма сез аны күбегез белә булыр. Ник дигәндә, ул сезнең һәммәгезнең диярлек өендә түрегезгә утырып сөйләгән кеше.

Бу сүзләрне ишеткәч, студенлар барысы да миңа текәлебрәк карадылар, шаулашып алдылар. Әмма Ким абыйлары, шулай интрига ясаса да, әйтә башлаган сүзен ахырга җиткермәде, лекциясен башлап җибәрде. Әкренләп барысы да тындылар, үзләрен фәнни фикерләрне кабул итәргә көйләделәр. Әйе, лектор үз фәнен тирәнтен белә, бу аның беренче җөмләләреннән үк күренде. Бүгенге сөйләшүнең темасы “Шигъриятебез үсешендәге сәнгатьлелек традицияләре” икән. Бу турыда фәнни сүз алып бару өчен, бик зур әзерлек кирәк. Ягъни сүз сәнгатенең башлангыч чорларыннан алып, хәзерге торышына кадәр булган эчке хасиятләрен күз алдында тоту, аларның вакытлар белән бергә үзгәреш кичерә баруларын һәм бүгенге көнгә ничек килеп җитүләрен бәян итүдән башка теманы ачып булмавы үзеннән-үзе аңлашыла. Ким Әбүзәровичның фикерләре йөгерек һәм камил, шул ук вакытта образлы да, сәнгатьлелек чараларына мисалларны да әсәрләрдән төгәл итеп табып ала һәм сүз сөрешенә җайлы гына кертеп җибәрә. Мин тагын шунысына игътибар иттем, 

ул бик урынлы гына итеп башкорт һәм татар әдәбиятларына да кереп-кереп чыга. Шулай иткәндә, ике әдәбияттагы үсеш-үзгәрешләрне дә бердәй белеп күзәтү мөмкинлеген бирә. Кара әле, мин әйтәм, без ике халыкны – татар белән башкортны – ут күршеләр дип әйтәбез дә бетерәбез, шушылый чагыштырма рәвештә нечкәләп исбатлаганда аларның рухи уртаклыгын әнә ничек уңышлы күрсәтеп биреп була икән. Безнең Казанда фәнни фикерләүгә башкортның шушындый рухи үзенчәлекләрен кертеп җибәрү әллә ни үсеш алмаган. Ә моны эшләргә кирәк икән бит. Моңардан рухи байлыкларыбызның уртаклыгындагы хасиятләр ачыграк күренә төшә һәм бу отышлы булудан башка  нәрсәгә китерми. Димәк, безгә әле бер-беребезне белү җитенкерәми. Шуңа булган ихтыяҗны кузгатып, үстереп җибәрергә кирәк.  

Дөрес, лектор урта гасырлар, унтугызынчы гасыр шагыйрь-язучыларының байтагын һәм татарныкы, һәм башкортныкы дип әйтә әйтүен, әмма язмышлары белән генә түгел, нәсел-нәсәпләре белән үк бер-беренә береккән халыкларның рухи нигезләре күпмедер уртак булуы гаҗәпмени? Тик монда шуннан сакланырга кирәк, ул авторларны бары тик йә татарга, йә башкортка гына карый дип расларга омтылу зыянлы гына булырга мөмкин. Гомумән, бу лекция күп нәрсәләр турында уйланырга мөмкинлек бирә. Казанның фәнни мәктәбендә тәрбияләнгән кеше буларак, миңа бу яктан бәхәсле әйберләр дә шактый бар иде. Тик аларны булмаган мыекка чорнап кына куярга кирәк, минем биредәге миссиям хәзергә ул түгел.

Әлбәттә, кафедрага чыккач, мин Ким Әбүзәровичка лециядән алган уңай тәэсирләр турында гына сөйләдем, үзем өчен бик файдалы булганлыгын әйттем. Бу чыннан да шулай иде бит.

Ул мине башкорт әдәбияты кафедрасына алып керде. Аның төп эшли торган урыны шушында икән. Татар бүлегендә дә әдәбият теориясе курсын укуын сораганнар. Чөнки соңгы вакытларда анда әлеге фәнне алып баручы юк икән. Ә мин, аның татарча сөйләвен тыңлаганда, бу кеше башкорт әдәбияты белгече дип башыма да китермәдем. Ник дигәндә, галим татарча камил сөйләде.

Ул миңа, өстәл тартмасыннан алып, бер китап сузды. Башкортча язылган китап икән. “Әдәбият теориясе”. Авторы да үзе. 

 “Әдәбият теориясе”. Менә бу инде китап! Бу яктан да татарларны узып киткәннәр. Ник дигәндә, әле бездә татар телендә язылган мондый хезмәт һаман да юк. Без татар әдәбиятын өйрәнүче студентларга русның төрле  авторлары тарафыннан язылган “Теория литературы”, “Введение в литературоведение” дигән китапларын тәкъдим итеп киләбез. Бу хәл исә студентларга гына түгел, аларның остазларына да кыенлыклар тудыра. Чөнки алар язган бу дәреслекләрдә теория терминнарын аңлатканда яки тәфтишләгәндә мисаллар рус яки чит ил әдәбиятлары буенча китерелә. Безнең укучылар әнә шул төшенчәләргә мисалларны татар әдәбиятыннан үзләре эзләп табарга мәҗбүр булалар. Мәскәү тарафаннан тәкъдим ителгән китапларда татар, башкорт, мари һәм башка әдәбиятларның үзләренә генә хас төшенчәләре бөтенләй дә искә алынмый. Димәк, һәр әдәбиятның үзенчәлекләрен исәпкә алып барлыкка китерелгән үз фәне булырга тиеш. Башкорт әдәбиятына мөнәсәбәтле Ким Әбүзәр улы шушы бик кирәкле хезмәтне барлыкка китергән. Аның бу эше тиешенчә бәяләнгән дә – аңа Салават Юлаев исемендәге республика премиясе бирелгән. Күрәм, күршеләребез кайсыбер яклардан безгә караганда алданрак та баралар икән. Мондый университетта аспирантура үтәргә дә була!

Икенче көнне, күрсәтелгән вакытта мин инде фәнни җитәкчем кабинетында идем. Ул мине шулай ук ачык чырай белән каршылады.

– Вакыт шактый тыгыз булса да, эшең белән танышып чыга алдым. Чыннан да Гариф Ахунов иҗаты шактый җитди тикшерелгән. Әдәбият фәненең хәзерге таләпләре буенча өйрәнгән вакытта, әлбәттә, син монографиклыктан шактый киң мәйданга чыгарга омтылгансың. Бусы  эшеңнең уңышлы ягы. Хәзер инде эшеңне гомуми планда, татар әдәбиятының бу ноктадан чыгып караганда бер ояга туплана торган әсәрләре мисалында теоретик карашларыңны да киңәйтә һәм гомумиләштерә аласың. Моны эшләү артык кыен булмас дип уйлыйм. Болай да син инде бу яктан шактый тирәнгә кергәнсең. Мин укыган чакта үзем күрергә 

теләгән нәрсәләрне кәгазь читләренә яза бардым. Аларга да игътибар итәрсең. Үз карашларыңа шуларны да өстәргә кирәк дип табуың ихтимал. 

Хәзер болай итәбез.Январь азакларына кадәр син Казан китапханәләрендә хезмәткә кирәкле материалларны өйрәнәсең, бәлки, ихтыяҗ булса, Мәскәүгә, Ленинградка да барып кайта алырсың. Планыңны хуплыйм. Шуңа таянып башкарылган эшеңне төгәлләнгән хәлдә май башларына Өфегә алып килерсең. Дөресен әйткәндә, синең инде эшеңнең кимендә яртысы бар. Шуны исәпләгәндә, сигез ай вакыт җитәр дип уйлыйм. Хәбәрләшеп торырбыз. Кирәк икән, син инде Өфе юлын беләсең, килеп китәргә мөмкин. Имтиханнарыңның фәлсәфә, чит телләр буенча булганнарын Казанда тапшырып килергә мөмкин, анысын үзеңә кара. Биредә дә тапшырырга була. Әмма белгечлек буенча, ягъни әдәбият фәненнән имтиханны бары тик үзебездә генә алырбыз. Күрәбез, сиңа эш җитәрлек, уңыш теләргә генә кала.

Шулай итеп, ике-өч көн эчендә мин, җитәкчем белән мәслихәтләшеп, биредәге коллегаларым белән танышып, аларның миңа карата җылы карашларын тоеп, Казанга кайтып киттем.

Җитмеш тугызынчы-сиксәненче уку елы минем өчен чын мәгънәсендә фәнни эзләнүләр, кандидатлык имтиханнарына әзерләнү белән узды. Хәзер инде тикшеренүләрне үз-үземә нык ышанып, шулай булырга тиеш дип, ачык күз белән алып барам. Аларның фәнни җитәкчем тарафыннан хупланган булуы миңа терәк булып тора. Телефоннан шалтыратып, кайбер мәсьәләләр хакында киңәшләшеп тә алабыз. Кирәк чагында Нил Гафурович янына да кереп чыгам. Ул миңа һәрвакыт хәерхаһлы, ярдәмчел. Интитутта, кандидатлык имтиханнарына әзерләнүчеләр өчен, курслар оештырылды. Фәлсәфә һәм чит телләр буенча булганнарына үзем дә язылдым. Бер генә лекцияне һәм гамәли дәресне калдырмыйча шунда йөрим. Фәлсәфә буенча бигрәк тә Рөстәм Вәлиевич Мөрсәлимов лекцияләре ошый. Ул Казанда безнең елларның иң гыйлемле фәлсәфәчесе булса кирәк, ник дигәндә, аның дәресләренә башка югары уку йортлары укытучылары да йөри. Чит телләрдән мин алман телен үзләштерәм. Шулай килеп чыкты, мәктәптә дә шушы телне өйрәнергә туры килгән иде. 

Армиядә бер ел алман һәм испан телләре курсларын үтү дә насыйп булды. Институтта да алман телен сайлап алган идем. Бу телне әлеге курсларда Кира Ивановна дигән апа алып бара. Аның телне камил белүе генә түгел, бәлки укыту методикасының мавыктыргыч булуы да сокландыра. Берничә ай аның дәресләрендә утыру укыту осталыгына ирешүдә дә бик файдалы булды. Ә инде әдәбият фәне буенча имтиханга мөстәкыйль әзерләнергә булдым. Чөнки шул эшнең укытучысы булган кеше бу фәнне үзе үзләштерергә тиеш дип санадым. Яз көне, Уфага барганда, фәлсәфә һәм чит тел буенча имтиханнарны уңышлы тапшыруымны раслаган документлар минем кесәмдә иде инде.

Бу юлы инде мин Агыйдел буендагы шәһәргә озагракка килдем. Биредә, аспирант буларак, минем расланган планымда каралган шактый җитди эшләрем күренеп тора. Иң әүвәл диссертация белгечлегем буенча имтихан тапшырасым бар. Шулай ук анда фәнни җәмәгатьчелек һәм студентлар алдында лекцияләр белән чыгыш ясавым да каралган. Тагын башка эшләр.

Килү белән иң беренче эшем  Казан педагогика институтының рус теле кафедрасы мөдире, профессор Лия Закир кызы Шакированың үтенечен  башкару иде. Лия ханым татар зыялылары арасында бик абруйлы, күренекле шәхесләрнең берсе. Казанда аңа карата һәрвакыт игътибарлы һәм хөрмәтле караш хөкем сөрә. Ул үзе дә кешеләргә карата итагатьле, тышкы яктан шактый кырыс булып күренүенә карамастан, игелекле шәхес. Мин үзем дә аның кешелекле мөнәсәбәтен тоеп яшим. Факультеттагы вазифаларыма сайланган вакытта, әйтик, декан урынбасары итеп билгеләгән гыйльми совет утырышында аның миңа карата әйткән җылы сүзләре һәрвакыт мәсьәләнең уңай хәл ителүендә әһәмиятле булды.

Менә шул ханым миңа гадәти генә бер йомыш кушты. “Мин сезгә бер төргәк һәм адрес биреп җибәрәм, сез аны минем абыема – Мидхәт Закировичка тапшырырсыз әле” – диде. Кем ул Мидхәт Закирович, миңа мәгълүм түгел. Анда минем ни эшем бар? Адресы кулымда, төргәк култык астында. “Барыр алдыннан, менә шушы номер белән шалтыратып, килүең турында кисәт. Анда сине каршы алырлар”, – дип тә өстәде. Киттем кирәкле йортны эзләп. Әллә ни аптырап 

йөрергә туры килмәде. Үзәк урамнарның берсе артында гына икән. Шунда бер читтәрәк телефон дип язылган кечерәк бер бина тора. Гадәти генә түгел, матур итеп эшләнгән, җылы, пөхтә. Түгәрәк  өстәле дә бар икән. Аның өстендә телефон аппаратлары тора. Өстәл янында  ниндидер рәсми формада киенгән бер егет тә утыра. Ул мине сорау биреп каршылады:

– Нинди номерга шалтыратасыз?

Әйткәч, йөзе җитдиләнеп китте.

  – Мин Казаннан. Педагогика институты укытучысы. Менә Мидхәт Закировичка шушы әйберне алып килгән идем. Шуны тапшырасым бар.

– Миңа гына бирегез, тапшыруны үзем оештырырмын.

– Юк, башка кешегә бирә алмыйм. Үз кулына тапшырырга куштылар.

– Үз кулына? Ай-һай, тапшыра алырсызмы икән? Ә нәрсә соң анда?

– Белмим, миңа аны сеңлесе бирде, абыема тапшырырсыз, диде.

Әлеге егет үзенең өстәл астында торган ниндидер аппаратның ишеген ачты. Миңа:

– Әйберегезне менә шушында куегыз, – диде.

Аннан соң капкачны ябып, өстәлендәге төймәләренең берсенә басты һәм үзенә каратып куелган экранга карап торды. Тагын миңа борылды.

– Документларыгызны бирегез.

Мин Казан педагогика институтында өлкән укытучы булып эшләвем турындагы таныклыгымны суздым.

Ул, әле шушы документка, әле миңа карап-карап алгалады.

– Бу документ дөресме, монда өлкән укытучы дип язылган, ә сез яшь кеше?

– Өлкән укытучы дию документ иясенең яшен түгел, бәлки укытучылар арасында нинди статуста икәнлеген күрсәтә: ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор. Димәк, мин әле яшь булсам да институттагы вазифам буенча – өлкән укытучы.

– Башны әйләндермәгез, паспортыгызны күрсәтегез.

– Паспортны БДУның профилакторие администраторына тапшырган идем шул.

Ул шунда ук, телефон белешмәлегеннән карап, әлеге администраторга шалтыратты. Мин анда урнашканмы-юкмы, кайчан килүемне, хәтта кайсы бүлмәдә торуымны белеште. Аннан соң минем паспорт мәгълүматларымны да язып алды. Кайсы елда туганымны сорарга да онытмады.

Мин инде бу хәлгә нык аптырап торам, монда килеп ниндидер бер ярамаган эш эшләдемме дип шаккатам. Ниһаять, егет бинага керергә мөмкин икәнлеген әйтте.

Мин бинага юнәлдем. Ишекне атлап керүгә, мине милиция киемендәге кеше туктатты. Шулай ук үткен күз карашы белән җентекләде. Аннан, лифтның тиешле төймәсенә басып, эчкә кертеп җибәрде. Лифт дигәнең күз ачып йомган арада мине ничәнчедер катка менгереп тә өлгерде. Мондагы бердәнбер ишекне ачтырып кердем. Бик иркен бүлмәдә булып чыктым. Беркем дә юк. Бераз шулай, кыймылдарга да базмыйча, басып тордым. Ниһаять, каршыдагы ишек ачылды. Аннан чәчен бик матур итеп ясаткан, зәңгәрсу халат кигән бер ханым килеп чыкты. Мин кыюсыз гына:

– Исәнмесез, – дип әйтә алдым.

Ханым сәламемне алдымы-юкмы, аны аңларлык хәлдә түгел идем. Тик аның “Әйберегезне әнә шунда куегыз”, – дип әйтүен аермачык ишеттем. Төенчегемне бик матур итеп эшләнгән тәбәнәк өстәлгә куйдым да:

– Лия Закировна абыйга тыпшырырсыз, дигән иде, – дидем.

– Тапшырырбыз, тапшырыбыз, – дигән җавап кына колагыма керде. 

Шуннан соң, тиз генә борылып, чыгу ягына юнәлдем. Мине шул ук милиционерлар озатып калды. Саф һавага чыккач, кинәт кенә аңына килгән кешедәй, як-ягыма карандым. Һәм бу сәер ишек алдыннан өскә – шәһәр урамына күтәрелдем. Артыма барылып карарга да куркып, тиз-тиз адымнар белән Фрунзе урамына таба юнәлдем. Үзем бертуктаусыз уйлыйм: бу нинди йорт икән? Лия Закировнаның абыйсы кем булып эшли икән? Бу бит инде эш урыны түгел, аңлавымча, яши торган йортлары. Кеше тора торган йортларны шулай 

саклыйлар микәнни? Сакласалар, әнә шул астагы телефонлы өйдәге сакчы гына җитмиме? Йортның эчке ягында милиционерлар ни хаҗәткә кирәк икән? Мин бит, Лия апаның абыйсы белән сөйләшеп, сеңлесеннән кешеләрчә сәлам тапшырырмын, дигән идем. Кая ул, минем белән сөйләшеп торучы да булмады. Рәхмәт әйтеп аласы урынга, “куегыз шунда!” имеш.

Ул көнне, вакыты белән гаҗәпләнеп, вакыты белән көлә-көлә, шул турыда уйландым. Төнлә хәтта буталчык төшләр дә бимазалады. Ниндидер сәер кешеләр мине төрткәлиләр, бармак белән миңа күрсәтә-күрсәтә көләләр. Уянгач, ярый әле, төш кенә икән, дип, сөенгәнемне үзем генә беләм.

Икенче көнне профилакториядәге мин урнашкан бүлмәгә таныш язучыларым килде. Болай гына, хәл белергә генә. Чәй әзерләдем. Шулай матур гына сөйләшеп утырабыз. Кайчакта шулай була бит, теге яки бу сүзне әйтергә ярап бетмәгәнен дә беләсең, әмма әңгәмәдәшеңә ышаныч барлыкка килә, тел очында гына торган сүзне әйтүеңне сизми дә каласы. Минем белән дә шулай булды. Ничек тә бу Мидхәт Закировичның кем булып эшләвен беләсем килде. Югыйсә, аны, Казанга кайткач, Лия Закировнадан сорап та белергә була бит инде. Юк, миңа менә хәзер үк белергә кирәк, нишләтәсең?

– Сез, бәлки, биредә яшәгәч, беләсездер, сезнең шәһәрдә Мидхәт Закирович дигән абзый бар икән.

– Шуннан, шуннан, –  диләр болар, – нигә кирәк ул сиңа? 

– Юк, кирәкми, мин кичә аның өенә бардым, бик кызык хәлдә калдым.

Ничектер шулай, телем ачылып китеп, мин үземнең кичәге теге йортка баруымны, анда мине тикшереп кенә кертүләре турында сөйләдем.

Кыйссаны белгәч, кунакларым икесе дә, ике якка янтаеп, көләргә тотындылыр. Шулкадәр көләләр, шактый юан гәүдәлесен шартлый дип торам. Анысы аеруча тавышланып көлә. Ә мин аларга аптырап карап торам. Ниһаять, көлеп арыгач, шагыйрь булганы, миңа пышылдауга якын әкрен тавыш белән әйтә:

– Мидхәт Закировичны кем дисең, ул бит – Шакиров! Безнең өлкә комитетының беренче секретаре!

– Сезнең республика хуҗасның Шакиров икәнен мин дә ишетеп беләм, әмма аның исемен, шулай ук әтисенең исемен белми идем.

– Белмәсәң, менә бел инде. Аның өендә сиңа ни калган, ник анда барырга кирәк иде?

Мин инде тәмам аптырап калдым. Боларга нәрсә әйтергә? Дәшми калып та булмый. “А”сын әйткәч, “Б”сын да әйтергә кирәк бит инде. Ләкин сизеп торам, боларга барысын да чыгарып түгәргә ярап бетмәс. Әллә ни уйлаулары бар.  Язучы-шагыйрь булуларын белсәм дә, аларның нинди кеше икәнлекләре мәгълүм түгел бит әле. Шуңа күрә кыска гына итеп теманы түгәрәкләргә теләдем:

– Бер йомыш кушып җибәрделәр. Шул әманәтне тапшырасым бар иде. – Тегеләр күпме генә төпченсәләр дә, нинди гозер икәнлеген әйтмәдем. – Үзем дә белмим, аңа бер пакет кына тапшырдым, – дидем.

Мин сүзне икенче темага борып җибәрдем, әле тагын шактый шулай дустанә сөйләшеп утырдык. Чыгып киткәндә, кунакларымның берсе болай диде:

– Син, малай, Өфегә килеп керүгә үк, әнә нинди кешеләр тирәсендә әйләнә башлагансың. Без, гел монда торып та, андый хуҗаларның кайда торганнарын белеп бетерми  идек әле.  Ерак китәрсең син, ерак!

Мин яңадан үз эшләремә чумдым. Диссертациямнең кулъязмасын, тагын бер тапкыр карап чыгып, ике данәдә Мидхәт Фазлеевичка кертеп бирдем. Машинкада басылган хезмәтемне алып, битләрен ача-ача карап чыккач, йөзенә канәгатьлек чыгарып, ул әйтеп куйды:

– Күләме дә тиешенчә булган, басылуы да пөхтә, эчтәлеге дә йөзне кызартырлык булмас дип ышанасы килә. Син хәзер имтиханга әзерлән, шушы арада комиссия алдында тапшырырсың. Ә мин эшеңне укый торырмын. Берсен кафедрага куярбыз, теләгән кеше таныша торыр. Башкорт һәм рус әдәбияты кафедраларындагы бер-ике иптәштән дә укытып алырбыз. Диссертацияң рус телендә, шуңа күрә кемгә бирсәк тә уку мөмкинлеге бар. Бер үк вакытта диссертацияңнең авторефератын эшләп бетер. Ул берничә нөсхәдә машинкада басылган булырга тиеш. Эшең күп, басылып кына эшләвеңне бел.

Әдәбият буенча кандидатлык имтиханын бик яхшы билгесенә тапшырдым. Башкача ярамый да, шулай кабул ителгән, галимлеккә дәгъва итүче кеше үз фәнен бары тик тирән белүен генә күрсәтергә тиеш. Әле фәлсәфә, яки чит телдән яхшы билгесе алырга мөмкин, әмма сиңа инде  гомереңне багышларга җыенган фәнне биш бармагың кебек белү тиеш. Бетте-китте!

Авторефератны да өлгерттем. Кафедраның лаборанты Фәйрүзә ханым егерме дүрт битлек бу хезмәтне дүрт данәдә басып та бирде.

Ун-унбиш көннән кафедрада минем диссертацияне тикшерүгә куячаклары билгеле булды. Минде дулкынланып шул көнне көтә башладым. Ул арада автореферат проектын да берничә данәдә кафедра өстәленә кертеп куйдым. Таныша торсыннар, үзләренең тәкъдимнәрен әйтергә мөмкинлек булсын.

Мондый төрле яклап уйланылган әзерлекнең файдасы булды. Кафедра әгъзаларының барысы да диссертациянең үзе белән дә, аның авторефераты белән дә танышырга өлгерделәр. Шул ук вакытта башкорт, рус әдәбиятлары кафедраларыннан да кызыксынган кешеләрнең аларны уку мөмкинлекләре булды. Ягъни кемгә булса да ниндидер ризасызлык белдерергә урын калмады.

Утырышка да, үзебезнең галимнәрдән тыш, әнә шул күрше кафедраларның кайбер әгъзалары килгән булып чыкты. Мидхәт Фазлеевич белән Габделхәй Хурамович та биредә.

Тәртип буенча иң әүвәл сүзне миңа бирделәр. Утырышта катнашучыларга хезмәтемнең әһәмияте, төп концепциясе, үзәккә куелган проблемалары, аларның кайбер аспектлары, алынган нәтиҗәләр турында бәян иттем. Татар әдәбияты үсешенең хәзерге этабында хезмәт кешеләре характерларын эстетик үзләшерү –язучыларны җәлеп иткән темаларның берсе булса, инде бу әсәрләрдә гәүдәләнгән образларның үзенчәлекләре, аларның тормыштагы хәл-әхвәлләре белән туры килү-килмәүләре арасындагы аермалыклар, шул ук вакытта эшчеләрнең яшәү рәвешендә милли хасиятләрнең ни дәрәҗәдә чагылышы мәсьәләсенең диссертациядә куелышының актуальлеге турында сөйләдем, алынган нәтиҗәләрне игълан иттем. Доклад өчен бирелгән ун-унбиш минутта артыкка киңәеп тә булмый. Шуңа күрә, сорауларга җавап бирү өлеше шактый 

озакка, сәгатьтән артыкка сузылды. Чөнки барысы да эшне укып килгәннәр. Укыган икән, димәк, аларда ниндидер кызыксыну барлыкка килгән, шуларга авторның мөнәсәбәтен белү ихтыяҗы туган. Дөрес, арада диссертациягә кагылмаган сорау бирүчеләр дә булды. Кайберәүләрнең, күрәсең, урта гасырлар, егерменче йөз башы авторлары, аларның әсәрләре турында Татарстаннан килгән кешенең кылларын тартып карарга исәпләре бар иде. Мин монда килгәнче үк татар әдәбиятының кайбер күренекле авторларын башкортларның үзләренеке итеп тәкъдим итүләре турында белә идем. Әмма бу очракта андый кирәкмәгән бәхәс ачып җибәрү һич тә минем файдага булмас иде. Шуңа күрә мин, ул мәсьәләләрнең минем хезмәтем кысаларыннан читтә булуын искәртеп, ни дә булса әйтүдән тыелуны хуп күрәм дип әйтү белән котылып калдым. Шулай да башкорт әдәбияты кафедрасы вәкиле минем алар өчен үткен сорауларга җавапсыз калуымны да үз ягына борырга омтылып карады.

– Мондый сораулардан качасыз икән, димәк, сез урта гасырлар, егерменче йөз башының кайбер авторларын татарныкы гына дип караучылар ягында.

Эш болайга китә башлагач, Мидхәт Фазлеевич ярдәмгә килде.

– Диссертант дөрес әйтә, бу мәсьәләләр без тикшерә торган хезмәткә карамый. Алар бар. Әмма без ул катлаулы мәсьәләләрне махсус фәнни конференцияләрдә хәл итәргә тиешбез. Анда татар һәм башкорт галимнәре әлеге күренешләр турында салкын кан белән мәслихәтләшерләр һәм уртак фикергә килергә омтылырлар. Без яшь галимгә мондый бурычны йөкләмик инде. Бигрәк тә бүген.

Шуның белән сорауларга җавап өлеше дә тәмамланды. Габделхәй Хурамович төп чыгыш өчен сүзне Ким Әхмәтйәновка бирде. Теге вакытта аның лекциясен тыңлап, миңа биреп җибәргән “Әдәбият теориясе” китабын укып, мин бу галим турында югары фикердә калган идем. Бу утырышта сөйләгәнен тыңлап, әлеге карашым тагын да ныгыды. Чөнки ул бары тик фәнни нигезгә корылган чыгышы белән минем хезмәтемнең бөтен асылын, барлыгын, уңышлы-уңышсыз якларын шулкадәр төгәл итеп бәяләп чыкты. Аның белән бәхәскә керү, 

чыгышына ниндидер тенденциозлык хас дип әйтү мөмкин түгел иде. Шуңа күрә аңа сорау бирүче дә булмады. Барысы да ул әйткәннәр белән килештеләр. Ул үзенең шактый озынга сузылган чыгышын болай тәмамлады: “Коллегабыз Фәрхәт Гыйльмуллинның бу хезмәте филология фәнәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен лаеклы. Мин аны яклауга чыгарырга тәкъдим итәм”.

Аннан соңгы чыгышлар барысы да шушы нәтиҗә белән килешү рухында барды. Камил Дәүләтшин, Риф Мөхәммәтҗанов, Сәгыйть Хафизов, Үзбәк Гыймадиев, Әхәт Нигъмәтуллин һәм башкалар бер үк вакытта үзләренең эшне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәрен дә әйттеләр. Мидхәт абый Фазлеевич шулай ук характерларны тудыру традицияләренең зурлыгы, бу өлкәдәге яңа тенденцияләрнең төрлелеге мәсьәләләренә тукталып, бигрәк тә драматургия жанрында кызыклы эзләнүләр баруына игътибар юнәлтеп, иҗатның бу юнәлешендәге тәҗрибәне гомумиләштерүнең бик кирәкле икәнлеген ачыклады, минем тарафтан уздырылган тикшеренүнең әдәби үсешнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен мөһим булганлыгын искәртте.

Шулай итеп, кафедра минем бу хезмәтемне диссертация советына яклауга тәкъдим итәргә дигән  карар кабул итте.

Ә менә диссертация советы эшенең тәртибе шактый катгый булып чыкты. Ул бик төгәл таләпләр, Югары Аттетация Комитеты тарафыннан куелган тәртипләр буенча эш итә. Шулардан бер генә адымга тайпылсаң да, экспертлар хезмәтеңнең алга таба хәрәкәт итүенә чик куярга мөмкин. Әле алдагы утырышларда ук каралырга дип алынган диссертацияләрнең якланасы бар икән. Димәк, бу – үз нәүбәтеңне көтәргә кирәк, дигән сүз. Шуңа күрә минем эшне бары тик җәйге каникуллар узгач кына карый башлаячаклар икән. Хәер, мин моңа һич тә борчылмадым. Чөнки хезмәт башкарылды дигәч тә, аңа соңгы ноктаны куйганчы, байтак эш күренеп тора иде әле. Мин  алда тагын ике-өч ай вакытым булачагын белгәч, куандым гына. Эшне ашыкмыйча-кабаланмыйча, иркенләбрәк, таләп ителгән дәрәҗәгә җиткерергә мөмкин булачак. Чөнки Мәскәү өчен хезмәтеңнең һәр яктан тиешенчә башкарылган булуы бик мөһим.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев