Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

ИКЕ УТ АРАСЫНДА (дәвамы)

Миңа әле китап язучылардан мондый сүз ишетергә туры килгәне юк иде. Инде мин, чыннан да, укылган әйберләргә, үзем белгәнчә, тәнкыйть белән карый башладым кебек. Шуннан соң журналның бер санында Г.Ахуновның “Хәзинә” романы басыла башлады. Аны да бик яратып укыдым. Кара син аны, безнең Татарстанда нефтьне ни рәвешле суырталар икән. Шушы эш барышында нинди генә вакыйгалар, кискен хәлләр булырга мөмкин, имеш. Нефтьчеләрнең эше, тормышы менә ниндиерәк була икән? Болар миңа барысы да яңалык иде.

(Башыннан укыгыз)

Бу көн менә шулай тәмамланды. Монда иң шатланган кеше мин булганмындыр. Гади генә сөйләшүләрдән башланган эшнең шушылый киң  колач алуы мине бик куандырды. Шул ук вакытта биредәге сөйләшүләрдән иң канәгать калмаган кеше Шәмси Арсланов иде кебек. Чөнки, җыелыш беткәч, аның теш арасыннан гына чыгарып колагыма әйткән менә бу сүзләре шуны белдерә иде:

– Кычытмаганны кашып йөри дип менә шундый кешеләргә әйтәләрдер инде. Моңа кадәр яшәделәр бит әле студентлар, моннан соң да торырлар иде...

Мин моңа каршы бер сүз дә әйтмәдем. Чөнки эчке халәтем әлегә мондый төртмәле сүзләрне кабул итүгә әзер түгел иде.

Атна-ун көннән тулай торакка ремонт бригадасы килде. Ком-балчык, акбур, цемент кебек кирәкле нәрсәләрне ташыдылар. Студентлардан да аларга ярдәм итүче төркемнәр оештырылды, бүлмәләрдә, коридорларда буяу исе аңкыды. Берочтан идәннәрне дә буяп чыкканда яхшы буласы иде. Әмма андый буяуны институтның хуҗалык бүлеге таба алмады. Беләм, Кукмара районындагы бер төзелеш оешмасында андый нәрсәләргә кытлык юк. Мин, проректордан машина сорап алдым да,  үз районыма чыгып киттем. Андагы шул оешманың директоры минем дустымның әтисе. Мин аларда еш булам, алар мине якын күреп кабул итәләр. Бу юлы да шулай булды. Кирәк кадәр буяуны артыгы белән төятеп тә җибәрде, шул ук вакытта, акча күчерү өчен, счет дигәннәрен  бирергә дә онытмады. 

Яңа уку елына тулай торагыбыз менә дигән хәлгә килде. Институтның партия җыелышында безнең факультетның бу эшен мактап чыктылар, башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Минем исемне дә уңай яктан телгә алдылар. Шул ук вакытта мин үзем партком секретареның бу эшкә шунда ук тиешле әһәмият бирүен, ярдәм оештыруын әйтеп, аңа рәхмәт белдереп чыгыш ясадым. Шәмси Арслановка да рәхмәт әйтергә онытмадым. Алга таба инде бу чиста, матур хәлгә китерелгән тулай торакта студентлар белән эшләүне тагын да яхшыртырбыз дип сүз бирдем.

Бер-ике айдан факультетыбыздагы җитәкчелек алышынды. Профессор Бушканец, деканлыктан китеп, рус һәм чит илләр әдәбиятлары кафедрасы мөдире булып калды, аның урынбасары Зинаида Данилова бөтенләй каядыр китеп барды. Декан итеп моңа кадәр партком секретаре булып эшләгән Анастасия Александровна Михееваны куйдылар. Ул исә миңа үзенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары булырга тәкъдим итте. Моны мин зур ышаныч күрсәтү буларак кабул иттем. Әле институтта эшли башлавыма күпме генә, фәнни дәрәҗәм дә юк. Факультетта җиде кафедра, аларны профессорлар җитәкли, бары тик инглиз теле кафедрасының гына башлыгы фән кандидаты. Анысы да зур тәҗрибә туплаган доцент ханым. Әлеге укыту-тәрбия үзәкләрендә җитмештән артык укытучы эшли. Алар арасында да фән докторлары һәм кандидатлары җитәрлек. Менә миңа шулар белән эшләргә кирәк булачак иде. Шуның өстенә миннән бер генә сәгатькә дә дәресләремне киметмәделәр. Декан урынбасары буларак, өстәмә хезмәт хакы алачаксың, димәк, тырышырга туры киләчәк, диделәр.

Эшкә керешкәч, бу эшнең катлаулылыгы бөтен барлыгы белән ачыклана башлады. Һәр курста тугыз төркем, димәк, биш курста җәмгысы кырык биш төркем дигән сүз. Һәр курста  ике йөз егерме чамасы студент. Димәк, биш курска меңнән артык була. Дәресләр алып бару өчен нибары эреле-ваклы утыз аудитория бар. Шуны барысына да җиткерергә кирәк. Уку расписаниесе төзү өчен могҗизачы булу таләп ителә. Моңа кадәр бу эшләр белән бер дә шөгыльләнергә туры килмәгәнгә, мин башта бик аптырап калдым. Әмма элегрәк бу вазифада эшләп алган, хәзер дә рус теле кафедрасында укыту эшләрен оештыручы хезмәтен башкаручы Фирая Юныс кызы Әхмәдуллина күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Иң әүвәл һәр белгечлек буенча уку планнарының рәтенә төшенергә, ике-өч елга үзгәреп торган бу документларның бүгенге көндә кайсысы гамәлдә, кайсысын инде кулланырга ярамаганлыгын аңлатты. Шулар белән агымдагы уку елы эш планнарының туры килү-килмәүләрен бик төгәл белергә кирәклеген искәртте.

– Шуларны әйбәтләп белсәң, факультетның уку планнары дөрес үтәләчәк, кафедраларның эше дә дөрес итеп оештырылачак. Декан бу нәрсәләрнең нечкәлекләрен белеп тә бетермәскә мөмкин, уку планнарының дөрес үтәлешен тәэмин итү урынбасар җилкәсендә.  Син барыннан да элек шуны аңла, – диде. 

Шулай да миңа, физика-математика факультетында декан уранбасары булып эшләүче Мансур Зыятдинович Хөснетдиновка барып, аңардан да киңәшләр алырга тәкъдим итте. Миннән ун яшькә олырак бу кеше бик ипле, тыныч табигатьле, бу өлкәдә зур тәҗрибәле  җитәкче икән. Миңа бу эшнең бик күп нечкәлекләрен иренмичә аңлатты. Аның яныннан бу вазифада берничә ел эшләгән кешенеке шикелле байтак тәҗрибә һәм акыл туплап кайттым дияргә була. Сораулар килеп чыканда, һәрвакыт аңа шалтыратып, киңәшләр ала торган булып киттем. Кыскасы, бу яңа эшем буенча ул минем консультантым булып әверелде дияргә ярый.

Деканатта эш шулкадәр күп, дәрескә кереп, ул мәшәкатьләрдән арынуны мин үземә ял кебек сизә башладым. Чөнки бары тик шул вакытларда гына мин үземне әдәбиятчы, фән кешесе итеп сизәм. Бу миңа рәхәтлек бирә. Ләкин моның өчен кешегә фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге кирәк, ә миндә ул бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Институттагы иң зур факультетның уку-укыту эшләрен аксатмыйча оештырып бару бөтен вакытны ала. Фәнни тикшеренүләр алып бару турында уйларга да мөмкин түгел.

Татар галәмендә беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1925 елда безнең институтта оешкан. Ул вакытта югары уку йортыбыз Көнчыгыш педагогия институты дип аталган. Чөнки монда татарлар гына түгел, бәлки удмурт, башкорт, мари, чуваш, мордвалар да үз телләренең һәм әдәбиятларының белгечләре булырга әзерләнгәннәр. Хәтта берара казакълар да килеп укыганнар.  Шушы вакыйгага илле ел тулу уңаеннан кафедра мөдире Фәләх Мөслимович әле институтка килүемнең икенче елында ук миңа кафедраның илле еллык тарихын язуны тапшырган иде. Мин бу бурычны үтәүнең нәкъ менә миңа тапшырылуын аңлап та бетермәдем. Мондый хезмәтне биредә озаграк эшләгән кешеләр язарга 

тиеш булгандыр. Үткәннәрен түгел, коллективның бүгенгесен дә җитәрлек белмәгән кешегә мондый эш кушылу мантыйкка сыймый торган эш дип уйладым. Ләкин карышмадым. Ни әйтәсен үзләре беләдер. Соңыннан мәгълүм булганча, бүтәннәргә мөрәҗәгать иткәч, аңа әйткәннәр:

– Мондый хезмәтне җитәкче кеше үзе язса әйбәт булыр, чөнки монда тарихтан бигрәк, кафедраның хәзерге көндәге бурычлары да киң итеп яктыртылырга тиеш дип аңлыйбыз. Шуңа күрә үзегез алыну дөрес булыр.  

Әмма мөдир аны миңа аударган булып чыкты. Мин, институт архивын, дәүләт архивындагы безнең югары уку йортына кагылышлы байтак мәгълүматларны өйрәнеп, бу эшне хәлемнән килгәнчә башкарып чыктым. Аны республика газеталарының берсендә һәм, тагын да киңәйтеп, кафедраның фәнни язмалар җыентыгында бастырдым. Кафедра әгъзаларыннан хуплау сүзләре ишеттем.

Дөресен әйткәндә, минем өчен бу эшне башкарып чыгу бик файдалы булды. Ник дигәндә, элгәрләребезнең кемнәр булуы, аларның үз вакытлары өчен әһәмиятле булган нинди фәнни өлкәләрдә эшләгәнлекләрен, халкыбызның рухи үсешендә нинди хезмәтләр калдырганлыкларын эзлекле белү минем өчен бик тә кирәкле булган икән. Болар минем шул юнәлешләрдәге  хәзерге бурычларны да ачыграк күрүемне тәэмин итте. Бу инде фән юлына басып килгән кеше өчен бер дә артык нәрсә түгел. Мин кафедра оештырылган чорда биредә эшләгән Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Рәхим хезмәтләреннән әдәбиятчыларның табигый эсетик кануннар һәм традицияләрне яшәтергә омтылулары белән сәяси таләпләр арасында тартышуларын, ахыр чиктә егерменче еллардагы фирка карарлары белән килешергә мәҗбүр булуларын күрдем. Минем уем яктырып киткәндәй булды. Кандидатлык диссертациямдә менә нинди мәсьәләләрне күтәрергә кирәк! Бу гомумән совет әдәбиятының эчтәлеген генә түгел, аның сәнгатьлелек үзенчәлекләрен дә ачык күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Дөрес, болай эшләгәндә, партиянең шул чорлардагы кайбер күрсәтмәләрен тәнкыйть күзлеге аша үткәрергә дә туры килер. Әмма инде алтмышынчы еллар башында, ягъни “җепшеклек чорында”  шуңа охшаш башлангычлар булып алды, һәм хәзер, 

җитмешенче еллар урталарында да, ара-тирә булса да, мондыйрак чыгышларга һәм язмаларга очрарга туры килә. Димәк, әдәбиятның үз эстетик кануннары белән рәсми оешмаларның күрсәтмәләре арасындагы аермалыкларны ачып бирүдән кемгә ни зыян? Бу нәзари бәхәс, әлбәттә, дәлилле алып барылачак. Моның әдәбият үсешен алга таба тәэмин итү өчен булган әһәмияте күзгә күренеп тора.

Мин көннәрдән бер көнне бу турыдагы уйларымны кафедра мөдире Хәмитов белән уртаклашырга булдым. Ул минем сөйләгәнне сабыр гына тыңлап торды. Аңа хас булганча, бармаклары белән чәчләрен тарап куйгандай итте, аннан, авыр сулап, әйтеп куйды.

– Беләсеңме, син совет чорында калыпланган теоретик карашларны сүтеп җыярга җыенганда шул  совет чоры иҗат методологиясен хуплап бүгенге көндә татар әдәбият белеме даирәсендә бер докторлык диссертациясе эшләнеп килүе билгеле. Ә син кандидатлык эшендә шул нигезләргә каршы чыгарга җыенасың. Кем сиңа аны рөхсәт итәчәк? Кайчандыр бу хәлләр турында да язарга мөмкин булыр. Бүгенге көндә син бу турыда бер генә мәкалә дә бастыра алмаячаксың. Кайсы редактор үз өстенә шундый җаваплылыкны алыр икән?

Мин аптырап калдым. Димәк, миңа фәнни хезмәтләрне тагын да игътибар беләнрәк укырга, алар турында тирәнрәк тәфтишләп танышып барырга кирәк.  Хәмитов, олырак буын вәкиле буларак, яңачарак уйларга кыймыйдыр, бәлки...

Мөдир дәвам итте:

– Дөресендә, син күтәрергә җыенган темаларны докторлык хезмәтләрендә хәл итәргә кирәк. Чөнки кандидатлык диссертациясе өчен, алар артык зур һәм киң. Аннан соң хәтта фән кандидаты да булмаган кеше мондый эшкә алынса, аңа шикләнеп тә караулары мөмкин. Халык ничек әйтә әле? Күтәрә алмастай кеше йөкнең авырын күтәрә. Шуның кебек килеп чыкмасын. Син башта, кандидат, доцент булып, үзеңнең фәндәге урыныңны булдыр. Фәнни, әдәби җәмәгатьчелеккә үз сүзеңне әйт. Аннан соң синең мондый нәрсәләргә тотынуыңа артак гаҗәпләнмәсләр.

– Алай булгач, Фәләх Мөслимович, сез, тормышта, фәнни эшчәнлектә тәҗрибәле кеше буларак, миңа кандидатлык диссертациясе өчен нинди проблема тирәсендә баш ватарга дип тәкъдим итәр идегез икән?

– Соңгы унъеллыкларда безнең кафедрада, ничектер, үзеннән-үзе  прозаны өйрәнүгә өстенлек бирелде. Университетта исә  шигъриятне  үзәккә куйдылар. Шуңа күрә, берәр күренекле әдип иҗатын өйрәнеп, аның үзенә хас стилен, сәнгатьчә табышларын ачып бирсәң, авторның үзенә дә файдалы, гомум әдәбият белеменә дә кирәкле өлеш булыр иде. Хәзер поэтика мәсьәләләренә игътибар арта бара. Бездә бүгенге көндә эшләүче фән кандидатлары барысы да әнә шундый монографик пландагы хезмәтләргә ия. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов иҗатларына карата алар тарафыннан язылган хезмәтләр, китаплар әдәбият галәмендә яхшы билгеле. Шулай эшләсәгез, күп яктан уңышлы адымыгыз булыр.

– Ә миңа кайсы әдипне өйрәнергә тәкъдим итәр идегез?

– Бүгенге көндә иҗатларын монографик планда өйрәнерлек язучыларга кытлык юк. Андыйларның байтагына халык язучысы дигән исем дә бирелде. Аларның һәрберсе моңа лаек. Үзегез сайлап алыгыз.

– Гадәттә диссертация язучыга фәнни җитәкче дә ярдәмгә килә. Ә миңа кем фатиха бирер икән?

– Монысы да хәл ителерлек әйбер. Безнең кафедрада ук җитәкче булырдык галимнәр бар дип уйлыйм. Үзем дә күз-колак булырга каршы түгел.

Шулай итеп, мин ныклап диссертация язу эшенә дә керешергә булдым. Тик менә өйрәнү өчен кайсы язучы иҗатын сайлап алырга? Мин әдәбияттагы яңалыклар белән армиягә киткәнче дә, хезмәт иткәндә дә танышып баруны  гадәт иткән идем. Туган телне, татар тормышын юксынуымны күпмедер басар өчен, мин анда да “Совет әдәбияты” журналын алдыруны бервакытта да өзмәдем. Хезмәт итүемнең өч елында да әлеге басма килә торды. Шуның белән татар әдәбиятының хәзерге торышы турында күпмедер мәгълүматлы була килдем. 1964 нче елдамы икән, анда Фатих Хөснинең “Минем тәрәзәләрем” дигән автобиографик повесте басылды. Бу әдипнең “Йөзек кашы”, “Җәяүле кеше 

сукмагы” кебек әсәрләре миңа яхшы таныш. Аларны яшүсмер чагында ук бик яратып укыган идем. Фатих Хөсни язган әйбер бары тик әйбәт кенә булырга тиеш дигән  уй күңелемдә калган. “Тәрәзәләре” дә мине мавыктырып үз эченә алып кереп китте. Алай гына да түгел, кат-кат укыдым. Аның теле, анда бәян ителгән хәл-әхвәлләр, кеше язмышлары – һәммәсе мавыктыргыч булып тоелды. Каравылда тораммы, кухняда бәрәңге әрчимме, әллә “айт-два”га атлап йөрибезме – азмыни солдат башыннан үтә торган хәлләр –  шушы әсәрдәге төрле күренешләр аңымда бөтерелә, күз алдыма килгән кебек була.

Бер көнне солдатлар өчен көн тәртибендә каралган “буш вакыт”та кемнәргәдер хат язарга дип кулга каләм алгач, ничектер, үзеннән-үзе шушы әсәргә бәйләнешле уйларымны кәгазьгә төшерә башлаганмын. Дөресен әйткәндә, фикерләремне әлеге әдипнең мин белгән башка әсәрләре белән чагыштыра-чагыштыра тезгәнмен. Шулкадәр мавыгып киткәнмен, старшинаның йокы алдыннан була торган кичке прогулкага чыгарга дигән боерыгын ишеткәч кенә, урынымнан сикереп торып, кәгазьләремне тиз генә тумбочкама ыргытып, башкалар артыннан ишеккә ташландым.

Язганнарымны икенче көнгә кадәр кулга алырга да вакыт булмады. Укып карасам, Ф.Хөсни иҗатына кагылышлы шактый гына мәгънәле фикер әйтү булып чыккан бит. Мин бу “шедевр”ны үземдә генә калдырмаска, бәлки авторның үзенә дә җибәрергә булдым. Ә кая җибәрергә? Миндә аның адресы юк бит. Кинәт уем яктырып китте. Ул әлеге журнал редакциясенә килеп йөридер, димәк, хатны шунда юллыйм. Аңа тапшырырлар. Шулай иттем дә. Берәр айдан миңа зәңгәр конвертлы калын гына бер хат килде. Бик пөхтә итеп язылган адреслы. Фатих Хөсни дип тә куйган! Әй, мине сүккәндер инде бу абзый. Шулай булмаса, бу кадәр күп итеп язмаган булыр иде.

Куркып кына конвертны ачтым. Беренче сүзләрен күрү белән, күңелгә җылы йөгерде. “Хөрмәтле Фәрхәт иптәш! Сезнең 20 мартта язган хатыгызны алдым. Минем “Тәрәзәләрем”ә  карата күп кенә җылы фикерләр язгансыз. Мактау сүзләре ишеткәч, карт күңел дә, ничектер, йомшарып, рәхәтләнеп калгандай булды”, дип башланган хаты бер матур хикәя кебек укылды. Өч 

битлек хатның иң соңында өлкән әдип болай дип тә куйган: “Синдә, энем, әдәби әсәрләргә тәнкыйтьчеләргә хас карау бар, әдәбият юлыннан китә калсаң, мондый мөмкинлегеңне дә эшкә җигә торган бул”.

Миңа әле китап язучылардан мондый сүз ишетергә туры килгәне юк иде. Инде мин, чыннан да, укылган әйберләргә, үзем белгәнчә, тәнкыйть белән карый башладым кебек. Шуннан соң журналның бер санында Г.Ахуновның “Хәзинә” романы басыла башлады. Аны да бик яратып укыдым. Кара син аны, безнең Татарстанда нефтьне ни рәвешле суырталар икән. Шушы эш барышында нинди генә вакыйгалар, кискен хәлләр булырга мөмкин, имеш. Нефтьчеләрнең эше, тормышы менә ниндиерәк була икән? Болар миңа барысы да яңалык иде. Арслан, Кәрим кебекләрнең бер-берләренең якаларыннан алырлык дәрәҗәдә каршылыкка кереп эш итүләре сурәтләнү бигрәк тә кызыксындырды. Югыйсә, икесе дә җир маен күбрәк чыгару өчен тырыша, әмма шуңа ирешүнең асылын икесе ике төрле аңлый, шул әлеге кешеләр арасында килештерелә алмаслык аерма китереп чыгара. Шуның өстенә әлеге ике ир кешенең бер үк кызга –  Мөнәвәрәгә булган хисләренең каршылыкка килүләре алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ут белән су хәленә китерә.

Шуннан соң мин Гариф Ахунов дигән авторны да “үз язучым” дип саный башлаган идем. Аның “Хуҗалар”, “Чикләвек төше” кебек әсәрләре бу фикеремне тагын да ныгытырга ярдәм иттеләр. Нигә менә хәзер мин шушы әдип турында җыеп фәнни сүз әйтмәскә тиеш? Соңгы вакытларда аңа карата уңай гына түгел, бәлки тәнкыйть рухындагы чыгышлар да күренгәли башлады. Каләмдәшләре бигрәк тә аның “Йолдызлар калка” дигән әсәре буенча кискен-кискен сүзләр әйттеләр. Бер язучы тарафыннан, мондый әсәр иҗат итеп, үзеңне шуның үзәгенә куеп сурәтләргә, хокукың да булырга тиеш, дигән сүз дә ычкындырылды. Ни өчен Гариф абыйның мондый әсәр язарга хокукы булмаска тиеш икән? Бәлки, хәбәрдар түгелмендер? Аның каләме хакында уңай карашлар белдереп язган башка авторлар да, ихтимал, нәрсәне дә булса белеп бетермиләрдер. Димәк, аның иҗатын тулысынча өйрәнеп,  аңа бәя бирүдә ике якка аерылучыларга дәлилләп җавап бирергә кирәктер. Югыйсә, тискәре мөнәсәбәт белдерүче авторларда да 

үзләрнең фикереләрен нигезләп әйтү дигән нәрсәнең җитенкерәмәвен дә тотып ала башлаган идем инде.

Бу ниятемә керешү өчен, уңайлы форсат та килеп чыкты. Гариф абыйның туган көненә туры китереп, студентларның бер төркеме язучыны очрашуга чакырырга булган. Юллары хәерле булган, күрәсең, Гариф абый аларга килергә вәгъдә биргән.

– Мин үзем университетта укыдым, әмма педагогия институтында тел-әдәбиятны тирәннән алып укыталар, дигәнне күптән ишетеп киләм. Әйе, сезнең уку йорты бу җәһәттән гаять файдалы эш башкара. Анда барасым килеп йөри идем, менә, сезнең чакырудан файдалынып, теләгемне тормышка ашырыйм әле, – дигән. 

Язучыны очрашуга чакырып кайтуларын студентлар хәтта үзләренең төркемендә җитәкче булган укытучылары Мәдинә апаларына да әйтмәгәннәр, ул моны очраклы рәвештә генә белгән. Очрашу буласы көннең иртәсендә әлеге апабыз, алар укый торган аудиториягә кереп, болай дигән:

–  Бүген сыйныфта тәрбия эшләре үткәрү сәгатендә  институт музеена барабыз, элгәрләребезнең тарихы белән танышып кайтыйк әле.

Ә аңа студетлар:

– Сез белмисезме әллә, бүген шул сәгатьтә очрашуга Гариф абый килә бит.

– Кайсы Гариф?

– Гариф Ахунов.

– Ә?! Ничек килә?

–  Чакырдык та, менә килә.

– Ә ник мин хәзер генә беләм? Күрәм, сез артык мөстәкыйль эш итә башлагансыз.

– Үзегез дә әйтәсез бит, алма пеш, авызга дип ятмагыз, инициативалы булыгыз, дип. Менә инициатива күрсәтәсебез килде.

– Инициативаны да киңәшләшеп күрсәтергә була бит. Юкса, моны башбаштаклык дип атарга гына мөмкин. Сез очрашуны кайсы аудиториядә уздырырга уйладыгыз соң?

– Төркем дәресләре уза торган бүлмәбездә.

– Шундый зур шәхес килгән чагында андый кысан гына урында уздырырга ярыймы соң? Ярый, мин хәзер факультет җитәкчлеге белән сөйләшеп алыйм әле. Ике сәгать вакыт калган, шул арада нәрсә дә булса уйлап табарбыз. Ә сез Гариф Ахунов иҗаты буенча чыгышлар ясарга әзерләнгәнсездер инде. Ул үзе сөйләргә генә түгел, сезнең аңа карата ниләрдер әйтүегезне көтә булыр. Сез ул турыда уйладыгызмы соң?

Студентлар бу җәһәттән бөтенләй дә әзерлексез икән.

Укытучы аларга шелтәле интонация белән әйтеп чыгып китә:

– Менә шулай була ул башбаштаклык!

Апалары чыгып киткәч, студентлар арасында сөйләшү ничек булгандыр, әмма, укытучы бу хакта деканга кереп әйткәч, факультетта нинди өермә барлыкка килүен мин үзем күреп тордым. Бигрәк тә декан Михеева нишләргә белмәде.

Әлеге студентларның җитәкчесенә аеруча нык эләкте:

– Сез студентларыгызның нәрсә эшләгәнен белмисез. Без сезне шуның өчен анда билгеләдекмени? Гариф Ахунов – ни генә әйтсәң дә, Язучылар берлеге рәисе, СССР Верховный Советы депутаты. Шундый шәхесне бернинди әзерлексез каршы алалармы? Чакырыгыз татар әдәбияты кафедрасы мөдирен!

Бәхетенә Хәмитов үз урынында булып чыкты. Тиз генә тирләп-пешеп кереп тә җитте.

Инде Михеева бөтен гаепне аның өстенә аударды.

– Фәләх Мөслимович, кафедрагызда ниләр эшләнгәнен белмисез. Әллә белеп тә миңа әйтмисезме? Йә, Гариф Ахунов белән очрашуны ничек күз алдына китерәсез?

Хәмитовның моңа бер дә исе китмәде. Ул тыныч кына әйтеп куйды:

– Ул безнең чакыру буенча килми. Ә студентлар оештырган чараның ничек узарга мөмкин икәнен генә белә булыр. Нигә артык куертырга?

Бу сүзләр деканны чыгырыннан чыгарды.

– Сез бу хәлгә бөтенләй тыныч карыйсыз икән. Әгәр дә Гариф Ахунҗанович аны чакырырга без җибәргән дип уйлаган булса, ни әйтерсез? Ничек кенә булса да, аңа үзенең шәхесенә бәрабәр игътибар булырга тиеш. Ике сәгатьтән кимрәк вакыт бар, ул арада нәрсәдер эшләргә өлгерербез. Әмма кафедрадан аның иҗаты турыда бик әйбәт чыгыш булырга тиеш. Монысын оештыру сезнең өстә. Минемчә, бу эшне сезнең үзегезгә алырга туры килер. Шулай ук кафедраның барлык укытучыларын да җыегыз. Очрашуны бүлек күләмендә уздырабыз. Димәк, иң зур аудиторияне әзерлибез.

Михеева шунда ук кемгә нәрсә эшләргә тиешлеге турында күрсәтмәләр бирә башлады. Миңа студентларны оештыру эше кушылды. Мин шул эш белән шөгыльләнү өчен китә генә башлаган идем, Хәмитов минем янга килде.

– Фәрхәт Гыйльмуллович, төп чыгышны сезгә ясарга туры килер инде.

– Ә нигә миңа, Фәләх Мөслимович, хәзерге әдәбиятны укытучылар бар бит. Мин – борынгы әдәбият буенча дәресләр бирүче. Әйтик, Мәдинә Шәйхиевна бар. Мөгаен, ул  Гариф Ахунов иҗаты буенча студентларга лекцияләр укымый калмый торгандыр. Аның иҗатын белгәнлеген күрсәтү өчен, менә дигән форсат.

– Анысы шулай, әмма мондый шартларда чыгыш ясауның бик күп катлаулылыклары бар. Сез үзегезне теләсә нинди аудиториядә кулга ала беләсез. Минемчә, бу юлы да сез хәлдән матур гына чыга алырсыз. Радиода эшләгәндә, сез нинди генә тапшыруларда катнашмадыгыз. Әдәби тапшыруларның күбесендә сез була торган идегез. Шунда белгәннәрегезне дә кушсагыз, барысы да әйбәт булыр.

– Сез башта әлеге Мәдинә Шәйхи кызына әйтеп карагыз әле, аннан узып бу темага алыну уңайсыз дип уйламыйсызмы? Инде әйтеп тә үз өстенә алмаса, мин чыгыш ясармын.

Әллә Мәдинә апага әйткән, әллә юк, ун-унбиш минуттан Хәмитов минем янга килде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев